Шайдуллина Гузель Хатмулловна

сайт учителя родного языка и литературы

Тырышып эшләргә, эшләргә, эшләргә

Профессия: учитель родного языка и литературы

Профессиональные интересы: Люблю читать

Увлечения: спорт

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Елабуга

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Средняя общеобразовательная школа №3 им. Героя Российской Федерации А.Н. Епанешникова" ЕМР РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/shaidullina-guzel-khatmullovna
Тырышкан табар, ташка кадак кагар

О себе

Мин, туган теле һәм әдәбияты укытучысы. 2000 нче елда Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлап, Алабугадагы 3 нче урта мәктәпкә эшкә урнаштым. 2006 нчы елда читтән торып Алабуга дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым. Хәзерге көнгә кадәр шушы мәктәптә эшлим. Үз эшемне бик яратам. Эзләнәм, укыйм, табам. Гаиләм бар. Сөекле ирем белән ике кыз һәм бер ул үстерәбез.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фанис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала" 

Мой взгляд на мир

Дөньяга карашым уңай. Замана үзгәрә, аның белән бергә бар тереклек үзгәрә.

Мои достижения

  Всероссийская конференция "Идел буе федераль округында милли мәгарифне фәнни - методик яктан тәэмин итү проблемалары", победитель

I Республиканская конференция "Гамил Афзал укулары" победитель

II Республиканская конференция "Гамил Афзал укулары, 1 место

Республиканская конференция посвященная 75 летию Туфана Мижнуллина, 2 место

Республиканская конференция "Туган телем - шагыйрьләр теле", 3 место

Муниципальный конкурс "Туган як. Родной край", победитель

Зирәк тиен укытучылар бәйгесе, 1 урын

 

 

 

 

Моё портфолио

Минем методик темам: "Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә заманча технологияләр куллануның әһәмияте".

,,Технология” (techne – грек сүзе, сәнгать, осталык дигәнне белдерә) терминның эчтәлеге энциклопедик сүзлектә, ”фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы метод, алым һәм ысуллар җыелмасы” дип аңлатыла. Татар теле чит тел буларак укытуда яңа технологияләрне куллану гамәли эштә төп урынны алып торырга тиеш. Телне өйрәтүнең төп чараларын билгеләү, укыту-тәрбия эшчәнлеген оештыру һәм үткәрүгә булышучы барлык уку материалы белем бирү чарасы булып санала. Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.

Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу - яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты. Укучы эшчәнлеген компьютер технологиясе ярдәмендә тирәнтен, төптән үзгәртү зур әһмияткә ия.Моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса,хәзер инде хәл бөтенләй башкача.Мин татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәргәндә компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм.

Компьютер - укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта куллану дәресләрне тагы да кызыклы, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә. 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: