Сөмбелә бәйрәме
план-конспект на тему

Сөмбелә бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_byrme.docx45.76 КБ

Предварительный просмотр:

Сөмбелә бәйрәме

        Зал бәйрәмчә алтын көзне хәтерләтеп бизәлә. Өстәлләргә көзге уңыш: җиләк- җимеш, яшелчәләр, башаклар куела. Яңа җыйган уңыштан пешерелгән бәлешләр, тортлар куела. Балалар кулында яфраклар. Салмак музыка астында балалар залга керәләр.

        Алып баручы№1: Балалар, хөрмәтле укытучылар, кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе – "Сөмбелә" бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул "башак" дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр.

1 нче бала: Көз килде,

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез, дуслар,

Көзге бәйрәмгә!

2 нче бала: Көз килде дә керде өйгә,

Яфраклар йөгерәләр.

Ышык эзләп койма, капка

Асларына керәләр.

3 нче бала: Утром мы во двор идём,

Листья сыплются дождём.

Под ногами шелестят

И летят, летят, летят..

4нче бала: Полюбуйтесь, маскарад!

Лес меняет свой наряд,

Он костюм примерил новый,

Жёлтый, красный и лиловый.

“Яфраклар бәйрәме” җыры -3нчеА сыйныфы укучылары башкара

(Залга Сөмбелә булып киенгән кыз керә, кулында кәрҗин)

1 нче бала.

Көз

Урман-кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без.

2 нче бала.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Ә. Ерикәй.

3нче бала.

Уңыш җыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае -

Сентябрь җитте.

4нче бала.

Бакчада хуш ис,

Бакчада ямьле,

Берсеннән берсе тәмле

Алмалар пеште.

Алып баручы№2: Зифа буйлы, җитен чәчле,

Зәңгәр күзле бу кызның

Исемнәре ничек икән,

Әйтегезче кем белә?

Балалар: Сөм-бе-лә!

1 укучы. Исәнме, Көз, алтын көз,

                Безне сагынып килдеңме?

                 Агачларга куакларга

                Сары чуклар элдеңме? 

Сөмбелә: Исәнмесез, нәни дусларым!

Мин - Сөмбелә, килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда .

 “Көз” җыры- 3нчеА сыйныфы укучылары башкара

                    Балалар.  Көз, көз, әйт әле?

                                     Кәрзинеңдә ниләр бар?

                    Сөмбелә.  Кәрзинемдә кыярлар,

                                      Помидор һәм алмалар.

                     Балалар.  Көз, көз, әйт әле?

                                     Кәрзинеңдә ниләр бар?

                 Сөмбелә.  Кәрзинемдә яңгырлар,

                                       Җылы, суык көннәр бар.

                        Балалар.  Көз, көз, әйт әле?

                                         Кәрзинеңдә ниләр бар?

                       Сөмбелә.  Кәрзинемдә кызыл, матур

                                        Алтын, матур төсләр бар.(Яфраклар сибә)

Сөмбелә: Аһ-һай, дусларым! Быел уңыш бигрәк мул булды! Ул кишер, помидор, чөгендер! Үзләре шундый эре! Күрдегезме, уңыш ничек күп! (Өстәл янына, балалар ясаган күргәзмә янына килеп күрсәтә)

Алып баручы№1: Кәрзин тулы алмалар,

Помидор һәм кыярлар,

Кәбестә, кишер, суган,

Алтын көз безнең уңган.

Алып баручы№2: Дуслар! Бүген безгә кунаклар килгән. Алар серле кунаклар. Ни турында сөйли алар, әйдәгез, бергәләп тыңлап карыйк әле. (Ишек шакып, кыяр керә)

Кыяр.

 Хәерле көн, балалар!

Алып баручы№1. Хәлләрең ничек, кыяр дустым?

Кыяр. 

Хәлем минем бик яхшы,

Уңышлар бик мул булды.

Хуҗам бик тырыш бала

Түтәлем дымлы булды,

Гел утап кына торды.

Помидор.

Исәнмесез, хәерле көн, дусларым!

Минем дә хәлләр бик яхшы.

Хуҗабикәнең кызы

Бик тырыш бала булды.

Су сипте, чүп утады,

Шуңа уңыш күп булды.

Бу мәктәптә укыйдыр дип,

Рәхмәт әйтергә килдем.

Уңган,тырыш, тәртипле дип,

Һәр җирдә сөйләп йөрдем.

Алып баручы№1 Укучылар, кайсыларыгыз помидор үстерүдә әти-әниләрегезгә булыштыгыз? Кулларыгызны күтәрегез әле. Бик яхшы.

Суган.

 Исәнмесез, дусларым!

Хәлләрегез ничек соң?

Миңа карагыз әле

Мин матур һәм нинди зур!

Уңышым булды бик мул.

Алып баручы№1

Менә нинди уңган, тырыш

Балалар укый бездә.

Хезмәт шулай матурлый ул

Нур балкый йөзегездә.

Кишер. 

Тукта. Тукта, туктап тор!

Син бераз гына уйла:

Ник кечкенә мин болай,

Ник үсмәдем соң буйга?

Шуңа мин вак булдым:

Хуҗам бик ялкау малай

Утамады түтәлне,

Шуңа үсмәдем бугай.

Кабак. 

Исәнмесез, барыгыз да,

Сез мине таныйсызмы?

Мине караучы малай

Аның исеме Рамай.

Бакчага һич килмәде,

Минем хәлне белмәде.

Беркайчан су сипмәде,

Ашламалар бирмәде.

Бергә. 

Ай-яй-яй,

Ай-яй-яй.

Алып баручы№1.

Бик начар безнең эшләр

Нишлик инде балалар?

Сезнең арада бармы соң

Андый ялкау малайлар?

Бергә. 

Безне һичкем хурламасын

Мактап кына әйтсеннәр.

Барлык мәктәп балалары

Хезмәт сөеп үссеннәр.

“Яшелчәләр” җыры-2нче сыйныфның татар төркеме башкара

Алып баручы№1: Күрегезче, балалар,

Шалкан быел бик уңган,

Самавыр хәтле булган,

Кем чәчкән бу шалканны?

Балалар: Бабай утырткан аны!

("Зур шалкан" әкияте сәхнәләштерелә)

Алып баручы№2 Бабай шалкан утырткан. Шалкан  зуууур булып үскән.

Бабай (чыга, кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәсендә йөри).

Ай аллам, вай аллам!

Каян үскән бу шалкан?!

Кайсы ягыннан тартыйм,

Ничек кенә чыгарыйм?

Тукта, әбине чакырыйм әле! Әбисе, әбисе, дим, чык әле монда!

Әби (яулыгын төзәткәләп).

Ятып кына торыйм дисәм,

Тагын нигә чакыра?

Нәрсә булган бу бабайга,

Шалканга карап тора?

Бабай (шалканга күрсәтеп).

 Күр, әбисе, нинди шалкан

Үскән безнең бакчада!

Бергәләп тартып чыгарыйк,

Тотын минем аркага!

Алып баручы№2. Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Әби (маңгаендагы тирен сөртеп ала).

Булмый, бабай, туктале,

Кызны чакырыйк әле.

Кызым, кызым! Гөлзирә!

Кил әле син бирегә!

Кыз(көзгесенә карый-карый чыга).

Ай, битләрем алланды,

Иреннәрем кызарды.

Әбием, тагын нәрсәгә

Мине өйдән чыгардың?

Әби (кулы белән шалканга күрсәтеп).

Кара, кызым, күрәмсең:

Шалкан ничек үскәнен!

Бергәләп тартып карыйк,

Бу шалканны чыгарыйк!

(Кыз бии-бии, шалкан тирәли әйләнеп чыга, әбигә килеп тотына).

Алып баручы№2. Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Кыз(кулларын карый).

Ай, кулым арыды!

Тартуы авыр ла!

Акбайны чакырыйк,

Булышсын тартырга!

Акбай, Акбай! Кайда син?

Ник бирегә килмисең?

Акбай, булыш, бик авыр

Бу шалканны тартуы!

Акбай(чыга).

Һау-һау-һау! Ни булды монда?

Көн буе саклыйм йортны.

Бер каракны китермим,

Энәгә дә тидермим.

Һау-һау! Нәрсә булды, Гөлзирә?

Кыз(күрсәтеп).

Тотын минем артыма,

Әйдә шалкан тартырга!

(Акбай һау-һаулап урап чыга, кызның артына килеп тотына).

Алып баручы№2. Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Акбай( туктап тирен сөртә).

Һау-һау-һау! Булмый болай!

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син, Мияубикә?

Ярдәмгә килеп җит лә.

Мияубикә (келәмнән торып чыга).

 Мияу-мияу-мияу мин,

Һәрвакытта уяу мин.

Сөт эчәм, тычкан тотам,

Йокларга бик яратам!

Акбай, Акбай! Ник уяттың мине?

Акбай(күрсәтеп).

Бабай шалкан үстергән.

Шалкан зур булып үскән.

Тартып-тартып карыйбыз –

Һич чыгара алмыйбыз.

Булыш әле, Мияубикә!

Алып баручы№2. Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

(Барысы да, уфылдап, тирләрен сөртәләр).

М. Мияу-мияу, арыдым!

Ә шалкан чыкмый һаман!

Бергә-бергә җиңел булыр,

Ярдәм сорыйк тычканнан.

Тычкан-тычкан, чи-чи-чи!

Син кайларда йөрисең?

Һич тимәскә сүз бирәм,

Килсәң иде бирегә!

Тычкан(чи-чи килеп чыга).

Качып ипи кимердем,

Әллә шуны сиздеңме?

Мияубикә. Ни кирәк?

Чабып килдем тизрәк!

Мияубикә(күрсәтеп).

 Бабай үстергән шалкан.

Шалкан бик зур булган!

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Тартып чыгарыйк тизрәк!

Алып баручы№2.Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар икән – шалкан килеп тә чыккан!

Шалкан (торып баса).

Бабай чәчте орлыгым,

Сулар сибеп үстерде.

Витаминлы, бик файдалы,

Тәмле булып өлгердем.

Балалар, түгәрәк ясап, шалканны уртага алалар. Җырлыйлар.

Әй, бабабыз бик уңган!

Үстергән шундый шалкан!

Шалкан үскән, зур булган,

Бөтен бакчабыз тулган!

Без әбигә булышырбыз,

Бергәләп тәмләп ашарбыз.

(Кунакларга карап, кулларын җәеп)

Шалканнан авыз итәргә,

Без сезне дә чакырабыз.

Барысы да баш ияләр.

Алып баручы№2 Карагызчы, бирегә безнең нәни дусларыбыз гөмбә җыярга чыкканнар. 

“Гөмбәләр турында җыр”-2нчеВ сыйныфы укучылары башкара

Сөмбелә. Мин сезгә ел саен шушы вакытта киләм. Үзем белән уңышлар, күелле уеннар, табышмаклар алып килдем. (Табышмаклар әйтә, һәр класска берәр табышмак.) 

Алып баручы№1: Кулга кәрзиннәр алабыз,

Урманнарга барабыз.

Юлда очраган кошларны

Без озатып калабыз.

Алып баручы№2: Кошлар еракка китәләр:

Сандугачлар, тургайлар.

Әнә безгә соңгы кошлар

Сәламләп кул болгыйлар.

 “Кошлар киткәндә” Б.Рәхмәт шигыре. 2нче сыйныф укучысы башкара.

Презентация белән эш.”Кош исемнәрен әйтеп чыгу”

Сөмбелә. Җавапларны бик дөрес әйттегез, хәзер уеннар уйнап алыйк.

  1. “Матур биибез” уены
  2. “Көз җитте” шигыре. М.Җәлил
  3.   “Кәрия-Зәкәрия” җырлы-бию.

Сөмбелә: Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез,

Шигырләр сөйләдегез.

Барысы өчен рәхмәт сезгә.

Алдагы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

Алып баручы№1: Бүгенгә без хушлашабыз,

Бәйрәмне тәмамлыйбыз,

Күңелле дә соң бу көз!

Җыр "Кояшлы ил – безнең ил" -3нчеА сыйныфы укучылары башкара


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценарие

 "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар тел...

Сөмбелә бәйрәме.

Сөмбелә бәйрәменә багышланган музыкаль кичә....

Көзге уңыш бәйрәме-Сөмбелә

Праздник Көзге уңыш бәйрәме- Сөмбелә предназначен для внеклассной работы  учащимися 5-7 классов....

"Сөмбелә" бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен  сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе....

cөмбелә бәйрәме

Көзге бәйрәмнәрнең берсе -Сөмбелә бәйрәме....

Сөмбелә бәйрәме

Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, традицияне дәвам итү, ипи кадерен белергә, дуслык хисләрен ныгытырга өндәү, бер-берсенә ихтирамлылык хисе тәрбияләү....

Праздник урожая (Сөмбелә).

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп....