"Мрфология "бүлеге буенча белемеңне тикшер.Тестлар.
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)

Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы

Татар теле  буенча сайлап алу мөмкинчелеге булган тестлар тәкъдим итәм

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukuchylarnyn_belemnren_tiksheru_ochen_testlar.doc137 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларның белемен тикшерү өчен,

сайлап алу материаллары

5 нче сыйныф

I.  Татар телендәге сузык авазларның санын билгеләгез.

  1. 10;
  2. 11;
  3. 12.

2. Сингармонизм законына дөрес бирелгән аңлатманы күрсәтегез.

  1. тартыклар ярашуын белдерә;
  2. сузыклар ярашуын белдерә;
  3. сузыклар һәм тартыкларның ярашуын белдерә.

3. Дөрес җавапны сайлагыз.

Яңгырау тартыклар

  1. тавыштан;
  2. шаудан;
  3. тавыш һәм шаудан;

4. Бирелгән сүзләрнең кайсысы тартыклар ассимиляциясенә туры килүен күрсәтегез.

  1. биегрәк;
  2. икенче;
  3. ямьле;

5. Басым сүз ахырына куелмаган очракны билгеләгез

  1. шундый;
  2. көннәр;
  3. кайта.

6. Иҗекләргә дөрес бүленмәгән сүзне билгеләгез.

  1. ур-ман-чы;
  2. мә-ктәб-ең;
  3. кил-мә-гән-нәр.

7. Иҗек калыбы ялгыш күрсәтелгән сүзне табыгыз.

  1. С-ТС: а-ла;
  2. СТТ-СТ: чиш-мә;
  3. СТ-ТС: ал-ды;

8. Күп мәгънәле сүзне билгеләгез.

  1. баш;
  2. идән;
  3. карандаш.

9. Фразеологизмнарны күрсәтегез.

  1. су сибү;
  2. җим сибү;
  3. борчак сибү;

I0.  Күчерелмә мәгънәле сүзне билгеләгез.

  1. кар яуды;
  2. яңгыр яуды;
  3. сорау яуды.

11. Сызыкча аша язылырга тиешле сүзләрне күрсәтегез.

  1. үтә караңгы, җете кызыл, гаять күп;
  2. сап сары, ямь яшел, ап ак;
  3. шундый чиста, шулай кызыклы, ифрат акыллы.

12. Ялгыш язылган сүзләрне билгеләгез.

  1. калынырак, зурырак, күберәк;
  2.  тырышыбрак, карабрак, көлебрәк;
  3. якынрак, ераграк, югарырак.

13. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән сүзләрне күрсәтегез.

  1. кар-лар, сөз-геч-кә, ишет-ә;
  2. кар-лан-ган, сөз-гән, ишет-мә-де;
  3. ка-лын, сө-зем-тә, и-шел-мә-сен;

14. Бәйләгеч кушымчалары булган сүз төркемнәрен билгеләгез.

  1. сыйфат, рәвеш;
  2. сан, сыйфат;
  3. исем, фигыль;

15. Модальлек кушымчалары булган сүзләрне күрсәтегез.

  1. шәһәрем, урамга, көлеп;
  2. әнием, кешенең, кайтканчы;
  3. дускайлар, матуррак, сөйләшкән.

16. Нигезе ялгыш билгеләнгән сүзләрне күрсәтегез.

  1. очкын-нар, тормыш-тан;
  2. татарча-га, сүзлек-тә;
  3. киен-гән, сөй-лә-мә-сә;

17. Исем ясамый торган кушымчаларны билгеләгез.

  1. –лык, -лек; -ыш, -еш;
  2. –чы, че; -гыч, геч;
  3. –ча, -чә; -ла, -лә;

6 нчы сыйныф

1. Баш килештәге исемнәр ќөмләдә

        1) барлык ќөмлә кисәкләре;

        2) ќөмләнең баш кисәкләре генә;

        3) ќөмләнең иярчен  кисәкләре генә булып килә ала.

2. Иялек килешендәге исемнәр ќөмләдә

1) ия һәм хәбәр;

2) хәл һәм аныклагыч;

3) аергыч һәм тәмамлык булып килә ала.

3. Юнәлеш килешендәге исемнәр ќөмләдә

1) ия һәм аергыч;

2) хәбәр һәм аергыч;

3) хәлләр һәм тәмамлык булып килә ала.

4. Төшем килешендәге исемнәр ќөмләдә

1) аергыч;

2) тәмамлык;

3) хәбәр булып килә ала.

5. Чыгыш килешендәге исемнәр

1) ия һәм хәбәр;

2) ия һәм аергыч;

3) хәлләр һәм тәмамлык булып килә ала.

6. Урын-вакыт килешендәге исемнәр

1) хәлләр, тәмамлык һәм хәбәр;

2) ия;

3) аергыч булып килә ала.

7. Тартым белән төрләнгән исемнәрнең

1) кайберләре;

2) барысы да;

3) шактый күбесе килеш белән төрләнә.

8. I һәм II зат берлек сандагы тартымлы исемнәрнең

1) иялек;

2) юнәлеш;

3) төшем килеше кушымчалары үзенчәлекле була.

9. III зат берлек сандагы тартым белән төрләнгән исемнәрдә

1) баш;

2) иялек;

3) һәм башка килешләр үзенчәлекле кушымчалар кабул итә.

10. Исемнәрдәге күплек сан кушымчалары

1) предметның санын;

2) предметның бердән күп булуын;

3) предметның микъдарын белдерә.

11. Сыйфатланмышы төшеп калган сыйфатлар

1) исемгә күчә;

2) исемләшә;

3) исемләшми.

12. Сыйфатлар ќөмләдә

1) ия;

2) тәмамлык;

3) аергыч, хәл, хәбәр булып килә.

13. Исемләшкән сыйфатлар ќөмләдә

1) баш кисәкләр генә;

2) иярчен кисәкләр генә;

3) төрле ќөмлә кисәкләре  була.

14. Саналмышы төшеп калган саннар

1) исемгә күчә;

2) исемләшми;

3) исемләшә.

15. Сан төркәмчәләре

 1) өч;

 2) дүрт;

3) биш.

16. Исемләшкән саннар ќөмләдә

1) иярчен кисәкләр генә

2) баш кисәкләр генә;

3) төрле ќөмлә кисәкләре булып килә.

17. Саннар ќөмләдә

 1) бер төрле ќөмлә кисәге;

 2) ике төрле ќөмлә кисәге;

 3) күп төрле ќөмлә кисәге булып килә ала.

18. Рәвешләр

1) эшнең яки билгенең билгесен;

2) предметның билгесен;

3) предметның эшен белдерә.

19. Рәвешләрнең төркемчәләре

1) дүрт;

2) биш;

3) алты.

20. Татар телендә рәвешләрнең

1) берсе дә исемләшми;

2) ачыклаган исеме төшеп калганда, кайбер рәвешләр;

3) барлык рәвешләр дә исемләшә.

21. Рәвешләр ќөмләдә

1) тәмамлык;

2) ия;

3) хәл, хәбәр һәм аергыч булып килә.

22. Исемләшкән рәвешләр ќөмләдә

1) иярчен кисәкләр генә;

2) баш кисәкләр генә;

3) төрле ќөмлә кисәкләре булып килә.

23. Рәвешләрнең дәрәќәләре

1) бер төрле;

2) ике төрле;

3) өч төрле була.

24. Татар телендә рәвешләр

1) исемнәргә;

2) сыйфатларга;

3) саннарга якын тора.

25. Татар телендә сыйфатлар

1) рәвешләргә;

2) саннарга;

3) исемнәргә якын тора.

26. Исемнәр

1) төрләнә;

2) төрләнми;

3) кайбер вакытларда төрләнә торган  сүз төркеме.

27. Сыйфатлар, саннар, рәвешләр

1) төрләнми;

2) төрләнә;

3) кайберләре төрләнә торган сүз төркемнәре.

28. Алмашлыкларның төркемчәләре

1) биш;

2) алты;

3) ќиде.

29. Зат алмашлаыклары ќөмләдә

1) баш кисәкләр генә;

2) иярчен кисәкләр генә;

3) төрле ќөмлә кисәкләре булып килә.

30. Билгеләү алмашлыклары зат яки предметларны

1) һәрвакыт гомумиләштереп билгели;

2) һәрвакыт аерым-аерым билгели;

3) гомумиләштереп һәм аерым-аерым билгели.

31. Билгеләү алмашлыклары

1) гомумиләштерүче сүз булып килә

2) гомумиләштерүче сүз булып килә алмый;

3) кайвакыт гомумиләштерүче сүз булып килә.

32.  Юклык һәм билгесезлек алмашлыклары

1) сорау алмашлыкларыннан ясала;

2) кайберләре сорау  алмашлыкларыннан ясала;

3) сорау алмашлыкларыннан ясалмый

7 нче сыйныф

        1. Фигыльләр

1) төрләнми;

2) төрләнә;

3) кайбер вакытларда төрләнә торган сүз төркеме.

2. Фигыльләр башка сүз төркемнәреннән

1) бик катлаулы булуы белән;

2) гади булуы белән;

3) бераз катлаулы булуы белән аерылып тора.

3. Фигыль төркемчәләре

1) биш;

2) алты;

3) ќиде.

4. Затланышлы фигыльләр

1) ике;

2) өч;

3) дүрт.

5. Затланышсыз фигыльләр

1) дүрт;

2) биш;

3) алты.

6. Затланышлы фигыльләр барысы да

1) заман;

2) зат-сан, юнәлеш, барлык-юклык;

3) тартым белән төрләнә.

7. Затланышсыз фигыльләр барысы да

1) зат-сан;

2) заман;

3) юнәлеш, барлык-юклык белән төрләнә.

8. Фигыль юнәлешләре

    1) биш;

    2) алты;

    3) ќиде.

9. Шарт фигыль

1) эшне ничәнче зат үтәвен;

2) эш-хәрәкәтне үтәүнең шартын;

3) эшнең үтәлү-үтәлмәвен белдерә.

10. Затланышлы фигыльләр барысы да зат-сан белән

1) төрләнә;

2) төрләнми;

3) кайберләре төрләнә

11. Хәзерге заман хикәя фигыльләр

1) ике;

2) өч;

3) дүрт мәгънәдә кулланыла ала.

12. Үткән заман хикәя фигыльләр

1) ике төрле;

2) өч төрле;

3) бер төрле була.

13. Үткән заман хикәя фигыльләр түбәндәге төрләргә бүленә:

1) билгеле һәм билгесез;

2) һәрвакыт билгеле;

3) һәрвакыт билгесез.

14. Билгеле үткән заман хикәя фигыль

1) сөйләүче үзе күрмәгән, кешедән ишеткән эшне;

2) сөйләүче үзе күреп, белгән эшне;

3) сөйләүче үзе белмәгән эшне аңлата.

15. Билгесез үткән заман хкәя фигыль

1) сөйләүче үзе күрмәгән, кешедән ишетеп беләгн эшне;

2) сөйләүче үзе күреп белгән эшне;

3) сөйләүче үзе белгән эшне белдерә.

16. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

1) булачак эш турында ышанып хәбәр ит«;

2) булачак эш турында билгесезлек төсмере белән хәбәр итә;

3) булачак эшне белдерә.

17. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль

1) булачак эшне белдерә;

2) булачак эш турында ышанып хәбәр итә;

3) булачак эш турында билгесезлек төсмере белән хәбәр итә.

18. Боерык фигыль татар телендә

1) фигыльнең нигезенә туры килә;

2) фигыльнең нигезенә туры килми;

3) фигыльнең нигезе дип атала.

19. Фигыльнең барлык-юклык формалары

1) ике;

2) өч;

3) дүрт төрле була.

20. Барлык  формасы

1) кушымча белән;

2) кушымчаларсыз;

3) кайвакыт кушымчалар белән белдерелә.

21. Юклык формасы

1) кушымчалар белән;

2) кушымчаларсыз;

3) кайвакыт кушымчалар белән белдерелә.

22. Киләчәк заман хикәя фигыль

1) өч;

2) дүрт;

3) ике төрле була.

23. Хикәя фигыльнең заманнары

1) алты;

2) биш;

3) ќиде формада кулланыла.

24. Сыйфат фигыль

1) зат яки предметның эшен белдерә;

2) зат яки предмет эшенең билгесен белдерә;

3) зат яки предметның эшен билге итеп белдерә.

25. Сыйфат фигыльләрнең

1) дүрт;

2) биш;

3) алты заман формасы бар.

26. Хәзерге заман сыйфат фигыль

1) ике;

2) өч;

3) дүрт төрле була.

27. Хәзерге заман сыйфат фигыль

1) -ы, -е;

2) -чы  -че

3) -учы, -үче   кушымчалары белән билдерелә.

28. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади формасы

1) затка бәйле эшне;

2) даими үтәлә торган эшне;

3) кайвакыт үтәлә торган эшне билге итеп белдерә.

29. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә формасы

1) а кушымчасы белән;

2) торган ярдәмче фигыле белән;

3) а торган формасы белән белдерелә.

30. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә формасы

1) кайвакыт үтәлә торган эшне;

2) үтәлми торган эшне;

3) даими үтәлә торган эшне билге итеп белдерә;

31. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади формасы

1) исемгә күчми;

2) кайвакыт исемләшә;

3) исемләшә һәм исемнәргә күчә ала.

32.  Үткән заман сыйфат фигыльләр

1) бер;

2) ике;

3) өч формада кулланыла.

33. Үткән заман сыйфат фигыльләр

1) -ачак, -әчәк;

2) -ыр, -ер, -р;

3) -ган, -гән кушымчалары белән белдерелә.

34. Үткән заман сыйфат фигыльләр

1) исемләшә;

2) исемләшми;

3) кайберләре генә исемләшә.

35. Киләчәк заман сыйфат фигыльләрнең

1) дүрт;

2) өч;

3) ике формасы бар.

36. Сыйфат фигыльнең заманнары

1) дүрт;

2) алты;

3) биш формада кулланыла.

37. Киләчәк заман сыйфат фигыльләр

1) -ды, -де; -ты, -те;

2) -ган, -гән; -кан, -кән;

3) -ачак, -әчәк; -асы, -әсе; -ыр, -ер, -р кушымчалары белән белдерелә.

38. Хәл фигыльләрнең

1) биш;

2) дүрт;

3) өч формасы бар.

39. Хәл фигыльләр эшнең

1) үтәлү-үтәлмәвен;

2) кайсы зат үтәвен;

3) үтәлү вакыты һәм формасы буенча билгесен белдерәләр.

40. Затланышсыз фигыльләрнең

1) өчесендә;

2) дүртесендә;

3) икесендә икешәр сүз төркеме билгеләре бар.

41. Инфинитив фигыль башка затланышсыз фигыльләрдән

1) затланышыз булуы белән;

2) башка сүз төркеме билгеләре булмавы белән;

3) фигыль булуы белән аерылып тора.

42. Исем фигыльләр эшнең

1) үтәлү-үтәлмәвен;

2) эшнең үтәүчесен;

3) эшнең атамасын белдерәләр.

43. Исем фигыль кушымчалары

1) -у, -ү;

2) -а, -ә;

3) -ый, -и.

44. I   форма хәл фигыль кушымчалары

1) -ап, -әп;

2) -ып, -еп, -п;

3) -лап, -ләп.

45. II форма хәл фигыль

1) ике сүздән;

2) өч сүздән;

3) дүрт сүздән тора.

46. III форма хәл фигыль кушымчалары

1) -ча, -чә;

2) -гач, -гәч; -кач, -кәч;

3) -га, -гә; -ка, -кә.

47. IV форма хәл фигыль кушымчалары

1) -ган, -гән; -кан, -кән;

2) -чы, -че; -ы, -е;

3) -ганчы, -гәнче; -канчы, -кәнче.

48. Исем фигыль килеш, тартым, сан белән

1) төрләнми;

2) төрләнә;

3) кайберләре төрләнә.

49. Сыйфат фигыль ќөмләдә

1) ия;

2) тәмамлык, аныклагыч;

3) аергыч, иярчен аергыч ќөмләдә хәбәр була.

50. Хәл фигыль ќөмләдә

1) аергыч;

2) хәлләр, иярчен җөмләдә хәбәр;

3) тәмамлык булып килә.

51. Исем фигыль ќөмләдә

1) һәрвакыт тәмамлык;

2) һәрвакыт ия;

3) төрле ќөмлә кисәкләре була.

52. Инфинитив фигыль ќөмләдә

1) һәрвакыт хәбәр;

2) төрле ќөмлә  кисәкләре;

3) һәрвакыт хәл булып килә.

53. Аваз ияртемнәре

1) бәйләгеч сүз төркемнәренә;

2) модаль сүз төркемнәренә;

3) мөстәкыйль сүз төкемнәренә керә.

54. Аваз ияртемнәре

1) төрле тавышларга охшатып;

2) төрле предметларга охшатып;

3) төрле күренешләргә охшатып ясала.

55. Аваз ияртемнәре

   1) төрләнә;

   2) төрләнми;

   3) кайберләре төрләнә.

56. Аваз ияртемнәре

   1) ќөмлә кисәкләре булмый;

   2) ќөмлә кисәкләре була ала;

   3) кайберләре генә ќөмлә кисәкләре була ала.

57. Аваз ияртемнәреннән

   1) төрле сүз төркемнәре ясалмый;

   2) төрле сүз төрекмнәре ясала;

   3) һәрвакыт төрле сүз төркемнәре ясала.

58. Ымлыклар

  1) ымлауны;

  2) хис-тойгы, ихтыярны;

  3) эш кушуны, боеруны беледрә.

59. Кисәкчәләр

  1) һәрвакыт сүзләргә генә;

  2) һәрвакыт ќөмләләргә генә;

  3) сүзләргә һәм ќөмләләргә мәгънә төсмерләре өсти.

60. Хәбәрлек сүзләр

  1) ярдәмлек сүз төркеме;

  2) мөстәкыйль сүз төркеме;

  3) мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз төркемнәре арасында тора.

61. Хәбәрлек сүзләр

  1) төрләнә;

  2) төрләнми;

  3) кайвакыт килеш, тартым, заман, барлык-юклык белән төрләнә.

62. Хәбәрлек сүзләр ќөмлә кисәкләре

  1) була;

  2) булмый;

  3) кайвакыт була.

63. Бәйлекләр

  1) сүзләрне генә;

  2) ќөмләләрне генә;

  3) сүзләрне һәм ќөмләләрне бәйли.

64. Бәйлекләр сүз һәм ќөмләләр арасында

  1) тезүле бәйләнеш кенә;

  2) тезүле һәм ияртүле бәйләнеш;

  3) ияртүле бәйләнеш кенә барлыкка китерә.

65. Бәйлекләр

  1) ияртүче сүздән чыгып;

  2) иярүче сүзнең аерым килештә булуын таләп итүдән чыгып;

  3) иярүче сүзнең кайсы сүз төркеме булуыннан чыгып төркемләнә.

66. Теркәгечләр ќөмләдә

  1) сүзләрне генә;

  2) сүзләрне һәм ќөмләләрне;

  3) ќөмләләрне генә бәйли.

67. Теркәгечләр сүз һәм ќөмләләр арасында

  1) ияртүле бәйләнеш кенә;

  2) тезүле һәм ияртүле бәйләнеш;

  3) тезүле бәйләнеш кенә барлыкка итерә.

8 нче сыйныф

I.  Хаталы сүзтезмәне билгеләгез.

  1. мәктәп бакчасы;
  2. биш китаплар;
  3. күп укучы.

2. Бирелгән җөмләдәге тыныш билгеләренең куелуын дөрес аңлаткан фикерне күрсәтегез.

Бүген, давыллы яңгырдан соң, бакча бик дымлы булганга күрә, алар өй каршындагы бүрәнәгә чыгып утырдылар. (И.Г.)

  1. аерымланган сәбәп хәле баш җөмләдәге ияртүче сүздән ераклашкан;
  2. синтетик иярчен сәбәп җөмлә баш җөмләдәге ияртүче сүздән ераклашкан;
  3. аерымланган рәвеш хәле ияртүче сүздән ераклашкан.

3. Бирелгән җөмләдә өтер куелырга тиешле урыннарны күрсәтегез.

Эштән кайтышлый (1) Якуб (2) ишегалдындагы эскәмияләргә утырып (3) бераз ял итеп (4) уйланып алырга ярата. (М.Х.)

  1. 1, 3,4;
  2. 1, 2, 4;
  3. 1, 2, 3, 4.

4. Тыныш билгесе ялгыш куелган җөмләне билгеләгез.

  1. Тирә-юньне ниндидер сафлык, җиңеллек әйләндереп алган.
  2. Әлфия әтисенә охшаган, аз сөйләшә күп эшли.
  3. Иң кызыгы шул: ярышта катнашырга теләүчеләр бик күп иде.

5. Сызык ялгыш куелган җөмләне табыгыз.

  1. Бүген көн – җылы иде.
  2. Әнә киң болыннар, зур урманнар – һәммәсе яшәреп утыралар.

3) Зөлфия – дәү әнисенең яраткан оныгы – авылга җәйге каникулга кайтты.

6. Бирелгән җөмләдә сызык куелу очрагына дөрес аңлатманы табыгыз.

Әнә ерак таулар, урманнар, матур гына дулкынланып күренә торган уќым басуы, безнең юкәдән ясалган тубаллар белән ќиләк ќыйган ќирләребез – болар бар да бизәнгән, хәтфәдәй үләннәр белән түшәлеп, сары, кызыл,  ал чәчәкләр белән матурланганнар. (Г.И.)

  1. аныклагыч белән аныкланмыш арасында;
  2. исем белән белдерелгән ия белән хәбәр арасында;
  3. тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан.

7. Бу җөмләдәге аергычлар тиңдәшме? Анда ни өчен тыныш билгеләре куелмаган?

Аннары киң яшел тугай китә. (Г.И.)

9 нчы сыйныф

1. Текстны укыгыз һәм аннан соң бирелгән күнегүләрне үтәгез.

Яз

1) Бүген майның урталары булганга, кояш ерак, ләкин туры карый. 2.) Һәр ќирдә тын гына, акрын гына бер шатлык сизелә.

        3) Инешнең ике ягына тезелгән таллар, яшел яфракка күмелеп, акрын гына, сак кына тавышлыйлар. 4) Аннары киң яшел тугай китә. 5) Бу дулкынлы үлән диңгезенең уртасыннан аккан елга көмештәй ялтыраган төсе белән тирә–якның күркен арттырып ќибәрә.

        6) Әнә ерак таулар, урманнар, матур гына дулкынланып күренә торган уќым басуы, безнең юкәдән ясалган тубаллар белән ќиләк ќыйган ќирләребез – болар бар да бизәнгән, хәтфәдәй үләннәр белән түшәлеп, сары, кызыл,  ал чәчәкләр белән матурланганнар. 7) Көннең эсселегеннән әллә нәрсә елтырый: болар бераз әлсерәгәнрәк тоелалар. 8) Бу чәчәкләр, таллар өстендә нәфис һәм матур кошлар үзләренең моңнарын, шатлыклы көйләрен, сандугач үзенең мәхәббәтен сайрый. 9) Кая гына карама, күңел күтәрелә торган моңнар, матур күренешләр генә очрый.  

                                                                       (Г.Ибраһимовтан)

 2. Текстның эчтәлегенә туры килмәгән фикерне табыгыз.

1) Май уртасында кояш ерак карый.

2) Тирә-юньдә бар нәрсә матурланган.

3) Көн эссе булганга, кошлар сайрамый.

3. Текстның язылу стилен билгеләгез.

  1. Әдәби стиль;
  2. Фәнни стиль;
  3. Публицистик стиль;

4. 9 нчы җөмләгә синтаксик анализ ясагыз.

5. Иярченле кушма җөмләләрне күрсәтегез.

6. Тезмә кушма җөмләләр составындагы гади җөмләләр үзара

  1. тезүле бәйләнештә;
  2. ияртүле бәйләнештә;
  3. тезүле һәм ияртүле бәйләнештә була.

7. Иярченле кушма җөмләләр составындагы гади җөмләләр үзара

  1. ияртүле һәм тезүле;
  2. ияртүле;
  3. тезүле бәйләнештә була.

8. Тезмә кушма җөмләләрне табыгыз.

1) Без аның исемен әле һаман белмибез, ләкин сүзләре белән ул безне үзенә тартып өлгерде. (Н.Д.)

2) Кунаклар кайтырга чыкканда, карт аларны урамга хәтле озата чыкты. (Ш.К.)

3) Бу тавышны ишетеп,  ишек алдындагы эт өрә башлады. (С.Р.)

 

9. Синтетик иярченле кушма җәмләләрне табыгыз.

  1. Югарыда, көмеш болытлар белән бер биеклектә, бөркет оча.
  2. Әллә каян яз җиле исеп китте һәм Габдулла, күзләрен йомгалап, күккә карады. (Ә.Ф.)
  3. Докторлар тикшеренү уздырганнан соң, без, киенеп, урамга чыктык.

10. Аналитик иярченле кушма җөмләләрне табыгыз.

  1. Колаклар чатнап-чатнап китә, чөнки көн бик суык. (Х.С.)
  2. Кулдан ясалган бу схемада карандаш белән билгеләнгән түгәрәкләр, сызыклар бар иде. (Г.А.)
  3. Ул чакта әле миңа бу хәлнең барлык сәбәпләре аңлашылып җитми иде. (С.К.)

11. Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре җөмлә кисәкләренең исемнәренә

  1. туры килә;
  2. туры килми;
  3. кайберләре туры килә.

12. Күп иярченле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләләр

  1. бер генә;
  2. ике генә;
  3. ике яки берничә була.

13. Күп иярченле кушма җөмләдә иярчен җөмләләр баш җөмләгә

  1. ике төрле;
  2. өч төрле;
  3. дүрт төрле бәйләнештә була.

14. Катнаш кушма җөмләләрдәге тезүле бәйләнеш

  1. баш җөмләләр арасында;
  2. иярчен җөмләләр арасында;
  3. баш һәм иярчен җөмләләр арасында була.

15. Күп иярченле кушма җөмләне билгеләп, схемасын сызыгыз.

1) Көн яңгырлы, күктә кара соры болытлар туктаусыз йөриләр, елгада ачулы дулкыннар шаулый. (Г.И.)

2) Яз җиткәч, җирләр кипкәч, күршеләр читкә киткән улларыннан хат алдылар.

3) Ул бу урыннар белән таныш, чөнки һәр елны диярлек алар шушы таллык буйларына кунарга киләләр иде. (Ф.К.)

16. Катнаш кушма җөмләне табып, схемасын сызыгыз.

1) Без, зур төркемгә җыелып, дачалар янына барып, көне буе уйнап, әллә ничә мәртәбә су кереп, кич белән генә өйгә кайта идек. (Ш.У.)

2) Аш янында Газинур тавыш-тынсыз утырмады: бөтен кешене көлдереп, шаян сүзләр сөйләп алды. (Г.Ә.)

3) Габдулла, киенеп, урамга чыкканда, караңгы төшкән һәм ябалак-ябалак кар ява иде. (Ә.Ф.)

10 нчы сыйныф

        

1.Татар теленең кайсы группага керүен билгеләгез.

  1. флектив телләр группасына;
  2. төрки телләр группасына;
  3. фин-угор телләре группасына.

2. Татар теле белән кардәш булган телләрне күрсәтегез.

  1. рус теле, немец теле;
  2. инглиз теле, француз теле;
  3. азәрбәйҗан теле, башкорт теле.

3. Татар теле белән кардәш булмаган телләрне билгеләгез.

  1. испан теле, кытай теле;
  2. төрек теле, казах теле;
  3. үзбәк теле, башкорт теле.

4. Хаталы сүзне табыгыз.

  1. сәгать;
  2. сәнгәть;
  3. солы.

5. Татар телендә тартык авазларның санын билгеләгез.

  1. 26;
  2. 27;
  3. 28.

6. Басым сүз ахырына куелмаган  очракны күрсәтегез.

  1. кайталар;
  2. укып;
  3. матур.

7. Күп мәгънәле сүзне билгеләгез.

  1. тар;
  2. тал;
  3. төш.

8. Күчерелмә мәгънәле сүзне табыгыз.

  1. җылы караш;
  2. җылы бүлмә;
  3. җылы көн.

9. Фразеологизмны күрсәтегез.

1) су йоту;

2) телен йоту;

  1. ризыгын йоту.

10. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләрне билгеләгез.

  1. төнге, давыл;
  2. җир, көчкә;
  3. яхшы, чиста;

 

11. Әйтелеш белән язылышы туры килгән сүзләрне күсәтегез.

  1. бау, тавык;
  2. мәгърифәт, яулык;
  3. бикле, исем.

12. Төнге, бау  сүзләренә фонетик анализ ясагыз.

13. Фонетик принципка нигезләнеп язылган сүзне табыгыз.

  1. борынгы;
  2. чәчәкләр;
  3. көнбатыш.

14. Морфологик принципка нигезләнеп язылган сүзне күрсәтегез.

  1. чиксез;
  2. әнкәй;
  3. игеннәр.

15. График принцип белән язылган сүзне билгеләгез.

  1. электр;
  2. күлмәк;
  3. урындык.

11 нче сыйныф

1. Мәгънәле кисәкләргә ялгыш бүленгән сүзләрне табыгыз.

  1. китап-лар-ны, урам-ыгыз-да;
  2. кайт-тык, укы-сак;
  3. яшь-тәш-кә, сүз-лек-ләр-нең.

2. Бәйләгеч кушымчалары булган сүзләрне күрсәтегез.

  1. әни-ем, мәктәп-кә;
  2. зур-рак, якын-рак;
  3. биш-енче, өч-әү.

3. Модальлек кушымчалары булган сүзләрне табыгыз.

  1. урман-нан, көл-еп;
  2. шәһәр-чек, өч-әр;
  3. дәфтәр-егез, бүлмә-дә.

4. Нигезе ялгыш билгеләнгән сүзләрне билгеләгез.

  1. матурлан-ды, дуслаш-кан;
  2. кайт-а, күңелсез-рәк;
  3. кигән-сең, җыр-ла-ган.

5. Сыйфат ясамый торган кушымчаларны күрсәтегез.

  1. –лы, -ле; -чан, -чән;
  2. –гы, -ге; -кы, -ке;
  3. –лан, -лән; -лаш, -ләш.

6. Текстны укыгыз һәм аннан соң бирелгән күнегүләрне үтәгез.

Иң кадерле кешем

        1) Дөньяда һәркемнең иң кадерле кешесе була. 2) Ул тормышыңның иң авыр минутларын да, бәхетле мизгелләрен дә уртаклаша. 3) Аның сүзләре ќанга дәва бирә, күзләре ышаныч һәм өмет өсти.

        4) Әнием – дөньядагы иң кадерле, якын кешем. 5) Күңелем тулган чакларымда әниемнең ќылы сүзләре мине юата, дәрт һәм рух өсти. 6)  Күңелемне шатлык биләп алса, әнием аны да ихлас күңеленнән уртаклаша. 7) Мәктәптән канатланып кайтканда, әниемнең йөзе кояш күк балкый.

        8) Еллар аның кара бөдрә чәчләренә чал керткән, кайгы–хәсрәт битләренә ќыерчыклар өстәгән. 9) Язмыш аны төрлечә сыный. 10) Әмма ни генә булмасын, әнием безне кешедән ким–хур булмасыннар дип, аякка бастырырга, чын кеше итәргә тырышкан. 11) Ул безнең өчен яши. 12) Әнием – ќирдәге фәрештәм. 13) Әнием – безнең горурлыгыбыз һәм таянычыбыз. 14) Рәхмәт сиңа, әнием! 15) Без бәхетле тик син булганда! 16) Әнием дип әйтүдән дә олырак бәхет юк дөньяда! (123 сүз)

                                                                        («Ялкын» журналыннан)

        7. Текстның язылу стилен билгеләгез.

  1. рәсми эш стиле;
  2. публицистик стиль;
  3. фәнни стиль.

8. 4 нче, 12 нче, 13 нче җөмләләрдә сызык куелу сәбәбен аңлатыгыз.

9. 2 нче, 3 нче, 4 нче, 16 нчы җөмләләрдәге билгеләнгән сүзләрнең әйтелеше белән язылышы туры киләме? Шул сүзләрнең берсенә фонетик анализ ясагыз.

10. 13 нче җөмләдәге горурлыгыбыз сүзенең төлешен һәя ясалышын тикшерегез.

11. 10 нчы җөмләдә ни өчен өтерләр куелуын аңлатыгыз.

12. 9 нчы җөмләдәге аны, төрлечә сүзләре кайсы сүз төркемнәренә керә? Аларга морфологик анализ ясагыз.

13. 6 нчы, 7 нче җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз.

14. Кушма җөмләләрне табып, схемаларын сызыгыз, төрләрен күрсәтегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеграль дәрес- уку һәм табигать белеме Резеда Вәлиева "Яңгыр белән Кояш" әкияте

Краткая аннотация авторских цифровых образовательных ресурсов(текстовый файл) 1.      Автор (с полным указанием ФИО, места работы и должности): Рафикова Эльвира Алм...

Белемең белән сөендер( 5 нче сыйныфта “Сүз төзелеше” темасын ныгыту )

Мәгълүмати – коммуникатив технологияләр куллану шартларында “Сүз төзелеше” темасын ныгыту, укучыларның дәрестә алган магълүматларны куллана белү күнекмәләрен үстерү, үз эшләрен анализлый белү, у...

Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.

Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)...

Үз белемеңне күтәрү планы

   Үземнең методик тема:  Укыту-тәрбия эшен, яңа информацион һәм технологик алымнар кулланып, Р.Фәхреддиннең педагогик мирасына таянып оештыру (2011-2015 ел.)    Т...

Белемеңде тикшер

http://LearningApps.org/watch?v=paane2ujc16...

ТЕЛ БЕЛЕМЕ терминнары (СҮЗЛЕКЧӘ)

ТЕЛ БЕЛЕМЕтерминнары (СҮЗЛЕКЧӘ)...