Публикация учащихся

Шарафуллина Гульфия Фаритовна


 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatu_gail.docx14.53 КБ

Предварительный просмотр:

                      Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Килдураз төп гомуми белем бирү мәктәбе»

Башкарды: Шәрәфуллин Динар,

6 нчы сыйныф укучысы

Тату гаилә 

              Гаилә дигәч, минем күз алдыма әти, әни, апа-абыйлар, эне-сеңелләр килеп баса. Әмма ләкин гаиләдә мин бердәнбер бала. Шулай булуга карамастан, мин үземне бик бәхетле, татау гаиләдә яшим дип саныйм.

         Тимер кебек нык сүзле, тау кебек олы йөрәкле әтием- гаилә тоткасы, тормышымның яме. Минем әтием – Азат. Ул уңган, хезмәт сөючән, шул ук вакытта таләпчән һәм кайгыртучан да. Әтием балта остасы, ул хезмәтен яратып башкара. Шуңа күрә аның турында «алтын куллы кеше» диләр. Җәйге ял вакытларында әти мине үз һөнәренә өйрәтә. Киләчәктә мин аның алмашчысы булырмын дип уйлыйм.

         Гаиләбезнең җылы учагын сүндермичә саклап, дөрләтеп торучы – ул әни.  Әни – һәрберебез өчен иң кадерле, иң якын кеше. Бу сүздә күпме җылылык тупланган. Мәхәббәт, наз, кайгырту…

          Мин әниемне бик яратам. Аның исеме –Гөлфия. Ул җир йөзендә булган әниләрдән иң матуры, иң ягымлысы.Әнием укытучы булып эшли. Ул татар теле укыта. Эшендә бик хөрмәт итәләр, әнием үзе дә балаларны бик ярата, якын күрә.

 Әни миңа сердәшчем дә, киңәшчем дә. Чөнки ул һәрвакыт бөтен шатлыкларымны да, борчуларымны да белеп тора. Уңышларым булса – әниемнең йөзе шатлыктан балкый. Ә авырып китсәм, ул, борчылып, мин сәламәтләнгәнче янымнан китми. Эштән арып кайтса да, безне иркәли, ярата.

      Ә мин үзем 6нчы сыйныфта укыйм. Мәктәбемне яратам, яхшы билгеләргә генә укырга, спорт белән дус булырга тырышам. Төрле түгәрәкләргә йөрим, ә иң яратканы – бокс. Без монда үзебезне якларга, киләчәктә чын, нык кеше булырга әзерләнәбез. Зур үскәч әти-әнинең, туганнарның горурлыгы булырмын дип өметләнәм.