"Яхшылык җирдә ятмас"
классный час (8 класс) на тему

Газымова Резида Мавлемзяновна

Класстан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon класстан тыш чара49.5 КБ

Предварительный просмотр:

                        Яңа Яишмә районы Зирекле лицееның                      югары категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучы-сы Газымова Резидә Мәүлемҗан кызының  эш тәҗрибәсеннән (класстан тыш чара)

                             

                      “Яхшылык җирдә ятмас” 

 

Максат: 

1) хәдисләр турында мәгълүмат бирү;

 2) бәйләнешле сөйләм телен үсте

 3) мәрхәмәтлелек , шәфкатьлелек  хисләре тәрбияләү.

 

Җиһазлау:  

Хәдисләр китабы  1кисәк .Камалетдинова,  диск,

мультимедиа проекторы,

Р.Фәхреддин “Җавамигуль - Кәлим шәрхе” китабы,

“Мәгърифәт” газетасы 24 февраль, 2007 ел,

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, I-III том,

Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге,

Ш.Ш. Җәләлиев “Милли тәрбия нигезләре”,

 эш дәфтәрләре.

 

Оештыру өлеше.

1.Актуальләштерү.

Бүгенге темабыз” Яхшылык җирдә ятмас”.

 

2.Уку мәсьәләсен кую, адымлап чишү.

 

Укытучы: Адәм баласының тормышта тоткан кыйбласы булырга тиеш. Безнең әби-бабайларыбыз хәдисләрне яшәешнең төп кануны буларак кабул иткәннәр, шул сәбәпле татар халкын милләт буларак юкка чыгудан саклап кала алганнар. Гомумән, дини әдәбият халыкның әхлагын тәрбияләүдә, рухын баетуда зур урын тота. Хәдисләр - Мөхәммәт пәйгамбәрнең әйтеп калдырган сүзләре дип санала. Әйдәгез, мөселман динендәге хәдисләргә күз салыйк.Эш дәфтәрләренә сүзлекне язып барачакбыз.

 

  Сүзлек эше:рух-фикерләү психик халәт;хәдис-1)Мөхәммәт пәйгамбәр сөйләгән сүзләр,сөйләмнәр;2)сөйләшү, әңгәмә; 

 

Безнең максат: Изгелек, игелек турындагы хәдисләрне анализлау, аларның мәгънәләрен ачыклау, көндәлек тормыштан мисаллар китереп исбатлау һәм нәтиҗә чыгару.Сөйләмебез җыйнак, аһәңле булсын!

 

I адым. 1 хәдис.(мультимедиа экранында).

 

 “Биш нәрсәне кадерләп тот: үлемеңнән  элек терек булуыңны, хасталыктан элек сәламәтлегеңне, шөгыльдән элек буш вакытыңны,  картлыктан элек яшьлегеңне, фәкыйрьлектән элек  байлыгыңны”.

Сүзлек эше:шөгыль-эш,нинди дә булса хезмәт; фәкыйрь-мохтаҗлыкта яши торган; бернәрсәсе дә булмаган яки бик аз булган ярлы.

 

Укучылар аңлатмасы:

 

Адәм баласының исәнлеге, сәламәтлеге, яшьлеге, байлыгы, буш вакыты булуы - бик кыйммәтле нәрсәләр. Ләкин ул аларның кыйммәтен киресе килгәч кенә аңлый. Кайсын гына алсак та, үлем, авыру, эшнең күплеге, картлык, фәкыйрьлек - барысы да берсеннән-берсе авыр хәлләр. Шуңа күрә кешеләрнең кыйммәтле әйберләре гел исләренә төшеп торырга тиеш.

 

II адым. 2 хәдис.(мультимедиа экранында).

 

“Дөнья эшләре турында үзегездән югарыларга түгел, ә түбәннәргә карагыз”.

 

Укучылар аңлатмасы:

Кеше матди яктан үзеннән югарыларга карап яши икән, үзен мескен һәм бәхетсез итеп саный, дөньяның ямен, шатлыгын күрми, югарыда булган кешегә ачуы килә һәм аны дошман итеп күрә башлый. Ә  инде үзеннән түбәннәргә караса, тегеләрнең авыр, катлаулы тормышларын күрә, үзенең тормышы белән чагыштыра  һәм үзен бәхетле итеп сизә, шуннан соң, тормышыннан канәгать булып, шөкер итә.

 

Бирем. Мәкаль белән тулыландырырга.

 

Мәкаль “Югарыга карап фикер ит, түбәнгә карап шөкер  ит”.

 

Бирем Түбәнгә карап, шөкер итеп кеше үзен тулаем бәхетле сизә аламы? Нинди хисләр туарга мөмкин?

 

Укучылар аңлатмасы: Игелек эшләү теләге, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре.

Мәсәлән Сул күршедәге гаилә фәкыйрь яши, ә уң күршебез бик бай. Бай күршебезгә карап фикер йөртергә өйрәнергә кирәк. Байлык күләме әһәмияткә ияме? Бу байлык аларга шатлык китерәме? Матди байлык беренче урындамы? Бай күршеләргә кайгы-хәсрәт килгәне бармы? Байлык борчулардан арындыра аламы?

( Укучылар шәхси тәҗрибәләренә таяналар)

Сүзлек эше:бай(байлык)-зур материаль байлыкка ия булу.

 

III адым. 3 хәдис.(мультимедиа экранында).

 

“Яхшы эшләрең сине шатландырса һәм бозык эшләрең сине кайгыга салса, син чын кеше”.

 

Укучылар аңлатмасы: Явыз адәмнәр өчен изгелек белән яманлык арасында күп аерма юк. Үзеңнең изгелекләрең белән масаю әдәпсезлек һәм мәгънәсезлек.

Изгелекләр чын ихластан, бернинди масаюларсыз эшләнергә тиеш.

(Укучылар мисаллар китерәләр).

Сүзлек эше: әдәп-үзеңне тота белү кагыйдәләре; масаю-үзен башкалардан өстен күрсәтергә тырышу, эреләнү, һавалану, мактану

 

“Ялкын ” журналы, 2007 ел.

Укучыларның гаилә темасына язылган мәкаләләре укыла.”Гаиләм җылылыгы”.Аларның  изгелекләр эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашуы.

Укытучы: Ә сез нинди изгелекләр эшләдегез?

( Укучыларның шәхси тәҗрибә уртаклашулары,фикер алышулары.)

 

4 адым, 4 хәдис (мультимедиа экранында.!)

 

“Хәерле адәм шулдыр: ул изгелек эшләр, явызлык кылмас, ә хәерсез адәм шул кешедер ки, аннан изгелек көтелмәс”.

 

Укучылар аңлатмасы: Күп кешеләрнең гомерләре мәгънәсез эшләр кылу белән үтә. Алар башкалар белән кычкырышып, дәгъвалашып, дошманлык һәм көнчелек мөнәсәбәтләрендә яшиләр. Үзләренә файда булырлык булмаса, иң якын дусларына да изгелек кылмыйлар. Мондый кешеләр белән дус булмау, алар белән аралашмау хәерлерәк, чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа зыян да салырга мөмкиннәр әле. “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, - дип тикмәгә генә әйтми халык.

(Укучылар мисаллар китерә.)

V адым, 5 хәдис(мультимедиа экранында)

 

“Яхшылык  искермәс һәм тузмас”.

 

Укучылар аңлатмасы:

Яхшылыкның  кадерен белмиләр дип халыкка үпкәләү мәгънәсез эш. Яхшылык итү бервакытта да югалмас.

“Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит”, -ди халык.

(Тормыштан мисаллар китерелә.)

 

Мәкальләр экранда:

“Усал - каргау ишетер, изге-мактау ишетер”.

“Яманлык артыннан йөргән-изгелек тапмас”.

“Залим кеше рәхәт күрми”.

“Яманлык иткән - яманлык табар”.

“Яхшы булсаң, даның чыгар, яман булсаң, җаның чыгар”.

“Яхшылык кылган - аш җыйган, яманлык кылган таш җыйган”.

“Алтынга тут кунмас, яхшылык онытылмас”.

(Укучылар үзләре белгән мәкальләрне өстәп әйтәләр.)

Өй эше:иҗади эш-изгелек турында 5 мәкаль уйлап чыгарырга.

III. Рефлексия 

(Нәрсә эшләргә тиеш идек? Нәрсә эшләдек?)

 

Компьютер экранында

 

 

Нәтиҗә: Бөек Тукаебыз әйткәнчә:” Җиһанда калдырып китәр һәр инсан гүзәл эзен”.

 Сүзлек  эше:инсан – кеше

 

Әгәр итсәң берәүгә син изге эш,

Үзеңә дә килер шундый ук өлеш.

Әмма кылсаң яманлык бер балага,

Салмас димә сине бер көн бәлага.

             (Утыз Имәни “Татулык бәяны”)

 

Ислам дине дә, халкыбыз педагогикасы да, кешеләрне явызлык-яманлыктан тыелып яшәргә өйрәтә.

“Һәр кеше белән гүзәл тереклек итәргә, һәркемгә мәрхәмәтле булырга, һәрнәрсәнең гүзәл тарафын алга алырга чакыра”. (Риза Фәхреддин) 

Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләре - гадел яшәү, кешеләрнең хәленә керә белү, аларның язмышларына битараф булмау үрнәге.

 

Укучылар нәтиҗәсе:

Исламда һәм халкыбызның тәрбия тәҗрибәсендә иҗтимагый мөнәсәбәтләрне киңәйтү һәм ныгытуга зур әһәмият бирелә, чөнки кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзара ышанычка, хөрмәткә, игелеклелеккә  нигезләнүе җәмгыятьнең, милләтнең, халыкның бердәм булып, тыныч-имин яшәвенең мөһим алшартын тәшкил итә.

 

IV. Рефлексив

(бәяләү этабы)

 

                   Йомгаклау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

Тема:“Һәркемнең гомере бер генә,             Яхшылык эшләргә ашыгыйк”.(Ф.Яруллин) Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк. Яхшылыкны э...

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".

Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул  4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

Яхшылык итсәң - яшер, яхшылык күрсәң - белдер.

7нче сыйныфта Шәүкәт Галиевнең "Тагын бер рәхмәт" шигыре өйрәнелә. Әлеге әсәргә нигезләнеп, укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә мөмкин....

Тәрбия сәгате "Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең"

"Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең" дигән темага тәрбия сәгате....