Разработки уроков

Мифтахова Эльмира Флуровна

Здесь можете найти планы-конспекты уроков и технологические карты по родному языку и литературе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “14 нче лицей»ның

I категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Эльмира Флүр кызының

5 нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресенә технологик карта

Тема

Халыкара сүзләр (Интернациональ сүзләр)

Максат

1.Халыкара (интернациональ) сүзләр турында мәгълүмат бирү, аларны таный һәм характеристика бирергә өйрәтү.

2.Башка милләт кешеләренә хөрмәт хисе тәрбияләү.

3.Фәнгә һәм телгә карата кызыксыну уяту.

Көтелгән нәтиҗә

1.Рус һәм башка телләрдән кергән сүзләрне таный белү, аларның мәгънәләрен ачыклау.

2.Татар теленә кулланылышка керүдәге төрләрен ачыклау.

3. Халыкара сүзләрне сөйләмдә куллана белү

Төп төшенчәләр

1. Татар теленә башка телләрдән кергән сүзләр халыкара сүзләр дип атала.

2. Татар сүзләрендә ике тартык янәшә килә алмаганга сүз башына сузык аваз өстәлеп яңа сүз ясала (стол-өстәл)

3. Татар теленә кергән бу сүзләр сингармонизм законына буйсынып үзләштерелгән (тарелка  - тәлинкә)

4. Татар теленә кергән сүзләр үзгәрешсез кабул ителгән (температура-температура)

Предметара бәйләнеш

Татар теле, уку, әйләнә -тирә белән таныштыру

Ресурслар

1. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле”, 5нче сыйныф дәреслеге, §21, 94-96нчы битләр.

2. Өстәмә материал: 

    а) Г.Х.Әхәтов “Татар теленең лексикасы”, К: “Мәгариф”, 1995.

    ә) С.Г.Вәгыйзов “Кызыклы грамматика”, К: “Мәгариф”, 2002.

    б) Ф.Ф.Исламов, Ә.М.Закирҗанов “Татар әдәбияты” 5нче сыйныф дәреслеге, К: “Мәгариф”, 2004.

    в)М.Корбангалиев, Р.Гәзизов, И.Кулиев “Татарча- русча сүзлек”, К: “Таткнигоиздат”, 1931

Класс белән эш

Фронталь эш, индивидуаль эш, парлап эш

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру.

  • Исәнмесез укучылар
  • Сыйныфта дежур бармы?

- Исәнмесез укытучы апа!

- Дежур рапорты...

Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация  ясап,уңай атмосфера тудыралар.

Шәхес буларак блок (әхлакый-этик бәяләү)

2 этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Максаты: сүз төрләре, алынма сүзләр турында булган белемнәрен бер системага салу

 Көтелгән нәтиҗә: рус һәм башка телләрдән кергән сүзләрне таный белү, аларның мәгънәләрен ачыклау.

2 этап. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Проект эше буенча чыгыш ясау.

2. Өй эшен тикшерү, үзбәя (189 нчы күнегү)

3. Тест эшләү, парларда тикшерү

1.Өй эшен тикшерү, үзбәя

2.Тест эшләү, парларда тикшерү

2 этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Регулятив эшчәнлек (укчылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү). Танып-белү эшчәнлеге. Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү)

3 этап. Яңа тема өстендә эш.

Максаты: Халыкара (интер-националь) сүзләр турында мәгълүмат бирү, аларны таный һәм характеристика бирергә өйрәтү.

Көтелгән нәтиҗә:

1. Татар теленә башка телләрдән кергән сүзләр халыкара сүзләр дип атала.

2.Татар сүзләрендә ике тартык янәшә килә алмаганга сүз башына сузык аваз өстәлеп яңа сүз ясала (стол-өстәл)

3.Татар теленә кергән бу сүзләр сингармонизм законына буйсынып үзләштерелгән (тарелка  - тәлинкә)

4.Татар теленә кергән сүзләр үзгәрешсез кабул ителгән (температура-температура)

3 этап. Яңа тема өстендә эш.

1. Лексик диктант (карточкалар буенча эш).

2.Халыкара - международный-интернациональ сүзләр икәнлеген җиткерү.

3. Бурычлар билгеләү

4. Слайдлар буенча эш

А) Стол - өстәл, шляпа - эшләпә

Б) Тарелка – тәлинкә, шаль - шәл

В) Температура-температура

1.Кагыйдә

2.Халыкара - международный-интернациональ сүзләр икәнлеген әйтү

3. Бурычлар билгеләү

4. Кагыйдә

А) Татар сүзләрендә ике тартык янәшә килә алмаганга сүз башына сузык аваз өстәлеп яңа сүз ясала (стол-өстәл)

Б) Татар теленә кергән бу сүзләр сингармонизм законына буйсынып үзләштерелгән (тарелка  - тәлинкә)

В) Татар теленә кергән сүзләр үзгәрешсез кабул ителгән (температура-температура)

3 этап. Яңа тема өстендә эш.

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне  истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу; куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

4 этап.  Ныгыту.

Максаты: алган белемнәрне ныгыту

Көтелгән нәтиҗә:

Кагыйдәләргә таянып күнегүләр эшләү 

  1. этап.  Ныгыту.

1.Карточкалар буенча эш (түгәрәктә бииләр, парларын табалар, кем парын тапмый карточка буенча җавап бирә).

*Күзләр өчен физкультминутка

2. 192 -193 нче  күнегүләрдәге сүзләрне кагыйдәләр буенча 3 төркемгә бүлергә өйрәнү

1.Карточкалар буенча эш.

2. 192-193 нче  күнегүләрдәге сүзләрне кагыйдәләр буенча 3 төркемгә бүлеп язу.

Стол-өстәл

Чай-чәй

Ваза-ваза

4 этап.  Ныгыту.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль). Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү). Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз - үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәнлек (әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше)

5 этап. Тикшерү күнегүләре.

Максаты:үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Көтелгән нәтиҗә: халыкара сүзләрне сөйләмдә куллана белү

5 этап. Тикшерү күнегүләре.

1.Рәсемдәге сүзләрне дөрес язуга ирешү.

2.Рәсемдәге бу сүзләрне сөйләмгә кертү

3. Мәкальләр/әңгәмә

4. Тест

5. Проектка өйрәнелгән теманы өстәү (җитешсәк)

1.Рәсемдәге сүзләрне дөрес язуга ирешү.

2.Рәсемдәге бу сүзләрне сөйләмгә кертү

3. Мәкальләр/әңгәмә

4. Тест

5. Проектка өйрәнелгән теманы өстәү (җитешсәк)

5 этап.Тикшерү күнегүләре

Регулятив эшчәнлек

(алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге

(гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Шәхес буларак эшчәлек (мәгънә төзелеше)

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү.

Рефлексия

 Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗә:

- Халыкара сүзләрне таный белү һәм аларны сөйләмдә куллана алу.

 -алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү

6 этап.Нәтиҗә һәм бәяләү.

-Нинди сүзләргә халыкара сүзләр дип әйтәбез?

 - Халыкара сүзләр телебезгә керү нәтиҗәсендә нинди кагыйдәләргә буйсына?

- Сезнең өчен дәрестә нәрсә авыр булды?

- Өй эше

- Дәрес бетте. Актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт!

1.Сорауларга җавап бирәләр

2.Өй эше.

   1в.194 нче күнегү, 96 бит

    2в. 195 нче күнегү, 96 бит

  • “Казан шәһәре” турында хикәя язарга (халыкара сүзләр кулланып)

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү.

Шәхес буларак эшчәлек (мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре)

Регулятив эшчәнлек (бәяләү)

Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү)



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “14 нче лицей»ның

I категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Эльмира Флүр кызының

6 нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресенә технологик карта

Тема

Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль.

Максат

1. Боерык фигыль турында мәгълүмат бирү, аларны таный һәм характеристика бирергә өйрәтү.

2. Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм   телен үстерү.

3. Фәнгә һәм телгә карата кызыксыну уяту.

Көтелгән нәтиҗә

1. Боерык фигыль эш кушуны, боеруны белдерә.

2. Барлыкта һәм юклыкта булуын ачыклау.

3. Зат-сан белән төрләнүен карау

Төп төшенчәләр

1. Боерык фигыльнең эш кушуны, боеруны, чакыруны, өндәүне, үтенү-ялынуны, искәртүне белдерүе.

2. Боерык фигыль  барлыкта  һәм юклыкта килә.

3. Боерык фигыль  зат-сан белән төрләнә.

4. Боерык фигыльдә 2 затта басым беренче иҗеккә төшә, юклык формасында ма/мә кушымчасы алдыннан төшә.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, уку, әйләнә -тирә белән таныштыру

Ресурслар

1. Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина “Татар теле”, 6нчы сыйныф дәреслеге, §48, 148-150нче битләр.

2. Өстәмә материал: 

    а) Г.Х.Әхәтов “Татар теленең лексикасы”, К: “Мәгариф”, 1995.

    ә) С.Г.Вәгыйзов “Кызыклы грамматика”, К: “Мәгариф”, 2002.

    б) М.Корбангалиев, Р.Гәзизов, И.Кулиев “Татарча- русча сүзлек”, К: “Таткнигоиздат”, 1931

Класс белән эш

Фронталь эш, индивидуаль эш, парлап эш

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру.

  • Исәнмесез укучылар
  • Сыйныфта дежур бармы?

- Исәнмесез укытучы апа!

- Дежур рапорты...

Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация  ясап,уңай атмосфера тудыралар.

Шәхес буларак блок (әхлакый-этик бәяләү)

2 этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Максаты: фигыль, ясалышы, төркемчәләре турында булган белемнәрен бер системага салу

 Көтелгән нәтиҗә: фигыль, ясалышы, төркемчәләре турында белү.

2 этап. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү, үзбәя (189 нчы күнегү)

2. Тест эшләү, парларда тикшерү

1.Өй эшен тикшерү, үзбәя

2.Тест эшләү, парларда тикшерү

2 этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Регулятив эшчәнлек (укчылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү). Танып-белү эшчәнлеге. Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү)

3 этап. Яңа тема өстендә эш.

Максаты: Боерык фигыль турында мәгълүмат бирү, аларны таный һәм характеристика бирергә өйрәтү.

Көтелгән нәтиҗә:

1. Боерык фигыль эш кушуны,  боеруны, киңәш бирү, өндәүне, үтенү-ялынуны белдерә

2.Барлыкта һәм юклыкта килә

3.Зат-сан белән төрләнә, 2 һәм 3 нче зат формаларында берлек һәм күплектә кулланыла. Аның 1 заты булмый.

4. 2 затның берлек һәм күплек санында басым беренче иҗеккә төшә, юклык формасында басым ма/мә кушымчасыннан алда килгән иҗеккә төшә.

  1. этап. Яңа тема өстендә эш.

1.Карточкалар буенча эш.

Җиде кат үлчә, бер кат кис. (ЭШ КУШУ, БОЕРУ)

Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә. (КИҢӘШ БИРҮ)

2. Дәрес темасы – боерык фигыль икәнлеген җиткерү.

3. Бурычлар билгеләү

4. 344 нче күнегү

А) Эш кушуны, боеруны белдерә

Б) Барлыкта яки юклыкта килә

В) Зат-сан белән төрләнә

 

1.Кагыйдә

2. Дәрес темасы – боерык фигыль икәнлеген әйтү

3. Бурычлар билгеләү

4. Кагыйдә

А) Эш кушуны, боеруны, белдерә

Б) Барлыкта яки юклыкта килә

В) Зат – сан белән төрләнә, аның беренче заты булмый.

3 этап. Яңа тема өстендә эш.

РУУГ: куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне чамалау.

РУУГ: кагыйдәләрне  истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу; куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.

4 этап.  Ныгыту.

Максаты: алган белемнәрне ныгыту

Көтелгән нәтиҗә:

Кагыйдәләргә таянып күнегүләр эшләү 

  1. этап.  Ныгыту.

1.346 нчы күнегү. Туп белән уен укытучы  фигыль әйтә, бер укучы барлыкта әйтә, икенчесе юклыкта әйтә

2. 347 нче  күнегүдәге мәкальләр буенча эш.

3. 348 нче күнегү  (җитешсәк)

1. 346 нчы күнегү. Туп белән уен укытучы  фигыль әйтә, бер укучы барлыкта әйтә, икенчесе юклыкта эйтә

2. 347 нче күнегү. Сүзләрне дөрес итеп урнаштырып, мәкальләрне укырга, боерык фигыльне табып басым куярга

3. 348 нче күнегү. Шигырьне укырга, боерык фигыльне табарга, кайсы затта, кайсы санда килүләрен билгеләргә (җитешсәк)

4 этап.  Ныгыту.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль). Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү). Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз - үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәнлек (әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше)

5 этап. Тикшерү күнегүләре.

Максаты:үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Көтелгән нәтиҗә: халыкара сүзләрне сөйләмдә куллана белү

5 этап. Тикшерү күнегүләре.

1.Г.Тукай «Кызыклы шәкерт» шигырен тыңлау

2. Мәкальләр/әңгәмә

4. Тест

1.Г.Тукай «Кызыклы шәкерт» шигырен тыңлау һәм боерык фигыльләрне язып алу (Өйрән, Тор, Аума, Утыр, Тырыш).

2. Мәкальләр/әңгәмә

4. Тест

5 этап.Тикшерү күнегүләре

Регулятив эшчәнлек

(алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге

(гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Шәхес буларак эшчәлек (мәгънә төзелеше)

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү.

Рефлексия

 Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗә:

- Боерык фигыльне таный белү һәм аларны сөйләмдә куллана алу.

 - Алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү

6 этап.Нәтиҗә һәм бәяләү.

-Боерык фигыль дип нинди сүзләргә әйтәбез?

 - Боерык фигыль телебезгә керү нәтиҗәсендә нинди кагыйдәләргә буйсына?

- Сезнең өчен дәрестә нәрсә авыр булды?

- Өй эше

- Дәрес бетте. Актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт!

1.Сорауларга җавап бирәләр

2.Өй эше.

- 348 нче күнегү

-Боерык фигыль кергән 3 мәкаль язарга

-“Кошларга ярдәм итик!” темасына хикәя язарга (боерык фигыль)

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү.

Шәхес буларак эшчәлек (мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре)

Регулятив эшчәнлек (бәяләү)

Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү)

Мәкаль һәм әйтемнәрдән фигыльләрне табарга, төркемчәсен билгеләргә.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Намусыңны яшьтән сакла.

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

Мал белән бай булма, күңелең белән бай бул.

Тасма телгә ышанма.

Кеше сүзең тыңла, үз акылың тот.

Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә.

1.Боерык фигыль

а) затланышлы               б) затланышсыз.

2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?

Һич күләгә төшермә син җаныңдагы

Туган илең, Туган җирең яктысына.

а) хәл фигыль          б) хикәя фигыль              в) боерык фигыль            

3. Кайсы раслау дөрес?

а) Боерык фигыль заман белән төрләнә.

б) Боерык фигыль заман белән төрләнми.

4. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?

а) эш кушу, боеруны       б) киңәш бирүне        в) үтенүне

5. Боерык фигыльнең юклык төре нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

а) –да, -дә;                      б) –ма, -мә;          в)–та; -тә;

Дөрес җаваплар.

1. а 2. В  3. Б  4. Б  5. б

1.Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?

А) предметны белдерә;

Б) предметның билгесен белдерә;

В) предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә;

2.Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

А) нинди? кайсы?

Б) ничә? күпме?

В) кем? нәрсә?

Г) нишли? нишләде? нишләгән?

3.Кайчы сүз фигыльне белдерә?

А) урман;

Б) кайта;

В) яшел;

4.Кайсы сүз артык?

А) бара;

Б) Азнакай;

В) уйнады;

Г) кайтыр

5. Ясалышы ягыннан фигыльләр .......... булалар.

А) тамыр, парлы, тезмә, ясалма

Б) тамыр, тезмә, кушма, ясалма, парлы

В) тамыр, ясалма, кушма, тезмә

6. Фигыль зат-сан белән төрләнү-төрләнмәвенә карап ............ булалар.

А) Затланышсыз

Б) Затланышлы



Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  Түбән  Кама   муниципаль  районы

муниципаль  бюджет  гомуми  белем  бирү  учреждениесе «14 нче  лицей»  

Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган,

7 нче сыйныфның татар төркемендә үткәрелгән

татар теле буенча  дәрес эшкәртмәсе

Тема: Хәл фигыль

Укытучы: Мифтахова Эльмира Флүр кызы

Түбән Кама шәһәре, 2017  

Тема: Хәл фигыль

Татар теле дәресе. 7 класс. Татар төркеме.

Максат: Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр турында белгәннәрне искә төшерү; хәл фигыль төшенчәсен формалаштыру; фикерләү, сөйләм күнекмәләрен һәм төркемдә эшли белүне ныгыту; туган телгә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

  1. Ориентлашу-мотивлаштыру.
  1. А) психологик уңай халәт тудыру;

Б) өй эшен тикшерү

               2.  Белемнәрен тигезләү. Төркемнәрдә эш.

 - Үткән  дәреснең УМ искә төшерегз. Модельне  тутырыгыз.

Фигыль

Көтелгән җавап: Затланышлы фигыльләр: боерык, теләк, хикәя, шарт

                               Затланышсыз фигыльләр:  сыйфат, хәл, исем, инфинитив  

Фигыль

Көтелгән җавап: зат-сан, юнәлеш, барлыкта-юклыкта, заман, дәрәҗә

*Үзбәя.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

- Сезнең алда карточкалар. Шуннан ничек, нишләп, нишләгәч, нишләгәнче сорауларына җавап биргән сүзләрне табыгыз.

1. Бу таллар бер көн үсеп җитәрләр — 
Яшьләр бакчаны мактап үтәрләр. (М.Җәлил)

2.Җырлый – җырлый Дилбәр күлмәк тегә,

Кулларында – көмеш энәсе. (М.Җәлил)

3.Илгә кайткач, урының түрдә булыр,

Яшь балалар алыр уратып. (М.Җәлил)

4.Ул җиңеп кайтканчы,

Мин калдым аерылып. (М.Җәлил)

  • Укытучы сүзләрне балалар артыннан тактага яза бара: усеп, мактап, җырлый-җырлый, кайткач, уратып, җиңеп, аерылып
  • Бу сүзләрнең кушымчаларын әйтегез.
  • Бу сүзләр кайсы фигыль төркемчәсенә керә дип уйлыйсыз?

Көтелгән җавап: Хәл фигыль.

*Үзбәя

Укытучы: Темадан чыгып максат куйыйк. Без бүген дәрестә нишләрбез?

Укучы: Хәл фигыльләрне кабатларбыз, белемнәрне ныгытырбыз.

Укытучы: Игътибар иттегезме, сез укыган шигырь юлларының авторы кем? Сез аның турында нәрсәләр беләсез?

Көтелгән җавап: Муса Җәлил - ….

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

    1 нче бирем. 116 нчы күнегү.

Көтелгән җавап: Алар сөйләшә-сөйләшә ашыйлар (эш яки хәлнең үтәлү рәвешен). Алар кычкырып сөйләшәләр (эш яки хәлнең үтәлү рәвешен). Алмаз йоклаганчы юына (эш яки хәлнең үтәлү вакытын).

Алмаз юынгач йоклый (эш яки хәлнең үтәлү вакытын). 4 төре бар.

Хәл фигыль эш яки хәлнең үтәлү рәвешен белдерә.

*Үзбәя

               2 нче бирем. 124 нче күнегү

               Көтелгән нәтиҗә: Хәл фигыльнең 4 төре бар

               *Үзбәя

               3 нче бирем. 137 нче күнегү.

Көтелгән җавап:ып/еп/п формалы хәл фигыль, рәвеш кебек чагыштыру яки артыклык дәрәҗәсендә кулланыла.Барлык хәл фигыльләрне дә дәрәҗә белән төрләндереп булмый

                 *Үзбәя

Укытучы:Хәзер ял итеп алыйк.Музыка астында хәрәкәтләнәбез.Сораудагы җавап санынча берләшәбез.

  1. Хәл фигыльнең ничә төре бар? (4)
  2. Хәл фигыльнең ничә төре юклыкта булмый? (1)
  3. Кабатлаулы формасы ничә сүздән тора? (2)
  4. Татар телендә ничә фигыль төркемчәсе бар? (7)

4 нче бирем. Укытучы аңлата-аңлата яңа теманы сөйләде. Укытучы аңлатмыйча гына яңа тема буенча эш бирде. Марат укытучы аңлатып сөйләсә дә теманы үзләштерә алмады. Укытучы аңлатмыйча сөйләде, шуңа күрә Марат теманы аңламады. Мәктәпкә баргач, яңа теманы яңадан дустыннан сорады. Мәктәпкә бармагач, яңа теманы үзлектән укыды. Дәрескә кергәнче тагын бер кат тенманы кабатлады.

       

Көтелгән җавап: I төр барлык формасының кушымчалары- п, -еп/-ып; юклык формасының –мыйча/-мичә. II  төр барлык формасының кушымчалары- а/-ә,           -ый/-и;   юклык формасының –мыйча/-мичә, - мый/-ми.  III төр барлык формасының кушымчалары – гач/-гәч, - кач/-кәч , -еп/-ып; юклык формасының –ма/-мә. Һәм IV төр барлыкта гына килә. Барлык формасының кушымчалары- ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче; юклык формасы юк

*Үзбәя

5 нче бирем. 141 нче күнегү.

Көтелгән нәтиҗә:  әйткәнче (эшлә)-4 нче төр хәл фигыль, барлыкта, затланышсыз фигыль.

*Үзбәя

  1. нчы бирем.  Модельләштерү .
  • Хәзер хәл фигыльгә  модель яки икенче төрле әйткәндә схема төзик әле.

Хәл фигыль

(Ничек? Нишләгәч? Кайчан? Кайчанга тикле (чаклы)? Нишләгәнче?)

     *Үзбәя

  1. Рефлексия.
  1. - Нинди уку мәсьәләсен куйдык?

     - Уку мәсьәләсен ничек чиштек?

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше:

а) Модель буенча сөйләргә;

б) 136 нчы күнегү;

в) 150 нче күнегү.

Дәрескә анализ

Татар теле, 7нче сыйныф.

Дәреснең темасы: Хәл фигыль

Дәреснең тибы: уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Дәресемә түбәндәге максатларны  куйдым:

  1. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр турында белгәннәрне искә төшерү;
  2. Хәл фигыль төшенчәсен формалаштыру;
  3. Фикерләү, сөйләм күнекмәләрен һәм төркемдә эшли белүне ныгыту;
  4. Туган телгә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәреснең төзелеше:

I.   Ориентлашу-мотивлаштыру.

II.  Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

III. Рефлексия.

   Эш  программасында хәл фигыльне өйрәнүгә 5 сәгать бирелгән. Бүгенге дәрес - соңгы 5 нче дәрес. Дәреснең беренче өлешендә ориентлашу-мотивлаштыру һәм белемнәрне тигезләүгә игътибар ителде. Моның өчен укучылар тарафыннан затланышлы һәм затланышсыз фигыльләргә модельләр төзелде һәм модельләр буенча белгәннәрне бер системага салу максатыннан фикерләр тыңланылды.

    Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үстерешле технологиясе буенча, уку мәсьәләсен адымлап чишүгә таянып төзелде. Теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым, балалар күнегү чишү аша теманы һәм дәрес максатын, эш тәртибен үзләре билгеләде. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабында  5 төрле күнегү өстендә эш алып барылды. Һәр бирелгән күнегүләрне чишү аша нәтиҗәләр чыгарылды  һәм һәр кагыйдәгә модельләр төзелде.  Дәреснең соңгы этабы булып дәрес буенча җыелган кагыйдәләрне бергә җыеп хәл фигыльгә укучылар тарафыннан модель төзелде.

  Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзелде. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

 Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде. Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуализация этабында тормыш белән бәйләдем. Дәрестә һәр баланың фикерен тыңланылды.   Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды. Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды. Дәреснең һәр этабыннан соң укучылар тарафыннан үзбәя үткәрелде һәм дәрес ахырында  уртак билге чыгарылды.  Өй эше бирү алдыннан әзерлек эше алып барылды. Гомумән алганда, дәреснең тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип уйлыйм.