Минем методик эшчәнлегем

Киснеева Алия Мәгазь кызы

 “Беренче сентябрь –Белем көне”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Беренче сентябрь - Белем көне.22.53 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Б.с.ү. “Беренче сентябрь –Белем көне”

Максат:

  1. Белем көне турында аралашу,  логик фикер йөртә алу;
  2. Хәзерге заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллануны камилләштерү.
  3. Мәктәп темасына яңа лексик берәмлекләр кертү;
  4. Укучыларда үзара дуслык, укытучыларга хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше.

Укучыларны сәламләү.

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

-Утырыгыз!

Дежур укучы белән әңгәмә.

- Дәрестә кем дежур?

- Бүген ничәнче сентябрь? Нинди көнгә туры килә?

- Дәрестә барысы да бармы?

- Хәзер нинди дәрес бара? Бу ничәнче дәрес?

- Күптән түгел нинди бәйрәм булды?

- Бу көнне сез дә, башка бик күп балалар да, аларның әти-әниләре дә кая килделәр?

- Мәктәптә аларны кемнәр каршы алды?

- Укучылар кемнәргә чәчәкләр бирделәр?

- Сезгә Белем бәйрәме ошадымы?

- Сезнең сыйныфыгызда яңа укучылар бармы? Алар кемнәр?

- Кәефең ничек? Нинди яңалыклар бар?

- ..., рәхмәт, җавпларың дөрес, сиңа ... билгесе куям.

II Актуальләштерү.

Тәрҗемә эше.

а) “Беренче сентябрь” текстын тыңлагыз һәм тәрҗемә итегез:

тел – татар теле – рус теле – татар/ рус теле дәресе – кызык дәрес

бәйрәм – белем бәйрәме – туган көн бәйрәме

ел – уку елы – яңа уку елы – яңа ел

Рус теле дәресләре бик кызык.

Безгә татар теле дәресләре дә ошый.

Белем бәйрәме нинди күңелле!

Яңа уку елы белән!

-..., сиңа ... билгесе куям.

б) Ә хәзер татарчага тәрҗемә итегез:

Урок – урок математики/ географии

Праздник – веселый праздник – праздник дня рождения

День – радостный день – день знаний

С Днем знаний!

День знаний – веселый праздник.

Рәхмәт,балалар, мин җаваплардан канәгать, ... сиңа ... билгесе куям.

2. 5 нче бит 5 нче күнегү белән эшләү.

- Бу-рәсемдә кемнәрне күрәсез?

- Исегезгә төшерегез әле, Ул нинди малай? Ул сезгә ошыймы?

- Ул бүген шатмы? Ни өчен?

Дәреснең максатын әйтү.

Яхшы кәеф белән дәресне дәвам итәбез. Балалар, бүген без хәзерге заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллануны кабатлаячакбыз, яңа сүзләр белән танышачакбыз, 1 нче сентябрь – Белем көне турында сөйләшәчәкбез, төрле күнегүләр эшләячәкбез, тәрҗемә итәчәкбез.

III Төп өлеш.

Яңа сүзләр белән танышу( уку һәм тәрҗемә итү), тәрҗемә күнегүләре эшләү, яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Гөр килә – гудит

Ашыгырга – торопиться

Сагынырга – скучать

чәчәк бәйләме – букет цветов

сыйныф җитәкчесе – классный руководитель

мәктәп киеме – школьная форма

фән – предмет, наука

а)русчага тәрҗемә итегез:

мәктәп ишегалды гөр килә – школьный двор гудит

чәчәк бәйләмнәре бик матур - зур/ бик матур + чәчәк бәйләмнәре – укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бирәбез

сыйныф җитәкчебез ... ... – класс җитәкчебезне бәйрәм белән котлыйбыз

яңа/матур + мәктәп киеме – бәйрәмгә без яңа мәктәп киемнәре киябез

мәктәпне сагынгансыз – скучали по школе

фән – яңа/кызыклы/авыр + фән - математика авыр һәм кызыклы фән

б)татарчага тәрҗемә итегез:

букет цветов – большой букет цветов – дарим букет цветов

классный руководитель – наш классный руководитель – нам наша классная руководительница очень нравится

школьная форма – новая школьная форма – мне купили новую школьную форму

предмет – легкий/тяжелый + предмет – татарский язык наш любимый предмет – химия -интересная наука

в) җөмләләр төзү;

г) дәреслектәге 3 нче күнегүне(4 нче бит) телдән эшләү. Хикәя төзү.

д) язма күнегү эшләү: 4нче күнегү 4 бит. Татарча языгыз.

(кабатлаган теманы ныгыту).

Рәсем белән эш (экранда). 5 нче биттәге 5 нче күнегүне киңәйтеп эшләү.

а) сорауларга җавап бирү:

Рәсемдәге балалар нәрсәләр тотканнар?

Алар чәчәк бәйләмнәрен кемнәргә алып килгәннәр?

Алар нинди киемнәр кигәннәр?

Укучының  мәктәп киеме матурмы?

Укучылар укытучыларын тагын ничек котлыйлар?

б) котлау текстын язу;

в) биремне үтәү: 6нчы күнегү 5 нче бит.

Язма күнегү эшләү: 7 күн. 5нче бит.

Класс җитәкчесенә Белем бәйрәме белән котлау открыткасы язу.

“саен”, “тапкыр” сүзләрен искә төшерү.

а) тәрҗемә итегез:

көн/атна/ ай/ дәрес/ ел/ ял көне + саен

бер/ биш/ ун ...+ тапкыр

б) парлап эшләү: 1нче күнегү 4нче бит. Сорауларга җавап бирү.

Ук.:

Ә өченче/ дүртенче класс укучылары Белем бәйрәменә ничәнче тапкыр киләләр7

Ә сез ... ?

1 нче сентябрьдән соң алар мәктәпкә көн саен киләләрме?

Белем бәйрәме ел саен буламы?

Телдән хикәя төзү. 3нче күнегү ярдәмендә хикәя төзү.

куллану өчен терәк сүзтезмәләрне искә төшерү.

1 нче сентябрь күңелле, шатлыклы көн, чөнки...

1 нче сентябрь бераз күңелсез дә бәйрәм, чөнки...

IV. Йомгаклау.

Дәрескә нәтиҗә ясау:

Искә төшерик әле, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Дәрестә нишләдек?

Нинди яңа сүзләр белән таныштык?

Сез дәрестән канәгатьме?

V. Рефлексия.

Хәзер үзегезгә билге куегыз. Ни өчен бу билгене куйдың? Өй эше бирү.

Эш д.: 8нче күнегү 5нче бит.

Җәйге ял турында хикәя төзергә.

Укучылар белән саубуллашу.