Белемең белән сөендер( 5 нче сыйныфта “Сүз төзелеше” темасын ныгыту )
методическая разработка (5 класс) по теме

Хайретдинова Фанзиля Табрисовна

 Мәгълүмати – коммуникатив технологияләр куллану шартларында “Сүз төзелеше” темасын ныгыту, укучыларның дәрестә алган магълүматларны куллана белү күнекмәләрен үстерү, үз эшләрен анализлый белү, укучыларда туган ягыбыздан чыккан язучыларыбызның иҗатына мәхәббәт уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_klass_otkrytyy_urok.docx72.33 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.  Белемең белән сөендер( 5 нче сыйныфта “Сүз төзелеше” темасын ныгыту )

Хәйретдинова Фәнзилә Тәбрисовна

Арча 1 нче номерлы урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат. Мәгълүмати – коммуникатив технологияләр куллану шартларында “Сүз төзелеше” темасын ныгыту, укучыларның дәрестә алган магълүматларны куллана белү күнекмәләрен үстерү, үз эшләрен анализлый белү, укучыларда туган ягыбыздан чыккан язучыларыбызның иҗатына мәхәббәт уяту.

Җиһазлау.  Дәрескә компьютер, интерактив такта, талгын музыка яздырылган диск, “Психолог”, “Нәтиҗә ясаучы” дип язылган катыргы кәгазьләр, “Сүз төзелеше”, “Тамырдаш”, сүзләр һәм “Лексикография” таблицасы, зачет китапчыклары, катлаулылыгы буенча бүленгән төсле карточкалар, индивидуаль эш өчен карточкалар әзерләү.

Дәрес барышы.  

I. Кереш өлеш.

II. Актуальләштерү .  

1) Экранда язылган эпиграфны укып, укучыларга бирелгән җөмләне сүз төркемнәре,  җөмләнең баш кисәкләре, сүз төзелешен тикшертү.

 Эпиграф. “Китап кешеләрнең йөзенә, күнелләренә нур китерә”.

Р.Фәхреддин.

Элек өйрәнгәннәргә һәм тактада тикшерелгән җөмләгә карап, сүз турында ниләр әйтә алабыз?

Көтелгән җаваплар.

— Сүз авазлардан тора.

— Мәгънәгә ия.

— Сүз төркеме була ала.

— Ишетеп була.

— Язабыз.

— Җөмлә кисәге була.

— Укыйбыз.

— Күрәбез ... һ.б.

Нәтиҗә. Димәк, сүз билгеле бер мәгънәгә ия булган аваз һәм авазлардан тора, сүз төркеме, җөмлә кисәге була, тамыр һәм кушымчалары бар, аны күрәбез, ишетәбез, укыйбыз, язабыз, аңлыйбыз-аңлатабыз. (Кагыйдәне кире яктан кабатлау: анализ -> синтез -> анализ.)

2)  Укытучы. Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез, күп шөгыльгә өйрәнәсегез килә, шулаймы? Әйдәгез, тактадагы әйтемне барыбыз да бергәләп укыйк. (Укыйлар.)

«Дөньяны — кояш, ә кешене белем яктырта».

— Укучылар, сез бу әйтемне ничек аңлыйсыз?

— Кеше күбрәк белгән саен, аңа яшәве җиңелрәк.

— Ә белемне кайда алалар?

— Мәктәптә, уку йортында, китаплардан...

 а) Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру. Зачет китапчыгы белән (ул, дәфтәрне урталай кисеп, алдан әзерләп куела) эшләү тәртибен аңлату. (Әлеге дәфтәрдә биремнәр башкарыла һәм укучылар тарафыннан үз-үзләренә билгеләр куела.)

 б) «Психолог» һәм «Нәтиҗә ясаучымны сайлау, аларга вазифаларын аңлату. (Эшне күзәтәләр, нәтиҗә ясап баралар.)

III. Төп өлеш.   Белем-күнекмәләрне тикшерү.

Дәрес планы (компьютерда).

1. Дәреснең темасын ачыклау.

2. «Кем зирәк?» уены.

3. «Кем җитезрәк?» уены.

4. Сүз төзелешен тикшерү.

5.  Блиц-турнир. «Төсле» сорауларга җавап бирү.

6. «Цифрны әйләндереп ал» биремен үтәү.

7. «Белемең белән сөендер» биремен үтәү.

8. Тест.

9.  Нәтиҗә ясау.

Дәреснең темасын ачыклау. (Компьютерда слайдлар күрсәтелә.)

Укытучы. Дәреснең темасын ачыклау өчен, белемнәребезне барлап алыйк. Мин сезгә тест сораулары бирермен, ә сез кыскача җавапларны зачет китапчыгына язып барырсыз. Соңыннан аларның дөреслеген бергәләп тикшерербез. Барлык җаваплар да дөрес булса, эшегезгә — «5» ле, 1—2 хата табылса — «4» ле, 3 җавабыгыз ялгыш булса, «3» ле билгесе куярга тиеш булабыз. Мин сезнең игътибарлы булуыгызны телим һәм сорауларга дөрес җавап бирерсез дип ышанам.

Өй эшләрен тикшерү. Һәрбер укучыга белем дәрәҗәсе буенча төрле төстәге кәгазьләрдә тестлар бирелә.

1нче карточка (кызыл кәгазьләрдә)  

1. Тел белеменең «Фонетика» бүлеге нәрсә өйрәнә?

а) аваз һәм хәрефне;

ә) хәрефләрнең дөрес язылышын;

б) сөйләм авазларын дәрес әйтү һәм язуны.

2.  Бу сүзләрдә ничә аваз, ничә хәреф бар? Ярма, китап, сәгать, аръяк.

3.  Сүзләрнең бер генә авазын алыштырып икенче сүзләр яса: гаш, көр, баш.

2нче карточка (зәңгәр кәгазьләрдә)

1. Татар телендә ничә сузык аваз бар? а)15;   ә) 13;   6)12;   в) 11;

2. Алфавит (әлифба) дип нәрсә атала?

а) хәрефләр һәм авазлар җыелмасы;

ә) телдәге хәрефләр тупланмасы;

б)  билгеле бер тәртипкә салынган хәрефләр җыелмасы.

3.  Нокталар урынына и, й, ый авазларының тиешлесен куй: сайр..., көйл..., язм...,шаг...рь, ш...гырь, кура..., ка...да.

3нче карточка (сары кәгазьләрдә)

1 Татар телендә ничә тартык аваз бар? а)27;   ә) 24;   б)28;    в) 29.

2.  Иреннәрнең хәрәкәтенә карап, сузык авазлар нинди төрләргә бүленә?

а)  иренләшкән;

ә) иренләшмәгән;

б)  иренләшкән һәм иренләшмәгән.

3.  Бу сүзләрдә ничә аваз бар? Алъяпкыч, дөнья, китапханә, дәфтәр, ю.

Җаваплары тикшерелә:

1нче карточка (кызыл кәгазьләрдә)  

1. Тел белеменең «Фонетика» бүлеге нәрсә өйрәнә?

а) аваз һәм хәрефне;

ә) хәрефләрнең дөрес язылышын;

б) сөйләм авазларын дәрес әйтү һәм язуны.

2.  Бу сүзләрдә ничә аваз, ничә хәреф бар? Ярма, китап, сәгать, аръяк. (4 хәреф, 5 аваз; 5 хәреф, 5аваз; 6 хәреф,5 аваз; 5 хәреф, 5 аваз).

3.  Сүзләрнең бер генә авазын алыштырып икенче сүзләр яса: таш, көр, баш. ( тал, көз, бал.)

2нче карточка (зәңгәр кәгазьләрдә)

1. Татар телендә ничә сузык аваз бар? а)15;   ә) 13;   6)12;   в) 11;

2. Алфавит (әлифба) дип нәрсә атала?

а) хәрефләр һәм авазлар җыелмасы;

ә) телдәге хәрефләр тупланмасы;

б)  билгеле бер тәртипкә салынган хәрефләр җыелмасы.

3.  Нокталар урынына и, й, ый авазларының тиешлесен куй: сайрый, көйли, язмый, шагыйрь, шигырь, курай, кайда.

3нче карточка (сары кәгазьләрдә)

1 Татар телендә ничә тартык аваз бар? а)27;   ә) 24;   б)28;    в) 29.

2.  Иреннәрнең хәрәкәтенә карап, сузык авазлар нинди төрләргә бүленә?

а)  иренләшкән;

ә) иренләшмәгән;

б)  иренләшкән һәм иренләшмәгән.

3.  Бу сүзләрдә ничә аваз бар? Алъяпкыч, дөнья, китапханә, дәфтәр, ю. (8 аваз, 5 аваз, 9 аваз, 6 аваз, 2 аваз).

Укытучы. Укучылар, экранда язылган сорауларга бергәләп җавап биреп алыйк әле.

Сораулар (мониторда һәм зур экранда).

1. Тамыр башка мәгънәле кисәкләргә бүленәме?

2.  Кушымча — аерым сүз. Сез минем белән килешәсезме?

3.  Сүзнең төп мәгънәсен белдерә һәм үзе генә дә кулланыла ала торган өлеше.

4.  Үзе генә кулланылмый, ләкин сүзнең мәгънәсен яки формасын үзгәртә.

5.  «Эшче» сүзендә нинди кушымча бар?

6. Тамырдаш сүзләрнең кайсы өлеше уртак?

7.   «Бакчачылар» сүзен тамыр һәм кушымчаларга таркатып языгыз.

8. Яңа сүз нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

9.  Ясагыч кушымча сүзнең кайсы өлешенә ялгана?

10.  Сүз ясалу ысулларын языгыз.

(Эшләрне тикшергәч, тактада дөреснең темасы ачыла: «Сүз төзелеше».)

 “Кем зирәк?” уены.

— Сүз төзелешен белү ни өчен кирәк?

— Хатасыз, дөрес язу өчен.

—Хатасыз язган кешене нинди кеше диләр?

— Белемле, зирәк, акыллы...

—  Әйдәгез, зирәклегебезне тикшереп алыйк. Экрандагы сорауларга кыскача җавап языгыз. Соңыннан аларның дөреслеген тикшереп, үз-үзегезгә билге куярсыз.

Кем зирәк? (Мониторда һәм зур экранда.)

1.  Бу сүзләр ничә тамырдан тора? Башкала, унбиш, яланаяк, ташбака.

2. Бирелгән сүзләргә яңа сүзләр өстәп, кушма сүзләр ясап языгыз: гөл..., тере..., өч...

3.  Парлы сүзләрнең икенче өлешен генә языгыз:

аллы-... (гөлле)

аң-... (белем)

аш-... (су)

(Җаваплар тикшерелә. Билгеләр куела. Сүз психологка бирелә. Ул балаларга үзенең киңәшләрен бирә. Аның киңәшләре экранда күрсәтелә.)

Психолог киңәшләре

1.  Биремне игътибар белән укы.

2. Укыганны аңларга тырыш.

3. Җавабыңны ашыгып язма.

4. Җавабыңның дөреслеген тикшер.

“Кем җитезрәк?” уены. (Һәр балага аерым карточкалар өләшенә.)

Бирем. Тамырдаш сүзләрне тоташтыр. «Артык» сүзне билгелә.

Укытучы. Ни өчен акча сүзе «артык»?

Сүз төзелешен тикшерү. 

Бирем. Сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга бүлеп, таблицаны тутырырга.

Сүзләр

Тамыр

Кушымча

халыклар

китапчык

елгада

юлдаш

кызыклы

әтием

кызчык

Хәзер Габдулла Тукайның “Бәхетле бала” шигырен тыңларбыз. Тыңлаган вакытта шигырьдә бирелгән тамыр һәм кушымчадан торган сүзләрне истә калдырырга. (Энциклопедия Г.Тукай Шигырьләр дискы 1909 ел , № 185)

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Мөгаллимне  олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,

Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.

Кешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә.

Физкультминутка.(Хәрәкәтләр ясап башкарыла.)

Нәни чебиләр барсы да

Сары майка кигәннәр.

 Зарядка ясарга диеп,

Бер урынга килгәннәр.

«Корт, корт, корт, корт»,

 Бер урынга килгәннәр.

Тик тавыкның сүзләренә

Колак салмый чебиләр,

 Шуңа алар зарядканы

Дөрес ясый белмиләр.

«Корт, корт, корт, корт»,

Дөрес ясый белмиләр.

Блиц-турнир. «Төсле» сораулар.

(Укучыларга өч төрле төстәге карточкалар өләшенә. Кызылы — көчле укучыларга, яшеле — уртача укучыларга, сарысы — йомшак укучыларга. Укытучы балаларга бу турыда белдерми. Карточкаларга алдан ук исем, фамилияләр язылган була.)

Белем дәрәҗәсе чагыштырмача югары укучыларга (кызыл төстәге) карточка үрнәге.

1. Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәләр?

2. «Бал» сүзенә тамырдаш сүзләр уйлап әйтегез.

3.«Бакчачы», «бакчачылар» сүзләрендә сүз ясагыч кушымчаларны табыгыз.

Белем дәрәҗәсе уртача укучыларга (яшел төстәге) карточка үрнәге.

1. «Юл», «матур», «көз» тамырлары белән яңа сүзләр ясагыз.

2. Парлы сүзләрне дөрес итеп языгыз: бала чага, савыт саба, иртә кич.

3. Тамыр һәм ясалма сүзләрне аерып языгыз: сүз, сүзлек, имән. имәнлек.

Белем дәрәҗәсе түбәнрәк укучыларга (сары төстәге) карточка үрнәге.

1.  Сүзләргә кушымчалар куегыз: диңгез (-лар, -лар), китап (-ны, -не), балалар (-га,-гө).

2. Парлы һәм кушма сүзләрне әйтегез: дус-иш, сабантуй, ташкүмер, ата-ана.

3.  Ясагыч кушымчалар булган сүзләр рәтен дәвам итеп языгыз:

-чы, -че: эшче, ... -таш, -тәш: хезмәттәш, ... -лы, -ле: баллы, ...

(Тикшерү төркемләп, карточка төсе буенча башкарыла.)

Бирем. Цифрны әйләндереп ал. (Балаларга бертөрле биремле аерым карточкалар өләшенә.)

I. Тамыр сүз янындагы цифрны әйләндереп ал.

1.  Матурлык.        2. Таш.          3. Язма.

II. Калын сүзләр янындагы цифрны әйләндереп ал.

1. Халык.              2. Әни.           З.Гөлбану.

III.  Парлы сүз янындагы цифрны әйләндереп ал.

1. Бакча. 2. Савыт-саба. 3. Дәреслек.

(Укучылар мөстәкыйль эшләгәннән соң, күмәкләп тикшерү үткәрелә. Билгеләр зачет китапчыкларына куела.)

«Белемең белән сөендер». (Компьютерда слайдлар буенча эш.)

1 нче бирем. Рәсем буенча җөмләләр төзе.(Экранда Бөек Ватан сугышының 65 еллыгына багышланган 2 рәсем күрсәтелә)

2 нче бирем. Сүзләрдә тамыр һәм кушымчаларны аер.

1) Белем бәхетле итә.

2) Белеме ничек – сүзе шундый.

3) Белемнең чиге юк.

4) Белемсез бер эш тә чыкмый.

5) Белемле кеше югалмас.

        • Тест-контроль.

Бирем. Дөрес җавапны билгеләгез.

 

Сорау

Җаваплар

1.Нәрсә ул кушымча?

Сүз.

Сүзнең бер өлеше.

2.Ясалма сүзләр ничек ясала?

Тамырга кушымча ялганып.

Кушымчага тамыр ялганып.

3.Парлы сүзләр ничек ясала?

Бер сүздән.

Ике сүздән.

4.Тамырдаш сүзләр ничек ясала?

Бер тамырдан.

Бер кушымчадан.

5.Аксыл сүзенә тамырдаш сүзне тап.

Акча

Ак

IV. Нәтиҗә.

Укытучы. Дәрес сизелми дә үтеп китте. Хушлашырга вакыт җитте. Әйдәгез, укучылар, дәресебезгә нәтиҗә ясыйк. Сүзне «Психолог»-ка бирәбез.

«Психолог». Дәрес кызыклы булды дип саныйм. Минем иптәшләрем дус, тату эшләделәр. Дәрес җанлы узды. Иптәшләрем тагын да игътибарлырак булсыннар иде дип телим.

Укытучы. «Нәтиҗә чыгаручы»нытыңлап карыйк әле.

«Нәтиҗә чыгаручы». Дәрестә күп эшләнде, барлык биремнәр үтәлде.

(Укытучы дәрескә гомуми йомгак ясый. Эшләрне бәяләү өчен зачет китапчыкларын җыеп ала.)

V. Өй эше.

1 нче төркемгә. Биш сүзгә тамырдаш сүзләр уйлап язырга.

2 нче төркемгә. Тамырдаш сүзләр белән биш җөмлә төзергә.

3 нче төркемгә. “Кыш” темасына тамырдаш сүзләр кертеп, хикәя төзеп язырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

"Сүз төзелеше" темасына тест

Рус  мәктәпләрендә  белем  алучы  5нче  сыйныф  укучылары  өчен  тест ( татар балалары  өчен)....

«Яшелчә һәм җиләк- җимешләр» темасын ныгыту.

Максат: яшелчә һәм җиләк – җимешләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү;              - бәйләнешле сөйләм үстерү...

Сан темасын ныгыту буенча презентация

6 нчы сыйныф татар төркемнәрендә сан сүз төркеменең кулланылышы буенча презентация. Максат:1) сан сүз төркеме турында белемнәрне тирәнәйтү, җөмләдә кулланылышы турында төшенчә бирү;2) җөмлә кисәге ягы...

"Хайваннар дөньясында" темасын ныгыту өчен биремнәр

4 нче сыйныфта (рус төркеме) йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар турында белемнәрне ныгыту өчен биремнәр....

"Җирнең эчке төзелеше" темасына уздырылган география дәресенең технологик картасы

Технологическая карта урока географии на тему " Внутреннее строение земли" для 6 класса на татарскоя языке...