Туган ягым -Чирмешән

Галимова Гөлнара Хаҗип кызы

Туган ягым -Чирмешән

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Чирмешән турында шигырьләр35.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Туган ягым”

1.

Юллар тигез, басулар киң

Халык ачык йөзле

Килегез кил, керегез кер

Булса юллар уңае.

2.

Татар, рус, чуваш, мордва

Кулга-кул тотынышып

Тормыш көтә, көн күрә,

хезмәт итә тырышып.

3.

Бар булганы үзе тапкан,

Үзе баккан, ирешкән

Бу халыкның Туган җире

Торган җире Чирмешән!

4.

Чирмешәнем, Чирмешәнем,

Яратып эндәшәмен.

Эштә уңган улларыңа,

Җилдәй җитез кызларыңа,

Сәламнәр өләшәмен.

5.

Матур таулар урап алган

Изге чишмә суларын

Синең белән горурлана

Кызларың һәм улларың.

6.

 Без җыелдык төрле авыллардан

Чирмешәнем сине зурларга.

Чал тарихың, яңаруың белән

Сиңа матур җырлар җырларга.

 7.

 Чирмешән елгасы ага

Назланып, боргаланып

Әй, үтә гомерләр, диеп,

Карап торам уйланып

М.П. Виноградов “Черемшанцам” шигыренең тәрҗемәсе

Горур, батыр   ирләрең

Яу кырында кыю көрәште,

Хезмәттә дә сынатмады

Уңышларга иреште.

Бөек сугышка ил чакыргач

Егерме мең сугышчыны район җибәргән

Биш Совет батыры, алар белән

Иван Конев – хәрби генерал.

 

Ә аннан хезмәт фронты, бөек төзелеш

Нефтҗ суырту, икмәк үстерү.

Танылды күпләрнең исеме

Исмәгыйль Әхмәдуллин – хезмәт Герое.

Бөек эшләрең белән горурланам

Төзиләр, чәчәләр, уралар.

Гадәтләрне дәвам итә

Супонин – Россия Герое.

Чирмешәнем, тормышыңны

Аюпов, Носов җитәкләде.

Файрушин, Загитов, Сабиров Рушан,

Мөбәрәкҗанов монда эшләде.

Шәйхетдинов Казан сәхнәсендә

Туган халкы данын күтәрде.

Сандугачларың моңнарын

Искәндәр илгә яңгыратты

Газлар керде, юллар төзекләнде

Күп төзелеш бара бүген дә

Чәчәк аттың, Чирмешәнем минем,

Безнең Татарстан күгендә.

-Төзекләнә, нурга күмелә

Чирмешән урамнары,

Парк, бакчаларын бизи

Сайрар кошларның җыры.

Синдә иркен сулаулары,

Районым, туган җирем,

Бакчаларың чәчәк атса

Син-нәкъ  оҗмахның түре.