Статьи

Мифтахова Эльмира Флуровна

Здесь можете ознокомиться с новыми информационными технологиями при обучению родному языку и литературе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләр

һәм иҗади сәләткә ия шәхес  

Эльмира Флүр кызы Мифтахова

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Түбән Кама шәһәре  МБББУ “14 нче лицей”

     Югары технологияләр, берсеннән – берсе көчле компьютерлар кулланыла торган заманда яшибез. Шул унайдан һәр коллективтан ижади, сәләтле балалар тәрбияләү өчен төрле гамәли юллар табу сорала. Бу бурычларны гамәлгә ашыру өчен, педагогик эшне ачык максатлар куеп башкару сорала.

   Ә бүгенге заман укучысын татар телен яратуга ничек этәрергә, аны ни белән кызыксындырырга? Шул турыда фикерләгәннән соң, мин  “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләр  һәм иҗади сәләткә ия шәхес” дигән методик тема алырга булдым. Үз алдыма түбәндәге максатны куйдым: укучыларны эзләнү эшенә тарту, иҗади сәләтләрен үстерү.

     Бурычлар билгеләдем:

  • чыганаклар белән эшләү тәртибен өйрәтү;
  • яңа технологик алымнарны файдалану;
  • балаларны киләчәк тормышка әзерләү;
  • укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар,  җаваплылык хисе тәрбияләү.

  “Кешегә бетмәс – төкәнмәс иҗат чыганагы  салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый  тормышта урынын  табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк”, - дип язган  Л.Н.Толстой.

      Бүген мәктәп алдында торган  бурычларның берсе – баланы тормышта үз юлын табардай иҗади шәхес итеп тәрбияләү. Бу бурычларны тормышка ашыруда заманча технологияләрнең кайсы нәтиҗәлерәк икән?      

    Күп эзләнүләрдән соң мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрен Ә. З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе белән укыта башладым.

    Профессор Ә.З. Рәхимов болай ди: “ИҮТ өч китта тора. Шуларның беренчесе – төшенчәнең эчтәлеген һәм аңа билгеләмә бирү буенча эш итү ысулын гомумиләштерү, икенчесе – укучылар эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру, өченчесе – модельләштерү”.

   Иң мөһим компонентларның берсе - модельләштерү. Модель төзү – иҗади эш.  Модельләштерү бигрәк тә теоретик материалны кыска бер фикер итеп күз алдына китерү өчен кулай. Мәсәлән, “Сыйфат” темасын өйрәнгәндә, модель төзү һәм төшенчәгә билгеләмә бирү этабын Сез слайдта күрә аласыз.

    Күргәнебезчә, билгеләмәнең тулылыгын анализлаганда, модель укучыларга күзәтү материалы аша табылган барлык мөһим билгеләрнең кереп бетү-бетмәвен ачыкларга нык ярдәм итә. Аннан соң, дәреслек белән чагыштырылып, билгеләмә камилләштерелә һәм модельгә дә өстәмәләр кертелә.

    Модельләр төзү ярдәмендә укучы фикер йөртә, дәлилли, аңлый, хәтердә калдыра, фикерләүне күрсәтмәле итә, ятламыйча аңлауны җиңеләйтә, балаларда символик, график формада эш итү күнекмәләре формалаша. Ул укучыга киләчәктә бу белемнәрне искә төшергәндә дә терәк чара булып торачак (укучылар тарафыннан модельләр папкага җыелып барыла).

    Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе белән беррәттән дәресләремдә проект методын да  кулланам. Бу методның асылы:  укучылар  педагог җитәкчелегендә  эзлекле рәвештә   проектлар эшлиләр, өстәмә    информация  туплыйлар һәм  һәр этапка рефлексия ясыйлар. Проект эшчәнлегенең уңай яклары: укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап  алган тема өстендә эшли; үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү  хисе белән башкара.

   Проект төрләрен карасак, төрле типтагы проектлар эшләнергә мөмкин. Сез аны слайдта күрә аласыз: тикшеренү, эзләнү-тикшеренү, иҗади, уен, мәгълүмати проектлар.

  Мәсәлән:

  1.  Башлангыч сыйныфларда укучылар тарафыннан “Китап сөючеләр” көндәлеге алып барыла. Бу көндәлекнең төп максаты укучы укылган әсәрнең эчтәлеген язарга һәм әсәрдә куелган төп фикерне билгеләргә тиеш. Бу очракта  эзләнү-тикшеренү, кыска вакытлы, шәхси проектын куллану отышлы.  
  2.  “Театрсыз шәһәр, шәһәр түгел”, “Шәһәремдә иҗат әһелләре”, “Туган шәһәремдә Г.Тукай исемен мәңгеләштерү” дигән фәнни эшләр башкару һәм укучыларның фәнни-гамәли конференцияләрендә катнашуы. Бу очракта монопроект, шәхси, уртача вакытлы, эзләнү-тикшеренү проекты куллану отышлы.
  3.  Дәрестән тыш 6, 8 нче сыйныф укучылары бик теләп “Сәләтле балалар “Эрудит” түгәрәгенә” дә йөриләр. Бу уку елының беренче яртыеллыгында (сентябрьдән –декабрьгә кадәр) “Шәһәребездәге истәлекле урыннар” дип исемләнгән, татар һәм рус телендә мәгълүмат туплаган өстәл календаре чыгару эше башкарылды. Бу проектны нәтиҗәле башкарыр өчен туган шәһәребез, туган ягыбыз турында мәгълүматлар тупладык, шәһәребез театры артистлары, иҗат әһелләре белән очрашулар оештырдык.  (бу очракта фәнара, сыйныф, уртача вакытлы, эзләнү-тикшеренү проекты кулланылды); Проект конспекты
  4. Укучылар белән әдәби әсәрләрне сәхнәләштерү (бу очракта монопроект, төркемдә, урта вакытлы, иҗади проект кулланылды).

   Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга кирәк. Укытучы дәрестә яңа технологияләрне дөрес файдалана белсә, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк. Гомумиләштереп шуны әйтәсе килә: укучыларның иҗади үсеш омтылышларына игътибар иткәндә генә, укыту-тәрбия өлкәсендә яшьләрне тормышка әзерләүдә уңышка ирешергә мөмкин.  



Предварительный просмотр:

Заманча җиһазландырылган эш кабинеты – укучыларның югары шәхси үсешен тәэмин итүче шарт

Мәктәп ул-балаларның фикерләрен формалаштыручы остаханә.

Анри Барбюс

       Бөтен мәктәп, Анри Барбюс фикере буенча, укучыларыбыз өчен остаханә булса, кабинетлар - алар иң күп вакытларын уздыра торган, күп ачышлар ясый торган аерым бүлмәләр ул.

   Үзенең эш кабинетында укытучы белем биреп кенә калмый, ә башка бик күп эшләр белән шөгыльләнергә дә мәҗбүр. Ул - уйлап табучы да, төзүче, җыештыручы да.

   Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.  

   Моннан 15 ел элек, кулыма укытучы белгечлеге бирелгән диплом тотып,  мин  мәктәпкә эшкә урнаштым. Беренче эш көнемнән башлап, мәктәп минем икенче өемә әверелде!

   Мәктәп - бала чакта белем алган урын булса, бүген – ул минем яраткан һәм атлыгып бара торган кадерле эш урыным. Шул мәктәптә мине яратып үзенә сыендырган, эшләргә көч биргән, шатлык-борчуларымны, балаларга булган бар мәхәббәтемне күреп торган бик тә якын урын – татар теле кабинетым бар.

   Минем кабинетым – минем иҗат лабораториям. Халкымның үзе кебек, киң күңелле, кунакчыл, көлеп торырлык булырга тиеш ул. Беренче чиратта,татар теле кабинетының башка уку кабинетларыннан аермасы нәкъ шундадыр, мөгаен.

   Икенче чиратта, татар теле һәм әдәбияты кабинеты ул - укытуның фәнни һәм методик дәрәҗәсен күтәрүгә, укучы һәм укытучының хезмәтен фәнни оештыруга ярдәм итүче укыту үзәге булып хезмәт итәргә тиеш.  Кабинетының җиһазлануы укытучының метод һәм алымнарын, зәвыгын күрсәтә.

   Укытучының һәм укучыларның эшчәнлеге өчен кирәк булган барлык төп һәм ярдәмче әсбапларының бер кабинетка туплануы дәреснең төзелешенә, укучыларның мөстәкыйль, укытучының иҗади эшенә уңай тәэсир ясый.

Заманча җиһазландырылган татар теле кабинеты алдында торган бурычлар:

  • гомуми белем бирүнең эчтәлеген камилләштерү барышында татар теле һәм әдәбияты укытучысына ярдәм итү;
  • белем бирү процессына заманча педагогик һәм информационтехнологияләрне кертү;
  • белем стандартларына бәйле рәвештә, татар теленнән һәм әдәбиятыннан укучыларның белеменә, осталыгына һәм күнекмәләренә контроль диагностика һәм мониторинг системасын формалаштыру;
  • мәктәп, район, республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү, гомумиләштерү һәм практикага кертү;
  • татар теленнән һәм әдәбиятыннан профильле белем бирүнең эчтәлеген һәм төзелешен камилләштерү.

Укучылырның мөстәкыйль эшләрен оештырганда, тел турында фәнни -популяр әдәбиятны кайдан алырга, язучылар иҗаты буенча библиографик һәм фәнни - теоретик белешмәләрне ничек үз кулында булдырырга ? Бала шундый сорауларның барысына да җавапны татар теле кабинетында табарлык булсын.

    Минем кабинетым заманча җиһазландырылган дип әйтер идем. Укучыларның яшь һәм буй үзенчәлекләрен искә алып эшләнгән җиңел парталар, уңайлы урындыклар, зәвык белән эшләнгән шкафлар, якты лампалар, мультимедияле проектор, экран, компьютер. Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Шкаф киштәләрендә орфография, пунктуация, морфология, синтаксис буенча таблицалар, икенче шкафта төрле төрдәге сүзлекләр, янәшәдә генә олимпиадаларга һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен материаллар, тестлар. Шунда ук дәресләрдә куллану өчен төрле-төрле электрон материаллар.

    Кабинетта программа нигезендә өйрәнелә торган язучыларга карата “Мәгариф” журналында һәм газеталарда басылып чыккан мәкаләләрдән аерым папкалар булдырылыды. Татар теле һәм әдәбияты буенча материаллар, класстан тыш дәресләр өчен язучыларга һәм тарихи даталарга әдәби-музыкаль монтажлар, әдәби әсәрләргә карата тупланган иллюстрацияләр, укучыларның сөйләм телен үстерү өчен төрле картиналарның репродукцияләре, инша яздыруга, сәнгатьле уку серләренә өйрәнүгә багышланган материаллар тупланды.

    Дәрестә генә түгел, дәрестән тыш вакытларда да татар теле кабинеты милли рух белән сугарылган , киләчәгебезне дәвам итәчәк яшь буынны үзенә туплап торучы урын булып калсын иде. Безнең максатыбыз шуңа юнәлдерелгән. Мин горурланып әйтә алам: бар булган көчемне, белемемне халкымны, телемне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәрлек яшьләр тәрбияләүгә багышладым. Яраткан татар теле кабинетым шул максатларны тормышка ашыруда безгә хезмәт итә. Безгә алмашка киләсе яңа буын укытучыларына тагын да заманчарак, баерак кабинетларда эшләргә насыйп булсын.

 



Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләр

һәм иҗади сәләткә ия шәхес  

Эльмира Флүр кызы Мифтахова

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Түбән Кама шәһәре  МБББУ “14 нче лицей”

     Югары технологияләр, берсеннән – берсе көчле компьютерлар кулланыла торган заманда яшибез. Хәзерге җәмгыятьнең нигезен һәрьяклап гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә.  Шул унайдан һәр коллективтан һәрдаим ижади, сәләтле, эрудицияле балалар тәрбияләү өчен төрле гамәли юллар табу сорала. Бу бурычларын гамәлгә ашыру өчен, педагогик эшне ачык максатлар куеп, фәнни нигездә оештыру, укыту – тәрбиянең эчтәлеген, методларын һәм чараларын дөрес итеп билгеләү сорала.

   Хәзерге заман укучысын татар телен яратуга ничек этәрергә, аны ни белән кызыксындырырга? Шул турыда фикерләгәннән соң, мин үземнең методик темам итеп “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләр  һәм иҗади сәләткә ия шәхес” дигән теманы алырга булдым. Методик теманың уңышлы булуы нәтиҗәлелеккә бәйләнгән, шуңа күрә үз алдыма түбәндәге максатны куйдым: укучыларны эзләнү эшенә тарту, иҗади сәләтләрен үстерү. Максатыма ирешер өчен бурычлар билгеләдем: чыганаклар белән эшләү тәртибен өйрәтү; яңа технологик алымнарны файдалану; балаларны киләчәк тормышка әзерләү; укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар,  җаваплылык хисе тәрбияләү.

  “Кешегә бетмәс –төкәнмәс иҗат чыганагы  салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый  тормышта урынын  табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк”, - дип язган  Л.Н.Толстой.

      Бүген мәктәп алдында торган  бурычларның берсе – баланы шәхес итеп күрү һәм тормышта үз юлын табардай иҗади шәхес тәрбияләү. Бу бурычларны тормышка ашыруда заманча технологияләрнең кайсы нәтиҗәлерәк икән?      

    Күп эзләнүләрдән соң мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрен Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе белән укыта башладым.

   Профессор Ә.З. Рәхимов болай ди: “ИҮТ өч китта тора. Шуларның беренчесе – төшенчәнең эчтәлеген һәм аңа билгеләмә бирү буенча эш итү ысулын гомумиләштерү, икенчесе – укучылар эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру, өченчесе – модельләштерү”.

  Иң мөһим компонентларның берсе - модельләштерү. Модель төзү – иҗади эш. Аның аша укучылар төшенчәнең үзенчәлекләрен, төп билгеләрен һәм эчке бәйләнешләрен ачалар. Өйрәнелә торган материалның эчтәлеге һәм эш итү ысуллары дәреснең барлык этапларында дәфтәрләрдә модельгә салынып барыла. Ул укучыга өй эшен эшләгәндә дә, киләчәктә бу белемнәрне искә төшергәндә дә терәк чара булып торачак. 

    Модельләштерү бигрәк тә теоретик материалны кыска бер фикер итеп күз алдына китерү өчен кулай. Мәсәлән, “Сыйфат” темасын өйрәнгәндә, модель төзү һәм төшенчәгә билгеләмә бирү этабын күзәтик:

1 нче бирем. Укучыларның алдагы сыйныфларда үзләштергән белемнәренә таянып, сыйфаттның моделен төзергә (төркемләп һәм тактада эшләү).

Сыйфат – мөстәкыйль сүз төркеме – төрле билгеләрне белдерә – нинди? кайсы?   – дәрәҗәләре.

2 нче бирем. Модельгә таянып, сыйфатның билгеләмәсен чыгарырга.

К. җ.: предметның, затның төрле билгеләрен белдереп, нинди? кайсы? Сорауларына җавап булып килгән мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат дип атала.

3 нче бирем. Дәреслектәге кагыйдәне укырга. Модельгә ни җитми?

К. җ.: кайдагы? соравына җавап бирә, сыйфат ияреп килгән сүз сыйфатланмыш дип атала (модель тулыландырыла).

    Күргәнебезчә, билгеләмәнең тулылыгын анализлаганда, модель укучыларга күзәтү материалы аша табылган барлык мөһим билгеләрнең кереп бетү-бетмәвен ачыкларга нык ярдәм итә. Аннан соң, дәреслек белән чагыштырылып, билгеләмә камилләштерелә һәм модельгә дә өстәмәләр кертелә.

     Модельләштерү дәрестә төшенчә өстендә эш белән нык бәйләнгән. Төшенчә формалаштыру – дәреснең мөһим этабы. Чөнки төшенчә - логик фикер йөртүнең төп формасы булу белән бергә укучыларда фәнни белемнәр булдыруның төп чарасы да.

    Педагогик әдәбиятта галимнәр модельләштерүнең берничә функциясен аерып күрсәтәләр: дәрестә УМ кую һәм чишү өчен башкарылган фикерләү гамәлен күрсәтмәле чагылдыру; материал арасыннан иң мөһимнәрен аерып алуны һәм системалаштыруны җиңеләйтү; укучыларда үз эшчәнлекләренә рефлексив анализ ясауга ярдәм итү; укыту процессына файдалы яңалык кертү.

    Мәсәлән, әдәбият дәресендә “Бәет” темасын өйрәнгәндә, модель төзү һәм төшенчәгә билгеләмә бирү этабын күзәтик: бәет − халык авыз иҗаты әсәре – көйле – эчтәлеге - хис − 2 юллык строфалардан тора − фаҗигале вакыйга турында − юату чыганагы.

К. җ.: фаҗигале вакыйга турында сөйләүче, эчтәлеге хис булган, 2 юллык строфалардан торучы халык авыз иҗаты әсәре бәет дип атала.

   Шундый модельләр төзү ярдәмендә укучы фикер йөртә, дәлилли, аңлый, хәтердә калдыра.Татар телен һәм әдәбиятын ИҮТ белән укытуда кулланыла торган мондый модельләр фикерләүне күрсәтмәле итәләр, ятламыйча аңлауны җиңеләйтәләр, балаларда символик, график формада эш итү күнекмәләре формалаша. Ул укучыга киләчәктә бу белемнәрне искә төшергәндә дә терәк чара булып торачак (укучылар тарафыннан модельләр папкага җыелып барыла).

    Йомгаклап, шуны әйтәсе килә: модельләр белән эш итәргә өйрәнгән укучы проблеманы җиңелрәк чишә, бер төрле ысулдан икенчесенә тизрәк күчә, иҗади яктан үсә. Ә иҗадилыгы үскән укучы үз башындагы идеяләрне күрсәтмәле итеп күзаллауга сәләтле. Андый кешеләр фикерне бер өлкәдән икенче конкрет шартларга күчерергә сәләтле булалар. Шулай итеп, модельләштерү белем сыйфатын күтәрүгә, иҗади шәхес тәрбияләүгә зур йогынты ясый.

   Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе белән беррәттән дәресләремдә проект методын да  кулланам. Бу методының асылы:  укучылар  педагог җитәкчелегендә  эзлекле рәвештә   проектлар эшлиләр, өстәмә    информация  туплыйлар һәм  һәр этапка рефлекcия ясыйлар. Проект эшчәнлегенең уңай яклары: укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап  алган тема өстендә эшли; үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү  хисе белән башкара.

   Проект төрләрен карасак, төрле типтагы проектлар эшләнергә мөмкин: тикшеренү, эзләнү-тикшеренү, иҗади, уен, мәгълүмати проектлар.

   Проектларны фән юнәлеше белән бәйле рәвештә өч төргә бүләргә мөмкин: монопроект (ул программаның укучылар өчен катлаулырак өлешен алып, бер фән кысаларында гына эшләнә, дәрес вакытында үткәрелә); фәнара проекты (ике яки күбрәк фәнне үз эченә алып, дәрестән тыш вакытта үткәрелә); төп уку фәннәреннән тыш булган проект (бу төр мәктәптә фән буларак укытылмый торган юнәлешне үз эченә ала, дәрестән тыш вакытта үткәрелә).

    Үткәрү масштабына бәйле рәвештә дүрт төргә бүленә: сыйныф проекты (бер генә сыйныфта үткәрелә); мәктәп проекты (мәктәп эчендә, бер фәннән дәрес вакытында үткәрелә); региональ проект (берничә мәктәп арасында оештырыла, ләкин бер регион яки бер ил эчендә үткәрелә); халыкара проект (ике ил арасында үткәрелә).

   Катнашучылар санына карап өч төргә бүленә: шәхси (бер кеше тарафыннан эшләнә); парлы (проект өстендә ике кеше эшли); төркемдә (Бер проект өстендә бөтен төркем укучылары эшли)

   Дәвамлылыгына карап: кыска вакытлы проект (бер дәрес, ике күбе алты дәрес); уртача вакытлы (бер яки ике ай); озак вакытлы (бер елга кадәр).

   Проект эшләүнең түбәндәге этапларын билгеләп үтәргә мөмкин.

1. Әзерлек этабы - проектның темасын, максатын һәм проблемасын билгеләү; проблеманың әһәмиятен нигезләү; проект башкару өчен укучыларның шәхси теләкләрен искә алып, төркемнәргә бүлү.

2. Эшчәнлекне планлаштыру һәм проблемаларны чишү этабы  - проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләү.

3. Информация эзләү - киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын сайлау. Укучылар бу этапта мәгълүмат эзлиләр, җыялар, тәртипкә китереп анализлыйлар, эшне планлаштыралар; укытучы белән киңәшләшеп, киләчәк нәтиҗәне презентацияләү формасын һәм алымын сайлыйлар; әзерлек һәм планлаштыру эшенә үзбәя бирәләр.

4. Проектны тормышка ашыру (продукт дисәк була) - анализ юлы белән табылган мәгълүматларны бер бөтенгә берләштерү, нәтиҗәне дәлилле аңлату. Укучылар үзләре башкарган эшкә анализ ясыйлар, уңышларын һәм кимчелекле якларын ачыклыйлар, нәтиҗә чыгаралар.

5. Проектны яклау, проект эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәяләү этабы. Укучылар проектны презентациялиләр, башкаларны эш нәтиҗәләре белән таныштыралар, сорауларга җавап бирәләр, эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр.

    Укытучы проект белән җитәкчелек итү барышында төрле рольләргә керергә тиеш була: эшне оештыручы консультант-киңәшче; вакытны дөрес бүлергә өйрәтүче җитәкче; хаталарын һәм җитешсезлекләрне күрсәтүче, сораулар бирүче; төркемнәрнең координаторы; башкарылган эшне анализлаучы эксперт-тикшерүче.

     Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Дәресләремдә һәм сыйныфтан тыш эшчәнлектә тикшеренү, мәгълүмати, предметара проектларны куллану отышлы дип саныйм.

    Фәнни-эзләнү эшләре өстендә эшләгәндә эзләнү-тикшеренү, фәнара, кыска вакытлы, шәхси проектын куллану отышлы.  Бу билгеле бер темага фәнни-тикшеренү эшләре башкаруны күз алдында тота. Мәсәлән, башлангыч сыйныфларда укучылар тарафыннан “Китап сөючеләр” көндәлеге алып барыла. Бу көндәлекнең төп максаты укучы укылган әсәрнең эчтәлеген язарга һәм әсәрдә куелган төп фикерне билгеләргә тиеш. Ә урта сыйныфларда төрле язучыларның иҗатына багышланган тикшеренү эшләре алына. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов иҗатын йомгаклау дәресе итеп, “Алмачуар” әсәрендә тел сүрәтләү чаралары”, “Г.Тукай шигырьләрендә гарәп-фарсы алынмалары”, Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләр, йолалар”, “М.Мәһдиев әсәрләрендә исемнәр бакчасы”, “М.Мәһдиев әсәрләрендә татар җырларының кулланылышы” һ.б. бик күп темалар  буенча тикшеренү эшләре  оештырам.

    Дәрестән тыш 6, 8 нче сыйныф укучылары бик теләп “Сәләтле балалар “Эрудит” түгәрәгенә” дә йөриләр. Монда без тикшеренү-эзләнү, иҗади, мәгълүмати, фәнара, төркемдә, сыйныфта, парлы, уртача вакытлы проектларын отышлы гына кулланабыз. Туган шәһәребез, туган ягыбыз турында мәгълүматлар туплыйбыз, шәһәребез театры артистлары, иҗат әһелләре белән очрашулар оештырабыз.  Эшебезнең нәтиҗәсе булып, “Шәһәребездәге истәлекле урыннар” дип исемләнгән, татар һәм рус телендә мәгълүмат туплаган өстәл календаре чыгару (бу очракта фәнара, сыйныф, уртача вакытлы, эзләнү-тикшеренү проекты кулланылды); “Театрсыз шәһәр, шәһәр түгел”, “Шәһәремдә иҗат әһелләре”, “Туган шәһәремдә Г.Тукай исемен мәңгеләштерү” дигән эшләр белән  укучыларның фәнни-гамәли конференцияләрендә катнашуы (бу очракта монопроект, шәхси, уртача вакытлы, эзләнү-тикшеренү проекты кулланылды); укучылар белән әдәби әсәрләрне сәхнәләштерү оештырылды (бу очракта монопроект, төркемдә, урта вакытлы, иҗади проект кулланылды).

   Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга кирәк. Укытучы дәрестә яңа технологияләрне дөрес файдалана белсә, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк. Гомумиләштереп шуны әйтәсе килә: укучыларның иҗади үсеш омтылышларына игътибар иткәндә генә, укыту-тәрбия өлкәсендә яшьләрне тормышка әзерләүдә уңышка ирешергә мөмкин.  

Кулланылган әдәбият:

1. Җәләлиев. Ш. Татар халык педагогикасы. – Казан: Мәгариф, 2007.

2. Богуславская И. Шәхес тәрбияләү – заман таләбе. “Мәгариф” журналы, № 7, 2003, 8 нче бит.



Предварительный просмотр:

Мастер класс “Проблемалы укыту”

                                                             Укытучы: Мифтахова Эльмира Флүр кызы

    Укытучы.   Күпме мәгънә салынган бу сүзгә. У- укымышлы, К – кызыксынучан, Ы – ышанучан, Т-тынгысыз, У- уйланучан, Ч –чыдам, Ы - ....... . Бу һәрбер укытучыга хас сыйфатлар.

   Укытучы һөнәре авыр хезмәт дигән сүзләргә 2 дистә елдан артык эшләү дәверендә инде ничә тапкырлар инадым, ләкин бу авыр хезмәтнең ниндидер сихри көче бар, ул мине үзенә тарта.

   Минем мәктәптәге көнем нәрсәдән башлана һәм нәрсә белән тәмамлана? Әлбәттә, Дәресләр белән. Беренче карашка бу йомык түгәрәк, әмма бу түгәрәк эче төрле кызыклы вакыйгалар белән тутырылган. Очрашулар, киңәшләр, ачышлар, шау-шулы тәнәфесләр, киңәшмәләр, җыелышлар… Сынауларга сыгылып, боегып утырырга вакытым юк, мин һәр көн алга атлыйм...

    Сезне дә бер гади эш көнем белән танышырга чакырам. Минем иҗади остаханәмә рәхим итегез.

(Укучылар кереп  утыралар һәм карточкалар буенча биремнәрне эшли башлыйлар: 1 өстәл – татар теле, 2 өстәл -  әдәбият, 3 өстәл – дәрестән тыш эшчәнлек. 1 өстәлдә 3 карточка бирелә. 5 класс – ребус буенча савыт, ваза сүзләрен табып, дәрес темасын ачыклыйлар һәм кагыйдә чыгаралар; 6 класс – табышмак аша лимон сүзен табып нинди? соравына җавап булган сүзләр язалар һәм дәрес темасын, кагыйдәсен ачыклыйлар; 7 класс – бирелгән күнегүләр буенча хәл фигыльгә хас үзенчәлекләрне барлый һәм моделен төзи.)

 Укытучының иҗади остаханәсе бүгенге тормышта  яңа технологияләргә бай. Саный китсәң бик күп алар, ләкин аларны дөрес, урынлы итеп файдаланып әхлаклы, һәр эшкә иҗади якын килә белгән, белемле шәхес тәрбияләү минем төп бурычым.

   Укучыларда бу сыйфатларны тәрбияләүдә уку-укытуымда Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе белән берлектә проблемалы укыту алымын да кулланам. ФДББстандартларының да төп таләбе максатка ирешү өчен җавабы күренмәгән сорау куюдан гыйбәрәт бит.

   Проблемалы укыту  төшенчәсенә бүгенге көндә бердәм билгеләмә юк. Төрле галимнәрнең фикере төрлечә. (Бер төркем эзләнүче галимнәр ( М. И. Мәхмүтов, В. Оконь)- проблемалы укытуны яңа система, ә икенче төркеме (И. Я. Лернер) – гадәттән тыш укыту методы, өченчеләре (Ю К. Бабанский)- укуның эффектлыгын күтәрү чарасы итеп, дүртенчеләре (М. Н. Скаткин) - укытуны оештыруга үзенчәлекле якын килү, бишенчеләре (Мельникова Е. Л). - иҗади якын килү итеп карый.) Ләкин барлык авторларны да бернәрсә берләштерә: проблемалы укыту  – укучының укытучы белән системалы рәвештә яңа проблемаларны чишү юлларын эзләүне оештыручы педагогик процесс.  

   Һәр галимнең үз фикере булган кебек минем дә проблемалы укытуны куззаллауда үз фикерләрем бар.  Ә хәзер менә шуларның берничәсен сезгә тәкъдим итәрмен.

     1 өстәл – татар теле дәресе. Бу группада безнең 5 нче, 6 нчы, 7 нче сыйныф укучылары эшли. Аларга карточкалар тәкъдим ителде, бу  биремнәрдә укытучы укучыга нәрсә җиткерергә теләгәнлеген алар хәзер безгә аңлатып үтәрләр.

    Көтелгән нәтиҗә (5 класс) – ребусны чишкәннән соң савыт һәм ваза сүзләре килеп чыкты, бу ике сүздә дә в авазы ике төрле әйтелә. Татар  сүзләрендә в хәрефе ирен-ирен тартыгы w булып укыла, ә алынма сүзләрдә в хәрефе ирен-теш тартыгы в булып укыла, әйтелеше төрле булса да язуда бер үк в хәрефе белән күрсәтелә.

  Күргәнебезчә, 5 сыйныф  өчен проблемалы ситуация яңа материалны аңлатканда традицион алым аша кулланылды, монда укытучы тарафыннан куелган проблеманы чишү  анализ ясаудан торган «ачышлар»га таянып алып барылды.

    Көтелгән нәтиҗә (6 класс) –  бу ак һәм кара төсләргә карап мин көн-төн, җылы-салкын,  кыш-җәй, авыр – җиңел кебек сүзләр яздым. Бу капма-каршы мәгънәле сүзләр. Димәк дәресебезнең темасы антонимнар.

Исем

Кыш

Җәй

2 сыйфат

Салкын, карлы.

Чәчәкле, җиләкле

3 фигыль

Туңдыра, шатландыра, бүләк итә.

Кыздыра, шатландыра, уйный

Фраза

Кыш бабай бүләкләр алып килә.

Бик күңелле вакыт

Төп фикер

Яңа ел. 

Каникуллар

 

  6 нчы сыйныф өчен проблема критик фикерләү һәм синквейн аша чишелде, бу алымнар укучыларның иҗади фикер йөртүен үстерә. Укучы бирелгән теманы ачыклап, үзлектән  нәтиҗә чыгара.

     Көтелгән нәтиҗә (7 класс)  барлык карточкалардагы биремнәрне караганнан соң хәл фигыль турында модель төзедем.  Хәл фигыль эш яки хәлнең үтәлү рәвешен белдерә, 4 төре бар, ып/еп/п формалы хәл фигыль, рәвеш кебек чагыштыру яки артыклык дәрәҗәсендә кулланыла; юклык формасы –мыйча/-мичә; II  төр барлык формасының кушымчалары- а/-ә,  -ый/-и;   юклык формасының –мыйча/-мичә, - мый/-ми; III төр барлык формасының кушымчалары – гач/-гәч, - кач/-кәч , -еп/-ып; юклык формасының –ма/-мә;  IV төр барлыкта гына килә. Барлык формасының кушымчалары- ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче; юклык формасы юк дигән нәтиҗә ясадым.

   7 сыйныф өчен проблема  уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы - иҗади үсеш технологиясенә корылды.

 

  2 өстәл – дәрестән тыш эшчәнлек. Бу группадагы укучылар проблемалы укытуның  мөстәкыйль тикшеренү, эзләнү эшчәнлеген  аңлатып үтәрләр.

       Укучыларга карточкаларда “Өстәл календаре” һәм “Исеменә күрә җисеме” дигән сүзләр бирелә, ул үзе теләгәнчә бу сүзләрне кулланып нинди дә булса проект яки фәнни эш башкаруны күрсәтергә тиеш.

  Көтелгән нәтиҗә (8 класс) – Өстәл календаре.  Бу бирем безнең класска сыйныф җитәкчебез Эльмира Флуровна алып барган түгәрәктә бирелде.  Татарча өстәл календаре бармы?Шинный һәм Химия заводлары өстәл календаре чыгара бит, ә   ни өчен шәһәребез турында татарча календарь чыгармыйлар икән? дигән сорауларга җавап эзли башладык һәм “Түбән Каманың ял итү урыннары турында календарь ясау теләге туды. Моның өчен эшебезнең максатын, бурычларын билгеләдек һәм эш планын төзедек. Җыелган мәгълүматларны туплап менә шушындый календарь ясадык. Без үз эшебездән зур канәгатьләнү алдык.

   Күргәнебезчә, проблемалы укытуда мөстәкыйль тикшеренү эшчәнлеге проектлар эшчәнлеге белән охшаш дип әйтер идем.  Бу алым дәрестә дә, дәрестән тыш эшчәнлектә дә уңай нәтиҗәләр бирә.

Көтелгән нәтиҗә (9 класс- Түгәрәктә  “Исеменә күрә җисеме” дигән тема өстендә эшчәнлек тәкъдим ителгәч мин бик озак уйландым һәм Мөхәммәт ага Мәһдиев әсәрләрендәге исемнәрне тикшерү теләге уянды, чөнки язучы үз иҗатында исем-характеристика, “сөйләүче исем”нәрне бик күп файдаланган. Шулай итеп, “Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә исемнәр бакчасы” темасы буенча эшли башладым, эш барышында максатлар куелды. Эшемнең объекты булып, язучының «Без кырык беренче ел балалары», «Фронтовиклар», «Кеше китә – җыры кала» әсәрләре алынды, предметы булып,  шушы   әсәрләрендә кулланылган исемнәрнең үзенчәлекләрен билгеләү алынды. Шулай итеп мин 4 бүлектән торган фәнни эш язып чыктым. Бүгенге көндә уңышларыбыз да бар. Сез аны слайдта күрәсез.

   

   

      Ә хәзер ял итү моментына тукталыйк.

Укучылар түгәрәккә баса, салмак кына көй уйный, түгәрәктә әйләнәләр, көй туктап сорау ишетүгә, пралашып басалар.

  • Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4)
  • Затланышлы фигыльләр?(4)
  • Күплек сан кушымчасы ничә төрле?(4)
  • Фигыльләр төркемчәләре? (7)
  • Сан төркемчәләре (5)

    Күргәнебезчә, проблемалы укыту алымын укытучы эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә кулланырга мөмкин. Аны дөрес оештырганда ул укучыларның акыл көче үсешенә ярдәм итә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, аналитик-логик фикерләүне үстерә, иҗади фикерләүне үстерә.

  СҮЗЕМНЕ Бөек педагог К.Д.Ушинский ФИКЕРЕ БЕЛӘН тәмамлыйсым килә:

“Укытуны шундый итеп оештырырга кирәк ки, балалар мөмкин кадәр мөстәкыйль хезмәт куйсыннар, ә укытучы шул мөстәкыйль хезмәткә җитәкчелек итеп, аңа материал биреп торсын.” Барысы да безнең кулда!



Предварительный просмотр:

Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе

                                                                                                       Мифтахова  Эльмира Флуровна,

                                                                                                  МБББУ “14 нче лицей”, татар

                                                                                                   теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхлакый тәрбия бирү – кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Мәгълүм ки, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак тәрбиясе, әдәплелеге, намуслылыгы саклый. Әхлак белән әдәбият бергә булганда гына укытучы көтелгән нәтиҗәләргә ирешә ала.

     Татар әдәбияты дәресләрендә кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Ул милли үзаң, экологик мәдәният булдыруда үзәк булып тора. Башлангыч һәм урта сыйныфларда бу мәсьәлә кеше һәм җанлы табигать арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлак проблемасы яктылыгында чишелеш таба.

    Әхлакый-экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте зур. Язучыларыбыз, беренчеләрдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты, әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде. Шунысы аянычлы, бүгенге көндә укучылар әдәби әсәрләрне укымыйлар диярлек, чөнки алар күбрәк интернетта төрле челтәрләр аша мәгълүмат алалар. Менә шушы проблеманы күз алдында тотып мин әхлакый-экологик тәрбия бирүне ике юнәлештә алып барам: дәрестә һәм дәрестән тыш.

     Беренче юнәлеш -  ул дәрес вакытында укучыларда мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыру, матур әдәбият әсәрләре һәм өстәмә әдәбият белән эшләргә өйрәтүне  күздә тота.  Әдәбият дәресләренең төп максаты - әдәби әсәрләрнең матурлыгын күрә белергә, шул ук вакытта әдәби әсәрләр аша укучыларның дөньяви күзаллауларын аңлау-фикерләү сәләтен үстерү, әхлакый тәрбия бирү максатын да онытырга ярамый.

   Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны бурычларын күз алдында тотып сайланган.

    Татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы заманча технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Мин бу проектны үз дәресләремдә бик еш кулланам. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов иҗатын йомгаклау дәресе итеп, “Алмачуар” әсәрендә тел сүрәтләү чараларыннан чагыштыруның кулланылышын тикшерү”, Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф гадәтләр, йолалар”, “М.Мәһдиев әсәрләрендә исемнәр бакчасы” “М.Мәһдиев әсәрләрендә татар җырларының кулланылышы” һ.б. бик күп темалар  буенча проект эшләре  оештырам. Бу эшләрнең нәтиҗәсе булып фәнни-тикшеренү эшләре тора. Бүгенге көндә берникадәр уңышларыбыз да бар, укучыларым һәрдаим конференцияләрдә катнашып призлы урыннар яулыйлар. Бу эшчәнлек аша укучы әдәби әсәрнең асылын аңларга өйрәнә, мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатен яклардай кеше тәрбияләүдә ярдәм итә. Фәнни эшчәнлек, проект методы ул укучыларның иҗади фикерләвен үстерә. Иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнгән  укучы мөстәкыйль  фикерли белә, үз карашын яклый ала. Иң мөһиме: аның күңеле, хисләре байый, ә инде күңеле бай икән, аның фикерләү сәләте дә югары, әхлакый шәхес буларак формалаша. Шушы максатка ирешәбез икән, димәк, үз бурычыбызны үтәдек, дигән сүз.

     Икенче юнәлеш - укучыларга әхлак тәрбиясе бирүнең тагын бер нәтиҗәле формасы – ул әдәби түгәрәк. Мин  “Сәләтле балалар  “Эрудит”  түгәрәге”н җитәклим. Бу түгәрәктә 6, 8 нче сыйныф укучылар катнаша. Түгәрәк шулай ук ике юнәлештә эшли:

Беренче эшчәнлек - туган шәһәребез, туган ягыбыз турында мәгълүматлар туплау, чөнки милләтебез борын-борыннан туган җиргә, туган туфрак төшенчәсенә, аның байлыкларына хөрмәт тәрбияләгән, сакчыл эш итәргә кушкан. Шушы максаттан чыгып туган җиребез турында җыелган материалларны  туплау һәм эшкәртү, өстәл календаре,  шәһәребезнең истәлекле урыннары турында китап чыгару, фәнни эшләр язу оештырылды. Эшебезнең нәтиҗәсе булып, “Тетарсыз шәһәр, шәһәр түгел”, “Шәһәремдә иҗат әһелләре”, “Туган шәһәремдә Г.Тукай исемен мәңгеләштерү” дигән эшләр белән  укучыларның фәнни-гамәли конференцияләрендә катнашуы, “Шәһәребездәге истәлекле урыннар” дип исемләнгән, татар һәм рус телендә мәгълүмат туплаган өстәл календаре чыгару булды.

Икенче эшчәнлек - шәһәребез театры артистлары, иҗат әһелләре белән очрашулар, укучылар белән әдәби әсәрләрне сәхнәләштерү. Башта укучылар белән матур әдәбият әсәрләрен сәхнәләштерүне мәктәп күләмендә оештырсак, бераз тәҗрибә туплаганнан соң, һәр ел саен район күләмендә оештырыла торган театр фестивалендә катнашып, призлы урыннар яуладык. Минем түгәрәккә йөрүчеләр бербөтен булып, чын мәгънәдә тату, бер-берсенә ярдәмчел коллектив булып тупландылар.

Менә шундый юллар, чаралар, формалар аша укучыларымда намуслылык, тугрылыклы булу, кешеләрне ярату, җаваплылык, шәфкатьлелек, инсафлылык кебек әхлакый сыйфатларны тәрбияләргә тырышам.

Без, әдәбият укытучылары, балаларны маңгай күзе белән генә түгел – күңел күзе белән дә "укырга" өйрәтергә тиешбез. Укучы әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булырга, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнергә тиеш.

    Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.

Кулланылган әдәбият

1. Җәләлиев. Ш. Татар халык педагогикасы. – Казан: Мәгариф, 2007.

1. Богуславская И. Шәхес тәрбияләү – заман таләбе. “Мәгариф” журналы, № 7, 2003, 8 нче бит.



Предварительный просмотр:

Укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру – заман таләбе

«Фәнни -гамәли чараларда катнашып үскән укучы тормышта һичшиксез үз юлын табачак», - дип яза Марсель Галиев

    Соңгы елларда республикада төрле дәрәҗәдәге күптөрле фәнни-гамәли конференцияләр, бәйгеләр еш үткәрелә. Ә  укучыларныә фәнни-практик конференцияләрдә катнашуы, чыгыш ясавы шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли. 

    Бүгенге укытучылар алдындагы бурычларның берсе - укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль рәвештә тикшеренү бурычларын, мәсьәләләрен куярга һәм чишәргә өйрәтү.

    Укучыларның фәнни-тикшеренү эшен  оештыруны мин ике юнәлештә алып барам: дәрестә һәм дәрестән тыш .
Беренче юнәлеш-  ул дәрес вакытында укучыларда мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыру, өстәмә әдәбият белән эшләргә өйрәтүне  күздә тота.  

Икенче юнәлеш- ул укучыларның  дәрестән тыш эшчәнлеге. Сәләтле балалар  “Эрудит”  түгәрәге эшчәнлеге. Бу түгәрәктә 6, 8 нче сыйныф укучылар катнаша. Туган шәһәребез , туган ягыбыз турында мәгълүматлар туплыйбыз. Җыелган материалларны  туплау һәм эшкәртү нәтиҗәсендә фәнни эш барлыкка килә. Эшебезнең нәтиҗәсе булып, “Тетарсыз шәһәр, шәһәр түгел”, “Шәһәремдә иҗат әһелләре”, “Туган шәһәремдә Г.Тукай исемен мәңгеләштерү” дигән эшләр белән  укучыларның фәнни-гамәли конференцияләрендә катнашуы тора.  

    Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруда проект методы әһәмиятле урын алып тора. Бу методны мин һәрдаим  нинди дә булса теманы кабатлау, ныгыту дәресендә кулланам. Бу проект белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

  Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны отышлы дип уйлыйм:

• тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү)

• мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);

• предметара (берничә предметка нигезләнү).

    Тикшеренү проектын күбрәк әдәбият дәресендә куллансак, мәгълумати проектын татар теле дәресләрендә кулланабыз. Бу проект билгеле бер темага фәнни-тикшеренү эшләре башкаруны күз алдында тота.   Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов иҗатын йомгаклау дәресе итеп, “Алмачуар” әсәрендә тел сүрәтләү чараларыннан чагыштыруның кулланылышын тикшерү”, “Г.Тукай шигырьләрендә гарәп-фарсы алынмаларының кулланылышы”, Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф гадәтләр, йолалар”, “М.Мәһдиев әсәрләрендә исемнәр бакчасы” “М.Мәһдиев әсәрләрендә татар җырларының кулланылышы” һ.б. бик күп темалар  буенча тикшеренү эшләре  оештырам.

Ә татар теле дәресенә килсәк, һәр теманы йомгаклау, ныгыту, кабатлау дәресләрендә “Фонетика”, “Сүз ясалышы”, “Исем”, “Сан”, “Фигыль”,  “Хәл төркемчәләре” кебек темалар буенча проект эшләре башкарыла. Бу эшчәнлек вакытында  укучылар фәнни стиль белән эш итәргә өйрәнәләр. Бүлеп бирелгән билгеле бер тема буенча  мәгълүмат эзлиләр, аларны анализлыйлар.

   Фәнни эшчәнлек, проект методы ул укучыларның иҗади фикерләвен үстерә. Иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнгән  укучы мөстәкыйль  фикерли белә, үз карашын яклый ала. Иң мөһиме: аның күңеле, хисләре байый, ә инде күңеле бай икән, аның фикерләү сәләте дә югары була. Шушы максатка ирешәбез икән, димәк, үз бурычыбызны үтәдек, дигән сүз.

         

        



Предварительный просмотр:

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа информацион технологияләр куллану

Эльмира Флуровна Мифтахова

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

I квалификацион категория

МБОУ «Лицей №14» Түбән Кама шәһәре

      Тел – безнең бик күп буын бабаларыбызның хезмәт җимеше, кешелекнең бәһаләп бетергесез рухи байлыгы. Ул милләтнең үткән тарихын һәм бүгенге тормышын көзгедәй бик ачык чагылдыра. Туган телем язмышы – милләт язмышы.

   Туган телебезнең һәм милләтебезнең язмышы мәктәпләрдә хәл ителә. Бала күңелен ап-ак кәгазь бите белән чагыштыралар. Безгә әнә шул чиста кәгазьгә матурлык, игелеклелек, шәфкатьлелек орлыкларын ничек күбрәк салырга?

      Үземнең чыгышымда Ризаэддин Фәхреддинның сүз юлларын искә төшерәсем килә:

       «Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр»,- дип яза ул.

      Мин бәхетле, чөнки үз заманымда рус телен дә, татар телен дә бер дәрәҗәдә өйрәнү бәхетенә ирештем. Ә бүгенге заман балалары нинди авырлыклар кичерә соң? Саф татар гаиләсендә тәрбияләнгән татар баласы үз телен яхшылап үзләштерә алмаган заманда, рус телле балаларга татар телен, әдәбиятын укытуда без нинди авырлыклар белән очрашабыз соң?

     Шуны әйтергә кирәк, рус балалары өчен татар теле – икенче тел, чит тел, шуңа күрә аларга татар телен һәм әдәбиятын өйрәтү авыр да, кызыклы да. Ә мин укытучы буларак эзләнәм, уйланам һәм дәресләрне укучы игътибарын җәлеп итәрлек итеп уздырырга  омтылам.

     Рус баласына татар телен һәм әдәбиятын укытканда, материалның укучыга аңлаешлы, көндәлек тормышта куллана алырлык булуы мөһим, дип уйлыйм. Шуннан чыгып, мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү” дигән методик тема буенча эшлим.

      Максатларым:

  • рус телле баларга системалы фәнни белем бирү;
  • аларны татарча ирекле аралашырга өйрәтү;
  • татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат бирү.

  Шушы максатлардан чыгып түбәндәге бурычларга таянып эш итәм.

  • рус телле балаларга татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  • диалогик сөйләмне оештырырга өйрәтү;
  • ирекле аралашырга өйрәтү;
  • татар телен югары дәрәҗәдә үзләштерү.

Бу бурычларга ирешүдә бүгенге заманча технологияләр белән берррәттән традицион технологияләргә дә мин еш мөрәҗәгать  итәм.

       Укучыларның сөйләм осталыгын үстерүдә һәм дөрес итеп сөйләргә өйрәтүдә уеннар зур әһәмияткә ия. Укучыларның белем алуын нәтиҗәле, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыру максатыннан дәрестә грамматик, интеллектуаль, рольле уеннарга да зур игътибар бирәм.

       Ә менә татар әдәбиятын укытканда сәнгатьнең башка төрләреннән файдалану сәнгать белән кызыксыну хисен үстерүдә кыйммәтле чара булып санала. Күп кенә шәхесләребезнең иҗатын өйрәнгәндә мин рәсем сәнгатенә мөрәҗәгать итәм. Рәсем сәнгате әсәрләре әдәби әсәрләрнең эчтәлеген аңларга ярдәм итәләр, укучыларның логик фикерләвен үстерә. Рәсем буенча әңгәмә үткәргәндә аз сөйли торган укучының да теле ачыла.

      Шуны да истән чыгармаска кирәк, балада әхлаклылык тәрбияләгәндә, аның фикерләү сәләтен үстерүдә, сөйләм телен чарлауда, халыкның үткәне, хәзергесе белән таныштырганда халык авыз иҗаты әсәрләренең кыйммәте искиткеч зур, шуны истә тотып мин дәрестә мәкаль, әйтемнәр, табышмакларны, әкиятләрне, җырлы-биюле уеннарны бик еш кулланам.

        Бүгенге көндә укытуда яңа информацион технологияләр куллану, татар телен һәм әдәбиятын укытуны компьютерлаштыру һәр укучының белем эчтәлеген үзләштерүдә теләген, омтылышын һәм сәләтен канәгатьләндерүдә  тагын бер адым булып тора, чөнки хәзерге заманда компьютер технологияләре тормышыбызның барлык өлкәләренә үтеп керде. Укытучы да заманнан артта калырга тиеш түгел. Компьютер технологияләрен нәтиҗәле куллану - укучыларда белем алуга кызыксыну уята.

      Дәресне заман таләпләренә туры килгән компьтерлар технологияләре белән тәэмин итү - информацион технологияләрне гамәлгә куюда беренче шарт. Хәзерге көндә хөкүмәт тарафыннан Татарстан мәктәпләрендә һәр укытучы ноотбук белән тәэмин ителде. Информацион технологияләрне укыту тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер чаралары ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Шуның белән беррәттән, тиешле белемнәрне һәм күнекмәләрне үстерү өчен, заманча технологияләрне дәрестә системалы һәм урынлы итеп файдалану да зур әһәмияткә ия.

        Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле яклары күп. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә  хезмәт итә. Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдырып, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү аркасында, дәресләрнең эчтәлеге байый һәм кызыклырак була. Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлекләр арта, чөнки материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга була. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен компьютер технологияләре уңайлы.

    Компьютердан нәтиҗәле файдалану – дидактика һәм методиканың әһәмиятле бурычы. Татар телен һәм әдәбиятын укытуны компьютерлаштыру һәр укучының белем эчтәлеген үзләштерүе, аның теләген, омтылышын һәм сәләтен канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру юлында тагын бер адым булып тора. Шуны истә тотып, мин дәресләремә презентацияләр төзим. Укыту процессында компьютер технологияләрен кертү эшне тагын да нәтиҗәлерәк итә.

        Компьютер - укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем  алу  чарасы.  Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын  кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта куллану дәресләрне тагын да кызыклы, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.

      Тәҗрибә шуны күрсәтә: татар телен чит тел буларак укытуда компьютер телнең формалашуын тәэмин итү чарасы да булып тора. Әйтик:

  • диалог режимында өйрәтә һәм тест уздыра;
  • графика, мультипликация һәм видео ярдәмендә тормышчан сөйләм ситуацияләрен модельләштерә; тел мохите белән элемтәдә булу тәэсирен тудыра;
  • сөйләм ситуациясен күрсәтеп биргәндә, аны уку процессындагы диалог барышында стимул буларак файдалана;
  • компьютердагы элемтә чаралары ярдәмендә үзең өйрәнә торган телдә аралашу мөмкинлекләреннән тулысынча файдалану тәэмин итә.

      Интернет челтәрендәге, сатудагы компакт-дисклардагы укыту-өйрәтү программалары белән чагыштырганда, татар теленә өйрәтү барышында файдаланырлык материаллар гаять дәрәҗәдә аз. Татар теле дәресләрендә куллану өчен “Минем беренче сүзлегем” һәм “Татар теле-2002”, “Татар телле Заман”, “Татар теле-5-11”, “Күренекле шәхесләр” җыентыгы туплаган CD һәм DVD дискалар чыкты. Әмма бу дисклар гына безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерми. Шуңа күрә укучылар укытучылар белән бергәләп компьютер программаларын файдаланып дәрес һәм класстан тыш чаралар өчен төрле иҗади эшләр үтиләр, программалар төзиләр. Иҗади эшләрнең тематикасы дәрестә үзләштергән белемнәрне тирәнәйтү, актуальләштерү, гамәлдә куллануны таләп итәрлек итеп сайлана.

          Укыту процессында компьютер технологияләрен  дәреснең төрле этапларында кулланып була. Компьютер яңа мәгълүмат алу һәм  күрсәтмәлелек чыганагы буларак зур роль уйный. Татар телен чит тел буларак укыту процессында укытучы алдында яңа сүзләрне укучыларга җиткерү, аларны  аралашу  вакытында тиешле һәм урынлы куллана белергә өйрәтү бурычы тора. Татар телендә әңгәмә корган вакытта укучыларда сүз байлыгы җитмәү проблемасы һәрвакытта сизелә. Яңа материалны үзләштерүдә максималь дәрәҗәдә сүзләрне истә калдыруга ничек ирешергә соң? Нәкъ менә шул вакытта укытучыга күрсәтмәлелек ярдәмгә килә. Бу вакытта укучыны кызыксындыру өчен сүзләрнең  мәгънәсен аңлау теләген тудырырга кирәк. Мисал өчен, яңа материал үзләштерү алдыннан,  укучыларның яшь үзенчәлегенә туры килгән 3-5 минутлык кызыклы фильм күрсәтеп аласың. Ә укучыда аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәсен белү теләге уяна. Бу этаптан соң,  шул ук фильм фрагментларының мәгънәсенә туры килгән  сүзләр белән  бергә бирәсең. Бу Power Point программасында  эшләнгән слайдлар да булырга мөмкин. Укучыда  фикерен сөйләмдә белдерү теләге уяна. Укучыларны сөйләмгә тарту исә укытучының төп бурычы.

       Компьютер куллану шулай ук укучыны дөрес язарга, дөрес укырга өйрәтә, сүзлек байлыгын арттыра. Компьютерның өстенлеге шунда: мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Компьютер ярдәмендә бик күп нәрсәләр эшләп була: мультимедиа презентацияләре, төрле тестлар, схемалар һ.б. Мәсәлән, презентацион программалар төзегәндә, укытучы аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләрне кертә ала. Материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш. Яңа тема аңлатканда, презентация  бирелешенең әһәмияте зур. Слайдлардагы рәсемнәр, схемалар, даталар, терминнарга аңлатмалар, кыскача тезислар язылырга мөмкин. Яңа тема аңлату дәресе тулаем слайд карап утыруга гына кайтып калырга тиеш түгел. Дәрес барышында башка эш төрләре дә актив кулланыла: дәреслек белән эш, тактага язу, сүзлекләр белән эшләү һ.б. Шулай итеп, презентация материалын күрсәтү башка эш төрләре белән үрелеп бара.  Электрон презентацияләр төзү укучыларга өй эше итеп тә бирелергә мөмкин. Мондый эшләр башкару укучыларга үз фикерләрен төгәл, җыйнак итеп бирергә мөмкинлек бирә.

    Шуны әйтеп үтәргә кирәк, укучылар өчен иң таныш программаларны саный китсәк, алар:

  • Power Point –бу программа язучының биографиясе һәм иҗаты буенча тәкъдим итүне үзлегеңнән әзерләргә мөмкинлек бирә. Аларны лекция-дәрес, әңгәмә-дәрес, проект-дәрес вакытларында һәм дәрестән тыш чараларда кулланырга мөмкин.
  • Word – бу программа реферат язуда, өйгә бирелгән иҗади эшләр эшләүдә еш кулланабыз, рус балаларына кызыклы биремнәрнең берсе: сүзләр белән рәсемнәрне берләштерү, рәсемнән сүзгә юл ясау, һ.б.
  • Exsel – бу программада кроссвордлар, лабиринтлар, шарадалар төзергә бик уңайлы
  • Picture Manager – бу программада картинка-рәсемнәрнең аерым өлешләрен генә “кисеп” карарга, контраслыкны яхшыртырга, төсләрне аныграк күрергә, сурәтне кирәкле якка борырга мөмкин.
  • Mover Mokier – турле видеоязмаларның кирәкле өлешләрен генә аерып алу, музыкаларна кыскарту, видеофильмнар ясауда бик уңай программа.
  • Paint – бу программаны без еш кына рәсемне үзгәртү өчен кулланабаз, яки үзебезгә кирәкле рәсемне ясауда уңай дип уйлыйбыз.
  • Macromedia FLASH – бу программа мультфильмнар эшләргә мөмкинлек тудыра.
  • ArtRaqe – бу программада төрле рәсемнәр ясарга уңай, икенче төрле рәссам программасы дип атала, рәсем ясау өчен бөтен кирәкле булган җиһазларны үз эчен ала.
  • My Test – бу программада төрле тестлар төзеп була, ул сораулардан һәм тәкъдим ителгән әзер җаваплардан тора, укучы тамганы очраклы рәвештә куеп та “өчле” билгесе алырга мөмкин.

Саный китсәк, бу программалар бик күп төрле,  аларны дөрес, оста куллану һәр укытучының бурычы дип уйлыйм мин, чөнки бүгенге көндә компьютер технологияләре тормышыбызның барлык өлкәләренә үтеп керде. Укытучы да заманнан артта калырга тиеш түгел. Компьютер технологияләрен нәтиҗәле куллану - укучыларда белем алуга кызыксыну уята.

     Соңгы елларда зур тизлек белән үсүче Интернет челтәрен укытучыларыбыз үзләренең педагогик һәм методик осталыгын үстерүдә, белемен күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда, ата-аналар белән эшләүдә, дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларны әзерләү һәм үткәрүдә оста кулланалар. Мин үзем эш тәҗрибәләрем белән мәктәп сайтларында, “Белем.ру” һәм ТР Мәгариф министрлыгының “Белем порталы”нда, “Открытый класс”, “Pedsovet.su”, “Nsportal.ru”, “Prodlenka”, “Интерактив плюс”, “Арт талант»  сайтларында, “INET” дистанцион интеллектуаль проектлар үзәгендә, “Бергә, Google белән алга” (Академия преподавателей “Вперед вместе с Google”) дип исемләнгән укытучылар академиясендә бик теләп катнашам.

     Мәгълүмати технологияләрдән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә: соңгы елларда укучыларыбыз татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән республикүләм олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү укуларында, интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә лицеебыз данын яклап призлы урыннар яулыйлар,

     Татар теле мөгаллиме бүгенге көндә укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Шуңа күрә Укытучы укучының тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала да.

     Тел – халыкның яшәгәнлеген, сүздән һәйкәл куйган язма истәлекләрен, аның уй-фикерләрен гасырлар аша яңа буыннарына китереп тоташтыра торган бердәнбер чара. Теле булган халык кына үз сүзен кистереп әйтә ала. “Телен югалткан үлгән”, - ди халык. Бөек шәхесебез Р.Фәхретдин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Шундый  балалар  тәрбияләүне төп  бурычым  итеп  саныйм.