Шәвәлинең дусты кем?

Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы
1. Шәвәлинең дусты-Шәүкәт Галиев!
 
2. Шәвәлинең- дусты -ШӘВӘЛИ абый!
 

Шәүкәт Галиев шигырьләрендәге Шәвәли образының үз протатибы бар. Ул безнең Бакырчы авылында яшәгән Кәлимуллин Шәвәли абый.

Шәвәли абый белән Шәүкәт абый бергә уйнап үскәннәр. Шагыйрь күңелендә ул шаян, шук, тапкыр, юмарт булып истә калган.Шәвәли абый ачык йөзле, тапкыр сүзле, ярдәмчел авыл агае иде.

 
3. Шәвәлинең дусты-Шәүкәт Галиев оныклары-укучылар!
 
4. Шәвәлинең дусты-укытучылар!
 
5. Ә сез Шәүкәт Галиев иҗатын беләсезме? (укучылар өчен тестлар)
 
6. Шәүкәт Галиев музеена экскурсия
 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

  1. Шәүкәт Галиев иҗатына кыскача күзәтү

1928нче елның 20нче ноябре-Олы Бакырчы авылы, Апас  районы, Татарстан Республикасы өчен гаять истәлекле көннәрнең берсе. Бу көнне  авылдашыбыз Шәүкәт абый Галиев дөньяга килә.

Шагыйрьнең чын исеме - Шәүкәт Галимулла улы Һидиатуллин. Ул үзенә псевдонимны Шәүкәт Галиев дип ала.

  Үсмерлек вакыты сугыш елларына туры килә. Ундүрт-унбиш яшьлек үсмер җир сукалау, тырмалау, авыр-авыр капчыклар төяп дәүләткә ашлык илтү кебек эшләр башкара. Ләкин бирешми, дошманны җиңү хакына тырыша. Җиде сыйныф белеме булган егетне исап-хисап эшенә куялар.   «Туган җирен ихластан яратып, аның салкынын һәм ялкынын да, кырыс тормышын да якын күреп кабул итә: «Туган ягым, аның табигате, - дип яза ул, - сүзгә күчереп бетерә алмаган җыр булып тора…» – дип искә ала ул. Шәүкәт абый кечкенәдән үк табигате белән гади малай булмый, күңеле җырга, шигырьгә тартыла. Бишенче сыйныфта укыганда инде ул шигырьләр яза һәм аларны җыр дәфтәренә терки бара. 20 яшь тулган көннәрдә, ул аларның кайберләрен Кайбыч районында чыга торган «Колхоз бригадасы» гәзитендә бастыра. Шуннан Шәүкәт абый  язмаларын Казан басмаларына да җибәрә. Әдәбият өлкәсенә Шәүкәт Галиев Икенче дөнья сугышыннан соң килә. 1948 елдан республика басмаларында аның шигырьләре басыла башлый. Шагыйрь үз иҗатында юморга зур урын бирә.

Беренче чиратта, Шәүкәт Галиев балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән таныла. Ул, тормышның кызыклы якларын табып, балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйрь сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта.

Туган тел
Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма –
Туган телне онытма!
Без – Тукай оныклары
Халкым бер тумыш көндә дә
Тукаен онытмады:
Без – «Туган тел»дән туганнар –

Без – Тукай оныклары!

  • «Шәвәли» (1965)
  • «Котбетдин мәргән» (1971)
  • «Заяц на зарядке» (1980 ел, Почётный диплом Ганса Христиана Андерсена, 1982 ел.),
  • «Исәнме, дус!» (1985)
  • «Кто играет на курае?» Стихи/пер.с татар.; рәссам А.Матрёшина.—М.:Дет.лит-ра,1985.—111б.
  • «Сайланма әсәрләр» (1987)
  • «Яңа көйләр» (1954)
  • «Кичке утлар» (1956)
  • «Уены-чыны бергә» (1966)
  • «Дөресен әйткәндә» (1989)

 Ниһаять, 1949 елда аны район гәзитендә эшкә күчерәләр, башта җаваплы сәркатип, соңыннан мөхәррир вазифасын башкара.  1953 елда Казанга чакыралар, «Чаян» журналына әдәби хезмәткәр итеп алалар.

  1957 елда язылган «Әткәйгә хат» поэмасы татар поэзиясенең поэма жанрындагы уңышы итеп бәяләнә. «Әлеге поэма – шагыйрьнең балачагы, ятимлек әрнүләре, тормыш дәресләре, үзенең генә түгел, үз буынының биографиясе. Шуның белән кадерле ул безгә.»

   Әйе, Шәүкәт абыебыз авылдашларының зур ихтирамын казанган язучы.Ни өчен бу авылдашыбызның исеме шулай югары бәяләнә соң? Бу сорауга җавапны, әлбәттә, Ш.Галиевнең әсәрләреннән эзләргә кирәк. Аның балалар һәм өлкәннәр  өчен язган әсәрләре бик күп, хәтта җырлары – туган ягына, туганнарына, якыннарына багышланган, көйгә салынган шигырьләре дә җитәрлек. Ә әсәрләренең иң матурлары, һичшиксез, аның туган ягына багышланганнары.                    

И минем Олы Бакырчым,

                                            Ата-бабам нигезе,

                                            Сагынсак, чабудан тартып

                                            Кайтарасың син безне.

Күп кенә композиторлар аның шигырьләренә көй иҗат иткәннәр. Мисал өчен, «Раушаниям, бәгърем», «Утыр әле яннарыма», «Тамчылар тамар чаклар», «Ник яңара сагышлар?», «Күпме күзләр күреп онытылган…», «Шомырт чәчәкләре ак кына», «Сөенечкә дисәм…» кебек популяр җырлары бар. Бу җырларның дөньяга чыгуына бик күп вакыт үтсә дә, алар әле һаман да яңгырыйлар, аларны тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора.

Шәүкәт Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләген (1972) алды, 1982 елда Халыкара бүләк – Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре дигән олы исемгә лаек булды.

Әдип «Мактау билгесе» ордены, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, медальләр, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

И минем Олы Бакырчым, Ата-бабам нигезе, Сагынсак, чабудан тартып Кайтарасың син безне. Ш.Галиев

Слайд 2

“Башлангыч сыйныфта Шәүкәт Галиев шигырьләрен өйрәнү” Башкарды: 4нче сыйныф укучысы Ибраһимова Адилә Филгать кызы Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы Татарстан Республикасы Апас муни ципаль районы Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе « Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбе » «Фән һәм җәмгыять: яшь эзләнүчеләр карашы» исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциясе н ә материал

Слайд 3

Максат һәм бурычлар Эшемнең максаты: Шәүкәт Галиевнең тормыш юлын өйрәнү, 1-4нче сыйныф укучылары тарафыннан әдәби уку дәресләрендә шагыйрьнең өйрәнеләчәк шигырьләрен барлау. Бурычлар: 1. Шәүкәт Галиев иҗатына кыскача күзәтү. 2. Әдәби уку дәреслегендә бирелгән шигырьләрне уку. 3. “Шәүкәт Галиев һәм Бакырчы мәктәбе укучылары” темасына бәйле фотоларны җыю.

Слайд 4

Шәүкәт Галиевнең тормыш юлына кыскача күзәтү ясау 1928нче елның 20нче ноябре-Олы Бакырчы авылы, Апас районы, Татарстан Республикасы өчен гаять истәлекле көннәрнең берсе. Бу көнне авылдашыбыз Шәүкәт абый Галиев дөньяга килә. Шагыйрьнең чын исеме - Шәүкәт Галимулла улы Һидиатуллин. Ул үзенә псевдонимны Шәүкәт Галиев дип ала.

Слайд 6

Нәтиҗә: Бүгенг е көндә Шәүкәт Галиев иҗатын белмәгән бала сирәктер. Чөнки аның шигырьләре бүгенге көндә дә укыла. Димәк, авылдашыбыз Шәүкәт Галиевнең иҗаты киләчәк буыннар тарафыннан да өйрәнеләчәк дип әйтәсе килә .

Слайд 7

Шәүкәт Галиевнең 1-4нче сыйныфларда әдәби уку дәреслегенә кертелгән шигырьләре исемлеген төзү. -

Слайд 8

сыйныф Бүлекнең исеме Шигырьнең исеме Бит номеры 1нче сыйныф Ямьле җәй җитә Ашарга яраклы үләннәр: “Юа” “Балтырган” “Кәҗә сакалы” “Кузгалак” 77-78 Әдәп-әхлак “Мин” 33 2нче сыйныф Туган илем, туган телем, Иң кадерлем сез минем “Җирдә миңа ни кирәк?” 16 “Балачак әтәчләре чакыра” (хикәя) 24 Тирләп эшләсәң-тәмләп ашарсың “Уң кул белән Сул кул” 86 Курыкма, тимим! “Кеше урман кисә” 20 4нче сыйныф Язучылар-балаларга! “Иң беренче сүз” 79-80 “Карандаш төпчегенең ак кәгаз белән хушлашуы” 80 “Сүзләр иленә сәяхәт” 80 “Ялкау да үсә” 81 “Чагу” 81 “Сүзләре һәм үзләре” 81-82 “Хәзинә” 82 “Без-Тукай оныклары!” 82 1нче кушымта Шәүкәт Галиевнең 1-4нче сыйныфлар әдәби уку дәреслегенә кертелгән шигыр ь ләре

Слайд 9

“Шәүкәт Галиев-бөек шагыйрь”-проект эше

Слайд 10

Нәтиҗә: Авылдашыбыз Ш.Галиев шигырьләренең башлангыч сыйныфта әдәби уку дәреслегенә кертелүе мине чиксез шатландырды. Аларда барысы 16 шигыр ь һәм 1 хикәясе кертелгән. Димәк, Шәүкәт Галиев шигырьләренә мәхәббәт кече яшьтән үк тәрбияләнә.

Слайд 11

“Шәүкәт Галиев һәм Бакырчы мәктәбе укучылары”

Слайд 12

Шагыйрнең дәвамчылары-Шәүкәт Галиев оныклары!

Слайд 13

Ш.Галиев-безнең өчен зур үрнәк. Ул безнең мактанычыбыз, горурлыгыбыз. Шагыйр ь у кучылар йөрәгендә саклана, киләчәктә дә аның иҗаты онытылмас, башка буын укучылары тарафыннан яратып укылыр.

Слайд 14

Йомгак Шулай итеп, Ш.Галиев – татар балалар әдәбиятының иң күренекле шагыйре. Аның иҗаты бүген дә мәктәп дәреслекләренә кертелә. Мәктәп, Олы Бакырчы авылы халкы сөекле улын яратып искә ала. Шагыйрьнең балалары, оныклары белән очрашулар оештырыла. Ел дәвамында иҗат йорты районның дистәләгән баласын кабул итә. Бүгенге көндә дә ул шаян шигырьләре аша укучылар күңелен яулап ала. Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы мәктәбе укучылары әледән-әле үзләренең шигырьләрен иҗат итәләр. Без Шәүкәт Галиевнең Тау ягының күренекле кешесе булуы белән чиксез горурланабыз.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Һәр якның, һәр төбәкнең үзләренең күркәм эшләре, кылган гамәлләре белән киләчәк буыннарга да үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләре бар. Алар мактанып йөрмиләр, тыныч кына эшлиләр дә, эшлиләр.

Слайд 2

“ТАУ ЯГЫНЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ КЕШЕСЕ- АВЫЛДАШЫБЫЗ ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ” Татарстан Республикасы Апас муни ципаль районы Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе « Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбе » Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин истәлегенә багышланган “Шәкертләрем миннән уздырсалар, мин шуңа шат!” фәнни-гамәли конференциясенә материал

Слайд 3

1928нче елның 20нче ноябре-Олы Бакырчы авылы, Апас районы, Татарстан Республикасы өчен гаять истәлекле көннәрнең берсе. Бу көнне авылдашыбыз Шәүкәт абый Галиев дөньяга килә. Шагыйрьнең чын исеме - Шәүкәт Галимулла улы Һидиатуллин. Ул үзенә псевдонимны Шәүкәт Галиев дип ала.

Слайд 5

Бүгенге көндә Шәүкәт Галиев иҗатын белмәгән бала сирәктер. Чөнки аның шигырьләре 1-4нче сыйныф дәреслекләренә үк кертелгән, иҗаты 5-11нче сыйныфның әдәбият китабында бар. Димәк, авылдашыбыз Шәүкәт Галиевнең иҗаты киләчәк буыннар тарафыннан да өйрәнеләчәк дип әйтәсе килә.

Слайд 6

Шәүкәт Галиев- Олы Бакырчының горурлыгы -Бакырчы урта мәктәбенең яңа бинасына нигез салуда катнаша; -Олы Бакырчы авылына асфальт юл салына; -2 катлы мәдәният йорты төзелә; -2002-2003нче уку елыннан алып, 2010-2011нче уку елына чаклы, Олы Бакырчы мәктәбенең алдынгы 17 укучысына үзенең премияләрен бүләк итте; Иҗат йорты-музей ачыла; 2013нче елның 13 ноябреннән 76 еллык тарихы булган мәктәбебез 1937-1943 еллар аралыгында белем алган авылдашыбыз Ш.Галиев исемен йөртә.

Слайд 7

Очрашудан күренешләр

Слайд 8

Мәктәпнең, авылыбызның , районның авылдашыбыз Шәүкәт Галиев һәм аның балалары белән бәйләнеше алга таба да дәвам ителәчәк. Без, Бакырчы мәктәбе укучылары, Шәүкәт абый Галиев белән горурланабыз. Шагыйребезнең иҗаты киләчәктә дә үз кыйммәтен югалтмас, еллар узган саен үз дәрәҗәсен югары үрләргә, киләчәк буыннарга ирештерер!

Слайд 9

Шагыйрнең дәвамчылары-Шәүкәт Галиев оныклары!

Слайд 10

Икеле кыйссасы Икеле алдым беркөнне, Зу-у-у-урдый икеле. Дәфтәр бите чаклы бардыр- Даһи шикелле. Алуын алдым да инде Хәзер нишләргә? Әти күрсә, әни күрсә Яхшы эләгә. Уйлар корам, план корам Ничек котылыйм? Икелене ертып алдым Кая соң куйыйм? Кайткан чакта кое тора... Әллә соң атыйм? Атуын аттым да менә, Әмма ул батмый. Нәкъ “2” ле ягы белән Күренеп тора. Кеше генә күрмәсен дип Эчем бик поша. Көн дә аңа ташлар атам Ул батсын диеп. Бераз батып тора да бит, Тагын өскә калкып чыга, Күңелгә тиеп. Берәр атна җәфалангач, Батты ул мескен. Җиңел сулап куйдым шуннан Күрмәде беркем. Менә дуслар минем хәлгә Кала күрмәгез! “2”леләр алсагыз да, Яшермәгез, дөресен сөйләгез! Вафина Адилә, 5нче сыйныф “Шәүкәт Галиевнең өметле киләчәге”

Слайд 11

Ш.Галиев-безнең өчен зур үрнәк. Ул безнең мактанычыбыз, горурлыгыбыз. Без һәрвакыт аңа охшарга тырышабыз. Мәктәптә һәр укучы да шигырь яза дип әйтсәм, ялгыш булмас. Ш.Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбе укучылары шагыйрьгә ияреп, юморга бай шигырьләр иҗат итәбез. Аларны мәктәп газеталарында бастырабыз,конкурсларда сөйлибез. Бу уку елында иҗат иткән шигырләребезне бер китапчыкка тупладык. Димәк, Шәүкәт абый Галиевнең киләчәге өметле, бәлки алар арасыннан күренекле шагыйрьләр, оста шагыйрәләр чыгар.

Слайд 12

Йомгак Шулай итеп, Ш.Галиев – татар әдәбиятында иң күп һәм уңышлы иҗат итүче әдипләребезнең берсе, татар балалар әдәбиятының иң күренекле шагыйре. Аның иҗаты бүген дә мәктәп дәреслекләренә кертелә. Мәктәп, Олы Бакырчы авылы халкы сөекле улын яратып искә ала. Шагыйрьнең балалары, оныклары белән хезмәттәшлек интернет-челтәрләр, очрашулар аша дәвам итә. Ел дәвамында иҗат йорты районның дистәләгән баласын кабул итә. Шагыйрьнең балалар әдәбиятына алып килгән иң зур яңалыгы – аның балаларны аңлап иҗат итүе, үз дөньясын балалар дөньясы белән куша алуы. Шаян шигырьләре аша укучылар күңелен яулап алуы бүген дә эзсез калмаган. Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы мәктәбе укучылары әледән-әле үзләренең шигырьләрен иҗат итәләр. Аның тормышы да татар балалары өчен үрнәк, аның дөньясы серле, үзенә тартып тора. Без Шәүкәт Галиевнең Тау ягының күренекле кешесе булуы белән чиксез горурланабыз.

Слайд 13

« Без-Олы Бакырчылар !» Нинди дисәң, шундый инде Без-Олы Бакырчылар!... Үзләре сирәк дәшсә дә, Сүзләре тапкыр чыгар!... Шүңа күрә мактанмыйбыз Без- Олы Бакырчылар!...



Предварительный просмотр:

Шәүкәт Галиев иҗаты буенча тест биремнәре.

  1. Шәүкәт Галиев кайда туган?

А) Арча районы Кушлавыч авылы.

Ә) Апас районы  Олы Бакырчы.

Б) Минзәлә районы Югары Тәкермән авылы.

  1. Шәүкәт Галиев кайчан  туган?

А) 1906 нчы елның 15 нче февралендә.

Ә) 1938 нче елның 9 нчы февралендә.

Б) 1928 нче елның 20 нче ноябрендә.

  1. Шәүкәт Галиев ....................гаиләсендә туган.

а) укытучы

ә) игенче

б) мулла

  1. Ш. Галиев .......... дистәдән артык китап авторы.

а) ун

ә) биш

5. Шәүкәт Галиев кайчан  Казанга килә?

А) 1938 нче елда.

Ә) 1954 нче елда.

Б) 1953 нче елда.

6.Шәүкәт Галиев Мәскәүдә нинди курсларда укый?

А) Политик курсларда.

Ә) Шигырь язу курсларында.

Б) Әдәби курсларда.

5. Беренче китабы  ничек атала?

А) Яңа көйләр”.

Ә) “Шәвәли”.

Б) “Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр”.

        7. 1962 нче елда нинди җыентыгы басыла?

А) Уйларым, серләрем”.

Ә) “Камырша”.

Б) “Тамчылар тамар чаклар”.

        8. 1972 нче елда   нинди  бүләк  бирелә?

       А)  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт  премиясе.

       Ә)  Муса Җәлил исемендәге премия.

       Б)  Татарстан  Республикасының  халык шагыйре.

      9. Г.Х. Андерсен исемендәгеПочетлы диплом нинди китап өчен бирелә?

А) “Заяц  на зарядке” китабыөчен.

Ә) “Кызык” китабы өчен.

Б) “Тәмле йорт” китабы өчен.

10.Шәүкәт Галиев  сүзләренә язылган җыр?

        А) “Утыр әле яннарыма”.

        Ә) “Ялгыз аккош”.

        Б) “Әнкәй”.

        11. Бу юллар нинди шигырьдән:

Башкаларның “4”, “5” ле,

Ә ул тагын “2” ле алган.  

             А) “Онытылган”.

             Ә) “Хәзинә”.

             Б) “Шәвәли”.

12. Шигырьләренең төп герое кем?

            А) Тимерша.

             Ә) Закир.

             Б) Шәвәли.

         13. Бу юлларны кем әйткән: “Балалар әдәбиятында Тукайдан соң, Бари Рәхмәтләрдән соң туган бушлык бетте”.

                А) Роберт Миңнуллин.

                    Ә) Хәсән Туфан.

                    Б) Сибгат Хәким.



Предварительный просмотр:

Ш.Галиев иҗаты буенча тест

1. Ш.Галиев туган як.

а) Арча районы, Өчиле авылы

ә) Апас районы, Бакырчы авылы *

б) Казан шәһәре.

2. Ш.Галиев беренче шигырен кайчан язган?

а) 1945 нче елда*

ә) 1948 нче елда

б)1953 нче елда.

3. Ш.Галиев

а) драматург

ә) балалар шагыйре

б) юмор-сатира остасы

в) лирик шагыйрь.

4. Ш.Галиев кайсы елларда язучылар союзының  әгъзасы итеп билгеләнә?

а) 1958 нче елларда*

ә) 1959 нчы елларда

б) 1961 нче елда

5. Ш.Галиевка Татарстан Республикасының халык шагыйре дигән мактаулы исем кайчан бирелә?

а) 1995 нче елда*

ә) 1996 нчы елда

б) 1997 нче елда.