Внеклассные мероприятия в начальной школе

Шамсевалиева Гульнара Миннемулловна

Коллеги!

На этой странице размещены проведенные мною открытые внеклассные мероприятия по различным темам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әнием -кадерлем!57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кутлу-Букашская СОШ

Әнием – кадерлем !

(8 март- Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм программасы.)

        

Шамсевалиева Г.М.

        I категорияле  укытучы

        2006г.

Максат:   1.Балаларда әниләргә карата мәхәббәт, игелеклелек,                                             шәфкатьлелек тәрбияләү.

        2.Сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү.

        3.Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Салмак көй яңгырый.

1 алып баручы: Тузаннарны сөртеп чыктым,

        Коедан су китердем,

        Әни эштән кайтканчы дип

        Бөтен эшне бетердем.

        Бүлмәләрне җыештырдым,

        Бар җир ялт итсен әле,

        Үзенең бәйрәмендә бер

        Әни ял итсен әле.

2 а.б.        Үзебезне дә матурлыйк.

        Пөхтә итеп киеник,

        Тиздән дуслар килеп җитәр-

        Бергәләшеп сөеник.

1 а.б                     Әйе, иптәшләребез килер вакыт җиткән икән шул!

         Көй.(балалар керә)

Җыр : Задина А. “Бәйрәм бүген”

2 а.б                       Көннең яктылыгы- кояшта, күкнең матурлыгы- йолдызларда, җирнең гүзәллеге- хатын-кызларда!

1 а.б                       Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләр кемнәр соң?

Укучы                    Дөньядагы иң мәрхәмәтле кеше- ул минем кадерле әнием!

        Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә матур гүзәл ханым- ул минем гүзәл әнкәем!

        Өйне ямьле, ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә- ул минем алтын куллы әнкәем!

Насипова Э.:  Көннәр буе йөгерсәм дә,

                        Мин армыймын.

        Уку авыр булса –булсын-

        Зарланмыймын.

        

        Орышсаң да кайвакытта

        Еламыйм ич.

        Син шат булсаң, тора алмыйм

        Елмаймый һич.

        Исәнлек –саулыгың сорап,

        Дога кылам:

        Әниемнән аермасын

        Берүк , Ходаем! (Г.Гарипова)

2 а.б.  Әйе, дөрес әйттегез. Тик, бүген әниләр бәйрәме генә түгел – бүген әбиләр, апалар һәм сеңелләр бәйрәме дә!

1 а.б.   Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, кызлар! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Шушы бәйрәм көне елмеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!

2 а.б     Тагын үтте бер кыш

             Тагын җитә язлар        ,

        Киткән кошлар кайтыр,

        Яз кояшы назлар.

1 а.б      Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

        Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

        Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

        Бүләк итик матур биюләр.

Татарча бию.

Хазиахметова Алсу:

Улыбаюсь я как мама.Так же хмурюсь я упрямо.

У меня такой же нос и такой же цвет волос!

Ростом ниже я, но все же и глаза, и нос похожи!

Ходим в ногу я и мама. Так похожи!- говорят.

Только мама смотрит прямо, я - налево и направо,

А еще смотрю назад!

Спорить с вами не хочу, вы мне так поверьте:

Моя мама лучше всех, лучше всех на свете!

Мама жарит пирожки, мама клеит маски

И рассказывает мне каждый вечер сказки.

А еще известна ей песня”Баю-баю”.

Мама только запоет, сразу засыпаю.

Каримуллина Айсылу:

Л.Квитко”Лемеле хозяйничает”

Мама уходит , спешит в магазин:

- Лемеле, ты останешься один!

Мама сказала:” Ты мне услужи:

Вымой тарелки, сестру уложи,

Дрова наколоть не забудь мой сынок,

Поймай петуха и запри на замок.

- Сестренка, тарелки, петух и дрова...

У Лемеле только одна голова.

Схватил он сестренку и запер в сарай,

Сказал он сестренке:” Ты здесь поиграй!”

Дрова он усердно промыл кипятком,

Четыре тарелки разбил молотком,

Но долго пришлось с петухом воевать-

Ему не хотелось ложиться в кровать.

2 а.б       Яңгырасын көйләр, шат көлүләр

        Тирә-юньгә бүген таралсын,

        Кемнәр болар- бәхетлеләр диеп,

        Бөтен кеше безне карасын.

Җыр: “Кәләпүш” Гыймадиев Ислам

“Әниемнең кызы юк бит” Клара Булатова ( Мухарлямов Б.)

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм , җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Кибеттән май апкайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та-

Малае бар бер дигән.

“Әни эштән кайтканчы” Роберт .Миңнуллин( Адиатуллин, Гыймадиев)

Әни таңнан эшкә киткән,

Бөтенэшне эшләп киткән!

Нәрсә эшлик икән , дип без

И баш ваттык, баш ваттык-

Ахырда җаен таптык:

Банкадагы вареньены

Ялт иттердек бергәләп.

Чүлмәктәге каймакны да,

Табадагы коймакны да

Ашап куйдык бүлгәләп!

Безнең бәхеткә, шешәдә

Сөт тә никтер әчегән.

Шуңа күрә без ул сөтне

Салып бирдек мәчегә.

Чират җитте ак майга да,

Өлеш чыкты Акбайга да!

Савытларны юып, аннан

Тезеп куйдык өстәлгә.

Тагын эзләгән идек тә,

Савыт беткән өстәргә.

Савыт –сабалар өстәлгә

Таудай өелсен әле,

Чиста савытларны күреп,

Әни...сөенсен әле!

Сөенер шул! Ә нигә?

Ул савытларны баребер

Юасы бит ....әнигә.

 1 а.б.  Нам на месте не сидится,

        Любим мы повеселиться.

        Нам плясать и петь не лень,

        Мы б плясали целый день!

Танец ( ритмический)

Шамсевалиева А.

        Ана – бөек исем !

        Нәрсә җитә ана булуга!

        Шуңа күрә зур горурлык белән

        Без сөйлибез ана турында.

        

        Ана!

        Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе

        Күңелнең ул иң-иң түрендә.

        Ул салкында сине җылытучың

        Юатучың авыр көнеңдә.

Җыр “ Туган авыл”( Гыймадиев И.)

2”а” – шигырь

Хөснуллина А.:

        Кояшлы яз иртәсендә

        Әнкәемә бәхет телим

        Шушы бәйрәм белән котлап,

        Менә бу шигырьне сөйлим:

Кояш кебек торсын дисәк

Бар дөнья балкып –көлеп,

Эндәшик без әниләргә:

“ Әнием –кадерлем!” диеп

        Күчсен дисәк күңелләргә

        Саваплы мең игелек

        Эндәшик без сеңелләргә:

        “Сөекле сеңлем !”-дип

Әйтсәк әгәр тик изгелек

Изгелеккә тарта дип,

Эндәшик без апаларга:

“ И кадерле апа “- дип.

        Иңсен дисәк йөрәкләргә

        Миһербанлы гадилек,

        Эндәшик без әбиләргә:

        “И хөрмәтле әби “ – дип.

“Дәү әни ипие” Р. Исхаков( Сабантуй газетасыннан) Гыймадеева А.

        Дәү әнием миңа бүген

        Пешерде ап-ак ипи.

        Ул ипинең хуш исләре

        Алдым да мин ипекәйне

                Һаман китми уемнан

        Кисеп алдым бер телем.

        Авызыма капкан идем-

        Югалды шундук телем.

        Бар нәрсәдән тәмле иде

        Дәү әнинең ипие.

        Ашагач, зур рәхмәт әйтеп,

        Рәхәт иде китүе.

        Хуш исле ап-ак ипиләр

        Һәр табында мул булсын.

        Ипи тоткан дәү әниләр

        Гел янәшәдә торсын!

2 а.б.    Җырлар булса шундый булсын-

             Җиргә шатлык сибәрлек.

             Күңелләргә бәйрәм булып,

             Язлар булып килерлек!

2”а” – шигырь

Җыр “Күгәрченнәр гөрләшәләр” ( кызлар)

1 а.б.     Биедек тә, җырладык та,

              Шигырьләр дә сөйләдек.

              Бәйрәм итеп көлеп алдык

              Матур көйләр көйләдек.

              Девочки и мальчики,

              Давайте вместе с нами

              Спасибо скажем бабушке,

              Спасибо скажем маме.

              За песенки и сказки,

              За хлопоты и ласки,

              За вкусные ватрушки,

              За новые игрушки.

   

              За книжки и считалки,

              За лыжи и скакалки,

              За сладкое варенье,

              За долгое терпенье.

Вместе: “Спасибо!”

Задина А.: Пусть вам солнце светит ярко-ярко,

                   Пусть щебечут птицы за окном,

                   Чтоб не только день восьмое марта,

                   Каждый день считался вашим днем!

2 а.б.           Бәйрәм киче бетеп килә,

                    Әниләргә әйтик шуны:

Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын.

Шат ягымлы булсын күңелегез.

Озын гомер, бәхет , шатлык тулы

Бер кайгысыз үтсен гомерегез!

Хор (җыр): “ Гөлләр чәчәк атыгыз”