Фәнни эшләрем

XI Республиканские педагогические чтения  «Использование творческого наследия Ризаэддина Фахреддина в духовно-нравственном воспитании и обучении подрастающего поколения на современном этапе»

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                                                            А.Ф.Әхмәтшина

Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, 2нче мәктәп

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ТӘГЪЛИМАТЛАРЫНДА КИЕМ ӘДӘПЛӘРЕ

                                       “Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән

                кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр”  [ 1, 15 ]

        (Р.Фәхреддин)

         Әхлакый һәм рухи яктан сәламәт булган, үз милләтенә  лаеклы, укымышлы, тәрбияле, әдәпле, дөрес фикер йөртә белүче шәхес тәрбияләү – җәмгыять тормышында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу өлкәдә татар халкының горурлыгы булган гали зат, гаҗәеп киң карашлы, тирән белемле, милли тарихка һәм үз чорының рухи тормышына караган бихисап күп хезмәтләр иҗат иткән бөек галим Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеге аеруча зур әһәмияткә ия. Халкы һәм милләте өчен җан атып яшәүче, бөтен гомерен яшь буынны  тәрбияләүгә багышлаган олуг әдип һәм оста педагог Ризаэддин Фәхреддин үз хезмәтләрендә тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә шактый зур игътибар бирә. Аның иҗатында адәм баласына хас булган иң күркәм сыйфатларның берсе –“әдәплелек ” төшенчәсе аеруча киң яктыртыла. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “әдәп” сүзе болай тәкъбир ителә: 1) үзеңне тота белү кагыйдәләре; 2) яхшы гадәт, йола.

        “Әдәп саклау” - тәртип кагыйдәләрен саклау, зуррак кеше алдында тартыныбрак тору, берәүне хөрмәтләү йөзеннән тыйнаклык саклау дигән мәгънәне белдерә.[3,  672]

                    Ризаэддин Фәхреддин “бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк” дип саный, димәк әдәплелек кагыйдәләре белән танышу һичшиксез гаиләдән, ата-ана тәрбиясеннән башланырга тиеш. Бу юнәлештә бөек галимебез иҗат иткән хезмәтләрдән файдалану бик кирәкле дип саныйм. Әдәп төшенчәсендә йөргән сүзләр белән аталган : “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле хатын”, “Шәкертлек әдәпләре”, ”Гаилә”, “Нәсыйхәт” һәм башка хезмәтләре яшь буынны тәрбияләү дәверендә әзер дәреслек-кулланма ролен үти. Әлеге хезмәтләрдә яшәешнең  аерылгысыз бер өлеше булган кием әдәпләренә багышланган тәгълиматларына тукталыйк. “Гыйлем әхлак” (“Әхлак гыйлеме”) сериясеннән булган “Нәсыйхәт” китабының беренче кисәге ир балалар өчен бәян ителгән. Бу китапның 30 нчы бүлекчәсе “Кием әдәпләре” дип атала. “Кием кию турысында камил игътибарда булыгыз! Кием киюдән максат-салкын вә кызулыктан саклану һәм халыкара күркәм күренүдер”,-ди Р.Фәхреддин.[ 4, 55 ]  “Кием кешене саклар”,- диләр халыкта, димәк, беренчедән, кием кешенең сәламәтлеген, саулыгын сакларга хезмәт итсә, икенчедән, ул кешенең тышкы кыяфәтен бизи һәм матурлый.

          “Кием - күңел көзгесе” -дигән әйтемне истә тотып, кешенең хис-кичерешләрен, холкын, табигатен, аның яшәеш ысулларын, яшәү дәрәҗәсен, әйләнә-тирә мохитен, аның нинди һөнәр иясе булуын киеменә карап ачыклый алабыз. Шуңа күрә, әдип башкаларга ияреп һәм бәһасенә карап түгел,  ә зәвыклы, күңелеңә хуш килгән, сәламәтлеккә зыян китерми торган, уңайлы булган киемне сайларга киңәш бирә. ”Киемнәрне озак тузучан булган нәрсәләрдән сайлагыз! Төсе гүзәл, чыдавы аз булган киемнәрне сайлау - дөнья гыйлеменнән белмәү галәмәтедер ”,- дип яза Ризаэддин Фәхреддин. [4 , 55] Биредә ул кием сайлауда үзенә бертөрле осталык һәм белем кирәклеген белдерә.

         Р.Фәхреддин тәгълиматларында сәламәтлекне саклау һәм гигиена таләпләре алгы планга куелган. Чисталык, пөхтәлек – сәламәтлек чыганагы булуын һәркем беләдер, мөгаен. Шуннан чыгып, ул: ”Киемнәрегезне саклап вә пакь рәвештә киегез”, –дип яза.[4 , 55] Өс-башның тәрбиясез һәм пычрак булуы  ялкаулык һәм шапшаклык билгесе булуына басым ясый әдип. Бу мәсьәлә галимнең “Тәрбияле бала” дип исемләнгән хезмәтендә дә бик ачык чагыла. Мәсьәлән, балаларда мөстәкыйльлек, сакчыл булу, хезмәт ярату кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү максатыннан, ул: ”Тәрбияле бала үз эшен үзе эшләр. Көндез кия торган киемнәрен урыныннан алып, пычраклары күренсә, үзе чистартыр ” –дигән үгет-нәсыйхәтен яшь буынга җиткерә.[4, 168]

         Гомумән, киенү һәм өс-башны, кием-салымны чиста, пөхтә йөртү мәсьәләләрендә  Ризаэддин Фәхреддин үзен балаларның җенесләренә карап, аларның физик, физиологик, акыл, психологик һәм башка үзенчәлекләрен истә тотып фикер йөртүче Бөек Остаз итеп күрсәтә.[4 , 23]

         Кыз балалар өчен генә иҗат иткән икенче китабында “Кием әдәпләре”  21нче бүлекчәдә тәкъдим ителә.” Кызларның иң сөйкемле булганнары-гадәти киемнәрдә, саф һәм чиста киемдә булганнарыдыр”,-ди остаз. Ул кыз балаларга: “Модага әсир булмагыз, кием турында һичкем белән ярышмагыз, кеше белән ярышу (кием турында) олы бер бәла икәнлеген истә тотыгыз!”, -дип мөрәҗәгать итә. [ 5, 15] Ә менә чиктән тыш бизәнү әйберләре куллану, камыт сыман көмеш зур тәңкәләр, авыр чулпылар тагуны кирәк санамый Р.Фәхреддин. Ул киләчәктә гаиләнең  терәге булган тормыш иптәше һәм әни буласы гүзәл затларда әдәплелек, тәрбиялелек, чисталык, бер-береңә карата игътибарлы булу, гаилә өчен кайгыртып яшәү һәм өй җиһазлары, тормыш кирәк-яраклары, кием-салымга карата  сакчыл  караш булдыру кебек уңай сыйфатлар тәрбияләргә омтыла. Ризаэддин Фәхреддин кыз балаларның сәламәтлекләре турында кайгыртып, борчылып түбәндәге фикерләрне белдерә: “Тар вә кысан киемнәр кан йөрүенә зарар иткәнлектән, бераз иркен киемнәр киегез,...зинһар корсет кимәгез!”. [5,16] Нәкъ менә шушы тәгълиматка нигезләнеп, Р.Фәхреддиннең медицина өлкәсендә ни дәрәҗәдә белемле булуы, зирәк акыл белән фикер йөртүче һәм күпкырлы эшчәнлеккә ия булган мәшһүр зат икәнлеген тагын бер мәртәбә искәртә алабыз.

         Әдипнең ”Олуглар вә бөекләр өчен” һәм “Әһле гыяль”(Өй җәмәгате) исемле китапларында кием әдәпләре мәсьәләләре шактыйларны җәлеп итәдер дип уйлыйм. Бала тәрбияләү, аның өс -башын хәстәрләү, урын-җирләрен чиста тоту, кием-салымнарын пакъ вә пөхтә йөртүләрен күзәтү һәм барлау - болар һәммәсе дә гаилә учагын саклаучы, өйдә һәм өй тирәсендә бөтен тәртипне күзәтеп, үз кулында тотучы ана кешегә йөкләтелгәнен азсызыклап үтә Р.Фәхреддин. Ул йорт эшләренең зур һәм мәшәкатьле хезмәт икәнлеген, шуңа күрә аны белеп, күнегеп, өйрәнеп үсәргә кирәклеген, ә инде кечкенәдән эшләп үсмәгән кешенең, олыгайгач, ничек кенә тырышса да, өй эшенә өйрәнә алмавын төшендереп бирә.[ 4 ,27]

          Гомумән, Ризаэддин Фәхреддин иҗатында билгеле бер урын биләп торган кием әдәпләре мәсьәләләре ул яшәгән чорда бик зур роль уйный, чөнки киемгә кытлык, аның аз булуы кешедән киемгә карата  аеруча сак булуны таләп иткән. Шул авыр һәм ачлык заманнарында әби-бабаларыбызның зәвык белән киенүе, киемнәрнең күз явын алырлык матур һәм нәзакәтле булуы гаҗәпләндерә. Борынгылардан калган рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас - милли өс киемнәрен сәхнә түрендә күреп сокланабыз.

         Бүгенге чор күзлегеннән чыгып  фикер йөрткәндә, әдип тәгълиматлары  гасырлар үтүгә карамастан актуальлеген югалтмаган дип уйлыйм. Хәзерге көндә, шөкер, муллык заманында яшибез, ләкин шул ук вакытта без  дөрес һәм зәвык белән киенә беләбезме? Без кигән киемнәр сәламәтлегебезгә зыян китермиме? Кием сайлаган мәлдә аның сыйфатына, үзенчәлекләренә  игътибар бирәбезме? Бу сораулар күпләрне борчыйдыр, мөгаен. Аларга  җавап табу ниятендә Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллану бик отышлы булыр дип саныйм.

          Дөрес, вакытлар, заманалар үтү белән киемгә карата таләпләр дә үзгәрә бара, илебездә барган сәяси вакыйгалар да кием мәсьәләләрен читләтеп үтми. Минем мәктәп елларым  илебездә үзгәртеп кору  барган чорга туры килде. Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр кеше тормышына, шул ук вакытта кием әдәпләренә дә зур йогынты ясады. Урта белем бирүче уку йортларында  бердәм  мәктәп киемнәре юкка чыгарга мәҗбүр ителде. Бу исә укучылар арасында матди яктан төрле  тигезсезлекләр барлыкка килүгә һәм әлеге проблема йогынтысында кайбер укучыларда үзбәянең  түбән булуына, шуның нәтиҗәсендә уку сыйфаты дәрәҗәсенең кимүенә сәбәп булды.

          Бүгенге көндә илебез мәктәпләрендә бердәм мәктәп формасын кертү- бик сөенечле хәл, әлбәттә. Уку йортларына искиткеч бер ямь бирүче мәктәп киеме укучыларның тигез хокуклы булуларына  һәм аларны билгеле бер кысаларда тотуга этәргеч булып тора. Ә менә яшь буында чисталык, әдәплелек, әхлаклы булу, кием әдәпләре һәм башка уңай сыйфатлар тәрбияләү максатыннан  без- мөгаллимнәр татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышларында һәм төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәргәндә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә, аның чын дәрәҗәдә кыйммәтле, асыл үгет-нәсыйхәтләренә бик еш мөрәҗәгать итәбез, бәяләп бетмәслек хәзинәсенә таянабыз.

                                         Файдаланылган  әдәбият

  1. Миңнегулов Х.Ю. “ Рухи тамырлар”.  “ Идел ” журналы  №4 -Казан: ОАО”ТАТМЕДИА”, 2003.-80 б.
  2. Рәми И.Г. , Даутов Р.Н.  Әдәби сүзлек. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2001.- 399 б.
  3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.-1062 б.
  4. Фәхреддинев Р.Р.”Нәсыйхәт”. Әхлак гыйлеменнән / Ризаэддин Фәхреддин. - Казан: Мәгариф, 2005.- 175 б.
  5. Хәйри Ә.Н. Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия – әхлак мәсьәләләре. - Әлмәт: Муниципаль институт басмасы, 2004.- 96 б.


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган республикакүләм  фәнни-гамәли конференция

Алабуга муниципаль районының “2 нче урта гомуми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

МӘКТӘП ШАРТЛАРЫНДА М.ҖӘЛИЛ ИҖАТЫН ЯҢАЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ НИГЕЗЛӘП ӨЙРӘНҮ

(Укытучылар өчен шагыйрь иҗатын өйрәнү, аның мирасын тәрбия процессында куллану буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен түгәрәк өстәлгә әзерләнгән  чыгыш )

Эшне башкарды:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхмәтшина А.Ф.

Алабуга

 2016

Эчтәлек

Кереш..............................................................................................................3

Беренче бүлек. Мәктәптә әдәбият программасында М.Җәлил иҗатының урыны һәм роле........................................................................................................4

Икенче бүлек. М.Җәлил иҗатын өйрәнүнең кайбер юллары һәм алымнары (алтынчы сыйныф программасы нигезендә)......................................6

Йомгаклау......................................................................................................9

Кулланылган әдәбият исемлеге.................................................................10

Кереш

Соңгы берничә елда әдәбият укытуда шактый яңалыклар кертелде. Аларның күбесе белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнүе белән бәйле. Нинди генә шартларда да күренекле Тукайларыбыз, каһарман Җәлилләребезне өйрәнү мәктәп программасында урын алачак. Педагогик, методик эшчәнлекне ватанпәрвәрлекнең югары ноктасы үрнәген үз тормышы, эшчәнлекләре, иҗатларын кулланып оештыру бүген аеруча актуаль яңгырый. Әмма яңа шартларда укыту мөгаллимнән дәрескә яңача якын килүне таләп итә. Шуннан чыгып, әлеге эшнең темасы М.Җәлил иҗатын өйрәнүдә яңача технологияләрне куллану ысулларын барлау буларак билгеләнде. Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны чишү кирәк:

-М.Җәлил тормышы һәм иҗатының мәктәп программасында тоткан урынын ачыклау;

- урта мәктәп шартларында М.Җәлил иҗатын яңача технологияләргә нигезләп өйрәнүнең ысулларын билгеләү.

Кулланылган тикшерү метод һәм алымнары: биографик,  чагыштырма-тарихи, мәктәп программларын өйрәнү.

Фәнни эшнең гамәли әһәмияте. Тәкъдим ителгән материал мәктәптә практика үтүче югары белем бирү йортлары студентлары, укытучылар тарафыннан кулланылырга мөмкин.

Эшнең структурасы – кереш, ике бүлектән торган төп өлеш, йомгаклау һәм кулланылган әдәбият исемлеге.

Беренче бүлек. Мәктәптә әдәбият программасында М.Җәлил иҗатының урыны һәм роле

Мәктәптә М.Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә шактый күп вакыт бирелә. Шагыйрьнең биографиясе турында мәгълүмат китерелә, Бөек Ватан сугышы иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” тәфсилле өйрәнелә, әсирлектәге эшчәнлегенә объектив бәя бирелә, хәзерге заманда М.Җәлил шәхесе һәм иҗатының роле ассызыклана. Алдагы таблицада мәктәпләрдә М.Җәлил иҗатын өйрәнүгә программа буенча билгеләнгән сәгатьләр саны китерелә. Шушы таблицада ук каһарман-шагыйрь иҗатының мәктәп программасында зур урын алуы күренә.

Беренче таблица

Сыйныф

Үтелә торган әсәрләре

Җәлил иҗатын өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр

Гомумән сәгатьләр саны

2 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп” программасы

“Көз җитте”,“Күке”

1 сәгать

(барлык дәресләрнең 1.5%ы)

68 сәгать

5 нче сыйныф

Кызыл ромашка”, “Җырларым”,

“Ана бәйрәме” “Бүреләр

3 сәгать (барлык дәресләрнең 4.3%ы)

70 сәгать

6 нчы сыйныф

“Вәхшәт”, “Имән”, “Чәчәкләр”

2 сәгать (барлык дәресләрнең 2.9%ы)

70 сәгать

8 нче сыйныф

М.Җәлилнең биографиясе, “Тик булса иде ирек”, “Соңгы җыр”, “Серле йомгак”, “Сандугач һәм Чишмә” шигырьләре һәм балладасы

4 сәгать

(барлык дәресләрнең 5.7%ы)

70 сәгать

11 нче сыйныф

МҖәлилнең тормышы, 20-30 еллар иҗаты (“Хат ташучы” поэмасы, “Алтынчәч” драматик поэмасы); сугыш чоры иҗаты (1943 елның августына кадәр язылган әсәрләренә күзәтү); “Моабит дәфтәрләре” циклына күзәтү

4 сәгать

(барлык дәресләрнең 5.7%ы)

70 сәгать

Шунысы игътибарга лаек: әдәбият дәресләрендә М.Җәлил әсәрләре генә түгел, ә төп герое Җәлил булган яисә М.Җәлилгә багышланган әсәрләр дә үтелә. 4 нче сыйныфта Ш.Маннурның “Муса Җәлил” шигыре, 7 нче сыйныфта Т.Миңнуллинның М.Җәлилгә багышланган “Моңлы бер җыр” драмасы өйрәнелә. Әлеге әсәрләр дә укучылар алдында каһарман шагыйрь образын тулырак ачалар. Шулай ук М.Җәлил иҗатына багышланган сыйныфтан тыш эшләр: әдәби викторина, әдәби КВН, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә, Бөек Җиңүгә багышланган тантаналарда еш кына Җәлил шигырьләре яңгырый.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә теләр идек: М.Җәлил иҗаты программада лаеклы урын алып тора. Укытучының максаты – бирелгән вакыттан нәтиҗәле, максатчан файдалану. Ә моңа традицион дәрестә кулланыла торган алымнарны гына түгел, ә заманча технологияләр, яңа алымнарга нигезләнеп эшләгәндә генә ирешергә мөмкин.

Икенче бүлек. М.Җәлил иҗатын өйрәнүнең кайбер юллары һәм алымнары

(алтынчы сыйныф программасы нигезендә)

М.Җәлил иҗатын нәтиҗәле өйрәнү өчен мөгаллимнәр заманча ресурслар, мәгълүмати чаралардан да файдалана алалар. Мәсәлән, татар әдәбияты дәресләрендә 5-11 нче сыйныфларда Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча 2006 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән “Гасырларда калыр батырлык” мультимедияле программасы, “Ана бәйрәме” поэмасы буенча эшләнгән мультфильм кулланыла.

Алтынчы сыйныфта М.Җәлил иҗатын яңа белемнәр ачу мультимедиа дәресе тибында үткәрү уңышлы. Әлеге сыйныфта үткәрелгән дәреснең максаты программа буенча “Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты белән танышу” буларак билгеләнә [Хәсәнова, 2014: 72]. Дәрестә патриот шагыйрьнең сугыш чоры иҗатына караган “Имән”, “Чәчәкләр”, “Вәхшәт” шигырьләрен уку һәм анализлау; сугыш китергән фаҗигаләрнең шигърияттә чагылышы белән танышу; сәнгатьлек уку күнекмәләре өстендә эш алып бару; фашизмга нәфрәт, сугыш вакытындагы авыр хәлләргә калганнарга теләктәшлек хисләре тәрбияләү өстендә эш алып барыла. Әмма дәресне шигырь укудан башлау максатка ярашлы түгел, XXI йөз башы баласы Бөек Ватан сугышы елларындагы тормыш, вәзгыятьне аңламый, күз алдына китермичә, шагыйрь әсәрләренең кыйммәтен тоя алмаячак. Шуны истә тотып, укытучы балаларга сорау бирә: “Сезнең сугыш темасына нинди кинолар караганыгыз бар?”. Менә шул хакта әңгәмә корганда, укучы өчен сугыш китергән вәхши картина күз алдына килеп басачак, сугышның шаһиты, актив катнашучысы булган шагыйрь иҗатын кабул итәргә әзерлек формалашачак. М.Җәлил шәхес буларак балаларга тагын да якынайсын өчен, дәреслек авторлары теманы өйрәнүгә бирелгән вакытның бер өлешен шагыйрьнең музей-фатиры турында сөйләшүгә багышларга киңәш итәләр [Галимуллин, 2005: 51]. Заманча технологияләр дәрес вакытында да музейга виртуаль сәяхәт оештырырга мөмкинлек бирәләр. Әлбәттә, моны чынбарлыктагы экскурсия, гидларның чыгышы белән чагыштырып булмас, әмма Казаннан ерак торган, шагыйрь тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучыларга, шул исәптән, дәрестә М.Җәлил темасын өйрәнүче укучыларга музей сайтларыннан алынган аерым экспозицияләрне, шагыйрьнең эш кабинетын, фатирындагы бүлмәләрне күрсәтү дәрескә җанлылык кертеп җибәрер, дип уйлыйбыз. Мондый эш М.Җәлил тормышының Казан чоры белән танышырга мөмкинлек бирә).

Шагыйрь биографиясе, иҗаты укучылар күңеленә эмоциональ яктан көчле тәэсир ясасын өчен, музыка сәнгате мөмкинлекләреннән дә файдалану уңышлы, дип саныйбыз. Әнә шундый әзерлек эшләреннән соң гына яңа белемнәр бирелергә тиеш: “Вәхшәт” шигыре укыла, “Имән”, “Чәчәкләр” шигырьләре укып анализлана. Дәреснең белемнәрне ныгытуга караган этапларында дәреслек белән эш, тест эшләү, фашизмның ерткыч асылы турында әңгәмә кору рәвешендә оештырырга мөмкин, укучыларга “Вәхшәт” шигыре, аның идея эчтәлеге, мәгънәсе турында әсәрдән цитаталар китереп сөйләргә тәкъдим итү дә уңышлы алым булып тора. Балалар “Әнием, бәгърем, килми үләсем!”; “Ауды җиргә бергә ике тормыш, Бер-берсенә ябышып, сарылып”; “Үлем булсын нуры, ана канын, бала канын эчкән вәхшигә!” юлларына салынган тирән мәгънә, табигать тасвирларының мәгънәви йөкләмәсен аңлатып карый алалар.

Методист-галимнәр теманы өйрәнүне “Барысы да фронт өчен” проект эшен башкару рәвешендә дәвам итәргә тәкъдим итәләр  [Хәсәнова, 2014: 73]. Болардан икенче бирем кайбер искәрмәләр бирүне таләп итә. Чын мәгънәсендә проект эшен башкару әзерлек һәм укытучы тарафыннан юнәлеш бирүне таләп итә. Бирелгән темага тупланган слайдлар җыелмасын да “проект” дип атау дөрес түгел. Әмма мәсьәләгә җитди якын килеп, аны төрле яклап өйрәнеп эшләгәндә генә проектлар методы көтелгән нәтиҗәләргә китерә ала. Таяныч рәвешендә укытучы тарихчы галимнәрнең “гамәлдәге армия рәтләрендә Татарстаннан 700000 кеше катнаша. Шуларның яртысы Ватаннары өчен сугыш кырларында һәлак була. Азык-төлек, сугыш киемнәре һәм кораллары фронтка тоташ агым булып килә тора. Шул дәһшәтле еллар буыны патриотлык һәм гражданлык бурычларын намус белән үтиләр”, – дигән фикерләрен тәкъдим итәргә мөмкин [Иванов, 2001: 189].

Мәктәптә М.Җәлил иҗатын өйрәнү әдәбият дәресләре белән генә чикләнергә тиеш түгел. Шагыйрь иҗатына багышланган КВН, викторина, брейн-ринг, түгәрәк өстәлләр оештыру тәҗрибәсе бар һәм зур. Хәтта гомуми педагогика буенча язылган фундаменталь хезмәтләрдә дә кушымта рәвешендә “Мәгариф турындагы” законнар, тәрбия эшләренең тематикасы һәм планнары белән бер рәттән каһарман шагыйрь иҗатына багышланган кичә үрнәге тәкъдим ителә [мәсәлән: Хуҗиәхмәтов, 1999: 496-497].

Кыскасы, М.Җәлил иҗаты татар әдәбияты буенча эш программасында шактый зур урын били. Заманча чаралар, технологияләр дәресне тагын да җанлы, кызыклы итеп үткәрү өчен шартлар тудыралар.

Йомгаклау

Соңгы елларда яшьләрдә патриотизм хисенең сүнә баруы, аны комфортлыкка, ләззәткә омтылу кебек хисләр алыштыруы, үсеп килүче буынның рухи-әхлакый ориентирсыз буын буларак тасвирлау тенденциясе игътибарны җәлеп итә. Мондый фикерләр буш җирлектә тумыйча, илдәге алышынулар, сәяси һәм икътисадый тотрыксызлык, гаилә институтының, гасырлардан килгән әзлакый кыйммәтләрнең роле кимү белән бәйле булып торалар. Ватаныбызның киләчәге еш кына фидакарь, үзләрен корбан итәргә әзер затларның батырлыгы, эшчәнлегенә бәйле булган. Каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатының мәктәп программасында зур урын алуы балаларга ватанпәрвәрлек үрнәген бирү ихтыяҗы белән дә аңлатыла, дип уйлыйбыз.

М.Җәлил иҗатының патриотик тәрбия бирүдәге потенциалы урта звено шартларында күбрәк ачыла. Мөгаллим иҗади якын килгән очракта, заманча технологияләргә мөрәҗәгать иткәндә, эш тагын да нәтиҗәлерәк булачак. Хәзерге укытучының бу җәһәттән шактый зур мөмкинлекләре бар: мәсәлән, татар әдәбияты дәресләрендә 5-11 нче сыйныфларда Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча 2006 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән “Гасырларда калыр батырлык” мультимедияле программасы, “Ана бәйрәме” поэмасы буенча эшләнгән мультфильм, музыка, рәсем, нәфис фильм сәнгате мөмкинлекләре кулланыла ала, шагыйрьнең музеена виртуаль экскурсия оештырырга мөмкин, шулай ук методистлар укучының мөстәкыйль эшчәнлеген хуплап, Җәлил иҗатына, гомумән, халкыбыз фидакарьлегенә багышланган проект эшен башкаруны да уңышлы дип саныйлар.

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Галимуллин Ф.Г. Татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 6 нчы с-фы өчен дәреслек-хрестоматия. – Тулылан. 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 206 б.
  2. Иванов А.А., Харисова Л.А. В годину суровых испытаний // История Татарстана: учебное пособие / ред.В.И. Пискарев. – Казань: ТаРих, 2001. – С. 189 – 207.
  3. Мустафин Р. Страницы героической жизни  (Муса Джалиль) // Силуэты: литературные портреты писталей Татарстана. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 351 с.
  4. Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомумибелем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 6 нчы с-ф / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2014. – 143 б.
  5. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Гомуми педагогика: педагогик уку йортлары, көллиятләр, лицейлар өчен уку әсбабы. – Казан: “Матбугат йорты” нәшр., 1999. – 504 б.