Тәҗрибә уртаклашу

Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы

Предварительный просмотр:

Хокук тәрбиясе

(әти-әниләр өчен чыгыш)

Бүгенге заманча тормышта һәр кеше, бигрәк тә педагог, тәрбияче, әти-әни үзенең, баласының хокукларын белергә, яклый алырга һәм шул ук вакытта башка балаларның да хокукларын хөрмәт итәргә тиеш. Җир йөзендәге һәр бала балачакка хокуклы.  Бу халыкара хокуклар акты белән расланган. Әгәр бала сау-сәламәт һәм тамагы тук, вакытында тиешле  медицина ярдәме ала һәм, барысыннан да бигрәк, әти-әни җылысын тоя һәм бу әйберләрнең үзе өчен никадәр мөһим икәнлеген аңлый икән, ул беркайчан да инвалид бала яки өлкән кешедән көлмәячәк. Тупас мөгаләмәнең, явызлыкның  нәрсә икәнен, аның кулланырга ярамаганлыгын аңлаган бала беркайчан да кешеләргә, хайваннарга  һәм табигатькә карата явыз булмаячак.

Хокук белеме бирүнең  төп максаты – баланың  психик, физик  үзенчәлекләренә, шәхси аерымлыкларына  карамастан, үсешенең бөтен чорында үз-үзен күрсәтә алырлык мөмкинлекләр булдыру,   шәхси  сәләтләре үсүенә уңай шартлар тудыру.

21 нче гасыр башында Россиядә балалар язмышының торышы шактый куркыныч тудыра. Наркомания, көчләү арта. Әти-әни тарафыннан караучысыз калган балалар саны артты.

Балалар хокукы темасы бүгенге көндә модада. Әйе, бүгенге көндә инсафлы сафлык, иманлы халык төшенчәләре югалып килә. Аның каравы, урлашу, алдашу, үтерешү, җинаятьчелек, эшсезлек, наркомания кебек ярамаган, кирәкмәгән күренешләр сөреме басты.

 Бүгенге балалар – ул безнең илебезнең киләчәге. Балаларның  һәм илебезнең киләчәгенең нинди бууы күп нәрсәләрдән тора. Әмма төп шарт бер: Россия гражданнарының  яхшы тормышы бары тик цивилизацияле, үз кануннары булган һәм алар үтәлә торган илдә генә була ала.

            Безнең җәмгыятьтә гражданнарның хокукый  яктан  белемле булулары зарур. Моның сәбәбе – җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләр, кешеләрнең яшәү тәртипләре. Бу кануннар нигезендә кешеләр нәрсә яраганын һәм нәрсә ярамаганлыгын, төрле вакытта ничек эш итәргә кирәклеген беләләр. Шул ук вакытта балаларның интеллект һәм әхлакый яктан үсеш мөмкинчелекләре без уйлаганнан күпкә югарырак. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү ихтыяҗларын  шактый дәрәҗәдә активлаштырып, аларның  үз-үзләренә ышанычын, ихтыяр көчен, тирә-юньдәгеләргә карата дустанә мөгаләмәдә булуларын тәрбияләп,  баланы үзен Җирнең Чын Кешесе һәм үз иленең чын Гражданины итеп тоярга өйрәтергә була.

Хокук тәрбиясенең асылы.

Бала, шәхес буларак, кече яшьтән үк формалаша башлый. Балалар кайда  яшиләр, шул җәмгыятьнең кыйммәтләрен аңларга өйрәнәләр. Нәкъ менә бала чактан бала күңеленә белем  генә түгел, әхлакый нормалар, шәхес булып формалашырга кирәкле булган  башка кыйммәтләргә нигез салына. Хокук нормаларында барлык кагыйдәләр ( рөхсәт итү, таләп итү, тыю, аларны куллану шартлары, дөрес эш итү юллары) ачык аңлатыла. Шуның нәтиҗәле дәвамы буларак, кеше, бу кагыйдәләр нигезендә, дөрес һәм төгәл эш итә.

Кече яшьтән башкалар белән үзара аңлашып эшләү юлларын эзләп, аны табарга өйрәнгән балалар зур үскәч тә башкалар хокукын, иреген кыерсытырдай адымнар эшләмәячәкләр.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хокук тәрбиясе бирүнең әһәмияте зур. Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.

Балаларда үзләренең хокукларын белергә, башкаларга карата хөрмәтле һәм сабыр була белергә өйрәтү  генә түгел, аны кулланыр өчен шартлар да тудыру мөһим. Төгәлрәк әйтсәк, бу эш кануннарның  маддәләрен яки кешенең аерым бер хокукларын  гади ятлау дәрәҗәсендә генә өйрәтү булырга тиеш түгел.

Балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләргә кирәк.

Үз-үзеңне чын-чынлап кеше итеп тою, башкаларга карата түзем һәм дустанә мөнәсәбәттә булу – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хокук тәрбиясе бирүнең нигезе.

Балалар хокукына бәйле төп халыкара документлар

Бала хокуклары Декларациясе (1959)

БМОның бала хокуклары турындагы Конвенциясе (1989)

Безнең илдә, бу документлардан тыш, тагы берничә кануннар акты кабул ителгән.

РФның  Гаилә кодексы (1996)

"Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турындагы" Федераль закон

 “Мәгариф турында”гы закон

Бу югарыда саналган документларда балаларның туганнан алып исемгә һәм гражданлык алуга, материаль яктан тәэмин ителүгә, социаль  яклауга һәм белем алырга, ирекле рәвештә  физик, әхлакый, акыл ягыннан үсешкә  хокуклы булуы әйтелә. Баланың  хокукларын саклауга зур игътибар бирелә. Дәүләт баланың сәламәт үсүен һәм исән-имин яшәвен булдыра алган кадәр тәэмин итәргә тиеш. Ул баланы физик яисә психологик зыян салудан, җитәрлек тәрбия кылмаудан, эксплуатацияләүдән һәм тискәре сексуаль йогынты ясаудан якларга тиеш.

Кануннар акты һәр баланың нинди расадан булуына, тән төсенә, җенесенә, теленә, диненә, сәяси һәм башка фикер йөртүенә, милли, этник, социаль чыгышына карамастан – тәрбиягә, белемгә, яклауга, җәмгыять тормышында актив катнашырга юридик яктан хокуклы булуын ассызыклый. Бала хокуклары ата-ана яки балаларның тормышы өчен җаваплы булган башка затларның хокуклары һәм бурычлары белән турыдан-туры бәйләнештә.

      Гаилә кодексының 65 нче маддәсендә ата-аналарның хокуклары баланың мәнфәгатьләренә каршы булып, иркен чикләүгә корылган булырга тиеш түгел икәнлеге әйтелә. Ата-ана хокуклары турында сүз барганда, өлкәннәр балаларга физик, психик яктан зыян салудан, әхлакый үсешләренә комачаулаудан сак булырга тиешләр. Балаларны тәрбияләү алымнары җәзалауга, рәхимсез һәм кешелек дәрәҗәләрен түбәнсетә, эксплуатацияләүгә корылган булырга тиеш түгел.

Әти-әниләргә киңәшләр

  • Бала үзенең тууы белән дә, сезгә өстәмә мәшәкатьләр тудыруы белән дә, сезнең өметләрегезне аклый алмавы белән дә сезнең алда гаепле түгел. Сезнең  баладан  үзегезнең проблемаларыгызны дә хәл итүен таләп итәргә хакыгыз юк.
  • Бала – сезнең  шәхси әйберегез түгел, ул – мөстәкыйль кеше. Аның язмышын хәл итәргә, бигрәк тә үз теләгегез белән аның тормышын җимерергә сезнең бер хакыгыз да юк. Сез  бары тик, аның мөмкинчелекләрен, сәләтен искә алып, аңа  тормыш юлын дөрес сайлау һәм аны тормышка ашырыр өчен шартлар тудырырга тиеш.
  • Сезнең балагыз һәрвакыт тыңлаучан һәм ягымлы түгел. Аңа  сезнең гаиләдә урын бар икән, димәк аның кирелеге һәм кайбер тискәре сыйфатларына  да урын табылачак.
  • Баланың күп кенә шуклыклары, тискәре сыйфатлары өчен күп вакытта сез үзегез гаепле, чөнки кирәк вакытта аны аңларга вакыт тапмагансыз. Аның өчен вакытыгызны һәм көчегезне жәлләгәнсез. Бала булдыра алганнан күбрәкне өмет иткәнсез. Кыскача әйткәндә, аны ничек бар, шулай кабул итәргә теләмәгәнсез.
  • Сез һәрвакыт баланың яхшы ягын күрә белергә, аңа ышанырга  тиеш. Иртәме, соңмы – баланың әнә шул яхшы ягы барыбер күренәчәк. Тәрбия ягыннан инди генә авырлык туса да, көчле рух һәм күтәренке күңелне саклап кала белергә кирәк.

Ата-аналар өчен тест

“Мин һәм минем балам”

Тест сезнең нинди әти-әни булуыгызга һәм бала тәрбияләүгә карата булган проблемаларга нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Сораулар

Җаваплар

Сезнең гамәлләр

Әйе, һәрвакыт шулай эшлим

Эшли алам, әмма һәрвакыт эшләмим

Эшли алмыйм

1. Теләсә ни вакытта бөтен эшегезне ташлап, бала белән шөгыльләнә аласызмы?

А

Б

В

2. Балагызның ничә яшьтә булуына карамастан, аның белән киңәшәсезме?

А

Б

В

3. Балага карата кылган эштә үз гаебегезне таный аласызмы?

А

Б

В

4. Үзегез хаклы булмаганда, баладан гафу үтенә аласызмы?

А

Б

В

5. Бала сезнең ачуыгызны бик каты дәрәҗәдә чыгарган вакытта, сез үз-үзегезне тыеп кала аласызмы?

А

Б

В

6. Үзегезне бала урынына куеп карый сызмы?

А

Б

В

7. 1 генә минутка булса да үзегезнең юмарт Фея (чын принц) булуыгызга ышана  аласызмы?

А

Б

В

8. Үзегез бик үк яхшы булып күренмәгән вакыйганы гыйбрәт итеп сөйли аласызмы?

А

Б

В

9. Баланы рәнҗетә, күңелен кимсетә торган сүзләрдән һәрвакыт тыелып кала аласызмы?

А

Б

В

10. Баланың яхшы тәртибе өчен аның теләген үтиячәгегезгә сүз бирәсезме?

А

Б

В

11. Балага нәрсә теләсә, шуны эшләргә, үзен ничек теләсә, шулай тотарга  мөмкин булган бер көн бирә аласызмы?

А

Б

В

12. Сезнең балагыз кемнедер этсә, төртсә яки башка баланы һичбер сәбәпсез кимсетсә, сез моңа игътибар итми кала аласызмы?

А

Б

В

13. Моның тиз үтеп китә торган каприз гына икәнлеген белгән очракта, баланың үтенечләре, елаулары, кирелекләренә нык тора аласызмы?

А

Б

В

А

Б

В

Барлыгы

Тестка ачкыч

“А” -3 очко белән бәяләнә

“Б” -2 очко белән бәяләнә

“В” -1 очко белән бәяләнә

30-39 очко. Бала – сезнең тормышта иң кыйммәтлесе. Сез аны аңлау өчен генә түгел, аны тагын да күбрәк белергә, аны хөрмәт итәргә тырышасыз. Сезнең тәрбияләү принцларыгыз дөрес төзелгән.  Башка төрле әйтсәк, сез дөрес эш итәсез һәм яхшы нәтиҗәләргә өмет итә аласыз.

16-30 очко. Баланы тәрбияләү мәсьәләсе сезнең өчен мөһим. Сездә яхшы тәрбияче сәләтләре бар, әмма сез ул сәләтләрегезне һәрдаим һәм максатчан кулланмыйсыз. Кайбер вакытта сез кирәгеннән артык кырыс, кайвакыт артык йомшак. Моннан тыш, сез һәрвакыт компромисска барырга сәләтле, ә ул, үз чиратында, тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген йомшарта. Үзегезне бала тәрбияләвегез турында уйланырга кирәк.

16 дан аз очко. Сезнең  бала тәрбияләүгә карата җитди проблемаларыгыз бар. Сезгә яисә тәрбия турында белемнәр яисә сабырлык, бәлкем икеседер дә җитеп бетми. Сезгә махсус белеме булган педагог, психологларга мөрәҗәгать итәргә, гаиләдә бала тәрбияләү турында язылган мәкаләләр укырга кирәк.



Предварительный просмотр:

ТӘРБИЯДӘ АТА ЙОГЫНТЫСЫН КҮТӘРҮДӘ Р.ФӘХРЕДДИН МИРАСЫНЫҢ РОЛЕ

Дөньяга карашлары ныгып, әхлакый кыйммәтләре тулысынча формалашып җитмәгән яшүсмерләрне саклап калу, балаларда кечкенәдән үк дөрес төшенчәләр булдыру– әти-әниләрнең дә, укытучыларның да төп бурычы.

Әйе, бүгенге көндә инсафлы сафлык, иманлы халык төшенчәләре югалып килә. Аның каравы, урлашу, алдашу, үтерешү, җинаятьчелек, эшсезлек, наркомания кебек ярамаган, кирәкмәгән күренешләр сөреме басты. Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелек сыйфатларын саклап калу өчен бердәнбер юл, таяну ноктасы – ул да булса әхлак тәрбиясе бирү. Әхлак  тәрбиясе бирүдә  мәшһүр мәгърифәтче, галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин бине Фәхреддин нәсыйхәтләре зур ярдәмче.

      Р. Фәхреддин гомере буе тәрбия мәсьәләсенә  зур әһәмият биргән. ”Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә –тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас” – ди ул [2:168]. Укытучы һәм сыйныф җитәкчесе буларак, мин дә үз эшемдә, иң беренче чиратта, тәрбиягә басым ясыйм. Тәрбияле баланың укуга, белемгә, дөньяга карашы, әти-әниләренә һәм тирәлеккә мөнәсәбәте уңай икәнлеге күп тапкырлар дәлилләнгән.

 Мәгълүм булганча, бала мәктәптә белем һәм тәрбия ала. Ләкин тәрбиянең нигез – гаилә. Ата-ана баласын белемле, тәрбияле итеп күрергә тели. Шуңа карамастан, нигә соң әле бүген кайбер яшьләрдә акыл үсеше белән рухи үсеш арасында упкын хасил булган? Төп сәбәп нидә? Тәрбиянең мәктәп җилкәсендә генә калуындамы? Чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы – мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә бит. Бүген без гаиләдә бала тәрбияләүдә атаның  роле хакында сөйләшербез.

     Р.Фәхреддин гаиләдәге ир-хатын мөнәсәбәте, ата-ана дәрәҗәсе турында кайгырта. “Тәрбияле аналар балаларга аталарын иң хөрмәтле кеше итеп күрсәтерләр. Аталары никадәр юаш булсалар да, иң зур, иң олуг вә гайрәтле кеше итеп танытырлар,”– ди ул [2:90]. Шуңа күрә гаиләдә бала алдында аның дәрәҗәсен төшерердәй низагларны булдырмаска тырышырга кирәк. Үзара аңлашылмаучылыкны һәм каршылыкларны баладан башка гына хәл итү зарур. “Әгәр ата-аналар балалары алдындагы җаваплылыкны тоеп аларга кирәкле игътибарны бирсәләр, нәтиҗәдә, балалары үзләре өчен дә, җәмгыять өчен дә файдалы булырлар...” [2:113]. “Яхшы бала тәрбияләүдә төп роль ана кулында булса, хатыннарның әйбәтлеге ирләрдән тора. Ирләр бозык булмасалар, хатыннар фәрештәләр кебек яхшы булырлар иде,” – ди Р.Фәхретдин [2:87].

        Күп гасырлык тәҗрибә күрсәткәнчә, гаилә тәрбиясендә ата кешенең йогынтысы аеруча зур. Әгәр тулы гаиләдә үсүче һәм әтисез балаларны чагыштырып карасак, әнисе тәрбиясендә генә калган балаларның начаррак укуын күрербез. Ата-аналарының аерылышуын, әтисенең гаиләдән китүен кичергән балалар турында да шуны әйтергә мөмкин. Әти кешенең гаиләне ташлап китүе бала күңеленә авыр җәрәхәт сала. Якын кешесен сагыну, тирә-яктагы кешеләрдән оялу, әнисен кызгану, гаиләнең матди хәленең начараюы кебек төрле көчле кичерешләргә бала үзенчә җавап бирә: берәүләре үз-үзенә бикләнә, икенчеләре явызлана, өченчеләре укуын ташлый.

          Сүз дә юк, балаларны тәрбияләүдә ата йогынтысы гаять зур көч. Әмма шул ук вакытта хокук бозуларның һәм кылынган җинаятьләрнең зур өлеше тулы һәм матди яктан иркен яшәүче гаилә балаларына туры килә. Беренче карашка, баланың тамагы да тук, өсте дә бөтен, укырга да тулы мөмкинлекләре бар төсле. Ә ул суд эскәмиясенә эләгә. Бу очракта гаеп үз баласыннан кул селтәгән, үзенең аталык вазифаларын гаиләнең матди ягы турында гына кайгырту дип  уйлаган атада.  “Мин –  гаиләне туендыручы, бала тәрбияләү белән әнисе шөгыльләнергә тиеш”, – дип уйлаучы әтиләребез бик ялгыша. Әни  кеше  берьялгызы гына балаларга уңышлы гаилә тәрбиясе бирә алыр иде микән?  Юк, әлбәттә. Чөнки әниләрне әле эштән соң өйдә дә тавык чүпләп бетерә алмаслык эш көтеп тора. Йорт эшләре һәр хуҗалыкта күп вакыт таләп итә. Шуңа күрә ир-атлар әлеге эшнең яртысын үз өсләренә алырга бурычлы. “Монысы – хатын-кыз эше, малай кеше савыт-саба, идән юарга тиеш түгел”, –  дип,  әти кеше бер генә әйтә икән, ул малай әнисенә дә, өйләнгәч, хатынына да булышмаячак. Бер генә эшнең дә ояты юк. Баланы хезмәткә җәлеп итү аңарда бик күп уңай сыйфатлар тәрбияли. Һәр эш авыр, әмма көчтән килерлек булсын. Шул чакта гына балагызда ышаныч туачак, хезмәткә мәхәббәт уяначак. Ир белән хатын йорт эшләрен башкарган чакта аларга балалары да  ярдәм итсә, уртак хезмәт сәгатьләре  гаиләдә дуслык, татулык, бер-беренә кайгыртучан, игътибарлы мөнәсәбәт халәте тудыра.

        Тагын бер күңелсез күренешкә игътибар итик: ул –  эчкече ата. “Исерү – үз ихтыярың белән дивана булудыр”, –ди Р. Фәхреддин [2:175]. Пәйгамбәребез дә бер хәдисендә болай ди: “Аракы – бөтен усаллыкларның анасыдыр”[1:98]. Әтисе эчкән гаиләдә бала нәрсә генә күрә соң? Көн саен җәнҗал, кыйнаш күрә, тупас сүзләр ишетә. Эчкече, гаугалы булу, сөйләмдә әдәпсез сүзләр куллану баланың рәхимсез, мәрхәмәтсез, усал булып үсүенә зур йогынты ясарга мөмкин. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзне уйлап, төпле итеп әйтүе, эш-гамәлләренә җаваплы, итагатьле булуы ир бала өчен үрнәк сыйфатлар булып тора.

       Әлбәттә, чын ирләрне яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Бу – ата-аналарның төп бурычы. Һәм монда төп йөк ата җилкәсенә төшә. Малай кеше чын ир кеше булып үссен өчен, әти кешенең күп акыл көче, кырыслыгы, түземлелеге, яхшы үрнәк күрсәтә белүе таләп ителә. Бала сезнең һәрвакыт эш белән мәшгуль булуыгызны күреп торсын. Аның сезнең белән бергә бакчага, балык тотарга, сәфәргә, экскурсияләргә баруы һ.б. эшләрдә катнашуы мөһим.

Баланы төрле көндәлек мәшәкатьләрдән, бурычлардан азат итәргә, аңа һәрдаим ярарга тырышырга киңәш ителми. Бу уңайдан галим әлеге сүзләрне яза: “Көчләре җитешерлек булганда, балаларыгызга үз эшләрегезне вә һөнәрләрегезне өйрәтегез, фикерләрегез белән әшнә итегез, дөнья көтү өчен аларның күзләрен ачыгыз...” [2:91] Алда торган һәр мәсьәләне кемдер хәл иткән очракта баланың тормыш, табигать, кешеләр һ.б. белән кызыксынуы кими. Шул ук вакытта аның кайда һәм кем белән аралашуын белеп тору мөһим. Ул үзенең янәшәсендә аңа кыен вакытта һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы булуын тоярга тиеш.

Бала тәрбияләүдә, аның чын кеше булып үсүендә, яхшы укуында тагын бер әһәмиятле мәсьәләне читләтеп үтү мөмкин түгел. Сүз – гаилә әгъзалары арасында бердәм таләп булдыруның әһәмияте турында. Бердәм таләп булмаудан бала ялагай, эгоист булып үсә, тора-бара әтисен дә, әнисен дә тыңламый башлый. “Хатыннарыгыз тәрбияләргә керешкәндә балаларыгызның араларына кермәгез, сез тәрбияләгәндә хатыннарыгыз да арага кермәсен. Бу нәрсә – тәрбия түгел, тәрбиясезлектер. Чөнки бу хәлне күреп, бала үзен кыерсытылган дип санар вә иркәлеккә өйрәнеп, һичбер тәрбия алмыйча, ата белән ана арасында бер-берсеннән качып вә шикаять итеп йөрер” [2:91].

Гаилә – бердәм, дус, тату булганда гына көчле. Балаларыгызга дөрес тәрбия биреп, сез үз бәхетегезгә ышынычлы нигез ташлары саласыз.

Хөрмәтле әтиләр! Гаиләдә әтинең тоткан урыны һәрчак югары булсын . Әти  кеше гаиләне яклаучы, саклаучы, туендыручы булуы белән беррәттән, баланың шатлыгын, кайгы–хәсрәтен уртаклашучы, акыллы киңәшләре белән ярдәм итүче дә булсын иде дигән теләктә калам.



Предварительный просмотр:

Туган телне өйрәтүдә региональ (төбәк) материалларны  куллану практикасы   (авторлык программасына  материал)

Таш өстендә гөлләр үстерерлек

    Кешеләрең синең, Балтачым!

           Әдәбият халкыбызның гасырлар буе җыелып килгән рухи байлыгын тәшкил итә. Рухи хәзинә язма сүз сәнгате генә түгел, ул – халкыбызның җыры-моңы, рәсем, театр сәнгате, йола һәм гореф-гадәтләре, тарихи кыйммәткә ия булган корылмалары, табигать һәйкәләре, изге каберлекләре... Безнең Балтач районы да – бай тарихлы районнарнаң берсе. Район үзәге булган Балтач авылына 1396 нчы елда нигез салынган. Район аша данлыклы Себер тракты уза. Сәяхәт вакытында А.Н.Радищев, Балтач аркылы үтеп, үзенең елъязмаларында Яңгул, Кариле, Арбаш авыллары, халкыбыз турында җылы сүзләр яза. Җир йөзендәге барлык  кешеләр өчен дә иң газиз урын – ул туган авыл, туган шәһәр.  Һәр кеше өчен үзенең туган ягы кадерле. Шуңа күрә без аның тарихын яхшы белергә, табигатен сакларга, кешеләре белән горурланырга тиеш. Һәрбер төбәкнең үзенчәлекле тарихы, мәдәнияте, күренекле кешеләре бар. Болар барысы да Татарстан һәм Россия тарихы белән нык бәйле. Шуларны искә алып, мин  әдәбият дәресләрендә якташ җырчы, артист, язучылар, галимнәрнең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән танышу-өйрәнүне максат итеп куйдым. Туган якны өйрәнү, төбәк материаллары белән таныштыру, иҗат кешеләренең хезмәтләрен өйрәнү укучыларда туган якка мәхәббәт, кешелеклелек хисе тәрбияләү, милли үзаң үстерү, иҗат эшенә омтылыш һәм милләтпәрвәрлек  хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Әдәбият дәресләрендә өстәмә файдаланыр өчен, югарыда саналган максатларны күздә тотып төзелгән якынча программаның үрнәген тәкъдим итәм.  

Үрнәк

Дәрес темасы

Төбәккә бәйле өстәмә материал

1.

Галимҗан Ибраһимов. Алмачуар.

Г. Динмөхәммәтов. Ат саклаганда.

2.

И.Салахов. Ана тавышы.

Л.Минһаҗева. И.Салахов.

3.

К.Нәҗми. Хәят апа.

К.Тимбикова. Тимерче кыз.

4.

Ш.Галиев. Әткәйгә хат.

Ф.Шакирова. Буразнада үскән балалар.

5.

Риваятьләр һәм легендалар.

М.Хуҗин. Каракүл нигә кара?

6.

Самат Шакир. Үлемнән көчлерәк.

Х.Рахман, С.Мөлеков  иҗатлары.

7.

Наҗар Нәҗми. Татар теле.

Г.Мөхәммәтшин. Гомерлек язым.

8.

Ф.Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала.

 Ч. Габделганиева. Бәхет үзе килде миңа.

9.

Борынгы әдәбият һәм Коръән.

Җ.Фазлыев. Җәлил хәзрәт вәгазьләре.

10.

Казан ханлыгы чоры  тарихы, мәдәнияте.

Галим, тарихчы Р.Фәхретдинов хезмәтләре.

11.

С.Сараи иҗаты.

Г.Мөхәммәтшин. Робагыйлар бакчасы.

12.

XVIIйөз әдәбиятына күзәтү.

Б.Зыятдинов. Себер юлы буйлап.

13.

М.Фәйзи. Галиябану.

М.Фәйзи. Шода авылы көндәлеге.

14.

Ф.Кәрим иҗаты.

М.Давыдов истәлекләре.

15.

1940-1950 нче еллар әдәбиятына күзәтү.

Г.Медведев. Лызи кыры.

16.

Бүгенге көн поэзиясе.

А.Гайфуллина, Р.Җамал, Э.Закирова, Г.Гарипова, М.Хөрмәтуллина, М.Галиев, Э.Һадыева иҗатлары.

17.

Бүгенге көн прозасы.

Ә.Фазылҗанов, Р.Шәрәфиев, М.Мазһар, В.Касыймова, Р.Зарипов иҗатлары.

18.

Балалар әдәбияты.

Н.Мадьяров, Г.Мөхәммәтшин иҗатлары.

19.

Җырчылар Гөлсем Сөләйманова, Зөләйха Хисмәтуллина, Азат Аббасов, Зифа Басыйрова, Мәрьям Рахманкулова, Галия Кайбицкая, Фәхри Насретдиновлар.

Якташ җырчылар Җ.Сәләхова, Р.Ибраһимова, Н.Даутов,  А.Әсәдуллин, Р.Фасиховларның тормыш юлы һәм эшчәнлекләре.

20.

Рәссамнар Байназар Әлменов, Васил Маликов, Харис Якупов, Лотфулла Фәттаховлар.

Якташ рәссамнар Т.Ильясов, Р.Сабирҗанов, Ф.Халиковлар иҗаты.

21.

Татар театр сәнгатенә бәйле шәхесләр: Ф. Халитов, С.Гыйззәтуллина-Волжская,  Г.Кариев,  Ш.Биктимеров, Ф.Ильская, Г.Камская, Г.Шамуковлар.

К.Тумашева, Р.Тумашев, режиссёр һәм композиторлар Р.Мостафин, И.Хисамовлар иҗаты.

22.

Белем алуга омтылыш, һөнәр сайлау турында сөйләшү.

Галимнәр, фән эшлеклеләре Ф. Баязитова, А. Зыятдинов, Б.Мифтахов,  Г.Вәлиев, Ә.Мазһаров, Р.Фәхретдиновларның эшчәнлеге.

23.

Төбәктә беренче мәгърифәтчеләр.

Динмөхәммәтов Ишмөхәммәт Динмөхәммәт улы (Әбү-Нәкыйп әт-Түнтәри, Ишмөхәммәт әт-Түнтәри), Камалов Мөхәммәтзакир Габделваһаб улы (Мөхәммәтзакир бине Габделваһаб бине Ибраһим бине Йосыф бине Камал әс-Соснавый), Мөхәммәтзарифов Әхмәтгәрәй Мәхәммәтзариф, Салих бине Сәгыйт бине әл-Хәсән әл-Кили, Сәйфуллин Мөхәммәтгали Сәйфулла улы (мелла Гали бине Сәйфулла бине Хабдрәшит бине Үтәгән бине Ярмәхәммәт бине Котлымөхәммәт бине Мөхсин әт-Түнтәри, Гали ишан), Фәтхетдинов Кәшфеләсрар Фәтхетдин улы (Кәшфеләсрар бине Фәтхетдин бине Габделваһһаб бине Ишмөхәммәт бине Миңлеш) һ.б.

24.

Вакытлы матбугатта безнең якташлар.

Ф. Бәдретдинова, Дифгат Сирай, Р.Шәрәфиев, З.Хәйруллин, Г.Гарипова.

25.

Музейларга сәяхәт.

Чепьяда “Халыклар дуслыгы” музее, Карадуганда “Муса Җәлил”, “Себер юлы тарихы” музейлары.

26.

Туган ягым – яшел бишек (туган як турында сөйләшү дәресләре).

Л. Сафина. Югалган эзләр буйлап. М.Мөхәмәтҗанов. Әрәмәләр шавы.



Предварительный просмотр:

Язма эшләрдәге хаталарны гомумиләштерү

Язма эш төре______________

Класс____________________

Текст____________________

Үткәрү максаты___________

Вакыты__________________

Укытучы_________________

I. Орфографик хаталар.

1.

о-ы, ө-е

2.

э-е

3.

е, ю, я

4.

ъ-ь

5.

Җ

6.

н-ң (нг-ңг, нк-ңк)

7.

йо, йө

8.

къ-гь, к-г

9.

йо, йө кушылмалары

10.

В-[w]

11.

Кушма сүзләр

12.  

Парлы сүзләр

13.

Тезмә сүзләр

14.

Алынма сүзләр

15.

Кисәкчәләр язылышы

16.

Кушымча, теркәгеч

П. Пунктуацион хаталар.

1.

Тиңдәш кисәкләр

2.

Аерымланган хәлләр

3.

Аерымланган аныклагычлар

4.

Эндәш сүз

5.

Кереш сүз

6.

Әйе, юк сүзләре янында тыныш билгеләре

7.

Гомумиләштерүче сүзләр

8.

Туры сөйләм

9.

Тезмә кушма җөмлә

10.

Иярченле кушма җөмлә

11.

Ия белән хәбәр арасында сызык

1.

Игьтибарсызлык нәтиҗәсендә хәреф төшеп калу

2.

Бер хәреф урынына икенчесен алмаштырып язу.

3.

Укучының сөйләмендә кимчелекләр булу аркасында җибәрелгән хаталар.

4.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

5.

Хәреф элементлары дөрес булмау.