БӘЙГЕ (2016 нчы ел)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым

(эссе)

 Әхмәтшина Айгөл Фаукат кызы,

Алабуга муниципаль районы  

“2 нче урта гомуми белем бирү

мәктәбе”нең беренче  категорияле

 татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

       Укытучы!  Бөек исем! Җир йөзендә хөрмәткә лаек булган һөнәрләрнең берсе. Һәр кешенең иң матур балачак хатирәләре, шатлык – борчулары, дулкынлану хисләре, уңышлары, хаталары – һәммәсе дә мәктәп еллары һәм укытучы белән бәйле. Әйе, кызыксыну тулы күзләреңне елтыратып, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәсең. Ә синең каршыңда мөлаем карашлы беренче укытучың басып тора. Менә шул минуттан ул синең янәшәңнән атлаучы, белем нигезләренә төшендерүче, шәхес буларак сине тәрбияләүче олуг бер зат. Укытучы дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык, сабырлык, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү...  

         Мин тумышым белән Мамадыш районының Рәхмәтулла Аланы дип аталган кечкенә бер авылдан. Авылыбызда мәктәп булмау сәбәпле, күрше Түбән Сөн авылы мәктәбенә йөреп укырга туры килде. Әле дә хәтеремдә, биредә беренче тапкыр кояштай елмаеп, укытучым каршы алды. Менә белем дөньясына әйдәп, беренче дәрескә кыңгырау чыңлады. Дәрес башланды. Мин укытучымның һәр әйткән сүзен игътибар белән тыңлыйм, карашын, хәрәкәтләрен күзәтәм. Укытучымнан уңышларым өчен мактау сүзләре ишетү мине тагын да канатландырып җибәрә. Беренче укытучым күңелемдә һәрвакыт үрнәк булып сакланып калды, ә аңа булган хөрмәт  хисләре  кечкенәдән үк миндә әлеге мактаулы хезмәткә карата кызыксындыру уятты.  Әнә шул балачак хыяллары, 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине, 14 яшьлек кызны Казан педагогия көллиятенә китерде. Дүрт ел дәвамында башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен үзләштергәч, кулыма кызыл диплом алып, борынгы Алабуга шәһәрендә мөгаллимлек хезмәтемне башлап җибәрдем. Читтән торып, Алабуга дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамладым. 17 ел дәвамында хөрмәткә лаек булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы  хезмәтен бик яратып башкарам. Максатым – рус балаларын татарча аралашырга өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, аларда милләтемә, туган халкыма карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, татар халкының бай мирасы, гореф-гадәтләре, горурланырлык тарихы, күренекле шәхесләре турында  һәр укучымның йөрәгенә җиткерү. “Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”- дип яза Галимҗан Ибраһимов. Минем дә педагогик фәлсәфәм – балада иҗат һәм эзләнү мөмкинлекләрен ачу, аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Бурычым - укучыларны танып- белү процессы белән кызыксындыра алу, иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәтү, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, әйләнә-тирәне, кешелек дөньясын өйрәнү һәм аны укучыга дөрес аңлату, укучыны тормышка яраклаштыру.  Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен һәрвакыт эзләнү, педагогик осталыкны һәм иҗади эшчәнлекне  үстерү өстендә эшләү таләп ителә. Бу процесста вакыт, рухи һәм ихтыяр көче булу бик мөһим.

         Мин күбрәк әдәби китаплар, газета–журналлар укыйм, үземнең фәнни-методик китапханәмне баетам, гомумән, үз белемемне үстерү өстендә даими эш алып барам. Тырышлыгым уңышлы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә: IV Халыкара укытучылар фестивалендә мастер-класс күрсәтәм, Бөренрәсәй “Каурый каләм” иҗат бәйгесендә, V Бөтенрәсәй “Татар теле, әдәбияты һәм тарихы: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” бәйгесендә түгәрәк өстәлдә актив катнашучы. Татарстан Республикасы һәм Алабуга шәһәре күләмендә казанышларым да аз түгел:  мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддингә багышланган Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең XI һәм XIII  республика педагогик укуларында чыгыш ясап диплом белән бүләкләнәм,   регион һәм шәһәр методик семинарларында педагогик осталыгым белән уртаклашам. Укытучы берникадәр артист сәләтенә дә ия булырга тиеш, бәлки шуңа да миңа еш кына сәхнәдә чыгыш ясарга туры килә. Мәктәп күләмендә оештырылган  төрле бәйрәм – кичәләрне алып барам.

         Иҗади эшчәнлегемнән  тыш, иң беренче баскычта яраткан  татар теле һәм әдәбияты дәресләрем тора. Бүгенге көндә белем-тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурилыгы артты, шуңа күрә дәресләремне заманча технологияләр кулланып укытам. Мәсәлән, дәресләрне оештыру дәверендә компьютер технологияләрен куллану бик отышлы дип саныйм, чөнки компьютер ярдәмендә бик күп эшләр эшләп була: мультимедиа презентацияләре, интерактив уеннар, төрле тестлар, схемалар. Интерактив мультимедияле “Бала” китапханәсен, татар телендәге мультфильмнарны, “Ана теле” проектын дәрестә актив кулланам, башка шәһәрдәге хезмәттәшләрем  белән татар телендә аралашыр өчен үземнең сайтымны булдырдым.

         Рус телендә сөйләшүче балаларны татарча аралашырга өйрәтү максатыннан чыгып, дәресне иҗади үсеш технологиясе нигезендә оештырам.   Бу технологиянең иң мөһим шарты – уку эшчәнлеген төркемнәрдә алып бару.  “Аралашуга бары тик балалар эшчәнлеген төркемнәрдә оештырып алып барганда гына ирешеп була”, – дип белдерә профессор Ә.Рәхимов. Чыннан да, төркемнәрдә эш барышында укучыларым бер-берсен тыңларга, контрольдә тотарга һәм белемнәрен бәяләргә, нәтиҗә ясарга, үз фикерләрен дәлилләргә өйрәнәләр.

           Сөйләм телен үстерү белән беррәттән укучыларны мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә  нәтиҗәле алымнарның берсе - проектлар технологиясен татар халкының милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, традицияләрен  өйрәнү дәресләрендә куланып, уңай нәтиҗәләргә ирешәм. Бу төр дәресләрне оештырганда “Салават күпере”, “Ялкын”, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары, “Ачык дәрес”, “Алабуга нуры” газеталарындагы материаллардан файдалану шулай ук отышлы.

         Укыту процессында викторина, сәяхәт, тәрҗемәчеләр конкурсы, зирәкләр һәм тапкырлар конкурсы, рольле уеннар оештыру, кроссвордлар, ребуслар чишү, күренекле шәхесләр, ветераннар белән очрашу, татар телендә заманча җырлар өйрәнү, төрле бәйрәмнәр оештыру укучыларымда татар телен өйрәнүгә зур кызыксыну уята. Сәләтле укучыларым Рәсәй Федерациясе, Татарстан Республикасы, Алабуга районы күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә яратып катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.  Укучыларымның иҗат уңышларына педагогик осталыгымны дөрес кулланып, һәр укучыма  индивидуаль якын килеп эшләү, алар белән яхшы мөгамәләдә булу, уртак тел таба белү, аларның ярдәмчесе һәм киңәшчесе булу да уңай йогынты ясый дип саныйм.

        Билгеле, рус мәктәбендә татар телен дәүләт теле буларак укыту җиңел түгел, шулай да бик тә кызыклы. Аһәңле, моңлы телебезнең барлык нечкәлекләрен саклап өйрәтү, аның кирәкле, актуаль булуын һәр укучы күңеленә җиткерү, тормышта куллана белергә өйрәтү – татар теле һәм әдәбияты мөгаллименең зур вазифасы. Димәк, илебездә тынычлык, милләтара дуслык, башка халыкларның телен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен хөрмәт итү, гомумән, сәламәт фикерле җәмгыять тәрбияләүдә тел белеме укытучыларының роле бик зур.

                          Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

                          Бүтән телләр белү-яхшы һөнәрдер, -

   дип язган Дәрдемәнд. Әйе, күп телләр белгән кешенең аңы, фикерләү дәрәҗәсе үсә, хәтере яхшыра, эчке дөньясы байый. Менә шул хакта без –  татар теле һәм әдәбияты укытучылары яшь буынның аңына сеңдерергә тиешбез. Шул вакытта гына милләтебез, телебез, мәдәниятебез яшәр һәм киләчәгебез якты, өметле булыр.

         Мәктәбемдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе буларак, хезмәттәшләрем белән бергә укыту эшчәнлегендә барлыкка килгән  кайбер сорауларны, мәсьәләләрне  чишәргә, төрле авырлыклардан чыгу юлларын эзләргә туры килә. Хәзерге көндә Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру юнәлешендә актив эшлибез. Бердәм булу, бер-беребезгә ярдәмләшеп, тәҗрибәбез белән уртаклашып хезмәт итү эшемдә стимул булып тора.

           Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, шөкер, сулар һавам, эчәр суым, табын тулы ризыгым, газиз балаларым, сөекле ирем, әти-әнием, туганнарым һәм чын күңелемне биреп башкарган эшем бар. Тәрбияләгән укучыларымда әдәпле, гадел, кешелекле, ярдәмчел булу кебек уңай сыйфатлар күрү минем өчен икеләтә бәхет. Аларның җәмгыятькә яраклы, файдалы шәхес булып үсүенә, тормышта үз урыннарын таба алуларына иманым камил. Бүген яшьлегемдә укытучы һөнәрен сайлаганым өчен сөенеп туя алмыйм.  Әйе, мин җир йөзендәге иң җаваплы, изге һәм саваплы эш башкаруым белән горурланам! Алдагы көнемдә сәламәт хәлемдә яраткан укучыларым, хөрмәтле хезмәттәшләрем арасында эшләп, һөнәр юлында уңышларга ирешергә насыйп булсын!


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

“2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ

 

Рус төркемнәрендә укучы балалар белән үткәрелгән

сыйныфтан тыш чара

F:\P1010507.JPGF:\P1010505.JPG

F:\P1010519.JPGF:\P1010517.JPG

Башкары:  Алабуга шәһәре 2 нче урта мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтшина А.Ф.

Алабуга

2015

   Зал бәйрәмчә алтын көзне хәтерләтеп бизәлә. Өстәлләргә көзге уңыш: җиләк- җимеш, яшелчәләр, башаклар куела. Яңа җыйган уңыштан пешерелгән бәлешләр, тортлар куела. Балалар кулында яфраклар. Салмак музыка астында балалар залга керәләр.

Алып баручы: Балалар, хөрмәтле укытучылар, кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе – "Сөмбелә" бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул "башак" дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр.

1 нче бала: 

Көз килде,

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез, дуслар,

Көзге бәйрәмгә!

2 нче бала: 

Көз килде дә керде өйгә,

Яфраклар йөгерәләр.

Ышык эзләп койма, капка

Асларына керәләр.

3 нче бала: 

Утром мы во двор идём,

Листья сыплются дождём.

Под ногами шелестят

И летят, летят, летят..

4нче бала: 

Полюбуйтесь, маскарад!

Лес меняет свой наряд,

Он костюм примерил новый,

Жёлтый, красный и лиловый.

“Яфраклар бәйрәме” җыры

Яфрак бәйрәме

Р.Еникеева музыкасы, Л.Лерон сүзләре

Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыйм әле

Кушыл син яңа җырга.

Кушымта:

Сары, сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак,

Көзнең матур чаклары

Оча яфрак, уйный яфрак,

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме!

(Залга Сөмбелә булып киенгән кыз керә, кулында кәрҗин)

1 нче бала.

Урман-кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без.

2 нче бала.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

3нче бала.

Уңыш җыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае -

Сентябрь җитте.

4нче бала.

Бакчада хуш ис,

Бакчада ямьле,

Берсеннән берсе тәмле

Алмалар пеште.

Алып баручы:

 Зифа буйлы, җитен чәчле,

Зәңгәр күзле бу кызның

Исемнәре ничек икән,

Әйтегезче кем белә?

Балалар: Сөм-бе-лә!

1 укучы:

Исәнме, Көз, алтын көз,

Безне сагынып килдеңме?

 Агачларга куакларга

Сары чуклар элдеңме? 

Сөмбелә: 

Исәнмесез, нәни дусларым!

Мин - Сөмбелә, килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда .

 “Көз” җыры

  Балалар.  Көз, көз, әйт әле?

                     Кәрзинеңдә ниләр бар?

  Сөмбелә.  Кәрзинемдә кыярлар,

                     Помидор һәм алмалар.

 Балалар.  Көз, көз, әйт әле?

                    Кәрзинеңдә ниләр бар?

  Сөмбелә.  Кәрзинемдә яңгырлар,

                    Җылы, суык көннәр бар.

  Балалар.  Көз, көз, әйт әле?

                     Кәрзинеңдә ниләр бар?

  Сөмбелә.  Кәрзинемдә кызыл, матур

                    Алтын, матур төсләр бар.(Яфраклар сибә)

Сөмбелә: Аһ-һай, дусларым! Быел уңыш бигрәк мул булды! Ул кишер, помидор, чөгендер! Үзләре шундый эре! Күрдегезме, уңыш ничек күп! (Өстәл янына, балалар ясаган күргәзмә янына килеп күрсәтә)

Алып баручы: 

Кәрзин тулы алмалар,

Помидор һәм кыярлар,

Кәбестә, кишер, суган,

Алтын көз безнең уңган.

Алып баручы: Дуслар! Бүген безгә кунаклар килгән. Алар серле кунаклар. Ни турында сөйли алар, әйдәгез, бергәләп тыңлап карыйк әле. (Ишек шакып, кыяр керә)

Кыяр: Хәерле көн, балалар!

Алып баручы: Хәлләрең ничек, кыяр дустым?

Кыяр:

Хәлем минем бик яхшы,

Уңышлар бик мул булды.

Хуҗам бик тырыш бала

Түтәлем дымлы булды,

Гел утап кына торды.

Помидор:

Исәнмесез, хәерле көн, дусларым!

Минем дә хәлләр бик яхшы.

Хуҗабикәнең кызы

Бик тырыш бала булды.

Су сипте, чүп утады,

Шуңа уңыш күп булды.

Бу мәктәптә укыйдыр дип,

Рәхмәт әйтергә килдем.

Уңган,тырыш, тәртипле дип,

Һәр җирдә сөйләп йөрдем.

Алып баручы:Укучылар, кайсыларыгыз помидор үстерүдә әти-әниләрегезгә булыштыгыз? Кулларыгызны күтәрегез әле. Бик яхшы.

Суган:

 Исәнмесез, дусларым!

Хәлләрегез ничек соң?

Миңа карагыз әле

Мин матур һәм нинди зур!

Уңышым булды бик мул.

Алып баручы:

Менә нинди уңган, тырыш

Балалар укый бездә.

Хезмәт шулай матурлый ул

Нур балкый йөзегездә.

Кишер:

Тукта. Тукта, туктап тор!

Син бераз гына уйла:

Ник кечкенә мин болай,

Ник үсмәдем соң буйга?

Шуңа мин вак булдым:

Хуҗам бик ялкау малай

Утамады түтәлне,

Шуңа үсмәдем бугай.

Кабак:

Исәнмесез, барыгыз да,

Сез мине таныйсызмы?

Мине караучы малай

Аның исеме Рамай.

Бакчага һич килмәде,

Минем хәлне белмәде.

Беркайчан су сипмәде,

Ашламалар бирмәде.

Бергә: 

Ай-яй-яй,

Ай-яй-яй.

Алып баручы:

Бик начар безнең эшләр

Нишлик инде балалар?

Сезнең арада бармы соң

Андый ялкау малайлар?

Бергә:

Безне һичкем хурламасын

Мактап кына әйтсеннәр.

Барлык мәктәп балалары

Хезмәт сөеп үссеннәр.

“Яңгыр” җыры

Яңгыр

Татар халык уен җыры

Әй алма, алма, алма,

Алма алмаланганда.

Алмаларга рәхәт була

Яңгыр тамгалаганда.

Әй кыяр, кыяр, кыяр,

Кыяр кыярланганда.

Кыярларга рәхәт була

Яңгыр коеп яуганда.

Әй шалкан, шалкан, шалкан,

Шалкан шалканланганда.

Шалканнарга рәхәт була

Яңгыр шаулап яуганда.

Кәбестәсен, помидорын,

Җиләген, алмаларын

Тәрбияләп үстерегез,

Күрерсез файдаларын.

Алып баручы: 

Күрегезче, балалар,

Шалкан быел бик уңган,

Самавыр хәтле булган,

Кем чәчкән бу шалканны?

Балалар: Бабай утырткан аны!

("Зур шалкан" әкияте сәхнәләштерелә)

Алып баручы: Бабай шалкан утырткан. Шалкан  зуууур булып үскән.

Бабай (чыга, кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәсендә йөри).

Ай аллам, вай аллам!

Каян үскән бу шалкан?!

Кайсы ягыннан тартыйм,

Ничек кенә чыгарыйм?

Тукта, әбине чакырыйм әле! Әбисе, әбисе, дим, чык әле монда!

Әби (яулыгын төзәткәләп):

Ятып кына торыйм дисәм,

Тагын нигә чакыра?

Нәрсә булган бу бабайга,

Шалканга карап тора?

Бабай (шалканга күрсәтеп):.

 Күр, әбисе, нинди шалкан

Үскән безнең бакчада!

Бергәләп тартып чыгарыйк,

Тотын минем аркага!

Алып баручы: Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Әби (маңгаендагы тирен сөртеп ала):

Булмый, бабай, туктале,

Кызны чакырыйк әле.

Кызым, кызым! Гөлзирә!

Кил әле син бирегә!

Кыз(көзгесенә карый-карый чыга):

Ай, битләрем алланды,

Иреннәрем кызарды.

Әбием, тагын нәрсәгә

Мине өйдән чыгардың?

Әби (кулы белән шалканга күрсәтеп):

Кара, кызым, күрәмсең:

Шалкан ничек үскәнен!

Бергәләп тартып карыйк,

Бу шалканны чыгарыйк!

(Кыз бии-бии, шалкан тирәли әйләнеп чыга, әбигә килеп тотына)

Алып баручы: Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Кыз(кулларын карый):

Ай, кулым арыды!

Тартуы авыр ла!

Акбайны чакырыйк,

Булышсын тартырга!

Акбай, Акбай! Кайда син?

Ник бирегә килмисең?

Акбай, булыш, бик авыр

Бу шалканны тартуы!

Акбай(чыга):

Һау-һау-һау! Ни булды монда?

Көн буе саклыйм йортны.

Бер каракны китермим,

Энәгә дә тидермим.

Һау-һау! Нәрсә булды, Гөлзирә?

Кыз(күрсәтеп):

Тотын минем артыма,

Әйдә шалкан тартырга!

(Акбай һау-һаулап урап чыга, кызның артына килеп тотына):

Алып баручы: Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Акбай( туктап тирен сөртә):

Һау-һау-һау! Булмый болай!

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син, Мияубикә?

Ярдәмгә килеп җит лә.

Мияубикә (келәмнән торып чыга):

 Мияу-мияу-мияу мин,

Һәрвакытта уяу мин.

Сөт эчәм, тычкан тотам,

Йокларга бик яратам!

Акбай, Акбай! Ник уяттың мине?

Акбай(күрсәтеп):

Бабай шалкан үстергән.

Шалкан зур булып үскән.

Тартып-тартып карыйбыз –

Һич чыгара алмыйбыз.

Булыш әле, Мияубикә!

Алып баручы: Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

(Барысы да, уфылдап, тирләрен сөртәләр)

Мияубикә: Мияу-мияу, арыдым!

Ә шалкан чыкмый һаман!

Бергә-бергә җиңел булыр,

Ярдәм сорыйк тычканнан.

Тычкан-тычкан, чи-чи-чи!

Син кайларда йөрисең?

Һич тимәскә сүз бирәм,

Килсәң иде бирегә!

Тычкан(чи-чи килеп чыга):

Качып ипи кимердем,

Әллә шуны сиздеңме?

Мияубикә. Ни кирәк?

Чабып килдем тизрәк!

Мияубикә (күрсәтеп):

 Бабай үстергән шалкан.

Шалкан бик зур булган!

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Тартып чыгарыйк тизрәк!

Алып баручы: Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар икән – шалкан килеп тә чыккан!

Шалкан (торып баса):

Бабай чәчте орлыгым,

Сулар сибеп үстерде.

Витаминлы, бик файдалы,

Тәмле булып өлгердем.

Балалар, түгәрәк ясап, шалканны уртага алалар. Җырлыйлар.

Әй, бабабыз бик уңган!

Үстергән шундый шалкан!

Шалкан үскән, зур булган,

Бөтен бакчабыз тулган!

Без әбигә булышырбыз,

Бергәләп тәмләп ашарбыз.

(Кунакларга карап, кулларын җәеп)

Шалканнан авыз итәргә,

Без сезне дә чакырабыз.

Барысы да баш ияләр.

Алып баручы: Карагызчы, бирегә безнең нәни дусларыбыз гөмбә җыярга чыкканнар. 

“Гөмбәләр турында җыр”

Гөмбәчеләр җыры

Татар халык көе, Г. Гыйләҗетдинова сүзләре

     Урмандагы аланда

     Тәмле гөмбәләр үсә.

Кушымта:

Әйе шул, әйе шул,

Тәмле гөмбәләр үсә.

     Әйлән-бәйлән йөрибез,

     Күңел ачып уйныйбыз.

Кушымта:

Әйе шул, әйе шул,

Күңел ачып уйныйбыз.

     Яфрак астына качып

     Утыра алар посып.

Кушымта:

Әйе шул, әйе шул,

Утыра алар посып

Сөмбелә: Мин сезгә ел саен шушы вакытта киләм. Үзем белән уңышлар, күелле уеннар, табышмаклар алып килдем. (Табышмаклар әйтә, һәр класска берәр табышмак.) 

Чәчәге агачында, алмасы тамырында. (Бәрәңге)

Өч кат тун кигән, кем салдыра, шул елый.(Суган)

Үзе - бер бөртек, эче - мең бөртек. (Кыяр)

Түгәрәк - ай түгел, сары - май түгел, койрыгы бар - тычкан түгел. (Шалкан)

Алып баручы:

Кулга кәрзиннәр алабыз,

Урманнарга барабыз.

Юлда очраган кошларны

Без озатып калабыз.

Алып баручы:

 Кошлар еракка китәләр:

Сандугачлар, тургайлар.

Әнә безгә соңгы кошлар

Сәламләп кул болгыйлар.

 Презентация белән эш. “Кош исемнәрен әйтеп чыгу”

Сөмбелә. Җавапларны бик дөрес әйттегез, хәзер уен уйнап алыйк.

“Матур биибез” уены

Матур уен
Татар халык уен җыры
Сез уртада, без кырында
Әйләнәбез түгәрәк.
Уеныбыз булсын матур.
Күңел ачыйк бергәләп.
Таянабыз билләргә.
Тотынабыз биергә.
Тыпыр-тыпыр тыпырдатып
Әйләнәбез без бергә.

Сөмбелә: 

Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез,

Шигырләр сөйләдегез.

Барысы өчен рәхмәт сезгә.

Алдагы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

Алып баручы: Бүгенгә без хушлашабыз,

Бәйрәмне тәмамлыйбыз,

Күңелле дә соң бу көз!

Бәйрәм "Кояшлы ил"җыры белән тәмамлана.



Предварительный просмотр:

                                                                                                            А.Ф.Әхмәтшина

Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, 2нче мәктәп

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ТӘГЪЛИМАТЛАРЫНДА КИЕМ ӘДӘПЛӘРЕ

                                       “Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән

                кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр”  [ 1, 15 ]

        (Р.Фәхреддин)

         Әхлакый һәм рухи яктан сәламәт булган, үз милләтенә  лаеклы, укымышлы, тәрбияле, әдәпле, дөрес фикер йөртә белүче шәхес тәрбияләү – җәмгыять тормышында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу өлкәдә татар халкының горурлыгы булган гали зат, гаҗәеп киң карашлы, тирән белемле, милли тарихка һәм үз чорының рухи тормышына караган бихисап күп хезмәтләр иҗат иткән бөек галим Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеге аеруча зур әһәмияткә ия. Халкы һәм милләте өчен җан атып яшәүче, бөтен гомерен яшь буынны  тәрбияләүгә багышлаган олуг әдип һәм оста педагог Ризаэддин Фәхреддин үз хезмәтләрендә тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә шактый зур игътибар бирә. Аның иҗатында адәм баласына хас булган иң күркәм сыйфатларның берсе –“әдәплелек ” төшенчәсе аеруча киң яктыртыла. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “әдәп” сүзе болай тәкъбир ителә: 1) үзеңне тота белү кагыйдәләре; 2) яхшы гадәт, йола.

        “Әдәп саклау” - тәртип кагыйдәләрен саклау, зуррак кеше алдында тартыныбрак тору, берәүне хөрмәтләү йөзеннән тыйнаклык саклау дигән мәгънәне белдерә.[3,  672]

                    Ризаэддин Фәхреддин “бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк” дип саный, димәк әдәплелек кагыйдәләре белән танышу һичшиксез гаиләдән, ата-ана тәрбиясеннән башланырга тиеш. Бу юнәлештә бөек галимебез иҗат иткән хезмәтләрдән файдалану бик кирәкле дип саныйм. Әдәп төшенчәсендә йөргән сүзләр белән аталган : “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле хатын”, “Шәкертлек әдәпләре”, ”Гаилә”, “Нәсыйхәт” һәм башка хезмәтләре яшь буынны тәрбияләү дәверендә әзер дәреслек-кулланма ролен үти. Әлеге хезмәтләрдә яшәешнең  аерылгысыз бер өлеше булган кием әдәпләренә багышланган тәгълиматларына тукталыйк. “Гыйлем әхлак” (“Әхлак гыйлеме”) сериясеннән булган “Нәсыйхәт” китабының беренче кисәге ир балалар өчен бәян ителгән. Бу китапның 30 нчы бүлекчәсе “Кием әдәпләре” дип атала. “Кием кию турысында камил игътибарда булыгыз! Кием киюдән максат-салкын вә кызулыктан саклану һәм халыкара күркәм күренүдер”,-ди Р.Фәхреддин.[ 4, 55 ]  “Кием кешене саклар”,- диләр халыкта, димәк, беренчедән, кием кешенең сәламәтлеген, саулыгын сакларга хезмәт итсә, икенчедән, ул кешенең тышкы кыяфәтен бизи һәм матурлый.

          “Кием - күңел көзгесе” -дигән әйтемне истә тотып, кешенең хис-кичерешләрен, холкын, табигатен, аның яшәеш ысулларын, яшәү дәрәҗәсен, әйләнә-тирә мохитен, аның нинди һөнәр иясе булуын киеменә карап ачыклый алабыз. Шуңа күрә, әдип башкаларга ияреп һәм бәһасенә карап түгел,  ә зәвыклы, күңелеңә хуш килгән, сәламәтлеккә зыян китерми торган, уңайлы булган киемне сайларга киңәш бирә. ”Киемнәрне озак тузучан булган нәрсәләрдән сайлагыз! Төсе гүзәл, чыдавы аз булган киемнәрне сайлау - дөнья гыйлеменнән белмәү галәмәтедер ”,- дип яза Ризаэддин Фәхреддин. [4 , 55] Биредә ул кием сайлауда үзенә бертөрле осталык һәм белем кирәклеген белдерә.

         Р.Фәхреддин тәгълиматларында сәламәтлекне саклау һәм гигиена таләпләре алгы планга куелган. Чисталык, пөхтәлек – сәламәтлек чыганагы булуын һәркем беләдер, мөгаен. Шуннан чыгып, ул: ”Киемнәрегезне саклап вә пакь рәвештә киегез”, –дип яза.[4 , 55] Өс-башның тәрбиясез һәм пычрак булуы  ялкаулык һәм шапшаклык билгесе булуына басым ясый әдип. Бу мәсьәлә галимнең “Тәрбияле бала” дип исемләнгән хезмәтендә дә бик ачык чагыла. Мәсьәлән, балаларда мөстәкыйльлек, сакчыл булу, хезмәт ярату кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү максатыннан, ул: ”Тәрбияле бала үз эшен үзе эшләр. Көндез кия торган киемнәрен урыныннан алып, пычраклары күренсә, үзе чистартыр ” –дигән үгет-нәсыйхәтен яшь буынга җиткерә.[4, 168]

         Гомумән, киенү һәм өс-башны, кием-салымны чиста, пөхтә йөртү мәсьәләләрендә  Ризаэддин Фәхреддин үзен балаларның җенесләренә карап, аларның физик, физиологик, акыл, психологик һәм башка үзенчәлекләрен истә тотып фикер йөртүче Бөек Остаз итеп күрсәтә.[4 , 23]

         Кыз балалар өчен генә иҗат иткән икенче китабында “Кием әдәпләре”  21нче бүлекчәдә тәкъдим ителә.” Кызларның иң сөйкемле булганнары-гадәти киемнәрдә, саф һәм чиста киемдә булганнарыдыр”,-ди остаз. Ул кыз балаларга: “Модага әсир булмагыз, кием турында һичкем белән ярышмагыз, кеше белән ярышу (кием турында) олы бер бәла икәнлеген истә тотыгыз!”, -дип мөрәҗәгать итә. [ 5, 15] Ә менә чиктән тыш бизәнү әйберләре куллану, камыт сыман көмеш зур тәңкәләр, авыр чулпылар тагуны кирәк санамый Р.Фәхреддин. Ул киләчәктә гаиләнең  терәге булган тормыш иптәше һәм әни буласы гүзәл затларда әдәплелек, тәрбиялелек, чисталык, бер-береңә карата игътибарлы булу, гаилә өчен кайгыртып яшәү һәм өй җиһазлары, тормыш кирәк-яраклары, кием-салымга карата  сакчыл  караш булдыру кебек уңай сыйфатлар тәрбияләргә омтыла. Ризаэддин Фәхреддин кыз балаларның сәламәтлекләре турында кайгыртып, борчылып түбәндәге фикерләрне белдерә: “Тар вә кысан киемнәр кан йөрүенә зарар иткәнлектән, бераз иркен киемнәр киегез,...зинһар корсет кимәгез!”. [5,16] Нәкъ менә шушы тәгълиматка нигезләнеп, Р.Фәхреддиннең медицина өлкәсендә ни дәрәҗәдә белемле булуы, зирәк акыл белән фикер йөртүче һәм күпкырлы эшчәнлеккә ия булган мәшһүр зат икәнлеген тагын бер мәртәбә искәртә алабыз.

         Әдипнең ”Олуглар вә бөекләр өчен” һәм “Әһле гыяль”(Өй җәмәгате) исемле китапларында кием әдәпләре мәсьәләләре шактыйларны җәлеп итәдер дип уйлыйм. Бала тәрбияләү, аның өс -башын хәстәрләү, урын-җирләрен чиста тоту, кием-салымнарын пакъ вә пөхтә йөртүләрен күзәтү һәм барлау - болар һәммәсе дә гаилә учагын саклаучы, өйдә һәм өй тирәсендә бөтен тәртипне күзәтеп, үз кулында тотучы ана кешегә йөкләтелгәнен азсызыклап үтә Р.Фәхреддин. Ул йорт эшләренең зур һәм мәшәкатьле хезмәт икәнлеген, шуңа күрә аны белеп, күнегеп, өйрәнеп үсәргә кирәклеген, ә инде кечкенәдән эшләп үсмәгән кешенең, олыгайгач, ничек кенә тырышса да, өй эшенә өйрәнә алмавын төшендереп бирә.[ 4 ,27]

          Гомумән, Ризаэддин Фәхреддин иҗатында билгеле бер урын биләп торган кием әдәпләре мәсьәләләре ул яшәгән чорда бик зур роль уйный, чөнки киемгә кытлык, аның аз булуы кешедән киемгә карата  аеруча сак булуны таләп иткән. Шул авыр һәм ачлык заманнарында әби-бабаларыбызның зәвык белән киенүе, киемнәрнең күз явын алырлык матур һәм нәзакәтле булуы гаҗәпләндерә. Борынгылардан калган рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас - милли өс киемнәрен сәхнә түрендә күреп сокланабыз.

         Бүгенге чор күзлегеннән чыгып  фикер йөрткәндә, әдип тәгълиматлары  гасырлар үтүгә карамастан актуальлеген югалтмаган дип уйлыйм. Хәзерге көндә, шөкер, муллык заманында яшибез, ләкин шул ук вакытта без  дөрес һәм зәвык белән киенә беләбезме? Без кигән киемнәр сәламәтлегебезгә зыян китермиме? Кием сайлаган мәлдә аның сыйфатына, үзенчәлекләренә  игътибар бирәбезме? Бу сораулар күпләрне борчыйдыр, мөгаен. Аларга  җавап табу ниятендә Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллану бик отышлы булыр дип саныйм.

          Дөрес, вакытлар, заманалар үтү белән киемгә карата таләпләр дә үзгәрә бара, илебездә барган сәяси вакыйгалар да кием мәсьәләләрен читләтеп үтми. Минем мәктәп елларым  илебездә үзгәртеп кору  барган чорга туры килде. Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр кеше тормышына, шул ук вакытта кием әдәпләренә дә зур йогынты ясады. Урта белем бирүче уку йортларында  бердәм  мәктәп киемнәре юкка чыгарга мәҗбүр ителде. Бу исә укучылар арасында матди яктан төрле  тигезсезлекләр барлыкка килүгә һәм әлеге проблема йогынтысында кайбер укучыларда үзбәянең  түбән булуына, шуның нәтиҗәсендә уку сыйфаты дәрәҗәсенең кимүенә сәбәп булды.

          Бүгенге көндә илебез мәктәпләрендә бердәм мәктәп формасын кертү- бик сөенечле хәл, әлбәттә. Уку йортларына искиткеч бер ямь бирүче мәктәп киеме укучыларның тигез хокуклы булуларына  һәм аларны билгеле бер кысаларда тотуга этәргеч булып тора. Ә менә яшь буында чисталык, әдәплелек, әхлаклы булу, кием әдәпләре һәм башка уңай сыйфатлар тәрбияләү максатыннан  без- мөгаллимнәр татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышларында һәм төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәргәндә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә, аның чын дәрәҗәдә кыйммәтле, асыл үгет-нәсыйхәтләренә бик еш мөрәҗәгать итәбез, бәяләп бетмәслек хәзинәсенә таянабыз.

                                         Файдаланылган  әдәбият

  1. Миңнегулов Х.Ю. “ Рухи тамырлар”.  “ Идел ” журналы  №4 -Казан: ОАО”ТАТМЕДИА”, 2003.-80 б.
  2. Рәми И.Г. , Даутов Р.Н.  Әдәби сүзлек. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2001.- 399 б.
  3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.-1062 б.
  4. Фәхреддинев Р.Р.”Нәсыйхәт”. Әхлак гыйлеменнән / Ризаэддин Фәхреддин. - Казан: Мәгариф, 2005.- 175 б.
  5. Хәйри Ә.Н. Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия – әхлак мәсьәләләре. - Әлмәт: Муниципаль институт басмасы, 2004.- 96 б.


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган республикакүләм  фәнни-гамәли конференция

Алабуга муниципаль районының “2 нче урта гомуми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

МӘКТӘП ШАРТЛАРЫНДА М.ҖӘЛИЛ ИҖАТЫН ЯҢАЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ НИГЕЗЛӘП ӨЙРӘНҮ

(Укытучылар өчен шагыйрь иҗатын өйрәнү, аның мирасын тәрбия процессында куллану буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен түгәрәк өстәлгә әзерләнгән  чыгыш )

Эшне башкарды:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхмәтшина А.Ф.

Алабуга

 2016

Эчтәлек

Кереш..............................................................................................................3

Беренче бүлек. Мәктәптә әдәбият программасында М.Җәлил иҗатының урыны һәм роле........................................................................................................4

Икенче бүлек. М.Җәлил иҗатын өйрәнүнең кайбер юллары һәм алымнары (алтынчы сыйныф программасы нигезендә)......................................6

Йомгаклау......................................................................................................9

Кулланылган әдәбият исемлеге.................................................................10

Кереш

Соңгы берничә елда әдәбият укытуда шактый яңалыклар кертелде. Аларның күбесе белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнүе белән бәйле. Нинди генә шартларда да күренекле Тукайларыбыз, каһарман Җәлилләребезне өйрәнү мәктәп программасында урын алачак. Педагогик, методик эшчәнлекне ватанпәрвәрлекнең югары ноктасы үрнәген үз тормышы, эшчәнлекләре, иҗатларын кулланып оештыру бүген аеруча актуаль яңгырый. Әмма яңа шартларда укыту мөгаллимнән дәрескә яңача якын килүне таләп итә. Шуннан чыгып, әлеге эшнең темасы М.Җәлил иҗатын өйрәнүдә яңача технологияләрне куллану ысулларын барлау буларак билгеләнде. Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны чишү кирәк:

-М.Җәлил тормышы һәм иҗатының мәктәп программасында тоткан урынын ачыклау;

- урта мәктәп шартларында М.Җәлил иҗатын яңача технологияләргә нигезләп өйрәнүнең ысулларын билгеләү.

Кулланылган тикшерү метод һәм алымнары: биографик,  чагыштырма-тарихи, мәктәп программларын өйрәнү.

Фәнни эшнең гамәли әһәмияте. Тәкъдим ителгән материал мәктәптә практика үтүче югары белем бирү йортлары студентлары, укытучылар тарафыннан кулланылырга мөмкин.

Эшнең структурасы – кереш, ике бүлектән торган төп өлеш, йомгаклау һәм кулланылган әдәбият исемлеге.

Беренче бүлек. Мәктәптә әдәбият программасында М.Җәлил иҗатының урыны һәм роле

Мәктәптә М.Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә шактый күп вакыт бирелә. Шагыйрьнең биографиясе турында мәгълүмат китерелә, Бөек Ватан сугышы иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” тәфсилле өйрәнелә, әсирлектәге эшчәнлегенә объектив бәя бирелә, хәзерге заманда М.Җәлил шәхесе һәм иҗатының роле ассызыклана. Алдагы таблицада мәктәпләрдә М.Җәлил иҗатын өйрәнүгә программа буенча билгеләнгән сәгатьләр саны китерелә. Шушы таблицада ук каһарман-шагыйрь иҗатының мәктәп программасында зур урын алуы күренә.

Беренче таблица

Сыйныф

Үтелә торган әсәрләре

Җәлил иҗатын өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр

Гомумән сәгатьләр саны

2 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп” программасы

“Көз җитте”,“Күке”

1 сәгать

(барлык дәресләрнең 1.5%ы)

68 сәгать

5 нче сыйныф

Кызыл ромашка”, “Җырларым”,

“Ана бәйрәме” “Бүреләр

3 сәгать (барлык дәресләрнең 4.3%ы)

70 сәгать

6 нчы сыйныф

“Вәхшәт”, “Имән”, “Чәчәкләр”

2 сәгать (барлык дәресләрнең 2.9%ы)

70 сәгать

8 нче сыйныф

М.Җәлилнең биографиясе, “Тик булса иде ирек”, “Соңгы җыр”, “Серле йомгак”, “Сандугач һәм Чишмә” шигырьләре һәм балладасы

4 сәгать

(барлык дәресләрнең 5.7%ы)

70 сәгать

11 нче сыйныф

МҖәлилнең тормышы, 20-30 еллар иҗаты (“Хат ташучы” поэмасы, “Алтынчәч” драматик поэмасы); сугыш чоры иҗаты (1943 елның августына кадәр язылган әсәрләренә күзәтү); “Моабит дәфтәрләре” циклына күзәтү

4 сәгать

(барлык дәресләрнең 5.7%ы)

70 сәгать

Шунысы игътибарга лаек: әдәбият дәресләрендә М.Җәлил әсәрләре генә түгел, ә төп герое Җәлил булган яисә М.Җәлилгә багышланган әсәрләр дә үтелә. 4 нче сыйныфта Ш.Маннурның “Муса Җәлил” шигыре, 7 нче сыйныфта Т.Миңнуллинның М.Җәлилгә багышланган “Моңлы бер җыр” драмасы өйрәнелә. Әлеге әсәрләр дә укучылар алдында каһарман шагыйрь образын тулырак ачалар. Шулай ук М.Җәлил иҗатына багышланган сыйныфтан тыш эшләр: әдәби викторина, әдәби КВН, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә, Бөек Җиңүгә багышланган тантаналарда еш кына Җәлил шигырьләре яңгырый.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә теләр идек: М.Җәлил иҗаты программада лаеклы урын алып тора. Укытучының максаты – бирелгән вакыттан нәтиҗәле, максатчан файдалану. Ә моңа традицион дәрестә кулланыла торган алымнарны гына түгел, ә заманча технологияләр, яңа алымнарга нигезләнеп эшләгәндә генә ирешергә мөмкин.

Икенче бүлек. М.Җәлил иҗатын өйрәнүнең кайбер юллары һәм алымнары

(алтынчы сыйныф программасы нигезендә)

М.Җәлил иҗатын нәтиҗәле өйрәнү өчен мөгаллимнәр заманча ресурслар, мәгълүмати чаралардан да файдалана алалар. Мәсәлән, татар әдәбияты дәресләрендә 5-11 нче сыйныфларда Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча 2006 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән “Гасырларда калыр батырлык” мультимедияле программасы, “Ана бәйрәме” поэмасы буенча эшләнгән мультфильм кулланыла.

Алтынчы сыйныфта М.Җәлил иҗатын яңа белемнәр ачу мультимедиа дәресе тибында үткәрү уңышлы. Әлеге сыйныфта үткәрелгән дәреснең максаты программа буенча “Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты белән танышу” буларак билгеләнә [Хәсәнова, 2014: 72]. Дәрестә патриот шагыйрьнең сугыш чоры иҗатына караган “Имән”, “Чәчәкләр”, “Вәхшәт” шигырьләрен уку һәм анализлау; сугыш китергән фаҗигаләрнең шигърияттә чагылышы белән танышу; сәнгатьлек уку күнекмәләре өстендә эш алып бару; фашизмга нәфрәт, сугыш вакытындагы авыр хәлләргә калганнарга теләктәшлек хисләре тәрбияләү өстендә эш алып барыла. Әмма дәресне шигырь укудан башлау максатка ярашлы түгел, XXI йөз башы баласы Бөек Ватан сугышы елларындагы тормыш, вәзгыятьне аңламый, күз алдына китермичә, шагыйрь әсәрләренең кыйммәтен тоя алмаячак. Шуны истә тотып, укытучы балаларга сорау бирә: “Сезнең сугыш темасына нинди кинолар караганыгыз бар?”. Менә шул хакта әңгәмә корганда, укучы өчен сугыш китергән вәхши картина күз алдына килеп басачак, сугышның шаһиты, актив катнашучысы булган шагыйрь иҗатын кабул итәргә әзерлек формалашачак. М.Җәлил шәхес буларак балаларга тагын да якынайсын өчен, дәреслек авторлары теманы өйрәнүгә бирелгән вакытның бер өлешен шагыйрьнең музей-фатиры турында сөйләшүгә багышларга киңәш итәләр [Галимуллин, 2005: 51]. Заманча технологияләр дәрес вакытында да музейга виртуаль сәяхәт оештырырга мөмкинлек бирәләр. Әлбәттә, моны чынбарлыктагы экскурсия, гидларның чыгышы белән чагыштырып булмас, әмма Казаннан ерак торган, шагыйрь тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучыларга, шул исәптән, дәрестә М.Җәлил темасын өйрәнүче укучыларга музей сайтларыннан алынган аерым экспозицияләрне, шагыйрьнең эш кабинетын, фатирындагы бүлмәләрне күрсәтү дәрескә җанлылык кертеп җибәрер, дип уйлыйбыз. Мондый эш М.Җәлил тормышының Казан чоры белән танышырга мөмкинлек бирә).

Шагыйрь биографиясе, иҗаты укучылар күңеленә эмоциональ яктан көчле тәэсир ясасын өчен, музыка сәнгате мөмкинлекләреннән дә файдалану уңышлы, дип саныйбыз. Әнә шундый әзерлек эшләреннән соң гына яңа белемнәр бирелергә тиеш: “Вәхшәт” шигыре укыла, “Имән”, “Чәчәкләр” шигырьләре укып анализлана. Дәреснең белемнәрне ныгытуга караган этапларында дәреслек белән эш, тест эшләү, фашизмның ерткыч асылы турында әңгәмә кору рәвешендә оештырырга мөмкин, укучыларга “Вәхшәт” шигыре, аның идея эчтәлеге, мәгънәсе турында әсәрдән цитаталар китереп сөйләргә тәкъдим итү дә уңышлы алым булып тора. Балалар “Әнием, бәгърем, килми үләсем!”; “Ауды җиргә бергә ике тормыш, Бер-берсенә ябышып, сарылып”; “Үлем булсын нуры, ана канын, бала канын эчкән вәхшигә!” юлларына салынган тирән мәгънә, табигать тасвирларының мәгънәви йөкләмәсен аңлатып карый алалар.

Методист-галимнәр теманы өйрәнүне “Барысы да фронт өчен” проект эшен башкару рәвешендә дәвам итәргә тәкъдим итәләр  [Хәсәнова, 2014: 73]. Болардан икенче бирем кайбер искәрмәләр бирүне таләп итә. Чын мәгънәсендә проект эшен башкару әзерлек һәм укытучы тарафыннан юнәлеш бирүне таләп итә. Бирелгән темага тупланган слайдлар җыелмасын да “проект” дип атау дөрес түгел. Әмма мәсьәләгә җитди якын килеп, аны төрле яклап өйрәнеп эшләгәндә генә проектлар методы көтелгән нәтиҗәләргә китерә ала. Таяныч рәвешендә укытучы тарихчы галимнәрнең “гамәлдәге армия рәтләрендә Татарстаннан 700000 кеше катнаша. Шуларның яртысы Ватаннары өчен сугыш кырларында һәлак була. Азык-төлек, сугыш киемнәре һәм кораллары фронтка тоташ агым булып килә тора. Шул дәһшәтле еллар буыны патриотлык һәм гражданлык бурычларын намус белән үтиләр”, – дигән фикерләрен тәкъдим итәргә мөмкин [Иванов, 2001: 189].

Мәктәптә М.Җәлил иҗатын өйрәнү әдәбият дәресләре белән генә чикләнергә тиеш түгел. Шагыйрь иҗатына багышланган КВН, викторина, брейн-ринг, түгәрәк өстәлләр оештыру тәҗрибәсе бар һәм зур. Хәтта гомуми педагогика буенча язылган фундаменталь хезмәтләрдә дә кушымта рәвешендә “Мәгариф турындагы” законнар, тәрбия эшләренең тематикасы һәм планнары белән бер рәттән каһарман шагыйрь иҗатына багышланган кичә үрнәге тәкъдим ителә [мәсәлән: Хуҗиәхмәтов, 1999: 496-497].

Кыскасы, М.Җәлил иҗаты татар әдәбияты буенча эш программасында шактый зур урын били. Заманча чаралар, технологияләр дәресне тагын да җанлы, кызыклы итеп үткәрү өчен шартлар тудыралар.

Йомгаклау

Соңгы елларда яшьләрдә патриотизм хисенең сүнә баруы, аны комфортлыкка, ләззәткә омтылу кебек хисләр алыштыруы, үсеп килүче буынның рухи-әхлакый ориентирсыз буын буларак тасвирлау тенденциясе игътибарны җәлеп итә. Мондый фикерләр буш җирлектә тумыйча, илдәге алышынулар, сәяси һәм икътисадый тотрыксызлык, гаилә институтының, гасырлардан килгән әзлакый кыйммәтләрнең роле кимү белән бәйле булып торалар. Ватаныбызның киләчәге еш кына фидакарь, үзләрен корбан итәргә әзер затларның батырлыгы, эшчәнлегенә бәйле булган. Каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатының мәктәп программасында зур урын алуы балаларга ватанпәрвәрлек үрнәген бирү ихтыяҗы белән дә аңлатыла, дип уйлыйбыз.

М.Җәлил иҗатының патриотик тәрбия бирүдәге потенциалы урта звено шартларында күбрәк ачыла. Мөгаллим иҗади якын килгән очракта, заманча технологияләргә мөрәҗәгать иткәндә, эш тагын да нәтиҗәлерәк булачак. Хәзерге укытучының бу җәһәттән шактый зур мөмкинлекләре бар: мәсәлән, татар әдәбияты дәресләрендә 5-11 нче сыйныфларда Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча 2006 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән “Гасырларда калыр батырлык” мультимедияле программасы, “Ана бәйрәме” поэмасы буенча эшләнгән мультфильм, музыка, рәсем, нәфис фильм сәнгате мөмкинлекләре кулланыла ала, шагыйрьнең музеена виртуаль экскурсия оештырырга мөмкин, шулай ук методистлар укучының мөстәкыйль эшчәнлеген хуплап, Җәлил иҗатына, гомумән, халкыбыз фидакарьлегенә багышланган проект эшен башкаруны да уңышлы дип саныйлар.

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Галимуллин Ф.Г. Татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 6 нчы с-фы өчен дәреслек-хрестоматия. – Тулылан. 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 206 б.
  2. Иванов А.А., Харисова Л.А. В годину суровых испытаний // История Татарстана: учебное пособие / ред.В.И. Пискарев. – Казань: ТаРих, 2001. – С. 189 – 207.
  3. Мустафин Р. Страницы героической жизни  (Муса Джалиль) // Силуэты: литературные портреты писталей Татарстана. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 351 с.
  4. Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомумибелем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 6 нчы с-ф / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2014. – 143 б.
  5. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Гомуми педагогика: педагогик уку йортлары, көллиятләр, лицейлар өчен уку әсбабы. – Казан: “Матбугат йорты” нәшр., 1999. – 504 б.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

“2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

 

 “ХУШ КИЛӘСЕҢ, ЯҢА ЕЛ

(Яңа ел кичәсе )

E:\НГ2016\DSC04969.JPGE:\НГ2016\DSC04993.JPG

Башкары: Алабуга шәһәре 2 нче урта мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтшина А.Ф.

Алабуга

2015

“Хуш киләсең, Яңа ел!” кичәсе

Алып баручы:  Исәнмесез, хәерле көн килгән кунаклар!  Хөрмәтле  әти-әниләр, укучылар һәм кадерле укытучыларыбыз! Сезне мәктәбебездә Яңа ел бәйрәменә, күңел ачарга чакырабыз! Кәеф күтәренкелеге бөтен бәйрәм буенча сезгә юлдаш булсын!

Яңа елның һәрбер көне,

Бәхетләр алып килсен,

Һәр ишектән шатлык тулы,

Яңа ел җыры керсен.

 “Чыршы янында” җырын җырлыйбыз.

“Чыршы янында”

  1. Ямь-яшел ылыслары,

      Балкып тора утлары.

     Чыршыкай, чыршыкай,

      Бигрәк матур чыршыкай.

  1. Сиңа килгән кунаклар,

Аюлар һәм куяннар

     Чыршыкай, чыршыкай,

      Бигрәк матур чыршыкай.

  1. Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

Биибез дә җырлыйбыз.

      Чыршыкай, чыршыкай,

      Бигрәк матур чыршыкай.

Алып баручы:        

 Исәнме, чыршы, исәнме

Яңа ел килеп җитте,

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

1нче укучы:        

Сагынып көттек без сине,

Көннәрне санап көттек,

Календарь битләренә,

Сәгатькә карап көттек.

2нче укучы:

Син чыршы килдең бүген,

Бизәнеп, матурланып

Безнең нәни дусларга

Күңелле җырлар алып.

Йөгереп укучы килеп керә.

3нче укучы: Мин Кыш бабайны күрдем. Ул монда таба килә. Әйдәгез, бергәләп аны чакырыйк!

Алып баручы: Әйдәгез, бергәләп Кыш бабай һәм Карчәчәкне чакырыйк!

Хор белән:  Кыш бабай! Карчәчәк! Безгә килегез! Без Сезне көтәбез!

Кыш бабай: Исәнмесез, кадерле балалар!

Карчәчәк:  Исәнмесез, минем якын дусларым!

Яңа ел бәйрәменә

Әйлән-бәйлән әйләнергә,

Бабай белән икәү бергә,

Бик ашыгып килдек сезгә!

Кыш бабай:

Биек-биек таулардан,

Тирән-тирән карлардан

Җирнең иң-иң читеннән,

Кунак булып килдек сезгә!

Икесе бергә:

Яңа ел белән Сезне!

Яңа шатлыклар белән!

Алып баручы:

Әй Кыш бабай, Карчәчәк!

Хуш киләсез, бирегә узыгыз!

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сезне!

Әйдәгез, бергәләп “Кыш бабай” җырын җырлыйбыз.

Кыш бабай

1.Агачларга бәсләр элеп

   Сурәтләрен тәрәзләргә

   Ясап куйган Кыш бабай, Кыш бабай!

   Ясап куйган Кыш бабай!

2.Рәсемнәре бигрәк матур,

   Сокланып карап туймаслык!

   Оста икән Кыш бабай, Кыш бабай!

   Оста икән Кыш бабай!

3.Өреп китсә, сулар ката

   Елгаларга бозлар ята.

   Тылсымлы да Кыш бабай, Кыш бабай!

   Тылсымлы да Кыш бабай!

   Тылсымлы да Кыш бабай!

   Күңелле дә кыш бабай!

   Оста икән Кыш бабай!

Кыш бабай:

Минем күңелне күрдегез,

Рәхмәт сезгә, балалар,

Матур итеп җыр да җырладыгыз!

Менә шундый осталарга,

Күп бүләкләр бирәләр

Карчәчәге, назлы кызым,

Бирче миңа капчыкны

Әйткән сүзне хәзер үтим,

Капчык авызы ачыкмы?

(Кыш бабай капчык янына килеп карый)

Алып баручы:

Конфетлар да, конфетлар,

Нинди генә юк икән!

Шулкадәр тәм-том алырга

Акчасы ничек җиткән?

Булган безнең балалар

Шигырьләр күп беләләр

Хәзер сезгә әйбәт итеп,

Шуны сөйләп бирерләр.

Кыш бабай, сез юлдан килеп  арыгансыздыр, утырып ял итегез.

Кыш бабай:

Рәхмәт, кызым, рәхмәт. Бик теләп ял итәм.

Алып баручы: Кыш бабай, безнең укучыларыбыз матур итеп шигырьләр дә сөйли беләләр.( Укучылар үзләре әзерләгән шигырьләрен сөйлиләр)

Алып баручы: Балалар, әйдәгез хәзер чыршы тирәли “Вуги-вуги” уенын уйныйк.

Алып баручы: Безнең укчыларыбыз бүген бик күп  шигырьләр өйрәнгәннәр, әйдәгез, аларны тыңлыйбыз.(Укучылар үзләре әзерләгән шигырьләрен сөйлиләр)

Кыш бабай: Ай, рәхмәт балакайларым! Сез чыннан да бик күп беләсез икән!

Алып баручы: Әйе, Кыш бабай. Алар безнең бик уңганнар һәм бик  булганнар. Балалар белән бергә бу бәйрәмгә яшел чыршы да безгә кунакка килгән. Минемчә, аңа нәрсәдер җитми? Ул шундый күңелсез. Чыршыбызның утлары кабынмаган икән бит! Әйдәгез бергәләп тылсымлы сүзләр әйтәбез!

Әй чыршы, чыршы, чыршы

Безнең күңелне күрче,

Утларыңны кабызчы!

Хор белән:

Әй чыршы, чыршы, чыршы

Безнең күңелне күрче,

Утларыңны кабызчы!

(Чыршы утлары кабына)

Алып баручы: Ай бигрәк матур безнең чыршыкай! Әйдәгез, бергәләп “Чыршы бәйрәме” җырын башкарабыз.

 Чыршы бәйрәме

  1. Төрле-төрле утлар яна,

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

  1. Җырлый-җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада.

Кунак булып ак сакаллы

Бабай килгән елкага.

  1. Чыршыдагы җем-җем утлар

Сүнәләр дә яналар.

Без җырлыйбыз, шатланабыз

Без сөйкемле балалар.

Карчәчәк: Күпме илләр гиздек, күпме мәктәпләрдә булдык, ә шулай да сезнең кебек уңган, тырыш балаларны очратмадык. Сезгә сокланып карап Кыш бабайның да биисе килеп китте бит әле.

Алып баручы:

Яңа елга атлый халык,

Иркен якты юл буйлап,

Әнә биергә чакыра

Көй тора уйнап.

Әйдәгез, Кыш бабай белән Карчәчәне биетеп алыйк! (“Биюче Кыш бабай” җыры җырлана, Кыш бабай белән Карчәчәк бииләр)

Биюче Кыш бабай

  1. Яшел чыршы тирәсендә

         Җыелып бер тугандай

         Әйлән-бәйлән уйный идек

         Килеп керде Кыш бабай

Кушымта

Ары баса Кыш бабай,

Бире баса Кыш бабай.

Шушы бию көйләренә

Өзеп баса Кыш бабай!

  1. Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Кушымта

Ары баса Кыш бабай,

Бире баса Кыш бабай.

Шушы бию көйләренә

Өзеп баса Кыш бабай!

(Кыш бабай белән Карчәчәк биегәндә Убырлы карчык керә)

Убырлы:

И, карт җүләр! Биеп ята бит, әй! (Кыш бабайның җиңеннән тарта) Шаштыңмы әллә? Дөньяңны онытып биеп яткан буласың! Күрше мәктәптә көтәләр бит үзеңне! (Балаларга карап) Исләре киткән ди, ха-ха!

Кыш бабай: (Биюеннән туктап, Алып баручыдан сорый)

Кызым, бу хәсрәт капчыгын сез чакырдыгызмы әллә?

Алып баручы:

Юк, бабакай. Юк. Нишләп аны чакырыйк инде. Шулай да, бәйрәмгә килгәч, без аны сынап карыйк. Шулаймы, балалар?

Хор белән:

Әйе!

Алып баручы: (Убырлыга табышмаклар әйтә) Тыңла Убырлы.

Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым

Ул нәрсә?

Убырлы:

Ха, ха! Соң кем булсын инде, Кыш бабай, карт җүләр!

Алып баручы:

Дөресме, укучылар?

Балалар хор белән: Юк! Бу Кар.

Алып баручы:

Юк, булмады әле бу. Тагын сыныйк булмаса!

Утта янмый, суда батмый. Ул нәрсә?

Убырлы:

И, и шуны да белмәскә, мин бит җүләр түгел! Ха-ха-ха, Хуҗа Насретдин ул.

Алып баручы:

Дөресме, балалар?

Балалар хор белән: Юк! Бу боз.

Алып баручы:

Тагын тыңла, Убырлы!

Канатсыз - оча, аяксыз - чаба.

Тышта - өелә, өйдә – җәелә.

Убырлы:

И-һи, белдем, белдем! Бу соң мин бит, Убырлы!

Алып баручы:

Дөресме, балалар?

Балалар хор белән: Юк! Бу кар

Шүрәле: Һәйт, эләктеме урман җене?!

Убырлы: Тыкылдама, Шүрәле! Син бит үзеңдә яхшылардан түгел!

Шүрәле: Мин синең кебек явыз түгел, кешеләр белән шаярам гына!

Убырлы: Ә бармагыңны кем кысты?!

Шүрәле: Кыссыннар. Мин үч сакламыйм. Бүген мин бәйрәм итәм!

Убырлы: Әй, Шүрәле- урман җене! Мин начарлык эшләми китмим!

Кыш бабай: Начарлык диме ул? Әллә колагыма ишетеләме? Алай булгач , җилләр иссен әле бу убырлыдан!

Әфсен-төфсен,

Җилләр иссен,

Давыл чыксын,

Һәм убырлы

Безнең яннан

Юк булсын!

(Убырлы юкка чыга)

Алып баручы:

Ай-һай, гайрәтле дә соң Кыш бабай. Күз ачып йомганчы, юк булды Убырлы! Әйдәгез, бәйрәмебезне “В лесу родилась ёлочка” җыры белән дәвам итәбез.

Карчәчәк:

Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады, юлга чыккандыр инде.

Алып баручы:

Балалар, әйдәгез бергәләп Яңа елны чакырабыз.

Балалар хор белән:

Яңа ел, кил безгә, кил безгә!

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә!

(Яңа ел керә) Яңа ел:

Исәнмесез, якын дуслар!

Мине каршы алыгыз,

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем- Яңа ел,

Мин- бәхет таратучы.

Җир йөзендә бар нәрсәне,

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга,

Килдем мин яныгызга,

Бәхет, шатлык, сәламәтлек,

Телимен барчагызга.

Үз илемдә, үз телемдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне,

2016 нчы елның имин булсын,

Һәрбер көне!

Алып баручы:

Әй, Яңа ел, бердә тартынмыйча,

Хуҗа булып, әйдә түрдән уз!

Балалар, әйдәгез “Яңа ел” җырын башкарабыз.

Яңа ел

1. Җем-җем көмеш тун кигән,

Яңа, яңа ел килгән!

Яшел чыршылар белән,

Яңа җырчылар белән!

Кушымта

Яңа ел, яңа ел!

Безгә зур кунак килгән.

Кыш бабай һәм Кар кызы

Күп бүләкләр китергән!

2. Дуслар белән җыелдык,

Бергә шундый күп булдык!

Әйлән-бәйлән уйнарга,

Кулны-кулга тотындык!

Кушымта

Яңа ел, яңа ел!

Безгә зур кунак килгән.

Кыш бабай һәм Кар кызы

Күп бүләкләр китергән!

Кыш бабай:

Ярый балалар, безгә китергә вакыт.

Карчәчәк: Хушыгыз, хуш дусларым!

Кыш бабай:  Бер елдан без тагын килербез!

Балалар хор белән:

Хуш, Кыш бабай!

Хуш, Карчәчәк!

Алып баручы:

Ә хәзер барыбыз бергәләп, биеп алыйк! “Новогодняя песня”

(Барысы да бииләр)

Алып баручы:

Безнең Яңа ел кичәсе ахырына якынлашты. Сау булыгыз, сау-сәламәт һәм шат булыгыз!