Сөмбелә бәйрәме.
материал по теме

Мифтахова Айгуль Хамбаловна

Сөмбелә бәйрәменә багышланган музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel.docx21.46 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сөмбелә бәйрәме.

Максат:

  1. Бу бәйрәм икмәккә хөрмәт тәрбияләү, аны җитештерүдәге хезмәтне бәяләргә өйрәтү.
  2. Сөйләм телен камилләштерү.
  3. Сәнгатьле укуны үстерү.

Җиһазлау: «Көзге кыр»(плакат), башак бәйләме, яшелчәләр: чөгендер, кишер, бәрәңге, суган, кабак.

Алып баручы:

   Кадерле,  балалар! Без бүген халкыбызның онытылып барган матур бәйрәмен яңарту тантанасына җыелдык. Елның сихри фасылында – көн белән төн тигезләшкән мәлдә татар халкы  «Сөмбелә»   бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә – башак дигән сүз ул. Шулай ук, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны сөмбелә дип атаганнар.

Балалар:

Сөмбелә

Музыка астында Ай һәм Кояш Сөмбеләне җитәкләп керәләр.

Зифа буйлы, җитен чәчле,

Зәңгәр күзле шушы кызның

Исемнәре ничек икән, кем белә.

Сөмбелә! Сөмбелә!  

 Кояш:    

Исәнмесез, саумысыз

Нигә тавык саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз?

                            Әссәламәгәләйкүм, дуслар!

Җыр: «Әссәламәгаләйкүм»

Ай:                      

Көз көненедә , урман – кырлар алтын була

            Яфраклар да сары. Кызыл ялкын була

            Игенченең хезмәтенә бүләк өчен

            Амбарларга өем – өем ашлык тула.

Алып баручы:    

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул  «Сөмбелә»

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек  «Сөмбелә»

Музыка астында ипи күтәргән бала керә.

Сөмбелә:          

Күрегезче, күрегез,

Өстәлгә ипи килгән

Беләсезме үз юлында

Ул күпме хезмәт күргән.

Ай:

Әй! Ипекәй, ипекәй

Шундый да тәмле булып

Хуш исләр белән тулып

Каян килдең син безгә?

Ипи:

Ярый, мин сөйлим сезгә,

Үзем –  хезмәт җимеше

Үстерде мине кеше

Исеме аның – Игенче

Игенче, Игенче

Үзегезне күрикче!

Игенче:

Әйе, мин ул Игенче

Мин аны үстерүче.

Тик түгел үзем генә

Ипекәйне үстерүдә

Ярдәм иттеләр миңа.

Кояш:

                           Әйе – мин Кояш җәй буена

                           Игеннәргә нур сиптем

Алтынсу төс йөгерттем

Ярдәм итте яңгыр да

Шифасын бирде кырга.

Яңгыр:

Мин – яңгыр үз вакытында

 Кичекми килеп җиттем,

Игенгә дым эчерттем,

Дөрес, нык ярдәм иттем

Җил дә миңа булышты.

Игенче:

 Аннан комбайн килде

Бөртекләрне түкми, чәчми

Урып, җилгәреп бирде.

Аннан  Игенче аны

Тегермәнгә төшерде.

Ипи пешерүче:

  Мин – ипине пешердем,

Кайнар мичтән төшердем.

Миннән кибетче алды,

Киштәгә тезеп салды.

1нче бала:

Һәркемгә ипи кирәк!

Һәм көн дә ипи кирәк!

Ипи космонавтка да,

Очучыга да кирәк.

Ипи яңа йолдызлар

Ачучыга да кирәк.

2 нче бала:

Ипи иген игүдән

Качучыга да кирәк

Ипи – эшләмичә тик

Ятучыга да кирәк.

Ипи кибеттә ипи

Сатучыга да кирәк.

3нче бала:

Ипи – эшләргә кирәк,

Юллар сузарга кирәк.

Тайгаларда иң авыр

Юллар узарга кирәк.

4нче бала:

Ипи сезгә дә кирәк,

Ипи безгә дә кирәк, –

Һәммәбезгә дә кирәк

Шуңа да Игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк!

5нче бала:

Әти ипи үстерә,

Әни ипи пешерә.

Ә мин...мин ипи ашыйм.

Ә аннары ипине

Үзем үстерә башлыйм.

Сөмбелә:

Инде белдек, рәхмәт, сезгә

Рәхмәт яхшы сүзегезгә

Ипи хезмәт җимеше

Без белербез, икенче.

Кояш:

 Рәхмәт, сезгә, уңган куллы  

Апалар һәм абыйлар

Уңган куллар кешеләргә

Ипекәй ашаталар.

Ипи:

Мин татлы, тәмле булам,

Табында балкып торам.

Шуңа мине, олылап,

Ипекәй дип атыйлар.

Ташламыйлар, атмыйлар,

Изге күреп саклыйлар.

Сез дә, нәни дусларым,  

Үсегез моны белеп.

Әрәм итмәгез мине

Һәм рәнҗетмәгез берүк...

Татар халык биюе.

Алып баручы: Балалар, безгә кунаклар килгән, әйдәгез аларны тыңлыйк һәм җавапларын табыйк. (Сәхнәгә яшелчәләр чыга)

Кишер:

Җир астында җиз казык.(Кишер)

Суган:

Кечкенә сары карт,

Кигән туны тугыз кат.(Суган)

Кәбестә:

Ак казым сыңар аяк өстендә тора.(Кәбестә)

Помидор:

Йодрык – йодрык булып үсә

Алма кебек кызарып пешә.(Помидор)

Чөгендер:

Ул җир астына тәшкән

Кып – кызыл булып пешкән

Ашка тәм һәм төс бирә

Аны кем әйтә белә.(Чөгендер)

Алып баручы («Киек казлар»  җыры көе астында сөйли):

Кыйгачланып тезелеп

Очып бара торналар

Сау булыгыз! – дигәндәй

Канат җилпиләр алар

Торыйк – торыйк торналар,

Кайсы якка күчәсез?

Ай-һай биек очасыз –

Болытларга җитәсез.

1нче торна:

Торыйк – торыйк очабыз

Без диңгезләр кичәбез

Кыш үткәреп килергә

Җылы якка күчәбез.

2нче торна:

Килми безнең китәсе,

Чөнки монда бик ямьле.

Туып – үскән җирләрнең

Борчагы да бик тәмле.

3нче торна:

Үтте инде җылы җәй,

Килеп җитте көз көне.

Яңгыр ява көн саен,

Үзәккә үтә җиле.

1нче торна:

Без салкынга күнмәгән,

Кар – буранны күрмәгән.

Киез итек, тун киеп

Урамнарда йөрмәгән.

2нче торна:

Без китәбез еракка,

Кыш булмый торган якка.

Без кайтырбыз шул чакта,

Тамчылар тамган чакка.

 «Киек казлар» көенә, торналар канатларын җилпеп, залдан чыгып китәләр.

Җыр: «Игенче җыры»

Игенче белән Сөмбелә әкрен генә чыгалар.

Алып баручы:

Сау бул, Сөмбелә,

Язлар җиткәч,

Нәүрүз булып кил безгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценарие

 "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар тел...

Көзге уңыш бәйрәме-Сөмбелә

Праздник Көзге уңыш бәйрәме- Сөмбелә предназначен для внеклассной работы  учащимися 5-7 классов....

"Сөмбелә" бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен  сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе....

cөмбелә бәйрәме

Көзге бәйрәмнәрнең берсе -Сөмбелә бәйрәме....

Сөмбелә бәйрәме

Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, традицияне дәвам итү, ипи кадерен белергә, дуслык хисләрен ныгытырга өндәү, бер-берсенә ихтирамлылык хисе тәрбияләү....

Праздник урожая (Сөмбелә).

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп....

Сөмбелә бәйрәме

Уеннар, җырлар, биюләр аша рус мәктәбендә укучы рус балаларында татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, сәнгатьле уку күнекмә...