Методик күрсәтмәләр
материал по теме

Методические_материалы_об_использовании_учебников_татарского_языка_и_литературы__в_первых_классах_в__условиях_внедрения_ФГОС

Скачать:


Предварительный просмотр:

Методические материалы об использовании учебников татарского языка и литературы  в первых классах в  условиях внедрения ФГОС

 

Рус телендә сөйләшүче 1 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән “Татар теле” дәреслеге белән эшләүче укытучыларга методик күрсәтмәләр.

Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева.

             Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә - төп белем бирүнең  башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе булып тора. Аның төп максаты - балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу  күнекмәләрен үстерү, шулай ук гамәлдәге осталыкларны заманча аралашу формаларына, балаларның танып белү активлыгына юнәлтү. Беренче класста укучы рус телле балаларга тәкъдим ителгән укыту - методик комплексы федераль дәүләт стандартларының төп положениеләренә һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук, тел өйрәтү процессында  методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

Татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы буларак куллану, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын  формалаштыру максатларын күзаллый.    Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм  хезмәттәшлек итү әзерлеге һәм осталыгы тәэмин ителү фаразлана.

Укыту-методик комплексы аша татар телен танып белү чарасы буларак өйрәнү  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүне күзаллый. Шулай ук  укучыларны татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә якынайта,  башка халыкларга карата  хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр формалаштыру өчен  мөмкинлекләр тудыруны максат итеп куя.

 

Укыту - методик комплексы балаларның психик үсешендә федераль дәүләт стандартларында аеруча басым ясалган түбәндәге юнәлешләрне  үстерүне максат итеп куя:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Укыту-методик комплексына эчтәлек коммуникатив методика принципларына нигезләп сайланылды.

Телне аралашу аша өйрәнү принцибы нигезендә дәреслек өчен материал беренче сыйеыф балаларының аралашу сфераларын исәпкә алып сайланылды. 6-7 яшьлекләр тормышында уен, өй һәм уку хезмәте, гаиләдә һәм дуслар белән аралашу зур урын алып тора. Балалар хайваннар турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга яраталар. Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелде: “Әйдәгез, танышабыз!”, “Урман дусларыбыз”, “Йорт хайваннары һәм кошлары”, “Спорт бәйрәме”, “Без дәрестә”, “ Без хезмә яратабыз”, “Без уйныйбыз, җырлыйбыз”, “Кибеттә”, “Сәламәт бул”, “ Туган көн – зур бәйрәм”, “Җәй”.

Шушы темалар буенча сөйләшү өчен продуктив лексика якынча 350 сүз тәшкил итә.

Кече яшьтәге мәктәп балалары эмоциональ, хәрәкәтчән балалар. Алар тиз арыйлар, бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең ихтыяҗына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Шуңа күрә дәреслектә бирелгән күнегүләр системасы аша үзләштерү процессы, нигездә, ихтыярсыз хәтергә корылырга тиеш.

Күрсәтелгән психологик үзенчәлекләр дәреслекнең эчтәлеген сайлаганда исәпкә алынды. Дәреслеккә сайланган материал билгеле бер әкияти сюжет аша таныштырыла барды. Балалар янына урман хуҗасы Шүрәле кунакка килә, балалар белән таныша (танышу, хушлашу лексикасы кертелә). Шүрәле бары тик татарча гына сөйләшә. Шүрәле белән аралашу өчен балаларда татар телен өйрәнү теләге уяна. Ул балаларга Сабантуйга килергә вәгъдә биреп, урманга кайтып китә. Урманда үз дуслары – кыргый хайваннар белән очраша (кыргый хайваннар белән танышу лексикасы кертелә). Алар спорт бәйрәменә әзерләнәләр, спорт белән шөгыльләнәләр (“Спорт бәйрәме” темасы кертелә) һ.б.

Балаларның истә калдыру сәләтләре төрлечә. Бер дәрескә алынган сөйләм материалын дәрес азагында һәр бала да үзләштереп бетерә алмый. Хәтердә калдыру үзенчәлекләрен истә тотып, дәреслектәге күнегүләр системасы шундый итеп урнаштырылды ки, ул бер үк материалның бер дәрес дәвамында кимендә 5-6 тапкыр кабатлануын тәэмин итә. Һәр сүзне, өйрәнелгән грамматик категорияне системалы кабатлатып бару – дәреслекнең төп бурычы. Бары шулай булганда гына, дәреслек үзенең төп функциясен – үзләштерү процессы белән идарә итү функциясен үти ала.

Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү – чит тел өйрәнүдәге төп принципларның берсе. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләрен беренче чиратта аралашуны хәтерләтүче ситуатив күнегүләр аша тәэмин итеп була. Ситуатив күнегүләр методик ярдәмлектә бирелде. Мондый күнегүләр яңа лексик, грамматик материал белән таныштырылганда да (бу очракта мотивация тудыру ролен башкара), камилләштерү, мөстәкыйль сөйләм үстерү этабында да куллана ала.

Дәреслеккә кызыклы сораулар, чагыштыруны, анализлауны, логик фикерләүне таләп иткән төрле биремнәр кертелде. Мондый биремнәрне балалар кызыксынып эшлиләр, шул ук вакытта, ихтыярсыз, өйрәнелгән сөйләм структуралары кабатлана. Дәреслектәге биремнәр белән генә чикләнмичә, укытучы шундый биремнәрне өстәмә әзерләсә, әлбәттә, дәресләр тагын да нәтиҗәлерәк булыр.

Укыту-методик комплексының тагын бер үзенчәлеге шунда: сөйләм эшчәнлеге төрләренә бер-бер артлы түгел, ә параллель, бер-берсенә бәйле рәвештә өйрәтү бурычы куела. Ягъни һәр дәрестә сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре дә катнаша, һәм дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм дозасы сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре аша да үтеп чыга. Аралашу процессы сөйләшү, ишетеп аңлау, уку һәм язу аша оештырыла. Алар арасында төп урынны сөйләшү алып тора.

I. Сөйләшү

Дәреслекнең төп максаты – сөйләшергә, ләкин аралашуда кулланырлык итеп сөйләшергә өйрәнү. 1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ы сөйләшергә өйрәнүгә китә. Сөйләшү өчен алынган сөйләм үрнәкләре, аларның нинди максатта кулланылуы дәреслек материалында ачыкланды. Сөйләшү үрнәкләре тематик планда тулысынча күрсәтелде.

II. Ишетеп аңлау (аудирование)

Аралашу өчен, төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең төп бурычлары түбәндәгеләр:

  • нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;
  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
  • ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

III. Уку

Уку эшчәнлеген оештырганда, укытучы укучыларның “Букварь” белән эшләүләрен даими рәвештә күзәтә, башлангыч сыйныф укытучысы белән элемтәдә тора.

Уку эшчәнлеген оештыру буенча материал дәреслектә түбәндәге принциплар нигезендә бирелде:

1. Авазларны өйрәнү “Букварь”ны өйрәнү белән параллель яисә аз гына соңга калып бара.

2. Татар әлифбасына гына хас ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре а, о, у, ж, н, х хәрефләре белән бергә бирелә.

3. Бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүе, хәреф белән таныштырганда ук, транскрипцион билгеләр ярдәмендә күрсәтелә. Балалар  транскрипцион билгеләрне укый һәм куллана белсеннәр өчен, дәреслектә махсус күнегүләр системасы бирелде.

4. Бер үк сөйләм материалының сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә саклану принцибын истә тотып, дәрестә үзләштерергә тиешле сөйләм үрнәкләре уку текстларында, диалогларда, язуда кабатланылды.

5. Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр бирелде. Үзләштерү дәрәҗәсенә карап, укытучы аларны арттыра яки киметә ала.

IV.Язу1нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. Язуны коммуникатив максатларда куллана белү мөмкинлегенә басым ясалды: чакыру, иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәргә котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен үстерү буенча биремнәр дә дәреслектә урын алды.

Укыту-методик комплексының башка компонентлары булган укытучы өчен дәрес эшкәртмәләре, тематик план, ишетеп аңлау күнегүләре укыту процессын яңа стандартлар таләпләре нигезендә оештыруга тулы бер системаның аерым өлешләре буларак хезмәт итә.  

Таким образом, обучение татарскому языку учащихся первых классов русской школы прежде всего творческих процесс, содержание которого соответствует накоплению речевого материала и постепенному установлению связей между языковыми значениями и формами их выражения, а также формированию речевых умений и навыков, позволяющих применять усвоенный языковой материал для выражения своих мыслей и понимания других в пределах  требований ФГОС.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по методике преподавания математике по теме: Методика ознакомления с составной задачей.

Цели урока:1.      Познакомить студентов с методикой работы над составной задачей.2.      Учить использовать схемы при работе над задачей.3....

Соотношение методики Н. Аха и методики Л. Выготского-Н. Аха в исследовании генезиса понятий

Эссе об исследовательских методиках классиков психологии по исследованию понятийного мышления...

Методики на развитие воображения. Методики на владение своим голосом.

Ребенок выбирает определенную роль. Описывает как он выглядит, говорит, одевается, передвигается и т.д. Большое внимание уделяется тому, как он будет себя вести, чем заниматься, исполняя эту роль...

Методика изучения уровня воспитанности учащихся по методике Капустина

Данная методика позволяет классному руководителю выявить у учащихся уровень воспитанности - сформированности таких качеств, как бережное отношение к природе, школе, любознательность, прилежание, эстет...

Методика для изучения социализированности личности учащегося (методика М.И.Рожкова)

Методика для изучения социализированности личности учащегося (по методике М.И.Рожкова)...

Компьютерная обработка теста "Методика изучения мотивации обучения школьников при переходе из начальных классов в средние по методике М. Р. Гинзбурга «Изучение учебной мотивации» (Личностные УУД)"

Методика изучения мотивации обучения школьников при переходе из начальных классов в средние по методике М. Р. Гинзбурга «Изучение учебной мотивации»(Личностные УУД)Цель:...

Методика определения уровня воспитанности обучающихся (методика Н.П.Капустина)

Под уровнем воспитанности мы понимаем степень сформированности (в соответствии с возрастом) важнейших качеств личности. Каждый показатель воспитанности оценивается по уровню его сформированности...