Сыйныф белән эш

Галкина Татьяна Геннадиевна

Предварительный просмотр:

         Укыту-тәрбия эшчәнлегендә  милли мирасның әһәмияте  

(түгәрәк өстәл)

Әңгәмәбезне  “Укыту һәм тәрбия эшчәнлегендә милли мирасның әһәмияте” дигән темага алып барырбыз. Ни өчен нәкъ менә шушы мәсьәләгә тукталуымны бераз аңлатып китим, иң элек.

     Һәркем җаны-тәне белән үз баласының яхшы булуын тели. Без укучы балаларыбызда әлеге ата-ана хыялына бөтенләй дә туры килмәгән кайбер чит сыйфатларны күреп ачынабыз, йөрәгебез әрни. Яшерен-батырын түгел, хәзерге балалар кайчак кеше хезмәте белән исәпләшмиләр, аны хөрмәтләмиләр, өлкәннәргә илтифатсызлык күрсәтәләр. Еш кына җәмәгать урыннарында, урамда кешеләргә һәм өйдә якыннарына карата үзләрен итагатьсез тоталар, игътибарсыз булалар, тупаслыкка кадәр барып җитәләр. Ә инде иң үзәккә үткәне – аларда, вакыт-вакыт, һәр кеше өчен мәҗбүри булган миһербанлык, игелеклелек, әйләнә-тирәгә игътибарлы, инсафлы караш җитми. Шушы тискәре сыйфатларны бетерер, һичьюгы киметер өчен, яшь буында милли үзаң формалаштыру һәм шуның аша үз туган телен, халкын сөюче әхлаклы шәхес тәрбияләүдә милли мирасның әһәмияте әйтеп бетергесез, минемчә.

    Милли мирас дибез. Ә нәрсә соң ул милли мирас? Ниләр керә соң бу мираска? Әйдәгез әле, иң элек шуңа ачыклык кертик, хөрмәтле коллегалар. Сез нәрсәләрне атар идегез?  (җаваплар)

  • тел
  • халык педагогикасы
  • халык авыз иҗаты
  • әдәбият
  • гореф-гадәтләр, йолалар
  • мәдәният һәм сәнгать
  • дин.

     Сез атаганнарны исәпкә алып, мин менә шундыйрак исемлек тәкъдим итәр идем. Әлбәттә, боларның һәркайсы турында  бик озак һәм күп сөйләшеп булыр иде. Ә без һәрберсенә кыскача гына тукталып үтәргә тырышырбыз.

Тел.          1)    Укыту-тәрбия процессында телнең роле нинди соң?

(фикерләре,  җаваплары)

     Сез хаклы, коллегалар. Бөек рус педагоглары да, татар мәгърифәчеләре дә мәктәптә укытуның нигезен ана телендә күрә. Алар, бик хаклы рәвештә, ана телен зур тәрбия чарасы итеп карый. Тел – җәмгыятьнең, һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә алыштырып булмый торган рухи байлыгы. Ул халыкның акыл хәзинәсен, гореф-гадәтен, иң яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, мәдәниятен борынгы заманнардан түкми-чәчми безнең көннәргә алып килгән. Үз туган теленә, тарихына  хөрмәте булмаган кешенең башка телләргә дә, үз ата-анасына, үз Ватанына, үз халкының әхлак нормаларына, халыкның мәдәниятенә һәм сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый. Менә ни өчен дә телне, туган телне – ана телен яхшы белергә, аның бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк. Минем фикеремчә, ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәмгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.

     Безнең телебез - бик моңлы тел. Туган телебезнең бөтен моңын, нечкәлекләрен тоеп, матур сөйләшә белү зарур. Кызганычка каршы, телнең тәмен-матурлыгын тоеп, җиренә җиткереп, күңелгә ятышлы итеп сөйли белүчеләр кими бара.

    Бүгенге көндә татар теленең рәсми статусы үсә, телнең кулланылыш даирәләре арта дип сөйләсәк тә, татар теленең тормышта кирәге юк дип фикер йөртүчеләр дә аз түгел. Яшермим, үземнең танышларым арасында да, гәрчә үзләре татар милләтеннән булсалар да,  “өйдән чыгу белән татар теле кирәкми” дип уйлаучылар бар. Өлкәннәр шулай дигәч, балалардан нәрсә таләп итмәк кирәк?

     Бүгенге көндә бу глобаль проблема,  минемчә. Сүз дә юк, җитәкчелек тарафыннан бу прблеманы хәл итүдә шактый эшләр алып барыла: яңа законнар кабул ителә тора, программалар төзелә, төрледән-төрле проектлар тормышка ашырыла. Шулай да уңай нәтиҗәсе генә артык күзгә бәрелеп тормый әлегә, кызганыч. Әмма без киләчәккә якты өмет белән карыйбыз һәм нидер көтеп кенә ятмыйбыз. Татар милләтенең эшлекле вәкилләре, яисә мөгаллимнәр буларак, үзебез дә бу өлкәдә  актив эш алып барабыз. Шулай бит, хөрмәтле коллегалар? Менә шул хакта  бераз тәҗрибә уртаклашып алу урынлы булыр иде, минемчә.

2) Хөрмәтле кунаклар, ә сезнең белем йортларында бу эш ничегрәк алып барыла? Берничәгез генә булса да бәян итмәс микән?

Халык педагогикасы     1)Халык педагогикасы нидән гыйбарәт?

                                        Аның нигезен нәрсә тәшкил итә?

                  (фикерләре,  җаваплары)

     Бүген мәктәпләрдә укыту - тәрбия эшен камилләштерү максаты белән халык педагогикасы хәзинәләрен файдалану кирәклеге дә көн тәртибенә килеп басты. Халык педагогикасының нигезендә бу халыкның үзенә генә хас булган милли психологик үзенчәлекләре, тәрбия алымнары, тормыш - көнкүрешне оештыру,  үз - үзеңне тоту рәвеше,  әхлак нормалары,  милли сыйфатлары салынган.

     Буыннан  -  буынга килгән һәм тәрбия процессында кулланылган ысуллар, нәтиҗәле алымнар, гомуми кабул ителгән һәм гадәткә кергән таләпләр, гыйлем – күнекмәләр, педагогик карашлар яшь буынга белем - тәрбия бирүдә аеруча зур роль уйный.

     Мәшһүр мәгърифәтчеләребез хезмәтләренә күз салсак, укыту-тәрбия эшчәнлегендә  бүген дә көн кадагында булган мәсьәләләрне хәл итүдә кулай ысуллар, нәтиҗәле алымнар, гомуми кабул ителгән таләпләр, гыйлем – күнекмәләргә тап булырбыз. Ни гаҗәп, алар барысын да бер гасыр алдан күреп, белеп торганнар. Хәзинәгә тиң әлеге хезмәтләр хакында озын-озак сөйләшеп булыр иде.

     Бары берсенә генә тукталып үтик әле. Педагогикада гаилә  тәрбиясенә зур урын бирелә. Бәхәссез, бала тирә-якны танып белергә иң башлап гаиләдә өйрәнә. Гаилә аша урамга, олы дөньяга чыга.

  1. Мин әлегә үз гаиләле кеше түгел. Сезнең арада гаиләле кешеләрдер дип уйлыйм. Сезнең гаиләдә тәрбия эше ничек тормышка ашырыла? Сез ниләргә таянып эш итәсез? Аерым кагыйдә, таләпләр бармы? Һәм, гомумән, бу мәсьәләгә сезнең карашыгыз нинди?

(фикерләре, җаваплары)

     

     Халык авыз иҗаты – халыкның рухи хәзинәсе, ерак заманнарда яшәгән кешенең эчке дөнясын чагылдыра торган тормышчан чыганак. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә җанлы сөйләм теленең үзенчәлекләре, халыкның фикер байлыгы, сүз тапкырлыгы, күп төрле сурәт-бизәк чаралары тупланган. Аларда халыкның уй-хыяллары, гаделлек өчен көрәше, якты киләчәккә омтылышы гәүдәләнә. Шунлыктан фолклор әсәрләре һәркемгә якын, һәркемне дулкынландыра, яхшылыкка, әдәпле һәм намуслы булырга өнди.

     Халык авыз иҗаты әсәрләре белән беррәттән, татар халкының гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре дә яшь буында әхлаклылык тәрбияләүгә булыша. Халкыбызның рухи мирасын китаплардан, газета-журналлардан гына түгел, ә бәлки үзебезнең милли төбәк җирлегенә таянып өйрәнү тормышка якынрак килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинчелек тудыра. Кече яшьтәге мәктәп балаларына әхлакый тәрбия бирүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, борынгыдан килгән традицияләрен куллануның роле зур булуы һәркемгә мәгълүм.

      Кешене әхлакый яктан тәрбияләүдә әдәбият – чын мәгнәсендә остаз. Әдәби әсәрләр кешелек туплаган рухи байлыкны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, “нәрсә ул яхшы”, “нәрсә ул яман” төшенчәләрен укучыга үтемле итеп җиткерә. Әдәбиятны юкка гына “кешелек хәтере”, “тормыш дәреслеге” дип йөртмиләр. Укучы әдәбият аша дөняны, кешене танып белә, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә, яшәешкә, тереклеккә дәрт ала.

       Мәдәният һәм сәнгать — дөньяны нечкәләп, матур итеп күрә белү сәләтенә өйрәтә торган тагын бер якты тәрәзә ул. Мәдәният һәм сәнгать әсәрләре эмоциональ хәтерне баета, үстерә, гүзәллекне танып-белү үткенлеге дип атарга мөмкин булган сәләтне тәрбияли. Иҗат культурасы белән якынрак танышкан саен яшүсмердә кешенең әхлакый йөзенә, рухи байлыгына, интеллектына карата аеруча сизгерлек туа, кызыксынучанлыгы, эчке матурлыгы үсә.

       Әңгәмәбез башында милли мирасны тәшкил иткән төшнчәләрнең исемлеген барлаган идек. Шулар арасына мин динне дә керткән идем. Мин аны махсус бераз аерыбрак куйдым, чөнки шушы чыгышыма әзерләнгәндә, мин үземнең коллегаларым арасында да бераз сорашу үткәргән идем. Һәм аларның кайберләре динне милли мираска кертүгә ризасызлык белдерделәр. Әйдәгез менә  сезнең белән хәзер шул турыда фикер алышыйк әле, хөрмәтле коллегалар.

  1. Сез ничек уйлыйсыз, динне милли мирас дип әйтеп буламы, әллә юкмы? Сездә ниндирәк фикерләр бар? Үз карашыгызны атап кына калмыйча, аңлатып, дәлилләп бирсәгез, аеруча шәп булыр иде.

(фикерләре,  җаваплары)

   Фикер-җавапларыгыз өчен, зур рәхмәт. Сезгә инде мәглүм булганча,  шәхсән мин үзем динне, берсүзсез, бу исемлеккә кертер идем. Ни өчен икәнен дә кыскача  аңлатып үтәм.

Минемчә, яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә диненең иҗтимагый әһәмияте искиткеч зур. Чөнки дин тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Дин берәүне дә начарлыкка өйрәтми. Анда гел яхшылыкка гына өндәгән күпсанлы чакыру, вәгазьләр бар.

     Татар халкында әхлак кагыйдәләре ислам әхлак кагыйдәләре белән тыгыз бәйләнгән.  Ислам әхлагында иң алда торучы һәм иң мөһим саналучы сыйфатларның берсе – гаделлек. Гаделлек белән янәшә генә торган икенче бер сыйфат - тугрылык. Тугрылыкны Аллаһ мөселманнарга фарыз кылган. Мөселманга хас булган әхлак сыйфаты - сабырлык. Сабырлык ул түземле булуны, авырлыклар килгәндә үз - үзең белән идарә итә алуны, ямьсез сүзләр әйтү һәм начар гамәлләр кылудан үзеңне тыеп калуны аңлата.

     Мөселман каты бәгырьле, каты күңелле түгел, киресенчә, мәрхәмәтле һәм яхшы күңелле булырга тиеш. Ислам динендә шәфкатьле булуга һәм ярдәм итүгә мәрхәмәт диелә.

      Һәр мөселманда булуы кирәкле иң мөһим нәрсәләрнең берсе - әдәп һәм тыйнаклык. Әдәп - тәрбия, гүзәл холык, нәзакәтлелек ул. Тыйнаклык - ояла белү. Әдәпле кешеләр башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәрләр, кечеләргә шәфкать күрсәтер.  Әдәпле кеше үзен түбән төшерерлек хәрәкәтләрдән тыяр. Ислам дине буенча, әдәп һәм тыйнаклык -  кешеләрне ямьсез эшләрдән туктаткан бер калкан, сакчы. Кеше һәрвакыт әдәпле, саф әхлаклы булырга тиеш.                                           

   Нәкъ менә шундый шәхесне тәрбияләү бурычы йөкләнгән дә бит инде безгә, хөрмәтле коллегалар. Әйе, безнең. хәзерге укытучыларның, тоткан урыны үзгәрде, без – мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә укучыларның фикерләү сәләтен үстерүче, уку, танып-белү эшчәнлеген актив оештыручы. Безнең бурыч – тулы үсеш алган шәхес тәрбияләү, аның белем бирү процессы белән дөрес идарә итү, рухи һәм физик үсешкә ирешүенә булышу. Әмма бер нәрсә үзгәрешсез калыр. Мәшһүр галимебез Р. Фәхреддин сүзләре белән әйтсәк “... мәктәпнең вазифасы – фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр...”

      Шушы түгәрәк өстәлебезнең эшен йомгаклап, укыту-тәрбия эшчәнлегендә милли мирасның әһәмияте әйтеп бетергесез, дигән нәтиҗә чыгара алабыз, минемчә. Шулай бит, хөрмәтле коллегалар? Зур рәхмәт һәр барчагызга! Игтибарыгыз, актив булуыгыз, уй-фикерләрегез, тәҗрибә уртаклашуыгыз өчен рәхмәт сезгә!


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Рекомендации при составлении актов обследования условий  жизни и воспитания  несовершеннолетних и характеристик  на учащихся

Акт обследования семьи

Комиссия в составе:

(ФИО, должность)

___________________________________________________________________________________________________

1.Состав семьи_____________чел.      количество детей в семье______чел

Адрес: _________________________район______________ тел._____________________

Ф.И.О. отца

Дата рождения

Место работы, должность, образование

Состояние здоровья

Ф.И.О. матери

Дата рождения

Место работы, должность, образование

Состояние здоровья

Ф.И.О. детей

Дата рождения

Место учебы (доп. занятия)

Состояние здоровья

1

2

3

4

5

6

7

3.Инициатор обращения:

- личное обращение                                                                                                                                     

- учреждения образования                              

- учреждения здравоохранения                      

- КДН                                                                  

- органы внутренних дел                                  

- органы социальной защиты                          

- орган опеки и попечительства                      

 4. Категории семей:

- пенсионеры по возрасту

- родители – студенты

- несовершеннолетние родители  

- оба родителя (один в неполной)- инвалиды

- один из родителей – инвалид

- семья с детьми-инвалидами (до18 лет)

- многодетная семья (от 3-х до 5-ти детей)

- многодетная семья ( от 6-ти и более дет.)

- неполная семья (вдова, вдовец), родители разведены)

- одинокая  мать (отец)

- приемная семья

- опекунская семья (ребенок- сирота, родители лишены родительских прав)

- беженцы, вынужденные переселенцы

- другое ____________________________

Семья, оказавшаяся в трудной жизненной ситуации:

- семья с низким прожиточным уровнем

- разводящаяся семья

- конфликтная семья

- проблемы со здоровьем родителей (детей)

- травматическое событие в семье, депрес.

- потеря жилья, имущества

- прочее ____________________________

Семья, оказавшаяся в социально опасном положении:

- родители уклоняются от воспитания детей  

- родители лишены родительских прав        

- родители злоупотребляют алкоголем, наркотиками

- дети не посещают образовательные учреждения ( по неуважительной причине)  

- деликвентное ( наруш. закон) поведение ребенка    

- девиантное ( нарушающее социальные нормы) поведение ребенка      

- детская беспризорность, бродяжничество, попрошайничество                                  

- дети употребляют алкоголь, наркотические и психотропные вещества                    

- семья, где имеется угроза жизни детей        

- наличие судимых членов семьи      

- аморальный образ жизни родителей

-насилие в семье  

-семья без определенного места жительства  

- семья, не имеющая средств к существованию

2. Совместно проживающие родственники:____________________________________________________

__________________________________________________________________

__________________________________________________________________

____________________________________________________________________________________________________________________________________

3.Жилищные условия: 

3.1) Тип жилья (частный дом, квартира, коммунальная квартира, комната):____________________

3.2) размер жилой площади:_________ 3.3) Кол-во комнат: _________________________________

3.4.) Благоустроенность и оснащенность жилья мебелью, бытовой техникой и т.д.)____________________________________________________________

_________________________________________________________________

3.5) Санитарное состояние:_________________________________________

_________________________________________________________________

3.6) Условия для занятия детей: _____________________________________

_________________________________________________________________

_________________________________________________________________

4. Дополнительная информация___________________________________

________________________________________________________________

5.Наличие личного подсобного хозяйства, садово-огородных участков (площадь участка, разведение птицы, скота и т.д.)_____________________

________________________________________________________________

6. Доходы семьи (заработная плата; доходы от предпринимательской деятельности; стипендия; пенсия; пособия и компенсации и т.д. на каждого члена семьи за месяц в руб.)

____________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________

7.Реализация социальных льгот (какими льготами  пользуется данная семья и на какую сумму в месяц, например: жилищно-коммунальными льготами; льготами по оплате за содержание детей в детских дошкольных учреждениях; бесплатным школьным питанием; бесплатными лекарственными средствами;  льготами по оплате за пользование телефоном и т.д.)_______________________________________________________________

__________________________________________________________________

__________________________________________________________________

8.Виды оказанной дополнительной помощи за счет средств бюджета района, города в течение года  по линии органов социальной защиты, образования, здравоохранения, труда и занятости и т.д., на какую сумму (руб)______________________________________________________________

__________________________________________________________________

___________________________________________________________________________________________________________________________________

9.Заключение и предложения (является ли данная семья кризисной и нуждается ли она в                       социальном патронате, рекомендуемый вид патроната)________________________________________________________

____________________________________________________________________________________________________________________________________

Подпись__________________________________________

Дата составления « _______» _______________________ 20___г. 

Психолого-педагогическая карта учащегося с использованием экспертных оценок

(Индивидуально-психологические особенности представлены в карте в виде шкал)

Характеристика

на ученика 3 А класса

МОУ «Средней общеобразовательной школы № … »

Иванова Ивана Ивановича,

… года рождения,

проживающего по адресу: …

Учеба: учится неплохо, чуть выше среднего, учебой почти не интересуется, мало читает, определенных учебных интересов не имеет.

Поведение: часты нарушения дисциплины; конфликты с учителями возникают очень редко, а с одноклассниками - часто;

Отличается очень высокой двигательной активностью, неусидчивостью.

Общественная активность средней выраженности, равно как и организаторские способности и инициативность. Промежуточное положение ученик занимает между лидерами и ведомыми.

Общение в школе: по популярности в классе срединное положение, зато отсутствуют недруги. Чрезвычайно общителен, постоянно старается быть на людях, в гуще событий, ищет новые впечатления и знакомства.

Отзывчив. Отличается самостоятельностью суждений.

Личностные особенности: не тревожен, уверен в себе, самооценка высокая и не завышенная, честолюбив.

Общение в семье: живет в дружной семье, отношения с родителями доверительные, ему предоставляют большую самостоятельность, но стараются не ослабить контроль за поведением. В отношениях учителя с родителями конфликтов не возникает.

Пояснение к характеристике ученика: Объяснение описываемому в характеристике поведению ученика можно найти в том, что учитель, заполняющий карту, на шкале агрессивности сделал сразу две отметки, тем самым обозначив, что у этого в общем спокойного, уступчивого, доброжелательного мальчика часто бывают вспышки агрессивности, ведущие к возникновению конфликтов.

Учитель не выделяет особых трудностей в воспитании ученика, но и не считает его легко поддающимся педагогическим воздействиям.

Такое срединное положение по всем шкалам общественной активности скорее свидетельствует об общественной пассивности, но и об отсутствии негативного отношения к поручениям.

Учитель не считает, что он плохо влияет на одноклассников.

Анализ карты выделяет крайнюю выраженность двигательной активности и общительности. Видимо, именно из-за неусидчивости и постоянной тяги к смене впечатлений мальчик не добивается лучших, чем средние, успехов в учебе и не справляется с выполнением общественных поручений, которые требуют сосредоточенности. Воспитательную работу, в первую очередь, следует связать с формированием устойчивых интересов, навыков работы, с приучением к чтению.

Характеристика

на ученика 7 А класса

МОУ «Средней общеобразовательной школы № … »

Иванова Ивана Ивановича,

…  года рождения,

проживающего по адресу: …

Учеба: по успеваемости занимает среднее положение, учится с большим интересом, очень начитан, увлечен историей. В поведении отмечаются довольно частые нарушения, бывают конфликты с учителями, реже с одноклассниками. Упрям, довольно агрессивен. Усидчив.

Общественная активность средней выраженности, не лидер, не организатор, не инициатор. Обычно выступает в роли ведомого, авторитет средний. От общественных поручений при этом не отлынивает.

Общение в школе: друзей в классе довольно много, но некоторые одноклассники  его не любят. Общается со своей компанией, в общении с новыми людьми теряется, робеет. Скрытен. Ориентируется преимущественно на мнение окружающих.

Личностные особенности: тревожный, самооценка завышена, честолюбив.

Общение в семье: отношения с родителями не очень доверительные и открытые, взаимопонимание не полное, атмосфера в семье при этом дружелюбная. Мальчику предоставлена большая самостоятельность, контроль за его поведением не жесткий. Контакты родителей с учителем хорошие.

Пояснение к характеристике ученика: Учитель относит его скорее к трудновоспитуемым, не считает его опорой педагога, но и не считает, что он плохо влияет на учеников. У учителя большой симпатии не вызывает.  В общем, карта показывает, что в педагогической работе с учеником больше всего внимания требуют нарушения поведения, связанные, по-видимому, с нарушениями взаимоотношений с учителями.