Газымова Резида Мавлемзяновна

Родной язык и литература

Йолдыз яңгырына кулың куй! Учың тулмас (үпкәләмә дөньга) , бер - ике төшсә - риза бул!

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Яңа методикалар методикага багышланган семинарлар белән бик кызыксынам

Увлечения: Мин китаплар укырга,,театрларга йөрергз,музейларда булырга яратам.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Яңа Чишмә районы Зирекле

Место работы: Яңа Чишмә районы Зирекле лицее

Звание, ученая степень: Почетный работник общего образование Российской Федерации

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/rezida-gazymova
Өйрәнчек остазын уздырса, бу - остазның җиңүе.
Г.Хаям

Бүгене көндә мәктәптә укытыла торган татар теле һәм әдәбияты дәресләре телен белгән ,милли аңлы һәм заман таләпләренә  җавап бирерлек шәхес тәрбияләүгә юнәлгән булырга тиеш.Шуңа да  татар теле һәм әдәбияты укытучысына укучыларның предметка карата кызыксынуларын арттырырга,аны һәрдаим яңартып торырга кирәк.Моның өчен дәресләр тере,иҗади һәм актуаль булырга тиеш. Дәүләт стандартлары заман укытучысыннан предметны яхшы белү белән бергә үзендә башка компетенцияләрне дә формалаштыруны таләп итә. Шулар арасында Дәүләт стандартларын,укыту процессының методикасын,заманча укыту технологияләрен белү мөһим.

О себе

Мин Яңа Чишмә районы Зирекле лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытам.

Педагогик стажым 25 ел.

1992-1998 елларда Казан дәүләт педагогия университетында белем алдым.

2002 елда "Иң яхшы татар мөгаллиме" Республика бәйгесенең  район этабында 2 урын,

2009 елда "Ел укытучысы 2009" Республика конкурсының муниципаль этабында 3 урын

2010 елда Бөтенроссия татар теле укытучылырының "Мастер класс" бәйгесендә республика этабының "Иң оригиналь дәрес" номинациясе  җиңүчесе булдым

2010 нчы елда  "Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар этнонимы компонентлы мәгариф учрежденияләре хезмәткәрләренең V Бөтенроссия  съезды" нда мастер класс белән катнаштым.

"Татар теле һәм әдәбиятыннан республика  олимпиадасына призерлар әзерләгән өчен" Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы"  2006,2009,2010,2011,--2012.,2013,2014,2015,2016 еллар

" Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге мактаулы хезмәтегез өчен" Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, 2010

Победитель конкурса ПНПО "Лучшие  учителя России" 2009 г Почетная грамота МО и Н  РФ

Победитель конкурса "Наш лучший учитель" -2011,2012,2014.

"Почетный работник общего образование Российской Федерации" 2015 г

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

         Китап әле без үскәндә изге саналды. Дөньяның без белмәгән бөтен серләре шул китапларда иде. Дөнья күрмәгән, әмма ул дөньяны бик тә күрәсе килгән авыл балары өчен кулга килеп эләккән теләсә нинди китап олы хәзинәгә тиң иде. Әлбәттә инде, дөньядагы бөтен китапларны да укып бетерә алмаганбыздыр. Шулай да авыл китапханәсенә кайткан бер генә китап та минем  игътибардан читтә калмагандыр. . Шуңа күрә дә мин  ул китапларны рәттән укып бара идем. , Китапны  су урынына эчтем дисәм дә ялгышмамдыр. 

         Әле дә мин китап күрсәм, тыныч кына кала алмыйм. Аны тотып ,актарып   карыйсы, тизрәк укып чыгасы килә. Иң элек аның тышлыгына игътибар итәм, . Ни өчен дисәң, китап бит ул иң элек – сәнгать әсәре. Аны бик күп кешеләр иҗат итә: автор үзе, рәссам, техник редактор, полиграфистлар… Ә инде китап сайлауга килгәндә, анысы – зәвык эше. Кем нинди китап ярата? Кемгә нинди язучы яисә шагыйрь ошый? Эш өчен кирәкме ул, күңел өченме, әллә вакыт уздырыргамы?

        Китап киштәмдәге  Ә. Еники, Н. Фәттах,М.МәҺдиев ,  А. Гыйләҗев кебек халык әдипләренең алтынга тиң романнарын яратып укыдым .Хәзер ул китапларга мәхәббәтне яшь буында тәрбиялим.Төпле фикере , әйтер сүзе булган китапларны укырга яратам мин., Хәзер инде зур-зур романнар укымыйм .Классик әсәрләрнең алтын баганалары инде укылды Мине соңгы вакытта кыска жанрлар – афоризмнар кызыксындыра. Бәхеткә, афоризмнар, цитаталар, канатлы сүзләр тупланган төрле серияләр, энциклопедияләр күп чыга башлады. Күңелеңә охшаганын сайлап ала белергә генә кирәк. Дөнья әдәбиятында тапкыр сүзнең атаклы осталары бар. Алар тормышны  ныграк танырга,фикерләргә өйрәтә

 Әдәбиятны укыту методикасы турында уйланырга да вакыт дип уйлыйм. Әгәр дә яшь буында әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләмәсәк, мәктәптә үк классикларыбызны тиешенчә өйрәтмәсәк, аларның күбесе әдәбиятка яңадан әйләнеп кайтмаслар дип куркам. Ә инде классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге әдипләребезне белмәгән укучыларыбызның  рухи тамырларыбызны да, тарихыбызның асылын да, гореф-гадәтләребезне дә аңламаслар дигән шигем бар. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә нишләрбез? Беренчедән, компьютер - компьютер инде ул. Аның җаны да, хисе дә юк. Виртуаль дөнья – реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. Икенчедән, компютерның милләте юк.

Ә мин китап укып үскәнмен. Минем бөтен булмышым, яшәешем,хезмәтем  һәм гомерем китап белән бәйле. Китаптан тәм табып, китаптан ямь алып яшим.

Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән.  Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә…

Күңелгә бөек Тукайның шигырь юллары килә. Язмамны  аның сүзләре белән тәмамласам, фикерләрем дәлиллерәк булыр шикелле:

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь, -

 

Мой взгляд на мир

""Дөнья матур,шушы дөньяның мин ирке чикләнмәгән юлчысы" (.Һади Такташ)

Туган тел  кеше аңы формалашуга һәм аның дөньяга карашына тәэсир итүче төп фактор Минем   дөньяга карашым туган телем аша,аның йолалары, туган ягым,аның кешеләре аша , татар язучыларының әдәби әсәрләре аша формалашты..

Моның ,чыннан да, шулай икәненә ышану өчен  лингвист Гай Дойчерның “Тел күзлеге аша: Нигә дөнья башка телләрдә башкача күренә?” исемле китабын укырга тәкъдим итәм.

Мои достижения

Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре - минем иң зур уңышларым:

2012-2013 нче уку елындагы олимпиада нәтиҗәләре:

муниципаль этап:

Татар әдәбиятыннан муниципаль этап   олимпиада -    8 сыйныф      Фаттахова Нурия Ильяс кызы     - җиңүче

 Татар әдәбиятыннан муниципаль этап  олимпиада  -  9 сыйныф    Зарипова Ильмира Мәүлет кызы -   җиңүче

Татар әдәбиятыннан муниципаль этап  олимпиада-  10 сыйныф    Хайбуллина Алсу Гомәр кызы      -  җиңүче

Республика этабы:

Татар әдәбиятыннан республика  олимпиадасы      9 сыйныф        Зарипова Ильмира Мәүлет кызы  - 1 урын  җиңүче

Татар әдәбиятыннан  республика олимпиадасы     10 сыйныф         Хайбуллина Алсу Гомәр кызы         -  призер 

2013 - 2014  уку елындагы олимпиада нәтиҗәләре:

Татар әдәбиятыннан муниципаль этап олимпиадасы  9 сыйныф фаттахова Нурия Ильяс кызы  - җиңүче

Татар әдәбиятыннан муниципаль этап олимпиадасы 10 сыйныф  Зарипова Ильмира  -      җиңүче

Татар  әдәбиятыннан муниципаль этап олимпиадасы  11 сыйныф  Хайбуллина  Алсу  Гомәр кызы  - җиңүче

Республика этабы :

Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы   -10 сыйныф-  Зарипова Ильмира   Мәүлет кызы  - призер 

Татар  әдәбиятыннан республика олимпиадасы  -11 сыйныф - Хайбуллина Алсу Гомәр кызы  -призер

2014 -2015 уку елындагы олимпиада нәтиҗәләре:

Татар әдәбиятыннан муниципаль этап олимпиадасы  - 8 сыйныф   Кадыров  Булат  Ильдар улы - җиңүче

Татар әдәбиятыннан муниципаль этап олимпиадасы   9 сыйныф  Газымова Сиринә  Госман кызы  -  җиңүче

Татар  әдәбиятыннан муниципаль этап олимпиадасы -10  сыйныф - Фаттахова Нурия Ильяс кызы- җиңүче

Татар әдәбиятыннан муниципаль этап олимпиадасы   11 сыйныф   -  Зарипова Ильмира Мәүлет кызы  - җиңүче

Республика этабы :

Татар әдәбиятыннан   республика олимпиадасы   - 9 сыйныф   Газымова Сиринә  Госман кызы - призер

Татар әдәбиятыннан  республика олимпиадасы   -11   сыйныф    -  Зарипова  Ильмира  Мщълет кызы  - призер

2015 -2016 уку елындагы олимпиада нәтиҗәләре:

Татар әдәбиятыннан муниципаль этап олимпиадасы    -  9 сыйныф  - Кадыров Булат Ильдар улы  - җиңүче

Татар әдәбиятыннан  муниципаль этап олимпиадасы    -10  сыфныф - Газымова Сиринә  Госман кызы  - җиңүче

Татар әдәбиятыннан муниципаль этап олимпиадасы   -  11 сыйныф - Фаттахова  Нурия Ильяс  кызы  -  җиңүче  

Татар  теленнән  муниципаль   этап олимпиадасы     -  5 сыйныф  - Миргазова Рамиль  Фәрит  улы  - җиңүче

Татар теленнән муниципаль этап олимпиадасы   11 сыйныф  - Гайфутдинов  Рәсим  Рафис улы  - җиңүче

Республика этабы:

Татар   әдәбиятыннан республика олимпиадасы   - 10 сыйныф - Газымова Сиринә  Госман  кызы - призер

Татар теленнән  республика олимпиадасы    - 11 сыйныф -  Гайфутдинов  Рәсим Рафис улы  - призер

2016-2017 уку елындагы олимпиада нәтиҗәләре:

Татар теленән  муниципаль этап олимпиадасы  - 6 сыйныф  -  Миргазов  Рамиль  Фәрит улы - җиңүче

Татар теленнән муниципаль этап олимпиадасы  - 10 сыйныф - Кәримова  Румия                             - җиңүче

Татар әдәбиятыннан муниципаль  этап олимпиадасы  -7 сыйныф - Гаффарова Илизә  Ленар кызы  - җиңүче

Татар әдәбиятыннан  муниципаль этап олимипиадасы - 10 сыйныф - Кадыров  Булат  Ильдар улы - җиңүче

Татар әдәбиятыннан муниципаль этап олимпиадасы  -11 сыйныф  - Газымова Сиринә  Госман кызы - җиңүче

 

 

Республика  бәйгеләре иҗади һәм эзләнү сәләтләрен үстерә:

2012-13 уку елы нәтиҗәләре:

К.Насыйри исемендәге республикакүләм фәнни -тикшернү укулары -  Хуснутдинова Азилә Фәнис кызы  -3 урын

ф.Әмирхан исемендәге фәнни -тикшеренү  конференциясе  9 сыйныф - Зарипова Ильмира Мәүлет кызы  3 урын

Республикакүләм фәнни -тикшеренү эшләре конкурсы"Россия дәүләтен төзүдә татар халкының роле"  Фаттахова Нурия Ильяс кызы  2 урын

2013-2014 уку елы нәтиҗәләре :

 ф.Әмирхан исемендәге фәнни -тикшеренү  конференциясе  9 сыйныф - Гайфетдинов Әнәс Җәлил улы 2 урын

Республика күләм  иҗади һәм эзләнү  эшләре  конкурсы "Батырлык урыны - Әфганистан"   - 7 сыйныф - Салахова  Әлфия  - җиңүче    

"Сәләткә -нур булган йолдызлар"  республика конкурсы - Газымова Сирнә госман кызы 8 сыйныф лауреат 

Туфан Миңнуллин  истәлегенә  багышланган II республика конференциясе 7 сыйныф Валеева  Алсу Ирек кызы  - катнашучы

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган 1 республика  конференциясе  8 сыйныф  Газымова Сиринә  госман кызы - катнашучы

р.фәхреддиннең 155 еллыгына багышланган Бөтенроссия конкурсы"Р.Фәхреддин мирасын тикшерүдә иң яхшы эшләр" конкурсы  Фаттахова Нурия Ильяс кызы -лауреат

к.Насыйри исемендәге регионара фшнни - тикшеренү  укулары -  9 сыйныф -  Фаттахова Нурия   - катнашучы

"Шигъри сабантуй 2014" яшь шагыйрьләр  бәйгесе - Валеева Алсу Ирек кызы - катнашучы

VI Бөтенроссия "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсы   Зарипова Ильмира мәүлет кызы - катнашучы

2014-2015 уку елы нәтиҗәләре:

"Сәләткә нур булган йолдызлар"  Республикакүләм әдәби ярыш - Валеева Алсу Ирек кызы  -  лауреат 

М.И Моряков исемендәге фәнни -тикшеренү  конференциясе "Туган авылым тарихы" - Гайфетдинов  Рәсим Рафис улы лауреат

"Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар ,бәйгесе   5 сыйныф - Сәлимова  Алинә Рифкать кызы   лауреат 

 

 

 

 

 

 

 

 

Моё портфолио

Портфилио - ул укытучының белем дәрәҗәсе һәм уңышлары да,  эш программалары һәм дидактик материаллары да,,планлаштыру һәм укыту системасы да.Ул укытучыга уңышларын ,эш нәтиҗәләрен барларга ярдәм итә .

 

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы