Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесе материаллары

Газымова Резида Мавлемзяновна

                                                             Эссе "Минем методик табышларым"

                         

          Авыл мәктәбендә 25 ел эшләвем минем өчен берни белән дә  алыштыргысыз бәхет булды. Мин шушы гомеремне балаларга багышладым. Сабыйның мәктәпкә килгән көненнән алып, үсмер егет һәм кыз булып өлгергәненә  чаклы   мин алар белән бергә. Укучы тормышына  салынган  зур өлештер бу , мөгаен. Шушы аралыкта иң мөһиме нәрсә иде соң ?   Һич икеләнмичә - балаларга мәхәббәт дип җавап бирәм.

         Үземнең балачагымны искә төшерәм. Кайсы укытучыны бик тә якын итә идем соң әле мин? Сәхнәләрдә бергәләп театрлар уйнаган, әдәби кичәләргә күренекле кешеләрне чакырып , күңелле очрашулар үткәргән, дәреснең биш – ун минутын калдырып һәрвакыт гыйбрәтле язмышлар белән тулган повесть – романнар сөйләгән әдәбият укытучымны ярата идем бит!. Әле ул минем 43 ел балаларга ана теле укыткан -әнием дә иде.Төннәр буена бер кочак дәфтәр тикшерүләренә,  матур сөйләменә кызыга да, укытучы булуына горурлана да идем .Андый чакларда әниемнең  прәннек – конфетка дигән акчага китап ташулары да онытыла иде.Менә шулай укытучы дөньясы белән кечкенәдән танышып үскәнгә , үзем дә укытучы булып куйдым.Чишмә башым- әнием булды.

        Укучы  бит укытучыга  табына , аңа охшарга тырыша, ышана, ул аңардагы бөтен сыйфатларны үзенә күчерергә тырыша.Болар- тәрбиянең иң катлаулы һәм зирәк кагыйдәләре. Парта артында утырган вакытларымда ук укытучыларыма сокланып, аларга буй җитмәслек шәхесләр итеп карап , һәрбер сүзләрен күңел  түремә  кадерләп төрә бардым. Хәзер уйлыйм: үзләрен аямыйча эшләүче, чын укытучылар булган икән бит алар. Еллар үткән саен балачак хәтирәләрен яңартып торучы   онытылмас шәхесләр. Бүгенге мәктәптә ул буынның  инде булмавы мине борчый. Соңгы елларда укытучы булып, белем йортын атлап кергән яшь буында  ниндидер аермалык күрәм шикелле.

          Беренче елларымда ук балалар белән уртак кызыксынуларым , мавыгуларым булмаса , алар күңеленә үтеп керә алмаячагымна аңладым. Институт бит ул әзер укытучылар чыгармый, ә белгечләр әзерли.Чын укытучы булуың үзеңнән тора, ул талант һәм сәләт сорый. Укучының дусты, фикердәше булсаң гына , рухи бердәмлек туа. Шуннан гына иҗади хезмәтемнең шатлыгын тойдым мин .Мәктәп – ул уку урыны гына түгел, .ә укучы һәм укытучының  күпкырлы рухи тормышы.

             Туган телгә мәхәббәт уятырлык,  сөйләм – аралашу сәләтен үстерерлек, телне фән буларак яратып өйрәтерлек итеп сайлап алынган  методик темамны бик отышлы һәм нәтиҗәле булды дтп саныйм.  “Инновацион технологияләр аша укучыларның мөстәкыйльлеген һәм иҗадилыгын үстерү” .   Эш юнәлешен дөрес сайлау - ул укытучының һөнәри осталагы ,чөнки синең һөнәри үсешең  дә шуңа бәйле бит. Бу теманың актуальлеген шунда күрәм: иҗади  фикер йөртә алырлык мөстәкыйль шәхесләр фәнгә дә, мәдәнияткә дә, җәмгыятькә дә кирәк. Укучыларның үз-үзләренә ышанычы, төрле яклап үзләрен сынап карарга тырышуы - киләчәктә аларга зур мөмкинлек бирәчәк. Методик темаманы йомгаклаганда талантлы укучыларымны барлый алуыма да,  олимпиада нәтиҗәләремнең уңышына да, республика чараларындагы уңышларыма да һәм үземнең һөнәри уңышларыма да шатландым.   Ә шулай да мине иң шатландырганы  нәрсә соң? – дип сорасалар , мин  19 укучымның татар теле һәм әдәбияты укытучылары булуын әйтер идем. Димәк, мин укытучы хезмәтенә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияли алганмын.  Аларның  да  татар  рухлы  шәхес  тәрбияләүләренә  иманым  камил. Татар  милләте - ул  бит  син  дә, мин дә. Аның  язмышы,  киләчәге  минем  дә ,  синең  дә  кулыңда  .

             Уку – укыту эшчәнлегемдәге уңышларыма, балаларны туган телгә , аның матурлыгына, иң мөһиме – аларның да үз уңышларына сөенүләренә ничек ирештем соң ? Иң беренче – балаларны һәм үз фәнемне яратуым миңа хезмәтемнең шатлыкларын тоярга ярдәм итте.Горурланып укытам мин үз телемне.

           Укыту технологияләремне төрләндерү  белемнең сыйфатын күтәрүгә, грамоталы  шәхесләр тәрбияләүгә, һәр укучыга шәхес итеп аерым карау -аларның иҗадилыгын  үстерергә ярдәм итте

         Кайчандыр укучылары гыйлем иясе Сократтан яшәү өчен иң мөһим киңәшне сораганнар.Ул бары бер генә сүз белән җавап биргән:”Уйлагыз!”. Үз укучыларымны мин дә уйларга өйрәтергә тырышам. Әдәбият дәресләре яшәү турында уйлану, фикерләр туплау дәресләре алар. Укучы бу дәресләр аша тормыш тәрәзәсен ача. 

          Россия Федерациясенең укыту планнарында укытучыга укучының уйлау сәләтен үстерү, технологияләрне өйрәнү һәм куллану , белемнәрне тормыш белән бәйләү бурычлары куелган. Шул бурычларны үземнеке итеп алдым һәм төрле яклап үсеш алган шәхес тәрбияләргә тырыштым.

        Эзләнү эшләре, лекция, семинар, эачет дәресләр, проект эшләре, төрле конференцияләр  - болар, әлбәттә, төп эш төрләре. Ләкин, ләкин........

         Укучылар белән укытучы өстәле артында утырып кына  аларның күңелен белмисең.Үземне алар урынына куеп карыйм, шатлыкларын – кайгыларын уртаклашам. Аларның  беркемне дә кертергә теләмәгән яшәешенә үтеп керә аласың икән, алар сиңа ышанып һәм үз итеп караячаклар. Сабый бала  бит акрын-акрын  гына танып –белергә,иҗат итәргә, кешеләр арасына керергә  өйрәнә. Монда дәрес кенә түгел, иркенлектә аралашу кирәк. Мин күптән төшенгән бер закончалык бар; укучы белән дәрестә генә очрашып, мәҗбүри йогынтылар ясасаң , эмоциональ, ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыра алмыйсың.

             Белемнең төп күрсәткече булган олимпиадаларда укучыларым һәр елны республика олимпиадаларында призлы урыннар алалар.

           Мин үземнең намусымда бала язмышы булуын, аның акылы, сәламәтлеге, бәхете  минем  эчке дөньяма бәйле булуын яхшы аңлыйм, бала өчен укытучы – гаделлекнең җанлы гәүдәләнеше ул. Нәтиҗәсез хезмәт һәркем өчен күңелсез ул. Ә укучы үз уңышларын күрми икән , аның теләге сүнә, ул үз көченә ышанычын югалта.Менә шул чакта укытучы  укучы күңелендә  пыскыган күмерне ялкынга әйләндерә белергә тиеш. Уңышлар шатлыгы балада укуга теләк тудыра бит. Мин үземнең педагогик осталыгымның нигезен  укучымда, аның миңа карашында, белемендә, укуга теләгендә  күрәм.

         Методик темам  иҗадилыкны үстерү булганлыктан,  кайсы технология миңа отышлы булыр дип  эзләнгәннән соң ,  А.З.Рәхимов технологиясен кулланып,  көннән -  көн  укучыларның белем – күнекмәләре, танып –белүләре үсүен күрү- миңа ниндидер көч һәм шатлык бирде . Бигрәк тә сыйныфтан тыш  эшләрдә  аларның фән белән белән кызыксынулары, активлыклары  арта барды.

          “Алтын каләм”, “Раушан” түгәрәкләрендә иҗат белән  шөгыльләнгән балаларның эшләре “Ялкын” җурналында, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”газеталарында, “Яңа Чишмәм тамчылары “ китабында басылып чыкты.

          Балачакта  һәр  бала  да-  шагыйрь.,аларның иҗат итәргә тырышуы мине  шатландыра  гына. Бу  талант  түгел , ә рәсем  ясау  кебек, (барысы  да  рәсем  ясый бит)   һәр бала  да шул  чор  аша  уза. Ә  менә чын  талант  шуннан  калкып  чыга  да  инде. Шигъри  иҗаттан  башка    шигырьгә  мәхәббәтне  тәрбияләп  булмый

           Газета - җурнал  битләрендә  басылган  шигырьләрен , мәкаләләрен күреп , шатланалар  бит  алар. Әдәбятны  ярату, сәнгать  белән  кызыксыну  шуннан  башлана  бит!

              Үзем дә иҗат итәргә яратам, шуңа күрә иҗат ялкынымның бер генә очкынын булса да балаларга күчерергә тырышам.

        Укытучы кешегә китап чире кагылмый калмый. Мин дә шуларның берсе. Китап кибете яныннан тыныч күңел белән узалмыйм. Бигрәк тә сүзлекләргә, методик әдәбиятка, прозага гашыйкмын.   Китап уку  -гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша кеше дөньяны, үзен күрә. Ләкин бу китапларны бала өстенә тау-тау өеп, аның кызыксынучанлыгын күмеп калдырмаска кирәк. Мин  бер китапның матурлыгын, аның зирәк фикерләрен  бала аны  мәңгегә яратырлык, китап эчендә йөзә алырлык итеп  күрсәтергә тырышам. Балалар кулына бер генә начар китап та эләкмәсен дип тырыштым, чөнки балалык һәм яшьлек елларында уку өчен материалны бик уйлап сайларга кирәк.  Беренче тәрбия сызыклары шулай сызыла күңелдә.

          Уйлар, уйлар, уйлар...Мин укучыларымның инде һәрберсен үсеп җиткән ,  олы яшьтәге кешеләр итеп күз алдыма китерергә тырышам. Кем булырсың син бала? Синең шатлыгың нәрсә булыр, үз бәхетеңне нәрсәдә  табарсың, җирдә нинди эз калдырырсың? Бөтен уку – укыту эшчәнлегемне  шушы сорауга уңай җавап алырлык булсын дип алып барырга тырышам.

            Кулымнан җитәкләп барган баланы бер көнне мин ычкындырачакмын һәм “Үзең генә бар, яшәргә тырыш ! “- диячәкмен. Шул чакта укучы укыган китаплары, ана теле укытучысының  биргән киңәшләре белән бергә икәүдән – икәү генә калачак, мөстәкыйльлек әнә шуннан башланачак. 

          Күңелнең бик  күп сыйфатлары  бар,  шул  сыйфатларга  ия  булмый  торып  чын укытучы  булып  булмый  торгандыр  дип  уйлым  мин. Иң  беренче  сыйфат –баланың  рухи  дөньясына  үтеп керү .”Үзенең  дә  кайчандыр  бала  булганлыгын  онытмаган  укытучы  гына чын  укытучы  була  ала” – дигән бөек педагог В.А.Сухомлинский. Дөньяны  танып -белү фәнне  үзләштерүгә  генә кайтып  калмый  бит .  Баланың  рухи  дөньсын  уку  билгеләренә  карап  кына  бәяләүне кире  кагам  мин. Укытучы -  бала  нинди генә  булса  да, аның  дусты да ,  рухи  дөньясының  җитәкчесе дә   булырга  тиеш  дип  саныйм.  Мин, әлбәттә, моңа  хезмәтемнең  беренче  елларында  үк ирештем  дип  әйтә  алмыйм. Тәҗрибәм һәм  күңелемнең  йомшаклыгы  моны  аңларга  ярдәм  итте  миңа.

             Минем  өчен  - әдәбият дөньсы ул чын  дөреслек,  чын  тормыш  мәктәбе. Бар теләгем : татар  әдәбиятына- сәнгатенә  хөрмәт, ихтирам тәрбияләү. Бала  җанына татар  рухы  салу.  Ләкин  мәҗбүриләп  түгел, ә  теләк  белән  укучы  ул   дөньяны яратырга  тиеш.  Шуны яхшы  аңлыйм: сабый  йөрәген  балалык  елларында  кем  җитәкли -  аның  чын  кеше  булып  җитешүе  шуңа  бәйле. Әгәр дә  балада  кечкенәдән  китапка  мәхәббәт  тәрбияләнмәсә,   китап  уку  аның ихтыяҗына  әйләнмәсә,   үсмерлек  елларында  аның  дөньсы  буш  була,   начарлык  белән  тула.

             Мине даими рәвештә  борчып  торган сорау – балаларның туган телне ни дәрәҗәдә үзләштерүләре һәм ана теленең аларның рухи тормышына тирәнрәк үтеп керүе.

       Тагын  ни ? Әйләнә - тирәдәге җанлы , гүзәл нәрсәләргә бүгенге балалар(барысы да түгел, әлбәттә) битараф.Шәфкатьсезлек , мәрхәмәтсезлек  кебек эш – гамәлләре сагайта мине.Укучыларда якты, матур хисләрне ,яхшылык теләү хисләрен  ничек уятырга соң ? Дәреслекләрдә бирелгән әсәрләр, тормыштан алынган гыйбрәтләр аша  гына чикләнеп булмый.                    Педагогикага нинди генә яңа технологияләр килеп керсә дә ,  татарның менә дигән укытучылары, гыйлем ияләре калдырган хезмәтләргә таянырга кирәк. Риза Фәхреддин ,Каюм Насыйриларның тәрбия китаплары бәясе булмаган  китаплар бит алар. Бу хезмәтләр баланы иманлы, инсафлы итәргә мөмкинлек бирә, балалар аларны яраталар , алар  белән кызыксыналар. Бер укучының Риза Фәхреддиннең туган авылына барып , мәгълүматлар туплап кайтуы һәм аны матбугатта  бастыруы  миңа гына түгел, аның иптәшләренә дә тәэсир итте

         Гүзәл хисләр тамырлары белән балачакка тоташырга тиеш.Әгәр алар балачакта тәрбияләнмәсә, аларны соңыннан тәрбияләп булмый.Кеше балачакта матур хисләр тәрбияләү мәктәбен үтәргә тиеш.

       Мин бәхетлеме? Бу сорауга җавап бирү өчен бәхетнең ни икәнен аңларга, тоярга кирәк икән бит. Ә бит укучыларыма  да шушы темага иншалар язарга бирәм. Укучымнан нинди җавап көтәм соң мин? Бәхетнең ни икәнен һәрберебез белә шикелле. Күрү ишетү, исән – имин килеш кешеләр белән аралаша алу, якты дөньяларда иманлы итеп яшәү , тормышта үз урыныңны табып, кирәкле кеше булып гомер кичерү, әти - әниеңне шатландыру – болар берни белән дә бәяләп бетергесез бәхет бит. Мин үзем менә шуларга куанып яшим. Мин – бәхетле. Менә шушыларны тамчылап – тамчылап  балаларга  да төшендерәм..  Һәр бала шатлыкны тоеп кына калмасын, аны үзе дә тудырсын, сыйныф тормышына үз иҗатыннан өлеш кертсен...Язылган иншаларны укыганда аларның нәкъ менә шундый фикерләре мине шатландыра, димәк минем  әдәбият, тормыш тәҗрибәм аша бирелгән тәрбиям укучы күңеленә салынган.

        Укучы тере дөнья белән танышырга тиеш. Тормыш уенын уйнап карау,  кешеләр белән аралашырга өйрәтү максатыннан Р.Батулланың “Кичер мине, әнкәй”, З.Зәйнуллинның “41 нче елның арбалы хатыннары” , Г.Камалның “Банкрот”, “Беренче театр”, Т.Миңнуллинның “Йөрәк маем” спектакльләрен кую балаларны хис – тойгыларга  баетса.  мине   алар белән бәйләгән җепне тагын да ныгытты,  аларга рухи тәрбия бирде. Ә инде лицеебызга кунакка   килгән Зәки абый Зәйнуллин, Туфан абый Миңнуллиннар , Разил абый Вәлиевлар балалар күңеленә мәрхәмәтле һәм  бик тә гади язучы абыйлар булып кереп калдылар.

                       Үземнең уку –укыту эшемдәге уңышларымны мин балаларның кешелекле булуында, шатлык – кайгыны күңелләре аша үткәрүләрендә, туган телне яратуларында, белемле булуларында күрәм. Алмагачның алмалары өлгргәч кенә бик тәмле була бит.

               Укытучы  һөнәре  минем  өчен  елдан-ел  якыная  бара.Балаларны  ел  саен  яңача  ачам,  башка  төрле  ярату  белән  яратам.. 

              Кешегә  гомер  бер  генә  бирелә.Аның  кадерле  мизгелләрен  ничек  үткәрәсең, нәрсәгә  сарыф  итәсең -изгелек  үлчәвең  шуны  үлчи .

         Укытучы үз эшенең остасы икән, ул тактадан , компьютердан  башка да теманы аңлата ала бит . Бу шулай булырга тиеш дә, чөнки яңа дәреслекләр, информацион технологияләр, программалар – алар бүген бар, иртәгә үзгәрәчәк. Ә укытучы - ул мәңгелек.

      Милли мәгарифебез мине  бик тә борчый. Туган телгә караш укытучы буларак кына түгел , кеше буларак  та күңелемә әрнү , оялу, бераз хурлану да сала. Нигә безнең телгә тияләр, мәктәпне тәмамлап чыккан татар баласына нигә авыр? Нигә без рустан :”Бирегез инде туган телебезне, иркенләп эшлик, яшик инде “, дип сорарга тиеш. Моны бит укучылар сизә. Татар баласын руслаштырмас өчен  төп терәк ул –  ана теле укытучысы. Милләткә, телгә хөрмәтне  ул гына укучы күңеленә дөрес итеп сала ала.

           Кеше - үзе бер гүзәл чәчәк бит ул. Ул да тамырсыз, туфраксыз яши алмый. Минем тамырларым  укытучы әти - әниләрем.Ни генә эшләсәм дә 40 елдан артык укытучы булып эшләгән әниемә охшарга тырышам. Ә  биеклеккә үсәр өчен укучылырым бар.

           Һәр иртән эшкә мин каеннар арасыннан киләм. Каенны  мәктәп, аның һәр яфрагын кеше тормышының  билгеле бер мизгелен бергә үткәрүче-  укучы һәм укытучы итеп күрәм . Яфраклар мәңгелек түгел, теләмәсәләр дә берегеп үскән тамырларыннан аерылып билгесез якларга очып  югалалар, болар  - үз вакытлары җиткәч  сабыйлыктан очучы  укучы балалар. Ләкин араларында көзге салкын җилләргә дә карамастан, ботакларына нык ябышып бураннарны уздырып, кыш чыкканнары да бар. Аларга  карыйм да үземне уйлап куям: кечкенәдән уйнап үскән һөнәремә тугрылыклы булып,  нинди генә авырлыклар булса да түзеп,  укытучылык эшемне үземнең дәвамчыларым калырлык итеп, яратып дәвам итәм, аллага шөкер.

              Менә шундый фәлсәфи уйлар ......

          Гомеремнең  яртысы  үтеп  бара Әлегә , аллага  шөкер,  һәр  минутым, һәр  көнем балаларга  багышланды .  Алар  миңа бик  якын ,уемны, исәнлегемне, акылымны,  хезмәтемне  аларга  бирүне - мин  йөрәгемне бирү  белән  тиңләр  идем. Бар  теләгем : кеше  булсыннар,  куркак  җан булудан  саклансыннар  иде, шул  вакытта  гомерем  заяга  узмаган  дип  әйтә  алырмын.