Минем методик эшчәнлегем

Киснеева Алия Мәгазь кызы

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Максат

  1. Килеш кушымчаларын искә төшерү,
  2. Килеш белән төрләнгән сүзләрне сөйләмдә куллану,
  3. Башлангыч сыйныфларны искә төшерү, мәктәп темасына караган сүзләрне кабатлау;
  4. Укучыларда үзара дуслык, укытучыларга хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

Укучыларны сәламләү.

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

-Утырыгыз!

Дежур укучы белән әңгәмә.

- Дәрестә кем дежур?

- Бүген ничәнче сентябрь? Нинди көнгә туры килә?

- Дәрестә барысы да бармы?

- Хәзер нинди дәрес бара? Бу ничәнче дәрес?

- Күптән түгел нинди бәйрәм булды?

- Бу көнне сез дә, башка бик күп балалар да, аларның әти-әниләре дә кая килделәр?

- Мәктәптә аларны кемнәр каршы алды?

- Укучылар кемнәргә чәчәкләр бирделәр?

- Сезгә Белем бәйрәме ошадымы?

- Сезнең сыйныфыгызда яңа укучылар бармы? Алар кемнәр?

- Кәефең ничек? Нинди яңалыклар бар?

- ..., рәхмәт, җавпларың дөрес, сиңа ... билгесе куям.

II Актуальләштерү.

а) 9нчы бит 2нче күнегү (телдән) текстны уку, тәрҗемә итү, исем бирү, сорауларга җавап бирү:

- башлангыч мәктәптә сине кем укытты?

- дәресләрдә нишләдегез?

- каникулларда укытучыгыз белән кайларга бардыгыз?

б)10нчы бит 7нче күнегү  (язмача) Тиешле кушымчаларны куеп языгыз.

III. Төп өлеш.

-Укучылар, дәресебезнең темасын белү өчен мин сезгә “Парсыз хәрефне тап!” уенын тәкъдим итәм. Һәр рәттә хәрефләр парлап бирелгән, ләкин шулар арасында бер хәреф парсыз. Һәр юлдан парсыз хәрефләрне табып кушыйк һәм нинди сүз килеп чыгуын карыйк.

Уен «Парсыз хәрефне тап!»

П

А

Л

Л

Л

А

П

К

З

М

Е

З

Е

М

Т

Ю

К

Т

Ш

К

Ю

У

Д

Р

Е

Р

У

Д

Б

И

С

Н

С

Б

Н

-Димәк, нинди сүз килеп чыкты?

-Килеш.

-Нәрсә ул килеш?

-Падеж.

-Димәк, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Килеш.

-Для этого что нужно нам делать?

-Слушать и правильно употреблять в предложениях.

Максатны җиткерү.

(Килешләр таблицасы өстендә эш.)

Баш килеш

(основной)

Кто?

Что?

Кем?

Нәрсә?

Иялек килеше

(притяжательный)

Кого?

Чего? Чей?

Кемнең?

Нәрсәнең?

Юнәлеш килеше

(направительный)

Кому?

Чему?

Куда? Зачем?

Кемгә?

Нәрсәгә?

Кая?

Төшем килеше

(винительный)

Кого?

Что?

Кемне?

Нәрсәне?

Чыгыш килеше

(исходный)

От кого?

От чего?

Откуда?

Кемнән?

Нәрсәдән?

Кайдан?

Урын-вакыт килеше

(местно-временной)

У кого?

Где?

Когда?

Кемдә?

Нәрсәдә?

Кайда?

Окончания падежей в татарском языке.

Баш килеш

(основной)

-

китап

(книга)

дәфтәр

(тетрадь)

Иялек килеше

(притяжательный)

-ның/ -нең

китапның

дәфтәрнең

Юнәлеш килеше

(направительный)

-га/-гә

-ка/-кә

китапка

дәфтәргә

Төшем килеше

(винительный)

-ны/-не

китапны

дәфтәрне

Чыгыш килеше

(исходный)

-дан/-дән

-тан/-тән

-нан/-нән

(м, н,ң)

китаптан

урманнан

дәфтәрдән

киемнән

Урын-вакыт килеше

(местно-временной)

-да/-дә

-та/-тә

китапта

дәфтәрдә

Ныгыту.

а) 6нчы күнегү10нчы бит (телдән тәрҗемә итү, килеш кушымчаларына игътибар итү)

б) 9нчы күнегү 10нчы бит (тиешле килеш кушымчаларын куеп язырга)

IVЙомгаклау.

  • Укучылар без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
  • (...........)
  • Хәзер алган белемнәрне тикшереп, тест эшләп алыйк. (укучыларга тест сораулары язылган карточкалар таратыла)
  1. Исем белдерә:

А) предметны;

Б) предметның билгесен;

В) эш, хәлне, хәрәкәтне

2. Исемнең соравы:

А) нинди?

Б) кем? нәрсә?

В) нишли?

3. Иялек килешенең соравы:

А) кемнән? нәрсәдән? кайдан?

Б) кемне? нәрсәне?

В) кемнең? нәрсәнең?

4. Кайсы сүз чыгыш килешендә?

А) вакыйганы;

Б) чишмәдән;

В) болында;

5. –га, -гә, -ка, -кә кушымчасы кайсы килештә?

А) иялек килешендә;

Б) юнәлеш килешендә;

В) урын-вакыт килешендә;

6. Кайсы сүз дөрес язылган?

А)болынлар;

Б) колыннар;

В) бәйрәмләр;

7. Төшем килешенең кушымчасы?

А) –ны, -не;

Б) –ның, -нең;

В) –нан, нән;

8. Урын-вакыт килешендәге исемне тап?

А) табыннарны;

Б) җырларда;

В) шигырьләрдән;

V.   Рефлексия. Ә хәзер тестны тикшерәбез һәм билгеләр куябыз. Ни өчен бу билгене куйдың?

 Өй эше.

Бер нечкә, бер калын сүзне алып килеш белән төрләндерергә.

Килеш кушымчаларын ятларга.