Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес
методическая разработка по физике (7 класс) по теме

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_klassta_fizikadan_achyk_dres._dinamometrny_graduirlau..docx20.15 КБ

Предварительный просмотр:

7 класста ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема : Лаборатор эш “Динамометрны градуирлау”

Физика укытучысы Нуриева Р.Р. дәрес эшкәртмәсе

Максат:

  1. Көч үлчәү приборы белән танышу,эш принцибын өйрәнү, куллана белүгә ирешү
  2. Эксперименталь эш күнекмәләрен үстерү, стандарт булмаган очракларда белемнәрне куллану 
  3. Эш сөючәнлек һәм аккуратлык тәрбияләү

Тип: Лаборатор эш эшләү

Дәрес барышы

I. Оргмомент

– Исәнмесез! Бүгенге дәрестә без:

  1. “Көч ” терминына кагылышлы төшенчәләрне кабатларбыз,
  2. Яңа үлчәү приборы белән танышырбыз,
  3. Аның эш  принцибын карарбыз
  4. Кулланыргы өйрәнербез,
  5. Практик бирем үтәрбез.

II. Актуальләштерү

 Көч төшенчәсенә карата тест

Вариант 1
  1. Көч нинди берәмлекләрдә үлчәнә?

А. Ньютон

Б. килограмм

В. метр

  1. 500 кг массала җисемгә авырлыгы нинди ?

А) 490Н

Б) 4,9Н

В) 4900Н

  1. 0,2 л су эчкән кешенең массасы һәм авырлыгы күпмегә үзгәрә?

А) масса 2кг га, авырлык 19,6Нга

Б) масса 0,2кг га, авырлык 1,96Нга

В) масса 20кг га, авырлык 19,6Нга

                                                                                Вариант 2
  1. 1 Ньютон якынча массасы күпме булган җисемгә тәэсир итүче авырлык көченә тигез?

А) 9,8 кг

Б) 0,1 кг

В) 1/9,8 кг

  1. Җисемнең массасы  0,5кг. Аның авырлыгы күпме?

А) 490Н

Б) 4,9Н

В) 0,49Н

  1. Машина цистернасына урамга сибү өчен 200 л су өстәделәр. Аның массасы һәм авырлыгы күпмегә үзгәрә?

     А)  масса  2кг га, авырлык 19,6Нга

     Б)  масса  20кг га, авырлык 196Нга  

     В) масса  200кг га, авырлык 1960Нга

Вариант/ сорау №

1

2

3

Вариант 1

А

В

Б

Вариант 2

В

Б

В

Җавапларыгызның дөреслеге буенча үзегезгә 1,2,3 балл куегыз. Бу сезнең дәрес ахырында алачак билгегезнең бер өлеше булыр.

Игътибарыбызны түбәндәге төшенчәләргә юнәлтик:

– Нәрсә ул көч?

--Ул нинди берәмлекләрдә үлчәнә?

– Сез нинди көчләр беләсез, билгеләмә.
– Авырлык көче һәм масса ничек бәйләнгән?
– Нинди массалы җисемгә 1Н көч тәэсир итә?

Нәтиҗә: Көч массага бәйле булгач, аны массага бәйлелек ярдәмендә үлчәп була.

III. Укучылар алдына максат кую:

Бүген без көч үлчәү приборы белән танышырбыз, аның төзелешен өйрәнербез һәм көч үлчәү өчен кулланырбыз. 

IV. Яңа материал

– Көч үлчәү өчен кулланылучы прибор – динамометр. Сез аны нинди итеп күз алдына китерәсез? (Укучылар фикере.) 

А) Өйдә кулланыла торган 10 кглы үлчәү-кантарик күрсәтелә. Аның ярдәмендә көч үлчәү прибор яасп буламы? Ничек уйлыйсыз?

Б) Төрле динамометрларны демонстрацияләү.

В) Сезнең алдыгызда җиһазлар: штатив, шкаласы капланган динамометр, йөкләр комплекты 100глы, агач һәм металл борыслар.

Д) Сезнең өстәлләрдә  инструкцион карта, ул сезгә куллану өчен.

Инструкцион карта

1. Динамометрны штативка вертикаль торырлык итеп беркетегез.
2. Динамометр күрсәткеченең башлангыч торышын карашдаш белән билгеләп куегыз.
3. Динамометрга 100 г лы йөк элегез. Бу йөккә 1Н көч тәэсир итә. Кәгазегездә күрсәткеч укның яңа торышын сызык белән билгеләп куегыз.
4. Аннан соң  динамометрга икенче, өченче , дүртенче йөкләрне элегез, һәркайсында ук торышын билгеләп барыгыз.
5. Динамометрны штативтан алыгыз һәм аркылы сызыклар турысына 0, 1, 2, 3, 4 саннарын языгыз, 0 санының өстенә «ньютон» дип языгыз;

– Сез шкала төзедегез.

  1. Бүлем кыйммәте ничәгә тигез?
  2. Күрше сызыклар арасындагы ераклыкны үлчәгез һәм 0,1Н бүлемле шкала сызыгыз.
  3. Динамометр ярдәмендә өстәлегездә яткан предметка тәэсир итүче көчне үлчәгез.
  4. Кәгазегезне салдырыгыз  һәм фабрика шкаласы белән чагыштырыгыз..

Нәтиҗә: Шкала төгәлсезлегең сәбәпләрен әйтү.

–Динамометр ярдәмендә нинди көчләрне үлчәп була?

V. Йомгаклау

Көч үлчәү приборы белән таныштык,эш принцибын өйрәндек, куллана белүгә ирештек

– Сез ничек уйлыйсыз: Динамометрны масса үлчәү өчен кулланып буламы?

Билгеләр кую

VI. Өйгә эш: параграф 28, упр.10 № 1, 3.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физика атналыгында үткәрү өчен уен "Физикадан зиһен базары"

Физика атналыгында үткәрү өчен уен "Физикадан зиһен базары"...

Физикадан 8 класста ачык дәрес "Ягулык энергиясе"

Дәрес презентация белән бәйләп алып барыла....

Физик практикумны мәктәп физик җайланмалар белән җитәрлек тәэмин ителмәү шартларында оештыру. Физикадан практикум эшләгәндә МКТ куллану.

В данной работе рассморен вопрос "Организация физического практикума в условиях недостаточной обеспеченности школ физическим оборудованием. Применение ИКТ при выполнении практикума по физике."...

Физикадан “Ом законы” темасына план конспект.

      Физикадан “Ом законы” темасына план конспект.( 8 нче сыйныф)Дәреснең максаты: 1. Үткәрелгән тәҗрибәләрне анализлау юлы белән, чылбыр бүлемтегендә, ток зурл...

10 класста татар әдәбиятыннан ачык дәрес эшкәртмәсе. Г.Тукай - күпкырлы шәхес.

10 класста Г. Тукай турында үтелгәннәрне ныгыту өчен үткәрелгән стандарт булмаган дәрес эшкәртмәсе. "Әдәби мәйданчык" формасында....

Физикадан интеллектуаль уен

Укучыларда галимнәр тормышына кызыксыну уяту максатыннан, класстан тыш чараларда, физика атналыкларында куллану өчен материал....

"Басым. Басым берәмлекләре" темасына физикадан 7 класс өчен дәрес эшкәртмәсе

quot;Басым. Басым берәмлекләре" темасына физикадан 7 класс өчен дәрес эшкәртмәсе...