Ахметшина Айгуль Фаукатовна

Туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучысы

Алга, белем үрләренә!!!

Профессия: Туган тел һәм әдәбият укытучысы

Профессиональные интересы: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү

Увлечения: Әдәби китаплар уку

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Алабуга шәһәре

Место работы: Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ahmetshina-aygul-faukatovna
Һәр кеше дә укытучы була ала микән? Минемчә, укытучы булып туарга кирәк. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.

Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.  

Галимҗан Ибраһимов

О себе

 

       Укытучы!  Бөек исем! Җир йөзендә хөрмәткә лаек булган һөнәрләрнең берсе. Һәр кешенең иң матур балачак хатирәләре, шатлык – борчулары, дулкынлану хисләре, уңышлары, хаталары – һәммәсе дә мәктәп еллары һәм укытучы белән бәйле. Әйе, кызыксыну тулы күзләреңне елтыратып, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәсең. Ә синең каршыңда мөлаем карашлы беренче укытучың басып тора. Менә шул минуттан ул синең янәшәңнән атлаучы, белем нигезләренә төшендерүче, шәхес буларак сине тәрбияләүче олуг бер зат. Укытучы дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык, сабырлык, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү...  

         Мин тумышым белән Мамадыш районының Рәхмәтулла Аланы дип аталган кечкенә бер авылдан. Авылыбызда мәктәп булмау сәбәпле, күрше Түбән Сөн авылы мәктәбенә йөреп укырга туры килде. Әле дә хәтеремдә, биредә беренче тапкыр кояштай елмаеп, укытучым каршы алды. Менә белем дөньясына әйдәп, беренче дәрескә кыңгырау чыңлады. Дәрес башланды. Мин укытучымның һәр әйткән сүзен игътибар белән тыңлыйм, карашын, хәрәкәтләрен күзәтәм. Укытучымнан уңышларым өчен мактау сүзләре ишетү мине тагын да канатландырып җибәрә. Беренче укытучым күңелемдә һәрвакыт үрнәк булып сакланып калды, ә аңа булган хөрмәт  хисләре  кечкенәдән үк миндә әлеге мактаулы хезмәткә карата кызыксындыру уятты.  Әнә шул балачак хыяллары, 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине, 14 яшьлек кызны Казан педагогия көллиятенә китерде. Дүрт ел дәвамында башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен үзләштергәч, кулыма кызыл диплом алып, борынгы Алабуга шәһәрендә мөгаллимлек хезмәтемне башлап җибәрдем. Читтән торып, Алабуга дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамладым. 25 ел дәвамында хөрмәткә лаек булган туган тел һәм әдәбият укытучысы  хезмәтен бик яратып башкарам. Максатым – туган телгә өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, аларда милләтемә, туган халкыма карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, татар халкының бай мирасы, гореф-гадәтләре, горурланырлык тарихы, күренекле шәхесләре турында  һәр укучымның йөрәгенә җиткерү.

 

          

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

  • Фирая Зыятдинова шигырьләре
  • Н.Гыйматдинованың  "Сәвилә" әсәре
  • Ф.Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала"
  • Фоат Садриевның "Көлми торган кеше"  җыентыгы

Мой взгляд на мир

Дөнья белән уйлар идарә итә.

                        (Платон)

Дөньяда бары тик якты уйлар белән генә яшәргә кирәк. Уйларың изге, якты икән, димәк, син иң бәхетле кеше! 

 

 

 

Мои достижения

 

2006 г.- Грамота МУ "Управление образования   г.Елабуга"

2008 г. - Почётная грамота администрации МБОУ "СОШ №2" ЕМРРТ

2014 г.- Диплом Министерства образования и науки Республики Татарстан за участие в XI республиканских педагогических чтениях, посвящённых Р. Фахреддину

2015 г. - Почётная грамота Главы Елабужского муниципального района

2016 г. - Почётная грамота МКУ "Управление образования г. Елабуга"

Мои публикации:
Материалы методических объединений
Общепедагогические технологии
Разное
Родной язык и литература
Сценарии праздников
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио