Казан-тарихи кала
материал на тему

Казан -Татарстанның башкаласы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kazan_-_tarihi_kala.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

             КАЗАН –ТАРИХИ   КАЛА

 Максат: - Укучыларның   туган як,Казан каласы   белән  кызыксынуын үстерү;

-алар күңелендә башкалабызны ихтирам итү,сөекле халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү;  

 - татар архитектурасы турындагы белемнәрне тирәнәйтү;

  -Казан Кремленең уникаль һәйкәлләренең тарихы, архитектура  үзенчәлекләре белән таныштыру;

 -рухи хәзинәбез булган борынгы тарихи һәйкәлләрне саклау           мәсьәләсенә балаларның игътибарын җәлеп итү;  

 -рухи  мирасны  барлау, туплау  һәм  саклау  өстендә  эш  алып  бару;

 -әхлак тәрбиясе өстендә эшләү;

Җиһазлау: Кремль күренеше, күчерелмә папка ,Татарстан  республикасы  гербы, флагы;видео,аудио магнитафон;тарихи архитектура  төшерелгән рәсемнәр.  

Дәрес барышы:

Оештыру:

-укучыларга дәреснең    темасын,максатын җиткерү; игътибарларын  дәрескә юнәлтү

 Укытучы :

  Борын-борын  заманда  түгел , моннан  нибары мең  еллар  чамасы элек , Казансуның  Иделгә коя  торган  җирендә , тау  башында Ныгытма-Кирмән калкып  торган . Кирмән  эчендә  тормыш кайнаган.

     Анда сәүдәгәрләр , төзүчеләр , һөнәрчеләр һ.б. һөнәр ияләре яшәгән . Хәзерге Кремль урынындагы бу  Кирмәнне  Казан шәһәренең башлангычы дип саныйбыз һәм тиздән  башкалабызның  1000 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Бөтен  дөнья  буйлап  таралган милләттәшләребезнең  зур  бәйрәме булачак  бу.

      Халык  телендә  шундый мәкаль  яши :

      “ Үткәнен  белмәгән , киләчәген  белмәс”.

     Әлбәттә, һәр  милләт  кешесе үзенең үткәнен  белергә , барларга тиеш.

      Шул  уңайдан , бүгенге  сыйныф  сәгатебез Казан  шәһәренә багышланачак .

       Ерак тарихка  сәяхәт итәргә  сез  әзерме ? Әзер  булсагыз, башлыйбыз!  Хәерле  сәгатьтә!

Әйтә иртәнге  намазга бик                  матур, моңлы азан ,

И Казан! Дәртле  Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Мондадыр безнең  бабайлар түрләре , почмаклары ,

Мондадыр  дәртле күңелнең хурлары , оҗмахлары .

Казан...

 

         Ак  диварлар

      Татарның  баш  дивары

      Ул- татарның йөзек кашы

      Ул – таш кына нибары.

 

  Казан – ул кабатланмас тарихка ия булган шәһәр .

Казан- татарстанның гына түгел , бөтен дөнья буйлап таралган милләттәшләребезнең башкаласы, рухи мәркәзе ул.

  Казан- кунакчыл шәһәр. Ул күп кенә кунакларны каршы ала, озата. Ә менә Казан каласына нинди юллар белән эләгеп була соң? Шагыйрь Гәрәй Рәхимнең шигъри юлларын тыңлап үтсәк, Казан шәһәренә эләгү юлларын белербез.

Мин Казанга поезд белән      керәм,

Алда калка ап-ак биналар.

Яшел таулар тулы ак биналар

Ялгыз түгел , бик тә күп алар.

Мин Казанга очып төшеп киләм.

Самолетым җайлы , өр- яңа .

Аяк астында ук тезелеп киткән

Күпме мәйдан, урам, манара.

Мин Казанга йөзеп кереп киләм,

Чал Иделдә япь-яшь дулкыннар.

Муеннарын сузып , зур краннар

Сәлам бирә Казан портыннан.

Мин Казанга җәяү кереп киләм

Акрын гына атлыйм, җай гына

Күрми калмыйм тагын дигән сыман

Ниләр барын тирә-ягымда

 

 Димәк, Казан шәһәренә су юлы, һава, тимер юлы һәм җәяүле сукмагы буенча эләгеп була икән.

 Бүгенге көндә Казан шәһәре зур уңышлар яулый.

     Яши Казан һәм яшәрә, чибәрләнә,

    Уңышлары белән илгә шаулый Казан

 Сөендереп,сокландырып,таң калдырып,

     Җиребезгә яңа җиңү яулый Казан!

Халкымның бар гөрләп торган таш       каласы,

Бар әле аның зур- зур эшләр башкарасы.

Ишетәмсез : “Казан сөйли! Казан сөйли!-

 Республикам Татарстан башкаласы!”.

 ( укучылар чыгышы)

    Казан – ул ачылмаган серләр шәһәре. Сүзебезне борынгыдан башлыйк әле.

    Аның кайчан барлыкка килгәнен төгәл генә беркем дә белми. Казанга 12 гасыр башында нигез салынган дигән версия  яшәп  килә. Казанның  яшен  якынча билгеләргә Кремльдә казу эшләре вакытында табылган чех тәңкәсе ярдәм итә. 3 метр да 5 см тирәнлектән табыла тәңкә. Археологлар аны бик саклык белән генә казып алалар . кара кургаштан коелган бу тәңкәдә латин хәрефләре белән ниндидер сүзләр була . Тәңкәне төрле илләрдә , төрле белгечләргә күрсәтеп карыйлар. Тәңкәне күргәч, Прагада шаккаталар. Бу 929 елда Вацлов тарафыннан сугылган акча була. Ул заманда ук Казан инде чит дәүләтләр белән тыгыз элемтәдә торган икән.

    Ә менә Казан шәһәренең исеме каян килеп чыккан? – дигән сорауга күпләр җавап табарга тырышып караган . Әмма мәсьәлә һаман да ачыкланмаган килеш кала. Башкалабыз турында төрле матур- матур риваятьләр яши. Әйдәгез тыңлап үтик әле.

   ( укучылар чыгышы)

   Казан, диюгә, әлбәттә , күз алдыбызга иң элек Кремль килеп баса.

 ( Укучылар чыгышы).  2001 нче елны Казан Кремле “ Юнесконың Бөтендөнья мирасы” исемлегенә кертелде. Кремль 122 илнең исемлеккә теркәлгән 690 һәйкәле янәшәсенә  басты  һәм  шул  уңайдан  Кремльдә  урнашкан Спас башнясына менә шундый 3 телдә ( татар , рус, инглиз телендә ) язылган язу беркетелде.

    Без бүген сезнең белән Кремльнең архитектура бизәге һәм башкаланың үзенчәлекле символлары – Спас башнясы һәм Сөембикә манарасының серләре белән танышырбыз.

   (Укучылар чыгышы)

   Казанның иң матур, милли яктан яктан иң үзенчәлекле бинасы, әлбәттә,  Сөембикә манарасы.

    Сөембикә, серле Сөембикә,

   Нинди серләр әле саклыйсың?!

   Син Казанның үлмәс бер гүзәле

   Үткәннәрнең сүнмәс яктысы.

 

 Кем булган соң ул Сөембикә?

 

 ( Укучылар чыгышы)

   

 1552 елда рус патшасы явыз Иван гаскәрләре Казан ханлыгын яулап ала. Меңнәрчә ир-ат, хатын-кыз , карт-коры, балалар һәлак ителә, кол итеп сатыла.

    Сөембикә манарасы белән бәйле күп риваятьләр яши.

    (Укучылар чыгышы)

     Татар халкы Сөембикәнең үлемсез исемен җыр- бәетләрдә кадерләп саклый , аңа багышлап  повесть, романнар язылып тора .

   

 “Манара бәете” тыңлатыла.

   

 Ә бүгенге көндә Сөембикә манарасы һәр кунакка сәлам биреп басып тора.

 Ул гүя : “Чал тарихны , үткәнеңне онытма , әби- бабаларың синең киләчәгең хакында ирек даулап кан-яшь агызган” – дип кисәтә кебек.

   

 “Өлешеңә тигән көмешең” дигән уен уйнау

   Сораулар:

  1. Кремль атамасының татарча әйтелеше ?  (Кирмән)
  2. Кремльнең кайсы манарасына “Юнеско” тамгасы куелган? ( Спасс башнясы)
  3. Казанның 1000 еллыгын кайсы елда бәйрәм итәчәкбез ( 2005 елда)
  4. Сөембикә манарасы ничә ярустан тора? ( 7)
  5. Казанның яшен якынча билгеләргә нәрсә ярдәм иткән? ( чех акчасы)
  6. Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында деклара цияне кайчан кабул итте? (1990, 30 август)      
  7. Суверенитет турында декларация кабул ителгәч , республикада нәрсәләр булдырылды? ( флаг, гимн, герб)
  8. Татарстан республикасы гимнын кем язган? (Рөстәм Яхин)
  9. Казанны кем басып алган? ( И. Грозный)
  10. Сөембикә Казан ханлыгының ничәнче ханбикәсе? ( соңгы)
  11. Сөембикә манарасы очында нәрсә урнашкан ? ( ай)
  12. Татарсан Республикасы башкаласы? ( Казан)
  13. Казан шәһәренә нинди юллар белән эләгеп була? ( тимерюл, су юлы, һава юлы, җәяү)
  14. Казанның 1000 еллыгы турындагы мәгълүматьларны кайлардан табып була?
  15. Спасс башнясының 4 ягына да нәрсә урнаштырылган ? ( сә-гать)

 Әйе балалар , милләт, халык яшәсен өчен без үткәнгә илтүче хәтер күперен нык сакларга , бабаларыбыз батырлыгын онытмаска тиеш.

 

 Казанны мең яше белән котлап, Айдар Минһаҗевның “Казаным” дип исемләнгән шигырен укып китәм.

     

Горур кала белдең, кичерсәң дә,

Гасырларның күпме газабын.

Безнең өчен мәңге яшь каласың,

Мең яшь кенә сиңа, Казаным.

Җимерсә дә сине күпме яулар,

Үз юлыңнан һич тә язмадың.

Татар җаны , татар бишеге син,

Мең яшь инде сиңа ,Казаным

Ерактагы татар баласына

Кояш булыр синең азаның

Мең яшә син, әле мәңге яшь син,

Дәртле, нурлы, моңлы , Казаным.

Кыз - улларың  киләчәккә таба

Җан җылыңны тоеп атласын

Котлы булсын мең яшьлегең ,Казан,

Ходай сине үзе сакласын!

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казанның тарихи урыннары.

"Казанның тарихи урыннары. Диалогик сөйләмне үстерү." темасна 4 нче сыйныфта(рус төркеме)  үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Дәрестә лексик темага караган сүзләрнең сөйләмдә кулланышын активлаштыру, д...

Развивающий урок: "Живопись 20 века. Сюрреализм Фриды Кало."

На выбор темы «Сюрреализм Фриды Кало» повлияла статья Маргариты Бобрович «Совсем не «SUR»» в газете для подростков, сделанной самими подростками «Поколение №113/2008» Комитета по образованию Пра...

Ю.Скворцовăн «Ултăк» калавӗнчи сăнарсем

Урок-обобщение  в 7 классе по рассказу Ю.Скворцова "Ултак". Одной из основных целей урока является развитие  логического мышления учащихся....

Ю. Скворцовăн «Ултăк» тата К. Паустовскин «Зарубки на сердце» калавĕсенчи ашшĕ-амăшĕ тата ачисем

На уроке сравнивается произведение чувашского писателя Ю. Скворцова "Ултак" с произведением русского писателя К. Паустовского "Зарубки на сердце". Применяются разные методы и приемы обучения. Например...

Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары

Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары турында материал...

Калаçасса калаçăп эпĕ, Нептун çинче те чăвашла

Тĕллевсем:1.Вĕренекенсем  И.Я.Яковлев пурнăç çулĕ çинчен пĕлнине тĕрĕслесси, çĕннине пĕлтересси.2. Вĕренекенсен пĕлÿ, хăнăху туянас, шухăшлас, ĕçлес пултарулăхне аталантарасси.3. Вĕренекенсен кал...