Салихова Гузалия Гависовна

Сайт учителя начальных классов

Ешрак елмаегыз, иреннәрегез генә түгел, күзегез, йөзегез дә елмайсын!

Профессия: Учитель начальных классов

Профессиональные интересы: Работа с одоренными детьми

Увлечения: Оригами

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: С.Бугады, Актанышский район

Место работы: МБОУ "Бугадинская ООШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/salihova-guzaliya-gavisovna

Кыңгыраудан кыңгырауга
Яши ул дәресендә.
Мизгелне бүлеп җиткерә
Баланың һәрберсенә.
Хәрефне хәрефкә кушып,
Иҗеккә ялгап иҗек.
Әйтерсең вак сәйләннәрдән
Бизәкләр ясый чигеп.

О себе

Мин педагогик хезмәтемне 1978 елда Теләкәй урта мәктәбендә башладым. 1989 елдан эшемне Богады урта мәктәбендә дәвам итәм. Эшләү дәверендә мин кече яшьтәге мәктәп балалары белән эшләүнең үтә дә җаваплы булуын аңладым. Балаларга аң-белем генә түгел, тиешле тәрбия бирергә, аның сәламәтлеге турында да кайгыртырга да кирәк.

Башлангыч сыйныф укытучысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? Шуларның үзем иң мөһим дип санаганнарына тукталып үтәм.

Беренчедән, без киң күңелле булырга һәм балаларны нинди булуларына карамастан, яратырга тиешбез. Баланың шугын да, күндәмен дә, зирәген һәм акрын төшенә торганын да, ялкавын һәм тырышын да бертөрле яратырга кирәк.

Икенчедән, без балаларны аңлый белергә тиеш. Бала кечкенә булса да, аның эш-мәшәкатьләре зурдан. Балаларны төрле фәннәргә өйрәтүебез аларның онытылып уенга бирелүеннән әһәмиятлерәк дип уйламаска кирәк. Балаларны аңлау – аларны үзебезнең властька буйсындыру дигән сүз түгел ул, бәлки аларның бүгенге тормышына таянып, алардагы киләчәк тормыш үрентеләрен үстерү.

Өченчедән, безгә оптимистлар булырга кирәк. Тәрбия һәм укытудагы өметсезлек – баланың мөмкин булган шатлыклы киләчәген күмү ул; бары тик укытучы гына баланы канатландырып җибәрә, аның әлегәчә йоклап яткан көчләрен уята. Ә бу укытучыдан даими иҗат, туктаусыз эзләнүне таләп итә. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен иң зур авторитет -  укытучы. Алар үзләренең укытучыларына, аның белеменә, бәхәсле мәсьәләләрне хәл иткәндә, һәркемнең тәртибен һәм уңышлаырн бәяләгәндә гаделлегенә ышаналар.

Укытучыда һичшиксез артистлык таләп ителә. Ул актерлык осталыгы, педагогик тәэсир итү алымнарына ия булырга, мимика, тавыш, кул хәрәктләре, пластика ярдәмендә үзенең хисләрен мәгънәле итеп күрсәтеп бирә белергә итеш.

Укыту процессында укучы шәхесенең үсешен тәэмин итү һәм укучыларның белем сыйфатын күтәрү, иҗади сәләтләрен үстерү укытучыдан зур әзерлек эше алып баруны таләп итә.

Иҗади шәхес тәрбияләү өчен укыту-тәрбия барышында түбәндәге шартларны тудырырга кирәк:

·      укытучының укучыга ышаныч һәм хөрмәт күрсәтүе;

·      баланың кызыксынуларына, сәләтенә, сәламәтлегенә, һәрьяклы үсешенә игътибар итү;

·      танып белү эшчәнлегендә укучыга мөстәкыйльлек бирү;

·      балаларга мөмкин кадәр сиздермичә генә ярдәм күрсәтү;

·      укытучының югары дәрәҗәдә рухи усешкә ия булуы.

Укучыларга иҗат эше өчен шартлар тудыру һәм аларга иҗат тәҗрибәсе бирү һәр педагогның төп бурычы. Бала эшләгән әйбер кыйммәт түгел, ә аның үзе белеп иҗади эшли алу сәләте кыйммәт. Әгәр дә без баланың сәләт-мөмкинлекләрен максатчан үстерә алсак, киләчәктә ул үзе теләгән һәм яратып башкарачак һөнәр иясе булып, тормышта үз урынын табачак.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Б.Полевой "Повесть о настоящем человеке"

Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

Г.Әпсәләмов "Яшел яр"

Г.Әпсәләмов "Алтын йолдыз"

Д.Дефо "Робинзон Крузо"

М.Мәһдиев "Без кырык беренче ел балалары"

Мой взгляд на мир


Мои достижения

2015 - 2016 ел . Грант "Наш лучший учитель"

Моё портфолио


Мои публикации:
Изобразительное искусство
Материалы МО
Разное
Чтение
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: