Татарстанның тарихи урыннары
презентация к уроку по теме
4 нче сыйныф өчен әдәби укудан
презентация
“Татарстанның тарихи урыннары”
(4нче сыйныф)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 1.46 МБ |
![]() | 23.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы
5 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе
4 нче сыйныф өчен әдәби укудан
дәрес эшкәртмәсе
“Татарстанның тарихи урыннары”
(4нче сыйныф)
Укытучы: Галиуллина Н. М.
Буа шәһәре-2011
Тема: «Татарстанның тарихи урыннары»
(әдәби укудан чуваш төркеме)
Максат:1)Татарстан республикасының истәлекле урыннары турында мәгълүмат бирү,
2) укучыларны диалогны дөрес, матур,сәнгатьне укырга өйрәтү;
3) Диалогның эзлеклелеген саклап,эчтәлек сөйләү күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү.
4)Туган якка ихтирам, кызыксыну уяту, аның белән горурлану хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллина “Татар теле”, 4 нче сыйныф өчен дәреслек, тема буенча презентация материалы.
Дәрес тибы : Яңа материалны өйрәнү
Дәрес барышы
Оештыру өлеше
1.Уңай психологик халәт булдыру.
Хәерле көн, укучылар!.Әйдәгез,тирә-юньдәгеләрнең дә кәефләре яхшы булсын өчен,аларга да хәерле көн телик.(бергә).
Хәерле көн,агачлар,
Хәерле көн кошлар,
Хәерле көн,табигать,
Хәерле көн,дуслар!
Хәерле көн,кунаклар!
2. Белемнәрне актуальләштерү.
-Укучылар, алдагы дәресләрдә нәрсә турында сөйләшкән идек?
-Республикабызның символлары турында.
- Сезгә өй эше итеп Резедә Вәлиеваның “Гүзәл җирем “ шигыре бирелгән иде. Әйдәгез тыңлап китик. (Укучылыр шигырьне укыйлар)
Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
-Укучылар без бүген дәрестә Татарстанның тарихи урыннары белән танышырбыз -1- слайд - -Безгә бүген дәрестә еш очраячак сүзләрне карап китик:
1) сүзлек эше – 2- слайд .
- Әлеге сүзләрне балалар сүзлек дәфтәрләрегезгә язып куегыз.
2) - Мин диалогны укыйм , ә сез игътибар белән карап барыгыз.
- Сезнең өчен аңлаешсыз , яңа сүзләр бар идеме?
- Ә хәзер диалогны рольләргә бүлеп укыйк. (укучылар укый)
3) Диалогны тәрҗемә итү .
4) – Укучылар республикабызның тарихи шәһәрләрен слайдларда карап китик. (3-10- слайдлар)
Ял минуты ( Бер укучы биргән сорауларга калганнары хәрәкәтләр ярдәмендә җавап бирәләр)
- Кояш ничек көлә?
- Җил ничек исә?
-Яңгыр ничек ява?
- Балыклар ничек йөзәләр?
- Кошлар ничек очалар?
- Балалар ничек утыралар?
- Ничек кул күтәрәләр?
5) - Диалогны кулланып алдагы сорауларга җавап бирик
1) Тиешле репликаларны куй – 11- слайд
- ....?
- Беренче зур дәүләт – Болгар дәүләте.
- ...?
- Хәзер без Татарстан Республикасында яшибез.
2) Тәрҗемә ит- 12- слайд
- Летом мы поедем в Булгар на экскурсию.
-....
- Туристы знакомятся с историческими местами Татарстана.
-...
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту (13-16- слайдлар)
- Дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?
- тәмле ризыклар
- тарихи урыннар
- матур киемнәр
- Беренче зур дәүләтнең исеме ?
- Алтын Урда
- Болгар дәүләте
- Украина
- Хәзер без кайда яшибез ?
- Казан ханлыгы
- Татарстан Республикасы
- Алтен Урда
Дәрескә нәтиҗә ясау.
- Өй эше : сүзләрне өйрәнергә.
- Билгеләр кую .
- Йомгаклау
- Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?
-Сез Татарстан турында нәрсәләр белдегез?
- 17-20- слайдларны карау.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Казанның тарихи урыннары.
"Казанның тарихи урыннары. Диалогик сөйләмне үстерү." темасна 4 нче сыйныфта(рус төркеме) үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Дәрестә лексик темага караган сүзләрнең сөйләмдә кулланышын активлаштыру, д...
5 сыйныф (рус телле балаларга) "Тарихи һәм истәлекле урыннар" дәрес эшкәртмәсе
5 сыйныф рус телле укучылар...
![](/sites/default/files/pictures/2012/11/01/picture-135890-1351791394.jpg)
"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" план-конспект
Сингапур алымнарын кулланып, 4 классның рус төркемендә әдәби уку дәресе...
![](/sites/default/files/pictures/2012/11/01/picture-135890-1351791394.jpg)
"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" Презентация
"Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары" Презентация...
Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылы турында тарихи белешмә
Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылы турында тарихи белешмә...