10 класста татар әдәбиятыннан ачык дәрес эшкәртмәсе. Г.Тукай - күпкырлы шәхес.
план-конспект урока (10 класс) на тему

Габдрахманова Наиля Шайнуровна

10 класста Г. Тукай турында үтелгәннәрне ныгыту өчен үткәрелгән стандарт булмаган дәрес эшкәртмәсе. "Әдәби мәйданчык" формасында.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdrahmanova_n.sh_._10_klass_dres.docx24.4 КБ

Предварительный просмотр:

10 класста татар әдәбияты дәресе

Укытучы: Габдрахманова Наилә Шайнур кызы

Тема: Г.Тукай – күпкырлы шәхес.

Максат: Г.Тукайның күпкырлы шәхес-шагыйрь, тәрбияче, педагог, халык чичәне буларак ачу.

Укучыларның шагыйрь иҗаты буенча тупланган белемнәрен искә төшерү һәм ныгыту.

Якташыбыз буларак, Г.Тукай белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау һәм материал: проектор, ноутбук, презентация, таратма материаллар, уенчыклар;

“Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр”, ТаРИХ-2002.

Әдәбият. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек.

Дәрес тибы: үтелгәннәрне ныгыту.

Дәрес төре: әдәби мәйданчык.

Дәрес планы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
  2. Дәреснең максатын билгеләү. Шигырь аша.
  3. Дәреснең тәртибе белән таныштыру.
  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
  1. “Әдәби мәйданчык” чатырлары белән таныштыру.
  2. “Курчак театры” чатыры. Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” һәм “Бала белән күбәләк” шигырьләрен сәхнәләштерү.
  3. “Шигърият мәктәбе”ндә. Карточкалар белән төркемдә эшләү.
  4. “Филармония залы” чатыры. Аудио аша Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны билгеләү.
  5. “Уен чатыры”. “Түбәтәй” уены. Сорауларга җавап бирү.
  6. “Тукай бүлмәсе” чатыры. “Мин кем?” һәм “Мин нинди?” модельләрен төзү.
  1. Йомгаклау.
  1. Укытучының йомгаклау сүзе.
  2. Төркемнәрнең эшенә бәя бирү.
  3. Өй эше бирү. “Тукай – халык баласы” темасына сочинение язарга әзерләнергә.
  4. Укытучының “Тукай – мәңгелек” шигырен уку.
  5. “Туган тел” җырын башкару.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

Укытучы: -Исәнмесез, укучылар! Сезне дәресемдә күрүемә бик шатмын. Бүгенге дәресне мин, Наилә Шайнуровна, алып барырмын. Дәресебез башкаларыннан бераз аерылып торыр. Мин сезне бүген “Әдәби мәйданчык”ка чакырам. (2 слайд)

            Тау башында əле дə горур тора,

            Чишмəлəре җырлый – карачы!

            Табигатьнең сихри бер почмагы,

            Тукай туган як ул-Арча.

         Арча -бөек Тукай туган як ул,

Монда ачкан шагыйрь күзлəрен.

Тукай моңын читтəн эзлəмәгез,

Бу  як саклый аның эзлəрен.

-Әйе, Арча ягы- Тукай ягы. Арча төбәге бик күп язучылар һәм шагыйрьләр биргән як. Без алар белән чын күңелдән горурланабыз. Иң зур горурлыгыбыз- Габдулла Тукай. Тукай - бүгенге мәдәни тормышыбызның үзәге, әдәби кыйблабызның маягы. Шуңа күрә без “Әдәби мәйданчык”ны бүген аңа бирергә булдык. Бүген без сезнең белән Тукайның күпкырлы шәхес икәнлеген ачыкларга тырышырбыз. Дәрестә сезнең түбән классларда  һәм узган дәресләрдә үзләштергән белемнәрегезгә таянырбыз.

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

- “Әдәби мәйданчык” берничә чатырдан тора. Сез ул чатырларның һәрберсендә булып, төрле биремнәр үтәрсез, сорауларга җавап бирерсез, Г.Тукай турында белгәннәрегезне күрсәтерсез дип уйлыйм. (3 слайд)

- Габдулла кечкенəдəн үк нечкə куңелле , табигать сөюче бала булган. Ул  həр бөҗəк, həр үлəн яфрагы, həр чəчəк белəн серлəшкəн. Г.Тукай үзенең əсəрлəрендə балаларны хезмəт сөяргә өйрəткəн, зурларны хөрмəт итəргə, татар телебезне яратырга өндəгəн, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләргә тырышкан.  Сез дә, укучылар, кече яшьтән үк ул әсәрләрне укып, шулар аша матурлыкны күрә белергә өйрәнәсез.

Укытучы: - Әйдәгез, без дә сезнең белән азга гына булса да, балачакка әйләнеп кайтыйк әле. Мин сезне “Курчак театры” чатырына чакырам.(4 слайд) 

Хәзер мин сезгә уенчыклар бирәм, сез төркемдә бераз уйлашканнан соң шушы курчаклар белән Тукайның балалар өчен язылган шигырен сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш буласыз. ( һәр төркем чыгыш ясый, бәяләнә). (5 слайд)

Укытучы: -Г.Тукайның һәрбер шигыре - тәрбия мәктәбе. Тукай, рәсми рәвештә, беркайда да укытучы булып эшләмәгән. Ләкин ул - оста педагог, тәрбияче. Чөнки ул үзенең укучысын берсеннән-берсе матур шигырьләре аша тәрбияли.

Хәзер мин сезне “Шигърият мәктәбе” чатырыны чакырам. (6 слайд)

Монда сез шул шигырьләрне белүегезне күрсәтергә тиеш буласыз.Сезнең алдыгызда конвертлар бар. Аларда Тукай әсәрләреннән өзекләр язылган карточкалар салынган. Төркемнәрдә эшлибез: өзекләрне укыйсыз, әсәрнең исемен ачыклыйсыз һәм аерым карточкадагы таблицаны тутырасыз.(7 слайд) Эшебез тәмамлангач, бер-берегезнең эшләрен тикшереп, бәялисез. ( укучылар мөстәкыйль эшли). (8 слайд)

Укытучы: - Г.Тукай халык моңын, халык җырларын яраткан. Халкыбыз да аның күп кенә шигырьләренә көй чыгарган. (9 слайд)

Әйдәгез, “Филармония залы” чатырына рәхим итегез. Һәр төркемгә дә планшет һәм маркер куелган. Хәзер мин сезгә музыкаль әсәр тыңлатам, сез бу әсәрнең Тукайның кайсы шигыренә язылганын, әгәр дә белсәгез кем башкаруында ишеткәнегез бар икәнен язып куярсыз, аннары җавапларны тикшерербез. Җавапны төркем җитәкчесе әйтә. ( 4 көй уйнатыла, җаваплар языла, тикшерелә)

- Кечкенә Тукайныӊ бала чагы авылда үтә, барлык балалар кебек ул да халык уеннарын яратып уйнаган. Әйдәгез әле без дә, ял итеп,  бер уен  уйнап алыйк. (10 слайд) 

Мин сезне “Уен чатыры”на дәшәм. Бу уен “Түбәтәй” дип атала.  уенның шарты аңлатыла, уен башлана, музыка туктагач, башында түбәтәй калган укучыга сорау бирелә)

Җиңелгән уенчыга Тукай иҗаты буенча сорау бирү.

1 сорау:   Г.Тукайның кайсы шигырен татар халкының гимны дип атап була?

2 сорау:   Тукайның әти-әнисенең исеме ничек?

3 сорау:    Г.Тукай егет булгач, балачагындагы нинди хыялын тормышка ашыра?

4 сорау:    Тукай Җаектан Казанга кайчан һәм ни өчен килә?

-Бик зур рәхмәт сезгә, уенда катнашканыгыз өчен. (11 слайд)

Укытучы: -Хәзер мин сезне, укучылар, “Тукай чатыры”на чакырам. Сез инде Тукай турында бик күп беләсез. Әйдәгез әле, ике төркем бергәләп, Тукай турындагы фикерләребезне туплап китик. Беренче төркем “Мин кем?” соравына җавап бирер, икенче төркем- “Мин нинди?”

Мин кем?                             Мин нинди?     (12 слайд)

Шагыйрь                                      туры сүзле

Укытучы                                      белемле

Тәрбияче                                      дөреслекне яратучы

Фольклорчы                                 ярлы

Тәнкыйтьче                                  ятим

Патриот                                         бөек

Публицист                                    туган җанлы

Нәтиҗә: Тукай – күпкырлы шәхес. Ул – халык баласы.

(эш бәяләнә)

III. Йомгаклау.

-Укучылар, без сезнең белән “Әдәби мәйданчык”тагы чатырлар буенча сәяхәт итеп чыктык. Сезгә “Әдәби мәйданчык”та актив катнашуыгыз өчен рәхмәт . Ә сез үз төркемегезнең һәм икенче төркемнең эшләрен ничек бәяләр идегез? (җаваплар тыңлана) (13 слайд)

-Икенче дәрестә сез “Тукай-халык баласы”темасына сочинение язарга тиеш буласыз. Бүгенге дәрестән соң сез нәрсә турында язарга кирәклеген ачыклагансыздыр дип уйлыйм, өйдә сочинение өчен материал туплап килегез.

Укытучы:

Тукай – мәңгелек     (14 слайд)

Тау битендә җиләк пешкән чаклар,

Яңгырлары  ява вакытында.

Су анасы чәчен тарый һаман,

Шүрәлесе һаман акыра.

Кәҗә – сарык бәхет эзләп йөри,

Капчыкларын асып аркага:

Тормыш дәвам итә – яши Тукай,

Яши мәңге безнең арада.

Пар атлары җитез җилдерәләр –

Ишетелә тояк тавышы.

Күпме еллар, юллар үтелсә дә,

Онытылмый җанда сагышы.

Бөтендөнья татарлары бергә

“Туган тел”не җырлый моңланып.

Тукай яши, Тукай ул мәңгегә

Йолдыз булып янар нурланып!

-Укучылар, әйдәгез бүгенге әдәби мәйданыбызны “Туган тел” җыры белән төгәллик.                                     “Туган тел” җыры


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе Г.Тукай "Шүрәле"

5 нче сыйныфта әдәбият дәресенең технологик картасыГабдулла Тукай "Шүрәле", 2 нче сәгать...

Тема: “Сашаның дуслары” хикәясе. (6 нчы классның рус төркемендә татар әдәбиятыннан уздырылган ачык дәрес планы.)

Р.З.Хәйдәрованың коммуникатив –үстерелешле технологиясенә нигезләнеп  уздырылган дәрес конспектын тәкъдим итәм....