Татар теле, әдәби уку фәннәреннән эш программалары
рабочая программа по чтению (2 класс) по теме

Сафиуллина Фирзалия Халиловна

Перспективалы башлангыч мәктәп УМК керүче Әдәби уку ( авторлары: Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова, Ф. Ф. Хәсәнова) һәм татар теленнән ( авторлары: Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова ) төзелгән эш прграммалары укытучыларга файдалану өчен ярдәме тияр дип уйлыйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл d.uku_tat.t.docx61.04 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды

Зур Сәрдек гимназиясе  МББУ башлангыч сыйныф укытучыларының МБ җитәкчесе

_____/Камалова А. Р./

Беркетмә №1

«___» август 2012 ел

Килештерелде

Зур Сәрдек гимназиясе  МББУ укыту эшләре буенча директор урынбасары  _______/Закиров И. Р./

«____» август 2012 ел

 Раслыйм          

 Зур Сәрдек гимназиясе МББУ   директоры

             

   _______/Кашапов И. Ш../

Приказ №

    «_____» август  2012 ел

«Зур Сәрдек гимназиясе»

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

1 квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Сафиуллина Фирзәлия Хәлил кызының

2 сыйныф өчен

әдәби уку фәненнән  эш программасы

                   

2012 – 2013 уку елы

Аңлатма язуы

2нче сыйныф өчен ӘДӘБИ УКУ фәненнән эш программасы:

  1. Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандарты
  2. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон”ына;
  3. Укыту фәннәре буенча үрнәк программалар. Башлангыч мәктәп. 2 кисәктә
  4. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры    килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;
  5. Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку» предметын укыту программасы 1–4 нче сыйныфлар Төзүче-авторлары: Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова, Ф. Ф. Хәсәнова.  Казан, 2011
  6. МББУ  Зур Сәрдек гимназиясе 2012 -2013 уку елы өчен төзелгән укыту планына   нигезләнеп төзелде.

     

      Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә  туры    килә. Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнгән.

                 

Максат

Укучыларда татар әдәбиятыннан беренчел мәгүлүматләр, күзаллау булдыру, әдәби әсәрләрне аңларга һәм кабул итәргә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, рухи дөньяларын баету.

Бурычлар

 гомумдидактик бурычлар: укучы үзенә кирәкле  информацияне “Эчтәлек” битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген  формалаштырырга; әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык вакытлары белән сөйләп бирергә; “акыллы өлкәннәр” белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга өйрәнергә тиеш.

Әхлакый бурычлар: күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белүнең байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдырырга.

Эстетик бурычлар: матурлык – ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә генә кирәклеге турында төшенчә бирү.

Сөйләм телен үстерү бурычлары: текстта ориентлаша белергә өйрәтү: бүлекләрне өлешләргә бүлү, кирәкле урынны табып укып күрсәтү, хисләр белән белдергән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә  бәя биргәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда, предметка “синең карашың һәм бәяң – синең әсәрне аңлау идеяң” икәнлеген  җайлап төшендерү. Дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәре дә бер үк максатларны тормышка ашыра.

Әдәби укуга  базис укыту планында атнага 2 сәгать  вакыт бирелгән.  Программа 68  сәгатькә нигезләнеп төзелгән

Укыту-тематик план

Курсның эчтәлеге

Сәг саны

Халык авыз иҗаты

Халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау. Авторларының булмавы, телдән сөйләм, гамәли уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләре. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын гамәли үзләштерү.
Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, автор бәяләмәсе).

6

Хайваннар турында әкиятәр

Әкиятләр турында гомуми күзаллау. Татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры. Россия халыклары әкиятләре. хайваннар турында әкиятләрнең, гасырлар кичеп, хәзерге көнгә кадәр килеп җитүе: бик борынгы әкиятләр, борынгы әкиятләр, әкияти вакыйгалар.
Әкиятләрнең тәрбияви роле. Геройларның характеры, аларның акыл-фигыльләре, һәрвакыт ярдәмчел, киң күңелле булуларына игътибар итү, ишарә ясау. Күчмә сюжетлар.

9

Тылсымлы әкиятләр. 

Сюжет куелышы. Тылсымлы дөньядагы предметлар, әкияти төсләр, тылсымлы булышчылар. Борынгы заманнарда дөньяны танып белү (төрле көчләр, кешенең хайванга, үләнгә, табигать күренешләренә әверелүе). Тылсымлы әкиятләрнең төзелеш үзенчәлеге (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә үрелеп баруы, кабатлаулар). Тылсымлы әкият геройлары. Тылсым дөньясы, булышчылар, тылсымлы предметлар, тылсымлы саннар (3, 7, 13, 40). Әкият геройларының тылсым дөньясында сәяхәт итүе, сынаулар аша үтүе, явыз көчләрне җиңүе, гаделлекнең тантана итүе. Дөнья халыклары әкиятләре.

Автор әкиятләре.

Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгы, яңа мәгънәви төсмерләр бирү. Татар, рус, дөнья классикасында халык әкиятләре һәм автор әкиятләрендә охшашлык: сихри көчләрне җиңү юллары (халык әкиятләрендә), ярату хисенең көче (автор әсәрләрендә).

Мәкальләр.

Мәкальләр – халыкның тормыш тәҗрибәсеннән тупланган акыллы сүзләр. Мәкальләрне төрле ситуацияләрдә урынлы куллана белергә күнектерү. Төрле халыкларның мәкальләре, аларның охшашлыгы. Әкият, мәсәл, хикәянең, иллюстрацияләрнең эчтәлегенә туры килә торган мәкальләрне дөрес сайлау.

Автор әсәрләре

 Тылсымлы шигъри әкиятләр (Г. Тукай. «Су анасы», «Шүрәле» һ.б.), аларда халык әкиятләре белән сюжет бәйләнеше, композиция үзенчәлеге. Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр, тылсымлы төсләр). Автор әкиятләрендә, нәкъ халык әкиятләрендәгечә, вакыйгаларның кабатлануы, чылбыр рәвешендә тезелүе, аерым сүзләрнең ритмик кабатланып килүе. Автор теленең кабатланмас матурлыгы.

2

Әдәби жанрлар
Жанрлар турында гомуми күзаллау булдыру; хикәя, шигырь.
Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, әхлак кануннарына туры килүе, уйлап табучанлык. Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары, характеры, сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы. Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте. Хикәя герое. Характер һәм тойгылар үзенчәлеге. Геройларның характерына чагыштырма анализ. Авторның геройга, вакыйгаларга, күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикереңне әйтә белү. Хикәяләрдә автор билгеләмәсе: герой портреты, катнашучы геройларга характеристика, пейзаж һәм интерьер сурәтләнеше, геройны чолгап алган тирәлек. Әкият һәм хикәя жанрының аерымлыклары (бары тик күзәтелә генә): әкияттә кискен бирелә, ә хикәяләрдә композициянең уйланылмаган, алдан күрелмәгән борылыш алуы күзәтелә. Жанрларның максаты төрле булуга игътибар итү: әкиятләрдә укучы-тыңлаучыга табигатьнең югары көчләре тәэсире, геройларның халәте бирелсә, хикәяләрдә теге яки бу вакыйгада геройларның характерын ачу күзәтелү. Хикәя жанрының үзенчәлекле якларын күзәтү: а) хикәяләрдә вакыйгалар агышы (әсәр героеның характерын ачыклау өчен кызыклы хәлләр); ә) герой характерының катлаулылыгы; б) вакыйга һәм хәлләрнең киеренкелеге; в) әсәрнең сәнгатьле теле. Әсәрдә берничә сюжет сызыгы белән вакыйгалар бирелеше, геройларның кичерешләре, җиңүләре.

6

Шигырь.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе. Рифма белән танышу: аны сиземли, таба, куллана белергә күнектерү. Кеше һәм табигать бергәлеге. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).
Лирик геройның («Катнашучы герой», «Автор») эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары: әйләнә-тирә табигатьне сурәтләү, хис һәм тойгылар чагылышы. Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-гамәлләрен, тирә-якка, дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чараларын тану һәм аңлау (чагыштыру, эпитет, метафора, фразеологик берәмлекләр, каршы кую, кабатлаулар). Төрле ел фасылларын чагыштырып, дөньяның күп төсле, формаларның күп төрле булуын аңларга ярдәм итү, матурлыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту. Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу.
Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү. Шигырьләрне укыганда әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру, капма-каршылык, лексик һәм композицион кабатланулар) эзләп табу. Авторларның иҗат алымнары, тормышлары турында күзаллау булдыру. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.
Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.
 

32

Библиографик культура

Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: эчтәлектән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп таба белү. Кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Катапның төп элементларын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру.
Тематик һәм монографик җыентыклар турында күзаллау булдыру. Төрле тематик җыентыклар төзү күнекмәләре бирү. «Сайланма әсәрләр» төшенчәсе бирү. Теге яки бу язучы, шагыйрь иҗатын өйрәнгәннән соң, аның әсәрләреннән нәни җыентыклар төзү. Китапханәләрдән файдалана белү осталыгын үстерү, тәкъдим ителгән исемлек буенча китаплар сайлый белергә өйрәтү.
Әдәби китапларда җиңел ориентлашу. Китап ахырында бирелгән эчтәлек белән эшләү. Китапның элементлары: титул бите, аннотация, китапның рәссам-бизәүчеләре турында өйрәнүне дәвам итү. Аерым әсәр яисә китапка аннотация яза белергә күнектерү. Сайланма әсәрләр турында белешмә бирү. Мәгънәсе аңлашылмаган яисә авыр язылышлы сүзләрне сүзлекләрдән таба белергә өйрәтү. Язучы, шагыйрьләр турында чыгышлар ясау. Китапханәдә ориентлашу.
Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Телдән һәм язма сөйләм күнегүләре. Аралашу культурасын ныгыту. Темага карата, әсәр буенча үз фикерләреңне төгәл әйтә белү.

13

Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру
Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү. Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Укуга карата таләпләрне төгәл үтәү: кычкырып укуның дөреслеге, сәнгатьлелеге, укуның тизлеге.
Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләрне кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерын чагылдыру. Тавыш төсмерләре – интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләре.
Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел күзаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм тою күнекмәләре.
Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре.

Һәр дәрестә

Барысы

68

 

 

2 сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә булган таләпләр  

  1. Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү.
  2. Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.
  3. Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирә белү.
  4. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү.
  5. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.
  6. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү.
  7. Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
  8. Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белү.
  9. Сүзлекләрдән файдалану.

Укучы белергә тиеш:

  1. 2-3 татар классигының исемен;
  2. 2-3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган әсәрләрне һәм әсәрләрнең эчтәлеген;
  3. Баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.

Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану:

  1. Китапның төрле элементларын карап, эчтәлеген билгеләү;
  2. Мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;
  3. Сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.

Календар-тематик планлаштыру

Дәрес темасы

Дата

Искәрмәләр

Планлаштырыл

ган

Фактик

Сәнгатьнең бер төре буларак китап. Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү.. Китап элементлары: эчтәлеге яки бүлекләр исемлеге, титул бите, аннотация, иллюстрацияләр.   Белдекле Керпедә кунакта

5.09

Автор әкиятләре. Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкияте

8.09

Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкиятенең жанр үзенчәлеге

12.09

Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгы, яңа мәгънәви төсмерләр бирү.  Г.Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы.

15.09

Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләре.  Татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры. “Батыр Әтәч” татар халык әкиятен уку.

19.09

Хайваннар турындагы автор һәм халык әкиятләре.  Йолдыз “Кояшка җавап”шигырен уку.

22.09

Йорт хайваннары турындагы  халык әкиятләре.   Татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры. “Әтәч патша” әкияте

26.09

Йорт хайваннары турындагы  халык әкиятләре. Р. Бәшәр “Әкият сөйлә”

29.09

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр.  Татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры. "Бүдәнә белән Төлке”.

3.10

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр.”Аю белән Төлке” әкиятен уку.

6.10

Риваять турында гомуми күзаллау. Аз булса да үз акылың булсын.М. гафури “Тавык белән үрдәк” шигъри әкияте, “Тавык нигә суда йөзә алмый?” риваяте

10.10

Россия халыклары әкиятләре.  Җәнлекләр турында гуцул халык әкияте “Хәйләкәр екрпе”

13.10

Халык авыз иҗаты. Мәкальләр. Дуслык турында мәкальләр. Г.Юнысова “Керпе кайгысы”.

17.10

Тылсымлы әкиятләр.  Сюжет куелышы.   Тылсым дөньясы, булышчылар, тылсымлы предметлар, тылсымлы саннар (3, 7, 13, 40). “Гөлчәчәк” әкияте

20.10

Тормыш-көнкүреш әкиятләре. ”Өч кыз” әкияте.

24.10

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы

27.10

Юмористик әсәрләр. Ш.Галиев әсәрләрендә мәзәк мәсьәләләр.

31.10

Юмористик әсәрләр  Ш.Галиев “Котбетдин мәргән”(мәзәк маҗара).

3.11

Уйдырма әкиятләр. Н.Исәнбәт “Мырауҗан агай хәйләсе”.

14 .11

14.11

К а н и к у л

Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр. З.Мансур ”Кырмыска һәм малай”

17.11

Автор әкиятләре. ”Музей йортына сәяхәт”.  Г.Вәлиева “Су әкияте”

21.11

Белмәмештә кунакта. Йолдыз “Белмим” әсәре

24.11

Замана баласы. Р.Вәлиева “Замана баласы”. Якташ язучылар: Г. Моратның “Татар космонавты” шигыре

28.11

Эш эшкә өйрәтә. Ф.Яруллин “Эшнең аның берние юк”.

1.12

Илен сөйгән, ир булган. Җ.Дәрзаман “Солдат булдым”.

5.12

Укымышлы ябалак янында .”Музей йортына сәяхәт”.

8.12

Хоккулар. Кыска шигырьләр. Н.Ахунова “хоккулар”ы.  Кеше һәм табигать бергәлеге.

12.12

Лирик герой. Кыска шигырьләр. ”Музей йортына сәяхәт”. Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.

15.12

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э.Шәрифуллина “Алтын балык”.

19.12

Аю өнендә. И.Лерон “И ямьле дә соң дөнья!”

22.12

”Музей йортына сәяхәт”.  “Музей йорты”. Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.

26.12

К а н и к у л  

Күзәтә белгән кеше – бәхетле кеше. И.Туктар “Урман букеты”.

16.01

“Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу. Р.Миңнуллин “Чыршы әйләнәсендә”.

19.01

Күзәтү ноктасы. Р.Харис “Төсле рәсем”.

23.01

Дөньяны танып белүнең яңа ысуллары. Ш.Галиев “Яңа фотоаппарат”.

26.01

Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин “Рәсем”.

30.01

”Музей йортына сәяхәт”. Р.Миңнуллин “Ак кыш”.

2.02

Күңел күзе. Г.Юнысова “Күзләр”әсәрен  уку.

6.02

Ай нәрсәгә охшаган. Н.Арсланов “Сезнеке”

9.02

Дөньяга төрлечә караш. М.Әгъләмов “Ямь-яшел”.

13.02

Дөнья белән танышуны дәвам итү (су өслеге) Н.Мадьяров ”Үз шәүләсен куркыткан”.

16.02

Дөнья белән танышу (боз аша). Ф Садриев “Боз өстендә”

20.02

Бер тамчы суга дөнья ничек сыйган? Г.Шаһи “Тамчы”

23.02

Бинокльдән күзәтү. Р.Фәйзуллин “Бинокль”

27.02

Син-миңа, мин сиңа карыйм. Р.Хафизов “Күңел күзе”

2.03

Алар-безгә,  без-аларга карыйбыз., Җ.Дәрзаман “Балык тотты”, Б.Рәхмәт “Гөлйөзем белән чебен”

6.03

Үсемлекләр дә хыяллана , Ф.Зыятдинов “Карга белән Шөпшә”.

9.03

”Музей йортына сәяхәт”,  Җ.Дәрзаман “Күбәләк кар”

13.03

Бер предметка төрлечә караш. Р.Миңнуллин “Кем соң минем Әби?”

16.03

Кечкенә дә төш кенә. Ә Моталлапов “Кечкенә дә төш кенә”.

20.03

”Музей йортынасәяхәт” .Р.Миңнуллин “Йорт агачлары”

23.03

К а н и к у л

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Г.Тукай “Бу кайчак була?”,  Р.Корбан “Ел фасыллары”, Г.Афзал “Беренче кар”

3.04

Мин һәрвакыт үзем булып калам. Р.Миңнуллин “Төрле кешеләр була”, ”Юкка малай булганмын”

6.04

Кем нәрсәгә шатлана? Р.Вәлиева “Шатлык кызы”.

10.04

Яңалыклар ничек тарала? Р.Миңнуллин “Малайлар сөйләшә”.

13.04

Балалар вакытлы матбугаты белән танышу Балалар журналлары.

17.04

Балалар вакытлы матбугаты белән танышу Балалар газеталары

20.04

“Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Ш.Галиев “Тынлык”.

24.04

Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья. Г.Хәсәнов “Имән каргасы”

27.04

Якты тәрәзә каршында. ”Музей йорты”на сәяхәт. Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.

1.05

Кышкы урман матурлыгы. Ә.Еники “Кышкы урман”,  Йолдыз “Бәхетле агач”.

4.05

Якты күл сагышы. Ф.Сафин”Якты күл сагышы”, М.Фәйзуллина “Агачлар да күлмәк алыштыра”.

8.05

Көлке ничек туа? Л.Лерон “Тишек хәтер”

11.05

Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була. М.Галиев “Көзге каршында”, М.Шабаев “Зәңгә песи”

15.05

Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге. Э.Шәрифуллина “Оттырды”, Л.Лерон “Гаҗәп хәлләр”

18.05

Искитмәле тамашалар. М.Галиев “Тамаша”,  М.Мөхәммәтшин ”Көчле булсам”.

22.05

“ Серле ачкыч” мәктәп клубына хат. “ Серле ачкыч” мәктәп клубы членнарына биремнәр.

25.05

Җәйге биремнәр.

Уку елын йомгаклау.

29.05

Кулланнылган әдәбият

  1. Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә. Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”дәреслеге,  1, 2 кисәк, 3 кисәк – дәреслек –хрестоматия. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел.
  2. Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”, методик кулланма, 2 сыйныф, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел.
  3. Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”, мөстәкыйль эш дәфтәре,  2 сыйныф, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел.

Электрон ресурс:

  1. Pedsovet. Su > Фаилы для скачивания > Родной язык

Каралды

Зур Сәрдек гимназиясе  МББУ башлангыч сыйныф укытучыларының МБ җитәкчесе

_____/Камалова А. Р./

Беркетмә №1

«___» август 2012 ел

Килештерелде

Зур Сәрдек гимназиясе  МББУ укыту эшләре буенча директор урынбасары  _______/Закиров И. Р./

«____» август 2012 ел

 Раслыйм          

 Зур Сәрдек гимназиясе МББУ   директоры

             

   _______/Кашапов И. Ш../

Приказ №

    «_____» август  2012 ел

«Зур Сәрдек гимназиясе»

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

1 квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Сафиуллина Фирзәлия Хәлил кызының

2 сыйныф өчен

татар теле фәненнән эш программасы

                   

2012 – 2013 уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы:

  1. Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандарты
  2. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон”ына;
  3. “Татар телендә урта (тулы) гомуми белем мәктәпләре өчен программа. I-XI сыйныф”

( 2011) җыентыгына кертелгән башлангыч сыйныфлар өчен программага;

  1. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа   стандартлары таләпләренә туры    килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;
  2. МББУ  Зур Сәрдек гимназиясе 2012 -2013 уку елы өчен төзелгән укыту планына   нигезләнеп төзелде.

                     Татар теле дәресенең максаты

-укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру-әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми кулҗтура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәненең төп мәгълуматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга символик һәм логик фикерләвен үстерү, татар теленең башка телләр белән берлектә дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы,аның милләте саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятнең яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау барлыкка китерү.                                                                        

             Бурычлары:

  1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту; үз ммилләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.
  2. Балаларга татар теленең төп бүлекләре буенча белем бирү:

а) фонетика, орфоэпика, лексикага караган белемнәрне тирәнәйтү;

ә) телебезнең грамматикасы, орфографиясе, пунктуациясе буенча  күнекмәләр булдыра башлау. Сүз, сүзләрдән  сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү, җөмлә төзүче баш кисәкләр белән таныштыру. Җөмләләрнең мәгънәви-интонацион үзенчәлекләрен күзәтү һәм җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен кую.

  1. Укучыларда дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, тасвирлама, хикәяләү, фикер йөртү төрендәге кечкенә текстлар төзергә өйрәтү.
  2. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
  3. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

                                                                         

Телне өйрәнүнең системалы эчтәлеге -102сәг

Укыту-тематик план

Темалар

Сәг саны

Фонетика һәм орфоэпия    

Беренче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һә күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү.

  Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Язуда сузык авазларны белдерә торган хәрефләр.

   Иҗек. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, аларны юлдан юлга күчерү. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз яңгырау-саңгыырау тартыклар. Язуда тартык авазларны белдерә торган хәрефләр. Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар.

   Е,я,ю хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, язу.

  Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы.

  Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе.

 ъ,  ь хәрефләренең аваз белдермәгәнлеген истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

37

Графика  

Татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белү. “Дөрес әйт”, “Дөрес яз” һәм “Аңлатмалы сүзлек” һәм белешмәлекләр белән эшләгәндә, алфавиттан файдалану. Беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру.         

4

Сүз  

Сүз тамыры. Тамырдаш сүзләр. Кушымчалар. Татар телендә сүз тамырының сүз башында булуын, үзгәрмәвен, кушымчыларның тамыр сүзгә сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен гамәли күзәтү.

Предметны белдергән сүзләр. Ялгызлык һәм уртаклык исе мнәр. Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр. Аларның җөмләдә сүзләрне үз тирәсенә туплаган үзәк булуына төшенү.

Предметның төрле билгеләрен атаган сүзләр. Аларны, Нинди? Кайсы? сорауларын куеп, сүзләр арасыннан табу, җөмләдәге ролен гамәли күзәтү.

39

Җөмлә

Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү. Җыйнак һәм җәенке гади  җөмләләр. Җөмләнең баш кисәкләре. Җөмләдә сүз тәртибе. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре, аларны дөрес интонация белән әйтү.

Җөмлә төзү алгоритмын гамәли үзләштерү

1.Җөмләнең үзәге итеп,нинди дә булса эш, шөгыль, хезмәт, эшчәнлек, хәл, хәрәкәт, хәбәр сайлау.

2.Моны кем башкара ала?

3.Бу эш, хәл, хезмәт, хәрәкәт кайда, кайчан, ничек булырга мөмкин?

Җөмләне төзүче баш кисәкләр . Ия һәм хәбәр. Аларны җөмләдә табу схемалар, сызыклар белән күрсәтү.Сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен билгеләү. Дәрестә укып тикшергән җөмләләрне ишетеп язу.

10

Бәйләнешле сөйләм

Бәйләнешле сөйләмдә җөмләләрне узара бәйләнеше.Бер темага берләштерелмәгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру. Текстның темасын билгеләү. Текстны кисәкләргә бүлү. Текст кисәкләренә исем кую.

Сюжетлы рәсемнәр буенча бер темага берләштерелгән җөмләләр төзү һәм язу. Җөмләләрне тиешле тәртиптә урнаштырылмаган кечкенә текстларны тикшерү һәм төзәтеп язып кую.

Шигырь, мәкаль,әйтем һәм табышмаклар ятлау. Татар сөйләм әдәбенә хас булган сүзләрне дөрес куллану.

Язма эшләр: сүзлек диктанты, искәртмәле диктант, сайланма диктант, күрмә диктант, хәтер диктанты, иҗади диктант, аңлатмалы диктант, ирекле диктант, контроль диктант

                                         

8

Барысы

102

2 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр

-сүзләрне,җөмләләрне, 30-40 сүзле текстны, хәрефләрен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алыштырмыйча, аңлаешлы, пөхтә итеп, каллиграфик дөрес язу

-сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны икеләнүсез аеру, анализ ясау, бирелгән теориягә таянып, аларга анализ ясау,бирелгән аваз схемасына характеристика, тиешле авазлар, сүзләр сайлау.

-сүзләрне иҗекләргә бүлү һәи иҗекләп юлдан-юлга күчерү, бә-рәң-ге, бәрәң-ге, бә-рәңге

- Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл ,елга, исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

-е,в,г,й,к,н,ң,о,ө,х,һ,э,ю,я хәрефләре, ый, йо,йө кушымчалары булган сүзләрне дөрес язу

-янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре булган әллә, кәккүк, Габбас кебек сүзләрне, нечкә (калын) аеру билгесе кергән гади, программада булган сүзләрне (дөнья, ашъяулык) дөрес язу һәм юлдан –юлга күчерү

-сүзгә фонетик анализ ясау, иҗекләргә бүлү,авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес әйтеп атап чыгу,

-үзең язганны бирелгән үрнәк белән чагыштыру

-сүзләргә дөрес сорау кую һәм шуның нигезендә предметны ,предметның эшен,хәрәкәтен, билгесен, өстәмә предметны ,ярдәмче  сүзләрне таба белү

-җөмләнең баш кисәкләрен таба бел-уку, уеннар, көндәлек тормыш, җәнлекләр, кош-кортлар турындагы темаларга 4-5 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп сөйләү һәм язу

-сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: аваз, авыз, елга, бәрәңге, бияләй, борын, вакыт, гомер, гыйнвар, дөрес, дүшәмбе, җавап, җомга, җөмлә, җылы, йөрәк, караңгы, көньяк, кыңгырау, маңгай, Мәскәү, муен, онык, оя, пәнҗешәмбе, савыт, сәгать, сәлам, сеңел, тавык, тавыш, тәмле, төньяк, уен, уңыш, хайван, хөрмәт, һава, һаман, чаңгы, чәршәмбе, чия, шәһәр, шуа, эссе, юан, якшәмбе.

Календар-тематик планлаштыру

Дәреснең темасы

Календар срок

Үткәрү вакыты

Искәрмәләр

Беренче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү. ”Дөрес әйт” һәм “Дөрес яз” сүзлеге белән эшләгәндә алфавиттан файдалану

3.09

Фонетика һәм орфоэпия (37 сәг)

Авазлар һәм хәрефләр

6.09

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар.

7.09

О, ы хәрефләре.

10.09

Ө, е хәрефләре.

13.09

Э, е хәрефләре

14.09

Иҗек. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан-юлга күчерү.

17.09

Ирекле диктант “Әби белән онык”

20.09

Авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Язуда сузык авазларны белдерә торган хәрефләр.

21.09

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз яңгырау-саңгырау тартыклар

24.09

М,н, ң хәрефләре.

27.09

В хәрефе.

28.09

В хәрефе. В хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.Сайланма диктант

1.10

Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар.

К,г хәрефләре

4.10

К, г  хәрефе кергән сүзләрне дөрес  язу.

5.10

К хәрефе кергән сүзләрне дөрес  язуны ныгыту.

8.10

Х ,һ хәрефләре .

11.10

Х, һ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу.

12.10

Й хәрефе.

15.10

Й хәрефе. Йо,йө кушылмалары.

18.10

Е, е хәрефләре

19.10

Е, е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес  язу.

22.10

Е, е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язуны ныгыту

(25.10)

26.10

Я хәрефе

29.10

Искәртмәле диктант

1.11

1чирекне йомгалау контроль диктанты.

2.11

Ю  хәрефе

12.11

2 чирек

Ю хәрефенең язылышын ныгыту.

13.11

Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы

16.11

Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы

19.11

Бертөрле  ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе.

20.11

Ь хәрефе (нечкәлек  билгесе)

23.11

Ь хәрефе (аеру  билгесе)

26.11

Ь хәрефе (нечкәлек һәм  аеру  билгесе)

29.11

Ъ хәрефе (калынлык билгесе)

30.11

Ъ хәрефе (аеру  билгесе)

3.12

Контроль күчереп язу

4.12

Графика ( 3 сәг)

Графика . Алфавит

6.12

1яртыеллыкны йомгалау контроль диктанты                      

7.12

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау. Тест биремнәре   эшләү (102-104 нче битләр)

10.12

Сүз (39 сәг)

Сүз. Сүзтезмә

13.12

Сүзнең тамыры.

14.12

Тамырдаш сүзләр

17.12

Тамырдаш сүзләр төзү. Калын һәм нечкә кушымчалар.

20.12

“Кышкы уеннар”дигән темага хикәя төзеп язу

21.12

Кушымчалар

24.12

Сүз ясагыч кушымчалар

27.12

Сүз темасы буенча искәртмәле диктант.

28.12

Үткәннәрне кабатлау

Предметны белдерә торган сүзләр

Предметны белдерә торган сүзләрне төркемләү.

Предметны белдерә торган сүзләрне сөйләмдә аеру, дөрес куллану.

Предметны белдерә торган сүзләргә карата   искәртмәле диктант.

Хаталар өстендә эш. Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.

Исем һәм фамилияләрнең баш хәреф белән язылышын ныгыту.

Сайланма диктант

Ил, шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрендә баш хәрефле сүзләрне дөрес язу күнегүләре.

Контроль күчереп язу

Хаталар өстендә эш. Хайван кушаматларында баш хәреф

“Предметны белдерә торган сүзләр” темасы буенча контроль диктант.

 Хаталар өстендә эш. Предметны белдерә торган сүзләрне кабатлау.

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр. Нишли? Нишлиләр? Нишләде? Нишләделәр?

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне сорау куеп таба белү, дөрес куллану

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзү

“Эш – хәрәкәтне белдерә торган сүзләр” темасын кабатлау.

“Эш – хәрәкәтне белдерә торган сүзләр” темасына сайланма диктант

“Ял көнендә “ дигән темага хикәя төзеп язу

“Эш – хәрәкәтне белдерә торган сүзләр” темасы буенча аңлатмалы диктант.

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау.(к.66)

Билгене белдерә торган сүзләр турында төшенчә. Билгене белдерә торган сүзләргә сораулар кую.

Билгене белдерә торган сүзләрне куллану. “Минем әни “ дигән темага хикәя төзеп язу

Билгене белдерә торган сүзләр. Капма-каршы мәгънәле сүзләр.

Халык авыз иҗатында билгене белдерә торган сүзләр

Билгене белдерә торган сүзләр.Охшаш мәгънәле сүзләр.

Билгене белдерә торган сүзләрне әдәби әсәрләрдән табу.

Билгене белдерә торган сүзләрнең кулланылышын ныгыту.

Рәсем буенча хикәя төзеп язу “Кошларны каршы алабыз” (87 нче күнегү)

Билгене белдерә торган сүзләр темасы буенча контроль диктант.

 Хаталар өстендә эш.Үткәннәрне кабатлау

Җөмлә ( 10 сәг)

Җөмлә турында төшенчә.  Җөмлә ахырында тыныш билгеләре

Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү.

Җыйнак һәм җәенке гади  җөмләләр.

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр турында төшенчә.

Җөмләдә сүз тәртибе.

Сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен билгеләү. Җөмләдә сүзләр бәйләнешен схемага салып тикшерү.

Сүзләрдән җөмләләр төзү алгоритмы

“Җөмлә” темасы буенча контроль күчереп язу

Бәйләнешле сөйләм (8 сәг)

Хаталар өстендә эш. Бәйләнешле сөйләм

Бәйләнешле сөйләмдә сүзләрннең үзара бәйләнеше. Әйтмә һәм язма сөйләм.

Сюжетлы рәсемнәр буенча бер темага берләштерелгән җөмләләр төзү һәм язу.

Текст. Текстның темасы.

Текст. Текстның өлешләре. Җөмләләрне тиешле тәртиптә урнаштырылмаган кечкенә текстларны тикшерү һәм төзәтеп язып кую.

Хикәяне өлешләргә бүлү, исем кую.

Хат язу. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре

“Озын томшык”  контроль изложение.

Үткәннәрне кабатлау

Үткәннәрне кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр. 

Йомгаклау контроль диктанты.

Хаталар өстендә эш. Билгене белдергән сүзләр.

Тест эшләү. Ия белән хәбәр .

 “Минем чын дустым” дигән темага хикәя төзеп язу.

 Үткәннәрне кабатлау. Җөмлә.

 Үткәннәрне кабатлау. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре, аларны дөрес интонация белән әйтү.

 Йомгаклау

Әдәбият исемлеге

1. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова , Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем  бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен дәреслек  2 кисәктә  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012.

  1. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова , Татар теле  Методик кулланма  Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфында эшләүче укытучылар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.  Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012
  2. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова , Татар теле  Мөстәкыйль эш дәфтәре  Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012

Электрон ресурс:

  1. Pedsovet. Su > Фаилы для скачивания > Родной язык
  2. Rusedu.ru>detail/5936.html
  3. Mon.tatarstan.ru>rus/info.php…


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Башлангыч сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләренең кызыксындыру этабы

Мәктәпнең төп укыту формасы- дәрес. Дәрес, аны планлаштыру һәм үткәрү- бу укытучының һәр көнне аңлап, уйлап башкара торган эше.Дәрес ул укытучының шәхси һәм һөнәри “көзгесе”, иҗади остаханәсе. Дәрестә...

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы

Инновация - латин сүзе.  “Инновация” (яңа, заманча) термины XIX гасырдан уку кулланылышта йөри. Аны, төрле халыкларның мәдәниятләре бер-берсенә йогынты ясый, хезмәттәшлек итә башлагач...

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)...

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...