cөмбелә бәйрәме
методическая разработка по теме

Исакаева Рамзиля Фаиловна

Көзге бәйрәмнәрнең берсе -Сөмбелә бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sombel_byrme_kirk.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сөмбелә  бәйрәме.

Максат. 1.Балаларны татар халык бәйрәмнәренең берсе - Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру.

Бурычлар:1.Балаларның сөйләм үстерергә ярдәм итү, рәсемнәр карарга, анда сурәтләнгән предметларны һәм аларның сыйфатларын әйтергә, рәсемдә сурәтләнгән уенчыкны, предметны өстәлдә табып, исемен, гамәлен атый белергә өйрәтү.

2.Балаларның игътибарын, үзләштерү, кабул итүне,  сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.

3.Татар халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту һәм татар халкына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә көзге яфраклар, татар орнаментлары  белән бизәлгән.Уртада татар өе, өстәл куела, анда: самавыр, чынаяклар, тәлинкә, чәк-чәк, бәлеш куела,  уенчыкларга түбәтәй, калфаклар кидертеп куела, яшелчәләр тутырылган ике кәрзин, ике кашык, бәрәңге.

Әзерлек эшләре: шигырьләр ятлау, җырларны өйрәнү, татар халык биюен өйрәнү.

                Кичә барышы.

Алып баручы:      Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

         Һәр очрашу шулай башлана.

         Исәнмесез, диеп башланса ул,

         Күңелләрдә ныграк саклана.

                                Ни арада җәй үтте

                                Матур көз килеп җитте,

                                Шатлык тулы бу бәйрәмне

                                Балалар күптән көтте

 -Исәнмесез, балалар. Хәерле көн. (Г.Тукайның “Ел фасыллары” шигыреннән “Көз” куплеты искә төшерелә):

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,-  

Бу кайчак була?

- Балалар: көз.

Алып баручы: Әйе, балалар, бу көз. Көз- ул ел буена эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау вакыты. Көз бәйрәмен элек-электән”Сөмбелә “ бәйрәме дип атаганнар. Сөмбелә- ул башак дигән сүз. Сөмбелә итеп иң уңган, иң булган кызны сайлап куйганнар.

Алып баручы: Балалар, инде бәйрәмебезгә Сөмбеләне чакырыйк.

(Чакыралар, Музыка астында кулына кәрзин тотып Сөмбелә керә).

Сөмбелә: Сез мине чакырдыгызмы?

Сез мине көттегезме?

Менә килдем, исәнмесез,

Мин дә сагындым сезне.

Мин башлыйм бәйрәмегезне.

Әйдәгез, дуслар, бергәләп, биик, җырлыйк, шигырь сөйлик. Бәйрәмгә ямь өстәп җырлап алыйк әле.

Җыр: “Яфрак бәйрәме”.

“Яфрак бәйрәме”

1.Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыйм әле,

Кушыл син яңа җырга.

Кушымта:

Сары, сары сап-сары

Агачның яфраклары

Җил исә, ява яфрак

Көзнең матур чаклары.

2. Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

Алып баручы: Сөмбелә бераз ял итсен эле. Яраткан уеныбызны уйныйк әле.“Чума үрдәк, чума каз”. Соңгы балага ияреп ялкау килә.

Ялкау: Бу минем дустым, син кая киттең?..( тарткалаша).

Алып баручы: Ялкау, бу нишләп синең дустың булсын? Нишләп әле син балалар бакчасына килеп чыктың?

Ялкау: Балалар бакчасы? Ә-Ә-Ә!

Балалар бакчасын мин бик яхшы беләм!

Бакчада барысы да бар!

Шоколадлар, кәнфитләр,

Һәм бик күп китаплар.

Йокың килсә, ят та йокла,

Ашыйсың килсә авызың ач.

Үзе төшә алмасы да,

Пешә хуш исле калач.

Менә шул ул балалар бакчасы, дөресме, балалар.

Балалар: Юк!

Ялкау: (үпкәләп) алайса мин сезнең балалар белән уйнамыйм да.

Алып баручы: Әйдәгез, балалар, ялкауга җырлап күрсәтик.

Җыр: “Әйлән-бәйлән”.

1.Сез дә безгә кушылыгыз-

Без шатлык таратабыз,

Тирә-якны яңгыратып

Җырларга яратабыз

Кушымта:

Әйлән-бәйлән, әйлән- бәйлән,

Безнең белән, безнең белән әйлән.

Җыр-ул канат, җыр- ул бәйрәм!

2. Без биибез тыпыр-тыпыр,

Без биибез тып та тып.

Бер башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатып.

Кушымта:

3. Ягез, сез дә кушылыгыз,

Утырмагыз, торыгыз!

Җырлый-җырлый биик әле,

 Сез кул чабып торыгыз.

Кушымта:

Ялкау: Монда балалар бик тату яшиләр икән, эш сөяләр, белем алалар икән.

Алып баручы: Ялкау, ә синең балалар бакчасына йөрисең киләме?

Ялкау: Нәрсәгә?

Алып баручы: Ничек инде нәрсәгә? Без бакчада санарга, рәсем ясарга, биергә, тату булырга, эш сөяргә, шигырьләр сөйләргә өйрәнәбез бит.

Ялкау: Ә мин боларның барысын да эшли беләм, кирәк икән үзегезгә шигырь дә сөйләп күрсәтәм.

Алып баручы: Ярый, алайса безгә шигырь сөйләп күрсәт инде.

(Ялкау “Гали белән кәҗә” шигырен сөйләмәкче була, ләкин сөйли алмый, ялгыша, оныта).

Алып баручы: Ялкау, син безнең балаларның шигырь сөйләгәннәрен тыңлап кара әле.

Балалар шигырьләр сөйлиләр:

Булат

Уңыш җыелды.

   Аккошлар китте.

   Матур көз ае

   Октябрь җитте.

    Илфар:

Салкын җилләр исә

Тәрәзәгә чиртә.

 Сап-сары яфраклар,

 Җиргә очып төшә.

Азалия:

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул сөмбелә.

Бөтен җирне нурга күмә,

Кояш бит ул Сөмбелә.

Марина:

Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый

Белмим нәрсә булган?

Гөлфирә

Бакчада хуш ис,

Бакчада ямьле,

Берсеннән берсе тәмле

Алмалар пеште.

Ралина:

Киң болыннарда

Урман, кырларда.

Агачлар, гөлләр.

Кибеп сулдылар.

Алина Х.

Урман-кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без.

Ләйлә:

Бакчада гөлләр

Нигә саргая

Ромашкаларым,

Сез хәзер кая?,

Әй ,гүзәл таллар?

Беләм,беләм,көз җитте.

Г. Алина

Көз килде

уңыш булды

табын сый белән тулды

рәхим ит дус

көзге бәйрәмгә

Алып баручы: Ялкау, син елның кайсы фасылы икәнне беләсеңме?

Ялкау: беләм, белмәскә - яз, әй ялгыштым-җәй...  (Балалар төзәтә-көз).

Алып баручы: Ялкау, син безнең җырлаганны карап тор әле. Без хәзер Җырлы-биюле “Кәрия –Зәкәрия”уенын уйнарбыз.

Ялкау: мин дә кирәксә бии дә беләм әле.

(Бию көенә такмак әйтеп бии):

Иртә торып тышка чыксам,

Сыер чабата кигән.

Очып бара , очып кайта

Безнең кәҗә көтүдән.

Әбиемнең кәҗәсе

Бакчада кәбестәдә.

Биемәгәч, җырламагач,

Син монда нәмәрсәгә.

Әтәчтә дә кикерик,

Тавыкта да кикерик.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Үзе төште сикереп.

Алып баручы:

Җитәр-җитәр, уздырдың,

Бигрәк тузан туздырдың.

Аягыңны шапылдатып,

Колагымны тондырдың

Ә хәзер , Ялкау, син безнең биегәнне кара әле!

Безнең күңелләр көтәдер,

Инде балалар биюен,

Бергә дуслар карап үтик

Татар халык биюен.

Бию: Татар халык биюе.

Алып баручы: Ялкау, син көзге бакчада эшләдеңме соң? Уңышны җыеп алырга булыштыңмы? Нинди эшләр эшләдең?

Ялкау: Мин алмагач төбенә утырып: “Алма пеш, авызыма төш...”- дип утырдым.

Алып баручы: Әй, Ялкау, Ялкау, шулай уңыш җыялармы инде!? Менә безнең балалар белән бергә эшләргә дә, уйнарга да  өйрән әле син.

Уеннар:

1) Кашык кабып йөгерәм дип,

Мактанырга ашыкма.

Син менә йөгереп кара,

Бәрәңге салып кашыкка.

2)Кәрзингә яшелчә, җимеш җыю. Исемнәрен татарча әйтү.

Алып баручы: Инде, Ялкау, күрдеңме, өйрәндеңме балалардан?

Ялкау: Әйе, өйрәндем, мин дә бүтән ялкауланып ятмам, зурларга булышырмын. Ә хәзер өйгә әниемә булышырга кайтыйм инде. Сау булыгыз.(Китә).

Сөмбелә:

Көннәргез һәрчак аяз булсын,

Килмәсеннәр сагыш борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

(Саубуллашып китә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценарие

 "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар тел...

Сөмбелә бәйрәме.

Сөмбелә бәйрәменә багышланган музыкаль кичә....

Көзге уңыш бәйрәме-Сөмбелә

Праздник Көзге уңыш бәйрәме- Сөмбелә предназначен для внеклассной работы  учащимися 5-7 классов....

"Сөмбелә" бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен  сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе....

Сөмбелә бәйрәме

Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, традицияне дәвам итү, ипи кадерен белергә, дуслык хисләрен ныгытырга өндәү, бер-берсенә ихтирамлылык хисе тәрбияләү....

Праздник урожая (Сөмбелә).

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп....

Сөмбелә бәйрәме

Уеннар, җырлар, биюләр аша рус мәктәбендә укучы рус балаларында татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, сәнгатьле уку күнекмә...