Программы

Закирова Айсылу Юнусовна

Программы по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon haydarova_programmalary.zip477.84 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ  БИРҮ МӘКТӘБЕНДӘ  ТАТАР ТЕЛЕН  ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН

УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ

(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)

1-11 нче сыйныфлар

Төзүче-авторы:

 К.С.Фәтхуллова

КАЗАН - 2014

БАШЛАНГЫЧ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Аңлатма язуы                                                                  

                                                   

Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты нигезендә башлангыч белем бирү төп гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып тора. Аның төп максаты – башлангыч белем бирү белән беррәттән, балаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, уку нәтиҗәләрен бәяләү күнекмәләрен үстерү. Әлеге программа укытучыларга эш программаларын төзү өчен нигез булып тора: ул укыту предметының мәҗбүри өлешен билгели, һәм аның җирлегендә авторлар укыту эчтәлегенең вариатив өлешен сайлый алалар. Эш программаларында укытучылар эчтәлекне сайлауда, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр санын бүлү һәм аны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүдә, шулай ук укучыларның төп компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда үз юнәлешләрен тәкъдим итә алалар. Программа бердәм белем бирү киңлеген һәм шул ук вакытта альтернативлыкны саклап калу максатын күздә тота.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре. Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле барлык урта (тулы) гомуми  белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып тора.  

Татар телен дәүләт теле буларак укыту – аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары: башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)  формалаштыру;  укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;  татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Программа телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган  коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынайту); индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын,  индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, аңлылык, күрсәтмәлелек принциплары истә тотыла.

Татар теленә өйрәтүнең әһәмиятле юнәлешләре:

 – милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бербөтен итеп кабул итү нигезендә шәхесләрнең гражданлык тиңдәшлеген  формалаштыру;

 – кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ярдәм күрсәтергә әзер булу, ихтирам, әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукы барлыгын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен, психологик шартлар формалаштыру;

– әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм иҗтимагый кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;

 – үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын булдыру;

 үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, шәхеснең  мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.

Программа Россия Федерациясендәге башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләренең базис укыту планы нигезендә төзелгән. Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге законнары нигезендә базис укыту планында Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеге каралган. Программа татар теле һәм әдәбият   өлешләрен үз эченә ала.  

Башлангыч мәктәптә татар телен укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уятып, укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ватанпәрвәрлекне үстерә. Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

– беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

– коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

– «Татар теле” һәм  “Әдәби уку» предметларына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең  шәхси нәтиҗәләре:

– татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

– шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

 – татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:

– гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;

– үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;  

– укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

– өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;

– мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.

        Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

 – татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

   – телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

– татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүнең төп эчтәлеге

Сөйләү. Коммуникатив бурычны уңышлы хәл итү өчен, аралашу максаты һәм аның шартларына бәйле тел чараларын сайлау. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләренә ия булу. Көндәлек аралашу ситуацияләренә бәйле сөйләм әдәбе үрнәкләрен гамәли үзләштерү. Орфоэпик нормаларны үтәү.

Тыңлап аңлау. Телдән аралашуның максатына һәм ситуациясенә төшенү. Ишеткән сөйләмне аңлап кабул итү. Тыңлана торган мәгълүматны аңлау, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Уку. Текстны сәнгатьле итеп уку. Текстны эчтән укып, төп мәгълүматны табу. Текстның эчтәлегенә  нигезләнеп, сорауларга җавап бирү, сөйләшү үткәрү, мөнәсәбәтеңне белдерү.

Язу. Хәреф һәм иҗекләрне, сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне күчереп язу. Җөмләләргә үзгәрешләр кертеп язу. Пөхтә һәм матур язу күнекмәләренә ия булу. Сүзләрне ишетеп язу. Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап язу. Котлау язу.

Укытуның беренче баскычында ук инновацион технологияләрдән, шул исәптәп интерактив формалардан файдалану зарур. Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:  күрсәтмә әсбаплар;   белешмә материаллар;   аудио- һәм видеоәсбаплар;  мультимедиа технологияләр;  электрон дәреслекләр;  компьютер программалары;  интерактив тикшерү программалары; татар сайтлары;   электрон китапханә;  лингафон кабинет.

1 нче сыйныф  (136 сәгать)

Сөйләм эшчәнлегенең  төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

– сөйләм әдәбе үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;

– предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;

үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), бәйрәмнәр, ял һәм спорт турында сөйләү ( СОЧИ????, параолимпиада – спорт бит..)  Төп программа кысаларында дип билгеләргә

– текстны укып яки тыңлап, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Тыңлап аңлау

– аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган  рәвештә җавап кайтару;

– аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең төп эчтәлеген әйтеп бирү.

Уку

– татар сүзенең график образын аның авазлы образы белән чагыштыру;

– укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын үзләштерү;

– өйрәнелгән тел материалына нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;

– өйрәнелгән тел материалына нигезләнгән кечкенә күләмле текстларны эчтән уку,  кирәкле мәгълүматны табу һәм аңа  бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

Язу

– татар алфавитындагы барлык хәрефләрне каллиграфик дөрес язу;

– сүзләрне, сүзтезмәләрне, гади җөмләләрне күчереп язу;

– үрнәк буенча котлау язу;

– өйрәнелгән тема буенча сорауларга язмача җавап бирү.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

– авазларны ишетеп аера һәм дөрес әйтә белү;

– сүзләрдә басымны дөрес кую;

– җөмләләрне дөрес әйтү;

– татар алфавитын  яттан әйтү;

– сүзләрне яки җөмләләрне үзгәртмичә күчереп язу;

– актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.

   Сөйләмнең лексик ягы

– аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;

– өйрәнелгән аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне таный белү. 

Сөйләмнең грамматик ягы

– өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

– өйрәнелгән җөмлә калыпларын  сөйләмдә куллану.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

 Аралашу кагыйдәләре һәм гыйбарәләрен,  иң гади җөмлә калыпларын балалар фольклоры үрнәкләрен (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, җырлар) гамәли үзләштерү.

Махсус күнекмәләр

Ике телле сүзлекләрдән, белешмә материаллардан файдалану, мультимедиа әсбапларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларыннан, шулай ук укучыларының яшь үзенчәлекләре һәм мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнә.

Исәнме, мәктәп! (8 сәгать)

Гаилә һәм мин (10 сәгать)

Сәламәт бул! (8 сәгать)  

Шәһәрдә (8 сәгать )  

Уенчыклар кибетендә (8 сәгать)

Киемнәр кибетендә (8 сәгать)

Ашамлыклар кибетендә (8 сәгать)

Ел фасыллары (8 сәгать)

Яңа ел бәйрәме (8 сәгать)

Без кунакка барабыз (8 сәгать)

Без уйныйбыз, җырлыйбыз (8 сәгать)

Йорт хайваннары һәм кошлары (8 сәгать)

Кыргый хайваннар һәм кошлар (8 сәгать)

Әниләр бәйрәме (7 сәгать)

Бакчада (7 сәгать)

Без спорт яратабыз (6 сәгать)

Җәйге ял  (6 сәгать)

Тел материалы

  Фонетика.  Татар алфавиты. Аваз-хәреф бәйләнешләре. Транскрипция билгеләре. Татар телендәге үзенчәлекле авазлар. Үзенчәлекле сузык һәм тартык авазлы сүзләр. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр.   Я, ю, е хәрефләре белдергән авазлар. Сүз басымы. Хикәя һәм сорау җөмләләр.

Уку һәм язу кагыйдәләре. Сүзне юлдан-юлга күчерү. Җөмләне баш хәрефтән яза башлау. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау билгесе).

        Лексика. Аралашу темаларына караган актив лексика. Сөйләм әдәбе берәмлекләре.  Алынма сүзләр (мәсәлән,  парта, пенал).

Грамматика. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләр. Исемнәрнең сан һәм килеш белән төрләнеше. Исемнәргә сан, килеш кушымчаларның ялгану тәртибе.  -ныкы/-неке кушымчалы исемнәр. Ялгызлык исемнәр (кеше исемнәре, шәһәр исемнәре). Лексик темаларга караган сыйфатлар. Сыйфат + исем (күплек сан) төзелмәсе.  Зат, сорау, тартым алмашлыклары. Микъдар саннары (30 гә кадәр). Сан + исем төзелмәсе.  Тәртип саннары (30 гә кадәр). Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше. Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән, кичен). Бәйлекләрнең исемнәр белән кулланылышы (бәйрәм белән, шәһәр турында).  Кисәкчәләр (-мы/-ме, түгел).

Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау җөмләләр. Татар  җөмләсендә сүз тәртибе үзенчәлекләре. Җөмлә калыплары.

Лексик минимум  

 Исәнме, мәктәп!

Исәнмесез, исәнме, сәлам, дәфтәр, китап, бу, кем, нәрсә,  әйе, юк, түгел, мин, син, ул, рәхмәт, сау бул, сау булыгыз, утыр, утырыгыз

 Гаилә

Гаилә, кеше, әти, әни, абый, апа, эне, сеңел, бала, әби, бабай, малай, кыз, нинди, сан, ничә,  укучы, укытучы, тату,  яшь, кеше, гафу итегез  

Сәламәт бул!

Баш, колак, чәч, авыз, борын, күз, тел, теш, кул, бармак, сул, уң, аяк,  сәламәт булырга, төс, кызыл, сары, яшел, зәңгәр, ак, кара, соры, коңгырт, алма, зур, кечкенә, керергә, чыгарга, ярый  

Шәһәрдә

Шәһәр, урам, йорт, кибет, мәйдан, кунакханә, киң, тар, озын, кыска, биек, тәбәнәк, матур  

 Уенчыклар кибетендә

Уенчык, йомшак, күп, бик, курчак, туп, шакмак, аю, төлке, куян, сатучы, алырга, карарга, сөйләргә, уйнарга, укырга    

 Киемнәр кибетендә

Кием, күлмәк, чалбар, итәк, тун, бүрек, күн итек, бияләй, шәл, алырга, сатарга, базар, без, сез, алар, барырга, кирәк (түгел), рәхим итегез  

 Ашамлыклар кибетендә

Икмәк, күмәч, сөт, чәй, конфет, май, шикәр, туңдырма,  ашарга, эчәргә  

 Ел фасыллары

Ел фасылы, кыш, яз, җәй, көз, җылы, салкын, аяз, кар ява, болытлы, кояш, җил исә, яңгыр ява, яратырга, яхшы, әйбәт, бик яхшы, шәп, хәерле иртә (көн, кич)  

Яңа ел бәйрәме

Бәйрәм, күңелле, Яңа ел, бүләк, бирергә, котларга, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, теләргә, бәхет, шатлык,  бизәргә, белән, кайтырга  

 Без кунакка барабыз

Кунак, чынаяк, пычак, кашык, балкалак, чәнечке, тәлинкә, бал, чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак, кыстыбый, пәрәмәч, коймак, тәмле    

Без уйныйбыз, җырлыйбыз

Уйнарга, җырларга, җыр, җырчы, биергә, бию, биюче, шигырь, гармун, курай, ничәнче, бүген, иртәгә, кичә, иртән, кичен, көндез, турында  

Йорт хайваннары һәм кошлары

Хайван, сыер, бозау, ат, колын, сарык, кәҗә, эт, песи, кош, әтәч, тавык, каз, үрдәк, күркә, чеби, кычкырырга, мияуларга, өрергә  

Кыргый хайваннар һәм кошлар

Урман, кыргый, бүре, куян, керпе, тиен, фил, арыслан, усал, куркак, хәйләкәр, чыпчык, күгәрчен, карга, тукран, очарга. кызыксынырга    

 Әниләр бәйрәме

Булышырга, савыт-саба, үтүкләргә, юарга, сөртергә,  идән, тузан, пешерергә, чәчәк

Бакчада

Бакча, кыяр, кишер, суган, бәрәңге, кәбестә, яшелчә, җиләк, җимеш, агач,  үсәргә, җыярга, чүп утарга, җир казырга, утыртырга, су сибәргә, чүп үләне, эшләргә, ял итәргә  

Без спорт яратабыз

Чана, чаңгы,  җиңүче,  җиңәргә, сикерергә, йөгерергә, катнашырга, шуарга, кышкы, җәйге, көрәш, көчле

 Җәйге ял

Су коенырга, кызынырга, балык тотарга, күл, елга, рәхәт, саф һава, йөрергә, җәяү, табигать,  диңгез    

2 нче  сыйныф (102 + 68 сәгать)

Сөйләм эшчәнлегенең  төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

– сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, үрнәк буенча диалоглар төзү;

– предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;

– йорт (фатир), көндәлек режим, кунакка бару, туган ягыбыз - Татарстан, аның башкаласы, ял итү турында сөйләү;

– укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү;

          - лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 4 тән ким булмаска тиеш);

  • лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 5 тән ким булмаска тиеш);

Тыңлап аңлау

             – 0,5 минутлык текстны тыңлап аңлау һәм, төп эчтәлегенә төшенеп, укытучының сорауларына җавап бирү;

         - диалогны тыңлау, анда сүз нәрсә турында баруын әйтү;

          - текстны тыңлау һәм бирелгән җөмләләр арасында эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү.

Уку

        – текстларны сәнгатьле итеп уку һәм укыганның эчтәлегенә тулысынча төшенү;

         - тексттагы яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып аңлау яки сүзлектән табу;

-текстны эчтән укып, кирәкле мәгълүматны табу һәм аңа  бәйле гади нәтиҗәләр ясау;

          - шигырьләрне яттан сөйләү.

  Язу

- хәрефләрне һәм сүзләрне дөрес язу;

         - аерым җөмләләрне, кечкенә текстларны үзгәрешсез күчереп язу;

         - әйтелеше  белән   язылышы  арасында  аерма булмаган сүзләрне дөрес язу;

- бирелгән үрнәк буенча котлау язу;

– өйрәнелгән тема буенча сорауларга язмача җавап бирү;

– сөйләм бурычын аңлап, үз фикереңне кыскача язмача белдерү.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

  • үзенчәлекле авазларны ишетеп аера һәм дөрес әйтә белү;
  • калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аера белү;

– сүзләрдә басымны дөрес кую;

– әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;

– ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү;

– текстны үзгәртмичә күчереп язу;

– актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу;

– татар теленең үзенчәлекле авазларын транскрипция билгеләре белән күрсәтү.

   Сөйләмнең лексик ягы

– аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;

– аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сөйләм гыйбарәләрен куллана белү. 

Сөйләмнең грамматик ягы

– өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

– җөмләнең төп коммуникатив төрләрен  сөйләмдә куллану.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Татарстан Республикасының шәһәрләре һәм елгалары, башкаласының истәлекле урыннары, татар халкының күренекле шәхесләре, татар халкының милли бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре турында мәгълүматлы булу.

Махсус күнекмәләр

Ике телле сүзлекләрдән, таблицалардагы белешмә материалдан, мультимедиа әсбапларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларыннан, шулай ук укучыларының яшь үзенчәлекләре һәм мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнә.

Яңа уку елы белән! (8 сәгать).

Йортыбыз. Фатирыбыз (8 сәгать).

Көндәлек режим (8 сәгать).  

Ашамлыклар кибетендә (8 сәгать).  

Әбиләрдә кунакта (7 сәгать).

Табигатьтәге үзгәрешләр (7 сәгать).

Татарстан - туган ягым (7 сәгать).

Казан – Татарстанның башкаласы (7 сәгать).

Сәламәтлек – иң зур байлык (7 сәгать).

Без хезмәт яратабыз (7 сәгать).

Үсемлекләр белән танышабыз (7 сәгать).

Хайваннарга һәм кошларга булышабыз (7 сәгать)

Без  бәйрәмгә барабыз (7 сәгать).

Күңелле ял итәбез (7 сәгать).

Тел материалы

 Фонетика.  Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Транскрипция билгеләре. Татар телендәге барлык авазларны ишетеп тану. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Сингармонизм законы. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр (пенал, китап,  миңа, сиңа). Үзенчәлекле тартык авазлы ([къ], [гъ], [w], [җ], [ң], [һ], [ч]) сүзләр. Ике тартык янәшә килгән сүзләр (кайтты, китте).  Я, ю, е хәрефләре булган сүзләр: ярата [йарата], яши [йәши], юл [йул], ел [йыл]. Кыска һәм озын сузыклар.  Яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыраулашуы. Нечкәлек яки калынлык билгесе булган гади сүзләрнең
(сәгать, шигырь), кушма сүзләрнең (көньяк, кулъяулык)
әйтелеше. Басым соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләр (
сорау алмашлыклары, -мы/-ме кисәкчәле сүзләр, алынма сүзләр). Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм әдәбе үрнәкләрендә интонация.

Уку һәм язу кагыйдәләре. Сүзне юлдан-юлга күчерү. Җөмләне баш хәрефтән яза башлау. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре).

        Лексика. Аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр; сөйләм әдәбе берәмлекләре.  Алынма сүзләр (мәсәлән, компьютер, фильм). Сүз ясалышы турында беренчел мәгълүмат бирү: парлы (савыт-саба), кушма (ташбака) һәм тезмә (салават күпере) сүзләр. Сүз ясагыч кушымчалар –лы/-ле (бәхет – бәхетле).

Грамматика.  Исемнәрнең сан һәм килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Иялек килешендәге исем + тартымлы исем (укучының дәфтәре) төзелмәсе. Ялгызлык исемнәр.  Лексик темаларга караган сыйфатлар. Зат, сорау, күрсәтү (бу,  менә) алмашлыклары. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. Микъдар саннары (100 гә кадәр), тәртип саннары (100 гә кадәр). Хәзерге заман, билгеле үткән заман хикәя фигыльләрнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Кирәк (түгел), мөмкин (түгел), ярый, ярамый сүзләрен фигыльнең инфинитив формасы белән кулланылышы. Урын рәвешләре (анда, монда). Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы (белән, турында, өчен, саен, кебек, кадәр, соң).  Кисәкчәләр (әле, бик). Һәм, ә теркәгечләре.

Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, боеру җөмләләр. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Татар җөмләсендә сүз тәртибе. Җөмлә калыплары.

Лексик минимум

 Яңа уку елы белән!

Белем, белергә, өйрәнергә, тыңларга, аңларга, кабатларга, сорау, сорау бирергә, җавап, җавап бирергә, тәрҗемә итәргә, мисал, күнегү, билге алырга, бишле, дүртле, өчле, икеле, аваз, хәреф, сүз, җөмлә, өтер, нокта, тәнәфес, ярый (ярамый)

Йортыбыз, фатирыбыз

Бүлмә, алгы бүлмә, аш бүлмәсе, кунак бүлмәсе, аш бүлмәсе, йокы бүлмәсе, юыну бүлмәсе, ишек, ачкыч, тәрәзә, тәрәзә төбе, гөл, сәгать, идән, түшәм, җиһаз, өстәл, журнал өстәле, язу өстәле, урындык, кәнәфи, элгеч, карават, киштә, суыткыч, кием шкафы, савыт-саба шкафы, келәм, якты, чиста  

 Көндәлек режим

Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе,  башта, аннары, тагын, торырга, йокларга ятарга, юынырга, сөртенергә, киенергә, дәрес әзерләргә, сөлге  

    Ашамлыклар кибетендә

Ашамлык, балык, каймак, эремчек, он, ит, тоз, шикәр комы, прәннек,   тартма, акча, сум, тиен (копейка), сайларга, түләргә, үлчәргә

Әбиләрдә кунакта

Кунак, чакырырга, күчтәнәч, табын, ашъяулык, кулъялык, токмачлы аш, шулпа, ботка, сыйларга, салырга, бәхетле, шатлыклы, тәрбияле, рәхмәт әйтергә, әле, бик  

 Табигать

Табигать, кышын, язын, көзен, җәен, боз каплый, тамчы тама, кар эри, гөрләвек ага, яшен яшьни, күк күкри, салават күпере чыга, көн кыскара, төн озыная, соң (после), пычрак, бераз    

 Татарстан — туган җирем

Җир, туган, халык, Алабуга, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Нократ, Идел, Казансу, Агыйдел, урнашкан, елга ага, аша (аркылы), өчен, кадәр,  буенда, чишмә, дала, төзергә, төзелеш,   мәчет, чиркәү, тимер юл, бай

Казан — Татарстанның башкаласы

Башкала, бина, манара, үзәк, ашханә, даруханә, истәлекле урын, сарай (дворец), тукталыш, иске, яңа, ерак, якын, туктарга, анда, монда, таныш, тапкыр (раз), алда, артта

 Сәламәтлек — зур байлык

Сәламәт, сәламәтлек, авырый, авырта, йөткерә, йөрәк, эч, табиб(ә), хастаханә, дәваларга, ятарга, шөгыльләнергә, ишетергә, күрергә, сирәк, еш, ярый, ярамый

 Без хезмәт яратабыз

Тырыш, ялкау, ярдәмчел, хезмәт, ташырга, ташларга, чүп, чиләк, чүпрәк, ябарга, ачарга, чыгарга, керергә, яме, һәрвакыт, кайвакыт,  үзе  

 Үсемлекләр белән танышабыз

Үсемлек, үлән, ботак, яфрак, имән, каен, нарат, алмагач, шомырт, миләш, балан, карлыган, кура җиләге, җир җиләге, чия  

Хайваннарга һәм кошларга булышабыз

Җим, җимлек, ясарга, файда китерә, зыян китерә, өн, оя, күсе, тычкан, көньяк, төньяк, кышларга, тышта, ашатырга

 Без бәйрәмгә барабыз

Тамаша, тамашачы, сәхнә, чыгыш, баянчы, кул чабарга, яраткан, Җиңү бәйрәме, Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Сабантуй, көрәш, ат чабышы, аркан тартышу,  шома баганага менү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу

 Күңелле ял итәбез

Ял итәргә, ямьле, көтәргә, каршыларга, сагынырга, озатырга, үткәрергә, йөзәргә, әбәкле уйнарга, качышлы уйнарга, таган атынырга, ком, кәрзин, тулы, буш, күбәләк оча, кошлар сайрый

 

3 нче сыйныф  (102 + 102 сәгать)

Сөйләм эшчәнлегенең  төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

–  сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү;

- укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар кую һәм җавап бирү;

- лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 5 тән ким булмаска тиеш);

- сөйләм  ситуациясе яки рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 6 дан ким булмаска тиеш);

- хикәянең ахырын уйлап бетерү һәм сөйләү;

- укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Тыңлап аңлау

– аралашу барышында сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау һәм җавап кайтару;

–  укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап бару;

- 0,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку

–  төрле жанрлардагы текстларны эчтән яки кычкырып уку һәм төп эчтәлегенә төшенү;

- укылган тексттагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлау;

- татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен (мәкальләр, санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар) яттан әйтү;

- шигырьләрне яттан сөйләү.

Язу

актив үзләштерелгән сүзләрне яттан язу;

- лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча  хикәя язу;

- укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

- бәйрәм белән котлау язу.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

– лексик темаларга караган үзенчәлекле авазлы сүзләрне  дөрес әйтә белү;

– аерым сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;

– әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;

– ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү.

– актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес уку һәм язу;

– текстны үзгәртмичә күчереп язу;

– татар теленең үзенчәлекле авазларын транскрипция билгеләре белән күрсәтү.

   Сөйләмнең лексик ягы

– аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;

– өйрәнелгән аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану. 

Сөйләмнең грамматик ягы

– өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

– җөмләнең төп коммуникатив төрләрен  сөйләмдә куллану.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Татарстанның һәм Казанның тарихы, истәлекле урыннары, театрлары, татар халкының күренекле шәхесләре, бәйрәмнәр, милли ашлар турында мәгълүматлы булу.

Махсус күнекмәләр

Ике телле сүзлекләрдән файдалану; таблицаада бирелгән белешмә материалдан файдалану; мультимедиа әсбапларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларыннан, шулай ук укучыларының яшь үзенчәлекләре һәм мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнә.

Белем бәйрәме (10 сәгать)

Сәламәт булыгыз! (10 сәгать)

Спорт уеннары (10 сәгать)  

Ашханәдә (9 сәгать)  

Базарда (9 сәгать)

Без театрга барабыз (9 сәгать)

Бәйрәмнәр (9 сәгать)

Һөнәрләр (9 сәгать)

Татарстан – безнең Ватаныбыз (9 сәгать)

Әти-әниләргә булышабыз (9 сәгать)

Без  сәяхәткә чыгабыз (9 сәгать)

Тел материалы

 Фонетика. Лексик темаларга караган калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Басым беренче иҗеккә төшкән сүзләр. Алынма сүзләрнең әйтелеше. Янәшә килгән ике тартык булган сүзләрнең әйтелеше һәм аваз үзгәрешләре (исәнмесез, унбер, борынгы). Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрнең әйтелеше ккош, эссе). [р] авазына башланган сүзләрнең әйтелеше ['рәсем], [ырам].   Я, ю, е хәрефләре белдергән авазлар: яшел [йәшел]; яңа [йа°ңа], юл  [йул]; егет [йэгэт]; ел [йыл].

        Лексика. Аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр; сөйләм әдәбе берәмлекләре.  Татар һәм рус телләре өчен уртак сүзләр. Алынма сүзләр (мәсәлән, театр, спектакль). Сүз ясалышы турында мәгълүмат бирү: парлы (көн-төн), кушма (көнчыгыш) һәм тезмә (энҗе чәчәк) сүзләр.  Сүз ясагыч кушымчалар:  -лык/-лек (дәреслек, шатлык). 

Грамматика. Сан, тартым, килеш белән төрләнгән  исемнәр. Килеш белән төрләнгән зат алмашлыклары, күрсәтү, сорау алмашлыклары.  Лексик темаларга караган сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе. Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Алдында, артында, өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре.  Ләкин, чөнки теркәгечләре. Әле, инде кисәкчәләре. Кебек (шикелле), аркылы, саен, бирле бәйлекләре.  

Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, тойгылы, боеру җөмләләр. Татар җөмләсендә сүзләрнең урнашу тәртибе һәм үзара бәйләнеш үзенчәлекләре. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Җөмлә калыплары.  

Лексик минимум

 Белем бәйрәме  

Дәрес, дәреслек, сүзлек, көндәлек, бетергеч, сызгыч, уку, язу, хата, дөрес, рәсем, рәсем ясарга, буяу, җилем (клей), өй эше, бирем, эш дәфтәре, кайчы, кәгазъ, төсле кәгазъ, карандаш очлагыч

 Сәламәт булыгыз!

Сәламәт, дару, даруханә, дәваланырга, терелергә, сызларга, тамак, салкын тияргә, чыныгырга, онытырга, таза, ябык, симез, файдалы, дару үләннәре, мәтрүшкә, гөлҗимеш, кычыткан

Спорт уеннары

Кышын, җәен, уен, кызыклы, кәшәкә, тимераяк, шугалак, тау, шаярырга, шаян, рәхәт, дуслык, оста, шахматчы, буенча, беренчелек

Ашханәдә

 Аш, ашханә, иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш, кәбестә ашы, токмач ашы, пылау, пилмән,  ботка,  дөге, солы, карабодай, тавык ите, алма пирогы, йомырка, кесәл, ач, тук, әдәпле

  Базарда

Җиләк-җимеш, кавын, карбыз, әфлисун, чикләвек, өрек, йөзем, борыч, сарымсак, чөгендер, шалкан, кабак, чәчәк бәйләме, роза чәчәге, лалә, энҗе чәчәк, ак чәчәк

Без театрга барабыз

Тамаша, тамаша залы, тамашачы, көй, башкаручы, башкарырга, ошарга, оста, осталык, сәхнә, пәрдә ачыла, ябыла,  рәхмәтле булырга

Бәйрәмнәр

Тантана, кичә (вечер), халыкара, милли, дини, Нәүрүз бәйрәме, карга боткасы, бәйрәм итәргә, табышмак, башваткыч, тизәйткеч, берничә, үткәрергә

Һөнәрләр белән танышабыз

Һөнәр, танышырга, төзүче, тегүче, балыкчы, рәссам, язучы, шагыйрь, шигырь, тәрбияче, китапханәче, пешекче, нефтьче, машина йөртүче, хат ташучы, урманчы, эшләргә, булып

Татарстан — безнең Ватаныбыз

Ватан, тарих, дәүләт, ил башлыгы, көнчыгыш, көнбатыш, көньяк, төньяк, күрше, халык, күпчелек,  авыл хуҗалыгы, чикләшергә, бәйләнеш, тыгыз, чит, җитештерергә, кара алтын, горурланырга

Әти-әниләргә булышабыз

Хуҗа, хуҗабикә, хуҗалык, булышырга, кер юу машинасы, тегү машинасы, тегәргә, бәйләргә, чигәргә, пычак, чүкеч, кисәргә, кадак кагарга, такта, пычкы, балта, утын ярырга  

 Без сәяхәткә чыгабыз

Сәяхәт, сәяхәт итәргә, сәяхәтче, юлдаш, башка (другой), чит ил,  җыенырга, саен, һәр, диңгез, тау башында, күл буенда, күл төбендә, урман буйлап, чишмә, җәяү, учак ягарга, иң, теге    

               

4 нче сыйныф (102 + 68 сәгать)

Сөйләм эшчәнлегенең  төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

- сөйләм әдәбе үрнәкләрен  урынлы кулланып,  сөйләшү үткәрү;

   -  укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча әңгәмә кору;

–  аралашу  ситуацияләренә бәйле диалог төзеп сөйләү (һәр укучының репликалар саны 6 дан ким булмаска тиеш);

    -  тасвирлау һәм хикәяләү элементларын кертеп, лексик тема буенча эзлекле сөйләм оештыру (җөмләләр саны 7 дән ким булмаска тиеш);

     - укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләгәндә, төрле җөмлә калыпларын куллану һәм фикерне эзлекле белдерү.

Тыңлап аңлау

      –        укытучы әйткәнне тыңлап аңлау;

      - 0,5 минутлык текстны тыңлап,   эчтәлеге буенча сөйләшүдә

катнашу;

     - дәрестә катнашучыларның җанлы сөйләмен тыңлап, эчтәлегенә төшенү.

Уку

төрле жанрлардагы текстларны  сәнгатьле итеп  һәм аңлап уку;

- тексттагы яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып аңлату;

- татар балалар язучылары әсәрләреннән алынган өзекләрне укып, эчтәлеген сөйләү;

- шигырьләрне яттан сөйләү.

 Язу

- гаилә-көнкүреш һәм уку хезмәтенә бәйле темаларга яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә сочинение язу;

- тыңланган яки укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

- аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешләр кертеп язу.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

– үзенчәлекле авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;

– аерым сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;

– әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;

– ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү.

– җөмләләрне, текстларны үзгәрешләр кертеп язу;

– актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес уку һәм язу;

– татар теленең үзенчәлекле авазларын транскрипция билгеләре белән күрсәтү.

   Сөйләмнең лексик ягы

– аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;

– өйрәнелгән аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану. 

Сөйләмнең грамматик ягы

– өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

– җөмләнең төп коммуникатив төрләрен  сөйләмдә куллану.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Татарстан Республикасының дәүләт символлары, тарихи урыннары, музейлары, табигый байлыклары, татар халкының күренекле шәхесләре турында мәгълүматлы булу.

Махсус күнекмәләр

Ике телле сүзлекләрдән файдалану; таблица, схема рәвешендә бирелгән белешмә материалдан файдалану; аудио- һәм видеоәсбаплардан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларыннан, шулай ук укучыларының яшь үзенчәлекләре һәм мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнә.

      Мәктәптә (12 сәгать).

Татарстан Республикасының дәүләт символлары (12 сәгать).

Татарстанның тарихы белән танышабыз (12 сәгать).

Табигатьне саклыйбыз (11 сәгать).

Музейларга барабыз (11 сәгать).

Универмагта (11 сәгать).

Һөнәрләр (11 сәгать).

Зоопаркта (11 сәгать).

Исәнме, җәй! (11 сәгать).

Тел материалы

 Фонетика. Лексик темаларга караган сүзләрнең әйтелеше. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләр. Сүзләрне, аерым җөмләләрне үзгәрешләр кертеп язу. Кеше исемнәрен һәм фамилияләрен, шәһәр, авыл һәм елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәрефтән язу.

        Лексика. Аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр; сөйләм әдәбе берәмлекләре.   Алынма сүзләр (мәсәлән, гимн, герб, флаг). Сүз ясалышы: кушма (урынбасар) һәм тезмә (бака яфрагы) сүзләр. Сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че (тәрҗемәче, урманчы).  

Грамматика. Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык
исемнәр. Актив үзләштерелгән сыйфатларның төп, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре. Хикәя фигыльнең өйрәнелгән заман формалары.
Гына/генә, кына/кенә кисәкчәләре. Күрсәтү алмашлыклары (бу, теге, әнә, менә).  Таба, соң, кадәр  бәйлекләре.  Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Татар һәм рус җөмләләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләре. Татар җөмләсендә сүзләрнең урнашу тәртибе һәм үзара бәйләнеш үзенчәлекләре.

Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, тойгылы, боеру җөмләләр. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Җөмлә калыплары.  

Лексик минимум

Мәктәптә

Акыллы, тапкыр, сәләтле, белемле, сабыр, уйларга, тикшерергә, санарга, кушарга, алырга (отнять), бүлергә, тапкырларга, чишәргә, мәсьәлә, чагыштырырга

Татарстанның дәүләт символлары

Дәүләт гербы, дәүләт флагы, дәүләт гимны, дәүләт теле,  барлык (бөтен), тасма, намус, тынычлык, көч, халык, матурлык, канатлы, ак барс, боҗра, калкан, кашкарый, җилфердәргә, яңгырарга, хөрмәт итәргә

Татарстанның тарихы белән танышабыз

Болгар дәүләте, Казан ханлыгы, тарих, тарихи, хәтер, хәтерләргә,  галим, ачыш, казаныш, үсеш алырга, Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы, Сөембикә манарасы, Спасс манарасы

Табигатьне саклыйбыз

Кызыл китап, сакларга, яхшыртырга, байлык, пычратырга, өзәргә, таптарга, агулы, зарарлы, саф һавалы, каршы, әллә, икән, йөрергә, шатланырга,    

 Музейларга барабыз

Күргәзмә, сынлы сәнгать, милли, сакланырга, корал, шәхси әйберләр, таш, мәрмәр, алтын, көмеш,  сын, сынчы, гасыр, борынгы

 Универмагта

Үзәк, бүлек, сатып алырга, сатарга, өй җиһазлары, бизәнү әйберләре, баш киемнәре, өс киемнәре, аяк киемнәре,  алка, йөзек, муенса, беләзек, киеп карарга, килешергә (быть к лицу), игътибар, игътибарлы, ачык, ябык  

Һөнәрләр

Оешма, җитәкче, эш, эшче, эшкуар, рәис, урынбасар, ярдәмче, тәрҗемәче, нефтьче, хисапчы,  мактарга, ихтирам итәргә, тиеш

Зоопаркта

Дөя, фил, арыслан, юлбарыс, көнгерә, ишәк, бака, ташбака, маймыл, су үгезе, елан, ишәк, ләкләк, лачын, торна, бөркет, ябалак, тукран, аккош, акчарлак, шуышырга, читлек

Исәнме, җәй!

Озакламый,  күптән (түгел), яңадан, әлбәттә, бигрәк тә, ашыгырга, күңел ачарга, аралашырга, кызыксынырга, мавыгырга, рәхәтләнеп, биредә (монда), тегендә (анда)

ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ  

Аңлатма язуы

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының  төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле юнәлеш,  ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез  барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар телен һәм татар әдәбиятын укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

        Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасында белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

        Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсендә һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Законда күрсәтелгәнчә,   Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп уку предметларының берсе булып тора.  

         Әлеге программа рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту буенча эш программаларын төзү өчен нигез булып тора: ул укыту предметының мәҗбүри өлешен билгели. Эш программаларына, мәктәпнең эш үзенчәлеген, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленешен һәм  материалны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүдә, эчтәлекне киңәйтүдә, шулай ук укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда укытучылар  үзгәрешләр кертә алалар.  Бу үзгәрешләр эш программаларының аңлатма язуында чагылыш табарга тиеш.

      Программа дәүләт контроле һәм белем сыйфатын билгеләү системасы  өчен нигез булып тора.

        Татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш  – көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу;  Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда, бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырыла, сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр  тәкъдим ителә.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.  

         Программага сайланган эчтәлек гомуми белем бирү системасының фундаменталь нигезен тәэмин итә һәм урта гомуми белем бирү баскычында ул тирәнәйтелә. Шулай ук сайланган эчтәлек укучыны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, укуның универсаль гамәлләрен формалаштыру максатларына хезмәт итә; башлангыч гомуми белем бирү баскычы программасы белән дәвамчанлыкны саклый.

Программа   Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган     коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели. Укыту процессы, гомуми  дидактик принциплардан тыш, коммуникатив технологиянең  төп принципларын исәпкә алып оештырыла: аралашуга аралашу аша өйрәтү принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру);  шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль куллануын тәэмин итү); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (лексик-грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында  сөйләм эшчәнлеге төрләренә үзара бәйләнештә өйрәтү   принцибы да зур әһәмияткә ия.  

Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту, ана теле һәм әдәбиятын укыту белән беррәттән, аларның филологик белемнәрен киңәйтә һәм коммуникатив культурасын үстерә.

Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбияты предметын укытуга  820 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелә. Бу сәгатьләр санының инвариатив өлеше уку вакытының 75% ын тәшкил итә. Калган 25% уку вакыты программаның вариатив өлеше булып тора һәм эш программасын төзүчеләр тарафыннан билгеләнелә.  

9 нчы сыйныфта татар телен укыту концентрик юнәлештә оештырыла, ягъни 5–8 нче сыйныфлардагы укыту предметының эчтәлеге тирәнтен  кабатлана. Тел материалын өйрәнү 5–9 нчы сыйныфларда төгәлләнә, ә югары баскычта барлык үзләштерелгән материал сөйләм эшчәнлеге барышында кабатлана һәм ныгытыла.

Укытуның гомуми, шәхси, предметара нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

     Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле”,  “Татар әдәбияты” предметларына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.                   

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Төп  белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укытуның предметара нәтиҗәләре. Татар теле, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган укуның универсаль гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә: күрсәтмә әсбаплар; белешмә материаллар; аудио һәм видео әсбаплар; мультимедиа укыту программалары; электрон дәреслекләр; компьютер программалары; интерактив  программалар; электрон китапханә; лингафон кабинеты; татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);  “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе (anatele.ef.com).

5 нче сыйныф (102 + 68 сәгать)

Сөйләм эшчәнлегенең  төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

- сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны  7дән ким булмаска тиеш);

- укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча әңгәмә кору;

- җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп,  хикәя төзү;

- лексик  тема  буенча  бәйләнешле  текст  төзеп  сөйләү (җөмләләр саны 8дән ким булмаска тиеш);

- укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләгәндә, төрле җөмлә калыпларын урынлы куллану һәм фикерне эзлекле белдерү.

 

Тыңлап аңлау

- 1 минутлык бәйләнешле текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү;

-  дәрестә катнашучыларның җанлы сөйләмен тыңлап, эчтәлегенә төшенү.

Уку

- төрле жанрлардагы текстларны сәнгатьле итеп һәм тулысынча аңлап уку һәм төп мәгълүматны табып әйтү;

- тексттагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлату;

- шигырьләрне яттан сөйләү.

Язу

- сүзлек диктантлары язу;

- лексик тема буенча хикәя язу;

- укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

-  җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешләр кертеп язу.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

– татар сөйләмен фонетик яктан дөрес оештыру;

– үзенчәлекле авазлы сүзләрне дөрес әйтү;

– аерым сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;

– әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;

– ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү;

– актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес язу.

   Сөйләмнең лексик ягы

– аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;

– өйрәнелгән аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану. 

Сөйләмнең грамматик ягы

– өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

– җөмләнең төп коммуникатив төрләрен сөйләмдә куллану.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Татарстан Республикасында яшәүче милләтләр, туган як табигате, Татарстанның музейлары һәм театрлары, татар халкының күренекле шәхесләре турында мәгълүматлы булу.

Махсус күнекмәләр

Ике телле сүзлекләрдән, белешмә материаллардан, мультимедиа әсбапларыннан, татар сайтларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларыннан, шулай ук укучыларының яшь үзенчәлекләре һәм мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнә.

Яңа уку елы белән! (11 сәгать)

Кеше һәм сәламәтлек (11 сәгать)

Өйдә һәм кунакта (10 сәгать).

Туган ягыбызның табигате (10 сәгать).

Татарстан — минем республикам (10 сәгать).

Уйныйбыз да, биибез дә (10 сәгать).

Һөнәрләр дөньясында (10 сәгать).

Музейлар һәм театрлар (10 сәгать).

Сәяхәт итү (10 сәгать).

Җәй (10 сәгать).

Тел материалы

 Фонетика. Лексик темаларга караган сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләр. Сүз басымы.

        Лексика. Аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр; сөйләм әдәбе берәмлекләре.  Алынма сүзләр (мәсәлән, музей, театр). Актив үзләштерелгән сүзләрнең  синонимнары, антонимнары. Сүз ясагыч кушымчалар: -даш/дәш, -таш/тәш (сыйныфташ, юлдаш. 

Грамматика. Сан, тартым белән төрләнгән исемнәргә килеш кушымчалары  ялгану тәртибе (апа + лар +  ым + ны; дәф + тәр + ләр + егез + гә).  Зат алмашлыкларының җөмлә төзүдә куллану үзенчәлекләре: (Бу — абыем.  Аның исеме — Марат. Бу безнең мәктәп. Ул яңа. Без аны яратабыз).  Берлек һәм күплек сандагы тартымлы исемнәр. Тартым кушымчасының рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре. Инфинитив формасындагы фигыльнең  модаль сүзләр белән кулланылышы: барырга кирәк (кирәкми), алырга ярый (ярамый), сөйләргә тиеш (түгел). Хикәя фигыльнең өйрәнелгән заман формалары. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта-юклыкта зат-сан  белән төрләнеше.  Буенда, буйлап, буенча бәйлек сүзләре.  Бәлки, билгеле, димәк, беренчедән, икенчедән, минемчә, синеңчә  кереш  сүзләре. Кушма (башваткыч, тизәйткеч, урынбасар), парлы (бала-чага) һәм тезмә (бака яфрагы) исемнәр. 

 Җөмләнең баш кисәкләре.        Хикәя, боеру, сорау җөмләләрдә сүз тәртибе үзенчәлекләре. Җөмлә калыплары.

Лексик минимум

Яңа уку елы белән!

Аваз, хәреф, сузык, тартык, яңгырау, саңгырау,  калын, нечкә, искә төшерергә, истә тотарга, кулланырга, кагыйдә, барысы да, һәрбер, сыйныфташ, димәк,  уңыш, ярыйсы, уртача, шәп

Кеше һәм сәламәтлек

Сәламәт, гәүдә, каш, керфек, тән, терсәк, яңак, тез, саф һава, чиста, күзлек, уңайлы, шатланырга, елмаерга, өлкән, олы, чыныгырга, шөгыльләнергә, йөзү, йөгерү    

Өйдә һәм кунакта

           Рәхим итегез, рөхсәт итәргә, гафу итәргә, гафу үтенергә, сыйларга, сый, әзерләргә, әзер, пешерергә, авыз итәргә, кунакчыл, кунак итәргә, урнаштырырга, табын, куярга, бергәләп, чын күңелдән, зинһар өчен, өченчекөн, берсекөнгә

Туган ягыбызның табигате

Ала карга, песнәк, чәүкә, саескан, урман тавыгы, ач, ачлык, үләргә, үлән, үсемлек, бака яфрагы, гүзәл, гүзәллек, нәфис, нәфислек, сокланырга, тигез, иркен,  алан, бурсык, җәнлек, дала    

          Татарстан – минем республикам

           Милләт, төрле, тату, җитештерелергә, төзелергә, мул, уңыш (урожай), якын (около), артык (более), билгеле (танылган), очратырга, күрсәтергә, озынлык, тирәнлек, биеклек

           Уйныйбыз да, биибез дә

Тиздән, көлкеле, әйбер,  каршыларга, сикерү, чүлмәк вату, көрәш, аркан тартышу, катнашырга, чыгыш ясарга, ятларга, дәвам итәргә, түзәргә, тәбрикләргә, шатланырга                        

һөнәрләр дөньясында

Белгеч, нәшрият, китапханә, китапханәче, остаханә, кулъязма, тарихчы, хәрби хезмәткәр, янгын сүндерүче, хәбәрче, игенче, терлекче, урам себерүче, җыештыручы    

 Музейлар һәм театрлар

Тарих, тарихи, әдәбият, әдәби, милли, милләт, фән, фәнни, борынгы, әйбер, хәзинә, кызыклы, рәсем, рәсем ясарга, карачкы, төрле, башка (другой),  таныштырырга, төрле, корал, дөнья      

 Сәяхәт итү

Юл, юлчы, юлдаш, хыял, хыялланырга, ышанырга, озатырга, тимер юл вокзалы, елга порты, ил, чит ил, инглиз, кытай, гарәп, төрек, диңгез, ял йорты  

Җәй

Ком, комлык, кызынырга, сөенергә, чикерткә, күбәләк, черки, чебен, эссе, күләгә, җиләс, учак ягарга, күк, йолдыз, үстерергә, беренчедән, икенчедән, өченчедән, минемчә, синеңчә

                

6 нчы сыйныф  (102 + 102 сәгать)

Сөйләм эшчәнлегенең  төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

- җәенкеләндерелгән репликаларны кулланып, аралашу ситуациясе буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны  8дән ким булмаска тиеш);

- сөйләм гыйбарәләрен урынлы кулланып, диалог төзеп сөйләү.

- лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 9дан ким булмаска тиеш);

- тасвирлау, хикәяләү элементларын кертеп, укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләү;

- шигырьләрне яттан сөйләү.

Тыңлап аңлау

- 1 минутлык текстны тыңлап, эчтәлеген эзлекле итеп телдән яки язмача сөйләп бирү;

- төрле жанрлардагы текстларны тыңлап аңлау һәм эчтәлеге буенча   сорауларга җавап бирү;

-  дәрестә катнашучыларның җанлы сөйләмен тыңлап, эчтәлегенә төшенү.

Уку

- төрле жанрлардагы текстларны сәнгатьле итеп һәм эчтәлегенә тулысынча төшенеп уку;

- укылган текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү;

- тексттагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлату.

Язу

- лексик тема буенча бәйләнешле текст язу;

- җөмлә калыпларын, бәйләнешле текстларны үзгәрешләр кертеп язу. 

- укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

- шәхси хат язу.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

– татар сөйләмен фонетик яктан дөрес оештыру;

– үзенчәлекле авазлы сүзләрне дөрес әйтү;

– сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;

– әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;

– ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү;

– актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.

   Сөйләмнең лексик ягы

– аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;

– өйрәнелгән аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану. 

Сөйләмнең грамматик ягы

– өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

– җөмләнең төп коммуникатив төрләрен сөйләмдә куллану.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Татарстан Республикасының табигый байлыклары, икътисади һәм мәдәни казанышлары, авыл кешеләренең тормышы, татар халкының күренекле шәхесләре  турында мәгълүматлы булу.

Махсус күнекмәләр

Ике телле сүзлекләрдән, белешмә материаллардан, мультимедиа әсбапларыннан, татар сайтларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларыннан, шулай ук укучыларының яшь үзенчәлекләре һәм мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнә.

Белем һәм хезмәт (12 сәгать)

Сәламәтлек — зур байлык (12 сәгать)

Туганлык мөнәсәбәтләре (12 сәгать)

Кешенең рухи дөньясы (11 сәгать)

Табигать — безнең йортыбыз (11 сәгать)

Бакча эшләре (11 сәгать)

Авыл тормышы (11 сәгать)

Татарстан Республикасы (11 сәгать)

Статар халкының күренекле шәхесләре (11 сәгать)

Тел материалы

          Фонетика. Лексик темаларга караган сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләр. Сүз һәм фраза басымы.

        Лексика. Аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр; сөйләм әдәбе берәмлекләре. Сүз ясалышы: кушма (һәрвакыт, ишегалды) һәм тезмә (өй туе, бәби туе, каз өмәсе, шәфкать туташы) сүзләр. Сүз ясагыч кушымчалар: -ча/-чә (заманча, татарча). Актив үзләштерелгән сүзләрнең  синонимнары, антонимнары.  

Грамматика. Төрле килешләрдәге тартымлы исемнәр. Ялгызлык исемнәр. Асыл сыйфатларның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре. Микъдар, тәртип, җыю саннары. Билгеләү (һәр, һәркем, барлык, бөтен, үз), билгесезлек (кемдер, кайчандыр, әллә кем, әллә нәрсә), юклык (беркая, берничек) алмашлыклары. Хикәя фигыльнең хәзерге, билгеле һәм билгесез үткән заман, билгеле һәм билгесез киләчәк заман формалары. Шарт фигыль. Теләк фигыль (барыйм әле, килим әле). Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Фигыль һәм исем хәбәрләрнең гади, кушма һәм тезмә төрләре. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Башка, бүтән, бирле, соң, таба, каршы бәйлекләре. Сәбәпле, аркасында бәйлек сүзләре. Кереш сүзләр (нәтиҗәдә, кызганыч, кызганычка каршы, бәхеткә каршы, киресенчә). Хикәя, боеру, сорау җөмләләрдә сүз тәртибе үзенчәлекләре. Җөмлә калыплары.

Лексик минимум

Белем һәм хезмәт

Белем алырга, кабатларга, уйларга, тәрҗемә итәргә, төзәтергә, файдаланырга, кулланырга, хәтер,  хәтерләргә, яттан, ятларга, атаклы, танылган, нәтиҗә, нәтиҗәдә, кызганыч, кызганычка каршы, бәхеткә каршы, киресенчә

Сәламәтлек – зур байлык

Шифаханә, хастаханә, шәфкать туташы, шәфкатьле, шифалы, әрекмән, тузганак, үги ана яфрагы, җыярга, киптерергә, кайнатырга, кәеф, хис итәргә, таләп,  үтәргә, төгәл, сакланырга, хәл, тәэсир итәргә, аркасында, сәбәп, сәбәпле, гадәт, шуңа күрә, исән-сау булырга

Туганлык мөнәсәбәтләре

Кардәш, туганнан туган, бертуган, бердәнбер, онык, игезәк, кияү, кәләш, кияүгә чыгарга, өйләнергә, туй,  юмарт, саран, ялгыз, гореф-гадәт, өй туе, бәби туе, каз өмәсе

Кешенең рухи дөньясы  

Рухи, теләк, теләргә, иҗат итәргә, уздырырга, үткәрергә, бушка, юкка, омтылырга, маҗара, башваткыч, фотога төшерергә, башка (бүтән), соң (поздно), бигрәк тә (аеруча), каршы булырга, лаек булырга, хаклы булырга, заманча, аралашырга, хәбәрләшергә

Табигать — безнең йортыбыз

Кар күмә, боз каплый, кар бөртеге, һәр, һәркем, һәрвакыт, кайвакыт, кар эри, гөрләвек ага, кош-корт, бал корты, кырмыска, сайрарга, тургай, ау, ауларга, атарга (стрелять), чүл,  Идел, Мишә, Агыйдел, Нократ

Бакча эшләре

Казырга, көрәк, түтәл ясарга, орлык, су сипкеч, чүп утарга, тырмаларга, тырма,  эшчән, ялкау, май коңгызы, бөҗәк, бал корты,  чикерткә    

Авыл тормышы

Ишегалды, капка, сарай, койма, мунча, чиләк, кыр (басу), иген, игенче, үстерергә, ашлык, борчак, чөгендер, көнбагыш, кукуруз, терлекче, дуңгыз, көтү, көтү көтәргә, ашатырга, эчерергә, ат карарга,  печән чабарга      

Татарстан Республикасы

Милләт, күпмилләтле, күпчелек, ил башлыгы, җитәкче, эшкуар, хөкүмәт, икътисад, мәдәният, мәдәни, фәнни, үсеш алырга, дәүләт теле, тигез хокуклы, халыкара, кабул итәргә, билгеләп үтәргә, горурланырга  

Татар халкының күренекле шәхесләре

Шәхес, күренекле, вәкил, мәгърифәтче, нигез салучы, бөек, дан, дан казанырга, көч куярга, өлеш кертергә,  иҗат итәргә, киңәш, киңәшче, киңәш итәргә, казаныш, үрнәк алырга, сәхнә остасы, галим

7 нче сыйныф (68 + 68  сәгать)

Сөйләм эшчәнлегенең  төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

 - төрле репликаларны кулланып, лексик темага сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 8дән ким булмаска тиеш);

- сөйләшү барышында үз фикереңне төгәл һәм эзлекле  белдерү;

- тәкъдим ителгән  темага монолог төзеп сөйләү (җөмләләр саны 10 нан ким булмаска тиеш);

- өстәмә чыганаклардан һәм сайтлардан файдаланып, кирәкле мәгълүматны табып сөйләү;

- укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген кыскача сөйләү.

Тыңлап аңлау

- аралашуда катнашучыларның сөйләмен тыңлап аңлау һәм үз фикереңне эзлекле белдерү;

- 1 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген сөйләп бирү яки сорауларга җавап бирү.

- тыңланган диалогларда сүз нәрсә турында баруын әйтү.

Уку

- төрле  жанрлардагы текстларны эчтән уку һәм эчтәлеген кыскача сөйләп бирү;

- текст белән танышып чыгып, эчтәлеге буенча төп мәгълүматны табу һәм әйтеп бирү.

Язу

- сөйләм ситуацияләренә бәйле репликаларны татарча яза белү;

- укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү;

- тәкъдим ителгән темага инша  язу;

- аралашу гыйбарәләрен кулланып, шәхси хат язу. 

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

– татар сөйләмен фонетик яктан дөрес оештыру;

– үзенчәлекле авазлы сүзләрне дөрес әйтү;

– сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;

– әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;

– ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү;

– актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес язу.

   Сөйләмнең лексик ягы

– аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;

– өйрәнелгән аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану. 

Сөйләмнең грамматик ягы

– өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

– җөмләнең төп коммуникатив төрләрен сөйләмдә куллану.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади казанышлары, татар халкының күренекле шәхесләре, милли уеннары, татар яшьләре турында мәгълүматлы булу.

Махсус күнекмәләр

Ике телле, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән, белешмә материаллардан, мультимедиа әсбапларыннан, татар сайтларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларыннан, шулай ук укучыларының яшь үзенчәлекләре һәм мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнә.

Белем һәм тормыш (8 сәгать)

Өлкәннәр һәм кечкенәләр (8 сәгать)

Табигать һәм кеше (8 сәгать)

Ял итү (8 сәгать)

Спорт һәм сәламәт яшәү (8 сәгать)

Син һәм синең яшьтәшләрең (7 сәгать)

Ел фасыллары (7 сәгать)

Татарстанның  казанышлары (7 сәгать)

Сәүдә үзәгендә (7 сәгать)

Тел материалы

Фонетика. Лексик темаларга караган сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләр. Сүз һәм фраза басымы.

        Лексика. Аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Гади тотрыклы гыйбарәләр; сөйләм әдәбе берәмлекләре. Актив үзләштерелгән сүзләрнең  синонимнары, антонимнары. Сүз ясагыч кушымчалар: -кыч/кеч (ачкыч, бетергеч). 

Грамматика. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.  Аныклаучы теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр (ягъни, аеруча, бигрәк тә). Кушма (бөтендөнья), парлы (туган-тумача, алыш-биреш, азык-төлек, мал-туар) исемнәр. Лексик темаларга караган сыйфатларның исемләшүе. Хикәя фигыльнең үткән һәм киләчәк заман формалары. Сыйфат фигыльнең заман формалары. Хәл фигыль формалары.  Исем фигыль. Теләк (барасым килә), ният (бармакчы булам), мөмкинлек/мөмкин түгеллек (бара алам, бара алмыйм), кирәклек/кирәк түгеллек (барасым бар, барасым юк), боеру (барасы бул, барамы булма) мәгънәләрен белдерә торган аналитик формалы фигыльләр. Процессның башлануын,  дәвам итүен, тәмамлануын белдерә торган аналитик фигыльләр (укый башлады, укып ята, укып бетерде). Эндәш, кереш сүзләр. Җыючы (һәм, вә, да-да, та-та, ни ... ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма, тик), бүлүче (я, яки, яисә) теркәгечләр.

Лексик минимум

 Белем һәм тормыш

Мәгариф, мөгаллим, шәкерт, мәгълүмат, катлаулы, төшенергә, тасвирларга, фикер йөртергә, фикер алышырга, күчереп язарга, тәҗрибә, тәҗрибәле, мәсәлән, мисал өчен, имтихан бирергә, чирек, түгәрәк (кружок), инша, мәкалә  

        Өлкәннәр һәм кечкенәләр

Шәҗәрә, нәсел, өлкән, олы,  кече, туган-тумача, таныш-белеш, кадерләргә, хезмәттәш, лаеклы ял, пенсиягә чыгарга, кода, кодагый, каенана, каената, кешелекле, гадел, җитди,  сөйкемле, холык, уңай, сыйфат (качество), ханым, әфәнде, туташ.

Табигать һәм кеше

Кешелек, иксез-чиксез, кадерен белергә, чара күрергә, пычратырга, зарарлы, матдә, тыюлык, тыярга, каршы торырга, бушлык, чишмә, күл, бөркет, карлыгач, күке, тукран, торна, болан, ак төлке    

 Ял итү  

Күңел ачарга, күңел ачу үзәге, бергәләп, моң, көй, үзешчән сәнгать, тылсымлы, мәһабәт, зәвык, зәвыклы, Нәүрүз бәйрәме, Сөмбелә бәйрәме,  халыкчан, багышларга, башланырга, тәмамланырга, дәвам итәргә

 Спорт һәм сәламәт тормыш

Спортчы, чаңгычы, тимераякта шуучы, хоккейчы, футболчы, көрәшче,  йөзүче, җиңәргә, җиңелергә, көндәш, беренчелек, исәп, алка (шайба), спорт сарае, боз сарае, фигуралы шуу, тау чаңгысы, су чаңгысы

 

Син һәм синең яшьтәшләрең

Яшьтәш, мөнәсәбәт, тыгыз, ышанычлы, урнаштырырга, дуслашырга, дус-иш, сәламләргә, бергә,  буш вакыт, әңгәмә корырга, бәхәсләшергә, дөреслек, эзләргә, табарга, аңлатырга

 Ел фасыллары

Ел фасылы, якынлашырга, үтәргә, кырау, томан, яшен, буран, салават күпере, һава торышы, офык, вакыт-вакыт, көнаралаш, көнен-төнен, көннән-көн, юеш, дымлы, коры, искиткеч, ләззәтләнергә, сокланырга, күз алдына китерергә, куанырга

Татарстанның казанышлары

Икътисад, икътисади, югары сыйфатлы, йөк машиналары, җиңел машиналар, әйбер, тегү әйберләре, күн әйберләре, йорт җиһазлары, көнкүреш кирәк–яраклары,  азык-төлек, алыш-биреш, исәп-хисап, көндәшлек, салым, керем, чыгым, табыш, бурычка алырга, акча күчерергә, акча алмаштырырга, күпләп сатарга, хосусыйлаштырырга, хосусый, алдынгы, эшсез, эшсезлек

 Сәүдә үзәгендә  

Сәүдә, сәүдә итәргә, сәүдәгәр, сәүдәгәрлек, сатып алучы, баш киеме бүлеге, аяк киеме бүлеге, өс киеме бүлеге, заманча, модалы, ташлама, түләүле, түләүсез,  ярминкә, кыйбат, кыйммәтле, арзан, бәя (хак), артык (слишком), акчасыз, акчасызлык    

8 нче сыйныф (68 + 68 сәгать)

Сөйләм эшчәнлегенең  төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

- укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнашу;

- кара-каршы сөйләшү барышында аралашу максатына ирешү һәм үз фикереңне белдерү;

- тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 10нан ким булмаска тиеш).

- дөнья яңалыклары турында хәбәр итү (җөмләләр саны 12дән ким булмаска тиеш);

- укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләп бирү.

Тыңлап аңлау

- 1,5 минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге буенча сөйләшү (полилог) үткәрү;

- диктор сөйләмен тыңлап, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

- аралашуда катнашучыларның сөйләмен тыңлап аңлап, үз фикереңне эзлекле белдерү.

- тыңланган диалогларда сүз нәрсә турында баруын әйтү.

Уку

- фәнни-популяр текстларның, әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрнең эчтәлеген тулысынча аңлап уку, кирәкле мәгълүматны табып әйтү;

- шигырьләрне сәнгатьле итеп уку, яттан сөйләү.

Язу

- сөйләм ситуацияләренә бәйле репликаларны татарча яза белү;

- лексик темага караган бәйләнешле текст язу;

- укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген язу;

- бирелгән үрнәк буенча рәсми кәгазьләр (тәрҗемәи хәл, белдерү, белешмә, аңлатма язуы) язу;

- котлау (чакыру), шәхси хат  язу. 

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

– татар сөйләмен фонетик яктан дөрес оештыру;

– үзенчәлекле авазлы сүзләрне дөрес әйтү;

– сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;

– ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү;

– актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес язу.

   Сөйләмнең лексик ягы

– аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;

– өйрәнелгән аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану. 

Сөйләмнең грамматик ягы

– өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

– җөмләнең коммуникатив төрләрен сөйләмдә куллану.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Татар халкының рухи казанышлары, гаилә этикасы, рәсми аралашу кагыйдәләре, татар халкының күренекле шәхесләре  турында мәгълүматлы булу.

Махсус күнекмәләр

Ике телле, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән, белешмә материаллардан, мультимедиа әсбапларыннан, татар сайтларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларыннан, шулай ук укучыларының яшь үзенчәлекләре һәм мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнә.

Белем һәм фән (8 сәгать)

Кешенең  холкы (8 сәгать)

Гаилә этикасы (8 сәгать)

Яраткан шөгыльләребез (8 сәгать)

Табигатьне саклау  (8 сәгать)

Рәсми сөйләм (7 сәгать)

Татарстан шәһәрләре (7 сәгать)

Татарстанның казанышлары (7 сәгать)

Халыкка багышланган гомер (7 сәгать)

Тел материалы

         Фонетика. Лексик темаларга караган сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләр. Сүз һәм фраза басымы.

        Лексика. Аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Тотрыклы сөйләм гыйбарәләре; сөйләм әдәбе берәмлекләре. Актив үзләштерелгән сүзләрнең  синонимнары, антонимнары. Фразеологик берәмлекләр. Сүз ясагыч кушымчалар: -чыл/-чел (ярдәмчел, вакчыл). 

Грамматика. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Кушма исем һәм кушма фигыль хәбәрләр. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр. Аналитик формалы фигыльләр. Фигыльнең төшем юнәлеше. Бер составлы фигыль җөмлә. Атау җөмлә. Тулы һәм ким, җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Татар җөмләсендә сүз тәртибе үзенчәлекләре. Туры сөйләм.

Лексик минимум

Белем һәм фән

Уку-язу әсбаплары, кулланма, уйланырга, хәл итәргә, үзләштерергә, гамәли, күнегергә, дәлилләргә, каршы килергә, тынычландырырга, күләмле, камил белергә, тикшеренү, чыгыш ясарга, белгеч, белгечлек    

Кешенең холкы

Холык, намуслы, ихтирамлы, түземле (сабыр), түземлек, уйчан, максатчан, өлгер, горур,  үткен, ягымлы, оялчан, тәкәббер, тупас, явыз, үзсүзле, ваемсыз, игътибар күрсәтергә, яхшылык, игелекле, борчырга, гаепләргә, начарлык,  ия булырга, уңай, тискәре    

Гаилә этикасы

Мәхәббәт, хатын, ир, гомер итәргә, үзара аңлашу, кайгыртырга, тәрбияләргә, тугры, тугрылык, итагатьле, юл куярга, үкенергә, югалтырга, битараф, бәяләргә, күп балалы, үги бала, үги әни, үги әти, ятим    

Яраткан шөгыльләребез

Шөгыль, мавыктыргыч, максат куярга, ирешергә, сүз бирергә, көч куярга, тормышка ашырырга, нәтиҗәле, гаҗәпләнергә, фаразларга, сарыф итәргә, еш, сирәк, кайвакыт, һәрвакыт, даими, мөрәҗәгать итәргә, шәхес, рәхәтләнеп    

   Табигатьне саклау

Киләчәк, мохит, тынлык, үзгәреш, кискен, янгын, җир тетрәү, сакчыл, сак булырга, үсенте, чирәм, оя, коткарырга, сусаклагыч, җир-су, коточкыч,  зарарланырга,  ташларга, имгәтергә, үтерергә, торгызырга    

   Рәсми сөйләм

    Сөйләм, рәсми, әдәби, гади, җирле, җыелыш, утырыш, мәҗлес, корылтай, идарә итәргә,  рәис, рәсми кәгазь, белдерү, расларга, имза куярга, карар, беркетмә, аңлатма язуы, ышаныч язуы, таныклык, җаваплылык, сәркатип, вазифа, тавыш бирергә, кабул итәргә       

Татарстан шәһәрләре  

Көньяк-көнчыгыш, көньк-көнбатыш, төньяк-көнчыгыш, төньяк-көнбатыш, чикләшергә, чик, тоташтырырга, бәйләргә, нигез салырга, бүленергә, өлеш, мәйдан, мәйданчык,  күпер, яр, данлыклы, таш дивар, тартып торырга, сокландыргыч, гаҗәеп    

Татарстанның казанышлары

Эре, тармак, машина төзелеше, алга китәргә, алдынгы, эшкәртергә, эшләп чыгарырга, куәтле, матди, чимал, ягулык, арадашчы, арадашлык итәргә, тәртипкә салырга, бәйләнеш, элемтә, турыдан-туры, ныгытырга, киңәйтергә, хезмәттәшлек итәргә, килешү төзергә, өлкә, төбәк

Халыкка багышланган гомер 

Хәзинә, ачыш ясарга, өлеш кертергә, тынгысыз, бертуктаусыз, эзләнергә, чын, дөнья күрергә, җитәкчелек итәргә, билгеләп үтәргә, бүгенге, кичәге, киләсе, буын, хезмәт, дәүләт бүләге, олы җанлы, үлемсез, кабатланмас, искә алырга, казаныш, оештыручы  

        

9 нчы сыйныф (102 + 68  сәгать)

Сөйләм эшчәнлегенең  төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

- күмәк сөйләшү (полилог) күнекмәләренә ия булу һәм аралашу барышында коммуникатив максатка ирешү;

- тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 10нан ким булмаска тиеш).

- эзлекле һәм аңлаешлы, грамматик яктан дөрес бәйләнешле сөйләм булдыру (җөмләләр саны 12дән ким булмаска тиеш);

- монологик сөйләмдә фикерне төгәл һәм эзлекле белдерү;

-укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген аңлап, авторның позициясен аңлату һәм анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

 

Тыңлап аңлау

- 1,5  минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеге турында үз фикерләренңне  белдерү;

- лексик темаларга караган яңалыкларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлау, аларның эчтәлеген башкаларга җиткерү.

- тыңланган диалогларда сүз нәрсә турында баруын әйтү.

Уку

- төрле  жанрлардагы текстларны эчтән уку һәм эчтәлеген кыскача сөйләп бирү;

- текст белән танышып чыгып, эчтәлеге буенча төп мәгълүматны табу һәм әйтеп бирү.

Язу

- сөйләм ситуацияләренә бәйле репликаларны татарча яза белү;

- рәсми кәгазьләрне (гариза, белдерү, белешмә, эшлекле хат)  язу.

- укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү;

- тәкъдим ителгән темага инша  язу;

- аралашу гыйбарәләрен кулланып, шәхси хат язу. 

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

      – татар сөйләмен фонетик яктан дөрес оештыру;

 - үзенчәлекле авазлы сүзләрне дөрес әйтү;

– сүзләрдә, фразада басымны дөрес кую;

– ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү;

– актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес язу.

   Сөйләмнең лексик ягы

– аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;

– өйрәнелгән аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сүзтезмәләрне тану. 

Сөйләмнең грамматик ягы

– өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

– җөмләнең төп коммуникатив төрләрен аера белү һәм сөйләмдә куллану.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Илләр һәм шәһәрләр, һөнәрләр, аралашу төрләре,  татар халкының күренекле шәхесләре  турында мәгълүматлы булу.

Махсус күнекмәләр

Ике телле, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән, белешмә материаллардан, мультимедиаәсбаплардан, татар сайтларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларыннан, шулай ук укучыларының яшь үзенчәлекләре һәм мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнә.

Кешеләрнең тормышын бизәү (12 сәгать)

Илләр һәм шәһәрләр (12 сәгать)

Язмышыма үзем хуҗа (12 сәгать)

Һөнәр сайлау (11 сәгать)

Гаилә бюджеты (11 сәгать)

Белем һәм китап (11 сәгать)

Милли сәнгать (11 сәгать)

Кеше һәм мохит (11 сәгать)

Аралашу (11 сәгать)

Тел материалы

      Фонетика. Лексик темаларга караган сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләр. Сүз һәм фраза басымы.

        Лексика. Аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Сөйләм гыйбарәләре; сөйләм әдәбе берәмлекләре. Актив үзләштерелгән сүзләрнең  синонимнары, антонимнары. Фразеологик берәмлекләр. Сүз ясагыч кушымчалар:  –дан/-дән ( тиздән, күптән). 

       Грамматика. Гади һәм кушма җөмләләр. Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив булган аналитик һәм синтетик төрләре, аларга хас бәйләүче чаралар. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Сөйләмнең иң зур берәмлеге – текст.

Лексик минимум

 Кешеләрнең тормышын бизәү

Мәрхәмәтле, ачык йөзле, йомшак күңелле, шат күңелле, рәхмәтле, итагатьле, әдәпле, өметле, гадел, гыйлем, гыйлемле,  кунакчыл, ярдәмчел, дус булырга, ихлас күңелдән, хупларга,  мөһим, куркырга,  ялгышырга, тыелырга, ия булырга

Илләр һәм шәһәрләр

Берләшкән Милләтләр оешмасы, Америка Кушма Штатлары, Бөекбритания, Якын Көнчыгыш, Ерак Көнчыгыш, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Истанбул, Һиндстан, Кытай, Мисыр, Әфганстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан, өлкә, Мәскәү, Чиләбе, Төмән, Ижау, Әстерхан  

 Язмышыма үзем хуҗа

Юнәлеш, язмыш, хезмәт итәргә, Россиянең Кораллы Көчләре, ихтыяр көче, ихтыярлы, таләпчән, тыйнак, хөрмәт яуларга, зыялы, абруйлы, тәртипле, тотрыклы, үрнәк булырга, инанырга, түзәргә    

Һөнәр сайлау 

Һөнәр иясе, хезмәткәр, хезмәттәш, оешма, осталык, мөмкинлек, үзенчәлекле, хыял, хыялланырга, очучы, хәбәрче, мөхәррир, алтын куллы, сүзеңдә торырга, канәгать калырга, югары белем, һөнәри белем, кирәкле  

Гаилә бюджеты 

Хезмәт хакы, арттырырга, тоткарларга, вакытында, җитәргә (хватать), айлык, еллык, матди, акчаны белеп тотарга, исәпләргә, тукланырга, вак-төяк, кием-салым, бурыч, бурычка бирергә, бурычка алырга, түләүле, түләүсез, очраклы

 Белем һәм китап

Кулъязма, елъязма, теркәргә, тупларга, басма (издание), махсус, фәнни-техник, фәлсәфи, тирән эчтәлекле, төшенергә, фикер алышырга, фикердәш, әзерлекле, гаять,  мәгънә,   ачыктан-ачык

 Милли сәнгать

Халык иҗаты, эшкәртергә, күн,  ясарга, келәм, бизәргә, асылташ, музыка коралы, курай, гөслә, гармун, көй, моң, моңлы, серле, дәртле, җәүһәр, мәхәббәт казанырга, гашыйк булырга, таң калдырырга, дастан, бәет, каһарман, кыйсса    

Кеше һәм мохит

Тирә-юнь, мохит, табигать кочагы, җир-су, елга-урманнар, кош-корт, тереклек,  буйсындырырга, чыганак, калдыклар,  үле, туфрак, кисәргә, яндырырга, юкка чыгарга, югалту, аянычлы,  коточкыч, җавапка тартырга, кимергә, күбәергә  

Аралашу

Аралашырга, эшлекле аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, килешү,  табигыйлек, кәеф күтәрергә, тәэсир итәргә, уртак, уртаклашырга, шатлык, кайгы, шәхси тормыш, бер-бередне аңлау, мактарга, ачуланырга, рәнҗетергә, түбәнсетергә, зарланырга, каршы куярга,әдәпсезлек, усаллык  

УРТА (тулы) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

10 нчы сыйныф (34 +68 сәгать)

Сөйләм эшчәнлегенең  төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

- аралашканда, төрле репликалардан (сораштыру, кабатлап сорау, тәкъдим итү, риза булу һ.б.) урынлы файдалану;

- әңгәмәдәшнең социаль хәлен исәпкә алып, сөйләшү оештыру;

- аралашу барышында  фикерне төгәл җиткерү;

- киңәйтелгән репликалар кулланып, сөйләшү үткәрү;

- укылган текстларның эчтәлеге буенча бәхәсләрдә катнашу, үз  карашларыңны раслау һәм дәлилләү;

- укылган әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору.

- төрле җөмлә калыпларын урынлы кулланып, дөнья яңалыклары турында хәбәр итү һәм  аларга карата үз мөнәсәбәтеңнебелдерү;

- татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйләү;

- тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 12дән ким булмаска тиеш).

- сөйләм нормаларына нигезләнеп, эзлекле һәм аңлаешлы, грамматик яктан дөрес сөйләм булдыру (җөмләләр саны 14тән ким булмаска тиеш);

- укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген аңлап, авторның позициясен аңлату һәм анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

Тыңлап аңлау

- 2 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеге турында үз фикерләренңне  белдерү;

-җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, күмәк сөйләшүдә катнашу;

- тыңланган мәгълүматны аңлатып бирү.

- лексик темаларга караган яңалыкларны тыңлап аңлау һәм  аларның эчтәлеген башкаларга җиткерү.

Уку

-уку төрләреннән файдаланып, тексттан кирәкле мәгълүматны табу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерү;

- текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу;

- шигъри текстларны яттан сөйләү;

- татар һәм рус телләрендәге әдәби әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрне  чагыштырып бәяләү.

Язу

-аралашу ситуациясенә карата фикерләрне язмача белдерү;

- сөйләм ситуацияләренә бәйле репликаларны татарча яза белү;

- өйрәнелгән темага яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение язу;

- төрле чыганаклардан файдаланып,  тәкъдим ителгән темага реферат язу.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

  • татар сөйләмен фонетик яктан дөрес оештыру;
  • лексик темаларга караган сүзләрдә  басымны дөрес кую;
  • кушма, тезмә, парлы һәм кыскартылма сүзләрне дөрес әйтү;
  • сөйләмдә иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тоту: кук күге, кунак кунагы, тап таба, тек эле тегэле.
  • хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтү.

   Сөйләмнең лексик ягы

  • актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне, шул исәптән кушма, тезмә, парлы һәм кыскартылма сүзләрне дөрес куллану;
  • антоним, синоним, омонимнарны сөйләмдә урынлы куллану;
  • лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләрен, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен белү.

Сөйләмнең грамматик ягы

– өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

– тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләрне кулланып, бәйләнешле текст төзү.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Татарстан Республикасының халыкара мөнәсәбәтләре, китапханәләре, тарихи һәм истәлекле урыннары , татар халкының күренекле шәхесләре, милли традицияләре  турында мәгълүматлы булу.

Махсус күнекмәләр

Ике телле, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән, белешмә материаллардан, мультимедиа әсбапларыннан, татар сайтларыннан файдалану; сүзлекчә алып бару.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларыннан, шулай ук укучыларының яшь үзенчәлекләре һәм мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнә.

 Татарстан Республикасының халыкара мөнәсәбәтләре (6 сәгать).

Чит илләрдәге татарлар (6 сәгать).

Телләр белгән – илләр белгән (6 сәгать).

Татарстан  Республикасының  Милли  китапханәсе (6 сәгать).

Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары (5 сәгать).

Халыкка багышланган гомер (5 сәгать).

 Тел материалы

        Лексика. Аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Тотрыклы сөйләм гыйбарәләре; сөйләм әдәбе берәмлекләре. Актив үзләштерелгән сүзләрнең  синонимнары, антонимнары.  Фразеологик берәмлекләр. Күп мәгънәле сүзләр.  

Грамматика. Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәве: татар телендә исемнең род категориясе булмавы һәм аның лексик берәмлекләр белән бирелеше; татар телендә исемнең тартым категориясе булуы һәм аның рус телендә бирелеше; татар телендә хикәя фигыльнең заман формаларына хас мәгънәви үзенчәлекләр; татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавы һәм аның аналитик  формалар белән бирелеше; татар телендә сыйфатның сыйфатланмыш белән ярашмавы; бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүе; татар сөйләмендә кисәкчәләрнең препозитив (иң,үтә, тома, шыр, әллә) һәм постпозитив (түгел, бит, инде, әле,гына/генә, кына/кенә, ук/үк) булуы; татар телендә саннарның һәм сыйфатларның исем янында төрләнмәве (өч малайда- у трех мальчиков; бишенче сыйныфта в пятом классе; җиде баланың у семи детей, матур бинада — в красивом здании); микъдар саны белән янәшә килгәндә, исемнәрнең сан белән төрләнмәве; затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрнең үзенчәлекләре.

11 нче сыйныф (33 + 66  сәгать)

Сөйләм эшчәнлегенең  төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

- киңәйтелгән репликалардан  урынлы файдаланып, сөйләшү үткәрү;

- диалогик аралашу барышында  фикерне эзлекле һәм аңлаешлы итеп җиткерү;

-  укылган текстларның эчтәлеге буенча әңгәмә кору, бәхәсләрдә катнашу, үз  карашларыңны раслау һәм дәлилләү;

- дөнья яңалыклары турында хәбәр итү һәм  аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү;

- тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 14тән ким булмаска тиеш).

- сөйләм нормаларына нигезләнеп, эзлекле һәм аңлаешлы, грамматик яктан дөрес сөйләм булдыру (җөмләләр саны 16дан ким булмаска тиеш);

- укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген аңлап, авторның позициясен аңлату һәм анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

- татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйләү;

Тыңлап аңлау

- 2 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеге турында үз фикерләренңне  белдерү;

- җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, күмәк сөйләшүдә катнашу;

- тыңланган мәгълүматны аңлатып бирү.

Уку

-уку төрләреннән файдаланып, тексттан кирәкле мәгълүматны табу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерү;

- текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу;

- шигъри текстларны яттан сөйләү;

- татар һәм рус телләрендәге әдәби әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрне  чагыштырып бәяләү.

Язу

-аралашу ситуациясенә карата фикерләрне язмача белдерү;

- өйрәнелгән темага яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение язу;

- төрле чыганаклардан файдаланып,  тәкъдим ителгән темага реферат язу.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

  • татар сөйләмен фонетик яктан дөрес оештыру;
  • лексик темаларга караган сүзләрдә  басымны дөрес кую;
  • хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтү.

   Сөйләмнең лексик ягы

  • актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне, шул исәптән кушма, тезмә, парлы һәм кыскартылма сүзләрне дөрес куллану һәм язу;
  • антоним, синоним, омонимнарны сөйләмдә урынлы куллану;

  • лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләрен, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен белү.

Сөйләмнең грамматик ягы

– өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

– кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Татарстан Республикасының фәнни һәм мәдәни казанышлары, татар халкының тприхы  турында мәгълүматлы булу.

Махсус күнекмәләр

Ике телле, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән, белешмә материаллардан, мультимедиаәсбаплардан, татар сайтларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларыннан, шулай ук укучыларының яшь үзенчәлекләре һәм мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнә.

Югары белем (6 сәгать).

Һөнәр сайлау (6 сәгать).

Ял итү һәм спорт (6 сәгать).

Татар музыка сәнгате һәм фестивальләре (5 сәгать).

Татарстан музейлары (5 сәгать).

Тарихка сәяхәт (5 сәгать).

Тел материалы

        Лексика. Аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Тотрыклы сөйләм гыйбарәләре. сөйләм әдәбе берәмлекләре. Актив үзләштерелгән сүзләрнең  синонимнарын, антонимнары. Фразеологик берәмлекләр. Күп мәгънәле сүзләр.  

Грамматика. Җөмләдә сүзләрне бәйләүче чаралар. Татар телендәге хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеге. Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуы. (Бүген безгә кунаклар килә. Кунаклар безгә бүген килә. Кунаклар бүген безгә килә).Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив кулланыла торган  төрләре. Синтетик иярчен җөмләләрнең һәрвакыт баш җөмлә алдыннан килү үзенчәлеге.  Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерү.

УКУЧЫЛАРНЫҢ   БЕЛЕМ  ҺӘМ  КҮНЕКМӘЛӘРЕН ТИКШЕРҮ ҺӘМ  БӘЯЛӘҮ  НОРМАЛАРЫ

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару һәм бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты — укучыларның телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү. Ә бу, үз чиратында, укучының кайсы теманы яхшы үзләштерүен яисә җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмавын күрсәтә, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген яхшыртуга китерә. Тикшерүнең төп объекты укучыларның программа таләпләренә туры китереп үзләштерелгән белем һәм аралашу күнекмәләреннән гыйбарәт. Тикшерүне  методик яктан дөрес оештыру шартларының берсе - тикшерү вакытында укучыларга тәкъдим ителгән эшләрнең катлаулылыгы ягыннан мөмкин кадәр бердәй булуы.

    Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек барышында агымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә. Алар укытучыга чирек билгесен дөрес чыгарырга ярдәм итә. Шуны да әйтергә кирәк: тикшерү эшен үткәргәндә, укучылар өчен тыныч шартлар тудыру, укучыларның үз-үзләрен тыныч тотулары, җавап бирүчеләргә игътибарлы булулары да бик әһәмиятле.

          Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү дөрес нәтиҗә бирсен өчен, сөйләм эшчәнлегенең һәр төре буенча иң уңай ысуллардан файдаланырга кирәк.

Тыңлап ацлау күнекмәләрен тикшерү биремнәре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасыннан тыңланган текстның эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү; тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү һ. б.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: рәсемнәргә (предметларга) карата сораулар кую; сорауларга җавап бирү; лексик тема яки бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзеп сөйләү; дәреслектәге диалогларны яттан сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: предметны (табигатьне, шәһәрне, кешеләрне) тасвирлау; лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку күнекмәләрен тикшерү биремнәре: текстны тулысынча аңлап,  һәм сәнгатьле итеп кычкырып яки эчтән уку; төрле жанрлардагы текстларны укып, кирәкле мәгълүматны табу; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне уку һәм эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез яки үзгәрешләр кертеп күчереп язу; нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп, җөмләләрне (текстны) күчереп язу; сүзләрне хәтердән язу, сорауларга язмача җавап бирү, темаларга караган кечкенә хикәяләр язу.

Санап чыккан алымнардан тыш, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, тестлар куллану файдалы. Тест  куелган сорауга бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алудан гыйбарәт. Тестларның уңайлыгы шунда: алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.

ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮНЕ ТИКШЕРҮ

Рус телле балаларның телдән сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын тикшерү — иң мөһим эшләрнең берсе. Телдән җавап бирүне тикшергәндә, укытучы турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем һәм сөйләм күнекмәләренең ни дәрәҗәдә үсеш алуын, өйрәнелгән тел берәмлекләреннән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүен күзалларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта телдән җавап бирүне  тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүе белән бәйле, чөнки укучылар белән сөйләшү үткәрү телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы, алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалы белән бәйләп, сораулар бирергә тиеш. Болай эшләгәндә, укучылар алда үткәннәрне кабатларга өйрәнәләр.

       Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, сорауның укучыга аңлаешлы булуы мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра, шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан ук уйланылырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.

   Укучыларның җавабын тыңлый белү — телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аларны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы озын пузалар ясап җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы була.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылар белән күбрәк аралашырга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә; өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

1) сөйләмнең орфоэпик, лексик һәм грамматик яктан дөреслеге һәм төгәллеге;

2) сөйләмнең эчтәлеге ягыннан тулылыгы һәм эзлеклелеге;

3) сөйләмнең аңлаешлылыгы;

4) сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.

Укучының җавабын бәяләгәндә, укытучы, аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә ассызыкларга тиеш.

Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

БАШЛАНГЫЧ  БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

1.

Тыңлап аңлау

-

0,5 мин.

0,5 мин.

1 мин.

2.

Диалогик сөйләм

3

4

5

6

3.

Монологик сөйләм

4

5

6

7

4

Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны);

2) сүзлек диктанты (сүзләр саны);

3) диктант (сүзләр саны)

4) изложение (сүзләр саны

 (сүзләр саны) 5) сочинение (җөмлә саны)

1-2

3-4

6-7

25-30

5-6

8-9

30-35

40-45 6-7

7-8

10-12 35-40

50-55

7-8

ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМНЕ БӘЯЛӘҮ

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеге языннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМНЕ БӘЯЛӘҮ

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

УКУНЫ БӘЯЛӘҮ

 Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

    Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4-6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.

ЯЗМА ЭШЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ

Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен, кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга күнегәләр. Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк: 1 нче сыйныфта — 1 юл; 2 нче сыйныфта — 2 юл; 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда — 4 юл.

2-4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

1)        өйрәтү эшләре (изложение, сочинение);

2)        контроль   эшләр   (күчереп язу,  сүзлек   диктанты, диктант).

1-2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3-4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.

    Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.

    Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән укытучы  орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус тукталу сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

1-2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ителсә, 3-4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне  төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрне алыштырып язу, сүзне юлдан юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм   укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, аларның санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта бары тик уңай билгеләр генә сыйныф журналына куела.

КОНТРОЛЬ КҮЧЕРЕП ЯЗУНЫ БӘЯЛӘҮ

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

ДИКТАНТНЫ   БӘЯЛӘҮ

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле  куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.

ЯЗМА СӨЙЛӘМНЕ БӘЯЛӘҮ

2-4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 орфографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ҺӘМ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

Сыйныфлар

5

6

7

8

9

10-11

1.

Тыңлап аңлау  (минутларда)

1

1

1

1,5

1,5

2

2.

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

7

8

9

10

10

12

3.

Монологик сөйләм (фразалар саны)

8

9

10

12

12

14

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле  монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4—7 хаталы монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп  укыганда, «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3 орфоэпик хата булганда, «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4—6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.

                   Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.

Рус телле укучылар өчен татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

1) өйрәтү характерындагы эшләр (изложение, сочинение);

  1. контроль эшләр (сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы материал (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, лексикасы, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага яза һәм аңлата. Диктантны яздырганчы, укытучы текстны тиешле интонация белән һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән темпта укып чыгарга, ә диктантны язып бетергәч, аны тикшереп чыгу өчен балаларга мөмкинлек бирергә тиеш. Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, укучыларның орфографик һәм пунктуацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга  тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Язма контроль эшләр өчен барлык укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, бары тик уңай билгеләрне генә сыйныф журналына куярга мөмкин.

Уку елы дәвамында язма эшләрнең саны һәм төрләре укучыларның лексик-грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып билгеләнә.

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

Сыйныфлар

Сүзләр

V

12—15 сүз

VI

15—17 сүз

VI

18—20 сүз

VIII

22—25 сүз

IX

25—28 сүз

X

28—33 сүз

XI

33—35 сүз

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложение һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшерелә. Алар белән беррәттән башка язма эшләр дә кулланыла: сорауларга язмача җавап бирү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү (изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү (сочинение); шәхси хат язу һ. б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе — грамоталы язуга.

Изложениеләрне бәяләү

Изложение яздыру өчен хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына. Алар рус телле балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.

Укылган яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып, нәтиҗәләр ясый белүләренә, сүз байлыгыннан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына төп игътибар бирелә.

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1—2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2—3 орфографик, 2—3 пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4—5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4—5 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган һәм эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Сочинениеләрне бәяләү

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән  бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлекләрен тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүгә юнәлтелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2—3 эчтәлек ялгышы, 2—3 орфографик, 2—3 пунктуацион хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4—5 орфографик, 4—5 пунктуацион һәм грамматик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Эчтәлек

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

Аңлатма язуы        

  1. нче сыйныф        
  2. нче сыйныф        
  3. нче сыйныф        
  4. нче сыйныф        

Төп гомуми белем бирү  мәктәбе

Аңлатма язуы        ..        

  1. нче сыйныф                
  2. нчы сыйныф                
  3. нче сыйныф                
  4. нче сыйныф                
  5. нчы сыйныф                

Урта  (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе

  1.  нчы сыйныф..................................................................
  2.  нче сыйныф                

Укучыларның  белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Башлангыч мәктәп...........................................................................

Төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм урта гомуми белем бирү мәктәбе.