Татарский язык

Шарафуллина Гульфия Фаритовна

план

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba.docx17.2 КБ
Файл proekt_esh_.docx80.51 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. [Һ] авазы, Һ, һ хәрефләре.

Дәрес максатлары:

-[Һ] авазын ишетеп таный белергә өйрәтү; һ хәрефенең график формасын үзләштерү; аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру;  бердәрәҗәле сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алып әйтергә өйрәтү;

- аваз-хәреф сүз моделе нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү;

-укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, фонематик ишетеп таный белүен, игътибарлылык үстерү;

-Һава турында белемнәрне тирәнәйтү; укуга кызыксыну тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау: Сигнал карточкалары, «хәерле иртә» сүзтезмәсен язу өчен хәрефләр, тыныш билгеләре язылган карточкалар, җыю полотносы, кечкенә көзгеләр, төрле һәйкәл рәсемнәре, Һ,һ хәрефләре үрнәге язылган карточка, кисмә хәрефләр һәм аларның кассалары.

Дәрес барышы

I.Оештыру мизгеле

-Хәерле иртә! Татар телен һәм укырга өйрәнүне дәвам итәбез. Хәзер барыгыз да сигнал карточкаларын әзерләгез. Мин хәрефләр күрсәтәм. Ә сез сузыкмы, тартыкмы икәнен төсләр белән билгеләгез.

«Хәерле иртә» сүзендәге хәрефләрне төрле тәртиптә күрсәтеп,  җыю полотносына тезә бару.

-Хәзер хәрефләрдән тылсымлы сүз кергән җөмлә төзегез.

-Җөмләме бу, сүзтезмәме?

-Җөмлә икәнен без нинди билгегә карап беләбез әле?

-Җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куярга кирәк?

-Сез тагын нинди тылсымлы сүзләр беләсез?

II.Үткәннәрне кабатлау, белемнәрне актуальәштерү.

-Укучылар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз.

1. Кызарып пеште, җиргә төште. (Җиләк)

2. Җәй нәрсәдән башлана? (Җ хәрефеннән)

-[җ] авазы нинди аваз? Димәк, үткән дәрестә без нинди аваз белән таныштык? Бу аваз нинди хәреф белән билгеләнде?

III.Дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

-Укучылар, мин табышмак әйтәм тыңлагыз.

 Ипи түгел, су түгел

Авыр түгел, аз түгел.

Ансыз яшәү мөмкин түгел.

Нәрсә ул?  (Һава).

-Укучылар, без гадәттә һаваны сизмибез. Ләкин һава булмаса, без бер секунд та яши алмас идек. Һава кешегә дә, хайваннарга да, үсемлекләргә дә сулау өчен, димәк, яшәү өчен  кирәк. Үзегезнең сулышыгызны тыңлап карагыз әле.

Хәзер әйдәгез, һава сүзен әйтеп карыйк. Бу сүзнең һәр авазын әйтегез: [һ],  [а], [в], [а].

-Бу сүз нинди авазга башланган? Ул аваз безгә танышмы? (Юк , бу аваз безгә таныш түгел.)

-Димәк, без дәрестә нинди яңа аваз белән танышачакбыз? (Без бүген [һ] авазы белән танышачакбыз.)

IV. Яңа теманы аңлату.

1.Һава сүзен кертеп җөмләләр төзү.

2. [һ] авазын [х] авазы белән чагыштыру.

- Мин сүзләр әйтәм, ә сез аларның әйтелешен чагыштырып кабатлагыз. Һәм [һ]-[х] авазлары булган кушылма һәм иҗекләрне генә әйтегез. Халат – һаман, хәл-һәм, хис-һич, хөрмәт-һөнәр, Әхми –Әһли, бәхет-зиһен.

Укытучы [һ] авазы артикуляциясен аңлата.

-Уң кулыгызны авызга куеп, [һ] авазын кабатлагыз һ        әм аның тартыкмы сузыкмы икәнен билгеләгез.

-Колакларны томалап, яңгыраумы, саңгыраумы икәнен белегез.

-Димәк, һ- саңгырау тартык аваз.

3.Фонетик күнегү.

-Авызларыгызны фонетик күнегүгә әзерләгез. Кулларыгызга көзгеләрегезне алыгыз.

А.  Һау- һау, һау- һау! Һау дисең

       Һаман нигә һаулыйсың?

      Җитте һау- һау, һаулама

      Китап укыйм, шаулама.

Ә.  Һа-һа-һа-һаман,

      Һи-һи-һи-шаһит

      Һә-һә-һә-шәһәр

      Һө-һө-һө-һөнәр.

4. [һ] авазы кергән кайбер сүзләрне истә калдыру өстендә эшләү.

- Мин шигырь әйтәм. Бу шигырьдә [һ] авазы кергән нинди сүз булыр:

Басып тора биек һәйкәл

Безнең мәктәп алдында

Әбиләр ник елый икән

Һәйкәл абый янында? (Һәйкәл).



Предварительный просмотр:

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

 

ПРОЕКТ ЭШЕ

УРТА СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕННӘН

 ЯЗМА СӨЙЛӘМЕН ҮСТЕРҮ

     Башкардылар:

                                                  Укытучылар  белемен камилләштерү      

                                                  курсларында укучылар:

                                                 1. Татарстан Республикасы Зеленодол                    

                                             муниципаль районы Советлар Союзы    

Герое Н.А. Катин исемендәге 17 нче төп   гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе  1нче категорияле туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Мубаркшина Лилия Максут кызы

2.Арча  муниципаль районы МБГБУ ” Г. Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем бирү мәктәбе” 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы НәгыймоваРавилә Рәфкать кызы 

3. Татарстан Республикасы Апас  муниципаль районы МБГБУ

“Килдураз  төп гомуми белем бирү мәктәбе” 1нче категорияле туган (татар)  теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфуллина Гөлфия Фәрит кызы

Проект эше яклауга тәкъдим ителә:

гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы  доценты  Фәтхуллова К. С.

Казан   2021


ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ...................................................................................................................3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.

Укучыларның  язма сөйләмен үстерү системасы

1.1. Язма сөйләм үзенчәлекләре............................................................................7

1.2. Бәйләнешле язма сөйләм үстерү юллары......................................................9

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК.

Татар телендә язма сөйләм күнекмәләрен үстерү

2.1. Язма сөйләмгә өйрәтүкүнегүләре..................................................................16

2.2. Язма сөйләм осталыгын үстерү дәресләре....................................................20

ЙОМГАК................................................................................................................35

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ......................................................................................36


КЕРЕШ

        Туган телебезнең тарихы, аның язмышы, киләчәге турында борчылып сөйләгән заманда, мәктәптә татар телен тиешенчә үзләштерү - изге бурыч һәм шуның белән бергә катлаулы процесс.Ул тел турында фән нигезләрен өйрәнүне, укучыларныңтел байлыгын үстерүне,тел нормаларын үзләштерүне, бәйләнешле сөйләм һәм язу теле күнекмәләре булдыруны, шулай ук орфографик һәм пунктуацион күнекмәләр формалаштыруны үз эченә ала. Мәктәптә татар телен укыту программасында бу өлешләрнең һәркайсын өйрәнүгә билгеле күләмдә вакыт бирелә һәм эчтәлеге ачыла. Укучыларны матур, дөрес, төгәл итеп язма сөйләмгә өйрәтү татар теле дәресләренең төп бурычларыннан санала. Бу, бер яктан, сөйләм - аң, фикерләү үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Сөйләм ярлылыгы фикер үсешен тоткарлый. Икенче яктан, телне яхшы белми торып, сүз сәнгатен аңлап, тоеп, кичереп булмый. Шуңа күрә укучыларның сөйләм телен бигрәк тә, язма сөйләм телен баету һәм камилләштерү һәр татар теле һәм әдәбият дәресендә игътибарга алынырга, аның өстендә махсус эш алып барылырга тиеш. Моннан тыш, программа тарафыннан махсус бирелгән, сүз белән эшләргә, телне тоярга, башкалар аңларлык итеп бәйләнешле язма сөйләмгә өйрәтә торган дәресләр – сөйләм үстерү дәресләре бар. Хәзер кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп һәм сурәтләп әйтә белү һәркемгә дә кирәк. Кеше үзенең эше турында рухланып сөйләсә, тыңлаучыларда кызыксыну тудыра алачак. Фикереңне дәлилләп бәхәстә катнаша алу - кирәкле  сыйфат. Хәзер  фикерләр төрлелегеннән файдалану заманында яшибез. Укучыларны туган телебезгә ѳйрәткәндә, кызыксындыру тудыруның  дидактик шартларыннан берсе - язма сөйләм телен үстерү уку эшчәнлегенең нигезен тәшкил итә. Башкача әйтсәк, без телнең коммуникатив функциясен беренче планга чыгарырга тиеш. Ләкин аралашуны эш вакытында сөйләшү итеп түгел, ә эшне башкару өчен сөйләшү итеп карарга кирәк. Әгәр без аралашмасак, алдыбызга куелган бурычны  үти алмаячакбыз. Нәрсә ул коммуникативлык? С.Н. Ожеговның рус теленең аңлатмалы сүзлегендә, коммуникация – сообщение, общение” дип аңлатыла. Латин телендә “коммуникация” – аралашу дигәнне аңлата. Коммуникативлык  – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы, хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү, язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру ул. Иҗади фикерли белү исә - иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат. “Иҗадилык – үз шәхесеңне, фикерләвеңне, аң һәм интеллектыңны даими камилләштерү. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул рәвешчә, иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә”, - ди “Иҗат психологиясе” дигән китабында Әхмәт Зәки улы Рәхимов.Шуңа күрә дә без “Урта сыйныф укучыларының татар телендә язма сөйләмен үстерү системасы дигән проект эшенә бик теләп алындык.

Актуальлеге:

        Татар теле дәресләренең төп эчтәлеге иҗади фикерләүче, хәзерге җәмгыять шартларында дөрес һәм иркен аралаша алучы, әхлакый яктан өлгергән, тормышка яраклы шәхес тәрбияләүдән гыйбарәт.

Проект эшебезнең төп максаты:

-Урта сыйныф укучыларының татар теле дәресләрендә язма сөйләм күнекмәләрен үстерү системасын өйрәнү.

        Тәкъдим ителә торган тема буенча әлеге махсус проектның эчтәлеге дә укучыларның сорауларын һәм ихтыяҗларын исәпкә алып төзелде.

Әлеге максаттан чыгып, без түбәндәге бурычларны билгеләдек:

-укучыларны татар телендә дөрес итеп язарга өйрәтү;

- язма сөйләм алымнарын системалаштыру;

- төрле эш формаларын кулланып, укучыларның иҗади фикерләүсәләтләрен үстерү һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен формалаштыру;

-язма сөйләм осталыгын үстерүгә юнәлтелгән дәресләрнең технологик карталарын тәкъдим итү.

Проект эшенең объекты – төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен уку-укыту процессы.

Проект эшенең предметы – тел дәресләрендә язма сөйләм осталыгыбулдыру.Проектның фәнни яктан әһәмияте татар теле укытучыларына проектта күтәрелгән темага методик күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйбыз.

Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы - татар теле укытучыларына кулланма төзү өчен материал була алуында.        

Тәкъдим ителә торган әлеге проект хәзерге вакытта мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләрне истә тотып, заман таләбенә яраклаштырып төзелде.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗМА СӨЙЛӘМЕН ҮСТЕРҮ СИСТЕМАСЫ

1.1  Язма сөйләм үзенчәлекләре

Белем бирүнең федераль дәүләт стандартларына күчкәндә, безнең алда сораулар туа. Хөкүмәтнең безнең алга куйган бурычын үти алырбызмы? Татар телендә аралаша алырлык, идеал укучы моделен ясый алырбызмы? Татар теле укытуның методик базасын ничек киңәйтергә? Телгә балаларның кызыксынуын ничек булдырырга? Үзен тормышта иркен тота алырлык, әхлаклы, конкурентлыкка сәләтле иҗади шәхесләрне ничек тәрбияләргә? Укучыларның берсе генә түгел, барысы да шушы сыйфатларга ия булырга тиеш. Шушы сораулар безне бик тә борчый.

         Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасында урта гомуми белем бирү системасының төп бурычы– иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Законда әйтелгәнчә,Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү милләтләрнең  үзара  аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

Бүгенге көн таләпләреннән чыгып караганда, укучыны дәреслектәге кагыйдәләрне ятлап, дөрес итеп сөйләп бирү кебек формаль эшләр хәзер канәгатьләндерә алмый. Алган белемне киләчәктә кулланырга өйрәтү, укучының үзаллылыгын һәм иҗади фикерләвен активлаштыру, сөйләм культурасын тәрбияләү – тел укытуга куелган төп таләпләр. 

Тел -  халыкның рухи байлыгы, моңы, аның үзенчәлекле мәдәнияте турында мәгълүмат бирүче чыганак. “Кешенең бөтен “аңлы” тормышы аның туган теле аша уза” ,  - дигән Д.С. Лихачев.

         Татар теле  дөньяда киң таралган телләрнең берсе;  аны белү башка төрки халыклар белән аңлашырга да мөмкинлек тудыра. Димәк, телне камил үзләштерү кешенең аралашу даирәсен киңәйтә. Мәктәптә укучының гоммуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше, грамоталылыгы аның үз фикерләрен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле, ачык һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә бәйле.Укучы үзләштерә торган тел нормаларына фонетик, лексик, морфологик, орфографик, синтаксик һәм пунктуацион законнар һәм кагыйдәләр керә; бәйләнешле/ контекстлы/сөйләмнән файдалану алымнары һәм стилистик нормалар да шуларга өстәлә. Укучы һәр сүзенә “Мин аны дөрес әйтәмме? Дөрес язаммы? Дөрес аңлыйммы?” дигән сорау куя белергә тиеш.

Язма сөйләм үстерүнең әһәмиятле бүлеге – укучыны җөмлә төзи белергә өйрәтү. Укучылар хикәя, сорау, боеру, ияле, иясез, җыйнак һәм җәенке җөмләләр һәм ике –өч гади җөмләдән торган кушма җөмләләр төзи белергә тиешләр. Сөйләм үстерүдә бәйләнешле яки контекстлы сөйләм төзи белү дә аеруча әһәмиятле. Бәйләнешле язма сөйләмнең үз алымнары, нормалары бар.Иң элек текстка кергән аерым җөмләләр үзара бәйле булырга тиеш. Алар билгеле бер тәртипкә куела, бербөтен барлыкка килерлек итеп, бер эчтәлек астына берләштерелә.

К.Насыйри грамматиканы өйрәнү максатын билгеләгәндә үк, (“Сөйләшкәндә вә язганда телне хатадан сакламактыр”),  язма сөйләм телен үстерүне күз алдында тота. Татар телендә сөйләгәндә, язганда, сүз сайлый белүгә, сүзләрне дөрес әйтүгә, куллану принципларына, стилистик алымнарга игътибар итә (“Нәмунә”, “Кавагыйде китабәт”).

Г.Ибраһимов “Татар телен ничек укытырга?” исемле китабында туган  теле дәресләрендә телдән һәм язма сөйләм үстерүгә аеруча зур игътибар юнәлтә. “Сөйләм яшәүдә нинди зур урын тотса, язып  аңлату да хәзерге мәдәни хәятта аннан аз ким әһәмиятле,”- ди ул. Укучының сөйләргә өйрәнүен ул язарга өйрәнү өчен хәзерлек итеп аңлый һәм аның юлларын да күрсәтә: а) эчтәлекле логик эзлекле итеп сөйләтү,б) сюжетлы рәсемнәр буенча сөйләтү, в) укучылар белән әңгәмә сәгатьләре үткәрү.

Хәзерге программаларда, методика китапларында һәм мәкаләләрдә татар теле  дәресләрендә язма сөйләм үстерү сүзләрне әдәби дәрес әйтү өстендә, сүз, җөмлә, бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү, телдән һәм язма сөйләм өстендә эшләү дип, киң мәгънәдә аңлатыла. Язма сөйләмне үстерү логик фикерләү сәләтен үстерү белән дә тыгыз бәйләнгән. Грамматик, пунктуацион, орфографик яктан дөрес булган, тирән эчтәлекле итеп логик дәрес төзелгән сөйләм генә камилләшкән сөйләм булып санала. Фикерләү сәләте һәм сөйләм осталыгы үсү әдәбият һәм тел дәресләре белән табигый үрелеп  бара һәм язма сөйләм өстендә эшләү элементлары һәр дәрестә була.

1.2. Бәйләнешле язма сөйләм үстерү юллары

Укучыларның татар телендә бәйләнешле язма сөйләмен үстерү  үз фикерләрен логик эзлекле, бәйләнешле итеп сөйли һәм яза белә күнекмәсен булдыруны күздә тота. Бу исә укучыларны сөйләм төзүнең төп законнары һәм аңа булган таләпләр белән таныштыру бурычын да куя. Шушы җитди бурычны гамәлгә ашыру татар теле дәресләренә йөкләнә. Тел дәресләрендә укучылар текст төзүнең теориясен үзләштерәләр, ә әдәбият дәресләрендә әдәби әсәрләрне өйрәнү һәм язма эшләр башкару барышында бәйләнешле текст төзү буенча гамәли күнегүләр алалар.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, укучылар арасында үз фикерләрен логик эзлекле, җыйнак, төгәл, матур итеп бирә алмаучылар да очрый. Бу укучыларга сөйләм төзү буенча җитәрлек күнекмә бирелмәүдән килә. Текст эчендә җөмләләрне үзара бәйләүнең ныклы кагыйдәләре һәм махсус чаралары бар. Катлаулы синтаксик берәмлекләр дә билгеле бер эзлеклелектә киләләр. Укучыларныбәйләнешле текст элементлары белән таныштырырга кирәк. Бәйләнешле текст төзү күнекмәләренә ия булмаган укучыларның эшләрендә очрый торган типик хаталар түбәндәгеләр:

1. Текст эчендәге җөмлә һәм абзацлар арасындагы үзара бәйләнеш булмау.

2. Җөмләләрнең бертөрле конструкциядә булуы.

3. Текст эчендәге җөмләләрнең логик бәйләнеше булмау.

4. Фигыльләрдә заман формаларының бертөрлелеге бозылу.

5. Абзацларга дөрес бүлмәү.

Мондый хаталар аерым җөмләләр белән генә эш итүдән килә. Язма эшләрдәге хаталар өстендә эшләгәндә, орфографик һәм пунктуацион хаталарга гына түгел, текстның логик ягына да игътибарлы булырга кирәк. Дәрестә текстның гомуми синтаксик төзелешен анализлау да урын алырга тиеш. Бу бурычны хәл итү өчен,  әдәби текстлар өйрәнгәндә, аларның төзелешенә, җөмләләрне үзара бәйләүче чараларга игътибар итәргә, тел дәресләрендә әдәби текстлар белән эшләргә кирәк. Мондый эшләр укучыларга имтиханнарга әзерләнүдә булышачак. Бәйләнешле язма  сөйләм үстерүне түбәндәге эзлеклелектә алып барырга кирәк.

1. Бәйләнешле сөйләм үстерү турында төшенчә, аңа булган төп таләпләр белән таныштыру;

2. Текст турында төшенчә бирү;

3. Текстның темасын һәм төп фикерен билгеләргә өйрәтү;

4. Сөйләм төрләре белән таныштыру;

5. Текст эчендә җөмләнең үзара бәйләнеш юлларын күрсәтү;

6. Текстка карата план төзү;

7. Хикәяләү һәм аның элементлары;

8. Абзац ` һәм аның элементлары, һ. б.

Язма эшләрдән соң хаталар өстендә  эшләгәндә текстның төзелеше, андагы логик бәйләнеш, тема, аның ачылышы, текст төзүдә җибәрелгән хаталарны анализлау сорала. Анализларга тиешле текст алдан ук тактага язып куела яки проектор аша күрсәтелә. Кызыл юлларга дөрес бүленү- бүленмәве әйтелә, алардагы фикер  тәмамланган булырга тиеш. Шушы таләпләргә җавап бирмәгән эш бергәләп редакцияләнә, редакцияләнгән эш шулай ук проектор аша күрсәтелә  һәм өйдә укучыга үз эшен редакцияләп килергә кушыла.

 Укучыларны акыл хезмәтенә сәләтле, югары интеллектлы, иҗади шәхес итеп тәрбияләүдә мәктәптә уздырыла торган язма эшләрнең әһәмияте зур. Язма эшләргә әзерлекбарышында укучыларның мөстәкыйль эзләнүләренә һәм күзәтүләренә нигезләнгән эш алымнарыннан файдалану максатка ярашлы. Язма эшләр укучыларны әдәби иҗатка рухландырырга, сүзгә игътибарылык тәрбияләргә тиеш. Шуңа күрә язма эшләр барышында түбәндәге эшләр башкарыла:

  • укучыларның алларына куелган максатларын үтәүне күздә тотып,  текст өстендә мөстәкыйль эшләү оештырыла;
  • укучыларның язма эшләре тикшерелә.

Мондый эшләрне башкару балаларның язмасөйләм күнекмәләрен үстрерүгә дә уңай йогынты ясый.  Шулай ук укучыларның чыгышларын  яздырып, үзләреннән тыңлату аларны сөйләмгә игътибарлы булырга өйрәтә.

Бәйләнешле язма сөйләм үстерү дәресләрендә укучылар үз фикерләрен дөрес итеп башкаларга җиткерә белүнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңлап калырга тиешләр. Язма эшләргә эзерлек уку елының башында ук башлап җибәрелә.

 Укучыларның үзара аралашу, үз фикерләрен башкаларга язмача җиткерә белү чараларының берсе мәктәп стена газеталарына мәкалә язу. Алар өчен материалны укучылар язган сочинение, репортаж, интервью, очерк мәкаләләр арасыннан сайлап алу отышлы. Шуңа күрә мондый эшләрне башкару алдыннан укучылар бу турыда кисәтеп куела. Сыйныфта укып тикшергәннән һәм укучылар тарафыннан уңай бәя алганнан соң, мәктәп газетасы өчен уңышлы дип табылган эшләр аерып куела.Сочинение язу барышында дифференцияле укыту технологияләреннән файдалану да уңышлы. Бу очракта сыйныф өч группага бүленә. Беренче группага язучы иҗаты белән аеруча кызыксынучы, аның турында өстәмә материаллар белән яхшы таныш булган укучылар берләшә. Алар бер-берсен өстәмә материал чыганаклары, үзләре мөстәкыйль рәвештә үзләштергән материаллар белән таныштыралар, ни өчен теге яки бу эпиграфны сайлауларын әйтәләр. Мәсәлән, Муса Җәлил иҗатын өйрәнгәндә, бу группага “Мин белгән Муса Җәлил” дип исемләнгән Җәлилнең иҗатына һәм тормыш юлына бүгенге көн күзлегеннән карап бәя бирә алырлык тема тәкъдим итәргә мөмкин. Икенче группага исә программада каралган материалны тулысынча үзләштергән укучылар берләшә . Аларга “Зинданнарны ватып чыккан җыр” дигән тема тәкъдим ителергә мөмкин. Ә өченче группага программа материалын авыррак үзләштерүче укучылар берләшә һәм алар, нигездә, язучы иҗатының бер юнәлешен генә яктырталар. Аларга “Муса Җәлил иҗатында фашизмга нәфрәт” темасы дигән сочинение язарга тәкъдим ителә.

Укучыларның кешеләр белән аралаша, хәбәрләшә белүләрен аралашу  культурасы һәм иҗади сәләтләрен үстерүнең бер төре буларак, репортаж жанры белән кечкенә сыйныфларда ук таныштыра башларга һәм төрле вакыйгалар уңаеннан яздырып,  мәктәп стена газетасына һәм вакытлы матбугат битләрендә басылып чыгуларына ирешергә кирәк. Мәсәлән, “Белем бәйрәменнән репортаж», “Мәктәп Сабантуе”, “Татар теле һәм әдәбияты кабинетында”, “Безнең репортажлар” дигән махсус стенд булдырырга мөмкин.

Укучының язмача сөйләме төссез, ярлы, язуы хаталы булмасын дисәк, укучыны матур әдәбиятка якынайту юлларын эзләргә кирәк. А.М.Кушнир фикеренчә, уку - танып белү һәм аралашуның төп формаларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә укучыларны үзләренә кирәк әдәбиятны сайлый белергә , үзең укыган китапка бәя бирергә өйрәтү зарури. Язма сөйләм телен үстерү дәресләренең берсендә үзләре укыган бер әсәргә укучылар аннотация язалар, ягъни бик кыска формада әсәрнең нинди максатны күздә тотып язылуын, нинди катлау укучыга юнәлдерелүен күрсәтәләр. Тел дәресләре буенча алынган фәнни мәгълүматны ныгыту һәм шулар нигезендә сөйләм үстерү максаты беән үткәрелә торган язма эшләрнең иң таралган төре- төрле характердагы диктант һәм изложениеләр. П.О.Афанасьев диктантлар турында болай ди: “Диктант өчен билгеле күләмдә бәйләнешле текст сайлап алганда, аның эчтәлеге укчыларны кызыксындырырлык, җиңел аңлашылырлык булганда, язар алдыннан шул текст бөтен килеш укылып, эчтәлеге укучыларга җиткерелгәндә, шулар өстенә, дөрес язылышы ачыкланып бетмәгән очракларга карата алдан аңлатма бирелгәндә, диктантлар дөрес язарга өйрәтү чарасына әвереләләр”.Диктант үткәрү эшенә иҗади якын килергә һәм аның алымнарын активлаштырырга, аны балалар рухына ятышлы, мавыктыргыч  өстәмә чаралар белән баетып, иҗади эшчәнлеккә һәвәсләндерә торган зәвыклы эшкә әверелдерергә кирәк. Моңа түбәндәгеләр ярдәмендә ирешергә мөмкин:

1. Текстны укыр алдыннан, аның авторы /чыганагы/, әһәмияте турында кыскача аңлатма бирү, игътибарны өзекнең сәнгатьчә эшләнешенә, поэтик образлар нәфислегенә юнәлтү.

2. Бәйләнешле текстны сәнгатьле укып, эчтәлегенең эмоциональ үзләшүенә ярдәм итү.

3. Өстәмә сораулар биреп, текстның эчтәлеге,  идеясе белән кызыксындыру.

4.Орфограммаларның язылышы, орфография кагыйдәләренә нигезләнеше турында укучыларның үзара сорау-җавапларын оештыру.

 5. Текстка бүлек башы уйлап табу.

 6. Югары классларда иҗади диктант текстларын өстәмә биремнәр белән катлауландыру, мәсәлән, бәйләнешле текстның эчтәлегенә ярашлы эпиграфлар уйлап табу, текстны цитата, афоризм, халык иҗаты үрнәкләре белән баету.

Ирекле,  иҗади диктантлар укучыларның язма сөйләм телен үстерүдә аеруча нәтиҗәле урын тоталар. Бу диктантлар үтелгән сүзләрнең дөрес язылышын, тыныш билгеләренең дәрес куелышын гына таләп итеп калмыйлар, бәлки укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштырып, сүз хәзинәсен баетырга, иҗади фикеләү сәләтен үстерүгә ярдәм итәләр. Иҗади диктантларда түбәндәге биремнәр файдаланырга мөмкин:

  • эчтәлеккә туры килерлек итеп, аерымланган хәлләр өстәп язарга;
  • җөмләнең теге яки бу кисәгенә аныклагычлар өстәп, аларны эчтәлек һәм мәгънә ягыннан яраклаштырып, текстны үзгәртеп язарга;
  • җөмләнең баш кисәкләрен синоним һәм антонимнары белән алыштырырга

( мәсәлән,  былтыр яз явымсыз булды - быел көз явымлы булмады);

  • туры сөйләмне кыек сөйләмгә яки кыек сөйләмне туры сөйләмгә әйләндерергә.

Вакытлы матбугат белән эшләү – укучыларда язма сөйләм культурасы тәрбияләүнең иң нәтиҗәләре чараларының берсе. Укучылар класс алдында газетага күзәтү ясыйлар, үзләренә иң ошаган мәкаләгә отзыв, әдәби әсәргә рецензия язалар. Вакытлы матбугат – тел дәресләрендә кулллану өчен дә кызыклы материал. Үстерелешле укыту технологияләреннән файдаланып, укучыларга алдагы дәресләрдә үтеләчәк тема өчен материал туплап килергә кушыла. Мәсәлән, түбәндәге эшләр бирелергә мөмкин: “Сабантуй” газетасыннан ия белән хәбәр арасына сызык куелу очрагына мисаллар язып килергә, бер составлы җөмләләргә, эндәш һәм кереш сүзләр кергән җөмләләргә мисаллар язып килергә.Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм телен, логик фикерләү һәм иҗади сәләтен үстерүдә газета-журнал жанры буларак, мәкалә язарга өйрәтү әһәмиятле урын алып тора.

Эш кәгазьләре дә бәйләнешле язма сөйләм үстерүнең нәтиҗәле чарасы булып тора.  Укучыларны хезмәткә әзерләү, аларда мөстәкыйльлек, иҗат активлыгын  үстерү башка күнекмәләр белән берлектә аларның эшлекле сөйләмен үстерүне дә күздә тота. Мәктәпне тәмамлап, укучылар зур тормышка аяк басалар, төрле һөнәр ияләре булып китәләр. Кая гына барсаң да, төрле эш кәгазьләре: гариза, беркетмә, автобиография, отчет кебек эш кәгазьләрен яза белергә кирәклеге белән очрашалар. Шуңа күрә укучылар мәктәпне бетергәндә доклад, газетага мәкалә, төрле эш кәгазьләрен яза белергә тиешләр.

Эшлекле сөйләмгә төп таләп – аның грамматик яктан дөрес төзелгән булуы. Эш кәгазьләрендә сөйләм нигезендә, кыска, гади җөмләләрдән төзелгән булырга тиеш. Эш кәгазьләренә өйрәнү өчен махсус сәгатьләр бирелә һәм алар грамматиканың төрле бүлекләрен өйрәнгәндә шуларга нисбәтле рәвештә язылырга тиеш. Мәсәлән, автобиография, белдерү, телеграмма, хат, беркетмә кебек эш кәгазьләрен “Исем”, “Фигыль”, “Алмашлык” кебек темаларны,  акт, ышаныч язуы кебек эш кәгазьләрен “Сан” темасын үткәннән соң яздыру максатка ярашлы.Кыскасы, сөйләмнең ике төребар: телдән һәм язма. Телгә игътибарлы, белемле укучы үзенең уен телдән дә, язмача да төгәл әйтә белә.

ИКЕНЧЕБҮЛЕК

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗМА СӨЙЛӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН ҮСТЕРҮ

2.1. Язма сөйләмгә өйрәтү күнегүләре

Язма  сөйләм үстерүне формалаштыру дәресләрендә төрле күләмдә һәм төрле алымнар куллану -  яхшы куренеш. Шулай эшләгәндә генә, укучыларда тел культурасын тәрбияләп була, чөнки укучылар мәктәптән дөрес сөйләргә  һәм язарга дәрәҗәдә эзерләнеп чыгарга тиешләр.Татар теле укытучысының һәр дәресе шушы максатны тормышка ашыру юнәлешендэ булырга тиеш дип саныйбыз.

Соңгы елларда урта мәктәпләрдә яңа технологияләрне куллану мәсьәләсе торгаен саен ешрак күтәрелә башлады. Бу – техник средстволар гына түгел, ә бәлки укыту методлары hәм өйрәтү процессына якын килү дә. Бүген шуны тулы ышаныч белән әйтергә була: компьютерлартатар теленә өйрәтүнең барлык тармакларына көннән-көн активрак үтеп керә башлады. Татар теле дәресләрендә мәгълүматый технологияләрне куллануның нәтиҗәле булуына ышанмыйча мөмкин түгел. Балаларга  туган телне өйрәтү шартларында шулай ук информацион компьютер технологияләрен куллану татар телен, аның культурасын, татар халкының тарихын өйрәнүдә зур мөмкинлекләр ача. Урта сыйныф укучыларын язма сөйләмгә  өйрәтү өчен,без дәрес барышында текст редакторыннан, мультимедиа презентациясе системасыннан, электрон уку әсбапларыннан, дистанцион укыту системасыннан hәм, билгеле инде, интернеттан бик теләп файдаланабыз. Без язучыларның биографияләре hәм аларның әсәрләрен үз эченә алган иллюстрацияләрдән торган шактый зур коллекция әзерләдек. Дәресләр hәм дәрестән тыш чаралар өчен презентацияләр, слайдлар әзерлибез.

Гадәттә, мультимедиа технологиясен без интеграцияле дәресләргә әзерләнгәндә hәм үткәргәндә кулланабыз. Татартеле дәресен уздырганда,безгә рәсемнәр, видеоклип hәм тавыш белән видеорәт ярдәмгә килә. Ул презентацияләрне дәрес-лекция, дәрес-әңгәмәләрдә кулланабыз. Мультимедиа ярдәмлеге, безнең фикеребезчә, мөстәкыйль эш вакытында укучылар өчен яхшы материал булып тора.Сүзлек диктантлары аша балаларның орфографик сизгерлеген үстерү, сүзләрне морфологик яктан тикшерү, тикшеренү эшләре, корректура күнекмәләре, орфограммага аңлатма бирү гадәти эшкә әверелде. Уку-укыту барышында инновацияле hәм коммуникатив технологияләрне куллану укучыларда предметка карата кызыксыну уята, аларны иҗади эшчәнлеккә этәрә, дәрестә җылы атмосфера тудыра, интеллектуаль үсешкә ирешкән шәхес тәрбияләүдә ярдәм итә.

Дәрес барышында интерактив тактадан файдалану, мультимедиа мөмкинлекләрен куллану уку-укыту процессын тагын да җанлырак итәргә булыша. Мәсәлән, интерактив такта ярдәмендә җөмләләрдәге сүзләрне урыннарыннан күчерәбез, мәгълүматларны, төсләрне үзгәртәбез,  кирәкле сүзләрнең астына сызабыз. Бу эшләр барышында үзебезнең ни эшләвебезне укучыларга аңлата барабыз hәм шуның белән балаларны  мөстәкыйльлеккә өйрәтәбез.Алдан ук әзерләп куелган күргәзмә материаллар – текстлар, таблицалар, картиналар, музыка, CD-ROMнар hәм интернет ресурслар дәрескә кирәкле темпны бирәләр hәм шул ук вакытта текстны тактага язу, яисә экраннан клавиатурага күчү өчен киткән вакытны экономияләргә мөмкинлек бирә. Бар булган мәгълүмат “Перо” дип аталган инструмент ярдәмендә башкарыла, материаллар да киләсе дәресләр өчен саклана. Алда өйрәнелгән файллар укучыларның белемнәрен тикшергәндә файдаланыла.Шулай ук интерактив такта укучылар тарафыннан үзләренең текстларын булдыруда да, мәсәлән, чыгышларны модельләштергәндә, хат үрнәкләрен гомумиләштергәндә файдаланыла. Эшләрнең кайбер фрагментлары тактада күрсәтелә, аның эчтәлегенә, грамматик эшләнешенә анализ ясала.Мондыйтөр эшчәнлек укучының сүзләр өстендә эшләвен активлаштыра, игътибарын арттыра.

Безнең коллекциядә “Күренекле шәхесләр” дип аталган CD- hәм DVD-ROMнар җыентыгы бар. Анда язучылар, шагыйрьләр, композиторларның биографияләре, күренекле артистлар башкаруында аларның әсәрләреннән өзекләр тупланган. Ул дискларның барысы да татар теле hәм әдәбияты дәресләрендә файдалану өчен. Шулай ук Бакый Урманче, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш кебек  башка асыл затларыбызтурында презентацияләр әзерлибез. Аларны дәресләрдә hәм дәрестән тыш чараларда күрсәтеп, укучыларның язма сөйләм теле күнекмәләре ныгытыла.“Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү – укытучы бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы”, – дигән мәгърифәтчебез Г.Ибраһимов.Бүгенге көндәзаманчатехнологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча тәшкил итә. Үзебезнең укыту эшчәнлегебездә без, гомумән, укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән төрле алымнар  кулланып эшлибез.

Татар теле дәресләрендә язма  сөйләмне үстерү өчен, дәреслекләрдә бирелгэн төрле күнегүләр, эшләр тәкъдим итәбез:

1) Сүзләргә килеш кушымчаларын өстәп, җөмләләр уйлап яз.

1.Кайткач, песи, Алия,мәктәп, ашата.

2.Алма, әнисе, кибет, алды, Марат.

3.Балалар, Алмаз, укыта, мәктәптә,  әтисе.

2)Укы. Татарчага  тәрҗемә итеп, сүзләр белән яз.

Сказал пять раз, повторил три раза, шесть книг, двадцать пять учеников, один раз прочитал, сто одиннадцать дней.

Өч сүзтезмә белән җөмлә уйлап яз.

3) Нокталар урынына тиешле рәвешләрне куеп укы, күчереп яз.

Шомырт чәчәк атканда, аның янына ...  ... бал кортлары килә. Шомырт аларны татлы ширбәт белән сыйлый .

Быел яз көне аның ботакларын сындырып киткәннәр. Без улым белән аңа бакча мае сөрттек, аның ботакларын чиста чүпрәк белән бәйләдек. “Әти!- диде улым, ... ... ...гына утыргач. –Шомырт кешеләрне гафу иттеме икән?” Икенче көнне шомырт янына юнәлдек. Һава ... саф.  ...гына, хозурланып кына атлыйбыз.

Файдалану өчен рәвешләр: шактый, аеруча,тын, бихисап,акрын, күп,озак.

Шомырт ботакларын син сындырасынмы? Табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәк? Партадашына үз киңәшләренне яз.

4) Шигырьне сәнгатьле итеп уку. Рус теленә тәрҗемш ит. Алмашлыкларны табып әйт. Алар турында нәрсә сөйләп була?

Үпкәләми яшәп була,                            Була да бит, яшәмибез.

Төрткәләшми яшәп була,                      Ә ни өчен? Югыйсә ул-

Тату гына яшәп була,                            Синең эшең,

Матур гына яшәп була.                          Минем эшем!

Ничек уйлыйсың: Роберт абыең әйткәнчә яшәп буламы? Синең дусларың күпме? Алмашлыкларны файдаланып, алар турында яз.

5)Нокталар урынына тиешле хәрефләрне һәм кушымчаларны куеп укы, кучереп яз.  Ике шарт фигыльне сайлап алып, аларга морфологик анализ яса.

Эх, косм.навт булсаң икән! Зур космик корабльне утырып, г.ләм киңлекләренә к.рдәшләребезне эзләргә чыксан икән. Аларның ничек яшәгәннәрен, ничек эшләгәннәрен күрсәң икән. Аларны үзебез.. кунакка да алып кайтсаң икән. Мин аларга үзебезнең урманнар..,  диңгезләр.., үзебнең

кызлар.. күрсәтер идем. Ничек шатланырлар иде!

                                                                             Радик Фәизовтан

Шарт фигыль элеге текстта нинди мәгънә белдерә?

Синең нинди хыялың бар? Хыяллар кабул булсын өчен нишләргә кирәк? Әнвәрнең (әсәрдәге геройның исеме шулай) хыялы тормышка аштымы икән? Әсәрне табып укы.

Шарт фигыльләрне файдаланып, “Минем хыялым” дигән темага кечкенә сочинение яз.

6) Фаил Зиязовның “Самавыр янында”картинасын кара. Анда кемнәр сурәтләнгән? Өй эчендә нинди җиһазлар бар? Әсәр нәрсә турында? Ойрәнгән сүз төркемнәрен кулланып, рәсем турында яз.

Түбәндәге санап кителгән  эшләрне дә бирү зарур:

1) картина яки төрле фильмнар, презентацияләр күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү.

2) чыгыш ясарга өйрәтү. Моның өчен укучылар чыгышның планын төзиләр, аннары аны язалар, презентация ясыйлар. Язган текстны укучы элек үзалдына сөйләп карый, соңыннан аны кычкырып сөйли. Болай эшләгәндә, ул үзенең тавышын, интонациясен ишетә, ялгышларын сизә һәм аны төзәтә ала.

3) сыйныфтагы иптәшләренең чыгышларына яки жавапларына бәя бирү яисә рецензия ясау,  кимчелекле һәм уңышлы якларын күрсәтү. Бу алым укучыларны игътибарлы булырга, сөйләүчене тыңларга, әңгәмәдә катнашырга өйрәтә. Шул рәвешле аларның язма сөйләм телен, орфоэпик грамоталыкларын үстерергә ярдәм итә, укучы үзенең сөйләмен әдәби тел нормаларына туры китереп төзергә тырыша. Сөйләмнең әдәби тел нормаларына нигезләнгән булуы, аны тиз һәм дөрес аңларга ярдәм итә, аның матурлыгын, аһәнлеген арттыра..

Татар теле дәресләрендә югары сыйфатка ирешү максатыннан, урта сыйныфларда түбәндәге технологияләрне кулланабыз: мәдәниятләр аралашуы технологиясе, мәгълүмати компьютер технологиясе, шәхси якын килү технологиясе, проект һәм эзләнү технологиясе, уен технологиясе, иҗади үсеш технологиясе, сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технология.

2.2. Язма сөйләм осталыгын үстерү дәресләре.

Эш тәҗрибәсеннән чыгып, безнең тарафыннан төзелгән технологик карта үрнәге тәкъдим итәбез.

Тема

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Теманың максаты

1.Белем бирү:  җөмлә төрләре буенча алган белемнәрне һәм  җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: туган телгә, туган як табигатенә  мәхәббәт,  бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку эшчәнлеге

 Исем сүз төркемен дөрес билгели, башка сүз төркемнәре арасыннан аерып ала белү.

Шәхси:  Иҗади эшчәнлеккә омтылыш, укуга уңай караш булдыру.

Регулятив:   Регулятив:укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү; куелган мәсьәне чишү өчен дөрес юл сайлый белү;

Танып –  матурлыкны күрә, аңлый белү ,

Коммуникатив:  кирәкле сүзләр группасын яки сүзләрне тизрәк эзләп табу,  класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Предмет, зат, ялгызлык, уртаклык исем

Предметара бәйләнешләр

Әдәбият, рәсем сәнгате, музыка сәнгате

Ресурслар

-төп

-өстәмә

Җиһазлау:

Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек / Ч.М.Харисова , Н.В.Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов/ – Казан: Тат. кит. нәшрияты.

 Экран, проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, тестлар,схемалар, )

Төркемнәрне оештыру

Төркемнәрдә һәм индивидуаль  эш.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту

Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

Оештыру моменты.

Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

 Оештыру.

1.Дәрескә әзерләнү. Кәефләрегез ничек? Нинди максат белән килдегез?

Хәерле көн, укучылар

Хәерле көн барчагызга

Дәрестә үзеңне тоту кагыйдәләрен әйтү. Галим    Р. Фәхретдиннең  
«Нәсыйхәт» китабыннан:

Үз урыныңда авышмыйча           дөрес утыр;

Дәрескә күңел сал; сораган сүзне дөрес     аңлап, ачык  тавыш белән  җавап б.ир;

Укытучының һәр сүзен    мәхәббәт белән үтә

Бүген сезнең белән “Исем” темасы буенча башлангыч сыйныфларда өйрәнгәннәрегезне кабатларбыз, белем дәрәҗәсен ачыкларбыз. Белемле икәнегезне күрсәтерсез дип ышанам.

Саф ана телебездә укырга , язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек.

 Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Табышмаклар чишү. Дәреснең “Исем” темасына багышланганын билгеләү. Башлангычта укыганда бу ема буенча нинди белемнәр үзләштергәннәрен искә төшерү.

1)Эчен ашыйлар, тышын ташлыйлар.

     2) Нинди агач җилсез шаулый?

3)АК багана, яшел чатыр,

Эчең пошса безне дә чакыр.

4)Җәй көне киенә,кыш чишенеп ташлый.

  Ч и к л ә в е к

  У с а к

К а е н

У р м а н

 Актуальләштерү.

 Максат – белем алуга  карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

“Морфология”гә кереш темасы буенча алган белемнәренә нигезләнеп модуль төзү

Соруларга дөрес җаваплар.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

Исем – предметны, төшенчәне атаучы, анын исемен әйтеп бирүче сүз төркеме.

Предмет – чынбарлыктагы әйбер, күренеш.

Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

 1.Картинада күргән предметларның исемнәрен язып алырга. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)

2.”Паровоз” уены. Кем? һәм нәрсә? Соравына җавап бирүче сүзләрне дөрес итеп бүлеп урнаштыру. (Группаларда эш)

3. Читтән торып Казан шәһәренә сәяхәт. Күргән объектларның исемнәренең язылышын күзәтергә, алар арасындагы аерымлыкны күрсәтергә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр, аларның язылышы турында нәтиҗә ясарга:

Бауман урамы

Муса Җәлил һәйкәле

Сөембикә манарасы

Ривьера аквапаркы

Кабан күле

 

  1. Диагностик бирем: Ике баганага язылган сүзләргә сорау куярга. Кайсы исемнәргә кем?, кайсы исемнәргә нәрсә? Соравы куелуын ачыкларга.   (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

Әти  әни  Апа  Вәли абый

Сеңелем  Дустым

Урман  Сыерчык Агач

Чишмә  Яфрак  куян

  1. Диагностик бирем: Дәфтәргә сүзтезмәләрне язабыз,. Төрләрен билгелибез.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)        

Яңа белемнәрне ныгыту. (үзгәртелгән ситуациядә -конструктив)

1.Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү, аларны дөрес язу өстендә эш.

Минем исемем -Йолдыз. Энем Арыслан исемле. Минем  Ләлә , Роза   исемле дус кызларым  бар.  Беркөнне   Миләүшә  апа белән  алма бакчасына бардык.  Без анда  ләлә, миләүшә, роза чәчәкләре дә күрдек.

        Кайтканда, без  Алма  апайга кердек.  Ул безгә кызыл  алмалар бирде.

Диагностик бирем .

  1. Рәсем белән бирелгән билгеләрне сүз белән язарга
  2. Дәреслектән 129 нчы күнегүне эшләү.

Контроль.

Максат –укучыларның игътибарлылыгын, хаталарны тикшерү  һәм төзәтү.

 Тест чишү.

1. Исем нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның исемен

 в) предметның эшен

2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?

 а) кем? Нәрсә?

 б) нинди? Кайсы?

 в) нишли нишләде?

3.Исем нәрсәләр белән төрләнә?

 а)  заман белән

 б)  зат – сан белән в) килеш, сан, тартым белән

  1. Хаталы җөмләне тап.

 а)Менә алсу таң ата.

 б) Күктә йолдыз күренә

 в) Кичә йолдыз апа кйтты.

  1. Хаталы сүзтезмәне тап.

 а) әнигә күлмәг        б) әтием кайтты

 в) урманга барабыз

(Регулятив универсал уку эшчәнлеге)

  1. Тестларны дөрес чишү, дөреслеген тикшерү

Рефлексия.  

VI этап.  Бүген без нәрсәләр белдек?

Дәрестә үзләштергәннәрнең кайсылары сезнең өчен искә төшерү булды, ә кайсылары яңалык иде?

Диагностик бирем. Исемнәрне табарга, сорау куярга.

  И күңелле бу урманда,                

Табигать кочагында.                      

Менә моны истә тоту  

Кирәктер шул чагында:                                                   Табигать ул – безнең әни,

Табигатьне саклагыз!

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла-чүп атмагыз.

(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)        

  Йомгаклау.

   1.Өй эше. Дәреслектән 131нче күнегүне эшләргә.Күп нокталар урынына дәрестә үзләштергән терминнарның тиешлесен куярга.

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү. Үзбәя.

Тема: Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

Максат:

1. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен искә төшерү.

2.Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.  

3. Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

-әйтү максаты ягыннан җөмләләрне төрләргә аера белү;

- хикәя җөмләнең белдерелү чараларын үзләштерү ;

- төрле грамматик чаралардан файдаланып, хикәя, сорау, боерык җөмләләр төзеп яза белү.

Укыту технологияләре һәм методлары: репродуктив, проблемалы укыту, өлешчә эзләнү (эвристик) методлары; үстерелешле укыту технологиясе, информацион-коммуникатив технологияләр, уен технологияләре.

Чыганаклар: Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов “Татар теле”, 5 класс

1. Презентация Power Point - “ Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре”

2. Дидактик карточкалар

Дәрес төре: катнаш

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру.

Эшкә кызыксыну тудыру

Психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?  Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга  ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләште-

рү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре турында  элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру.

 Тактага  тыныш билгеләрен куймыйча гына әйтү максаты ягыннан 3 төрле җөмлә языла. Аларны нокта, сорау билгесе, өндәү билгесе куеп укытып карау. Мәгънәләренә игътибар иттерелә. Нинди тыныш билгесе кую отышлы икәнлеген билгелиләр.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Алар җөмләләрне төрле тыныш билгеләре куеп укып карыйлар, уңышлысын калдыралар.

ТБУУГ: : Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләренең төп билгеләрен  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

- Җөмләләргә игътибар белән карагыз әле. Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?

-Ә тыныш билгеләрен без җөмлә ахырына нәрсәдән чыгып куябыз?

-Дәрескә нинди максат куярсыз?

-Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләрен.

-Җөмләне нинди максат белән әйтүдән чыгып, җөмлә төрләрен билгелиләр.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Әйтү максаты ягыннан җөмләләрне аера белергә

ярдәм итү

1.Презентациядәге кагыйдәләрне уку, ясаган нәтиҗәләр белән чагыштыру.

2.Таблица тутыру. Укытучы җөмләләрне укый.

3.ТИК -ТЭК – ТОУ структурасы

Укытучы исемнәр язылган 9 карточканы укучыларга бирә (киттеме, балалар,

мәктәп, баралар, Гүзәл, китап, алма, барма , әни) .

Укучылар җөмләләрнең әйтү максаты буенча кайсы төргә керүен әйтәләр һәм магнитлы тактада таблицага урнаштыралар

Укучылар 3*3

итеп карточкаларны тезә.

Һәр укучы әйтү максаты буенча3төрле (хикәя, сорау, боерык яки тойгылы) җөмлә

( вертикаль, горизонталь, диагональ буенча) төзеп

дәфтәренә яза. Һәр укучы үзенең җөмләсен укып чыга.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Динамик пауза

Әйтү максаты ягыннан җөмләләрне аера белергә

ярдәм итү

ТЭК ОФ_ТАЧ ДАУН структурасы .

Укытучы презентация ярдәмендә җөмлә төрләренә мисаллар  һәм җөмлә төрен әйтә

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләренә карата бирелгән җаваплар дөресме? Дөрес булса, укучылар басалар; ялгыш булса, урыннарында калалар.

Яңа белемнәрне ныгыту

Белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Дәреслек белән эш.

1.195 нче күнегү. Җөмләләрне күчереп яздыру.

2.”Үз почмагыңны тап” уены. Классның 4 почмагына җөмлә төрләре язылган күрсәткечләр эленә. Укучыларга тыныш билгесез генә төрле төрләргә кергән җөмләләр язылган чәчәк- карточкалар таратыла. Һәр почмакта бер генә төстәге чәчәкләр булырга тиеш.

Әйтү максаты ягыннан төрен билгеләп, җәяләр эченә күрсәтә баралар, дәфтәрләрен бер-берсенә йөртеп тикшерәләр.

Ахырдан күнегү бергәләп тикшерелә

Укучылар җөмләләрне укыйлар һәм үз почмакларына барып басалар. Дөрес басмаган укучылар җөмләләрен кычкырып укыйлар һәм үз почмакларына басалар.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда  “Аңлатмалы сүзлек” куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

Дидактик уен.

138 нче күнегү.

Схемага нигезләнеп, тойгылы хикәя, сорау һәм боерык җөмләләрдән торган сөйләм оештыру, дәфтәрләргә язу.

Укучылар диалог төзиләр һәм дәфтәрләргә язалар.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү.

Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  Дәрес сезгә нәрсә бирде?

2. Белемнәрне  бәяләү.

3. Өй эше.

Әдәби әсәрдән хикәя, сорау, боерык, тойгылы җөмләләр сайлап язарга.  

Балаларның җаваплары

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

ЙОМГАК

Проект эше  “Урта сыйныф укучыларының татар телендә язма сөйләмен үстерү системасын яктыртуга багышланды. Димәк, Урта сыйныфларда татартелендә язма сөйләмгә өйрәтү дәвамлы һәм мөһим бурычлардан  санала. Язма сөйләм үстерү дәресләре укучыларны дөрес  һәм аңлаешлы итеп язарга, язганны аңлата белергә, теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерергә, иҗади эшләр белән шөгыльләнергә өйрәтә. Укытучы  укучыларга бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирүгә тиешле дәрәҗәдә урын биреп, дәрестәге һәм дәрестән тыш эшләрне укучыларның язу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәрлек итеп оештырырга тиеш. Ул үз эшенә иҗади якын килеп, төрле эш төрләрен, методик алымнарны сайлый белсә, аларны урынлы һәм иҗади кулланса, шулай ук аларны үзгәртә, тулыландыра белсә, укытуда ул үзе көткән нәтиҗәләргә ирешә алыр һәм аның укучылары мәктәптән дөрес язарга өйрәнәләр.Укучыларның язма сөйләм эшчәнлеге үсеше һәм шәхси үсеш-үзгәреше әлеге  компетенцияләрдә ачык чагыла: коммуникатив компетенция төркемендә  өйрәнелә торган тел материалы аралашу күнекмәләре булдыру максатын күздә тотып бирелә, лингвистик компетенция төркемендә аралашу өчен кирәкле тел материалының төзелеше, структурасы, эчтәлеге тәкъдим ителә, социомәдәникомпетенция төркемендә тел материалы халыкның мәдәниятен һәм тарихын чагылдыра торган билге буларак бирелә.

Проектыбыз  татар теленнән укучыларның   язма сөйләмен үстерүгә, мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре булдыруга, тел гыйлеме буенча белемнәрен тулыландыруга ярдәм итәр, башка укытучыларга да файдалы булыр дип өметләнәбез.

ӘДӘБИЯТ  ИСЕМЛЕГЕ

Норматив документлар

1.Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

4. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

Фәнни хезмәтләр

1. Әбдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. -  Казан:  Мәгариф, 2003.

2. Вәлиева Ф.С. , Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар    

    телен    укыту методикасы.– Казан: Мәгариф, 2000. - 320- 345 б.

3.Габдинова З. Заманча технологияләр кулланып // Мәгариф. – 2014 -№ 5.    

4. Харисова Ч. М., Максимов  Н.В., Татар теле, 5 нче сыйныф, Казан: Татарстан китап нәшрияты.

Электрон-ресурслар

www.balarf.ru-“Бала” китапханәсе

www.edu.tatar.ru - электронное образование РТ

http://mon.tatar.ru/ - министерство образования и науки РТ

http://kitaphane.tatar.ru- национальная библиотека РТ

http://shigriyat.ru- сайт для учителей татарского языка