Халкыбызның бай мирасы аркылы укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү
статья по краеведению по теме

Шайдуллина Гузель Хатмулловна

Мирас... Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз.
Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте - мәңгелек. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ruhi-hlakyy_trbiya.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

Халкыбызның бай мирасы аркылы укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү

Туган-үскән җир ул – иң төп мирас,

Дәвамында гомер юлының.

Хезмәт, сәгадәт, хәят мәйданы ул,

Иман шарты һәрбер буынның.

(Фазыл Шәех “Туган-үскән җир ул”)

Мирас... Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз.
Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте - мәңгелек.

Гореф-гадәт – билгеле бер халыкның тарихи үсеш традициясе белән торган тәртип нормалары яки йолалары ул.

Йола – теге яки бу халыкның яшәешенә борынгы заманнан кереп урнашкан тормыш-көнкүренеш традицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гадәтләр.

Традиция – тарихи барлыкка килгән һәм буыннан буынга күчә торган гореф-гадәтләр, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, карашлар, зәвыклар.

Аңлатмалардан күренгәнчә, гореф-гадәтләр, йола, милли традиция төшенчәләре – аерым халык һәм милләт кешеләренә хас күренешләр.

Һәр милләтнең үзенә генә хас яшәү, көнкүреш итү, үз-үзен тоту кагыйдәләре формалаша. Аларның күбесе буыннан буынга тапшырыла, заман таләпләреннән чыгып камилләштерелә. Вакыт узу белән, милли үзенчәлекләрнең кайберләре юкка чыга, яңалары барлыкка килә. Милли үзенчәлекләр – милли үзаңны формалаштыруга зур йогынты ясый торган әһәмиятле фактор.

Бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрне яшьләргә өйрәтүдә төп вазифаны гаилә башкара. Кош, оясында нәрсә күрсә, очканда шуны эшли, ди халык. Гаилә милли традицияләргә уңай карашта булса, татар милләтенең үзенчәлекләрен исәпкә алып яшәсә, яшьләр дә шулай яшәргә күнегәләр. Милли традицияләр белән яшәү балага нинди исем кушудан башланып, аның туган телендә теле ачылуны, нинди уенчыклар белән уйнавын, нинди киемгә күнегүен, йортта урнаштырылган тәртипне, нинди азыклар белән туклануны, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм  башкаларны колачлый.

Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да – үз авылына, төбәгенә тартып тора.

Милли үзенчәлекләрне саклап  калу шактый кыен эш булып тора. Чөнки рус тирәлегенең йогынтысы, Көнбатыш мәдәниятенең тәэсире зур. Күп кешеләр җиңел юлдан баруны кулай күрәләр, тирә-як йогынтысы көчле булуын сәбәп итеп, милли яшәештән тайпылуны акларга тырышалар.

Шулай итеп, бала үзен шәхес итеп тойсын өчен, аңарда милли үзаң формалашуы зарур. Шунлыктан яшьләрне тәрбияләүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен өйрәнү һәм аларны куллану мөһим чараларның берсе булып тора.

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли мәдәниятләре, социаль-тарихи байлык буларак, хәзерге шартларда аеруча зур әһәмияткә ия. Бер яктан, заманыбыз республикада яшәгән барлык халыкларның милли мәдәниятен саклауны, үстерүне, баетуны таләп итә. Икенче яктан, яшь буынны шушы бай мирас белән таныштырып, аны үзләштерүләренә ирешү бурычы куела.

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел — җәмгыятьнең, һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә алыштырып булмый торган рухи байлыгы. Ул халыкның акыл хәзинәсен, гореф-гадәтен, иң яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, мәдәниятен борынгы заманнардан түкми-чәчми безнең көннәргә алып килгән.

Тел шулай ук шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Башка милләт мәдәнияте белән каршылыклар, рус төркемнәрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларга яхшы таныш.

Тел кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып-белү - барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.

Татарстанда ике дәүләт теле - рус һәм татар телләре яшәп килә. Димәк, бүгенге көндә һәр милләт вәкиле, кем генә булуына карамастан, бу ике телне белергә тиеш. Галим Каюм Насыйри: «кеше үз туган телен белми торып, башка телләрне өйрәнә алмый»,-дип юкка гына әйтмәгән. Шулай булгач, иң беренче үз туган телеңне белү бик мөһим.  Дәресләрдә рус теле белән татар телен бәйләп алып бару бик мөһим.  

Рус балаларына татар теле укыту, хәзерге вакытта,  күбрәк коммуникатив технологиягә нигезләнеп алып барыла.  Коммуникатив укыту технологиясенең нигезен аралашу тәшкил итә.  

  1. Өйрәнелә торган телдә сөйләшүчеләрнең милли-мәдәни үзенчәлекләрен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә торган татар әдәбияты үрнәкләре – әдәби текстлардан алынган өзекләр белән танышу.
  2. Татар халкының мәдәни казанышлары, күренекле шәхесләре турындагы уку текстлары.
  3. “Сез беләсезме?” рубрикасы кысаларында аерым сүзләрнең, кеше исемнәренең этимологиясе турында кыскача белешмә бирү.
  4. Җанлы сөйләшү үрнәкләре. Алар, бер яктан, укучыларны татар телендә кабул ителгән сөйләм этикеты калыплары белән таныштыра, икенче яктан, аларны гамәли үзләштерергә һәм аралашуда куллануга этәрә.
  5. Халык авыз иҗаты үрнәкләре. Алар белән эшләү ике этапка аерыла:
  •  Халык авыз иҗаты үрнәкләрен тәрҗемә итү һәм алар нигезендә тел күнегүләрен эшләү. Бу төр күнегүләр аша укучылар, бер яктан татар мәдәнияте белән таныша, яңа лексик берәмлекләрне үзләштерә, икенче яктан, тел һәм тәрҗемә итү күнегүләрен дөрес башкарырга күнегә. Фольклор әсәрләре - хезмәт халкының тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе нәтиҗәсендә туган барлык белемнәрнең бергә җыелмасы ул. Фольклор халык һәм борынгы кешелек җәмгыяте культурасына нигез салучыларның аң - белемен, тапкырлыгын, зирәклеген чагылдыра һәм балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә милли мәгарифнең төп таянычы булып тора.  Мәсәлән, “Сынамышларны сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итегез”, “Татар халык мәкальләрен тәрҗемә итегез, ия белән хәбәрне табып әйтегез”, “Мәкальләрне укыгыз, иярченле кушма җөмләгә мисал китерегез” һ.б. Шуны да истә тотарга кирәк: бу төр күнегүләр белән эш иткәндә, укучыларның грамматик күнекмәләрен активлаштыру белән беррәттән, кызыклы мәкаль-әйтемнәрне, җор сүзләрне, сынамышларны истә калдыруга да игътибарны арттыру кирәк. Шуңа күрә тел күнегүләре бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән биремнәр белән чиратлашырга тиеш.  Мәсәлән, “Мәкальне кулланып, диалог төзегез”.
  • Халык авыз иҗатының мәгънәсенә төшендерү күнегүләре. Нәкъ менә шундый күнегүләр мәдәни компетенцияне формалаштырырга ярдәм итә. Мәсәлән, “Татар һәм рус мәкальләрен туры китереп языгыз”, “Сынамышларның русча тиңдәшен әйтегез”, “Бер мәкальнең эчтәлеге буенча кечкенә хикәя языгыз”һ.б.

Татар теле укытуның тәрбияви максаты – балаларның рухи дөньясын баету, аларның шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләрен булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү. Бу максатларга ирешү өчен, татар теле укытучысына татар дөньясы, шул исәптән татар халкының гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру сорала. Укытучы дәрес буе үзе генә сөйләп тору белән чикләнмәскә тиеш, проблемалы сораулар куелып, аларның чишү юлларын укучылар үзләре эзләргә тиеш. Рус теле белән татар телен бергә бәйләп алып бару, күмәк эш формалары кулланылу, укытучы белән укучы арасында хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру, шәхеснең үзенчәлекләрен истә тотып эшләү укыту эшчәнлегенең нәтиҗәле булуын билгели.

                     

Кулланылган әдәбият.

  1. Низамов А.М. Милли мәктәп: тәрбия нигезләре.- Казан: Мәгариф, 2005
  2. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.- Казан, 2001
  3. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Под ред. Л.З.Шакировой.-  Просвещение, 2001
  4. Харисов Ф.Ф. Милли мәдәниятнең белем бирү белән интеграцияләнүе.- Казан: Мәгариф, 1999
  5. Шәех.Ф.Г. Туган якның бер талы: шигырьләр.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2007

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану(чыгыш)

Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә....

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру....

Яшъ буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану

Күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхреддин бар тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомере буена армый-талмый якты нур чәчеп яшәгән. Хезмәтләрендә ул кеше тәрбияләүне үзенең изге вазифасы итеп сана...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЭКОЛОГИК ҺӘМ РУХИ-ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯ БИРҮ

quot;Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур ...