Фәнни эшләрем
статья на тему

XI Республиканские педагогические чтения  «Использование творческого наследия Ризаэддина Фахреддина в духовно-нравственном воспитании и обучении подрастающего поколения на современном этапе»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rizaeddin_fkhreddin_tglimatlarynda_kiem_dplre.docx29.91 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                            А.Ф.Әхмәтшина

Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, 2нче мәктәп

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ТӘГЪЛИМАТЛАРЫНДА КИЕМ ӘДӘПЛӘРЕ

                                       “Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән

                кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр”  [ 1, 15 ]

        (Р.Фәхреддин)

         Әхлакый һәм рухи яктан сәламәт булган, үз милләтенә  лаеклы, укымышлы, тәрбияле, әдәпле, дөрес фикер йөртә белүче шәхес тәрбияләү – җәмгыять тормышында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу өлкәдә татар халкының горурлыгы булган гали зат, гаҗәеп киң карашлы, тирән белемле, милли тарихка һәм үз чорының рухи тормышына караган бихисап күп хезмәтләр иҗат иткән бөек галим Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеге аеруча зур әһәмияткә ия. Халкы һәм милләте өчен җан атып яшәүче, бөтен гомерен яшь буынны  тәрбияләүгә багышлаган олуг әдип һәм оста педагог Ризаэддин Фәхреддин үз хезмәтләрендә тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә шактый зур игътибар бирә. Аның иҗатында адәм баласына хас булган иң күркәм сыйфатларның берсе –“әдәплелек ” төшенчәсе аеруча киң яктыртыла. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “әдәп” сүзе болай тәкъбир ителә: 1) үзеңне тота белү кагыйдәләре; 2) яхшы гадәт, йола.

        “Әдәп саклау” - тәртип кагыйдәләрен саклау, зуррак кеше алдында тартыныбрак тору, берәүне хөрмәтләү йөзеннән тыйнаклык саклау дигән мәгънәне белдерә.[3,  672]

                    Ризаэддин Фәхреддин “бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк” дип саный, димәк әдәплелек кагыйдәләре белән танышу һичшиксез гаиләдән, ата-ана тәрбиясеннән башланырга тиеш. Бу юнәлештә бөек галимебез иҗат иткән хезмәтләрдән файдалану бик кирәкле дип саныйм. Әдәп төшенчәсендә йөргән сүзләр белән аталган : “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле хатын”, “Шәкертлек әдәпләре”, ”Гаилә”, “Нәсыйхәт” һәм башка хезмәтләре яшь буынны тәрбияләү дәверендә әзер дәреслек-кулланма ролен үти. Әлеге хезмәтләрдә яшәешнең  аерылгысыз бер өлеше булган кием әдәпләренә багышланган тәгълиматларына тукталыйк. “Гыйлем әхлак” (“Әхлак гыйлеме”) сериясеннән булган “Нәсыйхәт” китабының беренче кисәге ир балалар өчен бәян ителгән. Бу китапның 30 нчы бүлекчәсе “Кием әдәпләре” дип атала. “Кием кию турысында камил игътибарда булыгыз! Кием киюдән максат-салкын вә кызулыктан саклану һәм халыкара күркәм күренүдер”,-ди Р.Фәхреддин.[ 4, 55 ]  “Кием кешене саклар”,- диләр халыкта, димәк, беренчедән, кием кешенең сәламәтлеген, саулыгын сакларга хезмәт итсә, икенчедән, ул кешенең тышкы кыяфәтен бизи һәм матурлый.

          “Кием - күңел көзгесе” -дигән әйтемне истә тотып, кешенең хис-кичерешләрен, холкын, табигатен, аның яшәеш ысулларын, яшәү дәрәҗәсен, әйләнә-тирә мохитен, аның нинди һөнәр иясе булуын киеменә карап ачыклый алабыз. Шуңа күрә, әдип башкаларга ияреп һәм бәһасенә карап түгел,  ә зәвыклы, күңелеңә хуш килгән, сәламәтлеккә зыян китерми торган, уңайлы булган киемне сайларга киңәш бирә. ”Киемнәрне озак тузучан булган нәрсәләрдән сайлагыз! Төсе гүзәл, чыдавы аз булган киемнәрне сайлау - дөнья гыйлеменнән белмәү галәмәтедер ”,- дип яза Ризаэддин Фәхреддин. [4 , 55] Биредә ул кием сайлауда үзенә бертөрле осталык һәм белем кирәклеген белдерә.

         Р.Фәхреддин тәгълиматларында сәламәтлекне саклау һәм гигиена таләпләре алгы планга куелган. Чисталык, пөхтәлек – сәламәтлек чыганагы булуын һәркем беләдер, мөгаен. Шуннан чыгып, ул: ”Киемнәрегезне саклап вә пакь рәвештә киегез”, –дип яза.[4 , 55] Өс-башның тәрбиясез һәм пычрак булуы  ялкаулык һәм шапшаклык билгесе булуына басым ясый әдип. Бу мәсьәлә галимнең “Тәрбияле бала” дип исемләнгән хезмәтендә дә бик ачык чагыла. Мәсьәлән, балаларда мөстәкыйльлек, сакчыл булу, хезмәт ярату кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү максатыннан, ул: ”Тәрбияле бала үз эшен үзе эшләр. Көндез кия торган киемнәрен урыныннан алып, пычраклары күренсә, үзе чистартыр ” –дигән үгет-нәсыйхәтен яшь буынга җиткерә.[4, 168]

         Гомумән, киенү һәм өс-башны, кием-салымны чиста, пөхтә йөртү мәсьәләләрендә  Ризаэддин Фәхреддин үзен балаларның җенесләренә карап, аларның физик, физиологик, акыл, психологик һәм башка үзенчәлекләрен истә тотып фикер йөртүче Бөек Остаз итеп күрсәтә.[4 , 23]

         Кыз балалар өчен генә иҗат иткән икенче китабында “Кием әдәпләре”  21нче бүлекчәдә тәкъдим ителә.” Кызларның иң сөйкемле булганнары-гадәти киемнәрдә, саф һәм чиста киемдә булганнарыдыр”,-ди остаз. Ул кыз балаларга: “Модага әсир булмагыз, кием турында һичкем белән ярышмагыз, кеше белән ярышу (кием турында) олы бер бәла икәнлеген истә тотыгыз!”, -дип мөрәҗәгать итә. [ 5, 15] Ә менә чиктән тыш бизәнү әйберләре куллану, камыт сыман көмеш зур тәңкәләр, авыр чулпылар тагуны кирәк санамый Р.Фәхреддин. Ул киләчәктә гаиләнең  терәге булган тормыш иптәше һәм әни буласы гүзәл затларда әдәплелек, тәрбиялелек, чисталык, бер-береңә карата игътибарлы булу, гаилә өчен кайгыртып яшәү һәм өй җиһазлары, тормыш кирәк-яраклары, кием-салымга карата  сакчыл  караш булдыру кебек уңай сыйфатлар тәрбияләргә омтыла. Ризаэддин Фәхреддин кыз балаларның сәламәтлекләре турында кайгыртып, борчылып түбәндәге фикерләрне белдерә: “Тар вә кысан киемнәр кан йөрүенә зарар иткәнлектән, бераз иркен киемнәр киегез,...зинһар корсет кимәгез!”. [5,16] Нәкъ менә шушы тәгълиматка нигезләнеп, Р.Фәхреддиннең медицина өлкәсендә ни дәрәҗәдә белемле булуы, зирәк акыл белән фикер йөртүче һәм күпкырлы эшчәнлеккә ия булган мәшһүр зат икәнлеген тагын бер мәртәбә искәртә алабыз.

         Әдипнең ”Олуглар вә бөекләр өчен” һәм “Әһле гыяль”(Өй җәмәгате) исемле китапларында кием әдәпләре мәсьәләләре шактыйларны җәлеп итәдер дип уйлыйм. Бала тәрбияләү, аның өс -башын хәстәрләү, урын-җирләрен чиста тоту, кием-салымнарын пакъ вә пөхтә йөртүләрен күзәтү һәм барлау - болар һәммәсе дә гаилә учагын саклаучы, өйдә һәм өй тирәсендә бөтен тәртипне күзәтеп, үз кулында тотучы ана кешегә йөкләтелгәнен азсызыклап үтә Р.Фәхреддин. Ул йорт эшләренең зур һәм мәшәкатьле хезмәт икәнлеген, шуңа күрә аны белеп, күнегеп, өйрәнеп үсәргә кирәклеген, ә инде кечкенәдән эшләп үсмәгән кешенең, олыгайгач, ничек кенә тырышса да, өй эшенә өйрәнә алмавын төшендереп бирә.[ 4 ,27]

          Гомумән, Ризаэддин Фәхреддин иҗатында билгеле бер урын биләп торган кием әдәпләре мәсьәләләре ул яшәгән чорда бик зур роль уйный, чөнки киемгә кытлык, аның аз булуы кешедән киемгә карата  аеруча сак булуны таләп иткән. Шул авыр һәм ачлык заманнарында әби-бабаларыбызның зәвык белән киенүе, киемнәрнең күз явын алырлык матур һәм нәзакәтле булуы гаҗәпләндерә. Борынгылардан калган рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас - милли өс киемнәрен сәхнә түрендә күреп сокланабыз.

         Бүгенге чор күзлегеннән чыгып  фикер йөрткәндә, әдип тәгълиматлары  гасырлар үтүгә карамастан актуальлеген югалтмаган дип уйлыйм. Хәзерге көндә, шөкер, муллык заманында яшибез, ләкин шул ук вакытта без  дөрес һәм зәвык белән киенә беләбезме? Без кигән киемнәр сәламәтлегебезгә зыян китермиме? Кием сайлаган мәлдә аның сыйфатына, үзенчәлекләренә  игътибар бирәбезме? Бу сораулар күпләрне борчыйдыр, мөгаен. Аларга  җавап табу ниятендә Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллану бик отышлы булыр дип саныйм.

          Дөрес, вакытлар, заманалар үтү белән киемгә карата таләпләр дә үзгәрә бара, илебездә барган сәяси вакыйгалар да кием мәсьәләләрен читләтеп үтми. Минем мәктәп елларым  илебездә үзгәртеп кору  барган чорга туры килде. Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр кеше тормышына, шул ук вакытта кием әдәпләренә дә зур йогынты ясады. Урта белем бирүче уку йортларында  бердәм  мәктәп киемнәре юкка чыгарга мәҗбүр ителде. Бу исә укучылар арасында матди яктан төрле  тигезсезлекләр барлыкка килүгә һәм әлеге проблема йогынтысында кайбер укучыларда үзбәянең  түбән булуына, шуның нәтиҗәсендә уку сыйфаты дәрәҗәсенең кимүенә сәбәп булды.

          Бүгенге көндә илебез мәктәпләрендә бердәм мәктәп формасын кертү- бик сөенечле хәл, әлбәттә. Уку йортларына искиткеч бер ямь бирүче мәктәп киеме укучыларның тигез хокуклы булуларына  һәм аларны билгеле бер кысаларда тотуга этәргеч булып тора. Ә менә яшь буында чисталык, әдәплелек, әхлаклы булу, кием әдәпләре һәм башка уңай сыйфатлар тәрбияләү максатыннан  без- мөгаллимнәр татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышларында һәм төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәргәндә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә, аның чын дәрәҗәдә кыйммәтле, асыл үгет-нәсыйхәтләренә бик еш мөрәҗәгать итәбез, бәяләп бетмәслек хәзинәсенә таянабыз.

                                         Файдаланылган  әдәбият

  1. Миңнегулов Х.Ю. “ Рухи тамырлар”.  “ Идел ” журналы  №4 -Казан: ОАО”ТАТМЕДИА”, 2003.-80 б.
  2. Рәми И.Г. , Даутов Р.Н.  Әдәби сүзлек. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2001.- 399 б.
  3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.-1062 б.
  4. Фәхреддинев Р.Р.”Нәсыйхәт”. Әхлак гыйлеменнән / Ризаэддин Фәхреддин. - Казан: Мәгариф, 2005.- 175 б.
  5. Хәйри Ә.Н. Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия – әхлак мәсьәләләре. - Әлмәт: Муниципаль институт басмасы, 2004.- 96 б.