Ачык дәрес "Бүләгем чын күңелдән"
план-конспект урока на тему

План-конспект урока татарского языка в 6 классе  на тему    “Бүләгем чын күңелдән”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx327.96 КБ

Предварительный просмотр:

              Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан

План-конспект

урока татарского языка в 6 классе

                на тему    Бүләгем чын күңелдән”

E:\DSC02061.JPG
E:\DSC02059.JPG

        

                                                                                 Урок разработан учителем  

татарского языка и

                                                                 литературы        

                                                                                 Ахметшина А.Ф.

                                                       

     

                                                             Елабуга, 2013

Тема:     Бүләгем чын күңелдән.

Максат: Теманы үзләштерү өчен шартлар тудыру.

              Туган көн бәйрәме турында алган белемнәрне камилләштерү.

             “Кыйммәтле бүләк” тексты белән танышу. Бәйләнешле сөйләмне

             үстерү.

               Бүләкне дөрес сайлый  һәм бүләк итә белергә өйрәнү.

Җиһазлау: Дәреслек, проектор, интерактив такта, ромашка чәчәге .

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. Уңай  эмоцианаль  халәт тудыру.  Хәлләрегез ничек? Ребята, чтобы  настроения  стало ещё лучше, давайте скажем друг – другу комплименты. Комплиментлар әйтү.(3кеше)

а)Әңгәмә. (Число, атна көне)

-Укучылар,хәзер елның кайсы фасылы?

-Көзнең ничәнче ае?

-Көзнең икенче ае нинди ай?

-Көз көне көннәр  нинди була? Көз көне кошлар нишли?

 -Ә хәзер Әхмәт Ерикәйнең “Көз”турындагы шигырен бергәләшеп укыйбыз.

 б) Фонетик зарядка.

            Көз

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

                Әхмәт Ерикәй

-Укучылар ,көзен агачларда яфраклар нинди төстә?Алар нишлиләр?Үләннәр нинди? Сезгә көз ошыймы?Ни өчен?

-Ә бүген көн нинди?

II. Актуальләштерү

а) -Нинди тема өйрәнәбез?

   (Туган көнемә килегез?)              

  -Туган көн нинди бәйрәм?

    (Туган көн- күңелле бәйрәм)

  - Бу кемнең туган көне?

      (Кызның туган көне)

  -Туган көнгә кем килгән?

      (Малай килгән)

  -Туган көнгә тагын кемнәр килә?  

      (Дуслар, туганнар, күршеләр)  

   -Туган көндә нишлиләр?

     (Бииләр, җырлыйлар, уйныйлар, күңел ачалар)

     -Малай кызга нәрсә бүләк итә?

      (Чәчәк бүләк итә).

Ш. Өй эшен тикшерү. Укучылар, алдагы дәрестә без “Чәчәкләр-яхшы бүләк” тексты белән танышкан идек. Сорауларга җавап бир.

 1.Чәчәкләр нинди бүләк?

2.Чәчәкне кайчан бүләк итәләр?

3.Чәчәкне кемгә бүләк итәләр?

4. Ә кемгә бүләк итмиләр?

5.Чәчәкне ничек бүләк итәләр?

 IV. Алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәрне  камилләштерү.

1.Туган көнгә чакыру.

    - Какой праздник без гостей? Мы  с вами научились  правильно приглашать на день рождения. Например, у вас завтра день рождения, тебе нужно  позвать на праздник в 6 часов вечера. Какой телефонный разговор произойдет между вами.

 1нче диалог.

-Алло, хәерле көн. Мин – Олег. Миңа Алсу кирәк иде.

- Бу мин - Алсу. Сәлам, Олег.

-Алсу! Сине туган көнгә чакырам. Туган көн иртәгә кичке сәгать алтыда башлана. Рәхим ит!

-Рәхмәт, Олег. Мин, әлбәттә, килермен.

-Хуш, Алсу.

Хуш, Олег.

 А во время встречи как можно пригласить на день рождения?

2нче диалог.

-Катя, минем туган көнемә киләсеңме?

-Чакырсаң, әлбәттә, киләм. Ә кайчан була?

-Бер атнадан, якшәмбе көнне.

-Әгәр ял көнне әниләрем белән авылга кайтмасак, һичшиксез, киләм.

-Әгәр килә алмасаң алдан шылтыратып әйт.

2.Табын әзерлибез.

Кунакларны   чакырдык. Ә хәзер табын әзерлибез. Иң башта кибеттән ашамлыклар сатып алырга кирәк.

-Кибеттән нәрсәләр алалар? (Экран!)

Продукты купили, а теперь готовим блюда. Рәсемнәр буенча ризыкларны   әйтү.(Экран)

-Табынга нәрсәләр әзерлиләр?

Парларда эш.

-Ребята, это же ваш праздник, поэтому  готовят ваши любимые блюда. Узнайте  друг у друга какие блюда он(она) любит..

(-Син нәрсә яратасың?)(3кеше)

3. Котлау сүзләре, яхшы теләкләр теләү.

  Хәзер кунакларны көтәбез. Ә кунаклар туган көнгә әзерләнәләрме? Алар нишлиләр?

(Алар бүләкләр һәм яхшы теләкләр әзерлиләр )

Ромашка” уены. Котлау сүзләре.

Спроси у друга когда у него день рождения.

Поздравь своего друга с днём рождения.

Пожелай своему другу веселого праздника!

Скажи своему другу: Пусть твои родители будут здоровыми!

Скажи своему другу: Пусть твои пожелания сбудутся!

Скажи своему другу: Пусть жизнь твоя будет долгой!

Скажи своему другу: Пусть у тебя будет много друзей!

Пожелай своему другу успехов.

Пожелай своему другу здоровья.

Пожелай своему другу радости.

IV. Физминутка.

4. Бүләк сайлау.

Укучылар, туган көндә иң күңеллесе -бүләк сайлау.Ә сез бүләк сайлый беләсезме?(Экран)

Малайларга нәрсәләр бүләк итәргә киңәш бирәсең?

 (Малайларга диск бүләк итәргә киңәш бирәм.)

Кызларга нинди бүләкләр ошый?

(Кызларга чәчәк ошый.)

V. Яңа тема өстендә эш.  Бүләгем чын күңелдән. 29нчы бит.

Максат:

Бүләкнең бәясен әйтү һәм белү мөһимме?

Бүләкнең зурысы һәм кечкенәсе буламы?

-Бу ике сорауга җавап эзләрбез.

-Мы сегодня попробуем найти ответы на эти вопросы. Это - цель нашего урока.

а) Яңа сүзләр белән танышу.

күңел ачтылар – веселились

сыйландылар - угощались

чын  күңелдән -  от всей души

чит илдә эшләнгән - сделано за границей

кыйммәт тора - стоит дорого

 б) Тәрҗемә ит.

      Дети веселились.

      Дети веселились на день рождения .

      От всей души поздравил.

      От всей души поздравил с днем рождения.

       Мой  подарок  сделан за границей.

       Ручка стоит дорого.

в) Кыйммәтле бүләк”  тексты өстендә эш. 29нчы бит, 3нче күнегү.

       1) Үрнәк уку.

       2) Тәрҗемә итү.

       3) Тексттан табып,тәрҗемә итегез.

          С удовольствием веселились.

          Все угощались.

          Осталась довольна.

          Поблагодарила от всей души.

          Передавали из рук в руки.

        4) Сорауларга җавап бирү.

  • 1.Туган көндә балалар нишләделәр?
  • 2. Ленага дуслары нинди бүләкләр бирделәр?
  • 3. Балаларга нинди бүләк бик ошады?
  • 4. Оксана нәрсә бүләк итте?
  • 5. Ул нинди бүләк?
  • 6. Оксана дөрес эшләдеме? Ул нинди кыз?
  • 7. Бүләкнең бәясен әйтергә кирәкме?
  • 8. Бүләк нинди булырга тиеш?(истәлекле, кирәкле)

        5) Сез бу фикерләр белән килешәсезме?

  • а) Бүләк кыйммәт торса, димәк,  бу-яхшы бүләк.
  • б) Бүләк кыйммәт тормаса, димәк, бу-начар бүләк.
  • в) Бүләкнең бәясен сорарга да, әйтергә дә кирәкми.

    6) Мәкальләр. Рәсем белән эш.

-Укучылар,бу нәрсә?(Бу дөя)

-Дөя бүләк була аламы?(Әйе)

-Ул нинди бүләк?(Зур һәм кыйммәтле бүләк)

-Ә бу нәрсә?(Бу энә)

-Энә бүләк була аламы?( Әйе)

-Ул нинди бүләк?(Кечкенә, ләкин кирәкле бүләк)

Татар телендә менә шундый мәкальләр  бар:

  • Бүләкнең зуры- кечкенәсе булмый.
  • Энә дә бүләк, дөя дә бүләк.

- Укучылар, рус телендә бу темага нинди мәкальләр беләсез?

VI. Рефлексия.

Димәк, бүләк нинди булырга тиеш?(Кирәкле,истәлекле)

Бүләкнең бәясен белү һәм әйтү мөһимме?( Мөһим түгел)

Бүләк ничек бирелергә тиеш?(Чын күңелдән)

Бүләкнең зурысы һәм кечкенәсе буламы?

VII. Өй эше: Бүләк турында 4 мәкаль табып килергә. Мәгънәсен аңлата белергә.  

VIII.   Билгеләр кую.        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

Ачык орлыклылар

Укучыларны ачык орлыклыларның төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру, аларның күптөрлелек билгеләрен аңлату, ачык орлыклыларның әһәмиятен күрсәтү....