Арадаш аттестация

Шакирова Суфия Шамил кызы

Арадаш аттестация үткәрү өчен биремнәр

Скачать:


Предварительный просмотр:

I вариант

                           

6 сыйныф

Контроль диктант.

Кырлайда.

        Кырлай – Казан артындагы татар авылы. Нәрсәсе белән данлыклы соң ул?

        Бу авылда татар халкының бөек шагыйре Габдуллла Тукайның балачагы узган. Ул үзе Кушлавыч авылында туган. Ләкин бик яшьли ятим калган. Кырлай авылында яшәүче Сәгъди абзый аны тәрбиягә алган. Кечкенә Габдулла Кырлайның ямьле болыннарында уйнаган, су коенган, балык тоткан. Ул Кырлайның куе урманнарына сокланган. Соңыннан шушы урманнар турында шигырь һәм поэмалар язган.

                                                                                                               (   60 сүз)

Бирем:

  1. Билгеләнгән  җөмләдә сүзләрне сүз төркемнәре ягыннан билгеләргә;
  2. Кечкенә, болыннарында сүзләренә морфологик – синтаксик анализ ясарга;

II вариант

6 сыйныф

Контроль диктант.

Шомырт агачының бәйрәме.

        Чия һәм алмагачлар язгы җилләргә  баш ияләр. Алар әле чәчәк бөреләрен ачмыйлар. Үзләренең тантаналы көннәрен көтәләр.

        Ә шомыртның инде бәйрәм тантанасы җиткән. Шуңа аның куанычы эченә сыймый. Шомырт бу көннәрдә язның иң-иң хуш исләрен тарата! Аның нәфис таҗлары еракларга шатлык сибә.

        Шомырт бәйрәменә бал кортлары һәм нәни коңгызлар да килә. Шомырт аларны татлы ширбәт белән сыйлый. Ул безгә дә берәр тәлгәш чәчәк бүләк итә. Ул тәлгәшләр бүлмәдә яз исе аңкыта.   (63 сүз)

                                                                                     ( Р. Төхфәтуллин)  

      таҗлары, тәлгәшләре, аңкыта сүзләрен аңлатырга

Бирем:

  1. 6-7 җөмләдә сүзләрне сүз төркемнәре ягыннан билгеләргә;
  2. язгы, бәйрәменә сүзләренә морфологик – синтаксик анализ ясарга;

III вариант

Биремле диктант ( диктант с заданием)

        1948 нче елның 16 нчы июль иртәсе  иде. Бу иртәдә Чияле тау өстенә кояш чыкты. Имәнлектә күке кычкырды, авыл буасындагы бакалар берсеннән – берсе уздырышып бакылдады.                                                                                                 Иртән авыл хатыннары сыер саудылар, көтү кудылар. Өй морҗаларыннан багана – багана төтен күтәрелде.                                                                                        Һәм шул иртәдә Чияле тауда нефть фонтаны атты. Ике мең метр тирәнлектән ургылып чыккан нефть егерме – утыз метрлар өскә күтәрелде. Ул  тау битеннән кечкенә инешкә акты.                                                                                                        Шушы гади иртәдә моңарчы бернинди даны булмаган кечкенә Тимәш авылы, аның тәбәнәк кенә Чияле тавы кинәт олы булып үсеп китте. Ромашкино нефть ятмасы булып еракларга ишетелә башлады.                                                        (94 сүз)

Бирем:

  1. Беренче  абзацны сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.
  2. Бирелгән сүзләргә морфологик – синтаксик анализ ясарга:

Уналтынчы, Чияле тау



Предварительный просмотр:

9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация биремнәре

I вариант

1. Татар халык авыз иҗатына кермәгән жанр

1) әкиятләр

2) табышмаклар

3) биюләр

 2. Габдулла Тукай шигыре

 1) “Эшкә өндәү”

 2) “Туган  ил”

 3) “Үлем уены”

3.Г.Тукай кайда туган?

1) Кырлайда

2) Өчиледә

3) Кушлавычта

4. Әнвәр Бакиров кайсы әсәрнең авторы?

1) “Су анасы”

2) “Төнге серенада”

3) “Качкын”

5. Кайсы әкият Абдулла Алишныкы?

1) “Ялкаулык хурлык – тырышлык зурлык”

2) “Зәңгәр күлдә Ай коена”

3) “Кәҗә белән Сарык”

6. Муса Җәлил шигырен билгеләгез

1) “Алтын куллар”

2) “Чәчәкләр”

3) “Сабыйга”

7. Г. Тукайның автобиографик повестеның исеме ничек?

1) “Исемдә калганнар”

2) “Хәтирәләр”

3) “Исемдәгеләр”

8. “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл турында сүз бара?

1) Сасна

2) Кырлай

3) Кушлавыч

9. “Шүрәле” балетын кем язган?

1) Фәрит Яруллин

2) Заһидулла Яруллин

3) Байназар Әлменов

10. М. Җәлил туган авыл. (Родина М. Джалиля)

 1) Арча районы Кушлавыч авылы

 2) Оренбург өлкәсе Мостафа авылы

 3)  Чистай районы Яуширмә авылы

11.Г. Бәшировның автобиографик повесте.

1)  “Җидегән чишмә”

  2)  “Туган ягым- яшел бишек”

  3)  “Сиваш”

12. Бу исемнәрне нәрсә берләштерә? (Что объединяет эти имена) җавапны сүз белән язарга

А)  С. Гыйззәтуллина  - Волжская

Ә)  Г. Кариев

Б)  Г. Камал

            В)  И. Кудашев – Ашказарский

13. Татарстанда туып, Төркиядә күмелгән язучы кем? (Кто родился в Татарстане, похоронен в Турции)

1)  Г. Бәширов

2)  Г. Әпсәләмов

3) Г. Исхакый

14. Иҗтимагый тормыштагы, кешедәге тискәре күренешләрдән көлеп языла һәм шуларны бетерергә омтыла торган әсәр

1) повесть

2) опера

3) комедия

15. Үз тормыш юлың турында язу ничек атала?
1) биография
2) автобиография
3) фантастика

16. Халыкның телдән сөйләнә торган поэтик әсәрләре ничек атала?
1) халык авыз иҗаты
2) әкият
3) телдән сөйләү

17. Кайсы әсәр Галимҗан Ибраһимовныкы?
1) “Нәҗип”
2) “Исемдә калганнар”
3) “Алмачуар”

18.         ”Сөйгән ярым китеп барды, кулын болгап ,                                                        Кайтыр микән тагын миңа юллар урап” – Бу юллар кайсы әсәрдән. Авторы кем?

 1) Х. Туфан “Киек казлар”                                                                        

2) Х.Вәлиуллин “Акчарлаклар”                                                                

3) Г. Бәширов. “Җидегән чишмә.                                                                                        

   19.  “Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

         Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә;

         Кирәк икән, үләм аягүрә,

         Балта белән башым киссәң дә.”     Бу өзек нинди әсәрдән, авторы кем ?

    20.  “ Ахшам вакыты.Авырлык һәм әкренлек белән генә караңгылык

 пәрдәсе төшә иде.

       Мостафаның хыяллары күзенә күренгән кебек була, гүя сөйли дә иделәр.

       Ул чикмәнгә бөркәнгән, анасы аның күзенә карап әкрен генә сөйли:

   - Мостафа! Күзем нуры, анаң булам...  Ник килмисең?

Кил, үбим, бәгърем … ачуланмыйм,битемә көл бәрүеңә дә ачуланмыйм...

    Кил, үбим дә, бер генә мәртәбә анам дип әйт!...” - бу өзек кайсы әсәрдән?

1) Ш. Еникеев “Солтангәрәйнең язмышы”

2) Ш. Камал. “Буранда”

3) А. Гыйләҗев. “Җомга көн кич белән”

  1. Элеккедән килгән яисә буыннан – буынга сөйләнгән вакыйга – хәлләр хикәяләнә, кайберсе тулысы белән уйдырма эчтәлекле була – нинди татар халык авыз иҗаты әсәре турында сүз бара?

1) әкиятләр

2) легендалар

3) риваятьләр

  1. Авторның үз күзе белән күргәнне тасвирлап сөйләп чыгуга корылган чәчмә әсәр

1) очерк

2) нәсер

3) хикәя

      23. Тормыштагы гыйбрәтле яки кимчелекле күренешләрне, кешеләр характерындагы капма – каршы сыйфатларны аллегорик образлар ( күбрәк хайваннар, кош – кортлар) каршылыгында күрсәтеп, әхлакый нәтиҗә ясый торган әсәр.

1)  риваять

2) хикәя

3) мәсәл

    24.  Җанлы әйберләрдә була торган үзенчәлекләрне җансыз әйберләргә, табигать күренешләренә күчереп сурәтләү

1) сынландыру

2) чагыштыру

3)  характеристика

25. Гаяз Исхакый.  (Тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирергә)

Җаваплар:

1 – 3                    

 2 – 1                  

 3 – 3

4 – 1

5 – 1

6 – 2

7 – 1

8 – 2

9 – 1

10 – 2

11 – 2

12 – театр

13 – 3

14 – 3

15 – 2

16 – 1

 17 – 3

18 – 2

19 – М. Җәлил “Катыйльгә”

20 – 2

21 – 3

22 – 1

23 – 3

24 – 1

II  вариант

1. Халыкның телдән сөйләнә торган поэтик әсәрләре ничек атала?
1) халык авыз иҗаты
2) әкият
3) телдән сөйләү

2. Һади Такташ  шигыре.

1) “Имән”

2) “Эш беткәч, уйнарга ярый”

3) “Иптәшләр”

3.  М. Җәлил туган авыл. (Родина М. Джалиля)

 1) Арча районы Кушлавыч авылы

 2) Оренбург өлкәсе Мостафа авылы

 3)  Чистай районы Яуширмә авылы

4. Һ. Такташ поэмасы.

1) “Шүрәле”

2) “Мокамай”

3) “Таныш моңнар”

5. Кайсы әкият Абдулла Әхмәтнеке?

1) “Сертотмас үрдәк”

2) “Үги кыз”

3)  “Кәҗә белән Сарык”

6. Г. Исхакый әсәрен билгеләгез

1) “Изге әманәт”

2) “Беренче театр”

3) “Җан Баевич”

7. Ф. Яруллинның автобиографик  повестеның исеме ничек?

1) “Исемдә калганнар”

2) “Җомга көн кич белән”

3) “Җилкәннәр җилдә сынала”

8. Кайсы әсәрдә вакыйга Аксыргак авылында бара?

1)  И. Юзеев.”Гашыйклар тавы”

2) А. Гыйләҗев. “Җомга көн кич белән”

3) Э. Касыймов. “Гомер ике килми.”

9. “Су анасы” балетын кем язган?

1) Әнвәр Бакиров

2) Хөснул Вәлиуллин

3) Солтан Габәши

10. Гаяз Исхакый туган авыл

1) Арча районы Кушлавыч авылы

 2) Оренбург өлкәсе Мостафа авылы

 3)  Чистай районы Яуширмә авылы

11. Г. Бәшировның автобиографик повесте.

1)  “Җидегән чишмә”

  2)  “Туган ягым- яшел бишек”

  3)  “Сиваш”

12. Бу исемнәрне нәрсә берләштерә? (Что объединяет эти имена) җавапны сүз белән язарга

1) С. Гыйззәтуллина  - Волжская

2) Гөлсем Камская

3) Фатыйма Ильская

13. Әдәбиятта очерклар, документаль әсәрләр язучы буларак танылган язучы

1) Самат Шакир

2) Шәриф Еникеев

3) Миргазиян Юныс

14. Авторның үз күзе белән күргәнне тасвирлап сөйләп чыгуга корылган әсәр

1) повесть

2) поэма

3) очерк

15. Татар халык авыз иҗатына кермәгән жанр

1) әкиятләр

2) табышмаклар

3) биюләр

16. “Белмим, әллә күпкә

        Әллә бик озакка,

        Ахры, мәңге оныта алмамын.

        Тамбов урманнары уртасында

         Усак яфраклары шаулавын” – бу өзек кайсы әсәрдән?

1) И. Юзеев. “Таныш моңнар”

2) Ф. Яруллин “Ана”

3) Һ. Такташ. “Мокамай”

17. Кайсы артык?

1) Заһидулла Яруллин

2) Рөстәм Яхин

3) Харис Якупов

18. Геройларны әсәрләр белән бәйләргә:  Гөлйөзем әби, Вәли, Гомәр, Гөлшәһидә.

А)  Г. Бәширов “Туган ягым – яшел бишек”

Ә)  Г. Камал “Беренче театр”

Б) Г. Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”

            В) Г. Исхакый “Сөннәтче бабай

19. “Җирдә кеше торса торсын –

        Эзе калсын тирән булып.

        Үзе үлсә, эше калсын –

         Мең яшәрлек имән булып”  - бу сүзләр нинди әсәрдән, авторы кем?

20.  Хәтимә, Сабир, Нәҗип  - кайсы әнинең балалары?

1) Мөнирәнең

2) Бибинурның

3) Хәзинәнең

  1. Танылган актрисаларның исемнәрен язып бетерергә:

1) Гөлсем .....

2) Фатыйма .........

3) Сәхипҗамал ...........

      22. Зур күләмле шигъри әсәр

1)  нәсер

2)  поэма

3)  дастан

    23. Бер әйберне яки күренешне икенче бер әйбер яки күренешкә охшатып, алардагы уртак якларны күрсәтү

1) сынландыру

2) чагыштыру

3)  характеристика

24. Кешеләр тормышындагы нинди дә булса бер вакыйганы сурәтләп биргән кечкенә күләмле әсәр

1) повесть

2) хикәя

3)  роман

25.  Хәсән Туфан. (Тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирергә)

Җаваплар:

1 – 1                    

 2 – 3                  

 3 – 2

4 – 2

5 – 2

6 – 3

7 – 3

8 – 2

9 – 1

10 – 3

11 – 2

12 –  театр

13 – 1

14 – 3

15 – 3

16 – 3

 17 – 3

18 – Гөлйөзем әби – В; Вәли – Ә); Гомәр – А); Гөлшәһидә – Б);

19 – М. Җәлил “Имән”

20 – 2

21 – Гөлсем Камская, Фатыйма Ильская, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина - Волжская

22 – 2

23 – 2

24 – 2

Бәяләү критерийлары

(9 сыйныф. Арадаш аттестация эше)

Тест эше 24 биремнән тора.

Тест эшен бәяләү:

“5” – 21 -24 бирем

“4” – 17 - 20 бирем

“3” – 14-16 бирем

“2” – 13 биремнән ким

Бирем – 1

Эчтәлек һәм аңа куелган баллар - 5 б.

Барлыгы – 29 балл

Аттестация эшен бәяләү:

“5” – 26 -29 балл

“4”- 22 -25 балл

“3” – 18 - 21 балл

“2” – 17 дән ким

        

Демовариант.

III  вариант

1. Татар халык авыз иҗатына кермәгән жанр

1) әкиятләр

2) табышмаклар

3) биюләр

2. Халыкның телдән сөйләнә торган поэтик әсәрләре ничек атала?
1) халык авыз иҗаты
2) әкият
3) телдән сөйләү

3. Һади Такташ  шигыре.

1) “Имән”

2) “Эш беткәч, уйнарга ярый”

3) “Иптәшләр”

4. Әнвәр Бакиров кайсы әсәрнең авторы?

1) “Су анасы”

2) “Төнге серенада”

3) “Качкын”

5. Кайсы әкият Абдулла Алишныкы?

1) “Ялкаулык хурлык – тырышлык зурлык”

2) “Зәңгәр күлдә Ай коена”

3) “Кәҗә белән Сарык”

6. Муса Җәлил шигырен билгеләгез

1) “Алтын куллар”

2) “Чәчәкләр”

3) “Сабыйга”

7. Ф. Яруллинның автобиографик  повестеның исеме ничек?

1) “Исемдә калганнар”

2) “Җомга көн кич белән”

3) “Җилкәннәр җилдә сынала”

8. “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл турында сүз бара?

1) Сасна

2) Кырлай

3) Кушлавыч

9. “Су анасы” балетын кем язган?

1) Әнвәр Бакиров

2) Хөснул Вәлиуллин

3) Солтан Габәши

10. М. Җәлил туган авыл. (Родина М. Джалиля)

 1) Арча районы Кушлавыч авылы

 2) Оренбург өлкәсе Мостафа авылы

 3)  Чистай районы Яуширмә авылы

11. Г. Бәшировның автобиографик повесте.

1)  “Җидегән чишмә”

  2)  “Туган ягым- яшел бишек”

  3)  “Сиваш”

12. Бу исемнәрне нәрсә берләштерә? (Что объединяет эти имена) җавапны сүз белән язарга

А)  С. Гыйззәтуллина  - Волжская

Ә)  Г. Кариев

Б)  Г. Камал

            В)  И. Кудашев – Ашказарский

13. Әдәбиятта очерклар, документаль әсәрләр язучы буларак танылган язучы

1) Самат Шакир

2) Шәриф Еникеев

3) Миргазиян Юныс

14. Иҗтимагый тормыштагы, кешедәге тискәре күренешләрдән көлеп языла һәм шуларны бетерергә омтыла торган әсәр

1) повесть

2) опера

3) комедия

15. Татар халык авыз иҗатына кермәгән жанр

1) әкиятләр

2) табышмаклар

3) биюләр

16. “Белмим, әллә күпкә

        Әллә бик озакка,

        Ахры, мәңге оныта алмамын.

        Тамбов урманнары уртасында

         Усак яфраклары шаулавын” – бу өзек кайсы әсәрдән?

1) И. Юзеев. “Таныш моңнар”

2) Ф. Яруллин “Ана”

3) Һ. Такташ. “Мокамай”

17. Кайсы әсәр Галимҗан Ибраһимовныкы?
1) “Нәҗип”
2) “Исемдә калганнар”
3) “Алмачуар

18. ”Сөйгән ярым китеп барды, кулын болгап ,                                                        

Кайтыр микән тагын миңа юллар урап” – Бу юллар кайсы әсәрдән. Авторы кем?

 1) Х. Туфан “Киек казлар”                                                                        

2) Х.Вәлиуллин “Акчарлаклар”                                                                

3) Г. Бәширов. “Җидегән чишмә

19. “Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

         Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә;

         Кирәк икән, үләм аягүрә,

         Балта белән башым киссәң дә.”     Бу өзек нинди әсәрдән, авторы кем ?

20.  Хәтимә, Сабир, Нәҗип  - кайсы әнинең балалары?

1) Мөнирәнең

2) Бибинурның

3) Хәзинәнең

        



Предварительный просмотр:

11 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация биремнәре

  1. Татар әдәбиятын ничә чорга бүлеп өйрәнәләр?

А) 3

Б) 4

В) 5

     2. Болгар чоры әдәбияты кайсы чор әдәбиятына карый?

А) XX гасыр башы әдәбияты

Б) XIX гасыр әдәбияты

В) урта гасыр әдәбияты

      3. Һун империясе кайчан таркала?

А) V йөзнең  икенче яртысында

Б) II йөзнең икенче яртысында

В) IX йөзнең икенче яртысында

     4. Татар халкын барлыкка китерүдә нинди этник кавемнәр катнашкан?

А) болгар, хәзәр, кыпчак, татар, угыз

Б) рус, мордва, белорус

В) монгол, һинд, әрмән

5. “Котадгу белек” шигъри поэмасының авторы кем?

А) Мәхмүд Кашгарый

Б) Йосыф Баласагунлы

В) Әхмәд Йүгнәки

6. “Диване лөгатет төрк” (“Төрки телләр сүзлеге”нең авторы кем?

А) Мәхмүд Кашгарый

Б) Йосыф Баласагунлы

В) Әхмәд Йүгнәки

7. Бу шигъри  юллар кайсы әсәрдән?

“Үзеңне тыйнак тот, булма мәгърур:

Горур башның аягын тиз кысар гүр”

А) “Хөсрәү вә Ширин”

Б) “Кыйссаи Йосыф”

В)  “Кыйссасел Әнбия”

8. Газәл жанрының традицион темасы?

            А) туган илне ярату

            Б) мәхәббәт

В) ата- анага хөрмәт

9. “Кыйссаи Йосыф” әсәре кайсы чор әдәбиятыны карый?

А) Алтын Урда чоры

Б) Болгар чоры

В) Казан ханлыгы чоры

10.С. Сараиның Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәрендә Сөһәйлне кем әсир итә?

А) Батый хан

Б) Аксак Тимер

В) Локман  Хәким

11. Урта гасы әдәбиятын ничә чорга бүлеп өйрәнәләр?

А) 5

Б) 4

В) 6

12.Бу өзек кайсы әсәрдән?

“Сабыр белән эшлә мәгар син бу эшне,

Сабыр белән эшләнә һә эшләр башы,

Морадына тиз җитә тик сабыр кеше,

Бу эштә син күркәм  сабыр кылчы имди...”

А)  С. Сараи. “Сөһәйл вә Гөлдерсен”

Б) Котб. “Хөсрәү вә Ширин”

В) Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”

13.Татар халык иҗатының күренекле “ Идегәй”  әсәре нинди жанрда иҗат ителгән?

А) газәл

Б) поэма

В) дастан

14.  Казан каласын Явыз Иван гаскәрләреннән саклаганда һәлак булган күренекле шәхес

        А) Шәрифи;

        Б) Мөхәммәдъяр;

        В) Колшәриф.

15. Авторның сәяхәт иткән вакытта күргәннәрен чагылдырган әсәр.

А) сәяхәтнамә

Б) мәдхия

В) мәрсия

16. Мәүлә Колый әсәрләренең төп жанры

А) газәл

Б) хикмәт

В) дастан

17.Татар әдәбиятында  аның эшчәнлеген  Ломоносов эшчәнлеге белән чагыштыралар. Ул кем?

А) Габделҗәббар Кандалый

Б) Габдерәхим Утыз Имәни

В) Шиһабетдин Мәрҗани

18. “Күп гыйлемле булса адәм - байдыр ул,

        Башкалар йолдыз кебектер – айдыр ул”- бу сүзләр нинди әсәрдән?

А) Г. Кандалый “Сахибҗәмал”

Б) К. Насыйри “Тәрбия китабы”

В) Г. Утыз Имәни “Гыйлемнең өстенлеге турында”

19. “Мәңге яшәргә теләсәң, и угыл,

        Ал гыйлем, чөнки тереклек суы ул””- бу сүзләр нинди әсәрдән?

А) Г. Кандалый “Сахибҗәмал”

Б) К. Насыйри “Тәрбия китабы”

В) Г. Утыз Имәни “Гыйлемнең өстенлеге турында”

20. Татар әдәбиятында “мәхәббәт җырчысы”  исеме белән танылган әдип.

А) Габдерәхим Утыз Имәни

Б) Габделҗәббар Кандалый

В) Шиһәбетдин Мәрҗани

21.”Әйа агач, яшең күпме?

       Түгелгән җимешең күкме?

       Минем күк сагышың күпме? –

      Диеп сорыйм мин алардан” - бу сүзләр нинди әсәрдән?

А) Г. Кандалый “Иляһи, барча гамәлне”

Б) Г. Кандалый “Сахибҗәмал”

В) Г. Утыз имәни “Егет булу турында”

22. Татар әдәбиятында “классик шигырь” төшенчәсенә туры килә торган шигырь төзелеше.

А) силлабик

Б) гаруз

В) силлабо – тоник

23. Татар әдәбиятында энциклопедик белешмәләр төзүче, татар халкының тарихын язучы шәхес

А) Каюм Насыйри

Б) Мифтахеттин Акмулла

В) Шиһабетдин Мәрҗани

24. Аның иҗаты бер кечкенә китапка сыеп бетәрлек, күбесенчә ул үзенең хезмәтләрен Шиһабетдин Мәрҗани багышлый. Ул кем?

А) Мифтахетдин Акмулла

Б) Муса Акъегетзадә

В) Заһир Бигиев

25. Галим, педагог, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыючы, дәреслекләр, беренче татар календарен төзүче, төрек әдәбиятының күренекле әсәрләрен татар  теленә тәрҗемә итүче.

А) Каюм Насыйри

Б) Заһир Бигиев

В) Мифтахетдин Акмулла

26.Татар әдәбиятында беренче “милли роман” исеме алган әсәр

А) З. Бигиев “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә”

Б) М. Акъегетзадә “Хисаметдин мулла”

В) Г. Исхакый “Ул әле өйләнмәгән иде”

27. Беренче романын 16 яшендә, икечесен 19 яшендә иҗат иткән язучы.

А) Фатих Әмирхан

Б) Муса Акъегетзадә

В) Заһир Бигиев

28. “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә” романының авторы

А) Гаяз Исхакый

Б) Заһир Бигиев

В)  Фатих Әмирхан

29. Татарстанда туып, Төркиядә күмелгән язучы кем?

          А)  Г. Бәширов

          Б)  Г. Әпсәләмов

          В) Г. Исхакый

30. Шәмсетдин, Анна Васильевна – бу персонаңлар кайсы әсәрдән?

А)Г. Исхакый “Ул әле өйләнмәгән иде”

Б) Ф. Әмирхан “Хәят”

В) З. Бигиев “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә”

31. Г.Тукай кайда туган?

           А) Кырлайда

            Б) Өчиледә

            В)Кушлавычта

32.”Түзалмадым, бардым җырлаучыга,

        Дидем: “Кардәш, бу көй нинди көй?

        Җавбында милләттәшем миңа:

        Бу көй була, диде Әллүки!” – бу өзек кайсы әсәрдән?

А) Г. Тукай “Милли моңнар”

Б) Г. Тукай “Сәрләүхәсез”

В) Г. Тукай “Өзелгән өмид”

33. “И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

        Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы!”!” – бу өзек кайсы әсәрдән?

А) Г. Тукай “Милли моңнар”

Б) Г. Тукай “Сәрләүхәсез”

В) Г. Тукай “Өзелгән өмид”

34. ”Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

        Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

         Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

         Кирәк түгел мәгүнәсе юк көлке, уен” – бу өзек кайсы әсәрдән?

А) Г. Тукай “Милли моңнар”

Б) Г. Тукай “Сәрләүхәсез”

В) Г. Тукай “Өзелгән өмид”

35. Тукай иҗатына багышлап “Кырлай” симфоник әсәрен иҗат итүче композитор

А) Фәрит Яруллин

Б) Әнвәр Бакиров

В) Нәҗип Җиһанов

37. Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасы буенча язылган “Шүрәле” балетын иҗат иткән композитор.

А) Фәрит Яруллин

Б) Әнвәр Бакиров

В) Нәҗип Җиһанов

37. Г. Тукайның “Су анасы” әкияте буенча язылган “Су анасы” балетын иҗат иткән композитор.

А) Фәрит Яруллин

Б) Әнвәр Бакиров

В) Нәҗип Җиһанов

38. Г. Тукай мемориаль – архитектура комплексын иҗат иткән рәссам, скульптор

А) Байназар Әлменов

Б) Харис Якупов

В) Бакый Урманче

39. “Дәрдемәнд” псевдонимы белән йөргән шагыйрь

А) Закир Рәмиев

Б) Сәгыйть Рәмиев

В) Шәехзадә Бабич

3. 40. “Бүләк өчен” комедиясенең авторы

            А) Мирхәйдәр Фәйзи

            Б) Галиәсгар Камал

            В) Гаяз Исхакый

41. “Галиябану” драмасы авторы

            А) Мирхәйдәр Фәйзи

            Б) Галиәсгар Камал

            В) Гаяз Исхакый

42. Г.Афзал шигыре түгел:

         А)“Өф-өф итеп”

         Б) “Якты моң”

         В)“Кызыл балчык” промартелендә”

43.  Г.Тукай ис. Татарстан дәүләт премиясе лауреаты:

        А)  Г.Тукай

        Б)  М.Җәлил

        В)  Х.Туфан

44.”Тапшырылмаган хатлар” әсәренең авторы кем?

            А) Гадел Кутуй

            Б) Муса Җәлил

            В) Кәрим Тинчурин

45.”Сиңа миннән хәбәр китрсәләр,

       “Ул егылган арып”, - дисәләр,

       Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне

       Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр”, - дигән шигырь юлларының авторы кем?

            А) Фәнис Яруллин

            Б) Фатих Кәрим

            В) Муса Җәлил

46. “Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

       Һәм үләргә кыю ир булып.

       Гомерем минем моңлы бер җыр де,

       Үлемем дә яңрар җыр булып” – дигән юллар М. Җәлилнең нинди шигыреннән?

            А) “Чәчәкләр”

            Б) “Кошчык”

            В) “Җырларым”

47.”Разведчик язмалары” әсәренең авторы кем?

            А) Фатих Кәрим

            Б) Муса Җәлил

            В) Һади Такташ

48. Тарихи романнар язу белән дан алаган язучыны атагыз.

            А) Нурихан Фәттах

            Б) Гомәр Бәширов

            В) Әмирхан Еники

49. Акбүре ыруының башында кем тора?

А) Күрән би;        

Б) Алмыш хан        

В) Ямгырчы би

50. Н. Фәттахның “Ител суы акаторур” әсәрендә нинди чор яктыртылган?

            а) Алтын Урда;

            б) Казан ханлыгы        

            в) Болгар чоры

51.”Акъәби урам тәрәзәләре ябык, әрем себеркесенең исе аңкыган салкынча өенә керде, сәке түренә бөкләп куйган ястыгын җәйде дә бөгәрләнеп ятты.”  Бу өзек кайсы әсәрдән?

            А) “Тапшырылмаган хатлар”

            Б) “ Бәхилләшү”

            В) “Әйтелмәгән васыять”

52.”Мәхәббәт кешене матур итә. Бүлмәгә керү белән үк, мин көзгегә карадым. Гомеремдә беренче тапкыр мин үземнең йөзем – кыяфәтем белән канәгатьләндем”

Бу өзек кайсы әсәрдән?

            А) “Тапшырылмаган хатлар”

            Б) “ Бәхилләшү”

            В) “Әйтелмәгән васыять”

53.Татар әдәбиятында “туган як җырчысы” исеме алган шагыйрь

            А) Ренат Харис

            Б) Равил Фәйзуллин

            В) Сибгат Хәким

54. Татарстан  Дәүләт советында эшләгән шагыйрь

            А) Ренат Харис

            Б) Рәдиф Гаташ

            В) Зөлфәт

55. Кайсы әсәр Мөхәммәт Мәһдиевнеке?

            А) “Торналар төшкән җирдә”

            Б) “Язгы аҗаган”

            В) “Җидегән чишмә”

1.56. Исламгали агай , Фәләхетдин, Әхәт абый М. Мәһдиевнең кайсы әсәре геройлары?

            А) “Кеше китә – җыры кала”

            Б) “Бәхилләшү”

            В) “Без – кырык беренче ел балалары”

57. “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Үзебез сайлаган язмыш” драма әсәрләренң авторы

            А) Хәй Вахит

            Б) Рабит Батулла

            В) Туфан Миңнуллин

58. Г.Х. Андерсен исемендәге дипломга лаек булган шагыйрь

            А) Роберт Миңнуллин

            Б) Хәкимҗан Халиков

            В) Шәүкәт Галиев

59. “Яшьлек,

       Гомерең кыска синең,

       Шундый кыска булып тоела,

       Кичен чәчәк аткан була,

       Ә таңында инде коела” -  бу сүзләр кайсы әсәрдән?

            А) Ренат Харис “Кеше кайчан матур”

            Б) Һади Таткташ “Мәхәббәт тәүбәсе”

            В) Хәсән Туфан “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар”

60.   ” Мәхәббәт,

         Ул үзе иске нәрсә,

         Ләкин

         Һәрбер йөрәк аны яңарта,

         Тиле яшьлек ярты гомрен бирә

        Аның хисе белән янарга” -  бу сүзләр кайсы әсәрдән?

            А) Ренат Харис “Кеше кайчан матур”

            Б) Һади Таткташ “Мәхәббәт тәүбәсе”

            В) Хәсән Туфан “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар”