Сөмбелә бәйрәме сценарие
методическая разработка на тему

          "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә "шумбул" "сары башак" дигән мәгънәгә туры килгән.

         Борынгы грекларда һәм башка Көнчыгыш халыкларында шул ук шумер – аккадлардан башлангыч алган һәм күп гасырлар буена кулланылган зодиак календаре бар. Унике йолдызлыкка мөнәсәбәттә корылган бу борынгы календарьда Сөнбеләнең тагын бер мәгънәсе сакланып калган.Сүз әлеге зодиак календаре буенча 23 августтан 23 сентябрьгә кадәрге вакытны эченә алучы сигезенче айның, дөресрәге, сигезенче айны белдерүче йолдызлыкның да Сөнбелә дип аталуы турында бара. Бу исем башка халыклардагы Кыз (Дева) йолдызлыгына туры килә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sombel.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сөмбелә бәйрәмен үткәрү буенча
ПОЛОЖЕНИЕ.

I.БӘЙРӘМНЕҢ МАКСАТЫ:

  1. Күңелле ял итү
  2. Укучыларның яңа сәләтләрен ачу
  3. Фантазияне, ирудицияне үстерү

II. БӘЙРӘМНЕ ОЕШТЫРУ

  1. Бәйрәм 30/Х 16.00 сәгатьтә, мәктәп актлар залында үткәрелә
  2. Катнашалар  : 9 – 11 класс укучылары
  3. Оештыру комитеты :

1.Камалтдинова Ә.Ә. – ЗДВР

2.Хәбибуллин И. М. – 9 класс җитәкчесе

3.Хасанова М.Г.  – 10 класс җитәкчесе

4.Әхмәтҗанова Ф.Х. – 11 класс җитәкчесе

5.Зәкиева Э.Р. - өлкән класс укучылар комитеты рәисе

- Жюри:

1.Абдуллина Р.М. - укытучы

2.Уразаева Г.И. – профком рәисе

3.Мифтахова Л.Д. – дружина советы рәисе

III. БӘЙРӘМ ПРОГРАММАСЫ

1.Сәламләү

Бәяләү критерийлары : - исемне яклау

  1. костюмнар
  2. оешканлык

2.Өй эше "Көз....."

Бәяләү критерийлары : - теманы ачу

  1. оригинальлек
  2. эчтәлек

3.Һәр командадан каршы як командалар өчен бер сорау

Бәяләү критерийлары: - тапкырлык

  1. ирдудициялелек

4.Капитаннар ярышы

5.Кайнар реклама

6.Уеннар

"СӨМБЕЛӘ " БӘЙРӘМЕ ПРОГРАММАСЫ

Таң атуын ничек белә алыр идең,

Тау артыннан алсу нурлар сузылмаса.

Килер язның ни хозуры булыр иде,

Мул җимешле , алтын хисле көз булмаса.

ҖЫР

Хәерле кич, мөхтәрәм кардәшләр! Әти - әниләр, укытучылар, укучылар! "Сөмбелә" бәйрәмен башларга рөхсәт итегез!

Кешелекнең үзе шикелле үк,

Борынгыдан килә бәйрәмнәр.

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? – Мин беләм : бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!.

Габдулла Тукай.

Сүз мәктәп директоры Зәкиева Гөлсинә Җиһангәрәй кызына бирелә.

          "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә "шумбул" "сары башак" дигән мәгънәгә туры килгән.

         Борынгы грекларда һәм башка Көнчыгыш халыкларында шул ук шумер – аккадлардан башлангыч алган һәм күп гасырлар буена кулланылган зодиак календаре бар. Унике йолдызлыкка мөнәсәбәттә корылган бу борынгы календарьда Сөнбеләнең тагын бер мәгънәсе сакланып калган.Сүз әлеге зодиак календаре буенча 23 августтан 23 сентябрьгә кадәрге вакытны эченә алучы сигезенче айның, дөресрәге, сигезенче айны белдерүче йолдызлыкның да Сөнбелә дип аталуы турында бара. Бу исем башка халыклардагы Кыз (Дева) йолдызлыгына туры килә.

        Сөмбелә аеның соңгы көне тәүлек эчендә көн белән төннең көзге тигезләшкән чорына туры килгән һәм бу көнне, 15 сентябрьдә Сөмбелә бәйрәме үткәрелгән. Бу бәйрәм  асылда көн белән төннең язгы тигезләшкән чорында  - 21 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма – каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз бәйрәме аграр хуҗалык елын, ягъни игенчелек циклын  башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап – йомгаклап куйган. Чөнки бу вакытта инде урып – җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык әвеннәргә, кибән – эскертләргә куелган, сугылганы келәт – амбарларга тутырылган

       Менә шундый көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбелә бәйрәмен, аеруча мул сый – ризык әзерләп, көр күңел  белән үткәрелә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, максыма дип йөртелгән сыра кайнатылган, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.

Бу бәйрәм сезнең өчен икеләтә бәйрәм. Хәзер яңгыраячак җыр сезгә барыбызныңда әйтер теләге булып ирешсен.

Җыр хисләрнең ургып агышы

Җыр канаты, дәрте кешенең

Җыр күңелле якта чагылышы

Илдә матур тормыш итүнең.

ҖЫР

Сөмбелә бәйрәме – Уңыш бәйрәме

Күңелләр  сөенә, шатлана.

Миллионнар бирдең син, игенчем,

Илемә китердең тантана.

Күге киң канатлы хисләрнең,

Аларга син канат үстердең.

Кешегә иҗатта янарга

Игенчем , син бетмәс көч бирдең.

Сүз күмәк хуҗалыгыбыз рәисе Хәмидуллин Р.Б. улына бирелә.

Кем әйтә ала үрләр яулау җиңел диеп?

Үр тотуы читенрәк йөз мәртәбә!

Даныгызны мәртәбәгез арттырсын мең мәртәбә!

         Күмәк хуҗалык рәисенә һәм барлык  колхозчыларыбызга авыр, мактаулы хезмәтләрендә зур уңышлар, бетмәс көч, сүнмәс дәрт телибез. Һәм шушы уңайдан авылыбызда гына түгел, ә район күләмендә үзенең хезмәт күрсәткечләре белән уңышка ирешкән  кичәге укучыбыз, бүгенге механизатор егетебез  Хусаинов Ринатны хезмәтендәге уңышлары белән кайнар котлыйбыз. Тагын да зуррак үрләр яула, Ринат! Кечкенәләргә үрнәк, олыларга гыйбрәт булып хезмәт ит, авылымның терәге, хезмәт үрнәге бул.

Җир кадерен белгән ирне ил кадерли.

Менә шуның өчен дә Син бик кадерле.

Күз өстендә каш шикелле бер кеше Син.

Җилкәсенә ил таяныр ир кеше Сез.

       Сөмбелә тамашасында уеннар үткәрелгән. Бүген дә безнең өлкән класс укучылары Сөмбеләгә үз программалары белән килделәр. Хәзер бәйрәмдә катнашучы "Көзге җил", "Әбиләр чуагы", "Буа шикәре" командалары сәламләшәләр.

КОМАНДАЛАР ЧЫГЫШЫ.

Картларга да җыр кирәк

Яшьләргә дә җыр кирәк

Беркем  йоклап китмәсен

Уйна, гармун, җыр кирәк!

Илләр матур җыр белән

Еллар матур җыр белән

Эшләп ардык , эштән соң

Ял итик без җыр белән.

КОНЦЕРТ НОМЕРЫ

Ә хәзер бирегә капитаннарны чакырабыз."Сорау бездән, тапкыр җавап сездән"  бәйгесе.

1.Әбиләр чуагы

2.Буа шикәре

3.Көзге җил

Командалар ашкынып тора

Безнең алга тизрәк чыгарга

Аларның теләген кабул итик

Рөхсәт бирик чыгыш ясарга.

Хәзер безгә командалар өй эшләренә ничек җаваплы карауларын күрсәтәләр.

1.Көзге җил

2.Әбиләр чуагы

3.Буа шикәре

Сөмбеләдә элек – электән сынашулар булган. Әйдәгез, тапкырларны белик әле, аларны Сөмбелә күчтәнәчләре көтә.

1.Башы бар мие юк. Биле бар, корсагы юк. Койрыгы бар, йоны юк. (чабата)

2.Биш йөз баш , бер койрык. (чират)

3.Җанлы җансызны кыйный,

Җансыз кычкырып елый. ( барабан)

4.Күңелсезләргә - юаныч , күңеллегә куаныч. (җыр)

5.Сырлы – чырлы, сырлы ул, безнең белән җырлый ул. (гармун)

6.Өч икмәгем бар: берсе  белән бурычымны түлим, икенчесен әҗәткә бирәм, өченчесен  үзем ашыйм, бу ничек була?(ата  - анасына, баласына, үзенә)

7.Мине тотып ашамыйлар, миннән башка туй да ясамыйлар. (тоз)

8.Һәркемдә дә бар (исем)

9.Кораб йөзә килә (үтүк)

10.Читтән карасам – аклы, татып карасам – татлы .(шикәр)

11.Ике корсагы , дүрт колагы бар. (мендәр)

12.Койрыгы юк, башы юк, үзе дүрт аяклы. (өстәл)

13.Туганда ук сакаллы, беркем дә шаккатмады. (кәҗә)

14.Күәте күп булса да, кызыл күргәч туктый.(машина)

15.Тугай кайчан сайрый.( р)

Табышмаклар күп беләсез,

Зирәк икән үзегез.

Акыллы һәм матур булсын

Сезнең һәрбер эшегез.

Бәйге кыза, бәйге дәвам итә

Тагын көч сынашу сезне көтә.

БӘЙГЕ " КАЙНАР РЕКЛАМА"

Укучылар , биредә өстәлдә өч предмет тора. Хәзер команда капитаннары бирегә чыгып күңеленә ошаганын ала, дөресрәге өлешеңә тигән көмешең.Шушы предметка кайнар реклама, ягъни тиз арада пешереп, кайнар килеш тәкъдим итәбез.Командалар әзерләнә, ә аларны бәйрәм белән котлый 4 класс кызлары.

КОНЦЕРТ НОМЕРЫ

КОМАНДАЛАР ЧЫГЫШЫ

1.Буа шикәре.

2.Әбиләр чуагы

3.Көзге җил

         "Сөмбелә " бәйрәменә  үзләренең  күчтәнәчләре белән укучылар килде. Күчтәнәчләрнең дә ниндие әле. Уен – көлке, шаян мәзәкләр, тапкыр сүзләр, әче чеметешләр берсе дә калмаган. Әйтерсең  "Сөмбелә" – көлке капчыгы. Дөрес итәсез, дуслар. Ай буе тырыш хезмәттән соң , уйнап көлеп  күңел ачуга, ни җитә?

         Уңышларыбыз да аз түгел.Быел мәктәп укучылары һәм әти - әниләр көче белән 14, 95 га шикәр чөгендере эшкәртелде. Көз көне 7 – 11 класс укучылары уңышны чистартып шикәр заводына тапшырдылар. Барлыгы     цетнер шикәр чөгендере җыелды. Өстәмә  цетнер шикәр чөгендере озатылды. Хезмәтегез өчен рәхмәт укучылар.

БҮЛӘКЛӘР ТАПШЫРУ.

Бүгенге бәйгедә сезне хөрмәтле жюри хөкем итә. Менә алар :

Абдуллина Р.М.

Уразаева Г.И.

Мифтахова Л.Д.

Таң сызыла .Кояш нурларыннан

Алтынлана арыш кырлары

Хезмәт белән каршы ала таңны

Авылымның егет – кызлары.

Иртәнге җил йомшак кына итеп

Сыйпап үтә иген басуын

Яратыйк без, дуслар, бар дөньяның шулай

Икмәк исе белән аңкуын.

Җиребез юмарт, халкыбыз

Кунакчыл һәм олы җанлылар.

Сүзгә бераз саран булса да,

Җырга оста, эштә данлылар.

   Ә хәзер укучылар кабат үзебезне сыныйбыз.

Мәкальнең башы әйтелә , сез дәвам итәсез.

1.Агач җимеше белән,    кеше эше белән.

2.Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

3.Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

4.Тырышкан  - табар, ташка кадак кагар.

5.Эш сөйгәнне, ил сөяр.

6.Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

7.Калган эшкә кар ява.

     Алга барабыз , уйнап алабыз. Ул арада жюри әгъзалары үзләренең соңгы сүзен әзерли, гадел хөкем карарын чыгара.

УЕН

1.Залдагы кешеләргә үзеңнең аларны яратуыңны белдерергә.

(сүзләр һәм хәрәкәтләр белән)

  1. горур кыяфәттә
  2. хискә бирелеп
  3. истерикага бирелеп
  4. җилбәзәк формада
  5. серле итеп
  6. чит телдә

           2. Күз бәйләп үзеңә насыйп бүләккә ия булу.

   Бәйрәмдәге бәйгеләр буенча нәтиҗә ясау. Бүләкләр тапшырыла.

Гел кояш балкысын күкләрдә,

Чыкмасын кап-кара болытлар.

Тынычта яшәсен Җир шары,

Елмаеп уянсын оныклар.

Игеннәр көймәсен утларда,

Йортларга күз яше кермәсен.

Апалар, киленнәр, сабыйлар

Гомергә  ачлыкны күрмәсен.

Кешенең күңеле һәрвакыт

Изгелек турында уйласын

Зәп – зәңгәр күкләрдә ялтырап,

Нур чәчеп, аҗаган уйнасын.

Сүрелмәсен безнең күңелләрдә

Язлар бүләк иткән матур хисләр.

Табыннарга муллык, җанга сихәт

Алып килсен безгә алтын көзләр.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме.

Сөмбелә бәйрәменә багышланган музыкаль кичә....

Көзге уңыш бәйрәме-Сөмбелә

Праздник Көзге уңыш бәйрәме- Сөмбелә предназначен для внеклассной работы  учащимися 5-7 классов....

"Сөмбелә" бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен  сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе....

Конспект сценария праздника "Сөмбелә" в старшей группе детского сада

Представляю вашему вниманию конспект развлечения - праздника "Сөмбелә" для русскоязычных детей старшей группы детского сада....

Сөмбелә бәйрәменә сценарий

Татар халкының борыңгыдан килгән бик күркәм бәйрәме - "Сөмбелә" бәйрәменә сценарий....

Сценарий к празднику "Праздник урожая" ("Сөмбелә бәйрәме")

Сценарий праздничного мероприятия "Сөмбелә"...

Сценарий праздника "Сөмбелә"

Сөенарий праздника урожая ("Сөмбелә")...