Эш программалары
рабочая программа по чтению (3 класс) на тему

3 класс өчен эш программалары.УМК "Перспектива"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbiyat_esh_prog._3kl.docx84.62 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

-   2012 нче елның 29 нчы декабрендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә мәгариф турында” 273-ФЗ нче номерлы Федераль Закон.

-   Гомуми башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт  стандарты  (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгының  боерыгы №  373, 6нчы октябрь,2009 ел).

-  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1  июль).

- “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку” предметын укыту программасы. 1–4 нче сыйныфлар./ Сафиуллина  Г. М., Гарифуллина М.Я., Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф./- Казан, 2011ел.

-  Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Богады төп гомуми белем мәктәбенең 2015-2016 нчы уку елы өчен укыту планы.

-Г.М.Сафиуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Әдәби уку: 1кисәк, 2 кисәк. 3 кисәк. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013нче ел дәреслекләренә нигезләнеп төзелде.

       Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә  туры    килә. Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнгән.

Максат: укучыларда дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән        таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне  укып,эстетик ләззәт алырга өйрәтү.Укучыларда татар әдәбиятыннан беренчел мәгүлүматләр, күзаллау булдыру, әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү,логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету.

Бурычлар :

- Укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру;

- Текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү;

- Әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар,  яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.

Әдәби укуга  базис укыту планында атнага 2 сәгать  вакыт бирелгән. Программа 68  сәгатькә нигезләнеп төзелгән.

ПРОГРАММАНЫ ҮТӘҮ МАКСАТЫНДА КУЛЛАНЫЛА ТОРГАН ӘДӘБИЯТ:

3 нче сыйныф өчен «Әдәби уку» укыту-методик комплекты составына керә торган әдәбият исемлеге:

1. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф : Дәреслек. 3 кисәктә. 1 кисәк. — Казан: «Мәгариф — Вакыт* нәшрияты, 2013.

2. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 3 кисәктә. 2 кисәк. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2013.

3. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек.- хрестоматия.   3 кисәк. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2013

4. Г. М, Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: Мөстәкыйль эш дәфтәре. 3 нче сыйныф. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2013.

5. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Методик кулланма. — Казан:

Курсның эчтәлеге

Халык авыз иҗаты.

Әкиятләр.Халык авыз иҗатының бер төре буларак, хайваннар турындагы әкиятләргә карата гомуми күзаллау булдыру. Әкиятләрнең гасырлар дәвамында үсеше. Йөремсәк әкиятләр турында күзаллау формалаштыру.

Мәкальләр.Мәкальләр – халыкның тормыш тәҗрибәсеннән тупланган акыллы сүзләр. Төрле халык мәкальләре. Мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану.  

Автор әсәрләреАвтор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы. Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы.

Мәсәлләр.Мәсәлләрнең ике өлештән: хикәяләү һәм моральдән торуын аңлату. Мәсәлдәге хикәяләү өлешенең әкиятләрдән килеп чыгуына басым ясау. Мәсәлләрнең мораль өлешенең мәкальләр белән охшашлыгы. Мәсәл жанрының килеп чыгышы, үсеше. Бөтен дөньяга танылган мәсәлчеләр: Эзоп, Ж Лафонтен, И. Крылов, татар мәсәлчеләре: К Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Шамуков, Ә. Исхак һ.б. язучылар әсәрләрен өйрәнү.

Әдәби жанрлар.

Хикәя.

Хикәя жанры турында күзаллау формалаштыру: хикәя геройлары, аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган  гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырма характеристика. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж.        

Шигырь.

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Чагыштыру, контраст, җанландыруларны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы ( тавышны күтәрү, түбәнәйтү)

Библиографик культура

Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап кирәкле әсәрне китаптан таба белү, өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенчасүзлек, белешмә әдәбият белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру.

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру

Сәнгатле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон,  темп саклап кычкырып уку).автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыруның көтелгән нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:                

  • үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштырырга, һөнәрләр дөньясы белән танышырга, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерергә;
  • уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштырырга;
  • әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштырырга.
  • белем бирү учреҗдениесенә унай караш, әдәби уку фәнен өйрәнүнең кирәклеген аңларга;
  • уку эшчәнлегенең уңышлылыгы (унышсызлылыгы) сәбәпләрен аңларга;
  • аралашканда иптәшеңнең мотивларына һәм хисләренә ориентлашырга, үз-үзеңне тотышыңда мораль нормаларга һәм этик таләпләргә тотрыклы иярергә.

Регулятив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

  • максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу, авырлыкларны чишү   ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштырга;
  • ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрергә;
  • проблеманы чишүдә берничә вариант табарга,аларны кулланып карарга;
  • үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләргә, уңышлылыгына бәя бирергә;
  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылырга;    
  • укытучы белән хезмәттәшлектә итәргә;
  • уку хезмәттәшлегендә танып белү инициативасы күрсәтергә;
  • укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәлне мөстәкыйль рәвештә яңа уку материалында исәпкә алырга;
  • эш-гамәлләрнең дөрес үтәлешен мөстәкыйль рәвештә бәяләргә һәм тиешле төзәтмәләр кертергә.

Танып белү универсаль  уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

  • эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп барырга;
  • охшашлык һәм аермалыкларны аерырга, чагыштырырга;
  • аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салырга;
  • нәтиҗә чыгарырга;
  • охшашлыклар урнаштырырга;
  • проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтергә;
  • проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табарга.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашу нәтиҗәләре:

  • укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру – катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләргә;
  • сораулар формалаштырырга, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белергә;
  • проблеманы ачарга, аны тормышка ашырырга, үзара килешүгә ирешергә;
  • эшлекле партнерлы аралашырга, төркемдә үзара ярдәм итешергә;
  • үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтергә, аны якларга.

Предметны өйрәнү нәтиҗәләре:

  • әсәрләрне сәнгатьле  һәм хатасыз уку;
  • әсәрдәге  өзекләрне сайлап ала, рәсемгә төшерә  белү;
  • Рәсемнәр  һәм  әсәрләр арасындагы бердәмлекне таба белү;
  • әдәби  әсәр белән эшли белү;
  • укылган  әсәрне хикәяли белү;
  • әсәрләрне сәхнәләштерә  белү;
  • текстны рольләргә  бүлеп укый белү;
  • әсәр геройларына кыскача характеристика бирә белү;
  •  язучыларның  кызыклы хәлләрне җиткерү алымнарын белү.

Әдәби уку предметы буенча бәяләү нормалары һәм критерийлары

Укуны бәяләү:

“5”- текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, яттан өйрәнелгән шигырьне яхшы белү һәм сәнгатьле сөйләү, укуган текстка исем кую,сорауларга төгәл җавап бирә белү;

 “4”- текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда,  шигырьне яттан белү, сәнгатьле сөйләү, кирәксез кабатлау, сүзләрнең урыннарын алыштыру;

“3”- текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, эзлекле итеп сөйләмәү, текстны кисәкләргә бүлү һәмисем куч алмау,сөйләм хаталарын укытучы ярдәме белән генә төзтү;

“2”- текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда,  укыганның эчтәлеген үзгәртеп сөйләү, өстәмә сораулар булса да, тестны кисәкләргә бүлә алмау.

Диалогик сөйләмне бәяләү:

Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.

                                                                                                         Кушымта

3 сыйныфта әдәби укудан арадаш аттестация өчен (белемнәрне тикшерү)

биремнәрнең үрнәк варианты.

1. Әдәбияттә җанландыру алымы:  

  1) тере булмаган, жансыз предметларны жанлы итеп чагылдыру, кешеләндерү алымы

  2) күзәтү ,табигать һәм сәнгать теленең матурлыгын өйрәнү

2. Г.Бәшировның «Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе» хикәясендә малайны каз ничек акылга утырткан?

1) ояга утырта

2) беләген тешләп ала

3 .Әкиятләрдә вакыйгалар тылсым дөньясында бара,шуңа  күрә аларны:

1)фәнни дип була

2)фәнни дип булмый

4.  “Аккош, Чуртан һәм Кысла”

1) әкият исеме

2) мәсәл исеме

5. Әгәр әкияттә  вакыйгалар чылбыр рәвешендә бирелсә:

1)  хәзерге заман әкияте

2) иң  борынгы әкият була

6. Тыңлаучыларны дөньяда булмаган уйлап чыгарылган хәлләр белән шаккаттыру

1)әкият

2)уйдырма

7. “Музей йорты”ндагы “Сабантуй” картинасын кем иҗат иткән?

1) Искәндәр Рәфыйков

2) Лотфулла Фәттахов

   8. Тыңлаучыларга табигать көчләренеӊ серләрен ачу,тере һәм сихри дөнья белән аралашырга өйрәтү

1)хикәя

2)әкият

 9. Тормышта булган яки уйлап чыгарылган вакыйгаларны сөйләп,билгеле бер кешеләрнеӊ характерын ачу

1)уйдырма

2)хикәя

«Музей  йорты» ндагы күзәткән картиналарның  И.Э. Грабарь  язганнарын таны:

1)«Казлар», «Ботинкалар»

2)«Сентябрь», «Февраль зәӊгәрлеге»

11. “Иншаның файдасы”шигыренең авторы кем?

1) Шәүкәт Галиев

 2) Роберт Миңнуллин

Бәяләү нормалары һәм критерийлары

“5” ле билгесе куела:

Биремнәрне хатасыз башкарса.

Биремнәрне хатасыз башкарып,  бер төзәтү булса.

 “4” ле билгесе куела:

                Эштә 2 хата җибәрелсә.

 “3” ле билгесе куела:

     Ярты эш дөрес булса.

 “2” ле билгесе куела:

                Яртыдан күбрәк эш дөрес башкарылма

3 сыйныф Әдәби уку “Перспективалы башлангыч мәктәп” 68 дәрес (34 атна исәбеннән төзелде)

Дәрес темасы

Саны

Материал

Дәрес тибы

Предметны өйрәнү буенча белем, күнекмә, осталык нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы һәм метапредметлы нәтиҗәләр (УУГ) формалашу

Өй эше

      Дата

План

Факт

1 чирек (27 дәрес)

“Күзәтәбез һәм тәэсирләр белән уртаклашабыз”

1

Татарстан Республикасы дәүләт флагы, гербы, гимны

1

Татарстан Республикасы символикасы

Ныгыту

Укучыларны Татарстан Республикасы дәүләт флагы, гербы, гимны белән таныштыру

Белергә тиеш: Татарстан Республикасы дәүләт флагы, гербы, гимнын белү

 Башкара алырга тиеш:

  • гимнның сүзләрен яттан белеп җырлау

Гимнның сүзләрен яттан өйрәнергә

2.09

2.

Иң күңелле чак

1

Б.Рәхмәт. “Иң күңелле чак”.”Музей йорты”на сәяхәт.И.Грабарь “Сентябрь кары”. Музыка: “Тын бакчада”(Ә.Ерикәй сүз.,татар халык көе)Дәфтәрдә:Р.Вәлиева “Җәй һәм бала”

Ныгыту

3 нче сыйныф  өчен әдәби уку дәреслеге белән танышу, укучылар да дәреслек белән эшләү сәләте булдыру.

 Белергә тиеш:

 -Дәреслекнең төзелешен белү

-Җәйге табигать күренешләрен автор күзлегеннән чыгып аңларга, үз фикереңне әйтә белү

 

Башкара алырга тиеш:

-Эчтәлек битендә ориентлаша

- Табигать фасылларының матурлыгын аңлый белү

1.Шигырьнең үзеңә ошаган өзеген ятла; 2.Көз турында халык сынамышларын яз;

3.”Сентябрь кары” картинасы турында сөйләргә өйрәнеп кил.

5.09

3

Җәйне сагыну

1

М.Галиев”Җиләктән кайтканда”.”Музей йорты”на сәяхәт.”Г.Эйдинов. “Мастерской тәрәзәсе”. Музыка:”Таң атканда”(С.Хәким сүз., татар халык көе)

Яңа тема

М.Галиев, М.Мирза шигырьләрендә көзге табигатьнең сурәтләнешен, җанландыруның бирелешен табарга өйрәтү

Белергә тиеш:

-Әсәрне сәнгатьле итеп укый белү

-“Ризык тәме” төшенчәсен аңлатып бирү.

1.Шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга;

2.”Минем тәрәзә каршында” исемле хикәя төзергә;

3.Җәйге болынны тасвирлап сөйләргә өйрәнергә.

9.09

4

Күк йөзендә болыт-рәсемнәр

1

Б.Рәхимова. “Шук болытлар, батыр җил, якты кояш”. Р.Корбан “Көз нигә моңая?” Дәфтәрдә:Р.Вәлиева “Яңгыр,яу!” җыры

Яңа тема

Б.Рәхимова, Р. Корбан, Р.Вәлиева, Йолдыз, Н.Дәүлинең болыт турында язылган әсәрләрен чагыштырып өйрәнү.

Белергә тиеш: болытларның барлыкка килүе;

Башкара алырга тиеш:

яңгыр астында калганда үз-үзеңне дәрес тоту.

1.Шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга

2.Болытлар турында сөйләргә;

3.Иҗади эш: рәсем ясарга, “Болытлы көн”исемле хикәя төзергә

12.09

5

Яңгырның ял көне Класстан тыш уку.

1

Л.Лерон. “Яңгырның ял көне”, Р.Вәлиева “Китмә әле, бераз тор”,М.Әлимбаев.”Салават күпере”, М.Җәлил”Яңгыр” шигырьләре

Яңа тема

Укучыларның яңгыр турында белемнәрен тирәнәйтү; яңгыр төрләре, аның файдасын һәм зыянын аңлату.

Белергә тиеш:шагыйрьләрнең яңгыр турында әсәрләрен, яңгырның ничек барлыкка килгәнен

Башкара алырга тиеш: картиналарны анализлый, тыңлаган музыканы алый белү.

1.Әсәрләрне кабат укырга, эчтәлеген сөйләргә;

2.Яңгыр турында өйрәнгәннәрне искә төшерү;

3.”Яңгырлы көндә” исемле хикәя төзү

16.09

6

Җир өстенә яфрак ява.

1

Р.Мингалим. “Август каеннары”. З.Туфайлова. “Яфрак ява”. Ш.Маннур”Көзге урманда”

Яңа тема

Көз җитү белән ни өчен агачларның яфраклары коелу сәбәпләрен автор әсәрләре аша бирү.

Белергә тиеш: Р.Мингалим, З.Туфайлова, Ш.маннур әсәрләрендәидея эчтәлеге;

Башкара алырга тиеш: көзге табигатьнең матурлыгын күрә, аңлый белү;

1.Шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга, теләгән өзекне яттан өйрәнергә;

2.”Җир өстенә яфрак ява” темасына рәсем ясарга;

19.09

7

Алтын көз

1

Ф.Хөсни”Сайланма әсәрләр”, К.Тәхау. “Табигать мизгелләре” китабы

Ныгыту

Ф.Хөснинең “Яфрак коелганда”, К.Тәхауның “Көзге урман” хикәяләренең эчтәлеген өйрәнү аша көзге табигать гүзәллеген тоемларга өйрәнү.

Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә

Башкара алырга тиеш: шигырьләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

- Фантастик күренешләрне аеру

“Яфрак яңгыры” темасына хикәя төзеп язарга

23.09

8

Кыр казлары китә җылы якка

1

М.Мазунов”Карап торам”.Г.Хәсәнов”Кыр казы””Музей йорты”на сәяхәт.”Казлар” картинасы.

Ныгыту

Әсәрләрдәге уртак фикерне таба белү.

Белергә тиеш: әсәрләрнең төрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш: үзләре укыган әсрләрне тематик берләштерү.

Әсәрләрне укырга

“Кыр казлары киткәндә” исемле рәсем, я хикәя

26.09

9

Йорт казлары- гаҗәеп кызык кошлар

Класстан тыш уку. Казлар.

1

Г.Бәширов “Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе”

Н.Гыйматдинова.Казлар.

Яңа тема

Әсәрнең тәрбия бирү өлкәсендәге  роле

Хикәянең тәрбияви роле.

Белергә тиеш: Әсәрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңлау.

Башкара алырга тиеш:

казлар турында укыган, күргән, ишеткән һәм күзәткәннәрне берләштереп сөйли белергә өйрәтү.

Үзегезнең, туганнар яки күршеләрнең казлары белән булган төрле хәлләрне сөйләргә

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

10

Тәрбияче попугай

1

Г.Остер. “Серне ачты”.В.Хәйруллина “Тәрбияче попугай”

Яңа тема

Попугайларның кулга ияләштерелгән үзенчәлекле кошлар булуын аңлату, аларның тормышы белән таныштыру. Әдәби әсәрләрнең идея эчтәлекләрен аңлый, анализлый белергә өйрәтү.

Белергә тиеш: хикәянең төп идеясен аңлату.

Башкара алырга тиеш: рольләргә бүлеп уку , диалог төзү осталыгы.

“Мин әби белән дус” дигән темага кечкенә хикәя язарга

3.10

11

Әнис Шакировның куен дәфтәре

1

Н.Сладков “Күзалдавычлар”.Р.Әхмәт. “Сыкы”.”Музей йортына сәяхәт”Февраль зәңгәрлеге”, “Кышкы зәңгәрлек” картиналары

Яңа тема

Табигатьнең бербөтенлегенә төшенү

Белергә тиеш: Табигатьнең бербөтен булуын, аны сакларга кирәклеген белү

Башкара алырга тиеш:

таб-не ярата, саклый белү

“Кышкы табигать” дигән темага рәсем ясарга, аны тасвирлапсөйләргә

12

Әнис Шакировның куен дәфтәре

1

Н.Сладков .”Кем остарак?”Р.Корбан “Мәктәпкә озату бәйрәме”.

Табигатьнең бербөтенлегенә төшенү

Белергә тиеш: Табигатьнең бербөтен булуын, аны сакларга кирәклеген белү

Башкара алырга тиеш:

таб-не ярата, саклый белү

13

“Серле ачкыч”мәктәп клубы утырышы

1

Матурлыкны бергәләп күреп аңлашабыз

Яңа тема

Табигатьнең гүзәллеген, кешеләр арасындагы ихлас,  самими мөнәсәбәтләрне чишмәлә матурлыгы аша аңларга өйрәтү.

Белергә тиеш: әсәрләр турында үз фикерләрен дәлилләп аңлату Башкара алырга тиеш: картинаны өйрәнгәндә рамкалар белән эшләү

1.Г.Рәхим ,Г.Паушкин шигырьләреннән теләгән өзекне ятларга;

2.Кышкы табигатьнетасвирлап сөйләргә;

3.Кыш турында иҗади эш эшләргә.

14

Серле чишмә,моңлы чишмә

1

Н.Әхмәдиев. “Чишмәгә суга барам”

Яңа тема

. Табигатьнең бербөтенлегенә төшенү

Табигатьнең гүзәллеген, кешеләр арасындагы ихлас,  самими мөнәсәбәтләрне чишмәлә матурлыгы аша аңларга өйрәтү.

Белергә тиеш:

-үз эшләрен анализлый белү

Башкара алырга тиеш: : картинаны өйрәнгәндә рамкалар белән эшләү

-

1.Әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә;

2.”Авылым чишмәләре”исемле проект эше эшләргә;

3.Чишмәләргә шефлык итәргә

15

Сарбайның батырлыгы

1

Н.Гыйматдинова. “Сарбай”

Яңа тема

Автор тасвирлаган әсәрне аңларга,эчтәлек буенча үз фикерләрен җиткерә белергә

Белергә тиеш: Кешеләр һәм хайваннар арасында күзгә күренмәс якынлык, дуслык җепләренең никадәр чиста, самими булуына инандыру

Башкара алырга тиеш: кече туганнарыбызны ярату

Хикәянең эчтәлеген кыскача сөйләргә.

“Минем дүрт аяклы дустым “темасына хикәя төзергә;

Иҗади эш( рәсем, шигырь, кроссворд, сканворд, филворд)

2 бүлек. Чагыштырулар серенә төшенәбез

16

Эш кешене тәрбияли, ялкаулык боза

1

Әфган халык әкияте:”Иң яхшы дару”.Уйгур халык әкияте:”Тылсымлы китмән”.

Яңа тема

Сынлы сәнгать әсәрләрен күрә белү,күзәтүләр аша чагыштыра белергә өйрәнү.

Белергә тиеш:

-күзәтүләр аша чагыштыру таба белергә

Башкара алырга тиеш: : хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

1.”Патшага дару” дигән әкият язып карарга.

2.Йолдызның “Охшашлык” шигырен сәнгатьле итеп укырга яки ятларга.

17

Һәр җәнлекнең үз төсе

1

“Көрән төстәге пингвин баласы” Э.Шәрифуллина”Әкият кайда?”

Яңа тема

Төрле халыкларның үз әкиятләре аша нәрсә әйтергә теләгәннәрен аңлату.Фольклорның тәрбияви ролен төшендерү

Белергә тиеш: әкиятләрдә бирелгән төп фикерне ачыклау.

Башкара алырга тиеш: : хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

1, Әкиятне укып, дәфтәрдә биремне үтәргә.

2.Әкияткә рәсем ясарга.

3.Берәр кош яки җәнлек турында әкият язарга.

18

Эш үткәч, үкенүдән файда юк.

1

Монгол халык әкияте:”Әтәч таңда нигә кычкыра”.Алман халык әкияте:”Сандугач белән Аю”

Ныгыту

Төрле халыкларның әкиятләрендә охшаш булгануртак темаларны таба белергә өйрәтү, фикереңне кыска формада әйтә белү.

Белергә тиеш:йөремсәк әкият үзенчәлеген

Башкара алырга тиеш: фикереңне кыска формада әйтә белү.

1.Үзеңә ошаган әкиятнең эчтәлеген сөйләргә.

2.”Эш үткәч үкенүдән файда юк” темасы астында әкият язып карарга

19

И куян,куян

Класстан тыш уку.Бердәмлектә- көч!

1

Манси халык әкияте.”Куянның колагы нигә озын?”

Эстон халык әкияте.”Куянның ирене ни гә ярык?”

Яңа тема

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Әкият нинди: алдавычмы, әйләнмәлеме?Төзелеше.

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү,чынбарлык һәм тылсым күренешен аңлату.

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

“Алтын алма”китабыннан куяннар турында ничә әкият булуын эзләп тап, үзеңә ошаганын сәйләргә әзерлән.

20

Җәнлекләр арасында да патша була.

1

Кабардин халык әкияте: “Җәнлекләр патшасы”.Латыш халык әкияте:”Шайтанга ничә яшь?”

Яңа тема

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.Төрле халык өкиятләрендә уртак һәм аермалы якларны табарга

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү, һәр әкиятнең үзенчәлеген аңлата белү.

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

1.Үзеңә ошаган әкиятнең эчтәлеген сөйләргә.

2.”Юмартлыкның зыяны”дигән хикәя төзергә.

21

Комсызлык китергән бәла.

1

Венгр халык әкияте:”Комсызлык бәласы”.Африка негрлары әкияте:”Сырны ничек бүлгәннәр?”Литва халык әкияте:”Итәгатьле мәче”

Ныгыту

Төрле халыкларның әкиятләрендә охшаш булган уртак темаларны таба белергә өйрәтү, фикереңне кыска формада әйтә белү.

Белергә тиеш: йөремсәк әкият үзенчәлеген

Башкара алырга тиеш: фикереңне кыска формада әйтә белү.

Китапханәдән төрле халыкларның әкият китапларын алып, бер әкиятнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә

Кешеләрнең хыялларын аңларга тырышабыз

22

Хыял дөньясында

1

Л.Лерон”Хыял”.Йолдыз”Антенналы бәрәңге”

Яңа тема

Хыял һәм фантазия уртаклыгы

Белергә тиеш: хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

“Мыяубикә хыяллары”дигән кечкенә хикәя язып килергә

23

Мәче малае Шукбай

Класстан тыш уку

1

Л.Лерон.”Мәче малае Шукбай”1,2 бүлекләр

Яңа тема

Илһамланырга , хыялланырга өйрәнү.

Белергә тиеш:

-хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә

Башкара алырга тиеш:

-хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

“Минем хыялларым” исемле кечкенә хикәя төзергә.

24

Мәчеләр дә кешеләрчә яши

1

Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”

Яңа тема

Табигать дөньясына карашның күптөрлелеге

Белергә тиеш:Әсәрнең үзенчәлеген белү

Башкара алырга тиеш: әсәрдәге төп фикерне ачыклау

“Мырау балык тота” исемле хыялый хикәя язып карау

25

“Серле ачкыч”мәктәп клубы утырышы

1

Р.Фәйзуллин. “Тугайда”.А.Әхмәтгалиев “Болытта җиләк үсә”

Яңа тема

Дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерма

Белергә тиеш: Дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белү.хат яза белү.

Башкара алырга тиеш:хыялый, кызыксынучан, максатчан булу

Хикәядәге Йосыфның исемен “әби” дип алыштырып куеп укырга. Әсәрнең мәгънәсе үзгәрәме?

26

Нәниләрнең хыялы

1

А.Гыйләҗев “Суык”

Яңа тема

Нәниләрнең хыялы ни өчен өлкәннәрнекеннән үзгә?

Белергә тиеш:хыяллана белергә,фантазяне арттыру өстендә эшләргә

Башкара алырга тиеш:

гади генә предметлардан да тылсым күрә белү

1.хикәянең үзеңә ошаган өзеген сөйләү.

2.Термометр турында белгәннәреңне сөйләү.

3.2минем белән булган кызыклы хәл” темасына кечкенә хикәя төзергә.

27

Дүрт аяклы дустым

1

А.Алланазаров.”Дустымны эзлим”.В.Хәйруллина”Кем булам?”

Яңа тема

Әсәрләрдә хайваннар,җәнлекләр тормышын чагылдыруның үзенчәлеге

Белергә тиеш:шигырьләрдә уртак һәм аермалы якларны күрсәтә белү.

Башкара алырга тиеш:

-исеме буенча әсәрнең эчтәлеген билгеләү

1.Шигырьләрне укып биремнәрен башкару.

2.”Минем яраткан һөнәрем “темасына кечкенә хикәя төзеп язарга.

28

Батырлыкка җирдә урын бар. Класстан тыш уку.

1

Р.Гыйззәтуллин.”Батырлык”.Г.Рәхим “Иске самовар торбасы”

Яңа тема

Нинди кешеләрне батыр дип атап булуын әсәрләр аша аңлау.

Белергә тиеш: әсәрне мәгънәви кисәкләргә бүлү, сүзлек өстендә эшли белү

Башкара алырга тиеш:батырлык эшләргә омтылу

Иске самовар сәяхәтен дәвам итеп, хикәя язу,

Г.Рәхимнең “Иске самовар” китабын китапханәдән алып уку.

“батырлык” хикәясенең эчтәлеген тулысынча сөйләү.

Ярату трында

29

Барысын да яратам

1

Р.Вәлиев. “Барысын да яратам”.Ш.Маннур”Яратам”. Р.Вәлиев”Чыпчык”

Яңа тема

Әсәрләрдә  “ярату”төшенчәсенең тасвирлану үзенчәлеге

Белергә тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

Теләгән шигырьне ятларга

30

Авыл хикмәтләре

1

А.Гыймадиев.”Шәмси маҗаралары”

Яңа тема

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Белергә тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Башкара алырга тиеш:

-таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

1.Хикәянең эчтәлеген сөйләргә.

2.”Туган авылым” исемле иҗади эш башкарырга

31

Җәйге кояш астында

1

В.Нуриев “Кем катырак суга?Музей йортына сәяхәт

Р.Вәлиева “Яңгыр белән кояш”

Ныгыту

Кояшның файдасы һәм зыяны

Белергә тиеш:кояш нурлары астында йөрүнең дә аерым кагыйдәләре булуы.

Башкара алырга тиеш:

-сәнгатьле итеп уку

Теләгән шигырьне ятларга

32

Шатлык- тәнгә сихәт

1

Г.Сабитов “Тәүге шатлык”

Яңа тема

Хикәя эчтәлеген аңлый,сөйли белү, үз фикереңне курыкмыйча әйтү.

Белергә тиеш: кешеләргә шатлык бүләк итү- үзеңә бер куаныч

Башкара алырга тиеш:

- йөгерек  итеп уку

“Тәүге шатлык”хикәясенең эчтәлеген тулысынча сөйләү. Этләр һәм песиләрнеңкешеләргә ярдәме турында хикәя төзергә

33

Болын патшасы Класстан тыш уку.

1

Н.Гыйматдинова “Болын патшасы””Музей йорты”на сәяхәт

Яңа тема

Хикәяне диалог формасында укый белү.

Белергә тиеш: Бер үк предметка төрлечә караш булуын

Башкара алырга тиеш:бер үк сүзгә төрле мәгънә салынган булуын аеру

1.Текстны төсләргә нигезләнеп укый белү

2.Текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә

3.  “Гаилә портреты” картинасы буенча сөйләргә.

34

Чишмә буенда

1

А.Әхмәтгалиев. “Безнең чишмә”.Ф.Әминов.”Су буе” картинасы.

Яңа тема

Чишмәләрнең кешеләр тормышындагы ролен әдәби әсәрләр аша аңлау

Белергә тиеш:

-гап-гади предмет һәм күренешләрдән матурлыкны күрә белү.

Башкара алырга тиеш:

-ел фасылларын аера белү, әсәрләрдәгечагыштыру, сынландыру, җанландыруларны табу.

1.“Безнең чишмә” хикәясенең эчтәлеген сөйләргә.

2.Дару үләннәре турында материал тупларга.

3.”Чишмә суы” исемле иҗади эш эшләргә.

35

Туган як кышы

1

Г.Бәширов. “Беренче кар”

Яңа тема

Мөстәкыйль фикерли, нәтиҗәләр ясый алу.

Белергә тиеш:

-авторның төп фикерен аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

-мөст. фикерли, нәтиҗәләр ясый алу, әсәрләрдәгечагыштыру, сынландыру, җанландыруларны табу.

1.Г.Бәширов. “Беренче кар” хикәясен быелгы кар белән чагыштырырга.

2.Үзеңә ошаган өзекне сәнгатьле укырга.

36

Кар- ул муллык билгесе.

1

М.Мазунов “Яңа карлар ява.И.Солтан.”Кар ник шыгырдый?”И.Солтан “Кар ник ява?”

Яңа тема

Әсәрләр арасындагы охшаш , аермалы якларныбилгеләү, чагыштыру, җанландыру.

Белергә тиеш: матурлыкны күрә һәм аера белү

Башкара алырга тиеш:

-үзең дә матурлык тудыра белергә

1.Шигырьләрне сәнгатьлеитеп укырга, 1 шигырьне яттан өйрәнергә.

2.”Кар ник шыгырдый?” соравына җавап алу.

37

Кыш шатлыгы

1

Р.Миңнуллин.”Кар бәйрәме”, “Музей йорты”на сәяхәт”Тылсымлы кыш”, “Серле ачкыч” клубы утырышы.С.Урайский.”Кыш шатлыгы”.Р.Вәлиева “Каникул вакытында”.

Яңа тема

Кышка багышланган шигырьләрне укып уртак һәм аермалы якларын билгеләү

 Белергә тиеш: матурлыкны күрә һәм аера белү

Башкара алырга тиеш:

-үзең дә матурлык тудыра белергә

1.”Кышкы уеннар” темасына хикәя төзергә.

2.Шигырҗләрне сәнгатьле укырга.

3.Картинаны анализлый өйрәнергә.

Хикмәтле тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз (Дәреслекнең 2 нче кисәге)

1

Мәсәл серләренә төшенәбез

1

Эзоп.”Давыл белән Кояш”.Г.Тукай. “Җил илә кояш”.Ф.Яруллин”Мактану бәласы”.

Яңа тема

Мәсәлләрнең башка әдәби жанрлардан аерымлыгы.

Белергә тиеш: иң борынгы мәсәлчеләр язган әсәрләрдә мораль өлешен табу, мәгънәсен аңлата белү.

Башкара алырга тиеш:

-мәсәл персонажларының үз-үзләрен тотышын кешеләрнең уй һәм хәрәкәтләре белән чагыштырырга өйрәтү.

1.Эзоп һәм Г.Тукай мәсәлләрен чагыштырып укырга.

2.Эзопның дәреслектә бирелгән”Балыкчы”  мәсәлен укып, сөйләргә өйрәнергә.

2

Тапкырлык үлемнән коткара.Класстан тыш уку.Мәсәлдәге мәгънә

1

К.Насыйри. “Төлке белән Әтәч”.Г.Тукай “Көзге белән Маймыл”Г.Шамуков  “Көзге белән Маймыл”

Яңа тема

Мәсәлләр һәм әкиятләр арасындагы бәйләнешне аңлату.

Белергә тиеш:

-әсәрләрне анализлый белү

Башкара алырга тиеш: Табиг-не ярату, аны аклау

Мәсәлләрне укып, эчтәлекләре буенча фикер алышырга әзерләнергә.

3

Юк урында мактау- зарарлы эш

1

Т.Яхин.”Карга белән Төлке”..Яхин.”Сыр бәласы”.Г.Шамуков.”Карга беләнТөлке”. Ф.Яруллин”Хәйләкәр куян”.

Ныгыту

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Белергә тиеш: иң борынгы мәсәлчеләр язган әсәрләрдә мораль өлешен табу, мәгънәсен аңлата белү.

Башкара алырга тиеш:

-мәсәл персонажларының үз-үзләрен тотышын кешеләрнең уй һәм хәрәкәтләре белән чагыштырырга өйрәтү.

Әсәрләрне чагыштырып укырга.

4

Көч җитмәслек нәрсәне акыл белән җиңеп була.

1

В.Радлов”Карганың хәйләсе”.Л.Толстой “Зирәк чәүкә” К.Насыйри.”Комсыз эт”

Яңа тема

Кешенең акыл хисе барысыннан да көчлерәк икәнлеген әсәрләр аша аңлату.

Белергә тиеш:

- Кошларның, җәнлекләрнең тамак туйдыру ысулларын әсәрләрдә тасвирланган мисалларда карау

Башкара алырга тиеш:

- зирәк, эшне вакытында башкара белү.

1.В.Радлов”Карганың хәйләсе”.Л.Толстой “Зирәк чәүкә”әсәрләренең эчтәлеген сөйләргә.

2. К.Насыйри.”Комсыз эт” әсәре буенча рәсем ясарга.

3.Күзәтүләрдән чыгып, кырмыскаларның эшчәнлеген аңлатырга.

5

Һәр максатка чара бар

1

Ә.Исхак.”Карт имән белән яшь егет”.М.Гафури”Ике чебен”, М Саттар”Кырмыска белән тирес корты”

Яңа тема

Ә.Исхак., М.Гафури М Саттар әсәрләре аша максатка ирешү юлларын күрсәтү.

Белергә тиеш:

Мактану,. Бер-береңнән көнләшүнең бик начар гамәл булуына инандыру.Башкара алырга тиеш:

Бергәләп яшәгәндә генә, бер-береңә авыр чакта терәк булганда гына тормышта барлык авырлыкларны җиңеп булуын аңлау.

1.Китапханәдән әфган халкының”Куян белән Юлбарыс” әкиятен алып укырга.

2.Г.Тукайның 2 класста укыган”Каз” әсәренең эчтәлеген дәреслектәге рәсем буенча чагыштырып сөйләргә.

3.Мәсәлләрне сәнгатьле укый өйрәнергә.

6

Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә

1

Г.Тукай “Төлке һәм йөзем җимеше”ә.исхак.”төлке һәм виноград”

Яңа тема

Г.Тукай, Ә.Исхакның бер үк сюжетка корылган мәсәлләрен чагыштырып өйрәнү.

Белергә тиеш: Һәр кеше үзе башкарган гамәлләр өчен үзе җаваплы.

-

Башкара алырга тиеш:

-үзеңнең кимчелекләреңне бетерү

Дәрестә өйрәнгән мәсәлләрдән бер өзекне яттан өйрәнү.

7

Бердәмлектә көч.

Класстан тыш уку.

1

М.Гафури.”Кәҗә белән төлке”Г.Тукай.”Яшь агач”, “Музей йортв”, “Бөкре агач”, Р.Вәлиева “Заман әкияте”.

Яңа тема

Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте

Белергә тиеш: 

-язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнары

Башкара алырга тиеш:

- үзеңнең кимчелекләреңне бетерү

Мәсәлләрне сәнгатьле укый өйрәнергә.

Көлке серләрен эзлибез

8

Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү- гаеп

1

Ш.Галиев”Иншаның файдасы”, “Сүзләре белән үзләре”. В.Нуриев”Инша”.

Яңа тема

Кызык хәлләрне җиткерүдә  тасвирлау алымнары

Белергә тиеш:

-язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнары,белем-рухи байлык.

Башкара алырга тиеш:

-белемле кеше-белемсездән өстен.

1.Әсәрләрне дөрес интонация белән укый өйрәнергә;

2.”Кем булырга?”темасына кечкенә инша язып карарга;

3.”Көлегез, файдасы күп- белегез” темасына иҗади эш.

9

Белгән- белгәнен эшләр

1

Р.Вәлиева “Көчле укучы” К.Тәңрекулиев. “Эшчән”, “Гельды”

Яңа тема

Р.Вәлиева , К.Тәңрекулиев әсәрләрен укып, һөнәр үзләштерү, һәр эшне эшләп карау

Белергә тиеш:

-чыга алмаслык кыен хәлләрнең булмавын. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү.

Башкара алырга тиеш: кызыклы,мавыктыргыч,эмоциональ, сөйләү осталыгы

1.Шигырьләрне укый өйрәнергә, эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйли өйрәнергә;

2.Мин инде зур үстем” темасына иҗади эш эшләргә.

10

Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас.

1

И.Юзеев.”Хатасыз ничек язарга?”.Р.Миңнуллин “Хаталар өстендә эшләү”.Л.Лерон “Инша”

Яңа тема

Әсәрләрне укып, уртак фикер табу

Белергә тиеш:

-әсәрләрне анализлый белү

Башкара алырга тиеш: хезмәтне ярату. Белем алуга ихтыяҗ.

1.Табигать күренешләре турында сочинение язарга4

2.”Әти җыры” китабыннан “Табигать күренеше” хикәясен тулысынча укырга.

11

Акылның кадере-әдәп белән, куәтнең кадере- сәләт белән

1

Р.Фәйзуллин”Ничек яхшы булырга?”Йолдыз “Ике җаваплы табышмак”

Яңа тема

Һәрбер кеше нәрсәгә дә булса сәләтле

Белергә тиеш: ике әсәрне чагыштырып, кирәкле мәгълүматны эзләп таба белү.

Башкара алырга тиеш:

-үзең дә матурлык тудыра белергә

1.Йолдыз “Ике җаваплы табышмак” сәнгатьле укырга.

2.Акыл. әдәп турында иҗади эш эшләргә.

12

Көнең бушка үтмәсен

1

Г.Морат.”Тиргиләр”.З.Туфайлова”Трай”, Р.Вәлиев”Минеке,Р.Вәлиева”Сыер эзләгәндә”

Г.Морат, З.Туфайлова, Р.Вәлиев,Р.Вәлиева  әсәрләре аша балаларны үз вакытларын бушка үткәрмәскә күнектерү

Белергә тиеш: өлкәннәрдән сорамый, рөхсәт алмый эшләгән эшләрнең нәтиҗәсе начар булачагын аңлату. Башкара алырга тиеш:төрле ситуациядә үз-үзеңне тота белү.

1.Әсәрләрнең кыскача эчтәлеген белергә;

2.Р.Вәлиев шигырен яттан өйрәнер;

3.”Кызыклар дөньясында”исемле иҗади эш.

Герой ничек туа?

13

Беләге юан -берне егар, белеме булган -меңне егар

1

Ф.Яруллин”Тылсымлы ачкыч” Р.Мингалим”Уйларга кирәк”

Ф.Яруллин”Тылсымлы ачкыч” әсәре аша балаларда белем алуга кызыксыну уяту.

Белергә тиеш: Р.Мингалимнең  әсәрен укып, һәр урында, һәр адымыңны уйлап, ашыкмыйча атларга кирәклегенә төшенү

Башкара алырга тиеш: сабырлык.үҗәтлек, сыйфатларның максатка ирешүдә кирәк булуы.

1.Ф.Яруллин”Тылсымлы ачкыч” әкиятендәге 1 бүлекне тулысынча сөйләү

2.”Ибрай- зур галим” исемле хыялый хикәя төзергә.

14

Ф.Яруллин “Тылсымлы ачкыч”

1

Ф.Яруллин “Тылсымлы ачкыч”

Табышмаклар турында киңрәк белү.

Белергә тиеш:һәр урында, һәр адымыңны уйлап, ашыкмыйча атларга кирәклегенә төшенү

Башкара алырга тиеш: сабырлык.үҗәтлек, сыйфатларның максатка ирешүдә кирәк булуы.

1.Ф.Яруллин”Тылсымлы ачкыч” әкиятендәге 2 бүлекне тулысынча сөйләү;

2.2-3 табышмак белергә;

3.Үз табышмагыңны иҗат итәргә

15

Класстан тыш уку.Белер өчен дөресен, бик күп укырга кирәк

1

Ф.Яруллин “Тылсымлы ачкыч”, Р.Вәлиева “Кышкы ямь”.”Музей йортына сәяхәт”, Ф.суюров”Тукай музее картинасы”

Белем алу өчен, кирәкле чыганаклардан файдалана белү.

Белергә тиеш:һәр урында, һәр адымыңны уйлап, ашыкмыйча атларга кирәклегенә төшенү

Белергә тиеш:сабырлык.үҗәтлек, сыйфатларның максатка ирешүдә кирәк булуы.

1.3 бүлекнең эчтәлеген сөйләргә;

2. Картина буенча хикәя төзергә.

16

Гыйлем ачкычы- китап

1

Ф.Яруллин “Тылсымлы ачкыч”,Йолдыз. “Белгәнен белми”.

Китап- белем алуда төп чара

Белергә тиеш: китаплардан күп белем алырга була; Башкара алырга тиеш:Үзеңә кирәкле белемне дөрес итеп таба белергә, китапларны теләп уку.

1.Ф.Яруллин”Тылсымлы ачкыч” әкиятендәге  соңгы бүлекне тулысынча сөйләү;

2.Әкиятне чылбыр рәвешендә тулысынча сөйләү

17

Шыбырдашып тама тамчылар

1

М.Мирза”Язның тәүге көннәре”.”Музей йортына сәяхәт”

Язның тәүге үзенчәлекләрен М.Мирза, Г.Хәсәнов әсәрләре аша күрсәтү

Белергә тиеш: әсәрләрдә язның үзенчәлекләрен төрлечә чагылдыру алымнарын табып, аңлата белү;

 Башкара алырга тиеш: рәссамнарның картиналарында детальләрне лупа һәм рамкалар белән аерып күрсәтү осталыгын камилләштерү.

1.Искәндәр Рәфиковның тагын бер картинасын кара. Анда нәрсә сурәтләнгән? Картина турында сөйлә;

2.”Корташар” хикәясенә рәсем яса.

3.Табигатьтәге үзгәрешләрнең берсе турында сөйлә.

18

Беренче күкрәү

1

Г.Хәсәнов “Май”, Ә.Рәшит.”Яшенле яңгыр”, Г.Гыйлманов “Көзге урман”

Г.Хәсәнов “май”, Ә.Рәшит.”Яшенле яңгыр”, Г.Гыйлманов “Көзге урман”әсәрләре аша табигатьтәге контрастны күзәтү. Язучы әсәре һәм рәссамнар иҗатында бер үк теманың үзенчәлекле бирелеше.

Белергә тиеш: Г.Хәсәновның үзенчәлекле иҗатын

Башкара алырга тиеш: табигать серләрен аңлау.

1.”Язгы уманга сәяхәт” темасына темасына хикәя язарга;

2.Ә.Рәшит.”Яшенле яңгыр” шигырен ятларга;

3. Г.Гыйлманов “Көзге урман”шигырен сәнгатьле укырга.

19

Табигать- иң серле китап

1

Г.Хәсәнов. “Май”.Ф.Садриев. “Белемле әби”.

Табигать серләрен фәнни эзләнүләр аша аңларга өйрәтү

Белергә тиеш:күкеләр тормышы белән танышып, бу файдалы кошлар турында кызыклы мәгълүмат туплап, фәнни эзләнү эшләре алып бару

Гаиләгездә нинди дару үләннәрен һәм кайчан кулланалар? Рецептлар язып алып ки лергә.

20

Шифалы яңгырлар

1

Г.Хәсәнов. “Май”.

Язучыларның язгы табигатьне тасвирлау алымнарын табу.

Тасвирлау алымнарын аңлата белергә;

Уку техникасын камилләштерү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

1.Әлфия белән Тәнзиләнең әбиләре безне ниләргә өйрәтте?

2.”Әбием сабаклары”исемле кечкенә хикәя төзеп язарга.

21

Канатлы дуслар

Класстан тыш уку

1

Г.Хәсәнов. “Май”, Н.Гыйматдинова “Дару”

Х.Халиков “Витаминлы аш”

Язучыларның язгы табигатьне тасвирлау алымнарын табу.

Табигать серләрен фәнни эзләнүләр аша аңларга өйрәтү

Тасвирлау алымнарын аңлата белергә;

Уку техникасын камилләштерү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Белергә тиеш: Х.Халиковның үзенчәлекле иҗатын

Башкара алырга тиеш: табигать серләрен аңлау.

1.Айваз турында үз фикереңне яз;

2.Хикәяне тулычынча укып чык һәм сөйлә.

3.”Сыерчыклар- файдалы кошлар” дигән хикәя төзеп яз.

Әсәрнең эчтәлегенсөйләргә

Үткәннәр белән хәзергене чагыштырабыз

22

Үткәнеңне онытма син!

1

Р.Фәйзуллин.”Онытма син!” М.Мирза “Идел-йорт”

Төрле авторларның әсәрләрендә татар халкының үткәнен чагылдыру алымнарын өйрәнү. Тарихи әсәрләр белән таныша башлау.

Төрле авторларның әсәрләрендә татар халкының үткәне чагылдыру алымнарын өйрәнү

Укылган шигырьләрнең үзеңә ошаганын ятларга

23

Бик борынгы манара

1

Л.Шагыйрьҗан.”Сөембикә манарасы”. “Музей йорты”на сәяхәт.В.Нуриев “Хуҗалар тавы”

Татар халкының бик борыңгы тарихының төрле жанрларда чагылышын аңлату, шул әсәрләр аша тарихны күзаллауларына ирешү

Төрле авторларның әсәрләрендә татар халкының үткәне чагылдыру алымнарын өйрәнү

1.”Алиш варислары” китабыннан В.Нуриевның “Хуҗалар тавы” әсәрен укып чык;

2.Л.Шагыйрьҗанның “Сөембикә манарасы” шигырен яттан өйрәнергә.

24

Сабантуй- халык бәйрәме

1

М.Мирза. “Без бабайсыз үстек”. “Музей йорты”на сәяхәт

Кешеләрнең  хезмәт шатлыгы, җыр һәм биюнең бергә үрелеп баруы

Белергә тиеш: М.Мирзаның үзенчәлекле иҗатын, поэма белән танышу

Башкара алырга тиеш: табигать серләрен аңлау.

М.Мирза. “Без бабайсыз үстек”поэмасының дәвамын китапханәдән алып укырга

25

Класстан тыш уку. Сугыш турында укыйбыз

Нәсел агачы

1

Төрле язучыларның сугыш турында китаплары

“Музей йорты”на сәяхәт. Г.Гыйльман “Нәсел агачы”

Сугыш турында күзаллау булдыру, тарихи үткәнебез турында язылган әсәрләр белән танышуны дәвам итү.

“Музей йорты”на сәяхәт аша нәсел-ыру, туганнар, кардәшлек мөнәсәбәтенә үз фикерләрен белдерергә, нәтиҗә ясый белергә өйрәтү.

Төрле авторларның әсәрләрендә сугышны чагылдыру алымнарын өйрәнү

Белергә тиеш:  нәсел-ыру, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр турында фикер йөртә, сөйли белү

Башкара алырга тиеш: өлкәннәргә хөрмәт, тарихи үткәнебезгә сак караш

Китапханәдән сугыш турында язылган  китаплар алырга , 1 әсәрнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнеп килергә

Өлкәннәр белән бергәләп, “Безнең нәсел” дигән проект эше эшләргә

26

Алар Ватан өчен көрәште

1

Ф.Кәрим.”Ант”, “Ватаным өчен” Г.Гыйльман “Дәү әтинең әтисе”

“Сугыш чоры балалар әдәбияты”китабы ярдәмендә, сугыш чорындагы балалар тормышы, Ватанны саклау һәм яклау турында аңлату.”Әгәр сугышта без җиңелгән булсак, тормыш нинди булыр иде?” дигән сорауны балалар күзаллавында ачыклап карау

Төрле авторларның әсәрләрендә сугышны чагылдыру алымнарын өйрәнү.Шигырь укуның үзенчәлекле төре- декламация сөйләргә өйрәтү.

Ф.Кәрим.”Ант”, “Ватаным өчен” Г.Гыйльман “Дәү әтинең әтисе”шигырьләренең берсен ятларга

27

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

1

М.Җәлил “Кичер, илем!”Х.Халиков “Рәхмәт сезгә, ветераннар!”

М.Җәлил .Х.Халиков шигырьләре аша сугыш ветераннарының бүгенге тыныч тормыш өчен кан коюлары, аларның тиңдәшсез батырлыгы турында аңлату.

Ватан өчен көрәшкән ветераннар батырлыгының фронтовик-шагыйрьләр иҗатында үзенчәлекле чагылышын аңлау; декламация сөйли белү

1.“Кичер, илем!”шигыреннән үзеңә иң ошаган өзекне ятларга;

2.”Кызыл ромашка” шигырен табып. Сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә;

28

Сугыш чоры балалары

1

В.Нуруллин “Бүреләр, үгез һәм без”.”Музей йорты”на сәяхәт. С.Рәхмәтуллин “Сандыктагы хәзинә”Р.Мәннән “Без музейга барабыз”

Сугыш чоры балаларының фаҗигале язмышын аңлату

Сугыш чоры балалары кичергән авырлыкларны әдәби образлар язмышы аша аңлау, әсәрләр арасында тел уртаклыгын табу.

1.“Без музейга барабыз”шигырен ятларга;

2.”Минем бабам сугышта катнашкан”исемле кечкенә хикәя язарга.

29

Канатлар кая илтә ?

1

Г.Ахунов.” Канатлар кая илтә ?”

Сугыш батырларының характерын ачыклау.Характерны рәссамнар нинди алымнар белән бирүен аңлау.

Бер үк темага язылган әсәр һәм картинаны чагыштырып. Алар арасындагы охшаш һәм аермалы якларны таба белү.Чәчмә әсәрләрне мәгънәви кисәкләргә бүлү.

1.”Солдат булырга ничек әзерләнәм? исемле хикәя язарга;

2.Әсәрнең үзеңә ошаган бүлегенә рәсем ясарга.

30

Матурлыкка бай ул безнең заман

1

И.Юзеев.”Матурлыкны гына алып кит”.”Музей йорты”на сәяхәт

Матурлык төшенчәсенә карашның күптөрле булуын әсәрләр ярдәмендә аңлату.

Тормыш матурлыгы белән табигать матурлыгын бербөтен итеп карау; И.Шишкин һәм аның картиналарын белү.

1.”Сыйныфыбызның матур эшләре”исемле кечкенә хикәя төзеп язарга;

2. .”Матурлыкны гына алып кит”шигырен яттан өйрәнергә;

31

Мин яратам сине, Татарстан

1

Г.Бәширов.”Безнең Татарстан”.Р.Фәйзуллин”Нефть”, “Безнең КамАЗ”.

Әсәрләр аша республикабыз байлыклары, аның даны турында аңлату.

Татарстан турында төрле авторлар тасвирлавында бирелгән әсәрләрне белү.

1.”Минем туган ягым” темасына инша язу;

2.”Туган як киңлекләре” дип исемләнгән рәсем ясарга.

32

Казан-спорт каласы

Йомгаклау дәресе.  Кунакка килегез

1

Йолдыз.”Спортчы Шүрәле”.Г.Гыйльман. “Универсиада”

Р.Миңнуллин “Кунакка килегез”

Казанда узган студентлар олимпиадасының Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен әһәмиятле вакыйга булуын аңлату. Вакыйганың төрле авторлар тарафыннан ничек тасвирлануын чагыштырып өйрәнү.

Татарстан турында төрле авторлар тасвирлавында бирелгән әсәрләрне белү.

Туган ягыбызның өстенлекле ягын белү.

Йолдыз.”Спортчы Шүрәле” шигыренең үзеңә ошаган өлешен ятларга.

“Музей йорты”ннан рәссамнарның яңа эшләрен табып анализла.

3 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм

                             күнекмәләренә булган таләпләр

1. Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп,кычкырып һәм эчтән укый белү.

2. Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.

3.Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасында бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрен белән әйтеп бирү.

4. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү.

5. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.

6. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү.

7. Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

8.Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белү.

9. Сүзлекләрдән файдалану.

10. Аерым бер элементы буенча китапта ориентлашырга өйрәтү(авторы, исеме,”Эчтәлек” бите, иллюстрацияләр).

                             Укучы белергә тиеш

-2-3 татар, рус, чит ил классигының исемен

-2-3 хәзерге заман язучысы яки шагырҗнең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрнең эчтәлеген.

-баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.

-тиешле интонация белән текстларны аңлап укый һәм укыганны үз сүзләре белән эзлекле итеп сөйли белүе;

-текстлардагы сүзләрнең күп мәгънәле, күчерелмә мәгънәдә булуларын аңлата алу;

-сурәтне (образны) әсәр текстында таба һәм кеше белән бәйләнешен күрә белү;

-“әсәр” төшенчәсен, җанлы сөйләмнән аермасын белү;

-әдәби әсәрнең чәчмә, тезмә,пьеса рәвешендә язылуы үзенчәлекләрен үзләштергән булу;

-әдәбиятның төрләрен, матур әдәбиятны аера белү;

-китаплар дәреслекләр, сүзлекләр, әдәби әсәрләр белән кызыксыну, эшли белү күнекмәләре булу.

Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану

-китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү

-мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау

-укылган әсәр геройларын тасвирлап сөйләү

-сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү

                                                         

                                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Башлангыч сыйныфлар өчен" эш программалары

башлангыч сыйныфлар өчен җыр түгәрәге өчен эш программасы...

Татар теле, әдәби уку фәннәреннән эш программалары

Перспективалы башлангыч мәктәп УМК керүче Әдәби уку ( авторлары: Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова, Ф. Ф. Хәсәнова) һәм татар теленнән ( авторлары: Мияссарова И. Х., Фәйзрахман...

2нче сыйныфта эш программалары

татар теле фәне буенча 2сыйныфта эш программасы...

эш программалары

2 нче сыйныф. Рус телендә  башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен  эш программасы...

3 класска эш программалары

3 класска эш программалары. УМК "Перспектива"....

Эш программалары

3 нче сыйныф өчен...