Казанның тарихи урыннары.
план-конспект на тему

"Казанның тарихи урыннары. Диалогик сөйләмне үстерү." темасна 4 нче сыйныфта(рус төркеме)  үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Дәрестә лексик темага караган сүзләрнең сөйләмдә кулланышын активлаштыру, диалогик сөйләм күнекмәләрен ныгытуга юнәлдерелгән күнегүләр бирелгән, Казан шәһәренең тарихи урыннары турында сөйләшү оештыру каралган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kazannyn_tarihi_urynnary.docx17.91 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы:  Казанның тарихи урынары. Диалогик сөйләмне үстерү.

Слайд №1-2

Максат:

  1. лексик темага караган сүзләрнең сөйләмдә кулланышын активлаштыру;
  2. укучыларның диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
  3. Татарстанның башкаласы - Казан турында белемнәрен ныгыту;
  4. туган җиребезгә, аның данлы тарихына карата горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:  “Казан- Татарстанның башкаласы” –презентация,  “Казанның тарихи  урыннары”- карточкалар, “Кәрия-Зәкәрия” җыры язылган диск.

                                         Дәреснең барышы

I.  Оештыру моменты.

а)  - Исәнмесез! Хәерле көн!

     - Исәнмесез! Хәерле көн!

б)  - Хәерле көн, Ангелина!

     - Хәерле көн, Кристина!   (Укучылар бер- берләренә хәерле көн телиләр)

II.  Өй эшен тикшерү.

Ситуацияләр буенча диалогик сөйләм:

А) укучылар бер-берләреннә мәктәпкә ничек килүләре турында сораулар бирәләр.

Ә) укучылар бер-берләреннән эй эшен эшләүләре, ничек эшләүләре турында  сорашалар.

Б)  лексик тема буенча өйрәнелгән сүзләрне кулланып “Кар тәгәрәтү” уенын уйнау.

Слайд 3  Казан күренеше. 

  Куллану өчен сүзләр:  Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Муса Җәлил һәйкәле, монда, биредә, тегендә, анда.

III. Диалогик сөйләм.

Татарстан -  данлы тарихы булган республика.  Моннан бик күп еллар элек Идел белән Кама елгалары кушылган урында Болгар дәүләте булган. Болгар дәүләтенең башкаласы – Болгар шәһәре булган.  

А)Башта Казан турында сораулар бирелә:

Казан шәһәре кайда урнашкан?  (Казан Татарстанда урнашкан)

Ул нинди шәһәр?     (Ул бик зур һәм матур шәһәр)

     Казан нинди республиканың башкаласы?    (Ул Татарстанның башкаласы)

Б) Текст буенча диалогик сөйләм оештырыла.

                     Слайд №4 

               Казан – (нинди?) шәһәр?

А) Бирелгән җөмлә калыбы буенча  3-4 җөмләдән торган текст төзергә.

Ул зур һәм матур шәһәр. Казанда тарихи урыннар бик күп. Казанның үзәгендә Кремль  урнашкан.

Ә) Текст буенча диалог төзеп сөйләргә.

   ( Диалог вариантлары:

      - Ә син беләсеңме, Казан -Татарстанның башкаласы?

 - Әйе, беләм, ул бик борынгы шәһәр. Ә син Казан турында нәрсәләр беләсең?

 - Казан зур, матур шәһәр. Анда тарихи урыннар бик күп. ......)

Физкультминут.  (Кәрия-Зәкәкрия уены)

Б) Экранда күрсәтелгән фоторәсемнәр буенча сорау-җавап уены.

                 Казан күренеше

    -Бу нинди шәһәр?

    -Бу Казан шәһәре.

    -Казан шәһәрендә нинди тарихи урыннар бар?

    - Казан Кремле, Казан дәүләт университеты, милли музей...

                  Казан Кремле

    -Казан Кремле кая урнашкан?

    -Ул башкалабызның үзәгендә урнашкан.

    -Анда нәрсәләр бар?

   -Анда Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете бар.

   - Ә Кремль каршында нинди һәйкәл бар?

   -Кремль каршында Муса Җәлил һәйкәле бар.

IV Монологик сөйләм.

а)  Укучылар Сөембикә манарасы,   Слайд№5

Спас манарасы,Слайд№6 

Казан дәүләт университеты турында сөйлиләр.Слайд№7 

б) Укучыларга сүзләре төшереп калдырылган җөмләләрдән торган текст тәкъдим ителә. Слайд№8 

V Язу. 

Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз.

Бу ..... шәһәре.  Биредә ...... урыннар күп. Менә ..... манарасы. Ул ..... катлы. Кремльдә ..... манарасы да бар. Кремль каршында ..... һәйкәл куелган.

VI. Йомгаклау.

1)Укучылар, без бүген нинди шәһәр турында сөйләштек?

Казан нинди шәһәр?

Анда нинди тарихи урыннар бар?

Сез ничек уйлыйсыз, туган җиребезнең тарихын белергә кирәкме?

Слайд №9

 Бу Татарстанның Дәүләт музее.

2) Диалоглар төзибез.     Слайд №10

А)-Бу нинди бина?

-                  (Бу Татарстанның дәүләт музее.)

-Ул кайда урнашкан?

-                  (Ул Кремль янында урнашкан.)

Слайд №11

Б)

 -   ....?

-   Ул кызыл кирпечтән төзелгән.

-   ...?

-   Ул манара җиде катлы.

   

VII. Өй эше.  

“Мин Чирмешәндә яшим”. 3-4 җөмләдән торган текст язып килегез. Слайд №12- 13


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстанның тарихи урыннары

4 нче сыйныф өчен әдәби укуданпрезентация“Татарстанның тарихи урыннары”(4нче сыйныф)...

Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары

Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары турында материал...

"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" план-конспект

Сингапур алымнарын кулланып,   4 классның рус төркемендә әдәби уку дәресе...

"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" Презентация

"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" Презентация...

Казан-тарихи кала

Казан -Татарстанның башкаласы...