Яңа ел бәйрәме
план-конспект на тему

Яңа елның һәрбер көне,

Бәхетләр алып килсен,

Һәр ишектән шатлык тулы,

Яңа ел җыры керсен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hush_kilsen_yana_el_2.docx21.1 КБ

Предварительный просмотр:

“Хуш киләсең Яңа ел!” кичәсе

Алып баручы:  Исәнмесе, хәерле көн килгән кунаклар!  Хөрмәтле  әти-әниләр, укучылар һәм кадерле укытучыларыбыз! Сезне мәктәбебездә Яңа ел бәйрәменә, күңел ачарга чакырабыз. Кәеф күтәренкелеге бөтен бәйрәм буенча сезгә юлдаш булсын!

Яңа елның һәрбер көне,

Бәхетләр алып килсен,

Һәр ишектән шатлык тулы,

Яңа ел җыры керсен.

Әйдәгез укучылар,  “Чыршы янында” җырын җырлыйбыз.

Алып баручы:        

                                       Исәнме, чыршы, исәнме

Яңа ел килеп килеп җитте,

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте

1нче укучы:        

Сагынып көттек без сине,

Көннәрне санап көттек,

Календарь битләренә

Сәгатькә карап көттек.

2нче укучы:

Син чыршы килдең бүген,

Бизәнеп, матурланып

Безнең нәни дусларга

Күңелле җырлар алып.

Йөгереп укучы килеп керә.

3нче укучы:

Мин Кыш бабайны күрдем. Ул монда таба килә. Әйдәгез, бергәләп аны чакырыйк!

Алып баручы: Әйдәгез, бергәләп Кыш бабай һәм Карчәчәкне чакырыйк!

Хор белән:  Кыш бабай! Карчәчәк! Безгә килегез! Без Сезне көтәбез!

Кыш бабай: Исәнмесез, кадерле балалар!

Карчәчәк:  Исәнмесез, минем якын дусларым!

Яңа ел бәйрәменә

Әйлән-бәйлән әйләнергә,

Бабай белән икәү бергә,

Бик ашыгып килдек сезгә!

Кыш бабай:

Биек-биек таулардан,

Тирән-тирән карлардан

Җирнең иң-иң читеннән,

Кунак булып килдек сезгә!

Икесе бергә:

Яңа ел белән Сезне!

Яңа шатлыклар белән!

Алып баручы:

Әй Кыш бабай, Карчәчәк!

Хуш киләсез, бирегә узыгыз

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сезне!

Әйдәгез, бергәләп “Кыш бабай” җырын җырлыйбыз.

Кыш бабай:

Минем күңелне күрдегез,

Рәхмәт сезгә, балалар,

Матур итеп җыр да җырладыгыз!

Менә шундый осталарга,

Күп бүләкләр бирәләр

Карчәчәге, назлы кызым,

Бирче миңа капчыкны

Әйткән сүзне хәзер үтим,

Капчык авызы ачыкмы?

(Кыш бабай капчык янына килеп карый)

Алып баручы:

Конфетлар да, конфетлар,

Нинди генә юк икән!

Шулкадәр тәм-том алырга

Акчасы ничек җиткән?

Булган безнең балалар

Шигырьләр күп беләләр

Хәзер сезгә әйбәт итеп,

Шуны сөйләп бирерләр.

Кыш бабай, сез юлдан килеп  арыгансыздыр, утырып ял итегез.

Кыш бабай:

Рәхмәт, кызым, рәхмәт. Бик теләп ял итәм.

Алып баручы: Кыш бабай, безнең укучыларыбыз матур итеп шигырьләр дә сөйли беләләр.(Укучылар шигырьләр сөйлиләр)

 1. 1сыйныф укучысы Овчинников Артур

2. 2 Б сыйныфы укучылары.  Доровских Ксения

3. Филатов Максим

4. Холуев  Олег

5. 6 А сыйныфы “Энҗе бөртекләре” ансамбле

6. 3А  сыйныфы Садриев Азамат

Алып баручы: Балалар, әйдәгез хәзер чыршы тирәли “Вуги-вуги” уенын уйныйк.

Алып баручы: Безнең укчыларыбыз бүген бик күп  шигырьләр өйрәнгәннәр, әйдәгез, аларны тыңлыйбыз.(Укучылар шигырьләр сөйлиләр)

1. 1нче А сыйныфы татар төркеме шигырь сөйли.

2. 2 сыйныф укучылары “Колобок” әкиятен сәхнәләштерәләр.

3. 3 сыйныфның татар төркеменә сүз бирәбез.

4. 5 А сыйныфы укучысы Мугинова Залина шигырь сөйли.

5.  3нче А сыйныфы укучысы  Гильванова  Замира

6. 6 А сыйныфы “Энҗе бөртекләре” ансамбле

8. 4 В сыйныфы Сафарова Амира

Кыш бабай: Ай, рәхмәт балакайларым! Сез чыннан да бик күп беләсез икән!

Алып баручы: Әйе, Кыш бабай. Алар безнең бик уңганнар һәм бик булганнар. Балалар белән бергә бу бәйрәмгә яшел чыршы да безгә кунакка килгән. Минемчә, аңа нәрсәдер җитми? Ул шундый күңелсез. Чыршыбызның утлары кабынмаган икән бит! Әйдәгез бергәләп тылсымлы сүзләр әйтәбез!

Әй чыршы, чыршы, чыршы

Безнең күңелне күрче,

Утларыңны кабызчы!

Хор белән:

Әй чыршы, чыршы, чыршы

Безнең күңелне күрче,

Утларыңны кабызчы!

(Чыршы утлары кабына)

Алып баручы: Ай бигрәк матур безнең чыршыкай! Әйдәгез, бергәләп “Чыршы бәйрәме” җырын башкарабыз.

Карчәчәк: Күпме илләр гиздек, күпме мәктәпләрдә булдык, ә шулай да сезнең кебек уңган, тырыш балаларны очратмадык. Сезгә сокланып карап Кыш бабайның да биисе килеп китте бит әле.

Алып баручы:

Яңа елга атлый халык,

Иркен якты юл буйлап,

Әнә биергә чакыра

Көй тора уйнап.

Әйдәгез, Кыш бабай белән Карчәчәне биетеп алыйк! (“Биюче Кыш бабай”җыры җырлана, Кыш бабай белән Карчәчәк бииләр)

(Кыш бабай белән Карчәчәк биегәндә Убырлы карчык керә)

Убырлы:

И, карт җүләр! Биеп ята бит, әй! (Кыш бабайның җиңеннән тарта) Шаштыңмы әллә? Дөньяңны онытып биеп яткан буласың! Күрше мәктәптә көтәләр бит үзеңне! (Балаларга карап) Исләре киткән ди, ха-ха!

Кыш бабай: (Биюеннән туктап Алып баручыдан сорый)

Кызым, бу хәсрәт капчыгын сез чакырдыгызмы әллә?

Алып баручы:

Юк, бабакай. Юк. Нишләп аны чакырыйк инде. Шулай да, бәйрәмгә килгәч, без аны сынап карыйк. Шулаймы, балалар?

Хор белән:

Әйе!

Алып баручы: (Убырлыга табышмаклар әйтә)

Тыңла Убырлы.

Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым

Ул нәрсә?

Убырлы:

Ха, ха! Соң кем булсын инде, Кыш бабай, карт җүләр!

Алып баручы:

Дөресме, укучылар?

Балалар хор белән: Юк! Бу Кар.

Алып баручы:

Юк, булмады әле бу. Тагын сыныйк булмаса!

Утта янмый, суда батмый. Ул нәрсә?

Убырлы:

И, и шуны да белмәскә, мин бит җүләр түгел! Ха-ха-ха, Хуҗа Насретдин ул.

Алып баручы:

Дөресме, балалар?

Балалар хор белән: Юк! Бу боз.

Алып баручы:

Тагын тыңла, Убырлы!

Канатсыз - оча, аяксыз - чаба.

Тышта - өелә, өйдә – җәелә.

Убырлы:

И-һи, белдем, белдем! Бу соң мин бит, Убырлы!

Алып баручы:

Дөресме, балалар?

Балалар хор белән: Юк! Бу кар

Шүрәле: Һәйт, эләктеме урман җене?!

Убырлы: Тыкылдама, Шүрәле! Син бит үзеңдә яхшылардан түгел!

Шүрәле: Мин синең кебек явыз түгел, кешеләр белән шаярам гына!

Убырлы: Ә бармагыңны кем кысты?!

Шүрәле: Кыссыннар. Мин үч сакламыйм. Бүген мин бәйрәм итәм!

Убырлы: Әй, Шүрәле- урман җене! Мин начарлык эшләми китмим!

Кыш бабай: Начарлык диме ул? Әллә колагыма ишетеләме? Алай булгач , җилләр иссен әле бу убырлыдан!

Әфсен-төфсен,

Җилләр иссен,

Давыл чыксын,

Һәм убырлы

Безнең яннан

Юк булсын!

(Убырлы юкка чыга)

Алып баручы:

Ай-һай, гайрәтле дә соң Кыш бабай. Күз ачып йомганчы, юк булды Убырлы! Әйдәгез, бәйрәмебезне “В лесу родилась ёлочка” җыры белән дәвам итәбез.

Карчәчәк:

Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады, юлга чыккандыр инде.

Алып баручы:

Балалар, әйдәгез бергәләп Яңа елны чакырабыз.

Балалар хор белән:

Яңа ел, кил безгә, кил безгә!

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә!

(Яңа ел керә) Яңа ел:

Исәнмесез, якын дуслар!

Мине каршы алыгыз,

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем- Яңа ел,

Мин- бәхет таратучы.

Җир йөзендә бар нәрсәне,

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга,

Килдем мин яныгызга,

Бәхет, шатлык, сәламәтлек,

Телимен барчагызга.

Үз илемдә, үз телемдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне,

2016 нчы елның имин булсын,

Һәрбер көне!

Алып баручы:

Әй, Яңа ел, бердә тартынмыйча,

Хуҗа булып, әйдә түрдән уз!

Балалар, әйдәгез “Яңа ел” җырын башкарабыз.

Кыш бабай:

Ярый балалар, безгә китергә вакыт.

Карчәчәк: Хушыгыз, хуш дусларым!

Кыш бабай:  Бер елдан без тагын килербез!

Балалар хор белән:

Хуш, Кыш бабай!

Хуш Карчәчәк!

Алып баручы:

Ә хәзер барыбыз бергәләп, биеп алыйк! “Новогодняя песня”

(Барысы да бииләр)

Алып баручы:

Безнең Яңа ел кичәсе ахырына якынлашты. Саубулыгыз, сау-сәламәт һәм шат булыгыз!