Үз белемеңне үстерү планы

Галимова Гөлнара Хаҗип кызы

Үз белемеңне үстерү темасы,  планы өстендә эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Үз белемеңне үстерү планы82 КБ

Предварительный просмотр:

   

Татарстан Республикасы

Чирмешән муниципаль районы

 муниципаль бюджет белем бирү оешмасы

“Чирмешэн кадетлар интернат мәктәбе”

Шәхси иҗади план

1. Педагогның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

  Галимова Гөлнара Хаҗип кызы,  “  Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән  кадет мәктәп интернаты”

дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2. Белеме югары

3. Иҗади үсеш темасы:  Татар теле һәм әдәбият укыту процессында укучыларда коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыру.

4. Мәктәпнең   методик   темасы:    Инновационные подходы к органицазии педагогического процесса в условиях модернизации образования.

   

    5. Районның методик темасы:   Социальный ресурс оброзования сотрудничество, компетенция, ответственность.

6. Әлеге   эшне   түбәндәге   алгоритм   буенча   алып барам:

    1)Үз    белемемне    күтәрү   темасын    һәм    юнәлешен сайлау;

  1. Үз белемемне күтәрүнең максат һәм бурычларын формалаштыру;
  2. Информация чыганакларын билгеләү;
  3. Үз белемемне күтәрү формасын сайлау;
  4. Шәхси иҗади план төзү;
  5. Үз белемемне күтәрүнең нәтиҗәсен күзаллау;
  6. Үз   белемемне   күтәрү  эшчәнлеген   анализлау  һәм бәяләү;
  7. Отчет әзерләү.

7. Тема өстендә эш башланды: 01. 09. 2014

8. Эшне төгәлләү планлаштырылган дата: 31. 05. 2019

     9.Максат: 

  •  мәгълүмат ташкынында үзлектән белем алу, дөрес ориентлашу, кирәкле информацияне сайлап алу, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау күнекмәләре формалаштыруның заманча метод һәм алымнарын өйрәнү;
  • аны татар теле, әдәбияты  укытуда һәм тәрбия эшчәнлегендә куллану;
  • тәҗрибә тарату.

10.  Бурычлар:

  • Хезмәттәшләрнең  дәресләренә керү
  • Киңәшмәләрдә, дискуссияләрдә,тәҗрибә уртаклашуда катнашу
  • Дәресләреңә үзанализ һәм үзбәя бирү
  • Коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләрнең укыту  -   тәрбия эше нәтиҗәсенә йогынтысын көчәйтү

  • Квалификация күтәрү курсларында булу
  • Сыйныфтан тыш һәм түгәрәк эшләре оештыру
  • Укучылар һәм укытучылар өчен оештырылган төрле     конкурс, олимпиадаларда катнашу

12.        Күзалланган нәтиҗә:

  • Белем сыйфатын арттыру
  •   Коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләрне формалаштыручы алымнарны дәресләрдә      актив     файдалану;
  • Түбәндәгеләргә өйрәнергә:

  • Дәресләрдә мулътимедиа кулланырга;

 -  Укучыларны өстәмә мәггьлүмат алырга һәм аны  урынлы кулланырга    өйрәтү;

-       Укучыларны   үз   белемнәрен     һәм  яңа   алынган  белемнәрне

           чагыштыра һәм анализлый белергә өйрәтү;

  • Иҗади сәләтләрне үстерү;
  •      Коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләрне      формалаштыручы алымнарны кулланып    эшләнгән    дәрес

    эшкәртмәләре комплектлары булдыру;

  •   Периодик рәвештә эшчәнлегемә үзанализ үткәрү

   һәм   ММО   утырышларында,    педкицәшмәләрдә хисап тоту;

  •   - Шәхси методик тема буенча эшкә йомгак ясау

 

Методик тема буенча эш планы

Эш этаплары

Срок

Нәтиҗә

1

Методик тема буенча фәнни-методик әдәбиятны өйрәнү:

  • конспектлар, тезислар язу;
  • газета-журнал материаллары белән даими танышу, алдыру.

2

Проблема буенча кулланырлык метод һәм алымнарны гамәлдә файдаланырга өйрәнү:

  • компьютер укуларында белем күтәрү;
  • персональ компьютерда, интернет челтәрендә гамәли күнекмәләр;
  • интерактив такта белән эшләргә өйрәнү;
  • интерактив дәреслекләр, мультимедиа программалары белән эшләү күнекмәләрен үстерү;
  • тәҗрибәле укытучыларның эше белән якыннан танышу;
  • татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белем күтәрү курсларында уку.

3

5-10нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты программалары, дәреслекләренең эчтәлегенә проблема яктылыгыннан торып анализ ясау:

  • календарь-тематик планнарга өстәмәләр, төзәтмәләр кертү мөмкинлеген тикшерү;
  • интерактив чараларны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану мөмкинлеген тикшерү;
  • мәктәпкә кайтучы яңа әсбаплар белән даими рәвештә эшләргә өйрәнү.

4

Укучыларның дәресләрдә компьютер технологияләре куллану мөмкинлекләрен өйрәнү:

  • информатика укытучысы белән әңгәмә;
  • балалардан сорашу, анкета сорауларына җаваплар туплау, аларга анализ ясау;
  • информатика дәресләрендә укучыларны күзәтү.

5

Укучылар белән практикумнар үткәрү:

  • дәрестән тыш вакытта компьютерда лингвистик уеннар уйнау;
  • интерактив режимда тесталар эшләү;
  • интернет-конкурсларда катнашу.

6

Компьютер технологияләрен  татар теле һәм әдәбияты дәресләре, класстан тыш чаралар үткәргәндә куллану:

  • календарь-тематик планнар, дәрес планнары, дәрестән тыш чараларның эшкәртмәләрен төзү, үткәрү;
  • үзанализ ясау;
  • планнарны камилләштерү;
  • ачык дәресләр, мероприятиеләр күрсәтү, аларны анализлау, консультацияләр алу.

7

Компьютер технологияләре куллануның эффектлылыгын диагностикалау, тикшерү:

  • контроль язма эшләр үткәрү;
  • нәтиҗәләрне гомумиләштерү, анализлау.

8

Тәҗрибәне гомумиләштерү:

  • докладлар, чыгышлар әзерләү.

9

Тәҗрибә уртаклашу:

  • докладлар, чыгышлар ясау;
  • ачык дәресләр, класстан тыш чаралар күрсәтү;
  •  семинарларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, форумнар эшендә катнашу.

10

Фәнни-методик журнал өчен мәкалә әзерләү:

  • фәнни- методик мәкаләләргә карата куелган таләпләрне искә төшерү;
  • мәкаләне язу, камилләштерү;
  • һөнәри әзерлекле белгечләр белән киңәшләшү.

11

Аттестациягә әзерләнү:

  • эшләнгән эшкә анализ ясау;
  • документлар әзерләү;
  • фәнни текстларны камилләштерү.