Мастер-класс бәйгесе

Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы

Биредә мастер-класс бәйгесендә бәяләнә торган материаллар урын алды

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass_ochen.docx13.67 КБ

Предварительный просмотр:

Үз-үзеңә сораулар:

  1. Бу материалны истә калдыру ни өчен кирәк?
  2. Конкрет нәрсәне истә калдырырга?
  3. Материал ни дәрәҗәдә авыр?
  4. Күпме вакыт өчен кирәк?

    Мнемошаның  алгоритмы

  1. Үзеңнең булдыру сәләтеңә  ышану
  2. Хәтерләр өчен хәзерләнү.
  3. Хәтердә калдыру эше.
  4. Кабатлаулар.

         Борын-борын заманда әбисе, бабайсы, әтисе. Әнисе белән бергә паровоз депосында Мнемоша исемле паровоз яшәгән. Ул әле бик кечкенә булган, шуңа күрә аның вагоннары да 3 генә икән. Ул хыялланырга бик яраткан. Бигрәк тә рельслар һәм шпалларга карап, шул юл аша үзенең хыялына барып җитәчәкмен дип уйлаган ул. Моннан тыш, ул бик кызыксынучан булган.  Ник? Нигә? Ни өчен? Сораулары белән әти-әнисен аптыратып бетерә икән. Мнемошаны барысы да яраткан. Ләкин  бер вакыйга килеп чыкканчы, берәү дә үзләре янында гаҗәп сәләтле паровоз йөргәнен белмәгән.

    Бервакытны расписание таблосы бозылган. Бөтен җирдә тәртипсезлек башланган. Барысы да соңга калган, паровозлар бер-берләрен гаепләргә тотынганнар.  Шул вакыт кечкенә Мнемоша: ”Мин барысын да хәтерлим”,- ди. Олылар, билгеле, моңа ышанмыйлар. Мнемоша тыныч кына барлык расписаниене яттан әйтеп бирә. Тимер юлда тәртип салына. Өлкәннәр Мнемошадан ничек шулай хәтерләвен сорыйлар. “Мин бары тик, расписание янында торганда, бу миңа кайчандыр кирәк булыр микән, дип уйлый идем. Аннары бик авыр чакта миңа бу кирәк булачак дип уйладым. Аннан истә калдырырга тырыштым. Расписаниегә карап торганда, мин башка бер  әйбер тавышына да игътибар итми идем. Саннарны истә калдыру өчен, кайберләрен туган көн даталары белән чагыштырдым, кайсыларын төрле хайваннарга ошаттым, кайсыларын күз белән истә калдырырга тырыштым. Юлда йөргәндә, гел исемә төшереп я көйгә салып җырлап йөрдем”. Шуннан бирле барлык тимер юлларда да тәртип икән, ә расписаниене барысы да мнемоша алымы белән истә калдыралар ди.