Поурочные планы

Шангараева Альфия Муллаяновна

Дәрес темасы:  фосфор

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_temasy_alyuminiy.doc60.5 КБ
Microsoft Office document icon dres_temasy_ammiak.doc48.5 КБ
Файл fosfor.rar1.48 МБ

Предварительный просмотр:

Ч.Т. Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназиясенең югары квалификацион категорияле   химия укытучысы Шангараева Әлфия Муллаян кызы

Дәрес темасы: Алюминий, төзелеше, үзлекләре, табу, куллану.

Максаты:

  1. Алюминийның атом төзелешенә бәйләп үзлекләрен өйрәнү.
  2. Үзлекләрен раслаучы тәҗрибәләр үткәреп, күзәтеп, нәтиҗәләр ясау.
  3. Реакция тигезләмәләрен яза белү күнекмәләрен үстерү.
  4. Алюминий минералларын, эретмәләрен танып белергә өйрәнү.
  5. Теоритик белемнәрне практикада куллана белү.
  6. Пөхтәлек, игътибарлылык, сакчыл караш тәрбияләү.

Материаллар: “Алюминийның табигатьтәге кушылмалары”, “Алюминий һәм аның  эретмәләре” коллекциясе, периодик система, компьютерда призентацияләр, рәсемнәр.

        Реактивлар: Al, HCL, H2O, HgNO3, NaOH, CuSO4,  стаканнар, спиртовка.

        Тестлар.

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Сорауларга җаваплар:

  1. Металлар периодик системада кайда урнаша?
  2. Беренче төркемнең төп төркемчәсендә нинди металлар урнаша?
  3. Натрий металының урынына кыскача характеристика бирергә.
  4. Икенче төркемнең төп төркемчәсендә нинди металлар урнаша?
  5. Mg металының периодик системада урыны. Атом төзелеше.

        Na һәм Mg тышкы энергетик дәрәҗәләрендә 1,2 электрон. Алар электр чыгарып җибәреп кайтаручы булалар.

  1. Яңа теманы өйрәнү.
  1. Алюминий периодик системада кайда урнаша?

   2. Алюминийның тәртип номеры ничә? Бу нәрсәне аңлата?

   3. Алюминийның атом төзелеше; валентлыгы оксидлашу дәрәҗәсе, нинди үзлекле элемент – амфотер.

+13Al      2e, 8e, 3e

              1s2 2s2 2p6 3s2 3p1 3d0

        

↑↓

↑↓

↑↓

↑↓

↑↓

        +3

III в. +3 Al2O3

  1. Al актив элемент Li, Na, Ca, Mg кала шуның өчен ул табигатьтә кушылмалар хәлендә генә очрый.

        Алюминий табигатьтә кайларда очрый? (укучы сөйли)

Табигатьтә таралуы

        Җир шарында 8,80% алюминий бар табигатьтә таралуы буенча кислород, кремнийдан кала өченче урында тора. Ул балчык, кыр шпаты, слюда, минераллар составына керә. Иң бай алюминийга минерал боксит, 28-60% алюминий оксидыннан тора.

        Алюминий - кеше организмына кирәкле булган микроэлемент. Үсемлек организмында хайван организмына караганда 10 тапкыр күбрәк. Кеше организмында барлык органнарда да бар. Иң күп үпкәдә, бавырда, сөяклардә һәм баш миенда таралган.

        Алюминий күзәнәк, тоташтыргыч тукыма тезүда, сөяк тукымасын регенерацияләүдә, фосфор алмашында катнаша. Алюминий нерв системасына тәэсир итә: канда артканда организмны ярсыта, житмәгәндә тоткарлану күзәтелә; кеше организмында алюминий 10% тәшкил итә. Алюминий организмда артып китсә, күзәнәкләр үрчүен һәм үсүен тоткарлый.

Al

кушылмалары

Каоменит                  корунд        кыр шпаты

Al2O3* 2SiO2* 2H2O                  Al2O3        K2O * Al2O3 * 6SiO2

        кара төстә            кызыл рубин        ортоклаз

балчык сост.            зәңгәр сапфир

            үтә күренмәле

        Боксит        Нефелин

        Al2O3 * n H2O        Na2O * Al2O3 * 2SiO2

              алюминий рудасы

Өстәлдәге коллекция белән эш.

  1. Нинди кушылма? Нинди составка ия?
  2. Төсе.
  3. Нәрсә хәлендә?

  1. Бу кушылмалардан ничек, нинди ысул белән алюминий тапканнар?

        Алюминий табу тарихы. (укучы сөйли)

        

        Алюминий - киң таралган металл булса да, чиста хәлдә булмый. Аны чиста хәлдә Дат физигы X.Эрстед 1825 елда таба.

        Ул А12О3 алюминий оксидын күмер белән кыздырып, аның аша хлор эремәсе үткәрә. Табылган алюминий хлоридын калий амальгамасы белән җылыта, соңыннан амальгамадан терекөмешне кудырып металл таба.Ул аккургашка охшаш була.

        Ф.Велер 1827 елда алюминийны табуның үз ысулын тәкдим итә. Алюминий гидроксидын күмер, сыек май белән кыздыра һәм аның аша коры хлор үткәреп, коры сусыз алюминий хлориды табуга ирешә. Алюминий хлоридына металлик калий белән тәэсир итеп керән порошок хәлендә алюминий җитештерә.

        Велер тикшеренүләренә таянып француз химигы Сент-Клер Девиль 1854 елда алюминий табуның промышленность ысулын тәкъдим итә. Бу ысулны куллану алюминий хлоридыннан металлик калий белән алюминий табуга нигезләнгән һәм XIX гасырга кадәр 1856 елдан башлап производствода киң кулланылган.

AlCl3 + 3K    t      Al ↓+ 3KCl

        Бу методлар экономик яктан файдасыз. Промышленностьта бокситлардан электрохимик ысул белән табалар.

Al2O3 * n H2O + примесь чистарту  Al2O3 * n H2O яндыру    Al2O3

  1. Табылган алюминий нинди үзлекләргә ия соң? Физик үзлекләрен карап үтәрбез.

Физик үзлеге

        Алюминий - җиңел көмешсымак ак төстәге металл, ул җылылык һәм электр тогын яхшы үткәрә. Алюминий химик актив металл. Алюминий җиңел оксидлаша һәм оксид элпәсе белән каплана һәм ул аны алга таба оксидлашудан саклый. Алюминий порошогын яки фольгасын югары температурага кадәр җылытсак, металл көчле ялкын белән янып, оксид хасил итә.

        Алюминий 660°С эри. Ул пластик ,чыбык итеп сузыла , табаклы һәм фольга итеп җәелә. Тыгызлыгы 2,72/ см3 электр үткәрүчәнлеге А§ ,Сu калыша өченче урында.

Алюминийны куллану

        Алюминий җиңел эретмәләр җитештерү өчен кулланыла. Алюминийга бакыр, магний, кремний, цинк, марганецны металлны ныгыту өчен өстиләр.

        Алюминий авиация техникасы, машина төзелеше, судно төзелешендә, химия промышленностенда, электротехникада киң кулланыла.

        Алюминийны коррозиядән саклау өчен аның белән чуен, корычны туендыралар.

        Алюминийны термитлы эретеп ябыштыру эшендә кулланалар. Алюминотермия ысулы металлар табу өчен кулланыла.

1.5. Нинди матдәләр белән реакциягә керә? (тәҗрибәләрне компьютерда күрсәтү)

        Al электрохимик көчәнеш рәтендә актив металлар артында ук урнашуына карамастан сезнең көнкүрештә күзәткәнегез бардыр алюминийдан ясалган савыт-сабалар су, кислород һәм HNO3 белән дә реакциягә кермиләр.

        Ни сәбәптән?

        Өстендә тыгыз, нык юка элпәсе Al2O3 белән капланган Al2O3 бик чыдам. Шуңа күрә н.ш. ул су белән дә, кислород белән дә реакциягә керми.

        Al2O3 көмеш хлориды белән ышкыласак, элпә ашала һәм алюминий өстендә терекөмеш хасил була, ягъни алюминий амальгамасы

2Al + 3Hg Cl2        2Al Cl3 + 3Hg

2Al + 6HOH         2Al (OH3) + 3H2 ↓         

4Al + 3O2         2Al2 O3

2Al + 3Cl2          Al Cl2

2Al + 3S         Al2 S3        

Лаборатор эш 2Al + 6HCl              2Al Cl3 + 3H2

2Al + 3Cu S O4         Al2(S O4)3 + 3Cu ↓

2Al + 2Na OH + 2H2O         2Na AlO2+3H2         

  1. Куллану.

        Коллекция – эретмәләре белән танышу.

        Компьютердан кулланып сөйләү.

  1. Ныгыту.
  1. Тестлар белән эш.

  1. Өй эше. 

§50 укырга, №1,2 күнегү, №1 мәсьәлә.

  1. Йомгаклау.



Предварительный просмотр:

Ч.Т. Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназиясенең югары квалификаөион категорияле химия укытучысы Шангараева Әлфия Муллаян кызы

Дәрес темасы:                        Аммиак.

Дәреснең максаты:              1. Азотның водородлы кушылмасы-аммиакның составы,

                                                   төзелеше, үзлекләре, табу турындагы белемнәрне үзләштерү.

                                               2. Химик тестлар, демонстрацион тәҗрибәләр үткәрү,

                                                   мәсьәләләр чишү аша укучыларда логик фикерләү

                                                   дәрәҗәсен үстерү, практик күнекмәләрне камилләштерү.

                                               3. Матдәнең үзлекләреннән чыгып халык хуҗалыгында

                                                   куллану өлкәләрен ачыклау.

                                               4. Укучыларда пөхтәлек, игътибарлылык, төгәллек кебек

                                                   сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлар һәм реактивлар:    компьютер, слайдлар наборы, диапроектор, кодоскоп,

                                                 аммиак молекуласы модельләре, спиртовка, штатив,

                                                 пробиркалар, газүткәргеч көпшәле пробка, химик калак,

                                                 стакан белән су, фенолфталеин, кызыл лакмус кәгазе,

                                                 сульфат кислотасы, хлорид кислотасы, кальции гидроксиды.

Дәрес тибы:            Яңа теманы өйрәнү. Дәрес- сәяхәт

Дәрес барышы:  Бу дәрестә сезнең белән белем иленә сәяхәт итәрбез. Үзебез белән сәяхәт картасын алырбыз.Картада сәяхәт юнәлешен билгеләү өчен сезгә түбәндәге биремнәрне үтәргә кирәк

 1.   Актуальләштерү моменты.

1.Азотның периодик системадагы урыны, атом төзелеше.

2. Мәсьәлә чишү: 1-вариант  

          3 моль азот 6 моль водород белән реакциягә керсә, (н. ш.) күпме күләм нинди газ хасил булыр?  (89,6 л)

                               2-вариант

           56 л күләмле азот (н.ш.) водород белән реакциягә керсә,  күпме күләм, нинди газ хасил булыр?   (112 л)

                                             

 2.  Яңа теманы өйрәнү

      Безнең сәяхәт маршруты аммиак матдәсен өйрәнүгә таба юнәлер. Шуңа күрә без белемнәрне үзләштерү максатыннан «аммиак» белем иленә сәяхәт итәрбез.

 Сәяхәт түбәндәге план нигезендә үтәр:

          - Аммиакның төзелеше үзенчәлекләре.

           -Аммиакның ачылу тарихы.

           -Аммиакның физик үзлекләре.

           -Аммиакның химик үзлекләре.

           -Лабораториядә синтезлау һәм куллану өлкәләре.

     Һәрбер кеше үзенең яшенә карамастан сәяхәт итәргә ярата. Сез балалар сәяхәт итәргә яратасызмы? Яратсагыз әйдәгез алга биек үргә химик белемнәрне яуларга, безне алда  белем иле көтә. Бүгенге дәрестә өйрәнгәннәрне сәяхәт көндәлегенә язып барырсыз. Сезнең дәфтәрләр сәяхәт көндәлеге ролен үтәр.

  Тау итәге буйлап барабыз, табигате искитмәле матур, һавасы саф. Тауга таба  биеккә менәбез, кинәт юл өзелә, алда тирән упкын. Упкыннан үтү өчен басма салырга кирәк.             Аммиак молекуласын төзергә   Лаборатор эш №1

     Алга куелган  инструкция нигезендә молекуланы төзергә. Ничек төзедегез? Аңлатырга.

    Молекулалар күпере төзелде алга таба юл ачык. Юлны дәвам итәбез киң куе урманга керәбез,кошлар сайрый, без арыдык бераз ял итеп алыйк. Ял иткәндә  сәяхәт картасына күз төшерик, тарихи фактларга игътибар итәргә кушылган. Сезгә өйдә өстәмә материаллардан аммиакның ачылу тарихын карап өйрәнеп килергә кушылган иде. Әйдәгез сез нинди материаллар таптыгыз, шулар турында сөйләшик.

           

Аммиак кайчан, кем тарафыннан ачылган?  Тарихи фактлар                      

1774 нче елда инглиз галиме Джозеф Пристли беренче булып чиста аммиак синтезлаган

1785 нче елда Клод Луи Бертолле аммиакның водородтан һәм азоттан торуын билгеләгән һәм состав өлешләрен ачыклаган. Шуннан башлап 120 ел дәвамында  синтезларга теләүче галимнәр күп булган, ләкин уңышка ирешмәгәннәр.1913елда Германиядә беренче тапкыр  Шателье, Нернст, Габер кебек галимнәр аммиак синтезлау технологиясен уйлап тапканнар. Шул хезмәтләре өчен 1918 нче елда аларга Нобель премиясе бирелгән. 1920нче елда Дзержинскида синтетик аммиак җитештерү заводы эшли башлаган.

 Сәяхәтне дәвам итәбез. Югарыга менәбез тын кысыла, күзне әчеттергеч кискен исле  газ таралган.

Безнең картада аммиак синтезлау лабораториясе билгеләнгән .Газның үзлекләрен ачыклау өчен лабораториягә юнәлеш алабыз.

Сез ничек уйлыйсыз бу газ нинди үзлекләргә ия булыр?

Өстәлдәге материаллардан кулланып бу газның үзлекләрен әйтегез.Ул агулы тугелме ?

Аммиакның үзлекләре: 

Нормаль шартларда аммиак төссез, кискен күздән яшь китерә торган авыр исле газ. Бер күләм азот һәм 3 күләм водородтан тора. Аммиак һавадан якынча 2 тапкыр җиңелрәк.

      М(NH) =14+3 = 17  г/моль

      М(һава) =29 г/моль

 6,5 атм. басымда 10 градус температурада сыеклыкка әйләнә, 33,7 градуста кайный. Бик түбән температурада сыек аммиак кристаллик масса хасил итә. Суда яхшы эри һәм җылылык аерып чыгара. Бер күләм суда 700 күләм чамасы аммиак эри. Аммиакның кислородлы кушылмасы сары ялкын белән яна. Һавада булганда ул зыянлы түгел.Хуштан язып егылган кешеләргә һәм ис тию очракларында аммиакның судагы эремәсе(нашатыр) иснәтеп аңга китерү өчен кулланыла.

   Ерак юллар үтеп  югарыга менәбез безнең алда тау  шарламагы. Аны үтү өчен түбәндәге реакцияләрне үтәргә кушылган. Ләкин безгә кайдан аммиак алырга? Безнең картада ерак түгел генә виртуаль лаборатория булуы билгеләнгән. Әйдәгез лабораториягә юл тотыйк  һәм аммиак синтезлыйк.

Аммиак табу тәҗрибәсе демонстрацияләнә.

Укучылар аммиак табу реакция тигезләмәсен табып языгыз: 

                                                                                                            Демонстрация   Лаб.эш №2

                                                                                                                                               

Аммиак табылды һәм түбәндәге реакцияләрне үткәрергә була.

 1 Донорлы акцепторлы механизм буенча ковалент бәйләнеш хасил итеп баручы реакцияләрне язарга.

    1. Аммиакны су белән реакциягә кертергә һәм фенолфталеинга тәэсирен тикшерергә:

        Димәк аммоний гдроксиды нигез үзлекле.                                       Слайдлар

   2.Аммиакны кислоталар белән реакциягә кертергә:

         Димәк аммиак нигез үзлекле

  2.Оксидлашу дәрәҗәсе үзгәрү хисабына баручы реакция тигезләмәләрен язарга.

  1.Аммиакның кислород белән реакция тигезләмәсен язарга:

     Электрон баланс төзергә.

                Димәк аммиак кайтаручы

2. Аммиакның хлор белән реакция тигезләмәсен язарга:

3. Аммиакның бакыр (2) оксиды белән реакция тигезләмәсен язарга:

3. Аммиакның специфик үзлекләре.

1.Аммиакның алюминий металы белән реакциясе:

2.Аммиакның натрий металлы белән реакциясе:

3.Ныгыту.

Барлык мөмкин булган үзлекләре каралды, шулай булгач шарламактан юл ачылды.Без тау башына бүгенге дәреснең иң югары ноктасына якынлашабыз. Алда финиш. Сезнең алда тестлар, кем тизрәк тестларны дөрес итеп чишә шул укучылар финишта була.

 4. Өй эше.  47,50-52 нче битләр укырга, № 9,13 күнегүләр, 55нче биттә эшләргә.

5. Йомгаклау. Билгеләр кую