Минем методик эшчәнлегем

Киснеева Алия Мәгазь кызы

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Максат:

  1. Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында мәгълүмат бирү;
  2. Укучыларның тартым кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен булдыру, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;
  3. Режим- бу нәрсә? Көндәлек режимны төзү, фикер алышу, үз эшеңне планлаштыра, оештыра белү, сыйныфташларыңа ярдәмчелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше.

Укучыларны сәламләү.

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

-Утырыгыз!

Дежур укучы белән әңгәмә.

- Дәрестә кем дежур?

- Кәефең ничек? Нинди яңалыклар бар?

- ..., рәхмәт, җавпларың дөрес. 

Өй эшен тикшерү, билгеләр кую.

II Актуальләштерү.

Тыңлагыз һәм исемнәргә нинди кушымчалар өстәлгәнен әйтегез.

1.Мин дустыма котлау яздым.

Мин әбиемә хат яздым.

2.Син дустыңны кунакка чакырдың.

Син энеңне бәйрәмгә чакырдың.  

Димәк, дәресебезнең темасы ничек?

III. Төп өлеш.

Исемнең тартым белән төрләнешен искә төшерү.

http://gigabaza.ru/images/24/46624/657ed48a.png

http://gigabaza.ru/images/24/46624/d2266fc.png

а) 11нче бит, 2 нче күнегү буенча эш. Кирәкле репликаларны куеп, диалогларны дәвам итәргә.

 б) яңа сүзләр кулланып ситуатив күнегүләр эшләү.

Как ты скажешь:

  • Коля твой друг;
  • Твоя мама работает в школе;
  • Её папа -  настоящий друг;
  • Маша не твой друг
  • Наш  друг Айдар воспитанный мальчик;
  • Ваша подруга Света справедливая девочка;
  • Их школа красивая и светлая.

IV. Ныгыту.

а) Текст  өстендә эш. Тексттан тартым белән төрләнгән сүзләрне табарга,язып алырга. Кушымчаларын билгеләргә. 

“Дусларым”.

Мин мәктәптә укыйм. Мәктәбемдә дусларым күп. Без өй эшләрен бергә эшлибез, мисалларны бергә чишәбез, контроль эшкә әзерләнәбез.

Минем дусларым төрле түгәрәкләргә йөриләр. Илнар математика түгәрәгенә, Костя минем белән футбол секциясенә, Азат белән Саша баскетбол секциясенә йөриләр. Без секцияләребездән арып кайтабыз, ләкин өй эшләрен онытмыйбыз.

Укучылар, ә бөтен эшкә дә өлгерер өчен нишләргә кирәк?

Әлбәттә, үзеңнең көндәлек режимны булдырырга.

б) 11нче бит 4нче күнегү (текстны укырга, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирергә).

V. Йомгаклау 

Балалар, без бүген дәрестә нишләдек? Нинди теманы карадык?

Өйгә эш бирү: 12нче бит 9нчы күнегү (үзеңнең көндәлек режимың турында 7 җөмләдән торган текст төзе, аны сыйныфташыңа сөйләргә әзерлән.)

Рефлексия. Үзегезгә билге куегыз. Үзләренең ни өчен мондый билге куюларын аңлаталар.