Сөмбелә бәйрәме
методическая разработка на тему

Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, традицияне дәвам итү, ипи кадерен белергә, дуслык хисләрен ныгытырга өндәү, бер-берсенә ихтирамлылык хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sombele.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Сөмбелә бәйрәме

Чистай шәһәре 3 нче гимназиянең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фәтхетдинова Рузилә Ринат кызы

Максат: Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, традицияне дәвам итү, ипи кадерен белергә, дуслык хисләрен ныгытырга өндәү, бер-берсенә ихтирамлылык хисе тәрбияләү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, кичәнең исеме язылган плакат (Сөмбелә, Сөмбелә! Бәйрәм алып кил безгә) эленгән, көзге яфраклар,чәчәкләр, рәсемнәр, әкият буенча ясалган рәсемнәр, китаплар күргәзмәсе.

Кичә барышы.

Музыка яңгырый, катнашучылар ярымтүгәрәк рәвешендә чыгып тезеләләр.

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле дуслар, кунаклар! Хәерле көн. Туган ягыбызда көз хөкем сөрә. Борынгыдан ук татар халкы урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәме, ягъни Сөмбелә бәйрәме үткәрә торган булган. Авыл халкы, бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп, аны уртага алып, мәйданда уен-тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан.

        Әйдәгез, без дә бу традицияне дәвам итеп, игенчеләргә һәм икмәккә дан җырлап, рәхәтләнеп бер бәйрәм итик, биик, җырлыйк әле.

Җырлыйк татар көйләренә,

Җырларыбыз таралсын.

Шат күңелле җырлар белән

Бәйрәмебез башлансын.

Җыр башкарыла: “Әссәламегаләйкем” (Р.Ахиярова көе, Г.Садә шигыре)

Таң ата да, Кояш чыга                                Ачыйк бәхет ишекләрен –

Кояшны сәламли көн:                                Бәхетле булсын һәркем!

Саумы, Кояш, сүнмәс учак,                        Әй кардәшләр, милләттәшләр, Әссәламегаләйкем!                                 Әссәламегаләйкем!

Тел ачкычы иман биргән                        Әй, игенчем, күкрәп үссен

Сөекле туган телем,                                Кырларда синең иген.

Үз телемдә сиңа сәлам -                         Икмәк тотып сәлам юллыйм –

Әссәламегаләйкем!                                Әссәламегаләйкем!

Укучы: Исәнмесез!-диеп башлыйк әле

            Танышу бит шулай башлана.

            Сезнең белән очрашканга, дуслар,

            Күңелебез шундый шатлана.

Укучы: Бәйрәмсез бик күңелсез бит

           Күңелсездер сезгә дә,

           Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

           Кирәк һәммәбезгә дә.

Алып баручы: Әйе, бәйрәмнәр булмаса бик күңелсез булыр иде. Билгеле инде, бәйрәмнәр кунаксыз булмый. Бүгенге бәйрәмнең кунагы уңыш алиһәсе – Сөмбелә - әйдә, кадерле кунагыбыз, бирегә рәхим ит.

Сөмбелә: Исәнмесез, дусларым! Бүген бәйрәм, чөнки игеннәр, яшелчәләр – бар уңыш җыеп алынды, шуңа бөтен кеше шатлана. Мин Сөмбелә бәйрәменә кунакка килдем, ә сез ул бәйрәм турында беләсезме?

Укучылар: Беләбез, - дип җавап бирәләр, җырлап аңлаталар.

“Көзге  бәйрәм Сөмбелә” җыры җырлана.

Сөмбелә ул шундый бәйрәм –

Җәйне көздән белдерә.

Иген икмәк уңса гына

Шатландыра, көлдерә.

                                                Әй, Сөмбелә, Сөмбелә,

                                                Сөмбеләне кем белә?

                                                Сөмбеләне шулар белә -

                                                Кем эшенә өлгерә.

                                                Мул уңышлы көзге бәйрәм

                                                Һәркемне сөендерә.

Сөмбелә: Әйе, нәкъ шулай, иген, икмәк уңса гына без бәйрәм итә алабыз. Өстәл түрендә күпереп пешкән ипи торганда без бәхетле. Ә өстәлгә килгәнче ипи бик озын юл үткәнен инде сез беләсездер. Орлыкны җиргә чәчкәч, шытып чыгып үсәр өчен аңа ни кирәк?

- Яңгыр.

Ә яңгыр яумаса, халык нәрсә эшләгән?

                                        - Яңгыр боткасы пешереп теләк теләгәннәр:

Яңгыр яу, яу, яу

        Игеннәр дә күп булсын,

                Сыерлар да тук булсын, -

                        Безгә катык, сөт булсын,

                                Яңгыр яу, яу, яу!

Күк күкрәп яңгыр яуган тавыш ишетелә, сәхнәгә яңгыр чыга.

Яңгыр: Мин теләгегезне кабул иттем. Иң шифалы суларымны сиптем, игеннәрнең тамырларын туендырдым. Әмма мул уңыш үстерү өчен, минем көчем генә җитми. Аяз матур көннәр, кояш җылысы кирәк. Инде Кояштан ярдәм сорагыз.

  1. Кояш чык, чык, чык. Аяз ач болыт кач. Игеннәр үсәр җылыткач.

(Кошлар сайрый, талгын гына көй астында Кояш чыга)

Кояш: Бу теләгегез дә кабул булды. Минем шифалы нурларым игеннәргә мул булып үсәргә ярдәм итәр. Ләкин белеп торыгыз – без ярдәмчеләр генә. Арабызда иң көчлесе – Кеше. Ул игенче дә, пешерүче дә.

Игенче чыга: Яңгыр гына җитәме соң?

                   Тир тамчысы кирәк җирләргә.

                      Буразнадан алып ул туфракны

                    “Җаным” диеп кирәк үбәргә.

Күкрәгенә терәп әнкәм

Ипи кисеп биргәне бар.

Икмәктән дә зур нәрсә юк,

Кадерен бел, син дигәне бар.

Алып баручы: Әйе, игенченең хезмәте җиңел түгел. Иген үстерү зур тырышлык, тәҗрибә, хезмәт сорый. Киң кырларда тир түгеп, мул уңыш үстерүче игенчеләребез – иң кадерле кешеләребез. Без аларга чын күңелдән рәхмәтлебез.

        Ә икмәк табынга нур сибүче, кешегә, илгә көч-куәт бирүче. Шуңа күрә без аның кадерен белергә, аны әрәм-шәрәм итмәскә тиешбез. Юкка гына икмәкне яшәү чыганагы димәгәннәрдер.

Укучы: Яшәү чыганагы–кояш нурын        Икмәк игенченең җан җылысы

Җир җылысын саклап үзендә                        Җир-Анага кадер хөрмәте.

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк                Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең

Һәр табынның тора түрендә.                        Шуңа кадерлибез икмәкне.

Игенче: Ә икмәкне мин бәйрәмнең кадерле кунагы, уңыш алиһәсе – Сөмбеләгә бүләк итәргә алып килдем (ипине тапшыра).

Сөмбелә: Хәерле көн сезгә, якын дуслар

               Котлы булсын уңыш бәйрәме.

               Шушы олы ипи ямьнәр биреп,

                Бизәп торсын безнең бәйрәмне.

                   Эшләребез уң булганнар

                Җыелдык бүген бергә.

                Күңел ачып бәйрәмдә

               Уйнап – җырлап биергә.

               Әйдә, дуслар, җырлыйк, биик

       Безнең күңел киң бит ул.

“Чат-чат” җыры. Р.Гатауллин көе, Н.Исәнбәт сүзләре.

Без уйныйбыз, уйныйбыз                        Атам-анам биегән,

Якты көннән туймыйбыз.                        Күңел ачкан биюдән

Кулны-кулга чаба-чаба,                        Карап торсын бөтен дус-иш,

Көләбез дә, җырлыйбыз.                        Тартынмыйбыз биюдән.

Без биибез, безнең яшь чак, шат чак.

Шуңа биеп кул чабабыз чат-чат.

Сөмбелә: Булдырасыз икән, бик матур җырладыгыз. Ә хәзер әйдәгез уйнап алыйк. “Йөзек салыш” уенын бөтенегез беләдер, әйдә, Кояш, миңа ярдәм ит әле, йөзекне сал.

 Көй астында уен уйнала, җәзалар һәм бүләкләр бирелә.

Җәзалар:

  1. Татар халык биюе.
  2. “Иң матур сүз” шигырен укырга.
  3. Әкиятне таны (грамъязмада тыңлап, иллюстрацияләре буенча).
  4. Җыр “Әйлән-бәйлән”.

Сөмбелә: Бигрәк уңган, бигрәк булган икән үзегез. Бәйрәм миңа бик ошады, мул уңышларны җыеп алгач, киләсе елга да бәйрәмгә килермен.

Сезнең белән хушлашырга

        Матур сүзләр эзлимен.

                Тормышыгыз гүзәл булсын,

                        Ак бәхетләр телимен.

Алып баручы:

Хушыгыз! Еллар имин, илнең күге аяз булсын.

Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын,

Бәйрәм мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын.

Хәерле еллар, хәерле юллар.

Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Катнашуыгыз һәм карап торуыгыз өчен рәхмәт.

        

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценарие

 "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар тел...

Сөмбелә бәйрәме.

Сөмбелә бәйрәменә багышланган музыкаль кичә....

Көзге уңыш бәйрәме-Сөмбелә

Праздник Көзге уңыш бәйрәме- Сөмбелә предназначен для внеклассной работы  учащимися 5-7 классов....

"Сөмбелә" бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен  сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе....

cөмбелә бәйрәме

Көзге бәйрәмнәрнең берсе -Сөмбелә бәйрәме....

Праздник урожая (Сөмбелә).

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп....

Сөмбелә бәйрәме

Уеннар, җырлар, биюләр аша рус мәктәбендә укучы рус балаларында татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, сәнгатьле уку күнекмә...