Укытучыга ярдәмгә!

Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы

Чыгышлар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

“Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

        Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының

район семинары  өчен әзерләнгән чыгыш

Тема: “Дәүләт йомгаклау аттестациясенә ничек әзерләнергә?”

Чыгышны әзерләде:

1 кв.категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

 Шәфигуллина Г.Р.

        2016-2017 уку елы

2013 нче елдан 9 нчы сыйныфларда татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) кертелде. Бу күренеш  укучылар һәм укытучылар тарафыннан төрлечә кабул ителде. Кемнәрдер (укучылар һәм әти-әниләр) аңа каршылык белдерделәр. Шулай да җөмһүриятебездә татар теленең дәүләт теле булуын исәпкә алганда, әлеге яңалык ана теле һәм әдәбияты фәнен укыткан мөгаллимнәр тарафыннан хуплап каршы алынды. Чөнки “Татарстан Республикасы Халыклары телләре турында”гы закон һәм Дәүләт программасы мәктәпләр, балалар бакчалары алдында да зур бурыч – Татарстанда яшәүче татар, рус, һәм башка милләт балаларына татар һәм рус телләрен яхшылап өйрәнү бурычын куйды .

Татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясе кертелү милли икетеллелек мәсьәләсенең  мөһимлеген җитди кабул итмәүче башка милләт балалары өчен татар телен өйрәнү игътибарны уңай якка үзгәртте.

Соңгы вакытта җәмгыятьтә барган үзгәрешләр белән беррәттән илебезнең мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Тирән белемле, югары әхлаклы, үз – үзен үстереп, шәхес буларак танытучы укучы тәрбияләү бүгенге көннең бурычы. Бу уңайдан татар теле һәм әдәбияты укыту да эчтәлеге һәм формасы ягыннан яңарырга һәм заман ихтияҗларына җавап бирерлек итеп үзгәртелергә тиеш.

9 нчы сыйныф укучыларын дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү һәм бу өлкәдә нәтиҗәлелеккә ирешү бүгенге көн укытучысын борчыган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Чөнки аның күрсәткечләре укучының белем дәрәҗәсен генә түгел, ә укытучының эш тәҗрибәсен дә күрсәтә. Бүген информацион-мәгълүмати чараларда әлеге темага караган кайбер  мәгълүматларны табарга мөмкин. Рус һәм татар мәктәпләрендә эшләүче укытучылар үзләре дә «Мәгариф» журналында күп санлы мәкаләләр бастырып, укыту тәҗрибәләре белән таныштыралар, методик киңәшләр бирәләр.Әмма әлеге материаллар гына җитәрлек түгел. Безнеңчә, бу өлкәдә һәр укытучының шәхси эш тәҗрибәсе, сыналган эш алымнары булырга тиеш.

Бүгенге көндә укучыларга татар теленнән БРТ уздыру мәҗбүри саналса, соңгы 2 елда безнең мәктәптә төп дәүләт имтиханын сайлаучы укучылар саны да артканнан-арта дигән нәтиҗәне ясыйсы килә. Нәтиҗәдә,  1 укытучы татар теленнән  2 төрле юнәлештә  эш алып барырга тиеш. Ни өчен балалар бу фәнне сайлыйлар соң?  Беренчедән,  имтихан саф татар телендә  үткәрелә. Әти-әниләр фикере буенча да, башка предмет укытучылары тарафыннан да татар теле  җиңел фән буларак кабул ителә һәм 2 итмтиханда да изложение  язарга өйрәтелә, шуңа күрә укучыларга әзерләнергә дә җиңел булачак дигән фикерләрне ишетергә туры килә.  Әмма уйланып карасак, аның  да үз авырлыклары бар. БРТ –ның беренче өлешендә укучы  җыйнакландырылган изложение язарга тиеш. Сайлап алу имтиханында  исә изложение эчтәлеге тулысы белән  ачылырга, сочинение элементлары белән киңәйтелергә тиеш.

21 нче код  буенча 2017 нче елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе эше сочинение элементлары белән киңәйтелгән иҗади биремле изложение формасында тәкъдим ителә. Бу уку елы төп дәүләт имтиханының кайбер өлешләренә үзгәрешләр кертелгән. Мисал өчен, 2015-2016 уку елында дәүләт йомгаклау аттестаиясе эшен язу өчен 3 сәг. 30 минут (210 минут) бирелгән. Бу уку елында исә 3 сәг. 55 минутны тәшкил итә.  Текстны укытучы 2 тапкыр 5 минутлык интервал белән укый  һәм аудиториядән чыга. Язма эшнең гомуми күләме (сочинение һәм изложение) 150 сүздән ким булмаска тиеш, Ләкин грамоталылык буенча балл җыю өчен 200дән артык сүз кирәк. Шуңа күрә укучыларны 220-250 сүз булырлык итеп язарга өйрәтергә кирәк.

Изложение язу таләпләренә килгәндә, башта укучы текстны тыңлый, микротемаларын билгели. Әмма микротемалар абзацлар саны белән һәрвакытта да туры килми, 1 абзацта 2 микротема булырга мөмкин. (курс яңалыклары/Галиуллина Гөлшат Раисовна/ 90% туры килә. )  Икенче тапкыр укыганда  2 дәлил табарга, аның 2 се дә тексттан булырга тиеш. Әлеге бирем укучыларда беркүпме дәрәҗәдә кыенлык тудыра, чөнки укучылар тексттан җөмлә номерын китерергә өйрәнгән була. ДЙА эшендә исә, текстлар күз алдында булмый.

ИРО белгечләре Һадиева Г.В. фикере буенча да, изложение белән сочинениене аерым цифлар куеп билгеләнми,  сочинение элементлары юл калдырылмыйча, кызыл юлдан гына башлап языла.

Бәяләү өлешендә үзгәрешләр юк. Әмма “5”ле билгесенең куелышында гына азрак төгәлсезлекләр бар.

Бүген иҗади эзләнергә сәләтле, эшенә чын күңелдән бирелгән укытучылар гына үз укучыларының сыйфатлы белем алуына ирешә ала. Моның өчен татар теленә чит тел буларак өйрәткәндә искергән, нәтиҗәсе аз булган технологияләрне яңалары, нәтиҗәлерәкләре белән алыштырырга кирәк. Яңа технологияләр ярдәмендә татар телен өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли. Яңа педагогик технологияләр (проект методы, яңа информацион технологияләр, интернет-ресурслар) куллану белем бирү дә шәхси якын килүгә ярдәм итә.

Замана таләп иткәнчә,  белем бирүдә, ДЙА-нә, БРТ-на әзерләгәндә укытучы әлеге технологияләрне отышлы кулланырга тиеш. Үземә килгәндә, дәресләремдә күбесенчә  коммуникатив технологияне, өлешчә проблемалы укыту технологиясен  кулланам. БРТ-ның тест өлешен өйрәтүдә  “Маi тест» программасы ярдәмендә үзем тестлар төзим. Бу очракта сыйныфның белем дәрәҗәсен күз алдында тора.

Дөрес, дәресләрнең нәтиҗәлелекләрен, укучыларның белемнәрен арттыру өстендә бик күп эшләргә, эзләнергә кирәк әле. Аларның барысын да дәресләрдә генә үтеп бетерү мөмкин түгел. Мәктәбебездә укучыларны ДЙА әзерләү максатыннан  дәресләрдән тыш өстәмә әзерләнүләр оешытырылды.

Бүген укучыларны яңа төр имтиханнарга (ДЙА) нәтиҗәле итеп әзерләү — укытучы алдында торган мөһим бурычларның берсе булып кала бирә. Татар теле дәресенең төп максаты – укучыны яхшы итеп, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү. Укытучының бурычы – балаларга телне практик һәм теоритик яктан өйрәтү һәм һәр укучыга үз активлыгын һәм иҗадилыгын күрсәтү өчен шартлар тудыру.

Көтелгән нәтиҗәләргә ирешү, ДЙА ны уңышлы тапшыру өчен иң элек укучыларны тел дәресләре белән кызыксындыру мөһим. Бүгенге заманда, аларны ничек итеп дәрескә тартырга? Дөрес, татар теленнән ДЙА кертелү хәзерге заман шартларында икетеллелек мохите тудыра. Мондый мохиттә татар теле үсеп, баеп кына калмый, рус телендә сөйләшүче халык арасында куллану ихтыяҗы да арта.

Һәрбер сыйныф өчен бер дәреслек белән генә чикләнмичә, методик кулланмалар, дидактик материал, күнегүләр җыентыгы,таблицалар, сүзлекләр, аудио-видео кебек чаралар белән иҗат итәргә булышып, рус  һәм татар телендә сөйләшүче балаларга дәүләт телен үзләштерү өчен мөһим шартларны тудыру да бүгенге мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Гомумән, фәннәрне укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Бу юнәлештә эшләү бүгенге көн укытучысы алдына зур таләпләр куя:  ул заман белән бергә атларга тиеш. Бары шул очракта гына балаларны үз фәне белән кызыксындыра алачак.

2015-2016 уку елында  ДЙА-нә әзерләнү өчен үрнәк иншалар. (2 төрле)

1. Туган як, туган туфрак. Һәркем өчен дә иң кадерле җир ул. Бирелгән җөмлә дә нәкъ менә шул турыда сөйли. Ул ерак бабаларның кабере, торган нигезебез  һәркем өчен дә якын  булуын әйтә.

Әлеге текстта да кеше тормышында туган туфракның  кадере турында  сүз бара.  Клараның бабасы аңа ата-бабасының туфрагы-Каракошны кайтып күрергә куша торган була.  Бу сүзләргә Клара бик уңайсызлана, чөнки “Туган туфрак” сүзе аңа чит була.

Бабасы исә Каракошны, анда үткән тормышын бик сагына. Бала чагын, егет вакытларын,  каз өмәләрен кызык итеп, юксынып сөйли иде. Ул үзенең үткәне онытыла баруга борчыла. Аның һәр сүзендә  оныгында туган якка карата  кызыксыну теләге уятасы килү чагыла. Клара аңларга тырышса да барыбер үзенчә уйлый иде.  Чөнки яшь вакытта туган җирнең кадере турында белмибез. Ә менә олыгая барган саен, туган туфрак сагындыра.  Фикеремне дәлилләп, Клара бабасының сагыну хисләре чагылган җөмләне китерәм.  Ул Клараның “авылда берни дә юк бит” дигән сүзләренә дә карамастан, ерак бабаларның каберен күрергә чакыра. Мин дә кызның бабасы белән килешәм. Һәркем үзенең буынын, нәсел чылбырын белергә һәм истә тотарга тиеш. Вакыт булган саен туган якка ешрак кайтырга кирәк. Туган җирнең халкы да бит кунакчыл, җанга ятышлы.

Әмма Клараның әтисе туган ягын сагынып бер дә телгә алмый. Бәлки эчтән генә сагынгандыр, ләкин тышка чыгармый. Мөгаен, әлеге күренеш Клараның туган туфрак төшенчәсен белмәүнең төп сәбәбедер.  Ә Клара фикере буенча, аның әтисе алдынгы кеше, шуңа күрә ул авылны искә алмый.

Каты авырудан, Клараның бабасы үлеп китә. 80 елдан артык гомер өзелә.  Бөтен истәлекләрен, җыр-әкиятләрен үзе белән алып китә.  Үзеңнән соң дәвам итүче булмаганда, нәсел шулай бетә, гореф-гадәтләр онытыла.

Инде Каракошны беркем дә сагынып искә алмый. Ләкин Клара гына бабасының әйткән сүзләрен хәтеренә китерә. Кешенең соңгы васыятен  үтәргә кирәк дип әйтәләр. Текстта Клараның Каракошка кайтуы фикерләремне тагын бер кат дәлилләп куя.

Ахырда Кларада бабасының туган авылына кайту теләге уяна, чөнки әле вакыт бар.

Клара җәйге каникулда  Каракошка китә. Мин тулысынча Клара белән килешәм. Соң булса да, кызда туган якны, туган туфракны күрәсе килү теләге уянды. Мондый өметле яшьләр булганда, туган туфрак онытылмас.

Дуслар! Әле яшь булсак та, үзебезнең бабаларыбызны белик,  аларны искә алыйк, туган туфрагыбызга ешрак кайтыйк.

2. Татар җыры! Татар моңы! Ул  теләсә кайсы кешенең  күңеленә үтеп керә,  йөрәгендә мәңгегә  урын ала. Бирелгән җөмләләрдә  нәкъ менә шул  турыда сүз бара. Анда татар җырының кадерле һәм ләззәтле булуы  хакында әйтелә.

Язылган текстта яралы егетнең татар җырына карата булган хис-кичерешләре сүрәтләнә. Җыр аны бер мизгелгә  терелтеп җибәрә, күңеленә өмет, яшәү чаткылары бирә. Татар җырын ишеткәч, егет,  күзләрен ачып, яткан җиреннән кинәт бер талпынып куйган фикер язылган җөмлә сүзләремне дәлилләп куя. Җыр егеткә көч кертә, ул бөтен күңеле белән аны  тыңлый.

Татар җырларын кем генә җырласа да, алар күңелгә бик якын. Туган илдән аерылгач, аннан бик еракка киткәч, һәрбер кеше шундый хисләр кичерә. Текстта да шул турыда сүз бара. Сүзләремне раслап, соңгы абзацтагы “Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени? Тик җыр булсын, җыр туктамасын!”-дигән җөмләне китерәм. Соңгы минутларда егет өчен иң кадерле нәрсә-ул татар җыры! Тик ул гына туктамасын, өзелмәсен!

Татар моңы, татар җыры -кешеләр өчен юл яктыртучы һәм өмет бирүче маяк, минемчә. Ул яшәргә көч бирә, туган якка якынайта.  Яшәсен татар моңы!



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Муниципаль бюджет   гомуми белем бирү учреждениесе “Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 1нче квалификацион категорияле  туган (татар) тел  һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызының педагогик остаханә эшкәртмәсе

Тема: “Халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты”

(Язучы иҗатын өйрәнү дәресендә укучыларның коммуникатив осталыгын үстерүнең  отышлы  алымнары)

  1. Педагогик тәҗрибәне презентацияләү.

Бүгенге көндә укучыларга заманча белем бирүнең максаты - компетентлы чыгарылыш сыйныф укучысын тәрбияләү, чөнки хәзерге җәмгыять коммуникатив компетенцияләренең югары дәрәҗәдә булган, мөстәкыйль һәм бәйсез кешегә ихтыяҗ кичерә. Заманча укытучы коммуникатив компетенция формалаштыруга  ярдәм итәчәк шартлар тудырырга тиеш. Коммуникатив компетенция хәзерге вакытта мәктәпнең төп бурычларыннан берсе булган төп компетенцияләр төркеменә керә, чөнки укучыларның аралашу осталыгының югары дәрәҗәсе уку уңышына һәм адаптация процессына гына түгел, ә  нәтиҗәле һәм имин киләчәк тормыш чыганагы да булып тора.

Мәктәп лингвистик (тел) осталыкны  гына түгел, ә сөйләм һәм язма сөйләм культурасы, аралашуның төрле өлкәләрендә тел куллану кагыйдәләре һәм ысуллары белән дә бәйле булган коммуникатив компетенцияне формалаштыруны күз алдында тота. Укучыларны күзәтү безне билгеле бер нәтиҗәләргә китерә: хәзерге заман укучылары арасында   аңлаешлы сөйләм төзергә бик үк сәләтле булмаган, аудитория алдында чыгыш ясаганда үз фикерләрен  тулы, төзек  җөмләләр белән   дәлилли һәм үз карашларын исбатлый алмаганнары да бар. Күпчелек укучыларның сөйләме ким җөмләләрдән,  жест-ишарәләрдән тора.  Интернет-челтәрләр аша төрле смайликлар куллану аша үз хисләрен белдерәләр. Бу - тискәре күренеш, әлбәттә. Безнең бурыч - укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, коммуникатив осталыкны арттыру. Алда саналганнар- замана таләбе буенча укытучының  дәрескә әзерләнгәндә куела торган иң беренче  бурычы.

Укучыларның аралашу осталыгы  сөйләм үстерү, язучы белән танышу,  рефлексия,  әсәргә анализ ясау дәресләрендә тормышка ашырыла. Ә менә  язучы иҗатын өйрәнү дәресе укучылар өчен бик үк яратып кабул ителми.

Әдәбият белгечләре һәм танылган методистлар, әдәбият укытуда язучы биографиясен өйрәнү кирәкле шарт булып тора, дип билгеләп үтәләр. Язучы  тормышы белән танышканнан соң, укучылар шәхес һәм мохит арасындагы мөнәсәбәтләр, язучының дөньяга карашы һәм иҗатының үзара бәйләнеше турында аңлаешлы күзаллау гына түгел, ә конкрет тамаша алалар. Шунлыктан безнең бурыч булып,  язучы иҗатын өйрәтү дәресен укучылар белән ике яклы аралашу аша кызыклы итеп оештыру тора.

Әлеге хезмәттә үз дәресемдә куллана торган алымнар  мисал итеп китерелде, отышлы яклары күрсәтелде. 

Югарыда әйтелгәннәрне истә тотып, Осталык дәресенең максатын түбәндәгечә билгеләдем:

Язучы иҗатын өйрәтү дәресендә туган(татар) тел һәм  әдәбият укытучыларын коммуникатив-сөйләм компетенциясен  үстерү (алымнарын куллануга) проблемасына җәлеп итү.

Бурычлар:

1.  “Коммуникатив компетенция” (аралашу осталыгы) төшенчәсе буенча  теоретик материалны  системалаштыру һәм гомумиләштерү.
2. Язучы иҗатын өйрәнү дәресендә укучыларның  коммуникатив-сөйләм компетенциясен үстерүгә ярдәм итә торган кайбер эш алымнарын тәкъдим итү.

3. Тәҗрибә уртакшашу аша үзбелемне күтәрү өстендә эшләү.

  1. Шөгыльләр системасын тәкъдим итү
  1. Кереш. Эшкә әзерлек.

Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар. Сезне осталык дәресендә күрүемә мин бик шат. Уңышлы эш сәгатьләре теләп, эшчәнлегебезне башлап җибәрик.

“Комплимент” рефлексия алымын куллану:

Башта бер-беребезгә тулы  матур  җөмләләр белән теләкләр әйтеп, кәефләребезне күтәреп алыйк әле. Мин  башлап җибәрәм: Хөрмәтле коллегалар, Сез бүген барыгыз да бик  күркәм, берегездән - берегез чибәр! (...)

Афәрин. Әңгәмәбез күңелләрне күтәреп җибәрде, азрак аралашып та алдык.

  1. Теманы билгеләүгә әзерлек.

Дәресләрдә укучылар белән мондый төрдәге (тулы, төзек җөмләләр кулланып) әңгәмәләрне оештырырга кирәкме? Ни өчен? (...)

Дөрес, бүгенге көндә укучыларның сөйләме ким җөмләләрдән,  жест-ишарәләрдән тора.  Интернет-челтәрләрдә төрле смайликлар куллану аша үз хисләрен белдерәләр. Бу - тискәре күренеш, әлбәттә. Безнең бурыч- укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, коммуникатив осталыкны арттыру. Алда саналганнар- замана таләбе буенча, укытучының  дәрескә әзерләнгәндә куела торган иң беренче  бурычы.

Кайсы тип дәресләрдә әңгәмә формасын кулланабыз соң?  (...)

 Әлбәттә, барлык дәресләрдә дә өлешчә кулланыла, ә менә сөйләм үстерү, әсәргә анализ ясау, язучы иҗаты белән танышу дәресләрендә ешрак тормышка ашырыла.

  1. Теманы ачыклау.

 Димәк, осталык дәресебезнең темасы да “Язучы иҗатын өйрәнү дәресендә укучыларның коммуникатив осталыгын үстерүнең  отышлы  алымнары” дип атала. /Осталык дәресендә Критик фикерләү, коммуникатив технология алымнарыннан файдаланылды/.

  1. Осталык дәресенең теоретик өлеше

Нәрсә соң ул коммуникатив осталык?

Беренчедән, әңгәмәдә катнаша алу сәләте. Икенчедән, үз фикереңне әйтә белү, аудитория алдында чыгыш ясау. Өченчедән, дискуссия алып бара белү, дәлилләү, исбатлау осталыгы.

Коммуникатив компетенция формалаштыру һәр дәрестә бара, әмма аны эшләү өчен иң уңайлы җирлек, минемчә, әдәбият дәресләре - үзенчәлекле аралашу дәресләре. Мин укытучы буларак, коммуникатив компетенцияләр формалаштырырга ярдәм итүче кайбер эш төрләре һәм алымнары, технологияләре белән сезне таныштырып китәм.

Коммуникатив технология сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре белән үзара бәйләнгән комплекслы укытуга таяна:

• тыңлау

• сөйләү

• уку

• язу.

Хөрмәтле коллегалар, Сез дәрестә сөйләм эшчәнлегенең нинди формаларын кулланасыз? (...)

Җаваплар: Укытучы һәм укучы белән әңгәмә, Сөйләү;

Парларда әңгәмә; Сорау төзү  һәм иптәшеңә сорау бирү;

Төркемнәрдә уку-укыту әңгәмәсе; эчтәлек сөйләү; Бәхәс; Белдерү; Сорауларга җавап бирү; Рольле уен һ.б.

Бик яхшы.  Коммуникатив компетенцияләр формалаштыруга ярдәм итүче  дәресләр белән дә танышып китик инде:

Уен-дәрес

Дәрес-остаханә

Дәрес-диалог

Дәрес-аралашу

Дәрес-коммуникация-дәреснең яңа төре.        

Шунысын да әйтергә кирәк, сөйләм үстерү дәреснең төрле этапларында тормышка ашырыла.

  1. Практик эшчәнлек.

5.1.Укыту эшчәнлегендә куллана торган эш алымнары белән таныштыру. (шәхси тәҗрибә белән уртаклашу)

Коммуникатив эшчәнлекне үстерүдә Сез нинди  технологияләр, кайсы  алымнардан файдаланасыз? (компетентлы технология, проблемалы укыту технологиясе, критик фикерләү, коммуникатив технология һ.б....)

Бик яхшы.

Фокус- группа белән эш.

Инде игътибарыбызны слайдка яки алдыбызда яткан рәсемнәргә юнәлтик. Игътибар белән башта үзегез генә карагыз, уйлагыз. Бу рәсемнәрне барысын бергә нәрсә яки кем берләштерә?  (Шәвәли, кыңгырау, “Сабантуй” газетасы, Бакырчы авылы, Котбетдин, “Әткәйгә хат” поэмасының 1 куплеты һәм башкалар)

Төркемнәрдә бер-берегезнең фикерләре белән уртаклашыгыз, исемен тәкъдим итегез.

Калган укытучылар игътибарына: музыка куела.(Ш.Галиевнең “Саумысыз, арышларым” шигыренә җыр) Әлеге музыканы ишеткәнегез бармы? Күз алдыгызга нәрсә килде? Эчтәлеге нидән гыйбарәт? Исеме ничек? Авторы кем? Фикерләрегезне 1 темага берләштерегез.

Фокус- группа җаваплары тыңлана (...)

Калган укытучыларның җавабы әйтелә. Тема уртаклыгы ачыклана.

Әлбәттә, бу рәсемнәр һәм музыка Ш.Галиев белән бәйле.

Бу эшчәнлек  “Мозаик-ассоциатив  чакыру» һәм “Музыкаль шкатулка”  дип атала. Әлеге алымнар язучы иҗатын өйрәткәндә теманы ачыклауга ярдәм итә. Димәк, без Ш.Галиев иҗатын кыскача карап үтәчәкбез. Төгәлрәк әйткәндә, эшчәнлегебездә  “Халык шагыйре Шәүкәт Галиев иҗаты”н өйрәнү мисалында төрле эш алымнары белән танышачакбыз.

Гадәттә, язучы тормышын өйрәнү укучылар өчен авыр, кызык түгел.  Әлеге эшчәнлек белән укучыларны ничек кызыксындырасыз? (...)

Мин дә кайбер эш төрләрен тәкъдим итәм:

  1. Фотога карап, язучыга бәя бирү. (фикерләү сәләтен үстерә)
  2. Танылган шәхесләрнең язучы турында әйтелгән фикерләрен тәкъдим итү. Шулар аша язучыга бәя бирү, нинди икәнен ачыклау. (критик фикерләүне үстерә)
  3.   Язучының яшь һәм өлкән вакытта төшкән фотоларын чагыштыру. Уртак, аермалы якларын ачыклау. (чагыштыра белү, анализлау сәләтен үстерә)
  4. Псевдонимы аша язучыга бәя бирү һ.б.

Иҗаты белән таныштырганда бик күп төрле коммуникатив осталыкны күтәрү алымнарын кулланып була. Мисал өчен,

“Икеләтелгән  (ике) көндәлек”,”Квест”, “Вакыт аралыгындагы фикерләр” Рефлексия алымы, “Терәк конспект”, “Беләм. Телим. Белдем.”, “Тере журнал төзү”, “Рәссам белән янәшә”, “Инсерт”, “Аудио тыңлау”, “Вакыйгалар панорамасын төзү” алымы һ.б.

“Ике көндәлек” яки “Икеләтелгән көндәлек” алымы

Текстны беренче кат уку барышында укучылар укылган вакыйгаларга  шәхси фикерләрен язып баралар.

Укучы игътибарын җәлеп иткән сүз яки вакыйга

Бу сүз яки вакыйга ни өчен мине кызыксындырды? Миндә нинди хисләр уятты?

Отышлы ягы:

“Ике көндәлек” укучыларга текстның эчтәлеген үз тәҗрибәләре белән тыгыз бәйләргә мөмкинлек бирә. Әлеге алымны өй эше итеп биреп җибәрергә дә мөмкин.

Үз фикерәрен дәлилләү аша, укучыларның сөйләм теле дә шома, уйлау күнекмәләре үсә.

Инсерт ысулы.

Ул катлаулы түгел. Бу ысулны икенче төрле “текстны тамгалау” дип атыйлар. Укучыларны тамга кую билгеләре белән таныштырып чыгарга кирәк, чөнки текстның кырыена тамгалар куеп барырга туры киләчәк.

˅ (галочка) тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннән таныш булган очракта куя.

+ (плюс) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара.

‒ (минус) тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя.

? (сорау) тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели. Ул моны белергә теләвен күрсәтә.

Икенче төрле таблицасы да бар (кечерәк сыйныфларга)

Миңа билгеле

Яңалык белдем

Бу ысулны куллануның уңышлы ягы шунда: укучы текстны пассив укымый, ә белергә, аңларга теләп, игътибар белән кат-кат укый. Язучы биографиясен өйрәнгәндә дә отышлы. Чөнки укучылар түбән сыйныфларда азмы-күпме язучыларның иҗаты белән танышкан булалар, югары сыйныфта исә яңа мәгълумат алалар.

Гадәттә,  мин дәрестә “Аудио тыңлау”, “Терәк конспект” алымнарын икесен бергә кулланам.

Ш.Галиевнең биографиясе тыңлатыла. ( Ир кеше укыганны укучылар яхшырак кабул итәләр!!!). Укучылар үзлектән “Терәк конспект”ка җавапларны яза баралар. Соңыннан төркемнәрдә тикшереп, тулыландырып алалар. “Терәк конспект” белән сөйләргә өйрәнәләр. Бу алым укучыларны бер-берсе белән аралашырга этәрә, бәйләнешле сөйләм күнекмәсен, кабул итү сәләтен  үстерә. Әлеге коммуникатив технологиядә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре  (Тыңлау, язу, уку, сөйләү)  үзара бәйләнгән комплекслы укыту тормышка ашырыла.  

__(укучының исеме, фамилиясе)________ “Терәк конспект”

1

Язучының исеме (тулы исеме)

2

Туган  һәм үлгән елы

3

Туган авылы, районы, республикасы

4

Әти-әнисенең исеме (бөтенесендә булмаска да мөмкин)

5

Балачагы

6

Беренче әсәре, шигыре

7

Кайсы газета-журналларда эшләве

8

Нинди тарихи вакыйгаларда катнашкан (сугыш...)

9

Әсәрләре, шигырьләре

10

Әдәбиятка алып кергән яңалыгы

11

Кайда үлгән (билгеле булса)

 “Аудио тыңлау” алымы шулай ук укучыларның игътибарын җәлеп итә, чөнки бүгенге көндә укучылар музыкага еш тартылалар, телефон аша җыр тыңламаган бала сирәктер.

Күбрәк укучыларга таныш булган, дәрестә өйрәнелгән татарча җырларны тәкъдим итәм. Җырлары булмаса, шигырьләре аудиязмада тыңлатыла. Моның буенча да интернеттан күп материал табып була.

“Логик эзлеклелек” алымы-төрле проект эшләрен эшләгәндә дә, әдәбият дәресендә язучыларның биографияләрен өйрәнгәндә отышлы, әлбәттә,  әдәбият фәне олимпиадаларына  әзерләнгәндә ярдәм итә.  Әлеге алымны кулланып, укучым “Г.Тукайның балачак сукмаклары” исемле схеманы төзеде, фәнни эшендә яктыртты. Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып, 1нче урынга лаек булды.

IV. Модельләштерү

5.2. Укытучылар белән практик эш

Сезнең барчагыз да Ш.Галиевнең иҗаты белән таныш. Шунлыктан сезнең белән “Вакыйгалар панорамасын төзү” алымын карап китик. Сезгә Ш.Галиев иҗаты белән бәйле вакыйгалар сурәтләнгән рәсемнәр бирелгән. (Бакырчы авылы күренеше, 1928,  2011, “Шәвәли” рәсеме, “Сабантуй” газетасы...)

Сез аларны тиешле эзлеклелектә урнаштырырга тиешсез. Соңыннан рәсемнәргә карап, эзлекле хикәя төзеп сөйләргә әзерләнегез. /Укучылар белән эшләгәндә  эзлекле текстны аз сөйләшүче, әңгәмәдә пассив катнашучы укучыдан сөйләтергә кирәк/

Калган укытучылар белән эш:

“Псевдоним аша язучы турында сөйлә” (Шәвәли, Камырша, Котбетдин рәсеме һәм алар турында шигырьләр таратыла. Шәвәли шигыреннән авторның исемен-Ш.Галине табалар, кайда туганын да билгелиләр. Нинди образлар иҗат итүен, шагыйрьнең балалар язучысы икәнлеген ачыклыйлар)

Сүзне төркемнәргә бирү, нәтиҗә  ясау (...)

Әлеге алымнарны  куллану - укучыларны төркемнәрдә аралашып, бер-берсенең фикерен тыңлап, кимчелекләрне төзәтеп эш итәргә этәргеч бирә, пассив укучыларны да эшчәнлеккә тарта, кызыксынуларын арттыра.

V.Рефлексия

Бүгенге  осталык дәресе сездә нинди фикерләр уятты икән? Әйдәгез, “Микрофон” алымы ярдәмендә күрсәтелгән тәкъдимнәрне дәвам итеп алыйк әле:

1. Коммуникатив-сөйләм компетенциясен формалаштыру-…

2. Мастер-класс миңа _________аңларга ярдәм итте.

3. ____________________хезмәттәшләремә киңәш итәр идем.

Уртак эшчәнлеккә йомгак ясыйк. Осталык дәресендә киңәш ителгән Критик фикерләү, коммуникатив технология алымнары укучыларның аралашу осталыгын, уйлау, критик фикерләү сәләтен үстерә, сөйләм үстерү, бигрәк тә язучы иҗатын өйрәтү дәресен кызыклы һәм мавыктыргыч итүдә отышлы роль уйный.  Әгәр  без дәрескә карата укучыларда кызыксыну уята алганбыз икән, димәк,  алга куйган максат-бурычларыбыз да нәтиҗәле булачак.

Борынгы Конфуций сүзләре белән  тәмамлыйсы килә:

“Искесенә мөрәҗәгать итеп, яңасын ачарга сәләтле кеше укытучы булырга лаек". Әгәр дә сез бу тормышта ниндидер әһәмиятле нәрсәгә дә булса ирешергә телисез икән, гамәлдә булу гына җитми – хыялланырга да кирәк; планлаштырырга гына кирәк түгел – ышанырга да кирәк. (А. Франс)

Шәүкәт Галиев иҗатыннан Сезгә «Истәлеккә төен» бүләк итәсем килә. (тарату)