Эссе

"Мин укытучы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc27.5 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе “Мин - укытучы”

     Кайсы гына һөнәрне карасаң да, бар җайлысы, бар яхшысы, бар авыры... Ә укытучы хезмәте - изге һөнәрләрнең берсе. Укытучы хезмәте-сайлаган һөнәр генә түгел,бу-укытучы шәхесенең сайлаган язмышы да.   Һәрбер кеше бу җиһанда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр.

     Дөрес сайладыммы мин бу юлны? Ялгышмадыммы? Әз генә дә икеләнмичә әйтә алам: дөрес сайладым, ялгышмадым. Шуңа күрә вакытында миңа шушы  сукмактан кереп китәргә ярдәм иткән остазларыма рәхмәтем зур. Ә менә баш  хәрефтән языла торган чын Укытучы була алдыммы икән?  Укытучы баладан кем ясый – менә шул аның хезмәт җимеше.

           Баланың эчке дөньясын тоярга тырышу, аны хөрмәт итү, балалар коллективының фикеренә колак салу, укучыларда  синең тарафтан  үз өсләреннән катгый контроль  генә  түгел,  ә ышанычлы таяныч  тоюларына да ирешү – минем укытучы буларак эш принципларым.

          Һәрбер укытучының да педагогик эшчәнлеге үзәгендә укыту һәм тәрбияләү субъекты булган бала тора. Шуңа күрә, укытучы белән укучы – өзлексез дәвам итүче педагогик процессның төп катнашучылары. Дәрес вакытында укучыларның сиңа караган эчкерсез күзләрен күрү, аларның кызыксындырган сорауларына җавап бирә алу, үзеңне алар өчен кирәкле итеп тою – болар минем иң бәхетле мизгелләремнең берседер мөгаен.

Лев Толстойның канатлы сүзләре бар: “Әгәр укытучы хезмәтен    ярата икән – ул әйбәт укытучы. Әгәр дә укытучы укучысын әти-әнисе яраткан  кебек ярата икән, ул бөтен китапларны да укып чыккан, әмма эшен дә, укучыларын да яратмаган укытучыдан әйбәтрәк. Әгәр дә укытучы үзендә эшенә дә, балаларга да мәхәббәтне берләштерә алса – ул камил укытучы.”

        Мин Укытучы –Мин бәхетле кеше, чөнки минем кулымда балаларның Кешелек бәхете. Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!

Һәрбер кеше табар үз юлын

Һәрбер кеше табар үз җырын.

Күмелеп калмас алтын бөртекләр,

Булган чакта сезнең кебекләр.

Барган саен гыйлем юллары

Күтәрелер һаман югары.

Яулый барыр яңа киңлекләр

Булган чакта сезнең кебекләр.

Әйе, менә шушы сүзләрне һәрбер укытучыга үз укучысыннан ишетергә язсын иде.