«Яшелчә һәм җиләк- җимешләр» темасын ныгыту.
материал на тему

Хуснутдинова Лейсан Шафкатовна

Максат: яшелчә һәм җиләк – җимешләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

              - бәйләнешле сөйләм үстерү;

              - эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү;

              - укучыларның тапкырлыгын, сүз осталыгын үстерү; сүзлек

                запасын баету;

             - чисталык, пөхтәлек турында сөйләшү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

                     

                         

                         Чистай шәһәре МБББУ «Гимназия №3»

           

  «Яшелчә һәм җиләк- җимешләр» темасын ныгыту.

                                                           

                                                                           1 нче квалификацион категорияле  

                                                                                       татар теле һәм  әдәбияты        

                                                                                       укытучысы Хөснетдинова Л. Ш.

                                                  2015

Тема:  «Яшелчә һәм җиләк-җимешләр» темасын йомгаклау.

Максат: яшелчә һәм җиләк – җимешләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

              - бәйләнешле сөйләм үстерү;

              - эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү;

              - укучыларның тапкырлыгын, сүз осталыгын үстерү; сүзлек

                запасын баету;

             - чисталык, пөхтәлек турында сөйләшү.

Җиһазлау:  дәреслек, эш дәфтәрләре, сүзлекләр, презентация.

Дэрес барышы.

Оештыру моменты (уңай психологик халәт тудыру).

Укытучы: Хай Файв. Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!

Укучылар: Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн!

Укытучы: Кәефләрегез ничек?

Укучылар: рәхмәт, яхшы. Утырыгыз, укучылар.

Хәерле көн, дуслар!

Хәерле көн һәммәгезгә.

Белем үрен яулаганда

Уңыш булсын безгә.

Гел «5» леләр алып торыйк,

Өлкәннәрне сөендерик.

Шушы изге теләк белән

Хәзер дәрескә керик.

Укытучы: Бүген сыйныфта кем дежур?

Укучы: бүген сыйныфта мин дежур. Сыйныфта барыбызда. Бүген 21 нче ноябрь.

Укытучы: рәхмәт, …

Укытучы: укучылар, бүген һава торышы нинди?

Укучы: бүген көн болытлы, җил исә, салкынча, температура – 2 градус.  

Укытучы: укучылар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы фасылы?

Укучылар: Көз.

Укытучы: Ә сез нинди көз билгеләрен беләсез?

Укучылар: көннәр кыска, төннәр озын, яңгырлар ява, яфраклар саргая, яфраклар коела, кошлар җылы якка китәләр, кешеләр көзге уңыш җыялар.

Укытучы: рәхмәт, укучылар.

Укытучы: Укучылар, ә хәзер тактага карагыз әле, кайсы предмет (әйбер) артык?  Ни өчен?

Укучылар: Чәчәкләр. Чөнки калганнары яшелчә һәм җиләк- җимешләр.

Укытучы: Уйлап карагыз әле, бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләшербез икән?

Укучылар: Яшелчә һәм җиләк- җимешләр турында.

Укытучы: дөрес укучылар, без сезнең белән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында алган белемнәребезне ныгытырбыз, сүзтезмәләр, җөмләләр төзербез, дәрестә гел татарча сөйләргә тырышырбыз.

Укытучы: Ә хәзер без сезнең белән МИКС – ФРИЗ- ГРУП үткәрәбез.

  1. Сколько слогов в слове :            чөгендер ( 3 слога)
  2. Сколько слогов в слове:             алма  ( 2 слога)
  3. Сколько гласных в слове:          карлыган  (3 гласных)
  4. Сколько согласных в слове:      бәрәңге  ( 4 согласных)

Укытучы: ХАЙ- ФАЙВ.Укучылар, ә хәзер дәвам итәбез.

2. Прослушайте и похлопайте когда услышите название овощей (тыңлагыз һәм яшелчә исемнәрен ишеткәч кул чабыгыз).

Тәмле, кишер, матур, кыяр, алма, бәрәңге, кызыл, суган, карлыган.

3. Прослушайте и укажите что изменено во втором предложении каждой пары.

1)    Әминә суган  җыя.

       Әминә карлыган җыя.

2)    Марат кишер ашый.

       Марат кишер ашамый.

3)    Миңа алма бир әле.

       Миңа кыяр бир әле.

Укытучы: рәхмәт, укучылар, биремне үтәп чыктыгыз.

Укытучы: Укучылар, мин сезгә өй эше итеп, дәреслектә 47 биттәге 7 күнегүне биргән идем, әйдәгез тикшереп карыйк әле.

( Туп бәреп сорау бирәм, укучылар җавап бирәләр).

- Син нинди яшелчәләр, җиләк – җимешләр яратасың? (Скажи, какие овощи и фрукты ты любишь?)

- Мин алма. Чия, суган яратам.

- Мин чөгендер, помидор, слива яратам.

- Мин җиләк, карлыган, кыяр яратам.

Укытучы: Рәхмәт, укучылар. Менә сез нинди  җиләк - җимеләр, яшелчәләр яратасыз икән. Яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр безнең организмга бик файдалы. Алар организм өчен кирәкле витаминнарга бай. Ләкин аларны һәрвакытта да ашар алдыннан юарга кирәк. ( Ребята, овощи и фрукты полезны для нашего организма. Они богаты витаминами. Но перед едой их нужно мыть).

Укытучы: укучылар, тактага карагыз әле. Тактада сүзләр бирелгән. Хәзер дәфтәрләребезне ачып бүгенге числоны язабыз. Тактада бирелгән сүзләрне төшеп калган хәрефләр урынына кирәклесен куеп күчереп язабыз.

Алм…., с…ган, җ…ләк, к..б…стә, к…шер, ч…я.

Взаимопроверка - укучылар бер- бересенең эшләрен тикшереп карандаш белән билгеләр куялар.

Укытучы, рәхмәт укучылар, молодцы. Ә без тагын нинди җиләк –җимешләрне, яшелчәләрне беләбез соң? Әйдәгез хәзер

ДЖОТ ТОТС үткәрәбез.

Укытучы: Ребята, ёще какие овощи и фрукты мы с вами знаем?

- А сейчас разделите их на овощи и  фрукт.

Отвечает стол №1, ученик №2 читает фрукты

Отвечает стол№3, ученик № 4 читает овощи.

Укытучы: рәхмәт, укучылар, молодцы. А сейчас мы с вами сыграем в игру. Называется « Уйлап тап – Отгадай».

Укытучы: сусыл, түгәрәк, кызыл, тәмле, бакчада үсә? Бу нәрсә?

Укучы: АЛМА

Укытучы: Кызгылт – сары, баллы, озынча, бакчада үсә. Бу нәрсә?

Укучы: кишер

Укытучы: яшел, сусыл, тәмле, овал.

Укучы: кыяр.

Укытучы: рәхмәт укучылар. Ә хәзер дәреслекләребезне ачабыз. 47 биттәге 6 күнегүне эшлибез.

Укытучы: рәхмәт , укучылар, булдырдыгыз.

Укытучы: укучылар, без бүген сезнең белән бөтен биремнәрне дә үтәп чыктык. Әйдәгез әле тагын бер кат кабатлап үтик.

Йомгаклау.

        - Нинди яшелчәләрне беләсез?

   - Нинди җиләк - җимешләрне беләсез?

   - Яшелчә һәм җиләк җимешләр организмга файдалымы?

Өй эше. 48Б, 7 күнегү.

Билгеләр кую.

Рефлекция.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.

Тема: Яшелчәләр, җиләк-җимешләр....

Белемең белән сөендер( 5 нче сыйныфта “Сүз төзелеше” темасын ныгыту )

Мәгълүмати – коммуникатив технологияләр куллану шартларында “Сүз төзелеше” темасын ныгыту, укучыларның дәрестә алган магълүматларны куллана белү күнекмәләрен үстерү, үз эшләрен анализлый белү, у...

"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына ачык дәрес план-конспекты

"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына ачык дәрес план-конспекты...

"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына презентация

"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына презентация...

Сан темасын ныгыту буенча презентация

6 нчы сыйныф татар төркемнәрендә сан сүз төркеменең кулланылышы буенча презентация. Максат:1) сан сүз төркеме турында белемнәрне тирәнәйтү, җөмләдә кулланылышы турында төшенчә бирү;2) җөмлә кисәге ягы...

"Хайваннар дөньясында" темасын ныгыту өчен биремнәр

4 нче сыйныфта (рус төркеме) йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар турында белемнәрне ныгыту өчен биремнәр....