Физикадан интеллектуаль уен
презентация к уроку по физике на тему

Зарифуллина Милауша Галимхановна

Укучыларда галимнәр тормышына кызыксыну уяту максатыннан, класстан тыш чараларда, физика атналыкларында куллану өчен материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fizikadan_intellektual_uen.pptx647.18 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Физикадан интеллектуаль уен . Атаклы галимнәр . Төзеде : Борнаш урта м әктәбенең физика, математика укытучысы Зарифуллина Миләүшә Галимхан кызы

Слайд 2

Бирем № 1 “ Фикерләренә каршы ачыш ” . Үзенең кар ь ерасын ул Потсдамда хәрби врач буларак башлый, Берлинда Физика-техника институтында президент булып тәмамлый. Ачышлар ясауга карамастан, бу физик, ни гаҗәп, дөньяны танып белү мөмкинлеген кире кагучы фәлсәфәче Кант фикерләрен дәвам иттерүче. Галим иң беренчеләрдән булып, нерв ярсынуларының таралу тизлеген үлчи. Ул тавышны кабул итүнең физик һәм физиологик теориясен эшкәртә, тавышны төп тон һәм обертоннарга бүлә, колак моделен төзи. Аның тарафыннан күзнең аккомодация теориясе эшләнелә, барлык илләрдә врачлар куллана торган күз көзгесе уйлап табыла. Герман Людвиг Фердинанд Гел ьмгольц

Слайд 3

Бирем № 2 “Бонапарт укытучысы” . Бу фран ц уз физигы, астрономы һәм математигы хәрби мәктәптә Наполеон Бонапартның беренче укытучыларыннан берсе. Ул бөек яулап алучыга шулкадәрле көчле тәэсир калдырган, Наполеон властька килүгә аны эчке эшләр министры итеп билгеләгән. Дөрес, галимнең яңа урында эше начар барган һәм алты атнадан соң ул яңадан күчерелгән. Тарихта, Наполеонның аллалар турында соравына, галимнең ничек җавап бирүе билгеле. “Кояш системасының килеп чыгышы турындагы теориямә аллалар барлыгы турында гипотезаны кирәксенмим”. 1970 елда Франциянең Үлчәү Палатасы рәисе итеп билгеләнә, исәп системасын тормышка ашыру белән җитәкчелек итә. Галим турында замандашлары “чишеп була торган һәр нәрсәне чишәр өчен, һәр эшне төгәл башкарыр өчен туган ул” дип язалар. Кайберәүләр аны шул чорның Ньютоны дип атыйлар. Аның үлеме дә Ньютон белән бер үк март аенда, ләкин 100 ел соңрак. 1809 елда тавышның һавада таралу тизлеген исәпләү формуласын чыгара, ә 1821 елда барометрик формуланы чыгарып “һава тыгызлыгының биеклеккә бәйле рәвештә үзгәрү законын дәлилли. П ь ер Симон Лаплас

Слайд 4

Бирем № 3 “Иң укымышлы рыцарь» Н әк ъ шушы инглиз галиме, үзенең фәнни эшчәнлеге өчен ры ц ар ь титулын алгач, Петр I нең көрәштәше дәрәҗәле хәрби җитәкче Александр Данилович Меншиковка Бөекбритания Королева фәннәр Академиясенә әг ъ за итеп сайлануы турында хәбәр җибәрә; парадокс шунда ки, Меншиков грамотасыз, белемсез кеше була. 1695 елда ул Бөекбританиянең акча сугу йортын күзәтеп торучы вазифасын башкара, ә дүрт елдан – директоры була; аңа илнең бөтен акчасын сугучы станокны ышанып тапшыралар. Табигат ь фәннәре белән мавыгулары, дини мавыгулар белән үрелеп бара. Гомере азагында ул Даниил пәйгамбәр турында әсәр яза, Апокалипсиска аңлатма бирә. Ләкин Кояш системасына динне катнаштырмый. Бу физик ике әһәмиятле математика: дифференциаль һәм интеграль исәпләүләр методының авторы. Философ Гегель: дөньяны 3 алма харап иткән: Адәм алмасы, Парис алмасы һәм аның алмасы,-дип шаярткан. Исаак Н ь ютон

Слайд 5

Бирем № 4 “Математиканы белмәгән диярлек , әмма физик”. Әлеге бөек инглиз физигы өстәмә рәвештә маяк караучы һәм промышленность товарлары буенча суд эксперты булып эшләргә мәҗүр була. Безнең герой физикага: кыр, катод, анод, электролит төшенчәләрен беренчеләрдән булып кертә. Ул бөек ачыш ясый: электр двигат е ле моделе ясый. Ул физиканы үзлектән өйрәнүче, математиканы начар белгән. Нәтиҗәдә, Роберт Милликен әйткәнчә, аның ачышларын математик яктан Максвеллга киендерергә туры килә. Электр сыешлыгының үлчәү берәмлеге аның исеме белән бәйле. Майкл Фарадей

Слайд 6

Бирем № 5 “Сәер галим” Бу физик бик начар киенгән, һәрчак зур зонтик белән йөргән һәм бик нык таркау булган. Үзенең таркаулыгы белән дан тоткан. Чыгып киткәндә ишеккә үзенең өйдә юклыгын язып калдырган. Әйләнеп кайткач, язуны укып, кире борылып чыгып китә һәм көне буе урамда йөри. Ул яшәү дәверендә бик үк билгеле кеше булмый. Ә аның шагыйрь улын кешеләр күбрәк белгәннәр. Ул физикадан тыш математика, ботаника, химия белән шөгыл ь ләнә. Галим электродинамикага нигез салучы, ток зурлыгының үлчәү берәмлеге аның исеме белән бәйләнгән. Андре Мари Ампер

Слайд 7

Бирем № 6 “Беренче ток чыганагын булдыручы”. Бу физик үзенең беренче сүзе 4 яшендә әйтә, ул “юк” дигән сүз була. Ул метан газын ача һәм тикшерә. Ул физик кына түгел, химик, физиолог һәм уйлап табучы. 1815 елдан 1819 елга кадәр Падуан университетының фәлсәфә факул ьтетын да директорлык постын биләп тора. Язмыш шаяруымы, әлеге галимнең шәхси әйберләре, барлык приборлары аның истәлегенә оештырылган күргәзмәдә яна. Янгын бинаның электр үткәргечләре төзек булмавы нәтиҗәсендә чыга. Ул төрле металларның контактка кергәндә электрлашуын ачкан һәм алар арасындагы потенциаллар аермасы зурлыгы буенча урнаштырган. Алессандро Вольта

Слайд 8

Бирем № 7 “Тәҗрибәләр патшасы” Аны физикада тәҗрибәләр патшасы дип йөртәләр. Неме ц галиме Кундта укыганда, Кунд шаярып шигыр ь чыгара: Көндә аның башына Егерме фикер килә. Ярый әле шефның бәхете, Кулланырга керешкәнче Яртысын онытып бетерә. Ул үзе уйлаган приборлар өчен детальләрне үз кулы белән ясый, җайланмаларны үзе җыя. Ул яңа физик карашлар тудыручы галимнәрнең беренче рәтендә була. Ул яктылык басымын үлчи. Петр Николаевич Лебедев

Слайд 9

Бирем № 8 “Ходай шаяруы” Ул дөньяга бик зәгыйфь бала булып туа; табиблар аның исән калачагына ышанмыйлар. Ул 37 яшендә каны агуланып үлә. Ул нинди генә эшкә тотынса да, гаҗәеп осталык белән башкарган. Аның галим булып китүен белгәч, токарьлыкка өйрәтүче остазы: “Ни кызганыч, менә дигән токарь буласы иде” – дигән. Аның фәнни җитәкчесе Гельмгол ьц аны “ходай шаяруы” дип атый. Максвелл теориясен эксперименталь рәвештә раслап ул электромагнитик дулкыннарны таба, аларның, кайтарылуын, сынуын, полярлашуын, интерференциясен күзәтә. Шулай булуга карамастан, ул радиодулкыннарны өйрәнү нәтиҗәсез эш буларак, туктатылырга тиеш дип хат яза. Ешлык үлчәү берәмлеге аның исеме белән бәйләнгән. Генрих Рудольф Гер ц

Слайд 10

Бирем № 9 Ул – Петербург, Болонья, Стокгольм Академияләренең әг ъ засы, укымышлы даһи. Ул 1711 елның 19 ноябрендә, Ак диңгез буенда, Төньяк Двина елгасы тамагына урнашкан Денисовка авылында балыкчы гаиләсендә туа. Химияне, физиканы, математиканы, Россия геологиясен өйрәнә. Ул рәссам да, мозаика белән кызыксына, төсле пыяла эшләү юлын таба. 6 м*7 м үлчәмендә “Полтавская баталия” дигән гүзәл мозаика эшли. “Русның беренче шагыйре” дигән исемне яулап ала. Аның турында атаклы математик Леонард Эйлер болай дип яза: “Аның физика һәм химия буенча язганнары яхшы гына түгел, бәлки артыгы белән яхшы, чөнки ул иң кызыклы, бөтенләй тикшерелмәгән һәм бөек даһилар өчен дә аңлашылмаган әйберләрне шулкадәр нигезле аңлатып бирә, мин аның сүзләренең дөреслегенә тулысынча ышанам”. 1746 елда немец теленнән физика китабын тәрҗемә итә, шуннан соң Россиядә физика белән шөгыльләнә башлый. Михаил Васил ь евич Ломоносов

Слайд 11

Бирем № 10 Ул 1859 елның 16 мартында Уралда Пермь губернасы Верхотурский өязендәге кечкенә генә бер авылда укытучылар гаиләсендә туа. 1887 елда кояш тотылуын тикшерү өчен Красноярск шәһәренә җибәрелгән экспедициягә катнаша һәм кояш таҗын өйрәнү өчен бик уңайлы прибор уйлап чыгара. Чит илләрдә чыккан бик күп фәнни китапларны рус теленә тәрҗемә итә. Шулай да аның төп эше электр тибрәнешләрен өйрәнүгә, электромагнитик дулкыннарны табуга, чыбыксыз элемтә булдыруга багышланган. Кронштадтта офицерлар курсларында укытучы Герц тәҗрибәләрен тормышка ашыра. Радионы уйлап табучы. Александр Степанович Попов


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Физика атналыгында үткәрү өчен уен "Физикадан зиһен базары"

Физика атналыгында үткәрү өчен уен "Физикадан зиһен базары"...

Физикадан 8 класста ачык дәрес "Ягулык энергиясе"

Дәрес презентация белән бәйләп алып барыла....

Физик практикумны мәктәп физик җайланмалар белән җитәрлек тәэмин ителмәү шартларында оештыру. Физикадан практикум эшләгәндә МКТ куллану.

В данной работе рассморен вопрос "Организация физического практикума в условиях недостаточной обеспеченности школ физическим оборудованием. Применение ИКТ при выполнении практикума по физике."...

Физикадан “Ом законы” темасына план конспект.

      Физикадан “Ом законы” темасына план конспект.( 8 нче сыйныф)Дәреснең максаты: 1. Үткәрелгән тәҗрибәләрне анализлау юлы белән, чылбыр бүлемтегендә, ток зурл...

"Басым. Басым берәмлекләре" темасына физикадан 7 класс өчен дәрес эшкәртмәсе

quot;Басым. Басым берәмлекләре" темасына физикадан 7 класс өчен дәрес эшкәртмәсе...

"Басым. Басым берәмлекләре" темасына физикадан 7 класс өчен дәрескә презентация

quot;Басым. Басым берәмлекләре" темасына физикадан 7 класс өчен дәрескә презентация...