Праздник урожая (Сөмбелә).
методическая разработка по теме

Муллахметова Фарида Минесаубановна

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prazdnik_urozhaya._sombel_byrme.docx15.17 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №3 имени Тази Гиззата г. Агрыз Агрызского муниципального района Республики Татарстан

Праздник урожая.

Сөмбелә бәйрәме.

                                                                                 

Сценарий составили:

Муллахметова Фарида  Минесаубановна,

учитель татарского языка и литературы

МБОУ СОШ №3имени Тази Гиззата,г. Агрыз

Үтте китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Агачларның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Яңгыр түгел, кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Табигатьнең гүзәллеген

Сөйләшик әле бергә.

                                                                                                                                                                  Алып баручы: Исәнмесез, балалар! Рәхим итегез. Балалар, әйтегез әле хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар: Көз.

Алып баручы: Нинди көз айлары беләсез?

Балалар: Сентябрь, октябрь, ноябрь- көз айлары.

Алып баручы: Дөрес, балалар. Сез көзне яратасызмы? Ни өчен яратасыз?

Балалар: Көз көне мәктәпкә барабыз. Яшелчәләр, җимешләр өлгерә. Көзге табигать матур.

Алып баручы: Әйе, балалар. Көз көне яшелчәләр, җиләк- җимешләр өлгерә. Менә инде бакчаларда яшелчәләр җыелып бетте. Уңыш бик мул булды. Халык бәйрәм итә. Менә без дә уңыш бәйрәменә җыелдык.

           Музыка яңгырый. Сөмбелә керә.

Сөмбелә: Исәнмесез! Исәнмесез!

                 Нәни дусларым, кунаклар!

                 Ишетелде шат тавышлар

                 Тартты мине бу яклар.

Алып баручы: Исәнме! Рәхим ит, Сөмбелә!

Сөмбелә: Мин көз кызы, мин Сөмбелә

                Көзге байлык кулымда

                Муллык, сәламәтлек телим

                Кем очраса юлымда.

Алып баручы: Рәхмәт сиңа! Балалар әйдәгез әле карыйк, Сөмбеләнең кәрзинендә ниләр бар?

Балалар: Көз, көз, әйт әле.

               Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: Кәрзинемдә кыярлар,

                Помидор һәм алмалар.

Балалар:  Көз, көз, әйт әле

                Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: Кәрзинемдә яңгырлар

                Җылы, салкын көннәр бар.

Балалар: Көз, көз, әйт әле

               Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: Кәрзинемдә сары, кызыл

                Матур, алтын төсләр бар.

Балалар: Көз, көз, әйт әле

               Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: Минем кәрзинемдә яшелчәләр бар.Менә алар.

Алып баручы: Әйдәгез аларны тыңлыйк.

Кәбестә: Катлы- катлы булып үстем җир өстендә.

              Мәктәп глобусыннан зур,

              Мәсәлән, мин- кәбестә.

              Шәп- кисәкләп салсаң шулпага,

              Шәп- тозлап куйсаң да,

              Шәп- утыртсаң майлап уртага,

              Күзең туймый, үзең туйсаң да.

Помидор: Помидорның төрлесе бар –

              Сары, кызыл, алсуы.

              Әби ярата сусылын,

              Бабай ярата итлесен,

              Әти ярата әчесен,

              Әни ярата төчесен,

              Ә мин яратам баллысын.  

 

Чөгендер: Чөгендернең кызыл төсе кызарып пешкән төсле,

             Матурлый салатларны, тәмләндерә ашларны,

             Кәефләрне күтәрә, алсуландыра йөзләрне,

             Һәммәбезгә шулай ук тора көч, куәт биреп.  

               

Бәрәңге: Ә бәрәңге, бәрәңге!

              Бәрәңгене күр әле

              Сап- сары бәрәңге белән

              Тирән базыбыз тулган.

Суган: Катлам- катлам ак башлы

            Ачы, ачы, ап- ачы

            Ашыйм дисәң, әрчим дисәң,

            Кара аны, сак әрче.

Кишер: Минем исемем- Кишер,

           Теләсәң, болай пешер.

           Теләсәң, ашка тура.

           Мине яраткан бала

           Озын гомерле була...

Кыяр: Кыярның суың эчсәң,

           Эчеңә файда була,

           Ә битләреңә сөртсәң,

           Йөзеңә дәва була.

           

Сарымсак: Сарымсакның файдасын да белегез сез,

           Грипп, салкын тимәс өчен, һәрчак ашагыз сез.

           

Сөмбелә: Рәхмәт сезгә.

Алып баручы: Яшелчәләр буш кул белән килмәгәннәр. Сезгә балалар уен алып килгәннәр.

                                 Уен  “Кем тизрәк” җиләк- җимеш җыю.

Алып баручы: Безнең өй түрендә үсте

              Зифа алмагач.

              Җыеп алдык алмаларны

              Аллангач, баллангач.

                                   

                                   Музыка. Кирлемән керә.

Алып баручы: Тукта әле, бу нинди тәртипсез малай?

Кирлемән: Нишләп тәртипсез булыйм мин? Мин бик әйбәт малай.

Алып баручы: Кем соң син?

Кирлемән: Әй, мине белмиләр. Таныш булыйк. Мин-  Кирлемән. Кир-ле-мән.

Алып баручы: Кирлемән, ә син нәрсә эшли беләсең?

Кирлемән: Бернәрсә дә эшләмим, мин уйнарга яратам.

Алып баручы: Ә синең өчен кем эшли?

Кирлемән: Әти һәм әни.

Әти: Әйдә, улым җир казыйбыз.

Кирлемән: Үзең казы башым авырта

Әни: Улым, әйдә яшелчәләргә су сибәбез.

Кирлемән: Үзең сип, кулым авырта.

Әти: Улым, яфраклар җыярга кирәк.

Кирлемән: Үзең җый, аякларым авырта.

Әти: Нишләргә инде?

Әни: Нишләргә инде?

Кирлемән: Әти- әни, минем ашыйсым килә.

Әти- әни: Әле ашау пешмәгән.

Алып баручы: Кирлемән, син беләсеңме кем эшләми, шул ашамый.Балалар, Кирлемәнне эшләргә өйрәтәбезме?

Балалар: Өйрәтәбез.

      Уен. Яфраклар җыю.

Кирлемән: Рәхмәт, сезгә, балалар. Бергә эшләве бик күңелле икән.

Сөмбелә: Кадерле дусларым! Миңа сездә бик ошады. Бәйрәмегез бик күңелле булды.Сау булыгыз!

 Алып баручы: Шуның белән кичәбез тәмам. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Праздник урожая в Англии

Занимательные задания для урока в конце сентября....

Праздник урожая в Англии

Проведите это занятие в конце сентября. Думаю, что вашим ученикам оно будет интересным....

Раздаточный материал для работы по теме "Праздник урожая в Англии"

Раздаточный материал для проведения урока....

Cценарии праздников "Цветок для мамы" и Праздник Урожая

Сценарии Праздника Урожая и Дня матери "Цветок для мамы" разработаны для детей разновозрастной группы от 4 до 15 лет....

Праздник осени-праздник урожая

Классный час "Праздник осени-праздник урожая" . Социально-нравственное направление....

Презентация на тему "Праздники Германии: Праздник урожая"

Данная презентация предназначена для обучающихся 4-8 классов....

Сценарий к празднику "Праздник урожая" ("Сөмбелә бәйрәме")

Сценарий праздничного мероприятия "Сөмбелә"...