Тарихи-мәдәни мирасыбыз
статья по краеведению по теме

Шайдуллина Гузель Хатмулловна

Туган-үскән җир ул – иң төп мирас,

Дәвамында гомер юлының.

Хезмәт, сәгадәт, хәят мәйданы ул,

Иман шарты һәрбер буынның.

(Фазыл Шәех “Туган-үскән җир ул”)

2012 нче ел – Тарихи-мәдәни мирас елы.

Мирас... Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз.
Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте - мәңгелек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tarihi-mdni_mirasybyzshaydullina_g.h..doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

Заявка на участия

Информация об участнике конкурса

Фамилия Имя Отчество полностью

Шайдуллина Гузель Хатмулловна

Должность, место работы

Учитель татарского языка и литературы, СОШ №3

Код, телефон

88555731355

Электронная почта

guzel-galimova81@mail.ru

город, название учреждения, подготовившее участника, класс

Елабуга, СОШ №3

Информация о работе

Название секции  

Изучение и использование исторического и культурного наследия народа в учебно-воспитательном процессе.

Название работы

Тарихи-мәдәни мирасыбыз

Тарихи-мәдәни мирасыбыз.

Туган-үскән җир ул – иң төп мирас,

Дәвамында гомер юлының.

Хезмәт, сәгадәт, хәят мәйданы ул,

Иман шарты һәрбер буынның.

(Фазыл Шәех “Туган-үскән җир ул”)

2012 нче ел – Тарихи-мәдәни мирас елы.

Мирас... Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз.
Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте - мәңгелек.

Гореф-гадәт – билгеле бер халыкның тарихи үсеш традициясе белән торган тәртип нормалары яки йолалары ул.

Йола – теге яки бу халыкның яшәешенә борынгы заманнан кереп урнашкан тормыш-көнкүренеш традицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гадәтләр.

Традиция – тарихи барлыкка килгән һәм буыннан буынга күчә торган гореф-гадәтләр, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, карашлар, зәвыклар.

Аңлатмалардан күренгәнчә, гореф-гадәтләр, йола, милли традиция төшенчәләре – аерым халык һәм милләт кешеләренә хас күренешләр.

Һәр милләтнең үзенә генә хас яшәү, көнкүреш итү, үз-үзен тоту кагыйдәләре формалаша. Аларның күбесе буыннан буынга тапшырыла, заман таләпләреннән чыгып камилләштерелә. Вакыт узу белән, милли үзенчәлекләрнең кайберләре юкка чыга, яңалары барлыкка килә. Милли үзенчәлекләр – милли үзаңны формалаштыруга зур йогынты ясый торган әһәмиятле фактор.

Бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрне яшьләргә өйрәтүдә төп вазифаны гаилә башкара. Кош, оясында нәрсә күрсә, очканда шуны эшли, ди халык. Гаилә милли традицияләргә уңай карашта булса, татар милләтенең үзенчәлекләрен исәпкә алып яшәсә, яшьләр дә шулай яшәргә күнегәләр. Милли традицияләр белән яшәү балага нинди исем кушудан башланып, аның туган телендә теле ачылуны, нинди уенчыклар белән уйнавын, нинди киемгә күнегүен, йортта урнаштырылган тәртипне, нинди азыклар белән туклануны, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм  башкаларны колачлый.

Әниләр милли ашларны хәзерләү традицияләрен яшь буынга турыдан – туры тапшыру вазифасын башкаралар. Алар үз осталыкларын кызларына тапшырып кына калмыйча, бу эшчәнлекне бергәләп тагын да камилләштерәләр.

Әти-әниләр үрнәгендә һәм йогынтысында милли киемнәрнең кайберләре әкренләп кире кайта башлады. Калфаклы, ак яулыклары кызлар, чигүле түтәйләйле егетләр бәйрәмнәрдә генә түгел, башка вакытларда да гадәти күренешкә әверелеп бара. Әти-әниләрнең милли традицияләребезне саклаудагы роле балаларны төрле дәрестән тыш чараларга тартуда да күренә. Алар үзләренең балаларын, зур сабырлык белән, ару-талуны белмичә, төрле милли юнәлештәге түгәрәкләргә, студияләргә, музыка, сәнгать, спорт мәктәпләренә йөртәләр. Бу мисаллар барысы да әгәр теләк булса, күңел бирелсә, милли гореф-гадәтләребезне саклап кала алуыбызны күрсәтә.

Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да – үз авылына, төбәгенә тартып тора.

Милли үзенчәлекләрне саклап  калу шактый кыен эш булып тора. Чөнки рус тирәлегенең йогынтысы, Көнбатыш мәдәниятенең тәэсире зур. Күп кешеләр җиңел юлдан баруны кулай күрәләр, тирә-як йогынтысы көчле булуын сәбәп итеп, милли яшәештән тайпылуны акларга тырышалар.

Шулай итеп, бала үзен шәхес итеп тойсын өчен, аңарда милли үзаң формалашуы зарур. Шунлыктан яшьләрне тәрбияләүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен өйрәнү һәм аларны куллану мөһим чараларның берсе булып тора.

Кулланылган әдәбият.

  1. Низамов А.М. Милли мәктәп: тәрбия нигезләре.- Казан: Мәгариф, 2005
  2. Харисов Ф.Ф. Милли мәдәниятнең белем бирү белән интеграцияләнүе.- Казан: Мәгариф, 1999
  3. Шәех.Ф.Г. Туган якның бер талы: шигырьләр.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2007

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы күпләрне кызыксындыра. Укучыларны мавыктыргыч формада, презентация кулланып, тарихи материал белән таныштытыру укучыларның фән белән кызыксынуына этәргеч ясый. Тигез...

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Казанның тарихи урыннары.

"Казанның тарихи урыннары. Диалогик сөйләмне үстерү." темасна 4 нче сыйныфта(рус төркеме)  үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Дәрестә лексик темага караган сүзләрнең сөйләмдә кулланышын активлаштыру, д...

Мөнәҗәтләр- рухи мирасыбыз

Фәнни-эзләнү эше...